ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 6 глава




Сер тотмас

 

Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбәрәт икән: дөньяда булган барлык хайваннар моны белә торган булганнар.

Бер заман аучы хатынына әйтә: “Син миңа азык әзерлә, ауга китәм”, – ди. Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы–күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыш: берсе кара, берсе ак. Читтән карап тора–тора да ак еланны бик кызгана: кара елан бик җәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде – кара еланга тими, ак еланны яралый. Шуннан бу аучы күңелсез генә өенә кайтып китә, ак еланны жәлли инде. Өенә кайтып керсә, хатыны сорый:

- Ни булды сиңа, әллә чирләдеңме? – ди.

- Кара еланга дип аткан идем, ак еланга тиде, – ди аучы, – бигрәк жәл булды инде. Бер елан боларның сүзләрен тыңлап торган икән. “Ә, ди, бу ялгыш аткан икән”, – дип, кайта да еланнар патшасына әйтә: “Ул синең кызыңа ялгыш аткан икән, ди. Синең кызың кем беләндер сугышкан вакытта, ди, дошманына аткан, кызыңа тигән”, – ди. Еланнар патшасының бик ачуы килә: “Бар, ди, чакырыгыз әле ул аучыны, ди, минем кызым кем белән сугышты икән?” – ди. Бер елан аучыны чакырып китерә.

- Утыр, – ди еланнар патшасы. – Сөйлә, ник соң син минем кызыма аттың, – ди.

- Ул бер кара елан белән сугыша иде, ди. Мин синең кызыңны жәлләп, кара еланга аткан идем, синең кызыңа тиде, – ди.

- Хәзер син ул кара еланны күрсәң, таныйсыңмы? – ди.

- Таныйм, – ди аучы.

Патша бөтен еланнарны җыерга боерган. Бөтен еланнар җыела да төзелешеп яталар.

– Кара инде, кайсысы? – ди елан патшасы.

Аучы килә дә:

- Менә бу, – дип, бер кара еланга күрсәтә. Бу еланны аерып алалар да:

- Сөйлә хәзер, нигә сугыштың? – ди елан патшасы.

- Минем синең кызыңа өйләнәсем килде, ди, ә ул риза булмады, шуңа сугыштык, – ди.

Елан патшасы аучыгы әйтә:

- Син минем кызыма үчлек белән атмагансың икән, ди. Алай булгач, ди, син аны терелтә дә аласың, – ди. Егетне алып китә үзләренә. Барып керү белән елан патшасы әйтә:

- Кызыма кулың белән сыйпа, – ди.

Егетнең кулы белән сыйпавы булды, кыз сикереп тора да ниләр булганын үзе сөйләп бирә.

Патша аучыга әйтә:

- Синең яхшылыгың өчен мин дә бер яхшылык эшлим, ләкин син ул турыда беркемгә дә әйтмә, ди. Берәр кешегә сөйләсәң, шунда ук үләсең, – ди.

Егет беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирә.

- Алай булса, ач авызыңны, – ди еланнар патшасы. Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньядагы барлык хайваннарның, кош–кортларының телен, үләннәрнең шаулауларын аңлый торган бер кеше булып кала.

Ярый, аучы исәнләшеп өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындгы үләннәрнең нәрсә сөйләгәнен аңлый бара. Үләннәр үзара сөйләшәләр икән. Аларның берсе: “ Мин фәлән авырудан ярыйм”, – ди икән, ә икенчесе: “ Мин баш авыруыннан ярыйм...” – ди икән. Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер.

Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән кунакка китә. Юлда барганда болар бүләккә дип алып бара торган сарык тәкәсе мыгыр–мыгыр итеп куя икән, ди. Моны ишеткәч, аучы көлеп җибәрә. Хатыны иренең көлгәнен күреп:

- Нигә көләсең, – ди.

- Юк, болай гына, – ди аучы.

- Әйт инде, нәрсәдән көләсең? – ди хатыны.

- Әйтергә ярамый, – ди аучы. Хатыны аның саен моңа бәйләнә икән. – Әйтмәсәң, ди, мин, сине ташлап китәм, – ди.

- Ярый, – ди аучы, – өйгә кайтыйк, ди, мунча ягып керим, аруланыйм, ди, аннан соң әйтермен, – ди.

Болар кунакта ике кич кунасы урынга бер генә кич кунып, ашыгып өйләренә кайтып китәләр. Өйгә кайткач, хатыны мунча яга. Шул арада аучы этенә ипи чыгарып бирә: “Мә, хайваным, аша, ди, бу минем сине соңгы тапкыр ашатуым булыр, – ди. Эт ашаганда бер валчык кала. Ул валчыкны шул тирәдәге әтәч килеп каба. Эт әйтә әтәчкә:

- Оялмыйсыңмы, ди, бу бит хуҗаның кисәге, ди, ул бит хатынына серен әйтә дә үлә, ди. Еланнар патшасы аңа бу серен беркемгә дә сөйләмәскә кушкан иде. Ә ул, хатыны йөдәткәч, түзә алмады, әйтә инде, – ди.

Әтәч әйтә:

- Их, ди, алай булса син дә, синең хуҗаң да, башсыз икәнсез, ди. Минем кырык хатыным бар, ди, һәммәсен дә кулымда тотам, ди, ә синең хуҗаң бер хатынга хуҗа була алмый икән, ди.

 

СИНЕҢ НИ ЭШЕҢ БАР

 

Берәү базарга сарык сатырга бара. Барып җиткәч кенә, моның арбасы ава. Бер урыс килеп сорый: “Почом овца?”– ди. Бу кеше: “Синең ни эшең бар ауса”, – ди ачуы чыгып.

 

ТАҢБАТЫР

 

Борын–борын заманда булган икән, ди, бер патша.Бу патшаның булган, ди, өч кызы.Патша кызлары берсеннән – берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йорергә дип чыкканнар.Болар болынлыкта йоргән вакытта гына бик каты җил–давыл чыга да кызларның өчесен дә күтәреп алып китә.Патша, үзенең кызларын югалганын белеп, бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларын, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.

Шул патша торган шәһәрнең читендәге кечкенә генә бер йортта яшәгәннәр икән, ди, бер ир белән бер хатын. Болар бик фәкыйрь булганнар. Боларның булган икән, ди, өч уллары. Олы улларын Кичбатыр дип, уртанчысын Төнбатыр дип, ә иң кечесен Таңбатыр дип йөрткәннәр, ди.

Үсеп җитү белән болар урамга уйнарга чыгалар. Яшьләр арасында болардан да көчле берәү дә булмый. Уйнаган вакытларында кешенең кай җиреннән генә тотсалар да, умыра да ала, ди, болар.

Бу өч туганның көчләрен кая кая куярга белми йөргәннәрен белеп, бер карт кына кеше әйткән, ди, боларга:

–Сез, ди, анда– монда сугылып, урынсызга кеше имгәтеп йөргәнче, әнә патша кызларын табып алып кайтып бирер идегез, менә шунда күренер иде сезнең батырлыгыгыз, – дип.

Шуннан соң болар, өйләренә кайтып, ата–аналарыннан рөхсәт сорыйлар:

–Эти, диләр, патша кызлары югалган, дип әйтәләр, без шул кызларны алып кайтып бирик микән әллә? – диләр.

Ата– аналарының боларны бер дә җибәрәселәре килми, ризалык бирмиләр икән, ди.

–Әй, улларым, без сезне теләп кенә алдык бит инде, сез чыгып киткәч безне кем карар, кем туйдырыр? – ди әтиләре.

Малайлары әйтә:

– Әй, әти, без патша эше белән йөргәч, сезне патша тәрбияләр әле, – ди.

- Юк инде, безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, – дип әти – әниләре елашалар.

Бу өч батыр батыр әти – әниләреннән бик инәләп сорыйлар да, рөхсәт алып, патшага барып әйтәләр:

- Менә без синең кызларыңны эзләргә чыгарга уйлыйбыз, безнең үзебез белән алып чыгарга бернәрсәбез дә юк; әти – әниләр дә бик фәкыйрь тора, –диләр.

Патша боларга ашарга – эчәргә бераз азык бирергә була.

Әти – әниләре белән саубуллашып, өч егет чыгып китәләр юлга.

Баралар – баралар болар, атна китәләр, ай китәләр, бара торгач, барып керәләр бер урманга. Урманның эченәрәк керә барган саен, болар бара торган юл тарайганнан – тарая барып, соңыннан тар гына бер сукмакка калган, ди. Шул тар сукмак белән бара торгач, болар барып чыккан, ди, бик матур бер күл янына. Ул вакытта инде ашарларына беткән була. Таңбатыр “ юлда кирәк булыр “ дип әнисе биреп җибәргән эншсен ала да, ут ягып, шул эншне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Шуннан соң су буена төшеп балык тота башлый. Кичкә хәтле бер – ике пот балык тота да бу, шул балыкларын пешереп, абыйларын туйганчы ашата. Хәзер тамак кайгысы бетте инде боларның. Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, ди, без кай җирләрдә йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә дә күргәнебез юк әле безнең, – ди.

Абыйлары бер җавап та бирмәгән моңа. Шуннан соң бу, бик биек бер агач башына менеп, тирә – якны карый башлый. Таңбатырның агач башына менеп утыруы гына була, кузгала җил – давыл, бу давыл шулхәтле көчле була, юлына туры килгән калын – калын агачларның башларын кыеп кына алып китә икән, ди. Таңбатыр бу җил –давылның котырганын карап тора да: “Әллә бу теге патша кызларын алып киткән җил – давыл микән? “ – дип уйлый. Озак та үтми, әлеге җил – давыл бер җирдә бөтерелеп, коточкыч булып, өерелеп – өерелеп тора да бер биек тау башына барып туктый. Тау башында бик яман бөтерелеп тора – тора да бик ямьсез бернәрсәгә – дию пәриенә әверелә. Дию пәриенә әверелә дә бу, тау кырыена төшеп,шундагы бер зур тишеккә кереп китә.

Таңбатыр, тиз генә агач башыннан төшеп, дию кергән тишекне эзләп таба. Бик зур тишек икән, ди, бу. Шуннан соң Таңбатыр, зур гына бер таш алып килеп, әлеге тишекнең авызын томалап куя да тиз генә барып абыйларын уята. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кеше булалар. Әкрен генә торып, Таңбатыр хәзерләп куйган балыкны пешереп,туйганчы ашап – эчкәннән соң гына теге тау тишеге янына китәләр.

- Менә ул шушы тишеккә кереп югалды, без аның артыннаа төшәргә уйласак, башта әйдә менә шушы ташны алып ташлыйк, –ди Таңбатыр.

Кичбатыр ташка барып тотына – кузгата алмый.Төнбатыр барып тотына – аннан да бернәрсә дә чыкмый. Шуннан соң Таңбатыр ташны күтәреп алып,селтәп кенә җибәрә – таш тау астына тәгәрәп төшеп китә. Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Безнең беребезгә менә шушы тишектән төшеп теге диюне эзләп табарга кирәк, ди, патша кызларын шул урламады микән? – ди.

Өч туган бергәләп киңәшәләр дә урманга кереп кочак – кочак юкә суеп алып чыгалар. Шул юкәләрдән бик калын итеп аркан ишә башлыйлар.Өч көн, өч төн буена бик нык, бик озын итеп ишәләр болар арканны. Шул арканның бер очын Кичбатырның биленә бәйләп аны тау тишегенә төшереп җибәрәләр. Төшеп китә бу. Кич булды дигәндә генә арканны селкетә Кичбатыр: “ Тартып чыгарыгыз “, – дип. Энеләре тартып чыгаралар.

- Төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Кичбатыр.

Шуннан соң болар тагын бер тәүлек аркан ишәләр. Хәзер инде шул арканга бәйләп Төңбатырны төшереп җибәрәләр. Көтәләр – көтәләр болар тегеннән бер хәбәр дә юк. Бер көн, бер төн үтте дигәндә арканны селкетә теге. Моны да тартып чыгаралар.

- Бик тирән икән, төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Төңбатыр.

Шуннан соң болар тагын ике төн, ике көн буена утырып аркан ишәләр. Арканны тагын да озын итеп ишеп,аның бер очын Таңбатырның биленә бәйлиләр. Тау тишегенә төшәр алдыннан, Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел булды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз, –ди

Шулай ди дә бу Таңбатыр, абыйлары белән саубуллашып, тау тишегенә төшеп китә.

Ярар, Таңбатырның абыйлары шунда калып торсыннар. Без хәзер Таңбатыр белән аска төшик.

Төшә – төшә Таңбатыр, нихәтле вакыт төшеп тә, тау тишегенең төбенә җитә алмый, арканы тагын да кыска була моның. Кире чыгасы килмичә, кылычын алып арканны кисеп җибәрә бу. Бик озак очканнан соң, барып бәрелә бу бик каты гына нәрсәгә. Шунда ук һушыннан китеп, өч тәүлек аңына килә алмыйча ята, ди, бу. Шуннан соң, әкрен генә торып, тагын да китә бу. Бара – бара бу, шулй итеп бара торгач, моңа бер тычкан очрый.Бу тычкан бер генә мәртәбә селкенә дә кеше була.

- Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда? – ди.

- Менә, – ди егет, – бер дию пәриен эзләп төшкән идем дә, монда китәргә урын юк, чыгарга җай юк, – ди.

Тычкан әйтә:

- Ул дию пәрие сезне алдады бит, ди, сезнең элекке арканыгыз да тау тишеге төбенә җиткән иде, дию, сезне алдап, чокырның төбен аскарак төшереп җибәрде, ди. Хәзер син бик тирәндә инде, мин булышмыйча моннан чыга алмассың, – ди.

Егет нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торганда тычкан әйтә:

- Менә мин сиңа дүрт полк тычкан солдаты бирим, ди, алар җирне казып торырлар, ә син таптап менеп кенә торырсың, ди. Шулай итеп, алар сине менгереп җиткерерләр бар сукмакка хәтле, ди. Шул сукмак белән җиде көн, җиде төн буена бер нәрсә күрмичә караңгыда барырга туры килер, курыкма, ди. Шул юл белән бара торгач, сиңа очрар җиде кат чуен капка, ди, шул капкаларны ватып чыга алсаң, якты дөньяга чыгарсың, вата алмасаң, сиңа бик авырга туры килер, ди. Якты дөньяга чыгу белән янә бер сукмак булыр, син шул сукмак белән китәрсең. Шул сукмак белән җиде тәүлек барганнан соң, күренер сиңа бер сарай, – ди.

Шулай ди дә бу, яңадан бер генә мәртәбә селкенү белән тычкан сүрәтенә кереп, күздән югала.

Егет дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән бик күп вакытлар барганнан соң, барып җитә теге җиде чуен капка янына. Барып җитү белән үзенең чукмарын алып капкага бик каты итеп сугып җибәрә, чуен капка таралып китә. Шулай итеп, бу җиде капканы да бәреп үтеп китә. Бара –бара бу,барган саен дөнья яктырганнан яктыра бара, ди. Җиде тәүлек юл киткәч, моңа зур кирпечкә ошаган бер кызыл нәрсә күренә. Барып җитә бу, янына барып карый: зур бер кирпеч икән бу. Кирпеч өстендә бакыр атка атланган, бакырдан коелган кием кигән бер каравылчы тора икән, ди.

- Әй, адәм заты, – ди каравылчы, – бу тирәдән кит җәтрәк, ди. Син бу тирәгә ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, дию патша кайтып керсә тотып ашар үзеңне, – ди.

Егет әйтә:

- Әллә ул ашар,әллә мин аның башына җитәрмен,анысын белеп булмый әле, ди.Хәзергә минем бик каты ашыйсым килә, китер әле берәр нәрсә ашарга, – ди.

- Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк шул, – ди, менә хуҗам кайткач ашатырмын дип хәзерләп куйган бер түшкә үгез иде, бер мич ипием, бер мичкә әче суым бар, шуннан башка бер нәрсәм дә юк, – ди.

Егет әйтә:

- Ярар, ди,хәзергә миңа шулар да җитеп торыр, ә хуҗаңа ашап– эчеп торырга да туры килмәс, – ди.

Шуннан соң теге кеше, атыннан төшеп, бакыр киемен сала да Таңбатырга ашарга хәзерләп бирә. Бу солдат киеме кигән кыз кеше икән. Егет бу кыз китергәннәрнең барын ашап бетерә дә йокларга ятарга җыена. Ятар алдыннан сораша инде бу кыздан:

- Ул дию пәрие кайдан кайтыр икән? – ди.

- Ул иртәгә иртә белән менә шушы бакыр күпер өстеннән кайтыр, – ди кыз.

Егет әйтә:

- Менә сиңа бер без, ди,дию кайта башлагач, шушы без белән минем чигәмә чәнчеп уятырсың, – ди.

Шулай ди дә йокларга ята бу.

Диюнең кайтыр вакыты җитү белән кыз моны уятырга тотына, уята алмый. Без белән чәнчергә кызгана, уятмый калдырсам да яхшы түгел, дип уйлый.Шулай да бик каты итеп уята башлагач, Таңбатыр сикереп тора:

- Әй,ди, мине без белән чәнчеп уятырга кирәк иде, ул вакытта мин тагын да зәһәрләнебрәк китәр идем, – ди.

Таңбатыр теге кыз әйткән бакыр күпер астына кереп ята.

Бервакытны, җил – давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Диюнең эте күпер янына килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып, хуҗасы янына кире китә. Дию аңа камчысы белән генә селкеп атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп, атына сугып җибәрә:

- Һәй, ди, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, ди,әле ул монда килү түгел,анадан да тумагандыр, – ди.

Диюнең шулай дип кенә әйтеп бетерүе була, бакыр күпер астыннан “тып” итеп Таңбатыр килеп чыга. Килеп чыга да:

- Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – дип, дию пәрие каршына килеп баса.

- Килсәң, – ди,дию әйтә, – әллә ни олы гәүдәле түгел икәнсең әле,ди,ике кабып бер йотарга гына җитәрсең, – ди.

Таңбатыр әйтә:

- Гәүдәсе чуклы булыр,алай тиз генә йота алмасың, – ди.

Дию әйтә:

- Күп сөйләшеп торма, алыш барма, көрәш барма?– ди.

- Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшик, – ди.

Шуннан көрәшергә тотыналар да алыша алмыйча шул кадәр озак йөриләр болар, шул тирәләр бөтенләй казылып чокырга әйләнеп бетә. Йөри торгач, диюнең хәле бетә башлый. Шул вакытта Таңбатыр моны кутәреп сала да, кылычын суырып алып, диюне тураклап, әрдәнә итеп өеп куя. Шуннан соң бу, диюнең атына атланып, аның сараена китә. Диюнең әлеге каравылчысы моңа каршы йөгереп чыга:

- Хәзер куркыр кешем юк, әйтергә ярый, ди, мин фәлән патшаның олы кызы идем, мин бу дию пәрие урлап алып киткән иде, зинһар, мине монда калдыра күрмә, алып кына кайта күр үзең белән, – ди.

Таңбатыр әйтә:

- Без өч агай– эне сезне эзләргә дип чыккан кешеләр, – ди. Патша биргән язуны кесәсеннән чыгарып күрсәтә.

Патша кызы шатлыгыннан нишләргә белми. Таңбатыр әйтә:

- Атаңның вәгъдәсе буенча син минем олы абыйга булырга тиешсең, хәзергә шушы бакыр сарайда торып тор, кайтышлый мин сине кереп алырмын, – ди.

Өч көн ял иткәннән соң, юлга чыгар алдыннан, Таңбатыр сорый теге кыздан:

- Синең сеңгелләрең кая, аларны ничек эзләп табарга?– ди.

Кыз әйтә:

- Дию пәрие мине бик каты тотты, бер кая да чыгармады. Минем барып күргәнем юк, уртанчысына хәтле җиде тәүлек юл булырга тиеш, – ди.

Таңбатыр, кызга исәнлек– саулык теләп, юлга чыгып китә. Тау – ташлар үтеп, җиде тәүлек киттем дигәндә барып җитә бу бер көмеш сарайга. Көмеш сарай көяшта ялт итеп тора икән ди. Барып керү белән, көмеш атка атланган, көмеш койган киемннәр кигән бер солдат каршылый моны. Туктата. Таңбатыр янына килеп әйтә бу:

- Әй адәми зат, ди, син монда ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, исән – сау чакта чыгып кит моннан, хуҗаң кайтса, ашар сине, бер генә йотар, – ди.

Таңбатыр әйтә:

- Хуҗаң тизрәк кайтсын иде әле, ди, әллә ул ашар әллә мин аның башына җитәрмен, ди. Менә мине җиде тәүлек буена рәтләп ашаганым юк, иң элек син миңа ашарга китер, – ди.

- Сиңа ашатырлык бер нәрсәм дә юк, хуҗама дип әзерләп куйган ике тушкә үгез итем, ике мич ипием, ике мичкә әче суым гына бар, – ди.

- Ярар, хәзергә җитеп торыр, китер әле шуларны, – ди.

- Хуҗама ничек дип җавап бирермен икән соң?– ди.

- Курыкма, ди, хуҗаңа ашап – эчеп торырга туры килмәс, – ди егет.

Шуннан соң теге көмеш киемле солдат Таңбатырга ашарга – эчәргә китереп бирә. Таңбатыр, туйганчы ашап – эчкәннән соң, яхшылап кына сораша бу солдаттан:

- Хуҗаң кайчан кайта?– ди.

- Ул иртәгеләргә кайтып җитәргә тиеш, – ди.

- Кайсы яктан кайта ул? – ди.

- Менә шушы сарай артыннан ага торган елга аркылы бер көмеш күпер булыр, ди, һәрвакытта шул көмеш күпер аркылы кайта ул, – ди.

- Мин хәзер ял итәргә ятам. Хуҗаң кайтып җитәрәк мине уятырсың, ди, әгәрдә бик каты йоклап китсәм, менә шушы без белән чигәмә кадарсың, – дип солдатка бер без чыгарып бирә дә йөкларга ята бу.

Таңбатыр бер көн, бер төн йоклаганнан соң дию пәриенең кайтыр вакыты җитә. Дию пәриенең якынлаша башлавын сизеп, теге каравылчы солдат уята башлый. Уянмый гына бит теге. Уята алмый аптырагач, утырып елый бу моның янында. Без белән чәнчер иде, кызгана, башкача уята алмый. “Инде без белән чәнчеп уятыйм” – дип кенә торганда Таңбатыр, моның елавын ишетеп, уянып китә.

Солдат әйтә:

– Тизрәк тор, ди югыйсә, дию пәрие кайтып җитә инде, кайтып керсә, икебезне дә харап итәр, – ди.

Таңбатыр теге кыз әйткән көмеш күпер астына кереп ята.

Бервакытны, җил – давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Диюнең эте күпер янына килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып, хуҗасы янына кире китә. Дию аңа камчысы белән генә селкеп атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп, атына сугып җибәрә:

- Һәй, ди, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, ди,әле ул монда килү түгел,анадан да тумагандыр, – ди.

Диюнең шулай дип кенә әйтеп бетерүе була, бакыр күпер астыннан “тып” итеп Таңбатыр килеп чыга. Килеп чыга да:

- Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – дип, дию пәрие каршына килеп баса.

- Килсәң, – ди,дию әйтә, – әллә ни олы гәүдәле түгел икәнсең әле,ди,ике кабып бер йотарга гына җитәрсең, – ди.

Таңбатыр әйтә:

- Гәүдәсе чуклы булыр,алай тиз генә йота алмасың, – ди.

Дию әйтә:

- Күп сөйләшеп торма, алыш барма, көрәш барма?– ди.

- Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшик, – ди.

Шуннан көрәшергә тотыналар. Таңбатыр диюне җиңә.

Солдат әйтә:

- Әй, абый, ди, зинһар, син мине монда калдыра күрмә. Мин фәлән патшаның уртанчы кызы идем.

- Ярар, – ди егет, – минем уртанчы агама булырсың. Син монда торып тор мин сине кайтышлый алырмын мин сеңлеңне эзләргә китәм, – ди. Ул кайсы якта, моннан еракмы? – ди.

- Моннан җиде тәүлек юл ул, – ди кыз.

Егет җиде тәүлек дигәндә алтын сарайга барып җитә. Монда да шул ук хәл кабатлана. Егет ашап эчә һәм йокларга ята. Дию пәрие кайтыр вакыт җитер алдыннан солдат аны уятыр өчен биргән безне алып бот итенә чәнчеп җибәрә. Таңбатыр уяна. Ул кылычын алып дию пәриенең башын өзеп төшерә, гәүдәсен вак – вак итеп тураклый.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: