ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 16 глава




– Нәрсә генә булды икән миңа, көннән–көн дәрманым кими, саргаям? – ди.

– Син сынап кара әле, Юха елан түгелме икән? Әгәр кендеге булмаса, Юха елан була. Кендеге булмаса, шул сынаган көнне өйдә су калдырма. Ишекне яхшылап биклә, ләкин бер дә йоклама, үзең йоклаган булып ят, – ди моңа күршеләре.

Егет кайта да хатынының кендеге югын күрә. Шуннан соң төнлә суларны калдырмый түгә, үзе йоклаган булып ята. Ярты төннәр җитә. Хатыны әрле–бирле эзләнә дә тагын егет янына менеп ята. Үзе ятып тора, яткан җирдән тәрәзәләрне ялый: теле шулкадәр озын. Егет барын да күреп ята.

Икенче төнне тагын сынап ята. Ярты төннәр җиткәч, хатыны тагын тәрәзә яларга тотына.

Иртә торалар. Егет әйтә моңа:

– Син миңа иш түгелсең икән, – ди.

– Иш булмыйча, – ди, хатыны әйтә, – мин дә синең, кебек бер ярлы баласы, ди. Хезмәтеңә карышмыйм, ни әйткәнеңне тыңлыйм, – ди.

– Тыңлавын тыңлыйсың да, бүген төнлә нишләдең? – ди.

– Нишлим, яттым да йокладым, – ди.

– Йокламадың син, яткан җиреңнән тәрәзәләрне яладың. Мине дә шулай саргайтасың син. Беркөн булды бер көн шулай иттең, күзем белән күрдем, – ди.

Шулай дигәч, хатыны:

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйтмә, – ди, егетне биленнән үтерерлек итеп кыса.

Егет зинһарлап әйтә:

– Үтермәсәң, икенче әйтмәс идем, – ди.

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйткәнне ишетмим, – ди хатыны.

– Әйтмим, – ди егет, ант итә.

Шуннан ул котыла, аны хатыны ычкындыра.

Ярар. Җибәрде инде. Яхшы гына йөриләр. Егетнең бер шәһәрдә абзасы бар икән. Егет хат язып сала абзасына:

– Шундый–шундый бәлага очрадым, ничек кенә котылырга? – ди.

Хат барып җитә. Абзасы хатны ачып укый. Энесенең хәле мөшкел икәнен белә. Пароход казаннары ясата торган җиргә бара да, чуен материаллар алып, мунча салырга куша. Сала да абыйсы энесенә яхшы хат җибәрә: «Килегез кунакка», – ди.

Хатны ала егет. Хатыны белән бик матур йөриләр инде хәзер. Сынамый да. Хатны хатыны алдында укый. Хатыны бик куана, шәһәргә кунакка бара инде. Юлга акча да җибәрә абзасы. Билет алалар да китәләр.

Барып җиттеләр шәһәргә. Агасы белән җиңгәсе боларны бик яхшылап каршы алдылар. Егет саргайган. Агасы белән җиңгәсе икесе дә кызганып еладылар. Энесенә яңа кием кидертте, киленгә дә кидертте. Инде моны шулай алдыйлар. Ашадылар, эчтеләр дә, агасы әйтә:

– Энем, барыгыз мунчага. Үзебезнең мунча безнең, – ди.

Киттеләр болар мунчага. Барып җитсәләр, мунча бөтенләй тимер. Ишегенең элгече дә бик шәп. Ябылу белән, секрет портманет кебек, чартлап бикләнә инде бу.

Егет әйтә:

– Бар, карый тор, сулары бармы, себеркене пешерә тор, – ди.

Теге үзе генә кермәскә тели. Егет тагын әйтә:

– Бар, кер инде, чәчеңне чылата торырсың. Хәзер күлмәкләремне генә салам да мин дә керәм, – ди.

Хатыны кереп китте әкрен генә. Аның керүе булды, ишекне егет чарт иттереп япты. Шунда хатын сихерләп тә өлгергән: егет акыра, ди, кызганып.

Абзалары килеп җитте. Кызган тимергә өстән труба белән су коялар. Тегендә бик иләмсез кызу. Су да юк. Коры кызу мунчага пар җибәрделәр. Андагы чарилап кычкырган тавыш, ди, гаҗәп, ди. Энеләрен алып кайтканнар. Өч сәгатьтән соң барып караганнар. Телен ишек тоткасыннан өч әйләндергән, ди, үзе елан сурәтенә кайтып көйгән, ди.

Егет терелгән, аның җаны тынган. Рәхәтләнеп гомер иткән.

 

Яңгыр кызлар

 

Борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди әниләре белән яңгыр кызлары. Алар болытларга утырып сәяхәт итәргә яратканнар. Болытлар биек–биек таулар өстеннән дә йөзгәннәр, кара урманнар, диңгезләр һәм зур-зур шәһәрләр өстеннән дә узганнар. Ә җил болытларны кая теләсә, шул якка куган. Яңгыр кызлары шул хәтле шук булганнар, сикерешеп уйный-уйный хәтта өй түбәсенә егылып төшкәннәрен дә сизми калганнар. Ә көчле җил болытларны кара урман ягына куып алып киткән. Шулай итеп, яңгыр тамчылары әниләрен югалтканнар. Алар һәр ишекне шакып:

–Безнең әнине күрмәдегезме? – дип сорап йөргәннәр. Ләкин берәү дә аларга ишек тә, тәрәзә дә ачмаган.

Бу хәлне Ләйсән тәрәзәдән күреп торган. Тәрәзәсен ачып куеп, яңгыр кызларын өйгә дәшкән. Яңгыр тамчылары, Ләйсәнгә рәхмәт әйтеп, тәрәзә төбендә биешкәннәр, гөл яфракларын иркәләгәннәр. Гөлләр, башларын иеп, аларга рәхмәт әйткәннәр.

Шулвакыт Ләйсәннең әнисе яңгырга чыланып кайтып кергән: “Күк күкрәтеп, яңгыр үзенең кызларын эзли”, – дип, Ләйсәнгә тамчыларны чыгарып җибәрергә кушкан. Ләйсән, тәрәзә төбенә килеп, яңгыр кызларына юл күрсәткән. Яңгыр кызлары әниләрен күреп алганнар да, шатланышып, юлларын дәвам иткәннәр. Кояш, тәрәзә төбендәге гөлләр һәм Ләйлә, елмаеп, аларны озатып калганнар.

 

ҮГИ КЫЗ

 

Борын – борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә,үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:

- Әйдә минем белән урманга.Син җиләк җыярсың,мин утын кисәрмен, – дигән.

Бу үги кыз йомгак белән чиләген алган да агасы белән урманга киткән. Урманга барып байтак эчкәре кергәч,бер җиргә туктаганнар болар. Агасы атын тугарып ашарга җибәргән дә үги кызга әйткән:

Бар,син җиләк җый.Минем балта тавышы ишетелми башлагач,килерсең, – дигән.

Үги кыз,чиләген алып,җиләк җыярга киткән.Агасы бер зур агачка утын тукмагы асып куйган да,атын җигеп, өенә кайтып киткән.Үги кыз урманда җиләк җыеп калган.

Бу үги кыз җиләк җыя-җыя да тыңлап карый.Тыңласа,агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә икән,үги кызга бу балта тавышы кебек ишетелгән.

“Агай әле һаман утын кисә икән”, – дип,җыя да җыя икән бу җиләкне.

Җыя торгач,чиләге тула.Ул арада кич тә була.Җил дә басыла.

“Инде агай утын кисеп бетергән икән”, – дип килеп караса,агасы юк–аннан җилләр искән ди.

“инде нишләргә? – дип,үги кыз елый-елый урман буйлап киткән.

Бара торгач,кырга барып чыккан. Анда аңа бер юл очраган. Юлга чыгып елый-елый бара икән мескенчәк. Бераз бара да:

- Тәгәри китте йомгагым,кңрмәдеңме,көтүче? –ди.

Көтүче әйтә:

- Күрдем йомгагыңы, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен, –ди.

Бу кыз, ярар дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып, көтүче ойрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер алып. Бара торгач,сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич тә була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. “Инде нишләрмен”, – дип,баягы сүзне тагын кат–кат әйтеп елый.

“Монда авыл бар икән”, – дип бик соенә, атын тагын да юыртыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунла барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрне тагын кабатлый:

- Тәгәри китте йомгагым, күрмәденме, әбекәй? – ди.

Убырлы карчык әйтә:

Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым буларсың, – ди. Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да, карчык янына килеп:

- Әби, инде мунча булды. Әйдә мунчага, – ди.

Убырлы карчык әйтә:

- Ярар кызым, – ди. – Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар. – ди.

Кыз әйтә:

- Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең, – дип, кыз карчыкны күтәзреп алып бара. Мунчага баргач, убырлы карчык әйтә:

- Кызым, син мине чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп менгер, – ди.

Кыз әйтә:

- Юк, әби, алай ярамас бит, – ди. Карчыкны ләүкәгә яхшылап күтәреп менгерә.

Шуннан карчык тагын әйтә:

- Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың, – ди.

Кыз әйтә:

–Әби,алай ярамас бит, – ди.Карчыкның аркасын йомшак кына чабарга тотына.Аннан соң мунчаданкарчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра.Моннан соң убырлы карчык әйтә:

–Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана, – ди.

Бу кыз,тарак алып,карчыкның башын тарарга дип барса,ни күзе белән күрсен:карчыкның чәч бөртеге саен алтын – көмеш,энҗе – мәрҗән, асылташлар туп – тулы!

- Инде, кызым, бер биеп кара.

Кыз бии,әмма андый – мондый нәрсә күренми.

- Кызым,бар,мунчага барып карачы,мин колаша белән мунчага салат күтәргән идем,кипмәдеме икән? – ди.

Кыз мунчага барса,анда колаша тулы алтын–көмеш. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

- Кипкәнме,кызым?–ди.

Кыз әйтә:

–Кипкән,әби, – ди.

Карчык кызга тагын бер биеп кара әле,дигәч,кыз тагын бии.Тик андый–мондый бернәрсә дә булмый.

Убырлы карчык кызның тугрылыгын белеп, өеңә кайтасың килсә, бар кайт, – ди. Кыз:

–Мин юл белмим шул, – ди.

Карчык әйтә:

- Юл белмәсәң, мин сиң юл күрсәтермен, – ди. Бу яшел сандыкны алып китәрсең. Ул сиңа бүләгем булыр. Тик син аны өеңә кайтмыйча ачып карама, – ди.

Кыз әбигә рәхмәт әйтеп юлга чыгып китә. Ул авылга кайтып җитүгә, агасының этләре:

- Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң! – дип өрә башлый.

Кызның агалары, җиңгәләре этләрне кыйный башлыйлар.

Ә этләр аның саен:

– Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, – дип өрәләр.

Шул арада үги кыз үзедә кайтып җитә. Кайткач сандыкны ачып караса, эче тулы алтын – көмеш! Кыз шуннан баеп китә, агалары бик көнләшәләр һәм үз кызларын да баетырга дип урмнга илтәләр.

Кыз тукмак тавышы ишетелмәс булганчы җиләк җыя. Тавыш тынгач килеп караса, агасыннан җилләр искән. Ул урман буйлап китә.

- Тәгәри китте йомгагым күрмәдеңме, агайлар? – дип бер көтүгә барып җитә. Көтүчегә әйтә:

- Тәгәри китте йомгагым күрмәденме, көтүче? – ди.

- Күрдем.Миңа бер көн көтү көтсәң,бер ат бирермен, – ди.

- Миңа ат кирәкмәс, ди. Сыер көтүенә җитә,сарык көтүенә җитә,кәҗә көтүенә килә,берсенә дә көтү көтми.

Убырлы карчык өенә барып җитә.

–Тәгәри китте йомгагым,күрмәдегезме әбекәй? – ди.

Карчык күрдем ди. – Инде бар кызым,мунча як! – ди.

Кыз мунча ягарга китә. Аннан соң әби кызга мунчага алып керергә куша.

Син мине кулымнан тот,артыма тип,мине мунчага шулай илт ди.

–Ярар, әби, – дип, бу кыз.карчык әйткән рәвешчә,аны кулыннан тотып,артына тибә-тибә алып бара.

Карчык минем аркамны чапсана дип,себеркенең сабы белән сугарга куша. Кыз әбине себеркенең сабы белән дөп-дөп ора да ора. Карчык ни әйтсә шуны эшли.

Әби кызга башын карарга куша, әбинең башында чәч бөртеге саен алтын–көмеш. Кыз карчыкның башыннан алтын–көмешне кесәсенә тутыра. Шуннан соң карчык әйтә:

–Кызым,инде син биеп кара, – ди. Кыз биегән саен, аннан алтын–көмеш коела башлый.Карчык кызны мунчага җибәрә:

–Карачы кызым,мунчага салат күтәргән идем,кипмәдеме икән, – ди.

Кыз мунчага барса андагы алтын – көмеш. Кыз алтын–көмешне кесәсенә

Тутыра башлый. ”түти шулай баеган икән”, – дип уйлый.

Карчык кызга биергә куша. Кыз биегән саен алтын-көмеш коела. әби кызны сынагач, кызга менә бүләгем дип, кара сандык бирә. Сандыкны кайтып җитмичә ачып кара дип кисәтә.

Кыз, сөенә-сөенә, сандыкны күтәреп, тәпи–тәпи өенә кайтып китә. Байтак җир китеп, үзенең авылына якынлашкач, агшасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

- Баерга киткән түтекәй, үлеп кайта түгелме?! Ләң-ләң!

Агасы:

- Безнең бу этләр тилергән, ахрысы, – дип, аннан да, моннан да таяк ыргыта икән. Этләр аның саен:

- Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме? – дип, ләң–ләң өрәләр, ди. Этләрне тагын кыйныйлар икән.

- Баерга киткән түтекәй, баеп кайта. Ләң-ләң, дип әйтегез! – диләр икән.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып җибәрә дә, кара елан сикереп чыгып, кызның муенына чорналып, буып үтерә.

 

ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМИ, ҺӨНӘРСЕЗ КӨН КҮРМИ

(фарсы әкияте)

 

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал–туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр. Әмма бу кыз:

– Миңа мал–байлык кирәкми, миңа чын адәм кирәк, – ди дә икән, бөтен башкодаларны тәмле тел белән озата икән.

Бу ил патшасының өйләнмәгән улы бар икән. Патша малае бу кыз турында халыктан бик яхшы хәбәрләр ишетә дә, үз-үзен тыя алмыйча, бу кыз яшәгән авылга кызны карарга китә. Патша малае кызны бер күрү белән үк моңа гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый.

Ә кыз моңа:

– Дөрес, син патша, синең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул, ди. Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын, – ди.

Патша малае кызның мәрҗән кебек тешләре арасыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәч, уйга кала. Шулай бераз уйлап торганнан соң:

– Ярар алайса, җан кисәгем, миңа бер елга миһләт бир. Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын, – ди дә саубуллашып чыгып китә.

Бу патша сарайга кайта да бөтен палас тукучыларын жыеп:

– Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә алыр, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итермен, – ди.

Шунда сиксән яшьлек бер карт тукучы бабай:

– Ярар, падишаһым–солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итермен, – ди.

Шуннан бабай патшаны келәм–палас тукырга өйрәтә башлый.

Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә», – диләр. Шулай бер ел үтә. Патша да тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә. Шатлыгыннан, тукучы бабайга әйткән сүзен дә үти: күп мал бирә, үзен баш тукучы итә.

Шулай итеп патша бу атаклы кызга өйләнә. Кырык көн, кырык төн туй ясыйлар. Мин дә анда идем, халык эчте, мин иренемне яладым, күргән күрде, күрмәгән ишетте. Шулай итеп туй да бетте, болар яши башладылар.

Шулай әйбәт кенә яшәгәндә, көннәрнең бер көнендә, бу яшь патша чыга үзенең илен карарга. Илне карап йөргәндә, килеп җитә бер шәһәргә. Шәһәргә керүе була, моның башына капчык кидерәләр дә күтәреп бер арбага салалар. Аннары, авызын–башын томалап, каядыр алып та китәләр. Шул көе, азмы–күпме баргач, моның капчыгын салдырып алалар. Шунда күзен ачып караса, ни күрсен, бу тора бер бик олы бүлмәдә. Бүлмәдә моңардан башка бик күп кешеләр бар икән, бөтенесе шыр диярлек ялангачлар икән. Патша, боларны күргәч, бик курка, «Йа аллам, бу ни могҗиза? Нинди бәлагә төштем? Мине монда ни эшләтерләр икән?» – ди дә телсез кала.

Шул килеш бу аптырап утырганда, моның янына бер кеше килә дә:

– Нәрсә шаккаттың? Монда кием кирәк түгел, – дип, моның киемнәрен чишендереп алып та китә.

Теге кеше моның киемнәрен алып киткәч, аның артыннан ишекләр шалтырап бикләнгәч, моның янына теге ялангач кешеләр килеп:

– Син ничек бу ерткычлар кулына эләктең? –дип сораша башлыйлар.

Хәйран калып бераз торгач, башына акылы килә, сөйли башлый.

– Бу нинди җир, нинди халык, мин кайда? – дип сорагач, бу кешеләр моңа:

– Без фәлән шәһәрдә, ә безне нәрсә эшләтәләр, бер дә белмибез, һәр көн арабыздан йөз кешене алып китәләр. Киткәннәрдән беркемнең дә кире кайтканы юк, – диләр.

Болар шулай сөйләшеп торганда, бүлмәнең икенче ягыннан ишек ачыла да болар янына кулларына хәнҗәрләр кылычлар тоткан берничә кеше килеп керә. Керәләр дә ялангач халыктан берничә кешене алып та китәләр. Шул төркемгә бу патша да эләгә. Тар, кысан җир асты юлы белән барганда болар бик күп куча–куча итеп өйгән кеше сөякләре күрәләр. Ачлыктан, төрле җәфалардан, аннан да бигрәк авыр эшләрдән үлгән, ди, ул адәмнәр.

Патша бу хәлне күргәч, бик каты курка. Шулай да бер хезмәтче янына килә дә:

– Сезнең хуҗагыз кем, кая ул? Миңа бик кирәк иде ул, – дип сорый.

Теге кеше моңа карап көлеп куя да:

– Хуҗаны күрмәсәң дә, синең майны ничек сыгарга белербез, – ди.

– Юк, син көлмә, мин аңар бик күп файда итергә телим, – ди патша.

Бу кеше, «күп файда» дигән сүзне ишеткәч:

– Әйт, нинди файда итәсең соң? – ди.

– Мин бик яхшы паласлар тукый беләм. Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем бүтән эшемнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз, – ди моңа патша.

Шул вакыт теге кеше моны алып керә бер бүлмәгә. Боларның хуҗасы шул бүлмәдә икән. Патша үзенең бик яхшы паласлар суга белүен әйтеп бирә. Шуннан соң хуҗа патшага киемнәр киендереп, бер бүлмәгә палас тукырга илтергә куша.

Моңа киемнәр бирәләр, палас тукырга кирәк–яракларны бирәләр. Шулай итеп, бу эшкә тотына. Бер ай булды дигәндә, бер бик әйбәт палас тукып бетерә. Инде тегеләр икенче палас тукырга моңа кирәк–яракларны бирәләр. Ә паласны патша йортына сатырга алып китәләр.

Патшаның хатыны иренең китеп кире кайтмаганын беркемгә дә белдертми. Үзе иренең киемнәрен, таҗын киенеп, ил белән хөкем кыла. Патшаның югалганына ике ай тулганда, тегеләр патша сарае янына патша тукыган паласын сатырга киләләр. Шунда патша йортындагы бөтен халык бу паласка бик сокланалар, сатып алмакчы да булалар, әмма паласның кыйммәтен җиткерә алмыйлар. Бу хәбәр патша хатынына ишетелә. Патша хатыны паласны карый да шундук аны ире тукыган икәнен танып ала, чөнки ире паластагы гөлләр арасына яшереп кенә үзенең исемен язып куйган була. Патша хатыны, сатучылар сораган хакны биреп, паласны ала да:

– Тагын шундый паласларыгыз булса, миңа китерегез, – ди.

Шулай итеп, патша тоткында ике ел ята. Шул вакыт эчендә ун палас тукый. Тукыган паласларына үзенең нинди шәһәрдә, нинди җирдә икәнен бөтенесен яза. Ә теге палас сатучылар, моны бер дә сизмичә, паласларны илтеп патшаның хатынына саталар икән. Унынчы паласны китергәч, патша хатыны әмер бирә:

– Мең солдатлы гаскәр әзерләргә, палас сатучыларны кулга алырга! – дип.

Патша хатынының әмере үтәлә: гаскәр әзер була, палас сатучыларны кулга алалар. Шуннан патша хатыны, ак атка атланып, гаскәр белән ире тоткында яткан шәһәргә китә.

Шул шәһәргә барып җиткәч, бу шәһәр халкы патшаны бик хөрмәтләп каршы ала. Шулай да патшаның бу хәтле гаскәр белән килүеннән куркалар.

Патша хатыны паласларда язган адрес белән барып керсә, күзләре белән ни күрсен, бу йорт шәһәр башлыгының йорты булып чыга.

Патша хатыны йортны тентергә, йорт хуҗасын, бөтен йорт халкын кулга алырга әмер бирә. Бер бик олы подвалдан исәбе–хисабы булмаган кеше сөякләре чыгаралар, бер сарайдан кеше киемнәре чыгаралар, ә бер бүлмәдән сәләмә генә киенгән, сакалы, чәче бик озын булып үскән, үзе бик арыгаеп беткән патшаны чыгаралар.

Патша хатыны ирен күргәч үк таный, әмма кемгә дә сиздерми. Тик:

– Моны аерым бер атка атландырып, патша йортына алып барырсыз, – ди.

Бер сарайдан шулкадәр алтын–көмеш чыга – исәбе–хисабы да юк. Бу эшкә бөтен халыкның исе китә.

– Без шәһәр башлыгыбызны бик яхшы, изге кеше дип белә идек, диләр. Ә ул кеше кан эчкеч ерткыч икән, – диләр.

Шуннан патша хатыны шәһәр башлыгын, аның эшчеләрен бер рәткә тезергә, ә теге ялангач кешеләрне киеңдерергә куша.

Бу эшләр беткәч:

– Бу шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән кем ничек уч аласы килә, шулай үч алыгыз, тик берәм–берәм генә, – ди.

Шуннан сон иң әүвәл теге ялангач халык шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән үч ала, аннан бөтен шәһәр халкы үч ала. Шулай итеп боларны җәзалап үтерәләр.

Патша хатыны бөтен малны ярлыларга бүлеп биреп бетерә дә, үз ирен алып, гаскәре белән кайтып китә.

Патша йортына кайткач, ирен мунча кертә, сакалын–чәчен кырыктыра, патша киемнәрен кидерә дә:

– Йә, карт, синең һөнәрең үзеңне үлемнән коткарды, ә патша булуың бер тиен дә файда бирмәде. Шуңа күрә бабайлар: «һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми», дип әйткәннәр,— ди.

Шуннан патша үзенең хатынына бик зур рәхмәтләр әйтеп, бик тату итеп яши башлый.

Шунда әкият тәмам. Сөйләгәнне ишеткән идем, үзем күрмәдем.


 

Lenar Zamaletdinov



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: