– Улым, син кая барасың? – ди.
Әхмәт моңар әйтә:
– Мин, бабакай, Алмас патшасының алтын тояклы атын алып кайтырга барамын, – ди.
Карт моңар әйтә:
– Улым, бик зур эшкә керешкәнсең икән, ди, ул атны алу бик кыен булыр, ди, атны алу өчен син үзең белән йөгән алып бар. Син ат тора торган сарай ишеген ачырсың, шул вакыт стенада эленеп тора торган йөгәнгә күзең төшер. Ат матур. Атка караганда, йөгән матуррак. Син йөгәнгә кызыкма, йөгәнне алма. Ул йөгән патша сараеның кыңгыраулы, – ди.
Шул сүзләрне әйтә дә карт, егетнең күзеннән дә югала. Әхмәт, барып, ат сараеның ишеген ачуга, йөгәнгә күзе төшә. Йөгәнне алмыйча түзә алмый бу, йөгәнне ала. Йөгәнне алу белән, патшаның сакчылары чыгалар да моны тоталар, ябып куялар. Патша йокысыннан торуга, Әхмәтне аның янына китереп:
– Менә, ат карагын тоттык, – дип әйтәләр.
Патша Әхмәткә әйтә:
– Их, син, матур егет, син бу атны болай гына урлап ала алмассың, ди. Бу атны алу өчен, син Ай патшасына бар, ди. Ай патшасының бер алтын сандугачы бар, әнә шул алтын сандугачны алып кайтып бирсәң, мин сиңа атны бирермен, – ди.
Ул сандугач бик матур була. Ул сандугач, иртә таңнан керешеп, кичкә кадәр һич туктаусыз сайрый. Сандугачны алып кайту өчен, Алмас патшасы Әхмәтне юлга чыгарып җибәрә. Юлда Әхмәт бик озак бара, бик арый, бик алҗый. Ай патшасына барып җитә алмый, ял итергә утыра. Әхмәт ял итеп утырган вакытта, элек очраган карт тагын килеп чыга.
|
– Нихәл, улым Әхмәт, ди, атыңны ала алдыңмы? – ди.
– Ала алмадым шул, бабай, – ди Әхмәт, – мин синең сүзне тотмадым, ди, хәзер миңа ул атны алу өчен Ай патшасының алтын сандугачын алып кайтырга кирәк, – ди.
Карт әйтә:
– Ай патшасының алтын сандугачын алырсың, тик син аның читлегенә кызыкма, син үзең бер читлек алып бар, – ди.
Әхмәт:
– Бу юлы алданмам инде, – дип, карт белән саубуллашып, тагын алга китә.
Ай патшасына барып җитә. Төн булганын көтеп торып, алтын сандугач янына керә. Алтын сандугачны тотып алып, үзе алып килгән читлеккә яба да алып кайтып китә. Юлда сандугач, телгә килеп, Әхмәт белән сөйләшә башлый:
– Әхмәт, мин синнән калмыйм инде, – ди.
Әхмәт сандугачны Алмас патшасына тапшыра да, Алмас патшасыннан алтын тояклы атын алып, тагын юлга чыга. Әхмәт атланып кайткан вакытта, ат та, телгә килеп, Әхмәткә әйтә: – Мин синнән калмыйм инде, – ди. Шулай итеп, болар кайталар. Бер-ике көн үткәч, сандугач Әхмәтнең артыннан куып җитә. Шулай итеп, Әхмәт алтын сандугачны да, алтын тояклы атны да алып, Кояш патшасына килеп җитә. Кояш патшасына кайтып җитә дә атны тапшыра. Кояш патшасыннан бер ат җиктереп, патшаның кызын үз янына утыртып, тагын кайтыр уңайга чыгып китә.
Болар кайтканда, кыз әйтә:
– Их, син, Әхмәт,- ди, - синең белән бергә булу нинди күңелле булыр иде миңа, – ди.
Әхмәт әйтә:
– Шулай шул, – ди, кызның Җен патшасына булачагын әйтми әле, кызның күңеленә авыр китерми.
|
Байтак вакытлар кайтканнан соң, әлеге Алмас патшасы кулында калган алтын тояклы ат та Әхмәт артыннан куып җитә.
Әүвәле очраган карт тагы да Әхмәткә очрый:
– Сез, Әхмәт, ди, җитәрсез юл чатына, ди, уңга керсәгез, уңарсыз, сул як юлга керсәгез, бик зур авырлыкларга очрарсыз, – ди.
Шул сүзләрне әйтә дә, югала карт. Болар, сүзгә мавыгып кайту белән, юлны хәтерләмәгәннәр, барганнар да барганнар. Бервакытны арып-талып ял итергә утырганнар. Ял итәләр, ял иткән вакытта Әхмәт йокыга китә. Үзе йоклаганда, аның бар нәрсәсен алып китәләр. Әхмәт йокысыннан акылсыз кеше шикелле булып уяна.
Үз-үзе белән сөйләшә башлый:
- Бу нинди эш бу, өнемме, төшемме бу? – ди.
Кая барырга белми аптырап кала. Ул аптырап торган вакытта, элек очраган карт тагын килеп чыга:
– Их, улым Әхмәт, әйттем мин сиңа сулга кермә дип, син, ялгышып, сулга кергәнсең. Югалган әйберләреңне табу өчен, сиңа бик күп авырлыклар күрергә туры килер. Шушы авырлыклардан котылу өчен, менә, улым, сиңа бер кулъяулык, – ди.
Әхмәткә кулъяулык белән бер тарак, бер көзге биреп җибәрә.
Әхмәт, бара торгач, бик зур суга очрый. Яулыкны су өстенә салу белән, су өсте күпер була. Судан чыгып китә. Моның әйберләрен дию пәрие алган була. Әхмәт бу дию пәриенең йоклап яткан вакытына барып җитә.
|
Атны, кызны, сандугачны алып, тагын кайту юлына чыга.
Бераз вакыт үткәч, моның артыннан тузаннар туздырып, дию пәрие килә. Дию пәриенең килгәнен күрү белән, бу таракны юлга ташлый. Шул вакыт тарак зур урманга әйләнә. Дию пәрие урманга килеп эләгә дә урманнан үтеп чыга алмый, тәннәре яраланып бетә. Шул вакытта Әхмәт ерак юлны узган була. Дию пәрие урманны да үтеп китә. Тузаннар туздырып, Әхмәт артыннан һаман да килә. Әхмәт көзгене юлга ташлый, көзге дулкынланып торган бик зур диңгезгә әйләнә. Дию пәрие шул диңгезгә кереп бата.
Әхмәт элеккечә үзенең юлын дәвам итә.
Менә Җен патшасына кайтып җитергә дә ерак калмый. Әхмәткә, ни уйласа да, кызга серне ачарга туры килә бит инде.
Кызга әйтә бу:
- Син, ди, Җен патшасына булачак бит, – ди.
Кыз елый башлый:
– Нигә мине алдап алып кайтасың? – ди.
Әхмәт Җен патшасына кызны алып кайтып тапшыра. Шулай да кызның егет белән бәйләнеше өзелми. Җен патшасы кызны күз алдында тотар өчен генә алып кайткан була.
Әхмәткә әйтә Җен патшасы:
– Мин сине коткарам хәзер, – ди.
Әхмәт әйтә:
-Мин синдә хезмәтче булып кына калыйм, – ди.
Әхмәт Җен патшасында хезмәткә кала. Кыз белән Әхмәт ничек тә Җен патшасын үтерергә уйлыйлар.
Әхмәт кызга әйтә:
– Син ул Җен патшасыннан: «Синең җаның кайда?» дип сора, – ди.
Көннәрдән бер көнне, Җен карты кайтып кергәч, кыз карт ка үзен.бик ачык йөзле, якты чырайлы итеп күрсәтә.
- Мин сине яратам, – дип әйтеп, картның серен беләсе килә.
- Синең җаның кайда соң? – дип сорый.
Карт җен дә хәйләкәр була:
– Минем җаным ишек катындагы себерке эчендә, – дип җавап бирә.
Карт чыгып китә.
Әхмәт кызны күрә.
– Нәрсә дип әйтте? – дип сорый.
Кыз әйтә:
- Минем җаным ишек катындагы себеркедә, дип әйтте, – ди.
Әхмәт кызга әйтә:
– Юк, аның җаны анда түгел, ди, аны без хәзер белербез, ди, себеркене ал, ди, аны бик әйбәтләп яхшы чүпрәкләр, ефәкләр белән ураштыр, карт кайтуына, шушы себеркене кочаклап, елап утырган бул, – ди.
Кыз себеркене алып кереп ефәкләр белән әйбәтләп урый, картның кайтуына, себеркене кочаклап, үксеп-үксеп елап утыра. Карт, ишектән керү белән:
– Нигә син болай елыйсың? – ди.
Кыз әйтә:
– Сине сагынып, менә җаныңны кочаклап елыймын, – ди.
Җен патшасы кызга әйтә:
– Их, кызларның акылсызлыгы, ди, себерке эчендә җан буламыни! – ди.
Кыз әйтә:
– Мин синең үзеңне яраткач, синең җаныңны да яратам, – ди.
– Юк, – ди, карт әйтә, – минем җаным бу тирәдә түгел, ди, менә моннан бер көнлек юлда, читтә, бер күл бар. Шул күл уртасында бер утрау бар, утрау уртасында бер үрдәк оясы бар, үрдәк оясында дүрт йомырка бар, минем җаным шулар эчендә, – ди.
Шуннан соң бу Җен карты әйтә бу кызга:
– Ул күлне дүрт кабан дуңгызы саклый, ди, алар анда беркемне, бер җан иясен дә җибәрми. Шул үрдәктән башканы, – ди.
Кыз, картның әйткән сүзләрен эченә генә салып утыра да соңыннан егеткә әйтә:
– Менә, Җен карты шушылай, шушылай дип әйтте, – ди, Җен карты әйткәннәрне барысын да сөйләп бирә.
Егет әйтә:
– Монысы дөрес, мин моны эзләргә чыгам, – ди.
Карт кайтып керү белән, Әхмәт әйтә:
– Бабакай, ди, мин сиңа байтак кына эшләр күрсәттем, ди, син мине ирек ачарга чыгар инде, – ди.
Карт риза була. Теләгәнчә йөр, менә сиңа юлдаш, – дип, Әхмәткә бер хәнҗәр биреп чыгара. Егет, өч көн киткәннән соң, Җен карты әйткән күл буена барып җитә. Күл буенда сарык көтүләп йөрүче бер карт көтүчене күрә. Бу сарык көтүе күлдән байтак ерак җирдә була. Карт янына бара, исәнлек-саулык сорашып, бабайның күпме көтү көтүен, үз гомерендә ниләр күргәннәрен сорашып утыра. Бабай егеткә әйтә: – Мин егерме ел шушы урында көтү көтәм, ди, менә шушыннан ерак түгел бер күл бар, анда кабан дуңгызлары бик күп, алар минем сарыкларымны тотып ашыйлар, мин күл янына бара алмыйм, – ди. Әхмәт, кабан дуңгызлары дигән сүзне ишеткәч тә, шатланып китә, ул шунда ук кузгалып китәргә уйлый, ә бабай Әхмәтне туктата: – Улым, син анда барма, ди, алар сине тотып ашарлар, алар бик усал дуңгызлар, – ди. Шулай да Әхмәт, бабай белән саубуллашып, үлсәм-нитсәм дип бәхилләшеп» бабай яныннан кузгалып китә. Бабай аның артыннан көяләнеп, кайгырып кала. «Нинди матур егет, харап итәрләр үзен», – дип уйлый бу. Әхмәт күл буена барып җитә. Әхмәтнең дөнья батыры икәнен кабан дуңгызлары да күптән белгән икән. Әхмәт янына камышлыклар, сазлыклар арасыннан акрынлап килеп чыгалар болар. – Көрәшеп карарбыз, Әхмәт, диләр, болар, телгә килеп. Болар көрәшә дә башлыйлар. Бик озак вакытлар көрәшкәннән соң, арып-талып ял итә башлыйлар. Иң олы кабан дуңгызы әйтә: – Әгәр дә миңа яз көне кар астыннан чыккан камышбаш булса иде, ди, мин сине бер сәгать эчендә юк итәр идем, – ди. Әхмәт дуңгызларга әйтә: – Әгәр дә миңа бер бәрән ите булса иде, ди, мин дә сезне бер минут эчендә юк итәр идем, – ди. Карт көтүченең җаны түзми, ни булса шул булыр дип, Әхмәт артыннан сагалап килгән. Ул, Әхмәтнең: «Их, бер бәрән ите булса иде», – дигән сүзен ишетеп алып, бик тиз генә бер бәрәнне суеп, Әхмәткә китереп тә җиткергән. Күз ачып йомганчы, Әхмәт, бер бәрән итен ашап бетереп, дуңгызларны кыра да башлый. Кабан дуңгызларын кырып бетереп, күл эченә тыныч кына кереп, үрдәк оясын табып, андагы дүрт йомырканы да алып чыга бу. Әхмәт, йомыркаларны кулга төшерү белән, Җен карты янына кайтып китә. Өйгә кайтып керү белән: – Эләктең, Җен, хәзер синең җаның минем кулда, – ди. Шул вакытта Әхмәт Җен картының ике җанын - – ике йомырканы алып идәнгә бәрә. Карт, хәлсезләнеп, бик авыр сырхау була. Әхмәткә ялына-ялвара башлый: – Тимә, Әхмәт улым, ике җанымны бетердең, инде икесен генә булса да калдыр, мин сиңа мәңге тимәм, – дип ялына. Әхмәт: – Мин сине үтерәм, – дип, йомыркаларны кулында тотып, Җен патшасын тагын да ныграк ялындыра. Картка хәзер кызны, алтын тояклы атны, сандугачны, үзен, кайсы илдән килгән булсалар, һәрберсен аерым-аерым шунда илтеп ташларга куша. Карт боларның барысын да үз илләренә илтергә була. – Әхмәт улым, мин сине үз илеңә илтеп төшерсәм, син миңа җаннарымны кире бирерсеңме? – ди карт. – Бирермен, – ди Әхмәт. Җен, риза булып: – Йомыгыз күзегезне, – ди. Күзләрен йомып ачса, ни күзе белән күрсен: Әхмәт хатыны белән ауга чыккан җирендә, күл буенда йөри. Шуннан соң Әхмәт Җенгә кире кайтып китәргә куша. Җен җаннарын сорап нихәтле ялынса да, ул Җенгә җаннарын бирми. Җен болар яныннан китеп, бераз вакыт үткәннән соң, Әхмәт йомыркаларның берсен икенчесенә бәреп вата, Җен шунда ук юкка чыга.
Әхмәт, алтын тояклы атны, алтын сандугачны алып, патша сараена кайта. Патша сараена кайту белән, үзенең ун туганына башыннан үткәннәрне сөйли. Күп тә үтми, Әхмәт, үзенең туганнары белән, алтын тояклы атны җигә дә, патша сараен ташлап, ун туганын арбасына утыртып, үзенең авылына кайтып китә.
Авылына кайтып, болар ата-аналары белән күрешәләр дә бик яхшы көн итә башлыйлар. Батыр Әхмәт тә, аның абыйлары да әле дә шулай яшиләр икән, ди.
ЯЛ ИТЕП БУЛМЫЙ
Бер ир эштән арып кайта икән дә, ял итеп алыйм әле дип, урынга ята икән. Ята торгач, йоклап та китә икән. Йокысыннан уянып, хатынына зарлана, ди:
- Ял итәм дип ятам да, йоклыйм да китәм. Шулай итеп, бер дә ял итми калам, – ди икән.
Ялкаулык – хурлык,
Тырышлык – зурлык.
Абдулла Алиш
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәрләр дә салган:
– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, – дигән.
Бөҗәкләр көнне–төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яктан очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны Чәчәкләр башлыгына китергәннәр.
– Менә дигән савыт, балны кара салып, – дигәннәр.
Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән:
– Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, – дигән.
Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак–ерак җирләргә очып бара, Аллы–гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе хәзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик–бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән.
Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны, өзелеп–өзелеп, кунака чакырган:
– Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, – дигән.
– Ярый, – дигән Бал корты, – барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, дип, Шөпшәне үз өенә алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән.
Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат–кат караган һәм аны бик–бик мактаган:
– Осталарның да остасы икәнсең, модый шәп савытны ничек ясый алдың?– дигән.
– Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде, – дигән Бал корты. – Көне–төне тырышып эшләгәч, бүгенге эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, – дигән.
Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунака барыр вакыты да җиткән.
Эштән кайтышлый, Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән:
– Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып, бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, – дигән.
Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:
– Сәламыңны да алыр хәлем юк, дустым, – ди икән.
Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык балы да юк икән. Ярты көн бал җыйса, шунда ук аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.
Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан–моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзеннән акмаган.
– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм, – дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аракасында хурлыкка калганнар.
ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ
Төлке бер вакытны агач янынна үткәндә күрде: агач башында бер әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:
– Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, – диде.
Әтәч әйтте
–Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! – диде.
Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады.
Әтәч әйтте:
–Кая барасың, җәмәгать булып намаз укырбыз, – диде. Төлке әйтте:
–Тукта, сабыр ит, тәһәрәтем бозылды, тәһәрәт яңартып килим, – диде дә койрыгын күтәреп сызды.
ӘТӘЧ ПАТША
Элек заманда булган икән, ди, бер Әтәч.
Бу Әтәч ишегалдына чыгып, тәртип саклагандай, як–ягына каранып, эре генә атлап йөри икән, ди. Шулай кукыраеп йөргән–йөргән дә, ди, бу, биек койма башына менеп кунаклаган, ди.
–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Мин – Шаһ–әтәч, Патша–әтәч, мин – Хан– әтәч, Солтан–әтәч!– дип кычкыра икән, ди.– Чибәркәйләрәм, сөекле тевыкларым, карабикәләрем, акбикәләрем! Әйтегезче, матурлардан матур кем матур, батырлардан батыр кем батыр?– дип сорый икән, ди, бу.
Шул тирәдә булган барлык карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә–йөгерә җыелдылар, ди, үзләренең шаһлары, бөек падишаһлары, мактаулы ханнары, куәтле солтаннары янына. Җыелдылар да, ди, болар җырлый башладылар, ди.
–Кая инде, кая инде ул безнең ханыбызга тиң кеше, кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, кая инде, кая инде ул безнең сөекле падишаһыбызбелән тиңләшерләк кеше! Юк, юк, юкинде ул, ханым–солтаным! Синнән дә акыллы, синнән дә матур, синнән дәбатыр юк инде бу дөньяда, – диләр моңа Тавыклар.
Әтәч тагын да кйчлерәк итеп:
–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк!– дип кычкырды да, ди, тагын сорады, ди, болардан:
–Арыслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә кемнең кием–салымы зиннәтлерәк?
–Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишаһыбыз, синең аягың тимердән дә ныграк, солтаныбыз, арыслан дигәннәре синәң белән тиңләшә аламы соң, синең тавышың арыслан тавышыннан да гайрәтлерәк!– дип җырлаштылар, ди, Тавыклар.
Әтәч масаюыннан шартларга җитте, ди. Шуннан соң кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:
–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә кемнең башындагы таҗы затлырак?– дип сорады, ди.
Тавыклар йөгерә–йөгерә биек койманың янына ук килделәр дә, ди, кукыраеп утырган Әтәчкә башларын иеп:
–Тәхетләрдән биек – синең тәхетең биек, таҗлардан затлы – синең таҗың затлы, синең таҗың бит ул җем–җем итеп тора. Син бит безнең бердәнбер падишаһыбыз!– дип әйттеләр, ди.
Шул арада юан пешекче, койма артыннан, аяк очларына гына басып килде дә, ди, Әтәчне эләктереп тә алды, ди.
–Менә бәла! Менә кайгы!
Пешекче куәтле патшаны аягыннан тотып алып койма башыннан сөйрәп төшерде де, биленнән пычагын алып, бөек шаһны бугазлап, мактаулы ханның зиннәтле киемнәрен йолкып ташлап, җиңелмәс солтанның итеннән тәмле шулпа пешерде, ди.
Кунаклар ашыйлар–ашыйлар икән дә ашны мактап куялар икән:
–Ай–яй, тәмле дә икән әтәч шулпасы! Ай–яй, симез икән бу әтәч!– дип әйтәләр икән, ди.
ӨЙРӘНЕП ҖИТКӘЧ КЕНӘ
Борын заманда бер кеше атын ашамыйча гына торырга өйрәтә башлаган. Менә биш көн ач торган ат, җиде көн, сигез көн. Әмма ун көн дигәндә, түзмәгән, үлеп киткән. Шуннан соң хуҗа бик кайгырды, ди:
– Атым ашамыйча торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп китте ләбаса!– дип әйтте, ди.
ӨЧ КИЛЕН
Борын заманда булган бер карт, анын булган өч улы. Улларын өйләндергән бу. Олы килен бай кеше кызы булган. Уртанчысы — урта хәлле кеше кызы. Кечесе ярлы кеше кызы булган. Карт: «Минем малларым да күп, эшемне эшләр»,— дип, яратып, ярлы кеше кызын алган.
Бу карт йөз егерме яшендә булган. Ул, киленнәрен җыеп, әйтә:
— Мина үләргә вакыт җитә инде, минем сезгә өч сүзем бар. Шул өч сүзгә җавап биргән кешегә өч йөз сум акчамны бирәм, – ди.
Шуннан олы киленен чакырып ала. – Атай, ни сүзен бар, әйт, – ди килен.
— Бу дөньяда нәстәкәй симез, киленем, – ди.
Килен:
— Нәрсә симез булсын, абзарда симез үгезен бар, суйсаң биш пот май чыгар, аңардан симез нәрсә булсын, – ди.
Карт аңа сул кулын гына селти дә икенче сорауны бирә:
— Бу дөньяда нәстәкәй якты? – ди.
Килен әйтә:
— Ярминкәдән алып кайткан көзгене ишегалдына чыгарсаң, бөтен дөнья күренер, аннан якты әйбер булмас, – ди.
Карт аның бу җавабына да сул кулын гына селтәгән, ди.
Өченче сорауны бирә инде карт:
— Бу дөньяда нинди тавыш көчле? – ди.
Килен әйтә:
– Абзарда үзең җигә торган айгырың кешнәп җибәрсә, бөтен дөньяң селкенә, – ди.
Карт бу җавапка да сул кулын гына селтәгән дә, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, чыгарып җибәргән.
Хәзер карт уртанчы киленне чакыра да аңарга бирә сорауларны. Ул да кайсына җавап бирә, кайсына юк. Аңарга да, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, сул кулын гына селтәп, чыгарып җибәргән, ди.