Икенче бөтендөнья сугышыннан соң деколонизация процессы— колониаль империяләрнең таркалуы башлана. Азатлыкка ирешкән илләр алдына модернизацияләү юлларын эзләү, Төньяк ярымшардагы алдынгы илләрдән артка калуны бетерү проблемасы килеп баса. Үсеш юлын сайлауга «салкын сугыш» зур тәэсир ясый. СССР һәм АКШ арасында элеккеге колонияләргә йогынты ясау өчен барган көрәш халыкара мөнәсәбәтләрдә күп тапкырлар кризислар китереп чыгара.
Локаль конфликтлар
Локаль конфликтлар — аерым территориядә Советлар Союзы һәм Кушма Штатлар турыдан-туры яки читләтеп катнашкан хәрби бәрелешләр. «Салкын сугыш» чорында алар халыкара иминлеккә янаган төп куркынычка әвереләләр.
1948 елгы Берлин кризисы Европада хөкем сөргән вазгыятьне көч кулланып үзгәртергә омтылуларның яңа бөтендөнья сугышына китерүе ихтимал булуын күрсәтә. Бөек державалар хәзергә аңа әзер булмыйлар. Ләкин бу «салкын сугыш» ның Азиягә дә җәелүенә комачауламый.
Ике бөек держава да җәлеп ителгән беренче конфликт Кытайда булып уза. Дөньяда иң күп халык яшәгән әлеге илдә, бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, «ике хакимиятлелек» вазгыяте урнаша. Азат ителгән районнарны — СССР һәм Монголия белән чиктәш провинцияләрнең бер өлешен коммунистлар контрольдә тота. Алар Советлар Союзы ярдәменә таяналар. Үзәк һәм Көньяк Кытай АКШ союздашы Чан Кайши җитәкчелегендәге гоминьдан хакимияте астында кала. Япония белән сугыш елларында «ике хакимият» арасында япон оккупантларына каршы бергәләп көрәшү турындагы килешү яшәп килә. Японияне җиңгәннән соң, коммунистлар һәм гоминьданчылар арасында бәрелешләр башлана. «Ике Кытай» проблемасын тыныч юл белән хәл итү омтылышлары нәтиҗәсез тәмамлана. 1946 елда илнең барлык территориясен яңадан гражданнар сугышы чолгап ала.
|
Чан Кайши режимы кайбер өстенлекләргә ия була. Ул ил территориясенең зур өлешен (76%) контрольдә тота, аның АКШ ярдәмендә коралланган күп санлы армиясе (4,3 млн га якын кеше) була. Гоминьданга провинциаль магнатлар, рибачылар (ростовщиклар) һәм алпавытлар теләктәшлек белдерә.
Кытай коммунистларының көчләре алай ук күп санлы булмый (якынча 1,2 млн), алар совет һәм трофей япон коралларын файдаланалар. Ләкин Чан Кайшиның крестьяннардан мәж,бүр итеп туплаган армияләренең сугышчан сәләте түбән була. 1946 елда компартия аграр реформа уздыра башлый. Алпавытларның ж,ирләре тигез итеп крестьяннарга тапшырыла, аларның рибачыларга бурычлары бетерелә. Гоминьдан гаскәрләре тылларында крестьян восстаниеләре башлана, армиядә дезертирлык ешая, солдатлар коммунистлар ягына чыгалар. Болар барысы да Америка яклы режимның тиз арада ж,имерелүенә китерә.
1949 елда Кытайдагы гражданнар сугышы коммунистлар ж,иңүе белән тәмамлана. Кытай Халык Республикасы (КХР) төзелүе игълан ителә. Кытай һәм СССР арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамә төзелә. Чан Кайши көчләренең калдыклары һәм йөз мең кешелек Америка армиясе Тайвань утравына китә.
|
АКШның Кытайдагы уңышсызлыклары СССРда атом-төш коралы барлыкка килү белән бер вакытка туры килә. Бу исә Кушма Штатларда Совет иленә каршы фикерләр күтәрелешенә китерә. Янәсе, СССРга атом-төш серләрен тапшырган коммунистик агентураны эзләү башлана. Аның инициаторы сенатор Джозеф Маккарти була. 17 млн чамасы кеше хакимиятләргә карата мөнәсәбәтләрен тикшерүгә дучар ителә, тикшерүне уза алмаучылар эштән куыла яки төрмәгә ябыла. АКШның идарәче даирәләре социалистик лагерьның (үсешнең совет моделен кабул иткән илләрне шулай атыйлар) алга таба киңәюе дөньядагы көчләр чагыштырмасын СССР файдасына борачак дип шикләнәләр.
«Маккартизм» елларында кабул ителгән законнар буенча коммунистлар партиясе әгъзаларына һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләргә дәүләт учреждениеләрендә эшләү тыела. Алар 2008 елда, ягъни Калифорния (тыюлар яшәп килгән соңгы штат) сенаты бу законнар кеше хокукларын боза дип таныганнан соң гына, тәмам гамәлдән чыгарыла.
1950 елда Төньяк Кореяның коммунистик режимы илне корал көче кулланып берләштерү омтылышы ясый. Япониянең элеккеге колониясе булган Корея союздашлар тарафыннан 38 нче параллель буенча бүленә. 1948 елның маенда әлеге илнең АКШ гаскәрләре биләгән көньяк өлешендә парламентка сайлаулар уза. Башкаласы Сеул булган Корея Республикасы төзелү игълан ителә. 1948 елның августында Кореяның совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгән төньяк өлешендә башкаласы Пхеньян булган Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) төзелә.
|
КХДР гаскәрләре көньякка юнәләләр һәм Көньяк Кореяның бөтен территориясен диярлек басып алалар. Нөжүм хәрәкәтләре СССР һәм Кытай ризалыгы белән ж,әелдерелә. Кушма Штатлар, БМОның куркынычсызлык Советында СССР вәкиленең вакытлыча булмавыннан файдаланып, Төньяк Кореяны агрессор дип таныган резолюция кабул ителүенә ирешә. АКШның һәм аңа союздаш 14 илнең (Англия, Франция, Канада, Австралия, Төркия һ.б.) кораллы көчләре Кореяга керәләр һәм Төньяк Корея гаскәрләрен тар-мар итәләр. Кытай армиясе КХДРга ярдәмгә килә. Ьава сугышларында СССР һәм Америка авиацияләре көч сынашалар. Зур югалтулар бәрабәренә Кытай отрядлары һәм Төньяк Корея көчләре фронт сызыгын 38 нче параллель буенча торгызалар. 1953 елда вакытлыча килешүгә кул куела. Ләкин ярты гасыр узса да, сугышта катнашучылар арасында һаман да солых төзелмичә кала бирә.
Янәшә тыныч яшәү сәясәте һәм хәрби көндәшлек
1952 елда Г. Трумэн үз кандидатурасын кабат АКШ президенты сайлауларына куюдан баш тарта. Чираттагы президент генерал Дуайт Эйзенхауэр була. 1953 елда И.В. Сталин үлә. СССРда хакимияткә Н.С. Хрущёв килә. Яңа лидерлар бер-
берсенә карата шәхси нәфрәт кичермиләр. Алар ике бөек державаның турыдан-туры бәрелешүе коточкыч глобаль атом-төш сугышына китерәчәген аңлыйлар. Халыкара киеренкелекне киметү мөмкинлекләрен эзләү башлана.
1955 елда СССР һәм ГФР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла, Австрия белән солыхка кул куела. Аның территориясеннән Совет иле гаскәрләре дә, Америка гаскәрләре дә чыгарыла. Австрия нейтраль ил дип игълан ителә, ул хәрби блокларда катнашмау йөкләмәсе ала.
1956 елда КПССның XX съездында «янәшә тыныч яшәү» концепциясе кабул ителә. Совет хөкүмәте беренче тапкыр өченче бөтендөнья сугышын булдырмау мөмкинлеген таный. Әмма бу капитализм һәм социализмның көндәшлек итүдән туктавын аңлатмый, тик хәзер бу көндәшлек тыныч формаларда дәвам итәргә тиеш була. Үзара файдалы булган очракларда компромисслар һәм үзара килешүләр дә инкарь ителми. АКШта «тыеп тору» һәм «гарантияле үзара юк итешү» концепцияләре популярлык казана. Атом-төш конфликты булган очракта, СССР һәм АКШ бер-берсенә төзәтеп булмаслык зыян китерәчәкләр, шуңа күрә алар үзара сөйләшүләрне дәвам итәргә тиешләр дип исәплиләр.
Шулай да Совет-Америка мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәрешләр кичерми. АКШ дөньяның стратегик яктан үзе өчен мөһим төбәкләрендә совет йогынтысы көчәюенә түзәргә җыенмый. Үз чиратларында СССР лидерлары империализмның агрессив, илбасарлык асылы үзгәрмәде, халыкара мәйданда көчләр бүленешен социалистик илләр файдасына үзгәртү тынычлыкны саклап калуның бердәнбер гарантиясе булып тора дип саныйлар. Шуңа күрә Советлар Союзы революцион лозунглар астындагы теләсә кайсы режимга ярдәм итә. СССР да, АКШ та иң элек үз мәнфәгатьләрен кайгырткан һәм еш кына төрле авантюраларга барган союздашларының заложникларына әвереләләр. Бу исә халыкара вазгыятьне тагы да катлауландыра.
1956 елда Англия, Франция һәм Израиль хөкүмәте Сүәеш каналы компаниясен национализацияләгән Мисырга һөҗүм итәләр. СССР агрессорларга каршы атом-төш коралын куллану белән яный. АКШ үз союздашларына ярдәм итүдән баш
тарта. Бу Англияне һәм Францияне чигенергә мәҗбүр итә. Аларның АКШ белән мөнәсәбәтләре суына. Әлеге ике ил үз атом-төш коралларын булдыру эшләрен тизләтә. 1966 елда Франция НАТО хәрби оешмасыннан чыга.
1957 елда Кушма Штатлар белән сугыш чигенә килеп җиткән Кытай хөкүмәте Тайваньны басып алырга әзерләнә башлый. Ләкин СССР сүздә генә ярдәм итә, бу хәл Кытайда чиктән тыш ризасызлык уята. Ул шулай ук үзенең атом-төш коралын булдыра һәм 1960 елларда СССР белән союздашлык мөнәсәбәтләрен өзә.
1962 елгы Кариб кризисы «салкын сугыш»ның тагын да кискенрәк конфликты була. 1959 елда Кубада хакимияткә Фидель Кастро җитәкчелегендәге революцион хөкүмәт килә. Ул СССР белән хезмәттәшлек итүгә юнәлеш ала һәм шул сәбәпле Вашингтонның ризасызлыгын тудыра. 1961 елда АКШның Үзәк разведка идарәсе (рус. ЦРУ) Кубага Ф. Кастрога каршы отряд төшерүне оештыра, бу чара тулысынча уңышсызлык белән тәмамлана.
Көнбатыш ярымшарда беренче союздаш барлыкка килүен Мәскәү дөньядагы үзгәрешләрнең СССР файдасына булачагын күрсәткән билге сыйфатында кабул итә. Кастро режимына ярдәм күрсәтергә карар кылып, Совет иле лидерлары Кубада уртача ераклыкка очучы атом-төш ракеталары урнаштыралар. Алар Американың күпчелек шәһәрләренә барып җитәр иде. Әлеге яшерен рәвештә эшләнгән адым һава разведкасы аша АКШ хөкүмәтенә мәгълүм була һәм Америкага янаган үлем куркынычы буларак бәяләнә. Җавап чаралары күрелә. Кубага карата диңгез блокадасы кулланыла, утраудагы совет базаларына кисәтү һөҗүмнәре ясауга әзерлек башлана. Дөнья атом-төш сугышы чигенә җитә.
АКШ президенты Джон Кеннединың һәм Советлар Союзы лидеры Н.С. Хрущёвның сабырлыгы һәм зирәклеге нәтиҗәсендә конфликтны җайга салу мөмкин була. Совет ракеталары Кубадан чыгарыла. АКШ Кубаны диңгездән блокадалауны бетерә, илнең суверенлыгын хөрмәт итәргә һәм Төркиядән СССРга төбәлгән Америка ракеталарын чыгарырга йөкләмә ала.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
АКШтагы совет илчесе (1962—1986) А.Ф. Добрынинның «Аеруча яшерен» дигән истәлекләреннән (1997):
Куба тирәсендәге хәрби конфликтның бөтен куркынычын аңлау өчен, тактик һәм уртача ераклыкка очучы совет ракеталарының дистәләрчә атом-төш зарядлары булуын, аларның Американың иң эре шәһәрләренә, шул исәптән Нью-Йоркка, Вашингтонга, Чикагога төбәлүләрен искә төшерү дә җитә.
Кариб кризисына гомуми бәя биреп, аның Совет-Америка мөнәсәбәтләренең киләчәктәге үсеше өчен әһәмиятен билгеләп үтәргә теләр идем. Әлеге кризис ике бөек державаның турыдан- туры хәрби бәрелеше нинди куркыныч булачагын күрсәтте. Бу куркыныч сугыш кабыну чигенә җитсә дә, ике як та андый бәрелешнең коточкыч нәтиҗәләрен тиз арада һәм газаплар аша аңлавы нәтиҗәсендә булдырылмый калынды. Нәкъ менә шуңа күрә төп игътибар конфликтны сәяси юл белән хәл итүгә юнәлдерелде <> Өченче бөтендөнья сугышыннан котылу мөмкинлеге ачыкланды.
Куба кризисы озак вакытны иңләгән нәтиҗәләргә ия. Ике хөкүмәт, ике лидер, Хрущёв һәм Кеннеди, бер-берсенә турыдан- туры капма-каршы торган шундый кризисның кабатлану ихтималы ниләр белән янавын аңларга мәҗбүр булдылар. Алай гына да түгел, алар, кризис җайга салынганнан соң, киеренкелекне йомшарту зарурлыгын төшенделәр.
СССР илчесе 1962 елда Куба тирәсендә хөкем сөргән вазгыять куркынычын нидә күрә? Кариб кризисы сабаклары
Вьетнамдагы сугыш
Кариб кризисы ике бөек держава көндәшлегенең куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын күрсәтә. Шуңа да карамастан 1960—1970 еллар тарихка Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге СССР һәм АКШ катнашындагы яңа конфликт — Вьетнамдагы сугыш (1964—1973) белән теркәлә.
Япония капитуляция ясаганнан соң, Франция Вьетнамдагы хакимиятен АКШ ярдәмендә торгызырга омтыла, әмма җиңелә. 1946—1954 еллардагы сугыш нәтиҗәсендә Вьетнамның төньягында социалистик үсеш юлын сайла
ган Вьетнам Демократик Республикасы төзелә. Көньякта Көнбатыш илләренә союздаш булган Вьетнам Республикасы оештырыла.
Социалистик Төньяк, илнең көньягындагы партизаннар хәрәкәтенә ярдәм итеп, Вьетнамны берләштерергә омтыла. Анда баш күтәрүчеләр контролендәге азат ителгән районнар барлыкка килә. Көньяк Вьетнамдагы диктаторлык режимы Кушма Штатларга ярдәм сорап мөрәж,әгать итә. Көньяк Вьетнамның коммунистлар контроленә керүе нәтиждсендә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә АКШның йогынтысы какшаудан шикләнеп, Вашингтон корал ж,ибәрүдән турыдан-туры хәрби тыкшынуга күчә.
Америка самолётлары Вьетнам җиренә, партизаннар яшеренгән джунглиларны юк итү өчен, йөзләрчә тонна диоксин ташлыйлар. Бу исә елгалар һәм коелар агулануга, вьетнамлылар һәм шулай ук Америка солдатлары арасында онкологик авырулар таралуга китерә. Сугыш чорында илгә 7,5 млн т, ягъни Икенче бөтендөнья сугышы елларындагыдан да күбрәк бомба ташлана. Вьетнамдагы Америка солдатларының саны 500 меңгә җитә. Вьетнамга Австралия, Яңа Зеландия, Филиппин, Көньяк Корея, Таиланд та үз отрядларын җибәрәләр. 1964 елда АКШ авиациясе Төньяк Вьетнам шәһәрләрен бомбага тота башлый. Бу шәһәрләрне СССРда эшләнгән һава оборонасы чаралары саклый. Кушма Штатларның 4 меңләп самолёты бәреп төшерелә, 55 меңнән артык кешесе һәлак була һәм 300 меңе яралана, Вьетнам 2 млн нан артык кешесен (башлыча тыныч тормыштагы халык) югалта.
Вьетнамдагы сугыш Совет-Америка мөнәсәбәтләрен катлауландыра. Шулай да ике державаның ж,итәкчелеге, Кариб кризисы сабакларын истә тотып, бер-берсенә янаулардан тыела. Бу исә солых төзүне ж,иңеләйтә. АКШның идарәче даирәләре, хәрби җиңүгә ирешүнең мөмкин булмавын аңлап, 1973 елда Вьетнамдагы сугышны туктату турындагы килешүгә кул куялар. 1975 елда АКШ гаскәрләре Көньяк Вьетнамнан чыгарылганнан соң, диктаторлык режимы яшәүдән туктый. Вьетнам илнең Төньягы һәм Көньягы коммунистлары хакимияте астында берләштерелә. Көньякның башкаласы Сайгонның исеме Вьетнам милли-азатлык хәрәкәте лидеры һәм Төньяк Вьетнамның беренче президенты истәлегенә Хошимин дип үзгәртелә (1946 елдан).
СССР һәм АКШ көндәшлеге Вьетнам сугышы кебек эре конфликтларда катнашу белән чикләнми. Ике бөек держава дөньяның төрле төбәкләрендәге дистәләрчә вак бәрелешләргә тыкшыналар. Күп кенә илләр халыкара мәйданда ал ардан хәрби һәм икътисади ярдәм алалар, кайбер очракларда аларның яклавына таяналар.
СССР һәм АКШның хәрби көндәшлеге
«Салкын сугыш»та кораллы көчләрнең куәтен үстерүгә иң зур әһәмият бирелә. Әмма бөек державаларның берсенә дә атом-төш һәм гадәти кораллар буенча абсолют өстенлеккә ирешү мөмкин булмый, шуңа күрә алар Совет-Америка сугышы башланган очракта үзләренең ж,иңәчәгенә тулысынча ышана алмыйлар.
«Салкын сугыш» башында АКШ кына атом-төш коралына ия була. Ләкин аның запаслары зур булмый (1946 елда—6 атом бомбасы, 1947 елда—13, 1948 елда— 50 гә якын, 1949 елда—250 чамасы, 1950 елда—450), ә атом- төш коралын йөртүче авыр бомбардировщиклар СССР һава оборонасы чаралары өчен катлаулылык тудырмыйлар. Моннан тыш, СССР Евразиядә гадәти кораллар (танклар, самолетлар, артиллерия) буенча өстенлеккә ия була.
1949 елда беренче атом-төш коралын сынаганнан соң, СССР аның арсеналларын тиз арада арттыра. 1950 елда ук аның—22, 1951 елда 50 ләп бомбасы була. 1953 ел алдыннан, ягъни бөек державаларның икесендә дә бер үк вакытта термик төш коралы барлыкка килә. Ләкин нәкъ менә СССРда самолёттан беренче чын термик төш бомбасы ташлана, ә америкалылар эксперименталь ждйланманы гына сыныйлар. Куәте буенча да Советлар Союзында эшләнгән корал Америкадагы төрдәшеннән (аналогыннан) өстенрәк була.
Сораулар һәм биремнәр
1 Локаль конфликтлар нәрсә ул? Ни өчен алар халыкара куркынычсызлыкка яный? Җавабыгызны нигезләгез.
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр | |
СССР һәм АКШның ирек алган илләр сәясәтенә йогынты | |
ясау өчен көрәше белән бәйле конфликтларга сыйфатлама бирегез. «Салкын сугыш»ның локаль конфликтлары» дигән табли- | |
цаны тутырыгыз. |
Конфликт | Еллар | Регион | Катнашучылар | Нәтиҗәләр |
4 Ни өчен Кариб кризисы СССР һәм АКШ арасындагы атом-төш сугышы белән тәмамланмый? Ике бөек держава хөкүмәтләре үзләре өчен нинди сабаклар алганнар?
5 «Салкын сугыш» елларында хәрби факторлар нинди роль уйный? Ашкынып кораллану бөтендөнья атом-төш сугышын булдырмый калды дигән фикер белән килешәсезме?
Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш »ны туктатуга
Советлар Союзы һәм Кушма Штатлар арасында көндәшлек дистә еллар дәвамында халыкара мөнәсәбәтләр торышын билгели. Тик «салкын сугыш»ка карамастан, ике бөек держава күп тапкырлар үзара аңлашуны, диалогны җайларга, глобаль атом-төш конфликтын булдырмау турында сөйләшүләр алып барырга омтылалар. 1959 елда СССР лидеры Н.С. Хрущёв беренче тапкыр АКШта булып кайта.
Визит кайбер сәер хәлләр белән уза. Гадәти супер- маркетта булганнан соң, Хрущев аны алдыйлар дип уйлый. Ул кибетләрдә гади гражданнар өчен шулкадәр күп продуктлар булуына ышанмый. Совет лидерының СССР сәясәтенә карата әйтелгән тәнкыйтькә шулкадәр ачуы кабара ки, ул, БМОда чыгыш ясаганда ботинкасын салып, аның белән трибунаны төя башлый һәм Советлар Союзының бөтен дошманнарына «кузькина мать» күрсәтү белән яный. Шунда ук ул үз иленең атом-төш ракеталарын «сосискалар кебек» штамповкалавы турында белдерә, бу исә ашкынып кораллануда яңа этап башлануга сәбәп була.
СССР һәм АКШ көндәшлеге нәтиҗәләре
Беренче бишьеллыклар вакытыннан алып Советлар Союзы үзенең индустриаль үсешендә Көнбатыштагы алдынгы илләрдән калышуын җиңәргә, хәрби өлкәдә үз иминлеген гамәлгә ашырырга омтыла. Халык хуҗалыгы белән үзәктән идарә итү, бөтен көчләр һәм ресурсларны туплау куелган бурычларны хәл итәргә булыша. Чуен һәм корыч кою СССРда икътисад үсешенең төп күрсәткече булып исәпләнә, һәм бу өлкәдә ул 1970 еллар башында АКШны узып китә. Стратегик көчләрнең якынча паритетына (тигезлегенә) ирешелә. Моның өчен бик зур көч куярга туры килә. 1960—1970 елларда Советлар Союзының тулай эчке продукт (ТЭП) җитештерү күләме АКШныкының 60% ка якынын тәшкил итә.
Варшава шартнамәсе оешмасында иң зур хәрби чыгымнарны Советлар Союзы күтәрә. Шул сәбәпле совет гражданнарының Көнбатыш илләре белән чагыштырганда тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Көнчыгыш Европа илләре халкының уртача кереме шулай ук СССРда яшәүчеләрнекеннән югарырак була.
Советлар Союзының һәм Варшава шартнамәсе оешмасы илләренең икътисади потенциалы НАТОга керүче дәүләтләрнекеннән башта ук калыша. «Салкын сугыш» һәм аның белән бәйле ашкынып кораллану каршы якны икътисади көчсезләндерү өчен көрәшкә әверелә, аны СССР иртәме яки соңмы оттырырга тиеш була.
Шул ук вакытта СССРда һәм үзәкләшкән икътисадка корылган башка илләрдә гражданнарның социаль яклануы Көнбатыш дәүләтләренекеннән нәтиж,әлерәк санала. Эшсезлек булмый, халыкка тулысынча бушлай медицина ярдәме күрсәтү, белем бирү оештырыла. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә түбән була.
Хәрби технологияләрнең үсеш дәрәҗәсе буенча НАТО дәүләтләреннән калышмасалар да, акча җитмәү Варшава шартнамәсе оешмасы илләрендә мәгълүмати революция җәелүгә комачаулый. СССРда фән-техника прогрессының алдынгы казанышларын үзләштерү бурычы бер генә мәртәбә куелмый. Әмма аларны халык хуҗалыгының бөтен тармакларына
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр | ||
кертергә гаять зур хәрби чыгымнар комачаулый. Бу СССРда тулай эчке гомуми продукт җитештерүнең үсеш темплары түбәнәюгә һәм аның дөнья күләмендә тулай эчке продукт җитештерүдәге өлеше кимүгә китерә.
«Салкын сугыш» елларында СССР һәм АКШның тулай эчке продукт җитештерү күрсәткечләре % ларда
Еллар | Уртача еллык үсеш темплары | Дөньякүләм тулай эчке продукт җитештерүдәге өлеш | ||
СССР | АКШ | СССР | АКШ | |
1951—1960 | 7,8 | 3,3 | 14,47 | 24,38 |
1961—1970 | 3,6 | 3,8 | 13,18 | 22,52 |
1971—1980 | 2,3 | 2,9 | 11,71 | 21,36 |
1981—1990 | 0,5 | 2,6 | 9,22 | 20,73 |
Бирелгән таблицаны анализлагыз. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен СССР икътисади ярышта АКШка оттыра?
АКШның ашкынып кораллануда һәм күп санлы локаль низагларда катнашуы әкренләп аның да глобаль икътисади позициясен какшата. Әмма Советлар Союзының көчсезләнүе тизрәк бара. Бу аның колониализмнан арынган илләргә һәм дус дәүләтләргә йогынты ясау мөмкинлекләрен чикли.
Халыкара киеренкелекне йомшарту
Халыкара мәйданда үзара юкка чыгу куркынычын тудырган кискен каршы тору сәясәтенең мәгънәсезлеге бөек державаларны киеренкелекне йомшарту сәясәтенә этәрә. Халыкара киеренкелекне йомшарту каршылыкларны тыныч юл, компромисслар эзләү аша чишәргә омтылуны аңлата. СССР һәм АКШ атом-төш сугышы хәвефен киметү буенча килешенгән чараларны гамәлгә ашыра башлыйлар. 1963 елда Җирне кешеләр яшәү өчен яраксыз, радиация белән зарарланган урынга әйләндерергә сәләтле атом-төш сынауларын өч өлкәдә — һавада, суда һәм җир өстендә туктату турында килешүгә кул кую бу юнәлештә беренче адым була.
Моннан соң атом-төш сынаулары фәкать бик тирәндә, җир астында гына үткәрелергә тиеш була. 1970 елда апгом-төш державаларының башкалалары арасында туры элемтә системасы урнаша, атом-төш коралын җәелдермәү эшендә хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелә. Атом-төш коралын җәелдермәү турында шартнамә (1968) аның конфликтлы зоналарда килеп чыгу хәвефен киметә.
СССР һәм АКШның идарәче даирәләре атом-төш боего- ловкалары санын алга таба арттыруның мәгънәсезлеген аңлыйлар, һәр ике якның да хәрби экспертлары таныганча, алар «үзара гарантияле юк итү» өчен артыгы белән җитәрлек. Нәтиҗәдә 1972 елда баллистик ракеталар өчен яңа җибәрү җайланмаларын кулланылышка кертмәү турында килешүгә ирешелә — Стратегик коралларны чикләү турында шартнамә (рус. ОСВ-1) төзелә. Бу дошманга югары башкомандующийның беренче сигналы буенча һөҗүм итәргә мөмкин булган атом-төш коралы йөртүчеләр санын арттыруны тыя. Яклар ракеталарга каршы оборонаның (рус. ПРО) гомуммилли системаларын төзүдән баш тарталар. 1972 елгы СССР һәм АКШ арасында үзара мөнәсәбәтләр нигезләре турындагы шартнамә ике державаның атом-төш сугышын булдырмау, аларның бер-берсе белән янәшә тыныч яшәүгә омтылу йөкләмәсен тануларын беркетә. СССР һәм АКШ җитәкчеләренең югары, дәрәҗәдә очрашулары гамәлгә керә.
АКШның киеренкелекне йомшартуга күчүенә Вьетнам сугышында кичергән зур югалтулары мөһим сәбәп булып тора.
АКШны да, НАТО составындагы Европа дәүләтләрен дә Вьетнамда алып барылган сугышка каршы массакүләм хәрәкәт чолгап ала. Соңгыларында Вашингтон үзенең блок буенча партнёрларын Советлар Союзы белән бөтенләй дә кирәк булмаган хәрби конфликтка тартып кертер дигән курку туа. Шундый хәлдә АКШ, НАТОның башка әгъзалары кебек үк, үзенең тынычлыкка омтылуын һәм ташламаларга әзер булуын күрсәтә башлый.
Европада киеренкелекнең түбәнәюе зур әһәмияткә ия була. Чөнки анда ике хәрби блокның төп көчләре бер-берсенә турыдан-туры каршы тора.
1970 елда СССР һәм ГФР арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырткан шартнамәгә кул куела. Көнбатыш Германия Европада чикләрнең кагылгысызлыгын таный. 1971 елда СССР, АКШ, Англия һәм Франция Көнбатыш Берлин буенча компромисс килешү төзиләр. Элекке союздашлар әлеге шәһәр ГФРның бер өлеше булмавы турында Советлар Союзы позициясе белән килешәләр. Шул ук вакытта СССР Көнбатыш Берлин һәм Көнбатыш Германия арасында транспорт элемтәләренең кагылгысызлыгын гарантияли. Шуның белән 1948 елгы Берлин кризисының кабатлануына чик куела. Аннан соң 1972 елда ГФР һәм ГДР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла, Германиянең ике дәүләте дә бер-берсенең яшәве законлы булуын таный һәм БМО әгъзаларына әверелә. Көнбатыш Германия Польша һәм Чехословакиягә карата территориаль дәгъваларыннан баш тарта, аерым алганда, 1973 елда 1938 елгы Мюнхен шартнамәсен гамәлдән чыккан дип санарга ризалаша.
1972 елда Хельсинкида (Финляндия) Европа илләренең континетта тынычлыкны ныгыту, икътисад, фән, техника, экология һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзү мөмкинлеге белән бәйле консультацияләр башлана. Позицияләр буенча озакка сузылган сөйләшүләрдән соң, 1975 елда Европаның барлык илләре (Албаниядән кала), Канада һәм АКШ җитәкчеләре Хельсинкида очрашалар. Алар Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең Йомгаклау актына кул куялар. Бу документ Европа илләре, АКШ һәм Канада дәүләтләренең чикләре бөтенлеген, аларның суверенлыгын, кешенең төп хокукларын ихтирам итү, Европада иминлекне һәм үзара ышанычны ныгыту буенча чаралар күрү, үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә юнәлтелгән үзара йөкләмәләрне беркетә.
Хельсинкидагы килешүләр киеренкелекне йомшартуның югары ноктасы була. Аларны төзегәннән соң, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа илләре арасында сәүдә-икътисад бәйләнешләре кызу темплар белән үсә башлый. СССР Көнбатыш Европадагы дәүләтләрне нефть һәм газ белән иң эре тәэмин итеп торучыга әверелә, аларның экспорты шактый табыш китерә.
Киеренкелекне йомшартуда өзеклек, СССР һәм АКШ арасындагы көрәшнең кискенләшүе
Халыкара киеренкелекне йомшарту дөньядагы күпчелек илләрдә «салкын сугыш»ны туктату мөмкинлегенә өмет уята. Тик аның сәбәпләре бетерелми кала. Киеренкелекне йомшартуга СССРда да, АКШта да каршы чыгучылар аз булмый.
• Кушма Штатларның дәрәҗәле хәрби-сәнәгать даирәләре вәкилләре һәм күпчелек сәясәтчеләре киеренкелекне йомшарту сәясәтенең башта ук ялгыш булуын исбатларга тырышалар. Алар зур икътисади потенциалга ия НАТО илләре СССРга караганда үзләренең хәрби-техник өстенлеген тәэмин итәргә сәләтле дип саныйлар. Аларның йогынтысы астында Кушма Штатларда кабат стратегик көчләрне камилләштерү башлана.
• Континентара баллистик ракеталарның төбәү төгәллеге арта, һәрбер йөртүчедәге боеголовкалар саны күбәя. СССР да тик ятмый һәм ашкынып кораллануда Кушма Штатларны хәтта узып та китә. Фәкать 1979 елда гына ОСВ 2 шартнамәсенә кул куела, аның буенча атом-төш коралларын алга таба камилләштерүгә һәм аларның санына чикләүләр билгеләнә.
Хельсинки килешүләре кысаларында Көнбатыш Европа илләре һәм СССР арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең уңышлы үсеше АКШны хафага сала. Америкалылар бу хәл Европа континентында НАТО позицияләренең көчсезләнүенә китерер дип исәплиләр.
Көнчыгыш Европаның алга киткән илләр белән икътисади бәйләнешләре активлашу СССР лидерларында канәгатьсезлек тудыра, алар үзләренең Варшава шартнамәсе оешмасындагы союздашлары арасында СССРның йогынтысы кимүдән куркалар. Хельсинки килешүләре Совет хөкүмәте тарафыннан Көнбатыш илләренә караганда башкачарак аңлана.
КПССның торгынлык чорында эшләгән җитәкчеләре Советлар Союзы икътисадының, ашкынып кораллану аркасында, елдан-ел көчсезләнә баруын танырга әзер булмыйлар. Алар капма-каршы фикердән чыгып эш итәләр. АКШның Вьетнам сугышында җиңелүе, Көнбатыш илләрендә 1973—1974 елларда нефтькә дөнья бәяләренең күтәрелүе аркасында туган вакытлы икътисади кыенлыклар, сугышка каршы фикерләр алга чыгу НАТОга керүче дәүләтләрнең гомуми көчсезләнүе күрсәткече буларак бәяләнә. Киеренкелекнең йомшаруы, шул исәптән рәсми документларда да, дөнья цивилизациясе үсеше барышын үзгәртүдә зур көч таләп итүче тарихи шанс буларак түгел, ә «дөнья капитализм системасы кризисы тирәнәю» продукты рәвешендә карала.
• СССР Хельсинки килешүләрендәге кеше хокукларын саклау, икенче төрле әйткәндә, гражданнарның башкача фикерләүгә хокукы чагылышына карата нигезләмәләрне (положениеләрне) үтәргә җыенмый. Аның җитәкчеләре Көнбатыш Европа илләре өчен икътисади мәнфәгатьләр һәм хәрби иминлекне тәэмин итү КПСС лидерларына «аз әһәмиятле» күренгән мәсьәләләргә караганда мөһимрәк дип саныйлар. НАТО илләрендә СССР турында, кабул ителгән йөкләмәләрне бозучы ил буларак, тискәре күзаллау тууы искә алынмый.
• СССРның Көнчыгыш Европадагы гаскәрләре группировка- ларын НАТОдагы Европа илләренә төбәлгән югары төгәллекле уртача ераклыктагы яңа ракеталар белән яңадан коралландыра башлавы тагын да зуррак борчу тудыра.
• Советлар Союзының региональ конфликтларда катнашуы арту чиктән тыш тискәре роль уйный. СССР һәм аңа союздаш илләр җитәкчеләре моңарчы «ике лагерь» ярышында сизелерлек роль уйнамаган дәүләтләр хисабына дөньяда көчләр чагыштырмасына йогынты ясау мөмкинлеге ачыла дип уйлыйлар. Нәтиҗәдә СССР һәм Куба 1970 еллар уртасында Сомали һәм Эфиопия арасындагы сугышка тартыла, Анголада һәм Мозамбиктагы эчке конфликтларга кереп китә, Африканың көньягында һәм Никарагуада азатлык хәрәкәтләренә ярдәм күрсәтә.
Никарагуада революцион хәрәкәтнең җиңүе, 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү Вашингтонда төшенкелек дулкыны тудыра. АКШның идарәче даирәләре «салкын сугыш»та оттырудан җитди куркуга төшә. Америка нефть чыгаручы илләрдәге, Үзәк Америкадагы позицияләрен югалтудан курка.