Африканы колониаль басып алу 20 глава




Европаның барлык әлеге көнчыгыш дәүләтләрендә элек аз санлы булган коммунистлар партияләре үз күләмнәреннән күпкә куәтлерәк зур көч тупладылар, алар һәркайда тоталитар контроль урнаштырырга омтылалар. Бу илләрнең барысында да диярлек полиция хөкүмәтләре өстенлек итә һәм хәзерге вакытка кадәр <...> аларда бернинди дә чын демократия юк. Төркия һәм Персия Мәскәү хөкүмәтенең дәгъваларына тыныч­сызланалар һәм борчылалар <...>

Руслар, барыннан бигрәк, көчкә сокланалар һәм хәрби көчсезлекнә иң хөрмәт ителмәс сыйфат итеп карыйлар. Шул сәбәпле безнең тигезлек саклау турындагы элекке доктринабыз нигезсез. Без көчебезнең беркадәр өстенлегенә таяна алмый­быз, һәм бу хәл көчләрне тикшереп-сынап карауга этәрә.

У. Черчилльнең чыгышына карата И. В. Сталинның «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсыннан (1946 ел, 14 март):

Асылда, Черчилль әфәнде хәзер сугыш уты кабызучы пози­циясендә тора <...> Ихтимал, совет халкының гаять зур кор­баннар хисабына Европаны Гитлер изүеннән коткаруны тәэмин итүен кайдадыр онытырга телиләр <...> Киләчәк өчен үз имин­леген кайгыртып, Советлар Союзының ул илләрдә үзенә кара­та лояль мөнәсәбәттәге хөкүмәтләр булдырырга тырышуының нәрсәсе гаҗәпләндерә икән? <...>

Коммунистларның йогынтысы үсү очраклы түгел. Ул—за­кончалыклы күренеш. Фашизм хакимлек иткән авыр елларда коммунистлар үзләрен фашистлар режимына каршы, халыклар иреге өчен ышанычлы, кыю көрәшчеләр буларак күрсәттеләр, коммунистлар йогынтысы шуңа күрә үсте, көчәйде <...>

Черчилль әфәнде һәм аның дуслары Икенче бөтендөнья сугышыннан соң «Көнчыгыш Европа»га каршы яңа хәрби поход оештыра алырлармы, монысын мин белмим. Оештыра алган очракта да, әмма бу бик шикле, миллионнарча гади халыкның тынычлык сагында торуы сәбәпле, аларның җиңеләчәген ыша­ныч белән әйтергә мөмкин.

 
 

Ике документны да анализлагыз. «Тимер пәрдә» турында әйткәндә, У.Черчилль нәрсәне күздә тоткан? Аның СССР дәлилләре ни дәрәҗәдә нигезле?

«Салкын сугыш»ның беренче хәрби-сәяси конфликтлары

«Салкын сугыш» башлангач та, СССР һәм АКШ берничә тап­кыр бер-берсенә хәрби көч куллану белән яныйлар. Беренче конфликт Иранда Совет иле йогынтысы мәсьәләсе буенча туа. Советлар Союзы үз гаскәрләрен Төньяк Ираннан чыгаруны суза, әлеге гаскәрләр 1941 елда ук, Англия белән килешеп, фа- ишет агентурасы эшчәнлегенә чик кую максатында кертелгән була. 1945 елның декабрендә совет гаскәрләре биләгән территориядә — Иран Азәрбайҗанында һәм Көрдистанда ха­кимият органнары оештырыла, алар автономия игълан итәләр. Җир реформасы һәм башка үзгәртеп корулар гамәлгә ашырыла башлый. Көнбатыш илләре БМОда Иранның территориаль бөтенлеге турындагы мәсьәләне күтәрәләр. АКШ атом-төш ко­ралы кулланырга әзер булуы турында белдерә.

1946 елның язында СССР үз гаскәрләрен Ираннан чыгара башлый. Алар илдән киткәннән соң, Иран автономияләрне бетерә һәм Советлар Союзы белән нефть ятмаларын арендалау турында төзелгән шартнамәне өзә.

Төркия тирәсендәге конфликтка һәм Грециядәге граж­даннар сугышына бәйле рәвештә элеккеге союздашлар ара­сында җитди каршылыклар туа. 1946 елның көзендә СССР Төркиядән үзенә Кара диңгез бугазларын контрольдә тотуны тапшыруны һәм чит илләрнең хәрби судноларын Кара диң­гезгә кертмәүне таләп итә. Бу исә совет гаскәрләрен Босфор һәм Дарданелла тирәсендә урнаштыруны күздә тота. Көн­батыш илләре СССР Төркиягә һөҗүм итәргә һәм бугазларны басып алырга җыена дип исәплиләр. 1946 ел ахырында инглиз гаскәрләре ярдәмендә Грециядә конституцион монархия тор- гызыла. Болгариядәге һәм Югославиядәге идарә итүче ком­партияләргә таянып, Греция коммунистлары хакимият өчен кораллы көрәш башлыйлар. Сугыш 1949 елга кадәр дәвам итә һәм аларның җиңелүе белән тәмамлана. Конфликтны БМОның Куркынычсызлык Советында тикшерү бернинди дә нәтиҗә бирми, чөнки СССР бу көрәшне законлы дип саный.

Көнбатыш илләре лидерлары СССР алга таба да яңадан- яңа илләргә үз «мәнфәгатьләре сферасын» җәелдерер, алар- да коммунистларның позицияләре көчәер дип шикләнәләр. 1947 елның мартында АКШ конгрессы Г.Трумэн үтенече бу­енча Грециягә һәм Төркиягә акча бүлеп бирүне һәм анда бу илләрне «коммунистик агрессия»дән саклау өчен хәрбиләр җибәрүне хуплый. АКШ президентының конгресска юл­ламасы Трумэн доктринасы дигән исем ала. Анда СССРны һәм аның союздашларын яңа территорияләр «басып алудан» «тыеп тору» максаты куела. Әлеге сәясәт АКШның имин-


леген һәм аның яшәеше өчен мөһим ихтыяҗларын тәэмин итү белән бәйләнә. Трумэн доктринасының кабул ителүе АКШның рәсми рәвештә «салкын сугыш» игълан итүенең шартлы датасы булып тора.

Европада 1940 еллар ахырында иң кискен конфликт Гер­мания мәсьәләсе белән бәйле була.

Сугыш елларында союздашлар Германиянең тыныч­лык сөючән, демократик дәүләт булырга тиешлеге турында килешәләр. Ләкин Германия һәм аның башкаласы Берлин АКШ, Англия, Франция һәм СССР оккупациясе зоналары­на бүленгән шартларда бу максатка ирешү мөмкин булмый. Ьәр як Германия ресурслары һәм потенциалы «салкын сугыш»та дошман контроленә эләгер дип шикләнә. Герма­ния территориясендә ике немец дәүләте оеша башлый. АКШ, Англия һәм Франция Германиядәге үз оккупацияләре зонала­рын берләштерәләр һәм «Тризония» — Көнбатыш Германияне төзиләр. 1948 елда аның территориясендә акча реформасы уздырыла. Моңа җавап йөзеннән, Көнчыгыш Германиягә оч­сызланган валюта агылмасын өчен, СССР үз оккупациясе зона­сы чиген яба. Элеккеге союздашлар контролендәге Көнбатыш Берлин блокадага алына. Шәһәргә азык-төлек кертү туктый. Аңа ачлык куркынычы яный.

СССР җитәкчелеге әлеге хәлдә Көнбатыш илләре Германия мәсьәләсендә ташламаларга барыр дип өметләнә. Ләкин АКШ Көнбатыш Берлин белән ике арада «һава күпере» урнаш­тыра, шәһәргә азык-төлек самолётлар белән китерелә. СССР моңа комачаулаган очракта, Америка гаскәрләре командо- ваниесе хәрби хәрәкәтләр башларга әзер була. АКШ үзенең Бөекбританиядәге базаларына атом-төш коралы төялгән бом­бардировщиклар җибәрә.

Берлин кризисы нәтиҗәсендә бердәм Германия турында­гы мәсьәлә дүрт дистә елдан артык вакыт дәвамында хәл ителмичә кала. 1949 елда ике Германия дәүләте —Германия Федератив Республикасы (ГФР) һәм Германия Демократик Республикасы (ГДР) төзелә.

1955 елда ГФР НАТОга керә. Моңа җавап йөзеннән СССР һәм Көнчыгыш Европаның аңа дустанә мөнәсәбәттәге илләре хәрби-сәяси союз — Варшава шартнамәсе оешмасын төзиләр.


Варшава шартнамәсе оешмасы

СССР   Румыния
Венгрия Варшава гдр
Чехословакия .. У шартнамәсе V___ \ 1955 ел, 14 май / Болгария
Польша   Албания (1968 елга кадәр)

 

Сораулар һәм биремнәр

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мәйданда көчләр бүленеше ничек үзгәргән?

«Салкын сугыш» төшенчәсенә аңлатма бирегез. Аның сәбәпләре нидән гыйбарәт булган? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хәзерге тарихчылар аңа бертөрле генә аңлатма бирә алмыйлар?

«Салкын сугыш» башлануда СССР һәм АКШның «бер үк дәрәҗәдә җаваплы булулары» турында әйтеп буламы?

Маршалл планы нидән гыйбарәт? Ул Европа һәм дөнья үсешенә ничек йогынты ясаган?

Трумэн доктринасының барлыкка килүенә нәрсә этәргән? «Салкын сугыш» җәелүендә ул нинди роль уйнаган?

1948 елгы Берлин кризисының сәбәпләрен атагыз. Ул нинди нәтиҗә белән тәмамланган? Ул Германиянең ки­ләчәгенә һәм Совет-Америка мөнәсәбәтләренә ничек йогынты ясаган?

1940—1950 елларда дөньяда союзлар системасы форма­лашуның төп этапларын күзәтегез, таблицаны тутыры­гыз.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: