Ничек итеп эт хөрмәткә лаек булган
Борын–борын заманда яшәгән ди бер әби белән бабай. Аларның бер мәчесе белән бер этләре булган. Песиләрен бик яратканнар, ә менә этне өнәп бетермәгәннәр.
Бервакыт боларга төлке ияләшә, тавыкларын урлый башлый. Ун тавыкның өчесе генә кала. Әби белән бабай бик борчыла инде. Һәм бер кичне тавыкларны сакларга мәчене чыгаралар. Мәченең әллә ни исе китми, печәнлеккә менә дә ятып йоклый. Иртән чыгып, тавыкларны санасалар, тагын бер тавык юк. Әби белән бабай мәчене бик нык ачуланалар да тавыкларны сакларга этне ябып калдыралар. Менә төн уртасы җитә. Эт мыштым гына төлкенең килгәнен көтә. Берзаман караңгыда ике күз ялтырап китә. Төлке тавыкны тоттым дигәндә генә этнең авызына килеп керә. Тегесе аны шунда ук ашап та куя. Әби белән бабайга бүләккә купшы койрыгын гына калдыра. Этнең тамагы да тук, бүләге дә бар.
Иртән әби, бабай һәм мәче этнең хәлен белергә чыксалар, ул рәхәтләнеп йоклап ята икән. Бабай этне ачуланырга авызын гына ача, Һәм, ни күрсен, эт янында купшы төлке койрыгы ята. Тавыклар да исән–сау кетәклектә утыралар. Шуннан боларда зур бәйрәм була. Төлкедән дә котылдылар, төлке якалы да, йомыркалы да булдылар. Әле дә булса әби яканы муенына куеп, бабай этне үзе белән ияртеп йөри ди. Ә песине эт тычкан тотарга өйрәткән.
ПАТША КИЯВЕ СОЛДАТ
(Фарсы халык әкияте)
Борын заманда бер патшаның бик чибәр бер кызы булган, ди. Кыз буйга җитеп томышка чыгарга әзерләнә башлаган, ди. Тегенди–мондый иргә чыгасы килми кызның, хәбәр тарата бу:
|
– Кем дә кем минем тәнемдәге билгеләремне белсә, мин шуңа чыгам, – ди.
Беркем дә бу эшкә керешә алмый. Керешер дә иде, патша булдыра алмаганнарның башын кисә. Ә кыз урамга чыкмый, бикләнеп яши.
Шул чакны патша каласына кайтып төшә бер солдат. Егет уйлый: «Минем кемем дә юк, үлсәм–нитсәм зыяным калмас, патша кызына өйләнеп булмасмы»,— ди. Бара бу патшага:
– Кызыңа өйләнергә телим, патша хәзрәтләре,— ди.
Патша әйтә:
– Соң син, егетем, аның тәнендә ни барын белерсеңме? – ди.
– Белмәсәң, башыңны чабып өздерәм, шарты шул, – ди.
– Белермен, – ди солдат. – Син миңа кырык көн вакыт бир, кырык мең тәңкә акча бир, киявең булгач, акчаны кире кайтарырмын,— ди.
Солдатның кыюлыгына шакката патша. Бирә үзенә кырык көн вакыт, кырык мең тәңкә акча. Солдат акчаны ала да чыгып китә. Шуннан соң тотына бу типтерергә. «Ичмасам, гомеремдә бер күңел ачып калыйм, барыбер үләсе»,— ди. Шәһәрдә моның сыйламаган кешесе калмый. Шулай йөри торгач, егерме көне үтеп китә егетнең, егерме мең акчасы кала. Уйга төшә хәзер солдат. Яшисе килә бит, тиктомалга бер дә үләсе килми. Хәйлә дә кора алмады. Шулай бер бакчада кайгырып утырганда, моның янына бер ап–ак сакаллы бабай килә.
|
– Ни уйга калдың, егет? – ди бу.
– Хәлем авыр, бабай, – ди солдат.
– Йә, сөйлә, нидән авыр? – ди бабай.
Егет сөйләп бирә моңа кайгысын. Бабай әйтә:
– Кайгырма, рәтләрбез. Минем әйткәнне тыңла син, – ди.
Шуннан соң бабай егетне үзе белән алып китә. Болар кибеткә керәләр дә өстәл, урындык, шкаф кебек нәрсәләр сатып алалар. Бабай бу нәрсәләрне бер ат яллап төятә дә каладан чыгып китәләр. Бара торгач, барып керәләр болар кара урман эченә. Монда бер ялгыз йорт тора икән, йорт бабайныкы икән.
Бабай ат хуҗасына әйтә:
– Унбиш көннән тагын килерсең, йөк булыр,— ди.
Атны озаткач, егет сорый:
– Ә без нишләрбез соң?— ди.
Бабай әйтә:
– Мин скрипкачы, ди, булышса безгә скрипка гына булышыр, хәзер шуны ясыйбыз, – ди.
Тотыналар болар бик зур скрипка ясарга. Әлеге өстәл, шкафларны ваталар да шулардай җиде көн дигәндә бер скрипка әмәллиләр. Эченә бер кеше сыярлык зур скрипка була бу. Солдат бик әйбәтләп шунда кереп урнаша. Бабай моны скрипканы боргаларга өйрәтә. Кирәк чакта скрипка бик шәп уйный, кирәкмәгәндә уйнамый.
Унбиш көн үтүгә теге ат хуҗасы килеп җитә. Бабай әйтә солдатка:
– Мин скрипканы тотып урамда йөрермен, уйнатырмын. Патша кызы мине күрми калмас. Музыка ярата ул мескен. Скрипкага күзе төшЕр. Мин аңа өч көнгә биреп торырмын. Дүртенче көндә скрипканы эчтән генә ватырсың, мин аны алып китермен. Кызның ниндилеген скрипка тишегеннән карарсың. Кара аны, түз, тыныңны чыгарма,— ди.
|
– Ярар, түзермен,— ди солдат.
Бабай солдатны скрипка эченә кертә дә болар, атны куалап, калага кайталар.
Бабай арбага баскан көе скрипканы сыздырта гына, солдат эчтә боргаланып ята. Скрипка шәп, дөньяда юк мондый скрипка. Халык җыела, гаҗәпләнмәгән кеше калмый. Бер заман скрипканы патша кызы да ишетә. Ишетә дә кызыгып куя. Әтисенә әйтә:
– Алып бир әле шуны,— ди, ялына.
Патша хәзер скрипкачы бабайны чакырта.
– Скрипкаңны сатасыңмы?— ди.
– Юк, сатмыйм,— ди бабай.— Сатыла торган әйбер түгел ул.
Болай дигәч, патшаның үзенең дә аласы килә башлый, кызыга.
– Скрипкаң тикле алтын бирәм, сат, кызым сорый, –
Бабай әйтә:
– Сатуын бөтен дәүләтендәге алтынны бирсәң дә сатмыйм. Кызың сорагач, өч көнгә бирермен, уйнасын, юансын, ди. Өч көннән килеп алырмын,— ди.
Ризалаштылар болар. Хезмәтчеләр кыз бүлмәсенә скрипканы кертеп куялар. Кыз көне бу уйный, юана, кичен аргач йокларга ята. Солдат моны скрипка тишегеннән күзәтә инде. Төнлә кыз бик шәпләп йокыга чумгач, чыга бу. Чыга да кызны уята.
Кыз, моны күргәч, дер калтырый.
– Адәмме син, җенме син? – ди.
Солдат әйтә:
– Мин адәм дә түгел, җен дә түгел, мин ходай йомышчысы, фәрештәмен, ди. Ходай тәгалә хәлеңне белергә җибәрде, курыкма миннән,— ди.
Шулай дигәч, кыз үз хәленә керде. Сөйләшә башладылар. Егет кызга бик тә гашыйк булды инде. Таң алдыннан егет әйтә:
– Мин китәм инде, син йокла, минем килүемне кемгә дә әйтмә, ходай тәгаләнең әмере шул, – ди.
– Ярый әйтмәм, сер итеп саклармын, – ди кыз.
Егет әйтә:
– Алайса, син аллага күрсәтү өчен миңа бүләк бирсәңче, юкса ышанмас ул,— ди.
Кыз моңа чиккән кулъяулыгын бирә дә, хушлашып, татлы йокыга чума. Егет балкон ишеге янындагы скрипка эченә кереп ята. Кыз берни сизми.
Икенче көнне тагын шул хәл. Көне буе уйный да кыз кичен арып йокларга ята. Төн уртасында аны тагын фәрештә уята. Сөешәләр, яратышалар болар. Китер алдыннан фәрештә әйтә:
– Аллага күрсәтер өчен берәр нәрсәңне бирер идең, чибәр кыз, юкса алла ышанмас,— ди.
Кыз моңа исемле балдагын бирә. Бу кызның йокыга киткәнен генә көтә дә скрипканың эченә кереп ята.
Өченче төнне дә солдат шулай итә. Бүләккә кызның ак перчаткасын ала. Өч көн эчендә кызны бөтенләе белән белде бу, күпме сөйләштеләр, күпме серләштеләр – бушка булмады. Тегенең тәнендә нинди тамгалар барын да белде солдат. Эч серләрен беткәнче сорашты.
Дүртенче көнне кыз скрипка уйнарга тотынган иде, скрипка уйнамый, ватылган. Ватылмаска, солдат винтларны кирегә борып куйган.
Төш вакытында бабай килә. Патша әйтә:
– Рәхмәт, бабай, ди, кызым уйнады, бик юанды, ди, тик скрипкаң ватылды бит,— ди.
Бабай гаҗәпләнгән була:
– Шулаймы? – ди. – Бер дә ватылырдай зат түгел иде, өч мең алтын бирсәң, төзәтер идем, – ди.
Патша өч мең алтынны бирә үзенә.
Бабай скрипканы алып чыга да, ат яллап, урманга элдертә. Урманга җиткәч, солдатны чыгара бу. Солдат атка утырып тиз генә калага кайта. Солдатның ахыргы көне бит, кичке алтыга килеп җитергә тиеш. Барып керә бу туп–туры патша янына. Патша сорый үзеннән:
– Йә, егет, кызның тәнендә нинди тамгалар барын белдеңме? – ди. Белмәсәң, башыңны кистерәм, – ди.
– Белдем, патша хәзрәтләре, – ди солдат. – Кызыңның өч төшендә өч миңе бар: берсе фәлән җирендә, икенчесе фәлән җирдә, өченчесе фәлән җирдә,— ди.
Егет шулай дип әйтеп салгач, патша әйтә:
– Дөрес, ди, каян белдең аны? – ди.
Солдат әйтә:
– Мин синең кызың янында өч көн, өч төн булдым, ди, скрипка эчендә идем, ди. Ышанмасаң, менә кызыңның бүләкләре, – ди.
Шулай ди дә солдат кулъяулыкны, балдакны, ак перчатканы патшага күрсәтә. Патша карый: кызныкылар. Янындагы вәзирләр дә раслый. Шуннан соң патша кызны чакырта да сорый:
– Бу солдатны таныйсыңмы? Ул синең янда өч төн булдымы? – ди.
Кыз әйтә:
– Таныймын, ди, тик ул миңа: «Мин фәрештә, ходай йомышчысы», – дип әйтте ич, солдат түгел ич ул, – ди.
Кыз шулай дигәч, бар да көлештеләр.
Шулай итеп, солдат патша кияве булды. Зур итеп туй ясадылар, мәҗлескә алтын әтәч суйдылар. Туйларында мин дә булдым, хәмерне иләк белән ташыдылар, сөзгеч белән эчерделәр.
САНДУГАЧ
(Украин халык әкияте)
Бер заман бер пан сандугач тоткан да, аны читлеккә ябарга теләгән.
Ә кошчык аңа әйтә икән:
– Җибәр мине, мин сиңа яхшы киңәшләр әйтәм, бәлки, ярап куяр.
Шуннан бай сандугачны җибәртергә булган.
Менә сандугач беренче нинди киңәш биргән:
– Үткән эшкә, пан, беркайчан да үкенмә.
Икенчесе:
– Акылга сыймас сүзгә ышанма.
Бай әфәнде бу киңәшләрне ишеткәч, сандугачны коткарган. Сандугач очып киткән дә әйткән, ди:
– Их, мине җибәреп начар эшләдең бит, бай. Белсәң идее миндә нинди хәзинә барын. Минем эчемдә зур асылташ бар. Син аны алсаң, тагын да баер идең.
Бай моны ишетеп бик нык үкенгән, хәтта сандугачны тотарга җилпенеп тә караган. Сандугач байга әйткән:
– Мин хәзер, бай, синең саранлыгыңа да, наданлыгыңа да төшендем. Үткәнне кире кайтарып булмавына үкендең. Минем ахмак сүзләремә дә ышандың! Кара, нинди кечкенә бит мин. Мин кечкенә кошның эчендә ничек зур таш булсын ди?
Сандугач шулай дип әйткән дә очып та киткән.
СЕРЛЕ СУМКА
Бер авылда бер мунча була. Ул мунча җенле була. Шул авылда бер көнне бер йортта кызлар, егетләр белән бергә аулакта утыралар икән, ди. Шунда кызлар әйтә егетләргә:
– Кайсыгыз шул мунчадан таш алып килә, шуны яныбызда кундырабыз, – ди. Егетләр арасыннан берсе чыгып: “Мин барам”, – ди. Бара бу егет мунчага. Башка егетләр ерактан гына карап торалар инде. Керә бу мунчага, тота ташны. Шул вакыт кемдер моны кулыннан тотып ала. Бу кычкыра хәзер: “Җибәр”, – ди. “Мине алсаң җибәрәм”, – ди ниндидер тавыш. Егет уйлый инде хәзер, “ярар, алам дип әйтим, җибәрер бу”, – ди.
– Ярар, алам, – ди егет.
– Әгәр алмасаң, барыбер үтерәм үзеңне, – ди теге. – Төнлә сәгать уникедә, йә көндез сәгать өчтә килеп аласың мине, – ди. Шулай дигәч җибәрә бу егетнең кулын. Ычкындырып китә дә егет, өенә кайтып егыла бу хастага. Бик каты авырый бу. Моны өшкереп тә карыйлар. Терелми бу. Егетләрдән сүз чыга: “Шулай–шулай, ул төнлә мунчада булган иде, шунда аңа ни дә булса булгандыр”, дип. Шул вакыйга булып бер атна узгач, мунчадан килеп кычкыралар: “Барып ал, юкса терелә алмыйсың, үләсең”, – дип. Нишләсен инде бу егет, китә мунчага. Килә дә мунча тәрәзәсеннән кычкыра: “Алырга килдем, чык”, – ди. Мунчадан бик матур бер кыз килеп чыга, алтын–көмештән киенгән, исең китәр. Кайталар болар икәү. Кайткач ук бу кыз эшләргә тотына. Бик тиз эшли бу, өйләрне җыештыра, бизи, идәннәр юа, ашарга пешерә. Бик тә булган инде бу кыз. Кич була. Кыз урынны аерым түши, үзенә бер җиргә, егеткә икенче җиргә.
– Ник бергә түшәмисең?– дип сорый егет.
– Безнең никах юк бит әле, – ди кыз.
– Соң, мулланы чакыртабыз да никах укытабыз, – ди егет.
– Юк инде, – ди кыз, – без аталар гадәтен бозмыйк, никахны егет ягында укытмыйлар, кыз ягында укыталар, – ди.
Ярар. Икенче көнне тарантас җигәләр болар, икәү утыралар, кучер алалар да китәләр. Мунчага килеп җиткәч, кучерны кире җибәрәләр, үзләре мунчага керәләр. Егеткә әйтә кыз:
– Кочакла мине арттан, ди, күзеңне йом, мин ач димичә ачма, – ди.
Егет күзен йома, арттан кочаклый моны. Китәләр болар шулай кайдадыр очып. Бервакытны төрле тавышлар ишетелә, музыка уйный. Кыз әйтә моңа:
– Хәзер ач күзеңне, – ди.
Егет күзен ачып җибәрсә, бик матур бер шәһәргә килеп җиткәннәр болар. Шәһәр тулы халык, җырлыйлар, бииләр, кычкыралар, кияү килә дип. Кыз алып китә инде егетне. Үзе өйрәтеп бара моны: “Анда ашамлык–эчемлек күп булыр, син һәркайсына да сузылма, тыгылма, ди, мин алган җирдән генә кап”, – ди. Болар керәләр бер өйгә, утыралар. Өстәл тулы төрле азыклар–эчемлекләр. Кыз каян каба, егет тә шуннан гына каба, башка җиргә тыгылмый. Кич булгач, халык тарала да болар яталар. Икенче көнне тагы туй, төрле ашамлык–эчемлекләр, бию–җырлаулар. Өч көн шулай туй була. Кичкырын яткач, кыз әйтә иренә: “Иртән сине бабам алтын амбарына алып барыр, ди. Анда бик күптөрле байлыклар булыр, ди. Бабам шул байлыклардан ал дип әйтер, ди. Син аларның берсен дә алма, ди, без ярлы кеше, безгә әнә теге сумка да ярар, дип, шунда эленеп торган иске бер сумканы алып чык, ди. Аннары бабам сине айгырлар амбарына алып барыр, ди, син ул атларның да иң начарын сайлап ал, ди. Атның башына шул начар нуктаны кидереп кайт”, – ди.
Ярар. Икенче көнне бабасы моны ияртеп алып китә. Алып бара моны бер амбарга.
– Менә шул байлыктан ни теләсәң, шуны ал, – ди. Амбарда ни генә юк, алтын–көмешләр, төрле бриллиантлар, бар да бар инде.
– Миңа акча да, алтын да кирәкми, – ди егет. – Әнә шул иске сумканы бирсәң ярар, – ди.
Бабасы моңа:
– Нишлисең соң ул сәләмә сумка белән, ди. Алтын–көмеш, теләсәң кайсын ал.
Егет берсенә дә риза булмый. Шулай дигәч, бабай моңа сумканы биреп чыгара. Киттеләр болар хәзер айгырлар япкан сарайга. Барып керделәр. Анда алтын йөгәннәр белән бәйләнгән унике айгыр тора. Бик яхшылар инде болар.
– Ал әнә шул айгырларның җаның теләгәнен, – ди бабасы.
– Юк, бабай, – ди егет, – минем ул айгырларны сакларлык сараем да юк, ди, азыгым да юк. Безгә әнә шул алаша да яряп тыры, – ди. Шулай сөйләшә торгач, бирде моңа бабасы алашаны да.
– Атларның яхшысын алмадың, инде йөгәннең яхшысын ал, – ди бабасы.
– Юк инде, бабай, – ди егет, – бу алашага алтын йөгән килешмәс, бир әнә шул начар нуктаны гына, – ди.
Сорагач, бирә инде бабасы.
Шулай итеп, егет сумканы, алашаны начар нукта белән алып килә. Кичкырын ашыйлар–эчәләр да яталар болар. Кыз әйтә иренә: “Егет, син бүген йоклама инде”, – ди. Бераз яткач, өйдәге халык йоклагач, кыз уята егетне. Алалар болар сәләмә сумканы, атланалар начар нукталы алашага. Кыз атлана алга, егет артка. Кыз әйтә: “Йом күзеңне”, – ди. Йома егет күзен. Китәләр болар яшен тизлеге белән очып. Бераз вакыт үткәч, кыз әйтә: “Ач күзеңне”, – ди. Егет күзен ачса, болар җир өстеннән баралар икән. Кыз аттан төшеп, җиргә ятып тыңлый, дөп–дөп иткән тавыш ишетелә: “Безнең арттан куып киләләр”, – ди кыз. Болар тагы китәләр яшен тизлеге белән. Бервакыт әтәчләр кычкырган тавыш ишетелә башлый. Авылга якынаялар икән болар. Шуннан боларны арттан кумый башлыйлар. Килеп җитәләр болар авылга. Авыл кап–караңгы, бөтен халык йоклый. Авылның кырыенда гына бер тәрәзәдә ут яна. Киләләр болар шул өй янына да, карыйлар тәрәзәдән, бер хатын олан тирбәтеп утыра. Тәрәзә шакыйлар, кыз кунарга сорый болардан.
– И кызым, – ди хатын, – керер идегез дә бит, менә минем чирле кызым бар, ди, ул елый, сез ял итә алмассыз, – ди.
– Ярар, апай, ничек тә түзәрбез инде, бергә йокларбыз шунда, – ди кыз.
Шулай дигәч, хатын кертә инде боларны. Бишектә олан елый, һич туктамый. Ашадылар болар, эчтеләр. Олан һаман елый. Кыз сорый башлый инде, ник елый ул олан, дип. Хатын сөйләп бирә инде:
– Шулай–шулай, ди, бу минем кызым, ди. Аңа хәзер унсигез яшь, ди, ашый башласа туйдырып булмый, зур кеше кебек ашый, үзе урыныннан да тора алмый, үзе үлми дә, – ди.
– Апай, – ди кыз, – мин синең кызыңны тергезәм, – ди.
– И кызым, ди, ни әйттең иде дә бит, ни сорасаң шуны бирер идем, – ди хатын.
– Миңа берни дә кирәкми, – ди кыз, – тик мин синең кызың белән ни генә эшләсәм дә, бәйләнмә миңа, – ди.
Кыз хәзер хатынга бик кызу итеп мич ягырга куша. Хатын яга мичне, кыздыра. “Хәзер бер себерке китер”, – ди кыз. Китерә бу хатын себеркене. Кыз бишектән баланы ала да, себерке белән кыйный башлый. Үзе нидер сөйләнә: үзеңнекен ал, безнекен бир, дип. Берничә мәртәбә шулай әйтә дә баланы мичкә ыргыта.
Апай:
– Аһ, баламны харап иттең, – дип, кычкырып елап җибәрә.
Кыз аңа:
– Елама, апай, ди, ул синең балаң түгел, ди. Синең балаң мин, ди. Бала вакытта мине җен алыштырган иде, – ди.
Шулай итеп кыз адәм баласы була инде. Теге бабаларыннан алган сумкада акча беркайчан да бетми хәзер. Ат та бик яхшы булды. Болар бу авылда бераз торалар да, кызның әнисен алып, егет авылына кайтып китәләр. Әле дә булса шунда бергә-бергә торалар, ди.
ТУРАЙ БАТЫР
Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршесенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди.
Шул хатынның булган, ди, Турай атлы бер улы. Чамасыз да гәүдәле, чамасыз да көчле булган, ди, ул егет. Күрешим дисә, кешенең кулын имгәткән, атланыйм дисә, атның билен сындырган, көрәшләрдә моңа батыр чыкмаган, якын–тирәдә берәү дә калмаган мәйданда бу екмаган. «Турай батыр» да «Турай батыр» дип моның исеме телләрдән төшми икән. Буйга-сынга килсә дә, төскә–биткә чибәр булса да, аңа кызлар чыкмаган. Турай яучы җибәрсә, кулларын гына селкиләр иде, ди. Алачыкта торган кеше кайда килен төшерсен дә, кайда бала үстерсен?
Шулай йөргән–йөргән дә бу, анасына шундый сүз әйткән:
— Әни, китимче мин, – дигән. – Читкә чыгыйм, ил–көн күрим, дөнья гизеп йөрим. Бәлки кулга мал төшәр, бәлки берәр кыз очрар, сиңа килен, миңа хатын чыгар.
Анасы әйткән:
—Ай, улым, китүен китәрсең анысы, син бит минем бер генәм. Китеп югалсаң, синсез нишләрмен, сиңа ул-бу булса, хәлеңне ничек белермен?
Егет каз каурыен алган да матчага кыстырган:
— Син кайгырма, әни, – дигән, – мин югалмам. Әгәр инде миңа ул–бу була калса, шушы каурыйдан кан тамыр.
Анасының рөхсәтен алып, билен буып, кулына кистәнен алып, чыгып китте, ди, бу егет. Бара, ди, бара, ди. Көн китте, төн китте, артына борылып караса, карыш буе җир китте. Шулай да, бара торгач, биек тау буена барып җитте, ди. Гөрелдәгән тавышка күтәрелеп караса, ике тау бер–берсе белән чәкәшә. Якынрак килсә, шаккатты: бу тауларны бер батыр шулай бер–берсенә бәреп чәкештереп утыра икән.
Турай батыр моннан сораган:
— Бу тауларны нигә болай чәкештерәсең? – дигән.
Теге егет әйткән:
— Синең киләсеңне белдем дә, чакма чагып ут чыгарып, бутка пешермәкче булдым, – дигән.
Бу батыр Тауказар атлы булган, ди.
Ярый, болар хәзер ике иптәш булдылар, ди. Тагын киттеләр, ди, бара торгач, очраган, ди, боларга өченче батыр. Монысы ташны сыга да ыргыта, ди.
— Бу ташларны нигә болай сыгасың? – дип сораганнар. Теге батыр әйтте, ди:
— Сезнең киләсегезне белдем дә, бутка пешерермен дип, таштан май чыгарып маташам.
Бу батыр Ташказар атлы булган, ди.
Ярый, болар хәзер өч иптәш булдылар, ди. Тауказар белән Ташказар шулай ил–көн күрергә, бәхет эзләргә, чыкканнар икән.
Киттеләр, ди, шулай өчәү иптәш булып. Көн китеп, төн китеп, кырлар үтеп, күлләр–дәрьялар кичеп, барып җиттеләр, ди, болар бер карурманга. Шундый калын, шундый караңгы, ди, гомердә дә бер кеше аяк басмаган.
Бара торгач, күрәләр болар бер йорт. Эченә керсәләр, идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Бөтен дирбиясе бар, тик хуҗалары гына юк.
Бер төн куналар бу йортта, ике төн куналар, һичкем күренми. Шуннан соң уйлашалар:
— Монда туктап бераз ял итик, кош–корт аткалыйк, аннан соң күз күрер.
Тауказар белән Турай чыгып китәләр ауга, Ташказар өйдә аш пешереп кала. Аш өлгерде дигәндә генә берәү ишекне кага:
— Ач ишекне!
Ташказар ишекне ачуга, батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш — сакалы биш карыш.
— Сәкегә күтәреп утырт! – ди. Ташказар утырта.
— Аш бир! – ди.
Ташказар табакка салып аш та бирә.
— Миңа болай гына җитми, казаны белән китер! – ди. Ташказар:
— Юк, казаны белән бирә алмыйм, иптәшләремне туйдырасым бар, – дип әйтә башлаган иде дә, Үзе бер карыш, сакалы биш карыш аңа аяк тибеп кенә кычкыра:
— Әһә, әле син шулаймы? Китер тизрәк!
Шуннан соң Ташказар ашны казаны белән китереп куя. Үзе бер карыш–сакалы биш карыш, ашны ашап бетергәннән соң, сикереп төшә дә, тагын да батыраеп, Ташказарны үтереп китеп тә бара.
Турай батыр белән Тауказар кайтып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, иптәшләре үлгән, ашны кемдер ашаган, табак–савыт идәндә аунап ята.
— Бу нихәл бу? – диләр. – Монда килеп безнең иптәшебезне үтерергә кемнең батырчылыгы җиткән?
Кайгырышалар, үкенешәләр инде болар. Ташказарны, мәрткә киткән булмагае дип, сарайга чыгарып куялар да, икенче көнне Турай батыр ауга үзе генә чыгып китә. Тауказар ашны өлгертеп кенә җиткергән иде, тагын ишек кагалар:
— Ач ишекне!
Тауказар ачып кертә. Батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш–сакалы биш карыш.
— Күтәреп утырт! – ди.
Тауказар күтәреп утырта. Тагын ашны казаны белән сорый да, Тауказар бирмәгәч, аны үтереп, ашны ашап, өй эчен туздырып, тагын чыгып югала. Турай батыр кайтса, Тауказар да үлгән. Бик аптырады инде бу, кайгырды. Кем эше булыр икән бу? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу нинди хәл? Ул көнне Турай батыр ауга чыгып тормады. Аш пешеп кенә өлгергән иде, тагын ишекне дөбердәттеләр.