ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 16 глава




Карчык малайны кулына ала, карап туймый. Ул аңа җылы сүзләр әйтә, әле пешкән алмам дип, әле кечкенә дөячегем дип атый. Аннары:

– Шулчаклы бәләкәй булырсың икән! – дип куя.

– Кайгырма, әни җаным, улың кечкенә булса, җиләнгә ефәк азрак китәр! – дип җибәрә Ярты колак.

Шуннан карчык улын тирмәгә алып кереп китә. Бу хәл көндез була, аннан соң кич җитә.

Карчык бөтен күршеләрен әйләнеп чыгып, ахирәтләрен өмәгә чакыра. Кунакларга ул бернәрсәсен дә җәлләми: олы казан тутырып пылау пешерә, тәмле кабартмалар пешерә, өстәлгә тагын агач табак белән кишмиш һәм баллы кавын кисәкләре китереп куя.

Күрше хатыннары кич буе җырлыйлар, караңгы төнгә чаклы дутара оңы ишетелеп тора.

Шулай җырлый–җырлый хатыннар кечкенә генә яулыктан Ярты колакка өч җилән тегәләр, мамык тартмачыгыннан түбәтәй чигәләр, чиби тиресеннән читек эшләп бирәләр.

Алар Ярты колакны киендерәләр, ясандыралар, аңа уңнан карыйлар, сулдан карыйлар да кул чабып көлеп җибәрәләр:

– Менә, ичмасам, егет! – диләр.

Ярты колак әтисе белән әнисенә баш иеп, эре генә итеп:

– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Картлык көнегездә инде ял итегез. Хәзер йорт–җирне үзем карармын, – ди.

 

ЯРЛЫЕГЕТ БЕЛӘН ЮХА ЕЛАН

 

Борын заманда булган бер ярлы егет. Бик ярлы инде, сыңар чиләге генә булган. Үзе ялгыз да икән. Ул төнлә бәкегә суга барган. Суга барса, бәке янында бик матур бер кыз тора икән. Кыз елмаеп караган да:

– Нигә, абый, сыңар чиләк белән генә килдең? – дигән.

Егетнең кызга ярлылыгын белдертәсе килмәгән:

– Ашыгыч булганга шулай бер чиләк белән генә килдем, – дигән.

– Абый, үзем алып бирим, – дигән кыз.

Ярар. Кыз бик матур, җиңел генә гәүдәле. Кыз егеткә бик ошаган. Егет белән кыз очрашса, мамык белән ут кебек бит. Егетнең күзе төшә моңарга.

– Син ничек килдең безнең авылга? – ди.

Кыз әйтә:

– Син өйләндеңме әле, абый? – ди.

– Өйләнгәнем юк әле. Өйләнергә вакыт юк, – ди. Егет тагын сорый: – Син каян килдең соң? – ди.

– Сөйләсәң дә яхшы түгел сиңа, – ди кыз, – минем атам-анам юк, – ди.

Егет аңа:

– Минем кебек икәнсең, ди, минем дә әткәм–әнкәм юк, – ди.

Кыз әйтә:

– Мине берәү алмакчы иде дә, шушында төшеп адаштым, бара белмәдем, авылын да тапмыйм, – ди.

Егет әйтә:

– Юкны эзләп йөргәнче, миңа кил, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә, – кабул итсәң, бер үксез–үрәчә дип әйтмәсәң, – ди.

– Мин үзем дә үксез, – ди, егет әйтә.

Болар монда күп сүзләр сөйләштеләр. Кыз егеткә ияреп кайтты, бер чиләк суны да кыз үзе алып кайтты. Кайтты да егет әйтә:

– Никах укытырбыз, болай ярамый инде, кызыгы булмас, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә.

Сызганып ташлады да идәнне юды, мичне акшарлады, самавырны ачты. Кыз өйне җыйгач, егет муллага китте. Барып керде, сәлам бирде. Исәнлек–саулык сорашты.

Мулла елмайды:

– Нихәл? – ди.

– Яхшы әле, мулла абзый, бер нәрсә ияртеп кайттым, никах укысана, – ди.

– Ярар, ярар, – ди мулла, куанды инде сәдака эләгә дип. Табак кебек чалмасын киде мулла, чапанын киде. Үзе буе ике хәтле таягына таянды. Остабикәгә әйтте:

– Анда рәт булмас, карчык, самавырны куеп тор, бик тиз кайтырмын, –диде.

Остабикә әйтә:

– Күлмәгеңне алмаштырасыңмы? – ди.

– Анда май юк, таммас, – ди мулла.

Чәй куйдылар. Көтеп торалар мулланы. Мулла җилт–җилт килә зур башмагын өстерәп. Килеп җитте. Каршы чыктылар. Сәлам биреп керде. Түр башына муллага утырырга салам күпчек куйганнар. Мулла ачылды:

– Син әле, энем, чәйләр дә куйган, – дигән була.

– Мулла абзый, бары белән, гаеп итмәссең инде, безнең эшне беләсең, – ди.

Күршедән шаһиткә ике кеше алып чыкты. Утырдылар. Мулла метриканы алды да куеныннан, моны форменный иттерә инде.

Кыз әйтә:

– Әтинең атын белмим. Әти дә юк, әни дә юк, яшьли калдым, – ди.

– Кай авылныкы? – ди.

Кыз бер ат та таба алмый:

– Томана авылыныкы, – ди.

Мулла аптырап тора.

Никах укыды мулла, кул куйдырды икесеннән дә. Шаһитләр дә тамга салдылар. Шул вакытта теге егет корсагын кашый. Мулла, сәдака бирә дип белеп, күзе белән тилмереп тора. Тегенең бернәрсәсе дә юк. Егет сизә мулланың сәдака көткәнен:

– Мулла абзый, мин сине бәхилләтермен әле, – ди.

– Каян булса да бераз табу кирәк иде, – ди мулла.

– Менә чабатам бар ике кием, шуны саткач, бирермен, – ди.

– Миңа чабата да ярый, хезмәтчемә булыр, – ди мулла.

Егетнең актык ике кием чабатасын да ала.

Мулла чыгып китте. Шаһитләр дә чыктылар. Болар көлешә–көлешә чәй эчтеләр. Хатыны булды моның хәзер. Бер көн торалар, ике көн торалар, бер атна торалар. Кыз яхшы гына йөри. Ә егет көннән–көн кибә, саргая. Аптырагач, күршеләренә әйтә бу:

– Нәрсә генә булды икән миңа, көннән–көн дәрманым кими, саргаям? – ди.

– Син сынап кара әле, Юха елан түгелме икән? Әгәр кендеге булмаса, Юха елан була. Кендеге булмаса, шул сынаган көнне өйдә су калдырма. Ишекне яхшылап биклә, ләкин бер дә йоклама, үзең йоклаган булып ят, – ди моңа күршеләре.

Егет кайта да хатынының кендеге югын күрә. Шуннан соң төнлә суларны калдырмый түгә, үзе йоклаган булып ята. Ярты төннәр җитә. Хатыны әрле–бирле эзләнә дә тагын егет янына менеп ята. Үзе ятып тора, яткан җирдән тәрәзәләрне ялый: теле шулкадәр озын. Егет барын да күреп ята.

Икенче төнне тагын сынап ята. Ярты төннәр җиткәч, хатыны тагын тәрәзә яларга тотына.

Иртә торалар. Егет әйтә моңа:

– Син миңа иш түгелсең икән, – ди.

– Иш булмыйча, – ди, хатыны әйтә, – мин дә синең, кебек бер ярлы баласы, ди. Хезмәтеңә карышмыйм, ни әйткәнеңне тыңлыйм, – ди.

– Тыңлавын тыңлыйсың да, бүген төнлә нишләдең? – ди.

– Нишлим, яттым да йокладым, – ди.

– Йокламадың син, яткан җиреңнән тәрәзәләрне яладың. Мине дә шулай саргайтасың син. Беркөн булды бер көн шулай иттең, күзем белән күрдем, – ди.

Шулай дигәч, хатыны:

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйтмә, – ди, егетне биленнән үтерерлек итеп кыса.

Егет зинһарлап әйтә:

– Үтермәсәң, икенче әйтмәс идем, – ди.

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйткәнне ишетмим, – ди хатыны.

– Әйтмим, – ди егет, ант итә.

Шуннан ул котыла, аны хатыны ычкындыра.

Ярар. Җибәрде инде. Яхшы гына йөриләр. Егетнең бер шәһәрдә абзасы бар икән. Егет хат язып сала абзасына:

– Шундый–шундый бәлага очрадым, ничек кенә котылырга? – ди.

Хат барып җитә. Абзасы хатны ачып укый. Энесенең хәле мөшкел икәнен белә. Пароход казаннары ясата торган җиргә бара да, чуен материаллар алып, мунча салырга куша. Сала да абыйсы энесенә яхшы хат җибәрә: «Килегез кунакка», – ди.

Хатны ала егет. Хатыны белән бик матур йөриләр инде хәзер. Сынамый да. Хатны хатыны алдында укый. Хатыны бик куана, шәһәргә кунакка бара инде. Юлга акча да җибәрә абзасы. Билет алалар да китәләр.

Барып җиттеләр шәһәргә. Агасы белән җиңгәсе боларны бик яхшылап каршы алдылар. Егет саргайган. Агасы белән җиңгәсе икесе дә кызганып еладылар. Энесенә яңа кием кидертте, киленгә дә кидертте. Инде моны шулай алдыйлар. Ашадылар, эчтеләр дә, агасы әйтә:

– Энем, барыгыз мунчага. Үзебезнең мунча безнең, – ди.

Киттеләр болар мунчага. Барып җитсәләр, мунча бөтенләй тимер. Ишегенең элгече дә бик шәп. Ябылу белән, секрет портманет кебек, чартлап бикләнә инде бу.

Егет әйтә:

– Бар, карый тор, сулары бармы, себеркене пешерә тор, – ди.

Теге үзе генә кермәскә тели. Егет тагын әйтә:

– Бар, кер инде, чәчеңне чылата торырсың. Хәзер күлмәкләремне генә салам да мин дә керәм, – ди.

Хатыны кереп китте әкрен генә. Аның керүе булды, ишекне егет чарт иттереп япты. Шунда хатын сихерләп тә өлгергән: егет акыра, ди, кызганып.

Абзалары килеп җитте. Кызган тимергә өстән труба белән су коялар. Тегендә бик иләмсез кызу. Су да юк. Коры кызу мунчага пар җибәрделәр. Андагы чарилап кычкырган тавыш, ди, гаҗәп, ди. Энеләрен алып кайтканнар. Өч сәгатьтән соң барып караганнар. Телен ишек тоткасыннан өч әйләндергән, ди, үзе елан сурәтенә кайтып көйгән, ди.

Егет терелгән, аның җаны тынган. Рәхәтләнеп гомер иткән.

 

Яңгыр кызлар

 

Борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди әниләре белән яңгыр кызлары. Алар болытларга утырып сәяхәт итәргә яратканнар. Болытлар биек–биек таулар өстеннән дә йөзгәннәр, кара урманнар, диңгезләр һәм зур-зур шәһәрләр өстеннән дә узганнар. Ә җил болытларны кая теләсә, шул якка куган. Яңгыр кызлары шул хәтле шук булганнар, сикерешеп уйный-уйный хәтта өй түбәсенә егылып төшкәннәрен дә сизми калганнар. Ә көчле җил болытларны кара урман ягына куып алып киткән. Шулай итеп, яңгыр тамчылары әниләрен югалтканнар. Алар һәр ишекне шакып:

–Безнең әнине күрмәдегезме? – дип сорап йөргәннәр. Ләкин берәү дә аларга ишек тә, тәрәзә дә ачмаган.

Бу хәлне Ләйсән тәрәзәдән күреп торган. Тәрәзәсен ачып куеп, яңгыр кызларын өйгә дәшкән. Яңгыр тамчылары, Ләйсәнгә рәхмәт әйтеп, тәрәзә төбендә биешкәннәр, гөл яфракларын иркәләгәннәр. Гөлләр, башларын иеп, аларга рәхмәт әйткәннәр.

Шулвакыт Ләйсәннең әнисе яңгырга чыланып кайтып кергән: “Күк күкрәтеп, яңгыр үзенең кызларын эзли”, – дип, Ләйсәнгә тамчыларны чыгарып җибәрергә кушкан. Ләйсән, тәрәзә төбенә килеп, яңгыр кызларына юл күрсәткән. Яңгыр кызлары әниләрен күреп алганнар да, шатланышып, юлларын дәвам иткәннәр. Кояш, тәрәзә төбендәге гөлләр һәм Ләйлә, елмаеп, аларны озатып калганнар.

 

ҮГИ КЫЗ

 

Борын – борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә,үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:

- Әйдә минем белән урманга.Син җиләк җыярсың,мин утын кисәрмен, – дигән.

Бу үги кыз йомгак белән чиләген алган да агасы белән урманга киткән. Урманга барып байтак эчкәре кергәч,бер җиргә туктаганнар болар. Агасы атын тугарып ашарга җибәргән дә үги кызга әйткән:

Бар,син җиләк җый.Минем балта тавышы ишетелми башлагач,килерсең, – дигән.

Үги кыз,чиләген алып,җиләк җыярга киткән.Агасы бер зур агачка утын тукмагы асып куйган да,атын җигеп, өенә кайтып киткән.Үги кыз урманда җиләк җыеп калган.

Бу үги кыз җиләк җыя-җыя да тыңлап карый.Тыңласа,агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә икән,үги кызга бу балта тавышы кебек ишетелгән.

“Агай әле һаман утын кисә икән”, – дип,җыя да җыя икән бу җиләкне.

Җыя торгач,чиләге тула.Ул арада кич тә була.Җил дә басыла.

“Инде агай утын кисеп бетергән икән”, – дип килеп караса,агасы юк–аннан җилләр искән ди.

“инде нишләргә? – дип,үги кыз елый-елый урман буйлап киткән.

Бара торгач,кырга барып чыккан. Анда аңа бер юл очраган. Юлга чыгып елый-елый бара икән мескенчәк. Бераз бара да:

- Тәгәри китте йомгагым,кңрмәдеңме,көтүче? –ди.

Көтүче әйтә:

- Күрдем йомгагыңы, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен, –ди.

Бу кыз, ярар дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып, көтүче ойрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер алып. Бара торгач,сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич тә була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. “Инде нишләрмен”, – дип,баягы сүзне тагын кат–кат әйтеп елый.

“Монда авыл бар икән”, – дип бик соенә, атын тагын да юыртыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунла барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрне тагын кабатлый:

- Тәгәри китте йомгагым, күрмәденме, әбекәй? – ди.

Убырлы карчык әйтә:

Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым буларсың, – ди. Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да, карчык янына килеп:

- Әби, инде мунча булды. Әйдә мунчага, – ди.

Убырлы карчык әйтә:

- Ярар кызым, – ди. – Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар. – ди.

Кыз әйтә:

- Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең, – дип, кыз карчыкны күтәзреп алып бара. Мунчага баргач, убырлы карчык әйтә:

- Кызым, син мине чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп менгер, – ди.

Кыз әйтә:

- Юк, әби, алай ярамас бит, – ди. Карчыкны ләүкәгә яхшылап күтәреп менгерә.

Шуннан карчык тагын әйтә:

- Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың, – ди.

Кыз әйтә:

–Әби,алай ярамас бит, – ди.Карчыкның аркасын йомшак кына чабарга тотына.Аннан соң мунчаданкарчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра.Моннан соң убырлы карчык әйтә:

–Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана, – ди.

Бу кыз,тарак алып,карчыкның башын тарарга дип барса,ни күзе белән күрсен:карчыкның чәч бөртеге саен алтын – көмеш,энҗе – мәрҗән, асылташлар туп – тулы!

- Инде, кызым, бер биеп кара.

Кыз бии,әмма андый – мондый нәрсә күренми.

- Кызым,бар,мунчага барып карачы,мин колаша белән мунчага салат күтәргән идем,кипмәдеме икән? – ди.

Кыз мунчага барса,анда колаша тулы алтын–көмеш. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

- Кипкәнме,кызым?–ди.

Кыз әйтә:

–Кипкән,әби, – ди.

Карчык кызга тагын бер биеп кара әле,дигәч,кыз тагын бии.Тик андый–мондый бернәрсә дә булмый.

Убырлы карчык кызның тугрылыгын белеп, өеңә кайтасың килсә, бар кайт, – ди. Кыз:

–Мин юл белмим шул, – ди.

Карчык әйтә:

- Юл белмәсәң, мин сиң юл күрсәтермен, – ди. Бу яшел сандыкны алып китәрсең. Ул сиңа бүләгем булыр. Тик син аны өеңә кайтмыйча ачып карама, – ди.

Кыз әбигә рәхмәт әйтеп юлга чыгып китә. Ул авылга кайтып җитүгә, агасының этләре:

- Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң! – дип өрә башлый.

Кызның агалары, җиңгәләре этләрне кыйный башлыйлар.

Ә этләр аның саен:

– Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, – дип өрәләр.

Шул арада үги кыз үзедә кайтып җитә. Кайткач сандыкны ачып караса, эче тулы алтын – көмеш! Кыз шуннан баеп китә, агалары бик көнләшәләр һәм үз кызларын да баетырга дип урмнга илтәләр.

Кыз тукмак тавышы ишетелмәс булганчы җиләк җыя. Тавыш тынгач килеп караса, агасыннан җилләр искән. Ул урман буйлап китә.

- Тәгәри китте йомгагым күрмәдеңме, агайлар? – дип бер көтүгә барып җитә. Көтүчегә әйтә:

- Тәгәри китте йомгагым күрмәденме, көтүче? – ди.

- Күрдем.Миңа бер көн көтү көтсәң,бер ат бирермен, – ди.

- Миңа ат кирәкмәс, ди. Сыер көтүенә җитә,сарык көтүенә җитә,кәҗә көтүенә килә,берсенә дә көтү көтми.

Убырлы карчык өенә барып җитә.

–Тәгәри китте йомгагым,күрмәдегезме әбекәй? – ди.

Карчык күрдем ди. – Инде бар кызым,мунча як! – ди.

Кыз мунча ягарга китә. Аннан соң әби кызга мунчага алып керергә куша.

Син мине кулымнан тот,артыма тип,мине мунчага шулай илт ди.

–Ярар, әби, – дип, бу кыз.карчык әйткән рәвешчә,аны кулыннан тотып,артына тибә-тибә алып бара.

Карчык минем аркамны чапсана дип,себеркенең сабы белән сугарга куша. Кыз әбине себеркенең сабы белән дөп-дөп ора да ора. Карчык ни әйтсә шуны эшли.

Әби кызга башын карарга куша, әбинең башында чәч бөртеге саен алтын–көмеш. Кыз карчыкның башыннан алтын–көмешне кесәсенә тутыра. Шуннан соң карчык әйтә:

–Кызым,инде син биеп кара, – ди. Кыз биегән саен, аннан алтын–көмеш коела башлый.Карчык кызны мунчага җибәрә:

–Карачы кызым,мунчага салат күтәргән идем,кипмәдеме икән, – ди.

Кыз мунчага барса андагы алтын – көмеш. Кыз алтын–көмешне кесәсенә

Тутыра башлый. ”түти шулай баеган икән”, – дип уйлый.

Карчык кызга биергә куша. Кыз биегән саен алтын-көмеш коела. әби кызны сынагач, кызга менә бүләгем дип, кара сандык бирә. Сандыкны кайтып җитмичә ачып кара дип кисәтә.

Кыз, сөенә-сөенә, сандыкны күтәреп, тәпи–тәпи өенә кайтып китә. Байтак җир китеп, үзенең авылына якынлашкач, агшасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

- Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме?! Ләң-ләң!

Агасы:

- Безнең бу этләр тилергән, ахрысы, – дип, аннан да, моннан да таяк ыргыта икән. Этләр аның саен:

- Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме? – дип, ләң–ләң өрәләр, ди. Этләрне тагын кыйныйлар икән.

- Баерга киткән түтекәй, баеп кайта. Ләң-ләң, дип әйтегез! – диләр икән.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып җибәрә дә, кара елан сикереп чыгып, кызның муенына чорналып, буып үтерә.

 

ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМИ, ҺӨНӘРСЕЗ КӨН КҮРМИ

(фарсы әкияте)

 

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал–туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр. Әмма бу кыз:

– Миңа мал–байлык кирәкми, миңа чын адәм кирәк, – ди дә икән, бөтен башкодаларны тәмле тел белән озата икән.

Бу ил патшасының өйләнмәгән улы бар икән. Патша малае бу кыз турында халыктан бик яхшы хәбәрләр ишетә дә, үз-үзен тыя алмыйча, бу кыз яшәгән авылга кызны карарга китә. Патша малае кызны бер күрү белән үк моңа гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый.

Ә кыз моңа:

– Дөрес, син патша, синең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул, ди. Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын, – ди.

Патша малае кызның мәрҗән кебек тешләре арасыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәч, уйга кала. Шулай бераз уйлап торганнан соң:

– Ярар алайса, җан кисәгем, миңа бер елга миһләт бир. Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын, – ди дә саубуллашып чыгып китә.

Бу патша сарайга кайта да бөтен палас тукучыларын жыеп:

– Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә алыр, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итермен, – ди.

Шунда сиксән яшьлек бер карт тукучы бабай:

– Ярар, падишаһым–солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итермен, – ди.

Шуннан бабай патшаны келәм–палас тукырга өйрәтә башлый.

Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә», – диләр. Шулай бер ел үтә. Патша да тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә. Шатлыгыннан, тукучы бабайга әйткән сүзен дә үти: күп мал бирә, үзен баш тукучы итә.

Шулай итеп патша бу атаклы кызга өйләнә. Кырык көн, кырык төн туй ясыйлар. Мин дә анда идем, халык эчте, мин иренемне яладым, күргән күрде, күрмәгән ишетте. Шулай итеп туй да бетте, болар яши башладылар.

Шулай әйбәт кенә яшәгәндә, көннәрнең бер көнендә, бу яшь патша чыга үзенең илен карарга. Илне карап йөргәндә, килеп җитә бер шәһәргә. Шәһәргә керүе була, моның башына капчык кидерәләр дә күтәреп бер арбага салалар. Аннары, авызын–башын томалап, каядыр алып та китәләр. Шул көе, азмы–күпме баргач, моның капчыгын салдырып алалар. Шунда күзен ачып караса, ни күрсен, бу тора бер бик олы бүлмәдә. Бүлмәдә моңардан башка бик күп кешеләр бар икән, бөтенесе шыр диярлек ялангачлар икән. Патша, боларны күргәч, бик курка, «Йа аллам, бу ни могҗиза? Нинди бәлагә төштем? Мине монда ни эшләтерләр икән?» – ди дә телсез кала.

Шул килеш бу аптырап утырганда, моның янына бер кеше килә дә:

– Нәрсә шаккаттың? Монда кием кирәк түгел, – дип, моның киемнәрен чишендереп алып та китә.

Теге кеше моның киемнәрен алып киткәч, аның артыннан ишекләр шалтырап бикләнгәч, моның янына теге ялангач кешеләр килеп:

– Син ничек бу ерткычлар кулына эләктең? –дип сораша башлыйлар.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-01-14 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: