ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 7 глава




Таңбатыр диюнең атына атланып кире алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы каршы ала:

- Мин, сакчы солдат түгел, мин фәлән патшаның кече кызы бит, мине үзеңнән калырма, – ди.

Таңбатыр моңа патша язуын бирә дә әйтә:

– Мин сезнең апаларыгызны да коткардым инде,ди. Апаларың абыйларыма чыкмакчы булдылар, риза булсаң, син минем җәмәгать булырсың, – ди.

Риза булышалар да үзләренчә шунда ук туй да ясап алалар.Берничә көн кунак булып ял иткәч, туталары янына кайтырга хәзерләнәләр.

Шуннан соң болар, юл кирәкләрен алып, атка атланып чыгып китәләр.

Баралар – баралар болар, җиде тәүлек үтте дигәндә барып җитәләр теге көмеш сарайга. Патша кызлары елашып күрешәләр. Өч көн, өч төн көмеш сарайда кунак булганнан соң, хәзерләнеп, юлга чыгып китәләр. Китәләр болар. Бара–бара барып җитәләр теге кое төбенә. Кое төбенә җитү белән, Таңбатыр арканның очыннан тотып селкетә инде, “тартып чыгарыгыз безне”, дип белдерә. Иң элек олы апалары арканга тотына. Аны тартып чыгаралар. Ул килеп чыгу белән, Таңбатырның абыйлары үзара сугыша башлыйлар: “Бу миңа да, бу миңа”, – дип.

Патша кызы әйтә:

- Мин олы апалары, иң олыгызга булырмын, без өч кыз, өчебез өчегезгә булырбыз, сугышмагыз, – ди. Боларга арканны төшерергә куша.

Арканны төшереп, уртанчы кызны тартып чыгаралар. Уртанчы кыз чыккач, болар тагын сугышырга тотыналар. Уртанчы кыз апасыннан матуррак икән.

Кызлар әйтәләр:

- Сез алай сугышмагыз, әле анда безне табып, дию кулыннан коткарган энегез бар. Безнең сеңлебез бар, аларны кое төбеннән тартып чыгарыгыз, – диләр.

Сугышып аргач, тегеләр арканны төшереп җибәрәрәләр. Аркан төшү белән, кыз әйтә:

- Башта сине тартып алсыннар, ди, үзең чыккач, син мине тартып чыгарырсың, югыйсә алар сине тартып чыгармаслар, – ди.

Егет әйтә:

- Юк, ди, мин синең үзеңне генә монда җир астында калдыра алмыйм, башта син чык, аннан соң гына минем чыгу турында уйларга булыр, – ди.

Егет аркан очын элмәкләп бәйләп, кызны шуңа утыртып чыгарып җибәрә. Кызны тартып алалар да, матурлыгын күреп, яңадан сугыша башлыйлар бола.

Кыз әйтә:

- Мин барыбер сезгә булмыйм, ди сезнең энегез Таңбатыр белән сүз куештык бергә булырга, – ди.

Кызлар өчәүләп тегеләрне кыстыйлар Таңбатырны тартып чыгарырга. Ярар, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Таңбатыр арканга ябышып чыгып җитәм генә дигәндә, абыйлары арканны кисеп җибәрәләр. Таңбатыр кое төбенә төшеп китә. Кызлар елашып калалар. Таңбатырның агалары юлга чыгарга җыена башлыйлар.

Ярар, инде без Таңбатырга килик. Таңбатыр, кое төбенә килеп төшкәч, бик озак вакытлар һушына килә алмый ята. Өч көн, өч төн ятканнан соң, бу әкрен генә кузгалып торып китә.Китә бу, ару– талуны да белми. Бара торгач, барып җитә урман буендагы аланлыкка.Бу барып җиткәндә, абыйлары ял итәргә туктап, шалашлар корып кына торалар икән. Бу килеп җитү белән абыйлары аптырашта калалар; кызлар елаша–елаша Таңбатырны каршы алып, аңа сый–хөрмәт күрсәтәләр. Кич җитү белән өч агай–эне җиргә йокларга яталар. Таңбатыр йокыга китү белән агалары үзара киңәшләшә, сөйләшә башлыйлар, ди.

Олы абыйсы әйтә:

- Без моңа бик күп зыян эшләдек, ул барыбер бездән үчен алмый калмас, –ди.

Уртанчы абыйсы әйтә:

- Яхшылык көтмә инде син аннан, ди, ничек кенә итеп булса да котылырга кирәк.– ди.

Сөйләшеп сүз беркетәләр дә Таңбатыр яткан шалашның ишегенә аркылыга кылыч куялар, үткен ягы белән палаткага каратып. Төн уртасы җиткәч, болар:

- Харап итәләр, талыйлар! – дип, яман тавыш белән акыра башлыйлар.

Таңбатыр йокысыннан уянып палаткадан йөгереп чыгыйм дигәндә үткен кылычка килеп бәрелә дә ике аягын да өздерә. Инде бу кузгала да алмый, шып итеп утыра шунда. Агалары әйберләрен алай–болай җыештыралар да кызларны алып кайтып китәләр. Таңбатырның хатыны инәлеп–инәлеп сорый абыйла–рыннан: “Мине аның янында калдырыгыз”, – дип, тегеләр, кызның ай–ваена карамыйча, аны көчләп алып кайтып китәләр.

Таңбатыр ята тегеләрдән янып калган ут янында. Шуыша–шуыша йөреп, аннан–моннан утын–фәлән китерә бу, утны сүндерми тота, юкса эш начар бит.

Көннәрдән бер көнне, моннан ерак түгел генә бер җирдә бер кеше күренә. Таңбатыр моны үзе янына чакырып ала, үзе белән нинди күңелсезләр булганын сөйләп бирә. Убырлы карчык аңа ярдәм итәсе килеп Таңбатырны йотып җибәрә. Таңбатыр килеп чыга, элеккедән дә матур, таза булып.

Ярар. Таңбатыр, бик күп илләр үтеп, бик күп сулар кичеп, кайтып җитә үз иленә.

Таңбатырның кайту хәбәре патшага да ишетелә. Патша егетне үз янына чакыртып ала. Кызлар әйтәләр әтиләренә:

- Безне дию кулыннан коткаручы шушы егет, агалары аңа бик каты зыян итте, – диләр.

Шуннан соң патша, Таңбатырның көченнән куркып, кече кызын, теләсә – теләмәсәдә, аңа бирергә мәҗбүр була.

- Агаларыңны теләсә нишләт, үзең хөкем ит, – ди.

Таңбатыр агаларын үз янына чакырып ала да әйтә:

- Сез миңа зур зыян эшләдегез, шулай да астырмыйм, кистермим мин сезне, тик бу шәһәрдән чыгып китегез, – ди.

Тегеләр башларын иеп чыгып китәләр. Таңбатыр, патшаның кече кызын хатынлыкка алып, кырык көн уен итеп, кырык көн туен иткәннән соң үзенең әти – әниләре янына кайтып тора башлый.

Хәзер дә бик эшәп яшиләр икән, ди, болар. Кичә бардым, бүген кайттым.

 

ТОРНА БЕЛӘН ТӨЛКЕ

 

Торна белән төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.

–Аша, кунак, – дип әйтте, ди, Төлке.

Торна “тук” иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми. Төлке үзе ялап кына ала икән.

Шуннан торна әйтте, ди:

–Төлке дус, син сыйладың, инде мин сыйлармын. Чакыргач, барырсың, – дип әйтте, ди.

Торна пешерде, ди, сөтле чумар. Аны состы, ди, гөбегә. Килеп дәште, ди, Төлкене кунакка. Төлке китте, ди кунакка. Ашарга утырдылар, ди. Төлкенең авызы шулпага гына җитте, чумарга җитми, ди. Торна үзе “тук” иттереп чумарын гына эләктереп ала, ди.

Шуннан әйтте, ди:

–Төлке дус, син дз сыйладың, мин дә сыйладым, бик рәхмәт, – дип әйтте,ди.

 

УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ

Ә үвәл заманда булган, ди, бер ир белән бер хатын. Болар үз кул көчләре белән көн күрүче уртача тормышлы кешеләр булганнар. Боларның ун малайлары булган. Бу балалар, үсеп җитеп, әтиләренә булыша да башлаганнар. Малайлар герой булалар. Болар ничек тә булса илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. Моңарга Әхмәт дип исем кушалар. Бу ун малай чыгып китәләр. Әхмәт, кечкенә булганлыктан, өйдә кала. Шул киткәннән ун егеттән һичбер хәбәр-хәтер булмый.

Унберенче Әхмәт үсә. Бу бик иркә, бик шаян була. Малайларны да кыйнап йөри башлый. Моңар бер дә бер көнне картлар әйтәләр: «Син, диләр, абыйларыңа караганда да геройрак булдың», – диләр. Унберенче Әхмәт эченнән генә: «Минем абыйлар булганмы икәнни?» – дип уйлый.

Беркөнне уеннан кайта да әнисеннән сорый:

– Әни, ди, минем абыйлар бар идемени? – ди. Әнисе әйт

– Юк, улым, ди, синең абыйларың булмады, – ди.

Әйтер иде, бу да абыйлары кебек чыгып китәр дип курка.

Унберенче Әхмәткә унбиш яшь тула. Бу абыйларына караганда да гәүдәгә таза, бик көчле булып үсә. Бервакыт кайта да әнисеннән зур үтенеч белән сорый башлый:

– Әни бәгырем, ди, син миңа, зинһар, әйт, ди. Минем абыйлар булган ич, син миңа нигә әйтмисең? Әгәр дә алар булганнар икән, алар кемнәр, нинди кешеләр? – ди.

Әнисе карчыкның күңеле йомшап китә дә әйтә: – Улым, ди, синең абыйларың бар иде, ди, алар унау иделәр, кече абыеңа сигез яшь тулган вакытта, олы абыең барысын да ияртте дә алып чыгып китте, ди. Алар чыкканга унбиш еллап вакыт узды, шул вакыттан бирле ал арның хәбәре юк, шулай ук алар безне белешкәне юк, – ди, үзе авыр сулап куя. – Белмим, алар исәннәрме, үлеләрме? – ди.

Унберенче Әхмәт әйтә:

– Әнкәй бәгырем, елама, ди, мин аларны барыбер табачакмын, – ди.

Шуннан соң озак та тормый, Унберенче Әхмәт тә чыгып китә. Өеннән ашау-эчүләр бик аз ала. Бу, кош йомыркалары табып, хәер сорашып, тамагын шулай туйдырып йөри.

Күп вакытлар үтә; айлар үтә, еллар үтә. Озак вакытлар йөргәч, бу килеп җитә бер кара урманга. Кара урманга килеп кергәч, төн була. Егет үзенең йөрәгенә, көченә таянып, «ни булса булыр, кайчан булса да үлем бер булачак» дип, юлын дәвам итә. Бара торгач, еракта бер ут шәүләсе күрә. Утка барып җитә. Анда була бер зур гына сарай. Рөхсәт сорап барып керә. Монда бер ямьсез генә карчыктан башка беркем дә булмый. Керә, карчыктан исәнлек-саулык сораша:

– Син кем буласың? – ди. Карчык әйтә:

– Без җен нәселеннән булабыз, – ди. Карчык малайдан сорый:

– Син кем нәселеннән буласың? – ди. Малай әйтә:

– Мин адәм нәселеннән, – ди.

– Син адәм нәселеннән булгач, монда ялгыш кергәнсең, – ди.

Малай әйтә:

– Ялгыш булмас, ди, мин керер урын тапмадым, ут шәүләсе күренгәч, сезгә кердем, – ди.

Карчык әйтә:

– Алайса моннан исән чыгуың икеле, – ди. Малай сорый:

– Ни өчен болай дип әйтәсең? – ди. Әби әйтә:

– Минем бик усал унбер малаем бар, ди. Алар кайтсалар, сине өзгәлән бетерәчәкләр, – ди.

Малай әйтә:

– Минем кем икәнемне белми торып, үтермәсләр, – ди. Әбидән ашарга сорый. Әбинең малайлары кайтуына күп кенә итеп ашарга пешереп торган вакыты була. Әби ашарына китерә. «Туймадым», – ди Әхмәт. Тагын сорый. Әби китергән саен, тагын сорый: «Туймадым», – ди. Әбинең күп кенә аш-суын ашый да аннан соң йокларга ята. Бу тәмле генә йоклап яткан вакытта, таң аткач, карчыкның малайлары кайтып керә. Карчыкның кече малае әйтә:

– Әни, нинди адәм исе бар? – ди. Әнисе әйтә:

– Бер юлаучы керде, – ди. Малайлары:

– Әйдәгез, без аны суеп пешерик, – диләр.

Олы малае әйтә:

– Кем икәнен белмичә торып, безгә моны үтерергә ярамый, бәлки ул безгә файдалы кеше булып чыгар, – ди.

Унберенче Әхмәтне йокысыннан уяталар. Ул исәнлек-саулык сораша, үзе эченнән генә: «Болар минем абыйлар түгелме икән?» – дип уйлый. Карчыкның әйткән сүзе исенә төшә дә: «Болар җеннәр нәселеннән бит», – дип уйлый. Шулай итеп, болар белән Әхмәт сөйләшә башлый. Әхмәт болардан сорый: – Сез ни эш белән гомер итәсез? – ди. Болар Әхмәткә җавап бирәләр: – Без, тамак туйса, бүтән нәрсә өчен көйсезләнмибез. Ләкин безнең бер теләк бар, шуңарга ирешә алмыйбыз, – диләр. Әхмәт сорый: – Ул нинди теләк? – ди.

– Менә моннан ерак түгел бер җирдә бер патша бар. Ул патшаның унбер кызы бар. Шул патша кызларын алуда безнең теләк. Ул патша кызларын алырга безнең көчебез җитми. Ул патша торган шәһәрдә ун егете бар, аларның да шул патша кызларын аласы килә. Без шул ун егет белән һәрвакыт сугышабыз, – диләр.

Әхмәт әйтә:

– Мин сезгә ул патша кызларын алу юлын табармын, ди, сез миңа ирек бирегез, – ди.

Әхмәттән бу сүзләрне ишеткәч, җеннәр бик шатланышалар. Әхмәтне нишләтергә белмиләр. Ашаткач-эчерткәч, Әхмәттән сорыйлар:

– Ул шәһәргә бару өчен сиңа ниләр кирәк булыр? – диләр.

Әхмәт әйтә:

– Сез миңа күп кенә акча бирегез, пар ат җигеп китерегез. Мин ул шәһәргә барып, ун егетен көл итеп күккә очырып килим, – ди.

Җеннәр моңа бик гаҗәпләнеп, моның куәтен сыныйсылары килә. Әхмәткә әйтәләр:

– Әйдә, көрәшеп карыйк әле, – диләр.

Көрәшеп карагач, Әхмәткә каршы берсе дә чыдый алмыйлар. Шулай итеп, Әхмәтне юлга чыгарып җибәрәләр. Әхмәт патша тора торган шәһәргә китә. «Минем абыйлар шунда булыр», – дип ышанып ук бара. Шәһәргә бара, аты үз янында, акчасы күп. Шәһәргә кереп, абыйларын эзли башлый. Очраган бер кешедән: «Бу шәһәрдә ун егет тормыймы?» – дип сораша. Шунда берәү әйтә моңа: – Менә шунда, шәһәр читендә, бер өй булыр, аның капкасы, коймасы булмас, син туры гына шунда барып кер, – ди. Әхмәт әлеге йортны эзләп барып керә. Керсә, өйдә бер кеше утыра. Исәнлек-саулык сораша да:

– Монда кемнәр тора? – ди. Йорт хуҗасы моңар әйтә: – Без монда ун кеше торабыз, ди, безнең хатыннарыбыз да юк, әти-әниләребез дә юк, – ди:

Унберенче Әхмәт сорый моннан:

– Сез кайсы илдән соң? – ди.

– Без кайсы илдән икәнебезне дә белмибез инде, ди, без бер әнидән ун малай туганбыз, иң кечеләре мин булам, ди, абыйлар эштә әле, – ди.

Хәзер Унберенче Әхмәттән сорый:

– Син кайсы илдән? – ди.

Унберенче Әхмәт әйтә:

– Абыйларың кайткач әйтермен, ди, мин сезне бик күп заманнар эзләп килдем, – ди.

Абыйлары кайта. Әхмәтнең тазалыгына гаҗәпсенеп, болар да сорашалар:

– Син кайсы илдән килдең? – диләр.

– Мин фәлән җирдән киләм, – дип, үзенең каян килгәнлеген сөйләп бирә.

Кайсы авыл икәнен, әтисенең, әнисенең кем икәнен, үзенең кемнәрне эзләп чыкканын – барын да сөйләп бирә. Әхмәттән бу сүзләрне ишеткәч, ун агай-эне:

- Син безнең энебез буласың икән, – дип, моны кочып елый башлыйлар.

Әхмәт үзе дә абыйларын табу шатлыгыннан ни эшләргә белмичә:

– И, абыйларны таптым, – дип кычкырып җибәрә.

Шуннан болар ашарга-эчергә утыралар. Болар ашап-эчеп утырган вакытта, җеннәр янында булганын да сөйли Әхмәт. Абыйларына әйтә:

– Җеннәрне без җиңергә тиеш, ди; мин җеннәрнең көчләрен сынап карадым, алар миңа чыдый алмыйлар, – ди.

Болар, киңәш итеп, җеннәрне дөньядан ничек юк итәргә кирәклеге турында сөйләшәләр.

Шуннан соң Унберенче Әхмәт җеннәр янына кайтып китә. Кайтып керә. Абыйларын табуын җеннәргә белдертми. Үзен җеннәр каршында кирәк күрсәтеп:

– Без аларны җиңәрбез, ди, алар безгә чүп кенә, – ди.

Бу җеннәрдән үзенә бик үткен хәнҗәр сорый. Җыеналар да, ун егет белән сугышырга китәләр. Төнлә белән патша сарае төбенә барып туктыйлар. Патша кызларын җеннәргә алып чык-макчы булып, сарайның кызлар йоклый торган бүлмәсенә, баудан ясалган баскыч аша, тәрәзәдән менәләр.

Унберенче Әхмәт үзе алдан менә. Аның артыннан олы җен баласы менә. Аның менеп җитүе була, Унберенче Әхмәт җеннең башын үткен хәнҗәр белән кисеп ала. Шул вакыт ул ачуланып:

– Их, каушадыгыз сез, – дип, икенчесен чакыра.

Анысының да шулай үткен хәнҗәр белән башын кисеп төшерә. Өченчесен, дүртенчесен чакыра, аларның да башларын кисеп ала. Бүтән җеннәр дә, эшне аңлашмыйча, кызлар дәрте белән, ашы-га-ашыга баскычтан менәләр. Шулай итеп, Әхмәт җеннәрнең бөтенесен дә кырып бетерә. Җеннәрнең киселгән гәүдәләрен патша сараеның ишек төбенә өеп куя. Шуннан патша кызларының бүлмәсенә кереп, кызларның исемнәре язылган алтын балдакларын алып чыга да абыйлары янына кайтып китә. Абыйларына булган эшләр турында сөйли. Патша бу җеннәрдән бик туйган була. Җеннәрне патшаның батырлары да җиңә алмаган булалар. Бу патшаның унбер кызы, биш батыры булган икән. Патша боларга: «Җеннәрне үтерсәгез, бишегезгә биш кызымны бирәм», – дигән икән. Бу батырлар, өзелеп ташланган җеннәрне күрү белән, патшаның йокысыннан уянуын көтеп, аннан сөенче алырга керәләр. – Менә без җеннәрне үтердек, җеннәрдән котылдык, – дип, кереп мактаналар.

Патша, боларның аркасыннан сөеп: – Мин әйткән сүземдә торам, ди, бишегезгә биш кызымны бирәм, теләгәнен аласыз, – ди. Патша хәзер билгеле бер көнне атап туй игълан итә. Аягына йөри алырдай кешеләр: картлар, карчыклар, ирләр, хатын-кызлар, балалар – барысы да туйга килсеннәр дип белдерә. Туй көне килеп җитә. Төрле җирләрдән патша кызларының туена җыелалар. Патшаның батырлары алдынгы сафта утыралар. Хәзер мәҗлес халкына әйтә патша:

– Килми калган кешеләр юкмы? – ди.

Арадан берәү торып:

– Патша әфәнде, ди, безнең шәһәр читендә тора торган ун эшче бар, алар күренмиләр, – ди.

Патша бер илче җибәрә. Болар килмиләр. Әйтәләр:

– Патшаның шушындый зур туе икән, патша безне ат белән килеп алып китсен, – диләр.

Патша, бу сүздән хәтере калып, куркытып китерү өчен, үзенең ун гаскәрен җибәрә. Болар, ун кешенең тугызын үзләренең келәтләренә бикләп куялар да, берсен кире кайтарып җибәрәләр. Патшага әйтергә кушалар:

- Безне гаскәр җибәреп куркытмасын, безгә ун булса да, йөз булса да куркыныч түгел, – диләр.

Патша, туйның ямен җибәрәсе килми, яхшы атлар җигеп, боларны алырга җибәрә. Болар килгәч, патша сорый халыктан:

– Килмичә калган кешеләр юкмы? – ди.

– Килмичә калган кешеләр юк инде, – диләр.

Шуннан соң патша туй мәҗлесен ачып җибәрә. Мәҗлес башында әйтеп уза:

– Минем биш батырым бар. Бу батырлар миңа каршы булган ун җенне үтерделәр. Шуның өчен мин боларның бишесенә биш кызымны бирәм, – ди.

Халык кул чабып каршы ала. Мәҗлес ачылу белән, патшаның унбер кызы туй мәҗлесенә җыелган халыкны тәмле эчемлекләр белән сыйлый башлыйлар. Барып җитәләр Унберенче Әхмәтләр янына. Унберенче Әхмәтнең уң кулында алтын балдак булганлыктан, ул эчемлекне сул кулы белән алып эчмәкче була.

Патша кызы әйтә:

– Юк, егет, ди, уң кулың белән алып эч, – ди.

Әхмәт уң кулын сузып эчемлекне алганда, патша кызы Әхмәтнең кулындагы йөзекне күрә. Патша кызы моны эченә генә салып куя да үзенең эчемлек өләшүен дәвам итә. Кызлар берсе арттыннан берсе өләшеп баралар.

Унберенче Әхмәт патшадан бер үтенеч итеп сорый:

– Патша, синең батырларың нинди кешеләр алар? – ди.

– Алар халыкка үзләренең батырлыкларын күрсәтсеннәр, җеннәрнең берсенең генә булса да башын китереп күрсәтсеннәр иде, – ди.

Патша бер җен башын халыкка китереп күрсәтергә боерык бирә. Бер батыр бара, җен башын күтәреп карый, кузгата да алмый. Икенчесе, өченчесе бара, күтәрә алмыйлар. Икесе, өчесе бер булып та җен башын күтәрә алмыйлар.

Хәзер, патша янына кире килеп, патшага әйтәләр:

– Ат белән китерергә кирәк иде, – диләр.

Әхмәт бу батырларга әйтә:

– Сез бер башны үзегез күтәреп килә алмагач, бу җеннәрне үтерү сезнең кулыгыздан килердәй эш түгел, – ди.

Патша янына чыгып баса:

– Патша әфәнде, бу җеннәрне кем үтергәнлеген белдерергә рөхсәт итегез, – ди.

Үлгән җеннәр янына бара да, колагыннан тотып, бер җен башын халык алдына китереп куя.

– Менә җеннәрне үтергән кеше кем! – ди.

Үзенең янына абыйларын да китереп бастыруын сорый. Патша, ни эшләргә белмичә, аптырап, теге ялганчы батырларын үзенең каты җәза урынына яптырып куя. Әхмәтләрнең кулында кызларның исемнәре язылган балдакларын да күргәч, патша, чын-чыннан ышанып:

– Гафу итегез, батырлар, мин, сезнең кем икәнегезне белмичә, ялганчы батырларның сүзенә ышанганмын, – дип, кызларын бу батырларга бирмәкче була.

Туй мәҗлесен бу батырларга багышлый. Хәзер боларның өс-башлары да бик начар булгач, боларны үз янына алып китеп, яхшы киемнәр киендерә, ашата-эчертә. Патша кызларын боларга бирә. Шушылай итеп, туй мәҗлесен тәмам итәләр.

Хәзер патша, боларның һәркайсына сарай салдырып, үз йортларына чыгара. Кече кызы белән Унберенче Әхмәтне үзе янында калдыра.

Көннәрдән бер көнне Унберенче Әхмәт үзе белән хатынын алып, ауга чыга. Бик озак йөргәч, бик каты җил чыгып, күктә кара болыт күренә. Кара болыт җиргә төшә дә Әхмәтне күккә күтәреп китә. Хатыны җирдә кала.

Хатыны, өенә кайтып, бу хәлне атасына сөйли. Атасы белән бергәләшеп елыйлар, бернәрсә дә эшли алмыйча, бик каты кайгырышалар.

Әхмәтне унбер җеннең бабасы – Җен патшасы күтәреп киткән була. Бу Җен патшасы Әхмәтне үзенең сараена, Каф тавы артына алып барып төшерә.

– Йә, Әхмәт, эләктеңме минем кулга, ди, мин сине күптән көткән идем, – ди.

Шул вакыттан алып, карт җен Әхмәтнең аягына, кулына тимер богаулар сала. Аны беркая чыгармый, сарайда гына асрый.

Бу Җен патшасы, Кояш патшасына гашыйк булып, матур кызны кулга төшерә алмый йөри икән. Кыз, искиткеч матур булып, беркемгә дә күренми икән. Кояш патшасы үзенең кызын беркемгә дә бирми икән.

Шул Кояш патшасының янында Алмас патшасы бар икән. Кояш патшасы әйтә икән:

– Кем дә кем шул Алмас патшаның алтын тояклы атын китереп бирсә, кызымны шуңа бирәм? – ди икән.

Җен патшасы бу алтын тояклы атны урлап китәргә йөрсә дә, урлый алмый икән. Көннәрдән бер көнне бу Җен патшасы серне Әхмәткә ача.

– Әгәр, ди, шул Алмас патшасының алтын тояклы атын урлап бирә алсаң, мин сине коткарам, – ди.

Әхмәт чыгып китә. «Алмас патшасының атын алып кайтып бирим инде моңар», – дип, бик күп вакытлар йөри.

Бик күп йөргәч, арып-талып, бер юл чатлыгына ял итәргә утыра. Ял итеп утырганда, моның янына бер карт килеп чыга.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: