ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 15 глава




Ә хатынның моңа чыкканчы яратып йөргән егете булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти-әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр.

Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачырга яраклы ачкыч ясатып ала. Йозакны ачып өйгә керә. Шулай итеп болар, көн саен очрашканнар. Ире кайтыр алдыннан, егет китә торган булган.

Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп, шул куышка ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән.

Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә икән:

–Менә шул көнне, – ди, көн билгели, – тәүбә тавына барабыз, ди. Миңа тугрылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә, – ди.

–Ярар, барсак, барырбыз, ди хатын. – Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәубә кылганнан соң син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, ди.

Иртәгесен иртән ир тагын эшкә китә. Киткәндә әйтә:

–Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, – ди.

–Ярар, – ди хатыны.

Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә:

–Иртәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, – ди.

Әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет ишекне тышкы яктан бикләп кайтып китә.

Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә:

Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым индн, ди.

Ире авыл башында ишәк янында басып торучы егетне күреп ала да:

–Әй, ишәкче малай, киләле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, – ди.

Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга. Хатын ишәктән төшкәндә ялгыш төкәнеп киткән булып, күлмәгенең итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән.

Егет әйткән:

–Ай, син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, – дигән.

Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр.

Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган:

–И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка, шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, – дигән.

Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган – шур көннән башлап ишеккә йозак салмаган.

 

ЧАКМА ТАШЫ

 

Бер заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек агач төбендә утырган карчыкны очраткан. Ул карчык убырлы, пәриле карчык икән. Карчык әйткән солдатка:

– И улым, шушы агач башына мен (агачның эче куыш икән), шуның төбендә бер чакма ташы булыр, шул ташны алып бирсәнә, анда алтын–көмеш бихисап булыр, дигән. Анда төшкәч күрерсең өч ишек булыр, берсенә керсәң, бер бүлмә булыр. Ул бүлмәдә бер зур сандык бакыр акча булыр. Шуның өстендә бер эт булыр, күзе чынаяк чокыры кебек зур булыр. Менә сиңа минем яулыгым, син ул эткә шушы яулык белән сугарсың. Ул эт сандык өстеннән төшәр, сиңа тимәс. Акчаны кирәгенчә алырсың. Аннан икенче бүлмәдә дәхи бер зур сандык булыр, эче тулы көмеш тәңкә булыр. Аның өстендә дәхи баягы кебек эт ятыр. Янә аңа яулык белән сугырсың, янә эт төшеп китер, акчасын үзеңә кирәгенчә алырсың. Өченче бүлмәдә дәхи бер зур сандык, эче тулы булыр алтын тәңкә. Янә өстендә эт ятыр. Янә аңа яулык белән сугырсың, ул төшер, син теләнгәнчә алтынын алырсың, дигән, миңа шундагы чакма ташын алып бирерсең, мин сине моннан җеп белән төшерермен, – дигән.

Солдат, карчыктан бу сүзләрне ишеткәч, бик күрәсе килгән. Убырлы карчык яулыгын биргән һәм җеп белән төшереп җибәргән. Солдат төшкән. Убырлы карчык әйткәнчә, бер бүлмәгә кергән. Күрә, сандык өстендә зур эт ята. Солдат яулык белән суккан, эт сандык өстеннән төшкән. Солдат сандыкны ачкан, бакыр акчаны туйганчы алган. Икенче бүлмәгә кергән. Дәхи сандык өстендә күргән: ята зур эт. Аңа дәхи яулык белән суккан. Ул эт тә төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы көмеш тәңкә. Бакыр акчасын бушата, урынына көмеш тәңкә тутыра туйганчы. Солдат өченче бүлмәгә кергән. Анда дәхи күргән сандык өстендә зур этне. Аңа янә яулык белән суккан. Эт төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы алтын тәңкә. Көмеш тәңкәне бушата, урынына алтын тутыра да карчыкка кычкыра: “Тарт бауны”, – дип. Карчык сораган:

– Чакма ташын алдыңмы? – дип.

Солдат оныткан икән, кире кереп, чакманы алып чыккан. Карчык аркан белән тартып чыгарган. Бу солдат агач башынна төшкәч, карчыктан мылтыкларын, коралларын алган. Алгач та убырлы карчыкны атып үтергән. Үзе киткән юл белән.

Барып кергән бер калага. Ул кала бу солдатка бик ошап киткән дә шунда яши башлаган. Солдат бик бай булып киткән дә зур кешеләр белән йөри башлаган. Акчаны солдат мул тотып, озакка бармаган, акча бетеп киткән. Акча беткәч, йөрешә торган дус-ишләре ташлаган. Хәтта шырпы алырга да акчасы калмаган. Бер вакыт солдатка ут кабызырга шырпы кирәк булган. Шырпы таба алмагач, аптырап чакма ташын суккан икән, яндырып булмас икән дип, суккач та этләрнең берсе килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип.

Солдат әйткән:

– Акча кирәк, – дигән.

Эт: “Хәзер!” – дип, бик күп бакыр акча китереп биргән. Солдат сизгән чакмада хикмәт барын. Янә суккан ташны, икенче эт килеп җиткән: “Ни кушасыз?” – дип. Солдат: “Акча кирәк!” – дигән. Эт: “Хәзер!” – дип, бик күп көмеш тәңкә китереп биргән. Янә солдат баеп киткән. Әлеге дуслары янә килә башлаган. Көннәрдән бер көн солдат бер дусты белән йөрергә чыккан. Шул вакыт бик зур бер пулат күреп, солдат дустыннан сораган.

– Бу нинди пулат? – дип.

Иптәше әйткән:

– Бу йортта бер патша кызы тора, багучылар бу кызның атасына: “Синең кызыңны бер солдат алыр”, – дип әйткәннәр, шуңа күрә патша йортын бик биек, тәрәзәсез итеп салган да кызын шунда бикләгән, каравылчылар куйган, бер кеше дә кермәсен дип, – дигән.

Кызы янына патша үзенең хатыны белән өч көндә бер мәртәбә генә керәләр икән, ди.

Солдат, бу үзләрне иптәшеннән ишеткәч, кызны бик күрәсе килгән. Кайтып яткан үзенең фатирына. Төн уртасы җиткәч, чакма ташын алып суккан. Хәзер эт килеп җиткән: “Ни боерасыз, хуҗабыз?” – дип. Солдат әйткән:

– Фәлән йортта патша кыз булыр, шул кызны монда китер, – дигән.

Эт: “Хәзер!” – дип киткән дә әлеге йортка барып кергән. Патша кызы йоклап ята икән, эт шул көе җилкәсенә салган да йортка китергән. Солдат кызны күргәч үк гашыйк булган. Кыз уянмаган. Солдат әйткән эткә:

– Урынына илтеп куй, – дигән

Эт хәзер илтеп куйган. Иртә белән торгач, патша кызы сөйләгән әтисенә:

– Шулай, шулай, әллә өнемдә, әллә төшемдә, эт мине җилкәсенә салып бер йортка алып барды. Анда бер адәм тора икән. Шунда илтеп куйды да янә китереп урыныма яткырды, – дигән.

Патша каравылчыдан сораган:

– Дөресме, бу йортка бер эт кереп, кызымны алып чыгып, янә урынына китереп куйдымы? – дип.

– Дөрес, без бик курыктык. Этнең күзе чынаяк чокыры кебек зур, уттай янып тора. Өстенә нәрсәдер салып китте дә янә шул нәрсәне китереп куйды, без нәрсә икәнен белмәдек, – дигән каравылчы.

Кызыннан бу сүзләрне ишеткәч, патша әйткән сакчы хатынга:

– Син янында ят, кем йортына алып барыр, кем эте икән? Аннан соң ул кешене ни эшләргә икәнен белермен, – дигән.

Солдатның икенче көнне дәхи күрәсе килгән. Кич җиткәч, сәгать уникедә чакма ташын суккан. Хәзер эт килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип. Солдат әйткән:

– Кичә китергән кызны алып кил, – дигән.

Эт: “ Хәзер!”, – дип, барып күтәреп алып килгән. Хатын, сизеп, эт артыннан килгән. Эт бер капкага кергән. Хатын шул капкага акбур белән тамга салган да кайтып киткән. Эт кызны янә китереп куйган. Эт кайтып кергәндә күрә капкада акбур белән сызган сызыкны. Эт сизгән дә иллеләп капкага шулай сызып чыккан. Иртә белән патша килеп хатыннан сораган:

– Белдеңме? – дип.

– Белдем, эт кергән капкага акбур белән тамга салдым, – дигән хатын.

Патша әлеге хатын белән киткән тамга салган капканы карарга. Барсалар, һәммә капка шуның кебек тамга белән тамгаланган. Кайсына керергә белмәгәннәр. Кире кайтканнар. Хатын әйткән:

– Бүген кызның итәгенә төрле җирдә түгелердәй итеп солы салып калдырырга кирәк, аз-аз коелырдай итеп, – дигән.

Һәм шулай эшләгән дә.

Өченче төн уртасында солдат торып чакма ташын суккан, өченче эт килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип. Солдат әйткән:

– Әлегедәй кызны алып кил, – дип.

Эт: “Хәзер!” – дип, алып килгән. Солы аз-маз түгелә барган. Эт янә илтеп куйган. Эт солының түгелгәнен сизмәгән. Иртә белән торалар. Патша килә хатын белән солы коела–коела килгән юл буйлап. Барып, бер капкага кергәннәр. Солдатны тапканнар. Солдатны төрмәгә япканнар Һәм иртәгә каланың уртасына асарбыз дип, халыкка игъланнамә таратканнар. Солдат чакманы үзе белән төрмәгә алып кергән икән. Иртә булган. Халык җыелган. Патша килгән солдат янына. Патша килеп җиткәч тә солдат чакма суккан. Этләр килеп җиткәннәр. Солдат патшаны, әлеге хатынны этләргә талап үтерергә кушкан. Хәзер этләр талап үтергәннәр. Халык бик курыккан: “Бу солдат тикмә кеше түгелдер, дип, бер хөрмәт иясе булса кирәк”, – дип уйлаган һәм бу солдаттан үтенә башлаган: “Безгә син патша бул”, – дип. Солдат халыкның сүзен кабул итеп, кызны никах укытып алып, бик яхшы гомер кичергән.

 

Эт белән песи

Бер өйдә эт белән песи яшәгән ди. Алар бик дус–тату булганар. Көннәр буе арып–талып, кич белән өйләренә кайтып егылалар ди. Боларның ашарлык та хәлләре калмый икән.

Шулай бер кичне кайтып кергәч, хуҗалары боларга ашарга биргән. Эткә – зур гына сөяк, мәчегә – кечкенә савыт белән сөт куйган. Шулвакыт эт белән песи арасында бәхәс чыккан: кайсыбызның ризыгы тәмлерәк. Бәхәсләшә торгач, ризыкларын алыштырып ашарга булганнар. Эт тиз генә песинең сөтен эчеп бетергә, ә песи үзе хәтле сөякне әле бер, әле икенче ягыннан кимереп карый, тик теше үтми икән. Әз генә сөт эчеп, этнең тамагы туймаган, һәм песидән сөякне тартып алган. Шуннан соң эт белән песи арасында тавыш чыккан. “Ни өчен сугышасыз?” – дип сораган хуҗа. Песи үзенең ач калганын аңлатып биргән, ә этнең аннан көлә–көлә сөяк кимерүе хуҗага бердә ошамаган. “Нигә син миннән көләсең?” – дип, аны ачуланган. Ә песи, мине дә ачуланмасын әле дип уйлап, хуҗасы янында мыраулый–мыраулый сырпаланып, аяк арасында йөри икән. Шулвакыт идән астыннан бер тычкан килеп чыккан. Песи тычканны эләктереп алган да хуҗасының каршына барып утырган. Ә этне: “Синнән өйдә бер файда юк!” – дип, куып чыгарган. Эткә кечкенә оя ясап биргән. Песине өйдә тычкан тотарга калдырган. Ә көндезләрен урамга чыгып, эттән көлеп йөри башлаган. Шул көннән башлап, эт белән песи дошманга әйләнгән. Шушы хәлләрдән соң халыкта “эт белән песи кебек яшиләр”дигән мәкаль чыккан.

 

ЯРТЫКОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫБУЛА

 

Булгандырмы, юктырмы, бер заман кояш кыздырган комнан ишәккә атланып, дөя җитәкләп бер карт бара икән. Таң атканчы тегермәндә эшләгәнгә, карт бик нык арган була. Аркасына авыр капчыклар төягән дөя дә арый. Карт атланган ишәк тә арый. Ә авылга кайтып җитәргә әле ерак була.

Барханнан барханга, бер ком тавыннан икенче ком тавына көне буе кайта карт юл буйлап. Ул юлның очы–кырые бармы, юкмы икәнен кошлар да белми икән,. Чүлнең чиге бармы, юкмы икәнен хәтта җил дә белми икән.

Ул юл буенча җырлап бара, аның җыры узган гомере шикелле озын, уйлаган уйлары кебек моңлы икән. Моңлы булмый нишләсен соң: үзе бик картайган, сакалы мамык тавыдай агарган, ә менә картлык көнендә ярдәмчесе булырдай бер генә улы да юк икән аның. Күңелендәге шул сагышны җырлый икән ул:

Кояш кебек сөйкемле,

Мәк чәчәгедәй йөзле,

Бал корты кебек уңган,

Бармактай гына буйга

Булса иде малаем –

Булыр идем бәхетле...

Карта кинәт кемдер эндәшкән төсле тоела:

– Әй, әти җаным! Улың булмаса әйдә мине ал.

Карт аптырап кала. Ишәген туктатып, аяк астына күз сала, әмма юлда корыган дөя үләне күчләреннән башка берни дә күрми.

Теге тавыш яңадан кабатлана:

– Бөркетне күрим дисәң, җиргә карама син!

Алай дигәч, карт башын югары күтәрә, әмма күктә дә берни дә күрми.

Ә теге тавыш ныграк кычкырып:

– Әй, әти җаным, юлбарысны кем болытлар арасыннан эзли инде?! – дип куя.

Карт тәмам гаҗиз була.

– Йә, җитәр, качма! Хәзер үк күрен!

Зарыгып сорап алган улын тизрәк күрәсе килә икән картның. Шуннан ни күрсен бу: дөя колагыннан башын чыгарып бәләкәч кенә малай карап тора. Ул картка елмаеп карый да нәзек тавыш белән чиелдап җибәрә:

– Мин монда! Күрәсеңме? Зинһар өчен, дим, шушы кысан тирмәдән чыгарга булыш, югыйсә тончыгам мин монда.

Карт аны дөя колагыннан тартып чыгара да уч төбенә утырта – менә нинди бәләкәй була бу малай! Аның маңгай өсте башка төрекмәнмалайларныкы шикелле үк, кырган, ә ике колак артында тыгыз итеп үрелгән кечкенә–кечкенә ике толым була.

Карт аңардан ягымлы гына итеп:

– Синең исемең ничек соң? – дип сорый.

Малай аптырап калмый:

– Ничек дисәң дә ярый, – ди дә чәчен үрергә тотына. Үзе бер дә кабаланмый, яргаланып беткән уч төбендә түгел, өендә йомшак киез өстендә утыра диярсең.

Карт башын чайкый:

– Бигрәк бәләкәй бит син! Ант итеп әйтәм, дөя колагының яртысыннан зур түгел!

Малай картка күтәрелеп карый да көлеп җибәрә:

– Тот та шулай ата! Миңа бу исем ошый!

Шуннан карт моны Ярты колак дип атый.

– Ярты колак, синең бар җирең килгән, – ди карт һәм көрсенеп куя, – тик менә картлык көнемдә кул арама керә алырсыңмы икән? Бигрәк бәләкәй инде син!

Улы атасына хәйләкәр генә күз кысып куя да:

– Әти җаным, алмазда зур түгел, шулай да бер алмазга йөзләгән зур дөя бирәләр. Тик син, әти, мине йәз дөягә алышма, мин синең йортыңа бәхет һәм шатлык китерермен, – ди.

Шул сүзләрне әйтүгә, Ярты колак сикереп торып баса дайокымсрап торган ишәккә гомере буе кәрван йөрткән кеше кебек кычкырып җибәрә:

– Ио, ио, ишәккәй! Тизрәк кайтарып җиткер, югыйсә әниемнең пылавы көеп бетәр!

Ишәк колакларын селкетеп ала да, дүртесе дә кузгалып китәләр.

Алар шулай кайта торсын, ә син карчыкның нишләгәне турында тыңлап кара.

Карчык ишегалдында урта бер җиргә җәйгән ак киез өстенә утырып палас тукый икән. Ул җон җебеннән кечкенә–кечкенә төеннәр төйни һәм үзенең кайгысын кайгырта. Кайгы–хүсрәтле кеше я елый, я җырлый инде ул. Карчык та җырлый икән:

Әгәр минем булса иде

Бармак хәтле бер улым,

Тукыр идем үзенә

Кояш төсле алтынсу,

Күк йөзедәй зәңгәрсу,

Канәфер чәчәгедәй

Янып торган бер палас.

Карчык, урамга күз ташлау белән, иренең туп–туры өйгә таба чаптырып кайтып килгәнен, ә карт дөянең иясе артыннан тап–топ басып йөгергәнен күреп ала.

Карты ерактан ук кычкыра карчыгына:

– Әй, анасы! Бәзхет ул бер яшьлектә, бер картлыкта килә икән. Безгә бәхет бик соңгарып килде, аның каравы кадерен белә төшәрбез. Мин сиңа малай алып кайттым бит әле!

Карчыкның ачуы чыга:

– Нәрсә дип син безнең бәхетсезлегебездән көлгән буласың?! – ди ул.

Карт:

– Язмыш безгә кечкенә генә ул җибәреп сөендерсә, нишләрсең? – ди, һәм малайга күрсәтә.

Ярты колак бу вакыт дөянең ике колагы арасыннан бик эре генә әниләрен күзәтеп утыра икән.

Карчык аңа карап ала да ботын чабып куя:

– И, балакаем, йөзләрең нинди нурлы синең, битләрең нинди алсу!

Карчык малайны кулына ала, карап туймый. Ул аңа җылы сүзләр әйтә, әле пешкән алмам дип, әле кечкенә дөячегем дип атый. Аннары:

– Шулчаклы бәләкәй булырсың икән! – дип куя.

– Кайгырма, әни җаным, улың кечкенә булса, җиләнгә ефәк азрак китәр! – дип җибәрә Ярты колак.

Шуннан карчык улын тирмәгә алып кереп китә. Бу хәл көндез була, аннан соң кич җитә.

Карчык бөтен күршеләрен әйләнеп чыгып, ахирәтләрен өмәгә чакыра. Кунакларга ул бернәрсәсен дә җәлләми: олы казан тутырып пылау пешерә, тәмле кабартмалар пешерә, өстәлгә тагын агач табак белән кишмиш һәм баллы кавын кисәкләре китереп куя.

Күрше хатыннары кич буе җырлыйлар, караңгы төнгә чаклы дутара оңы ишетелеп тора.

Шулай җырлый–җырлый хатыннар кечкенә генә яулыктан Ярты колакка өч җилән тегәләр, мамык тартмачыгыннан түбәтәй чигәләр, чиби тиресеннән читек эшләп бирәләр.

Алар Ярты колакны киендерәләр, ясандыралар, аңа уңнан карыйлар, сулдан карыйлар да кул чабып көлеп җибәрәләр:

– Менә, ичмасам, егет! – диләр.

Ярты колак әтисе белән әнисенә баш иеп, эре генә итеп:

– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Картлык көнегездә инде ял итегез. Хәзер йорт–җирне үзем карармын, – ди.

 

ЯРЛЫЕГЕТ БЕЛӘН ЮХА ЕЛАН

 

Борын заманда булган бер ярлы егет. Бик ярлы инде, сыңар чиләге генә булган. Үзе ялгыз да икән. Ул төнлә бәкегә суга барган. Суга барса, бәке янында бик матур бер кыз тора икән. Кыз елмаеп караган да:

– Нигә, абый, сыңар чиләк белән генә килдең? – дигән.

Егетнең кызга ярлылыгын белдертәсе килмәгән:

– Ашыгыч булганга шулай бер чиләк белән генә килдем, – дигән.

– Абый, үзем алып бирим, – дигән кыз.

Ярар. Кыз бик матур, җиңел генә гәүдәле. Кыз егеткә бик ошаган. Егет белән кыз очрашса, мамык белән ут кебек бит. Егетнең күзе төшә моңарга.

– Син ничек килдең безнең авылга? – ди.

Кыз әйтә:

– Син өйләндеңме әле, абый? – ди.

– Өйләнгәнем юк әле. Өйләнергә вакыт юк, – ди. Егет тагын сорый: – Син каян килдең соң? – ди.

– Сөйләсәң дә яхшы түгел сиңа, – ди кыз, – минем атам-анам юк, – ди.

Егет аңа:

– Минем кебек икәнсең, ди, минем дә әткәм–әнкәм юк, – ди.

Кыз әйтә:

– Мине берәү алмакчы иде дә, шушында төшеп адаштым, бара белмәдем, авылын да тапмыйм, – ди.

Егет әйтә:

– Юкны эзләп йөргәнче, миңа кил, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә, – кабул итсәң, бер үксез–үрәчә дип әйтмәсәң, – ди.

– Мин үзем дә үксез, – ди, егет әйтә.

Болар монда күп сүзләр сөйләштеләр. Кыз егеткә ияреп кайтты, бер чиләк суны да кыз үзе алып кайтты. Кайтты да егет әйтә:

– Никах укытырбыз, болай ярамый инде, кызыгы булмас, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә.

Сызганып ташлады да идәнне юды, мичне акшарлады, самавырны ачты. Кыз өйне җыйгач, егет муллага китте. Барып керде, сәлам бирде. Исәнлек–саулык сорашты.

Мулла елмайды:

– Нихәл? – ди.

– Яхшы әле, мулла абзый, бер нәрсә ияртеп кайттым, никах укысана, – ди.

– Ярар, ярар, – ди мулла, куанды инде сәдака эләгә дип. Табак кебек чалмасын киде мулла, чапанын киде. Үзе буе ике хәтле таягына таянды. Остабикәгә әйтте:

– Анда рәт булмас, карчык, самавырны куеп тор, бик тиз кайтырмын, –диде.

Остабикә әйтә:

– Күлмәгеңне алмаштырасыңмы? – ди.

– Анда май юк, таммас, – ди мулла.

Чәй куйдылар. Көтеп торалар мулланы. Мулла җилт–җилт килә зур башмагын өстерәп. Килеп җитте. Каршы чыктылар. Сәлам биреп керде. Түр башына муллага утырырга салам күпчек куйганнар. Мулла ачылды:

– Син әле, энем, чәйләр дә куйган, – дигән була.

– Мулла абзый, бары белән, гаеп итмәссең инде, безнең эшне беләсең, – ди.

Күршедән шаһиткә ике кеше алып чыкты. Утырдылар. Мулла метриканы алды да куеныннан, моны форменный иттерә инде.

Кыз әйтә:

– Әтинең атын белмим. Әти дә юк, әни дә юк, яшьли калдым, – ди.

– Кай авылныкы? – ди.

Кыз бер ат та таба алмый:

– Томана авылыныкы, – ди.

Мулла аптырап тора.

Никах укыды мулла, кул куйдырды икесеннән дә. Шаһитләр дә тамга салдылар. Шул вакытта теге егет корсагын кашый. Мулла, сәдака бирә дип белеп, күзе белән тилмереп тора. Тегенең бернәрсәсе дә юк. Егет сизә мулланың сәдака көткәнен:

– Мулла абзый, мин сине бәхилләтермен әле, – ди.

– Каян булса да бераз табу кирәк иде, – ди мулла.

– Менә чабатам бар ике кием, шуны саткач, бирермен, – ди.

– Миңа чабата да ярый, хезмәтчемә булыр, – ди мулла.

Егетнең актык ике кием чабатасын да ала.

Мулла чыгып китте. Шаһитләр дә чыктылар. Болар көлешә–көлешә чәй эчтеләр. Хатыны булды моның хәзер. Бер көн торалар, ике көн торалар, бер атна торалар. Кыз яхшы гына йөри. Ә егет көннән–көн кибә, саргая. Аптырагач, күршеләренә әйтә бу:



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: