Хәзерге маргиналлар пособиеләр, түләүләр һәм социаль ташламалар системасы белән яклана.
Төньяктагы илләрдә эш югалтканның беренче елында эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме уртача эш хакының 68 % ын тәшкил итә (аерым илләрдә—Швеция, Нидерландта һәм кайбер башка илләрдә 80 % тан артык, АКШта 60% диярлек). Бөтенләй эшсезләргә (биш елдан артык эшләре булмаган, аны табарга да теләмәгән һәм квалификацияләрен күтәрергә теләмәгән яисә аңа сәләте булмаган кешеләр) уртача хезмәт хакының 60% ы күләмендә пособие түләнә, монда илләр буенча аерымлыклар күзәтелә. Швециядә түләүләр уртача эш хакының 70 % ка якынын алып тора, АКШ та—25% күләмендә, Италиядә андыйларга пособие бөтенләй түләнми. Хәтта хезмәткә сәләтле яшьтә булган, беркайчан да эшләмәгән, әмма эшсезләр булып исәпләнмәгәннәр дә пособие белән тәэмин ителә (Евросоюз илләре буенча андыйлар хезмәткә сәләтле халыкның уртача 6,5% ын алып тора). Болар—инвалидлар, эшләмәүче ялгыз аналар һ.б.
Маргиналларның икенче төркемен яшьләрнең хезмәт юлына аяк басуга ук эшсезләр рәтен тулыландыручы вәкилләре тәшкил итә. Еш кына бу югары һәм урта уку йортын тәмамлаган яшьләрнең белеме җитештерү соравына туры килмәү аркасында килеп чыга. Эшмәкәрләр эшкә 30—35 яшьлек, хезмәт күнекмәләре һәм тәҗрибәсе булган җитлеккән кешеләрне алырга тырышалар. Алга киткән илләрдә эшсезлекнең уртача күләме хезмәткә сәләтле халыкның якынча 7—8% ын алып торса, 15 яшьтән 24 кә кадәрге яшьләр арасында ул ике тапкыр артыграк 16—17 % тәшкил итә.
|
Көнбатыш илләр хөкүмәтләре яшьләрне маргиналлаш- тыруны туктатырга омтылалар. Алар пособиеләр системасы белән тәэмин ителә, югары уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашуын җиңеләйтә торган законнар кабул ителә. Мәсәлән, Франциядә эшкә алынган яшь белгечнең хәтта үзенең вазифаларын җиренә җиткереп үти алмаган очракта да, ике ел буена эштән азат ителә алмавы турындагы закон гамәлгә кертелгән.
Еш кына кешенең хезмәткә яраклы яшьтә маргиналла- шуына физик һәм акыл кимчелекләре сәбәп була, ә алар, кагыйдә буларак, әйләнә-тирәлекнең торышы начарлану, нәселдән килгән авырулар һәм мәгълүматларның артык күбәеп китүе аркасында килеп чыга. Көнбатыш илләрендә белем алырга теләгән яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр принцибы игълан ителә. Әмма чынбарлыкта әлеге принцип һәрвакытта да үтәлми.
Хәзерге шартларда маргиналлар, аеруча яшьләр рәтен- дәгеләр, алга киткән илләрдәге социаль тотрыклылыкка янау чыганагы булып торалар. Яшьләр «кемдер булырга» дигән ихтыяҗны гадәттән тыш кискен тоялар һәм аларның социаль хәлен яхшыртырга вәгъдә итүче яки аның начарлануына этәрүче «гаеплеләр»не күрсәткән теләсә нинди пропагандага бик бирешүчән булалар. Маргиналларның аңы һәм гамәлләре белән идарә итүе җиңел, һәм төрле илләрдәге радикаль, экс- тремистик көчләр моннан бик файдаланалар. Алга киткән илләрдә җәмәгать тәртибен бозулар социаль конфликтлар һәм забастовкалар (алар, кагыйдә буларак, закон тарафыннан билгеләнгән формада уза) белән бәйләнмәгән. Маргиналлар да катнашкан ризасызлык чыгышлары, вандаллык актлары, урам тәртипсезлекләре төгәл социаль яисә сәяси таләпләр кую белән узмый.
|
Алга киткән илләрдә маргиналларны иҗтимагый бәйләнешләр һәм мөнәсәбәтләр системасына кертү проблемасы XXI гасырда да үзенең әһәмиятен саклаячак.
Сораулар һәм биремнәр
Алга киткән илләрдә XX гасыр ахырына җәмгыятьнең социаль структурасы үзгәрү процессын тасвирлагыз.
Хәзерге җәмгыятьтә урта сыйныф нәрсә ул? Ул ничек формалаша һәм аның кыйммәтләре нинди? Уйлап карагыз әле: Көнбатыштагы һәм Россиядәге урта сыйныфлар арасында аермалар бармы?
Хезмәткәрләрнең төрле категорияләре турында сөйләгез. Идарәчеләр (управляющийлар) революциясе нәрсә ул?
Мәгълүмати җәмгыятьтә баюның нинди яңа чыганаклары килеп чыга? Көнбатыш илләрендә эшмәкәрләр катлавының составы ничек үзгәрә? Венчур фирмалар нәрсә ул?
|
Кемнәр алар маргиналлар? Мәгълүмати җәмгыятьтә яңа маргиналлар килеп чыгу нәрсә белән бәйләнгән? Аларны социаль яклауның нинди гарантияләре бар һәм аларны иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм бәйләнешләр системасына кертү проблемасы ни өчен шулай бик мөһим?
XX гасырның икенче яртысында —
XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр
Алга киткән илләрдә халыкның тормыш дәрәҗәсе үсеше XX гасыр ахырында сыйнфый каршылыкларның кискен кимүенә китерә. Аларга милләтара, расаара һәм конфессияара конфликтлар алмашка килә.
Күпмилләтле дәүләтләрдә этникара проблемалар
XX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа һәм Төньяк Американың күп илләрендә халыкның төрле этник төркемнәре арасында үзара мөнәсәбәтләр киеренке хәлгә килә. Француз телле Квебек провинциясендә, инглиз телендә сөйләшүче Канадада яшәүчеләр арасында мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе популярлаша. Бөекбритания Кушма Корольлегендә һәм Төньяк Ирландиядә Уэльс автономия таләп итә. Моңа охшаш теләкләр Шотландиядэ тагын да радикальрәк (аерылып чыгуга кадәр) була. Төньяк Ирландиядә Ирландия республикасы белән берләшүне яклаган католиклар һәм Кушма Корольлек составында алты графлыкны саклау ягында торган протестантлар арасында каршылык көчәя. Испаниянең күпчелек провинцияләре автономия өчен, ә аларның иң тыйгысызы—-Баскония— бәйсезлек өчен көрәшә. Франциядә Корсика милләтчеләре шундый аерымлану өндәмәләрен (аерылып чыгу һәм үз дәүләтеңне төзү) күтәреп чыгалар. Италиядә аграр Көньяк һәм индустриаль Төньяк арасында каршылыклар киеренкеләнә. Бельгиядәге ике төп этнос — валлоннар һәм фламандлар бер дәүләттә яшәргә теләмәүләрен ачыктан-ачык белдерәләр.
Этносара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе күп кенә сәбәпләр аркасында килеп чыга.
• Белем һәм культура дәрәҗәсенең күтәрелүе этник азчылыкларда яңа таләпләр һәм ихтыяҗлар тудыра. Көнбатыш Европадагы кайбер илләрдә интеллигенция арасында җирле һәм тарихи традицияләрне, телләрне, диалектларны, сөйләмнәрне саклау һәм тергезү хәрәкәтләре башланып китә. Азчы
лык халыкларның телләрен дәүләтнеке итеп тану таләпләре куела.
• Икътисадны структур үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, кайбер милли регионнар «таркалу зоналар»ы хәленә килә. Мәсәлән, Уэльста күмер чыгаручы предприятиеләр ябыла, эшсезлек үсә. Төньяк Ирландиядә верфьләр продукциясенә сорау кими: Корсика һәм Баскония аз үскән аграр регионнар хәлендә калалар. Шуңа күрә җирле халык үзәк хакимиятләр алып барган сәясәттән риза булмый. Башка милли регионнар, киресенчә, икътисади яктан үсеш кичерәләр. Мәсәлән, Шотландиядә 1960—1970 елларда яр буе шельфында бай нефть ятмалары табалар. Шотландия милләтчеләре бәйсезлек алу халыкның тормыш дәрәҗәсен бик тиз күтәрергә мөмкинлек бирер дип ышаналар.
• Этник азчылык чыгышларын бастыру өчен, хакимиятләр репрессияләр юлына басалар. Әмма басым басымны тудыра. Сепаратистлар (аерымлануны яклаучылар) арасында террор методларын кулланучы радикаль төркемнәрнең йогынтысы арта. 1960 еллар ахыры —1970 еллар башында Төньяк Ирландиядә Ирландия республика армиясе (ИРА)эшчәнлеге активлаша, ул партизаннар сугышын Англия территориясенә күчерә. Баскониядә «Баскония һәм азатлык» террорчылар төркеме хәрәкәт итә, ул ЭТА (үз атамасының беренче хәрефләре буенча) буларак ныграк билгеле. Корсикада баш күтәрүчеләр отрядлары оеша. Террорчылар хәрәкәте җәмгыятьтә зур хәвеф, борчылу тудыра.
Хакимиятләр региональ сепаратизм проблемаларын җитди игътибарга алырга мәҗбүр булалар, һәм нәтиҗәдә алар өлешчә хәл ителәләр.
Террорчыларга каршы көрәшкәндә, дәүләт бөтенлегенә зыян китермәслек таләпләр дә үтәлә. Мәсәлән, Бельгия 1993 елда федерациягә әйләнә. Шотландиядә һәм Уэльста, 1997—1998 елларда референдум үткәрелгәннән соң, үзидарә органнары— Шотландия парламенты һәм Уэльс Ассамблеясы төзелә. Квебекта шулай ук референдум уздырыла, ул (минималь 1 % тавышка гына артык булса да) аның гражданнарының бердәм Канада дәүләтендә яшәргә теләүләрен күрсәтә.
Милли регионнарны үстерү буенча гомумдәүләт дәрәҗәсендә махсус чаралар күрелә. Икътисади таркалу кичергән зоналарга инвестицияләр җәлеп итү этник каршылыкларның киеренкелеген киметергә мөмкинлек бирә. Европа союзы кысаларында социаль бәла-каза зоналары буларак танылган регионнарга гомумевропа ярдәме программалары эшли башлый.
Төньяк Ирландиядә бик кискен хәл урнаша. Үз тамырлары белән гасырлар тирәнлегеннән килүче каршылыклар 1960 елларда киеренке төс ала. 40 ел эчендә ул 3 меңгә якын кешенең гомерен алып китә. Әмма хәтта биредә дә килеп туган хәл контрольгә алына. Радикаль террорчылар төркемнәре аерып алына, аларның күпчелеге 2005 елда коралларын тапшыра башлый. 2006 елда ЭТА Испаниядә хакимиятләр белән вакытлыча килешү төзергә әзерлеге турында белдерә.
Төп җирле халыкларның эре общиналары яшәгән дәүләтләрдә (Канадада эскимослар һәм индеецлар, АКШта индеецлар, Австралиядә аборигеннар, Яңа Зеландиядә маориецлар) 1960—1980 елларда аларның тигез хокуклылыгын гамәлгә куючы законнар кабул ителә. Төп җирле халыкка XVIII—XIX гасырларда, җирләрен ак колонистлар яулап алган өчен, компенсацияләр түләнә, белем алганда ташламалар бирелә, аларның традицион тормыш рәвешен саклау буенча чаралар күрелә.
Көнбатыш илләрдә теләсә нинди каршылыкларны чишүнең универсаль рецептларын эзләү белән шөгыльләнүче яңа фән — конфликтология туа. Аларның иң әһәмиятлесе —урта сепаратистлар белән алып барылган сөйләшүләрне экстремистларга карата үткәрелгән катгый чаралар белән бәйләү. Әмма Төньяктагы күпмилләтле дәүләтләрдә килеп туган каршылыкларда гомумевропа, мәдәният, христиан кыйммәтләрен бүлешүче, демократияне яклаучы этнослар катнаша. Бу хәл үзара юл куюларга мөмкинлек бирә, бигрәк тә көч куллану тарафдарлары аз санлы булып чыга. Алга киткән илләрдә башка кыйммәтләр системасына ия күп санлы этник азчылык общиналары барлыкка килүгә бәйле рәвештә катлаулырак проблемалар килеп чыга.
Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада раса- чыл һәм конфессиональ конфликтлар
Милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә демографик фактор— кешеләрнең күченүе һәм этник төркемнәрнең сан чагыштырмасы үзгәрү зур йогынты ясый.
XX гасыр өчен халык миграциясенең кисәк артуы хас була. АКШ, Англия, Канада һәм башка демократия илләре сәяси, дини яисә этник сәбәпләр буенча үз ватаннарында эзәрлекләүләргә дучар булган кешеләрне үз территорияләренә кертүне чикләмиләр. Андый качаклар саны өзлексез арта тора.
Россияне генә дә Гражданнар сугышы вакытында һәм аннан соң (1918—1922) 2 млн га якын кеше ташлап китә. 1930 елларда төрле милләт һәм төрле караш кешеләре, фашизмнан котылу өчен, Европадан качып китә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Европа һәм Азия илләрендә коммунистик режимнар, ә колониаль бәйлелектән арынган күп кенә дәүләтләрдә диктатуралар урнаша. Бу качакларның яңа агылышын китереп чыгара. Сәяси эмигрантларның күбесе туган илләрендә хәл үзгәргән очракта әйләнеп кайталар, ләкин аларның бер өлеше яшәгән илләрендә торып кала.
XX гасырның икенче яртысында халык күченүләренең яңа тибы — хезмәт миграцияләре киң тарала. 1950—1960 елларда Европа илләре икътисадының торгызылуы һәм көчле индустриаль үсеше арзан эшче көчләргә сорау артуына китерә. Абруйлы булмаган, аз түләнә торган хезмәт төрләрен башкару өчен эшче куллар (квалификациясез эшчеләр, чүп түгүчеләр, урам себерүчеләр, санитаркалар һ.б.) җитми. Шунлыктан эшмәкәрләр тормыш дәрәҗәсе түбән булган илләрдән эшче- иммигрантлар яллый башлыйлар.
Англиягә элеккеге колонияләрдән (Һиндстан, Пакистан, Вест-Индиянең утрау илләре, Бангладеш) эшчеләр чакырыла. Франциягә Төньяк Африка илләреннән (Алжир, Тунис, Марокко), Германиягә Төркиядән һәм Югославиядән эшчеләр килә. Моннан тыш, Европа-
да интеграцион процесслар үсешенә бәйле рәвештә, эшче көчләрнең ирекле күчеше принцибы кабул ителә. Эшче-мигрантларны югарырак тормыш дәрәҗәсе булган дәүләтләргә, аерым алганда Италиядән Германиягә, күчерү күздә тотыла.
Иммигрантлар арасында ризасызлык күренеше бик сирәк була. Аларның эш хаклары һәм социаль яклау дәрәҗәсе үзләре килгән урындагыдан шактый югары исәпләнә. Алар хәтта илләрендә калган туганнарына ярдәм итәргә дә җай табалар. 1950 еллар —1960 еллар башында алга киткән Көнбатыш Европа илләренең эшчеләр хәрәкәте һәм профсоюзлары хезмәт миграцияләренә нейтраль карыйлар.
АКШтагы этнорасачыл азчылык вәкилләре (афроамерика- лылар һәм латиноамерикалылар), нигездә, шулай ук квалификациясез һәм аз квалификацияле хезмәтләр башкару белән канәгатьләнәләр.
Көнбатыш Европа илләрендә хәл 1970 елларда, ә АКШта иртәрәк, 1960 елларның уртасы — ахырларында үзгәрә башлый. Фән-техника прогрессының кызу темплары квалификациясе булмаган эшче көчкә сорауның кимүенә китерә. Физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләрнең хәле начарая, алар арасында эшсезлек үсә башлый.
Бу үзгәрешләр Кушма Штатларда афроамерикалыларның расачыл тигез хокуклылык өчен көрәштә күпләп катнашуына сәбәп була. Европа дәүләтләрендә хезмәт миграцияләренә чикләүләр кертелә башлый. Югары белем һәм профессиональ квалификация дәрәҗәсенә ия кешеләргә генә Европа союзы илләрендә эш алу хокукы бирелә. Шуңа да карамастан Көнбатыш илләре «абруйлы булмаган» мәшгульлек өлкәләрендә, фермаларда сезонлы эшчеләр һ.б. сыйфатында иммигрантларның арзанлы эш көчен файдалануны кире какмыйлар.
XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында легаль булмаган иммиграция зур проблемага әйләнә. Чикне законсыз үтеп чыккан яисә керү визаларының срогы узгач та илдә калган затлар легаль булмаган иммигрантлар булып исәпләнә. Алар Көнбатыш Европада яшәүче чит ил гражданнарының 10—15% ын тәшкил итә.
Легаль булмаган иммигрантларның хезмәт базары бернинди законнар белән дә билгеләнми. Нык алга киткән илләрдәге тормыш шартлары уртача үсештәге дәүләтләрдәгедән 14 мәртәбә һәм, иң ярлыларына караганда 66 тапкыр югарырак булган шартларда, легаль булмаган иммиграцияне тулысынча туктату мөмкин түгел.
Иммигрантларның алар яшәгән илдә туган балалары һәм оныклары шул ил гражданнары булып санала. Әмма аларның күпчелеге ата-аналарының динен һәм карашларын кабул итә һәм еш кына аларның туган илләре телендә гражданлык биргән илнекенә караганда яхшырак сөйләшә.
Иммигрантлар иң элек Европадагы эре шәһәрләрнең торак бәяләре иң арзанлы кварталларында урнашалар. Әнә шулай аерым расалар һәм дини азчылыклар бергә тупланып яши (компактлы) торган районнар барлыкка килә. Күбесе үз йолалары һәм традицияләре буенча яшәүче общиналар формалаша. Бу аеруча мөселманнарга хас. Туучылар саны югары булу сәбәпле, иммигрантларның варислары саны бик кызу темплар белән арта. Көнбатыш Европаның күп кенә шәһәрләрендә алар инде анда яшәүче халыкның 40—50% ын тәшкил итә.
Көнбатышның алдынгы илләрендә 2003 елда иммиграция һәм мөселманнар җәмгыятьләре (общиналары)
Ил | Халык саны (млн кеше) | Чит ил гражданнарының өлеше (%) | Мөселман җәмгыятьләре саны (млн кеше) |
Бөекбритания | 55,0 | 4,8 | 1,4 |
Германия | 82,0 | 8,9 | 3,0 |
Франция | 56,0 | 5,6 | 5,0 |
Италия | 56,8 | 3,8 | 0,7 |
АКШ | 293,6 | 12,1 | 5,5 |
Төрле шәһәр һәм районнардагы кабиләдәш җәмгыятьләрнең күпчелеге бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. Үз мәнфәгатьләрен яклау максатында, алар иҗтимагый оешмалар төзиләр. Ислам дөньясындагы диндәшләреннән шактый ярдәм алучы мөселманнар иң зур активлык күрсәтәләр.
Бөекбританиядә 2 меңгә якын мәчет һәм ислам үзәкләре эшләп килә, Лондонда төрле мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче ислам «милли парламенты» оештырыла. Франциядә инде 1983 елда ук 200 дән артык җирле бүлекчәсе булган Ислам оешмалары берлеге төзелә.
1970 еллардан этник һәм дини азчылык вәкилләренең күбесенең төп җирле халыкка мөнәсәбәте начарая. Моның билгеле бер сәбәпләре бар.
• Мигрантлар гаиләсеннән чыккан яшьләр ата-аналарына караганда яхшырак белем алалар. Алар инде квалификациясез, абруе булмаган, аз түләнә торган хезмәт белән шөгыльләнергә теләмиләр, ә хезмәт базарында ак урта сыйныфтан чыгучылар белән тигез көндәшлеккә омтылалар, һәрвакытта булмаса да кайчак моңа ирешәләр дә. Көнбатыш илләрендә рас ачыл һәм этник дискриминация (хокукларны кысу) ачыктан-ачык күзәтелми. Дискриминация закон тарафыннан тыела.
Хәзерге дөньяда этник азчылык вәкилләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ихтирам итү турында бик күп халыкара-хокук документларында сөйләнә. БМО уставы, Кеше хокуклары гомуми декларациясе (1948), Кеше хокуклары турында халыкара пакт (1966), нинди расадан һәм милләттән булуларына карамастан, бөтен кешеләргә тигез хокуклар гарантияли. 1963 елда бөтен төр расачыл дискриминацияне бетерү турында БМО Декларациясе, 1978 елда раса һәм расачыл хорафатлар турында, һәм шулай ук кеше хокукларын яклауда һәм расачылыкка каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының роленә кагылышлы төп принциплар хакында Декларация кабул ителә.
Шулай булса да, инде 1970 елларда ук күп кенә профсоюзлар һәм этник азчылык общиналары турыдантуры булмаган
дискриминация баруы турында чаң сугалар. Бу, башка яктан тигез шартлар булса да, эшкә кабул иткәндә җирле халыкка өстенлек бирелүне аңлата. Икътисади кыенлыклар килеп туганда, азчылык вәкилләре беренче булып эштән азат ителә. 2002—2005 еллардагы мәгълүматлар буенча, азчылык раса вәкилләре арасында эшсезлек дәрәҗәсе җирле халык белән чагыштырганда уртача бер ярым — ике тапкырга югарырак. Хәтта мигрантлардан булган югары белемле белгечләрнең дә хезмәткә урнашканда проблемалары килеп чыга. Алар үз белем дәрәҗәсе һәм квалификациясенә туры килгән эшне ала алмыйлар.
Ислам террорчыларының биографияләрен өйрәнү шуны күрсәтә: аларның күбесе, —Көнбатыш илләрендә югары белем алып, үз белемнәренә файдалану таба алмаган чагыштырмача яшь кешеләр. Шуның аркасында алар төшенкелеккә бирелә һәм ислам җәмгыятьләрендәге рухи башлыклары йогынтысында Көнбатышка каршы көрәшкә ашкына.
• Күп кенә социологлар җирле халыкларның этник азчылык вәкилләренә, аеруча көнкүреш дәрәҗәсендә, ялгыш булган түбәнсетү (ә кайчак дошмани) мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Җәмәгатьчелек фикерен белешү мәгълүматлары күрсәткәнчә, хәзерге вакытта Европа илләре төп халкының яртысыннан алып өчтән икесе даими рәвештә аларга карата тискәре мөнәсәбәтен (күршеләр булып яшәргә, катнаш никахларга каршы булу һ.б.) белдерә.
• Яшьләр группировкалары (бандалары) бәрелешләре дә милләтара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүенә этәрә. Алар социаль һәм этносара каршылыклар аркасында килеп чыга. Күп кенә сәнәгать үзәкләренең ярлы бистәләрендә мигрантлар общиналары һәм җирле халыкның аз керемле гаиләләре якын күршеләр булып чыгалар. Бу районнарда урам каршылыклары чәчәк ата. Мәсәлән, Англиядә Пакистан һәм Ьиндстаннан чыкканнар низаглаша. Болары да, тегеләре дә, һәм шулай ук кара тәнле Вест-Индия иммигрантлары да нәкъ шундый ярлы квартал маргиналлары гаиләләрендә туган ак тәнле яшьләр Һөҗүмнәренә дучар ителә. Алар арасында расачыл фикерләр хөкем сөрә. Алар үзләренең фәкыйрьлегендә иммигрантлар һәм аларның варисларын гаеплиләр.
1970 елларда башланган яшьләр группировкалары бәрелешләре Көнбатыш Европа илләре хөкүмәтләре тарафыннан вак хокук бозулар буларак карала. Тик аларның нәтиҗәләре бик озакка сузыла. Көч куллану шәһәрнең «таркалу зоналары»нда яшәүчеләр өчен тормыш рәвешенә әйләнә башлый. Үз проблемаларына хакимият тарафыннан аңлау тапмаган күп кенә радикаль карашлы яшь кешеләр, аеруча килеп чыгышы буенча мөселманнар, үз җәмгыятьләрендә яклау табалар. Әкренләп шәһәрләрдә үзе яшәгән ил законнарын танымаган, маргиналлашкан яшьләр массасы туплана. Франция һәм башка Көнбатыш Европа дәүләтләре буйлап 2005 һәм 2007 елларда узган бунтлар шуның нәтиҗәсе булып тора. Хакимиятләр автомашиналар яндыручы, кибетләр талаучы яшьләр бандалары башбаштаклыгына һаман чик куя алмый.