ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 1 глава




Акыллы кыз

 

Борын–борын заманда бер егет булып, аның кешеләрчә тормыш корасы – аң–белемле, укымышлы кызга өйләнәсе килә икән.

Бердән бер көнне егет үзенә иптәш булырлык шундый бер кызны эзләргә дип юлга чыгып киткән. Бер авыл үткән, ике авыл үткән, өченче авылны чыгып басу капкасын керү белән юлдан бер картнын барганын күргән. Егет, шап – шап атлап, картнын артыннан барып житкән. Эндашмичә генә картны артыннан сынап бара икән.

Карт төчкереп жибәрде дә: «Ходайга шөкер,бер халас». – дип әйтте, ди. Тагын бераз баргач, төчкереп: «Ходайга шөкер, ике халас» – дип әйтте ди. Тагын бераз баргач төчкереп: «Ходайга шөкер, өч халас» – дип әйтте ди.

Шулвакыт егет эндәште дә: «Әссәләмәгаләйкем! Исәнме, бабай!»

Карт кисәк кенә борылып: «Вәгаләйкемәссәлам, улым! Син, минем артымнан житешеп, күп жир килденме. Әле?» – дип сорады, ди.

– Хәтсез генә жир килдем, бабай – беренче халаста ук якынлашкан идем, – дигән.

– Яхшы, бергә – бергә юл кыска булыр, – дигән карт.

– Әйе, бабай, син арысаң – мин күтәрермен, мин арысам – син күтарерсең, – дигән.

Карт эченнән генә: «Ахмак егет икән бу, егет булып ул арысын да, көч – хәл белән баручы мин – карт аны күтәрим имеш», – дигән.

Баралар икән, карт егеттән:

– Балам, син ирме, хатынмы? – дип сорады, ди.

– Белмим, бабай, – дип жавап бирде, ди, егет.

– Әти–әниен бармы?

– Юк, жирдән шытып үстем.

Карт куңеленнан: «Хак дивана икәне билгеле», – диде.

Егет, басуда үсеп утырган ямь–яшел ужымны ем халык җеназа кутәреп чыктылар, ди.

Егет:

– Бабай, – дип әйтте, ди, бу җеназага салынган Кеше үлекме, терекме?

– Үлмәгән кешене зияратка китермилар,үлек ул, – диде карт.

Карт шушы авылныкы икән, егетне чай эчәргә өенә алып кергән. Егетне бирге бүлмәдә калдырып, үзе карчыгы белән кызы янына килгән.

– Бер хак дивана егетне кунак итеп чыгарыйм дип, өйгә алып кердем. Ул. теге як бүлмәдә утыра. Сез хәзер бу бүлмәне бушатыгыз да чәй әзерләп кертегез! – дигәч кызы:

– Әти, син ул егетнен хак дивана икәнлеген каян беләсең? – дип сораган. Карт, сүзгә керешеп, болай дигән:

– Артымнан килеп житсә дә, күп кенә вакытлар миңа сәлам бирмичә–эндәшмичә барган, монысы бер, – дигәч, кыз:

– Ул. егет үзенә охшашлы акыллы кешене эзләргә чыккан икән. Диваналар алай йөрми, – дигән.

Карт:

– Икенчедән, ул, минем белән исәнләшкәч, юлда барган вакытта: «Син арысаң – мин сине күтәрермен, мин арысам – син мине күтәрерсең», – дип әйтте. Мин карт кеше аны ни көчем белән күтәрим, – дигәч, кыз:

– һич гажәп түгел, «син сөйләгәндә мин тыңлармын, мин сөйләгәндә син тыңларсын» дигән сүз ул. А син аны аңламагансың, – дигән.

Карт сүзен давам итеп:

– Мин аннан: «Син ирме, хатынмы?» дип сорадым. Ул. мина: «Белмим» дип жавап бирде, – дигәч, кыз әйткән:

– «Халык өчен батырлык курсәткәнем юк әле», дигән сүз ул. Халык өчен эш күрсәтүчеләр генә чын ир булалар, әти.

– «Әти–әниең бармы?» – дип сорагач, ул: «Юк, жирдән шытып үстем мин», – дип жавап бирде.

– Үзен урынсыз сорау биргәнсен, әти. Аңардан: «Әти–әниларең исәнме?» – дип сорарга кирәк иде, әти–әнисез кеше дөньяга киләмени, бик дөрес җавап биргән.

– Үсеп утырган ужымны курсәтеп: «Бабай, бу уҗымнар ашалганмы?»– дип сорады. – дигән карт.

– Дөрес сорау биргән. Фәкыйрьләр шул уҗым өстеннән әжәткә алып, күптәннән бирле ашыйлар инде.

– «Нинди кәсеп итәсен?» – дип сорагач, кесәсеннән керләнеп беткән кулъяулыгын күрсәтте.

Кыз әйткән:

– «Иген эше белән шөгыльләнәм» дигән сүз булыр ул.

– Җеназага салынган кешене: «Үлекме, терекме?» – дип сорый, – дигән карт.

– «Тормыш итүче балалары калганмы?» – дип сораган ул синнән, әти, – дигән кыз.

Карт кызының сүзләрен егеткә сөйләгәч, егет:

– Миңа жәмәгать булачак кыз синдә тәрбияләнә икән, мин шул кызны эзли идем, – дип әйтте, ди.

АНСАТ ҖАВАП

 

– Хәким туган, мин тагы теге алачагымны сорап килгән идем. Түлә инде, олы кешене борчып йөртмә.

– Акчам юк бит, Хәмдия түти.

– Берәр күршеңнән алып торып түлә, булмаса.

– Менә бу киңәшең әйбәт. Биреп тор ун сум.

 

АЮ БЕЛӘН ХАТЫН

Әүвәле заманда бер хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән, ди. Ул Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтеп килгән, ди. Хатын аның аягыннан шырпысын алган, ди. Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.

 

АЮ, БҮРЕ, ТӨЛКЕ

Бервакытны Аю, Бүре, Төлке үзара сөйләшеп бер фикергә килгәннәр, ди. «Без, – диләр икән, – хаҗга барып кайтыйк, моннан соң беркемгә дә тимик, үз көчебез белән көн итеп торыйк», – дигәннәр. Шулай итеп, болар беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештылар, ди.

Болар юлга чыгып киттеләр. Юлда барганда болар бер Дөягә юлыгалар, ди. Дөя болардан:

– Кая киттегез, дуслар? – дип сорый икән, ди.

Болар:

– Менә без инде хаҗга иштек, беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештык, – диләр.

Дөя әйтә:

– Ярый алай булгач, мине дә алып китсәгезче, – ди.

Шуннан соң болар чыгып бергә китә юлга. Берничә көн баралар. Юлда Дөя, үлән ашанып тамагын туйдырып бара. Үлән ашау гөнаһ түгел инде. Аю, Бүре, Төлке барган саен ачыга, барган саен Дөягә үчегәләр: «Дөя туенып бара, әйдә без моны үтерик»,— диләр. Озак та үтми, болар өчәүләп Дөяне буып ыргыталар. Суеп бетерү белән, Аю әйтә:

– Мин моның эчәк–карынын күлгә илтеп юып кайтыйм мин кайтканчы сез бернәрсәсенә дә тимәгез, – ди.

Бу китте. Аю китү белән, Төлке Бүрегә:

– Әйдә әле, Бүре дус, Аю кайтканчы без моның бөерен ашап карыйк, мин аңа үзем җавап бирермен, тик ул кайтып: «Бөер кайда?» дип сораса, син миңа әйләнеп кара, – ди.

Аю әйләнеп кайта. Кайтып тикшереп караса, бөер юк. Бүрегә карап:

– Дөянең бөере юк бит, ул кая киткән? – ди.

Шулай дигәч, Бүре Төлкегә әйләнеп карый.

Төлке:

– Нигә соң син миңа карыйсың? Үзең бөерне ашап бетердең дә хәзер миңа әйләнеп карыйсың, әйттем бит мин сиңа ашама дип, – ди.

Шулай диюе була, Аю, Бүрегә ачуланып, Бүрене куып чыгып китә. Аю китү белән, Төлке Дөянең итен камышлыкка ташып яшереп куя. Аю әйләнеп кайта, үзе арган–талган була. Аюның кайтуына, Төлке Дөя суйган урында елап утыра. Аю:

– Дөянең ите кая? – ди.

Төлке әйтә:

– Аю абый, Дөянең итен каракош килеп күтәреп алып китте, үзем дә менә шуны искә төшереп елап утырам, – ди.

Аю, бик каты ачуланып: «Болар белән яшәп булмый!» – дип, үз юлына китә, ә хәйләкәр Төлке шул яшереп куйган Дөя итен ашап әле дә булса көн итә икән, ди.

БАШМАК

Дәрҗия Аппакова

Борын заманда бер карт яшәгән. Аның бер малае булган. Аталы–уллы яшиләр болар бер начар гына өйдә. Үләр вакыты җиткәч, карт малаена әйтә: “Балам, – ди, – минем сиңа калдырырлык бернәрсәм дә юк инде, тик бер башмагым гына бар. Кая барсаң да шуны калдырма, ул сиңа кирәк булыр”, – ди.

Озак та үтми карт үлә, улы ялгыз кала.

Егет уйлый–уйлый да дөнья гизергә чыгып китергә була. Әтисенең сүзен исенә төшереп:“Тукта, – ди, – кая булса да барсаң, башмакны калдырма үзеңнән, дип әйткән иде бит”, – ди. Башмакны камчыгына салып, юлга чыгып китә бу. Аягына киергә бернәрсәсе дә булмый моның, яланаяк китә.

Бара–бара моның аяклары авырта башлый да, капчыгындагы башмагы исенә төшә:“Тукта, – ди, – башмакны алып киим әле”, – ди. Башмакны алып кигән иде, аягына җиңел булып китте.

Башмак үзе атлап китте, музыка да уйный башлый. Моның күңеле ачылып китә хәзер.

Ярый, бу шулай бара иде, моңа бер кеше каршы очрый. Ерактан карап тора, бу шулхәтле шәп килә, исе китә моңа.

“Тукта, – ди теге кеше, – миңа башмагын сатмас микән?” – ди, уен–көлке белән килә бит егет. Әлеге кешенең кулында бәләкәй генә капчык белән алтын булган икән, башмагын бирсә, шушы алтынымны да бирер идем, дип килә инде бу. Килеп туктыйлар кара–каршы, ял итәләр. Бу кеше әйтә:

– Син бу башмагыңны миңа сат, – ди, – мин сиңа аның өчен алтын бирермен, – ди.

– Ал, – ди егет, сата бу башмагын.

Теге кеше башмакны аягына киеп киткән ие, йөгертеп алып китә, һич туктый алмый. Көч–хәл белән бер тал янына барын туктый да, башмакны салып кулына тота: “Әй, – ди, – бу шайтанлы башмак икән, үзенә кире илтеп бирим,” – ди. Егет юлда моны карап утыра торган була. Йөгереп кулына башмакны тотып килә дә атып бәрә:

– Мә башмагыңны, – ди, – шайтанлы икән, үзеңә булсын, – дип әйтә дә үзе йөгерә бирә. Егет тегенең артыннан кычкыра:

– Мә, хет алтыныңны ал, – дип. Теге артына–алдына карамый китеп бара, алтынны да алмады, башмакны да алмады.

Егет башмагын киеп уен–көлке, музыка белән барып җитә бер калага. Бер кечкенә генә өйгә керә. Өйдә бер карчык утыра. Егет сорый:

– Калада ниләр бар, әби? – ди.

– Ханның малае бар ие, – ди әби. – Шул малае үлде, – ди. – Аның үлгәненә унбиш ел инде, – ди, – бөтен кала халкы кайгыда, көлергә дә ярамый. Хан үзе дә сөйләшми, көлми, – ди.

Егет әйтә:

– Ничек алай, – ди, – аны юатырга кирәк, үлгән кире кайтмас, аның күңелен ачырга кирәк, – ди. – Мин анда барыйм әле, – ди.

– Белмим, улым, – ди карчык, – хан йортына барсаң, аның вәзирләре сине каладан куыр, – ди.

Ярар, бу китә урам буйлап хан йортына таба. Башмагын кигән, уен–көлке, музыка белән бара бу. Кала халкы моны күреп исе китә. “Бу нинди кеше болай уен–көлке белән килә?” – диләр. Хан йортына җиткәндә, атка атланган, кылыч таккан ханның вәзире моны куа башлый, “халыкны бозып, уен–көлке белән нишләп йөрисең?” – дип. Моны тәки каладан куып чыгарды вәзир. Кала читенә чыккач, утырып уйланды бу: “Мин нишләп вәзир куганга карап киттем әле, тукта, яңадан барыйм. Мин ханның күңелен табарга тиеш,” – дип, яңадан хан йортына таба китә бу, кире бара инде. Әлеге ханның капка төбенә килеп туктый уен–көлке белән. Тагын вәзир күреп, куып җибәрде моны. Кала читенә чыгып бераз утыра да яңадан китә егет: “Мине вәзир генә куды бит әле, мин ханның үзен күрергә телим,” – дип. Уен–көлке белән хан капкасы төбенә барып туктый. Хан берүзе баскычка чыгып утырган икән. Хан сорый сакчылардан:

– Бу нинди тавыш? – ди.

– Ә, бер егет килгән, шулай уен күрсәтеп йөри, – диләр.

Әлеге хан чакырта моны, йортка керсен дип. Кертәләр. Хан үзенең халыгын җыйдыра. Мәйдан ясатып әйтә халыкка:

– Болай яшәргә ярамый, халыкның күңелен күтәрергә кирәк инде, – дип.

Егетне куган вәзир дә килеп чыга мәйданга. Килеп чыга да вәзир әйтә:

– Әллә бу егет үзе уйныймы? Аның аягында шайтан башмагы, шул башмак уйный бу музыканы, уен–көлкене, – ди, – аны каладан куырга кирәк, – ди. Хан әйтә:

– Алай булгач, син шул башмакны киеп биеп кара әле, – ди.

Әлеге вәзир башмакны алып кия дә биергә төшә инде. Биергә дип бер аягын күтәрсә, икенче аягын кузгата да алмый бу.

– Ә, – ди хан, – башмак биетә дип әйтәсең, – ди, – нигә үзең биемисең, башмак биеткәч? – ди. Унбиш ел буена көлмәгән ханның күңелен ачкан, көлдерткән өчен хан егетне үзенең йортына ала, кызын бирә. Хан үлгәч, халык егетне аның урынына утырта.

Вәзир ханның үлгәнен көтеп йөргән икән. Ул үлгәч, аның урынына үзе утырып, кызын алмакчы булган икән. Шуның өчен егетне үтермәкче булып йөргән икән. Егеткә казыган чокрга вәзир үзе төшкән. Хан вәзирне йортыннан куган, ди.

 

БЕЛГӘН БУЛСАМ

 

Ялкау юлда барганда егылган. Торып бераз киткәч, абынып тагын барып төшкән. Шуннан соң бу:

– Икенче тапкыр егыласымны белсәм, бая ук тормаган булыр идем, – дигән.

 

ВАСЫЯТЬ

 

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән:

“Син, улым, дигән, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,” – дигән.

Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган:

“Син, улым, дигән аңа, гел тәмле аш кына ашап тор,” – дигән.

Карт кече улына әйткән:

“Син, дигән, ешрак өйләнергә кара,” – дигән.

Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлеп киткәч, уллары: “Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез икән?” – дип баш ватып йөри башлыйлар.

Олы улы: “Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?” – дип баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый.

Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек–саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның.

“Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: ”Авыл саен йорт салдыр”, – дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди.

Уртанчысы әйтә:

“Миңа әти тәмле аш кына ашап тор, дип әйткән иде,” – ди.

Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:

“Әти миңа ешрак өйләнергә кара, улым”, – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый”, – ди.

Карт боларның сүзләрен тыңлап–тыңлап тора да болай ди:

“Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән”, – ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән, ди: “авыл саен йорт сал” диюе “авыл саен дус–иш булдыр, дөяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була” дип әйтүе булган; “тәмле ашлар ашап кына яшә” диюе “эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр” дип әйтүе аның; “ешрак өйлән” дип әйтүе, “эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр”дип әйтүе ул, ди. Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди.

Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар.

 

ГӨЛЧӘЧӘК

 

Борын–борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер–гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.

Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы – убырлы карчык бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди.

Төннәрдән бер төнне, убырлы карчык үзе чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди.

Аның чыгып китүе булган, ди, ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди.

Урман эче бик якты,

Күктә айлар калык

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын,

Әниләргә барамын, –

дип җырлый–җырлый, куенына төче күмәч кыстырган да, ди, әниләренә кунакка дип чыгып киткән, ди.

Төн киткән, көн киткән, бара торгач, байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да килене артыннан куа чыккан.Соры бүре төсенә кергән дә, ди, җирне исни–исни чабып киткән, ди, чаба торгач, киленен куып җиткән, ди. Гөлчәчәкнең каршысына төшкән дә, ди, калын тавыш белән улап җибәргән, ди:

Көлтә–көлтә койрыгым

Болгый–болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа–калҗа тураем,

Калҗа–калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, күмәч биреп кенә котылыр иде дә, ул вакытта инде аның күмәче калмаган. Ары каранган, ди, бире каранган, ди, якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер карама күргән, ди, шул карамага ялына башлаган, ди:

Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама.

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, карама,

Яшерсәнә, карама.

Әйләнмәле карама Гөлчәчәкне бик кызганды, ди, тиеннәр чикләвек җыеп, ярканатлар кунып чыга торган кечкенә куышның ишеген ачып җибәргән иде, ди, Гөлчәчәк куышка керде дә качты, ди.

Соры бүре карама төбен тырный–тырный улаган да, ди, Гөлчәчәкне чыгара алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, карамага рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Бара торгач, кич булган, соры бүре, килененең эзеннән исни–исни барып, тагын улап җибәргән, ди:

Көлтә–көлтә койрыгым

Болгый–болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа–калҗа тураем,

Калҗа–калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, ди. Ары караган, ди, бире караган, ди, түгәрәк аланда бик матур бер күл бар икән, ди, Гөлчәчәк шул күлгә ялына башлаган, ди:

Түгәрәк алан, көмеш күл,

Көмеш күлнең суы мул.

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, көмеш күл,

Яшерсәнә, көмеш күл.

Көмеш күл Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тирән суын айкалдырып, дулкыннарын чайкалдырып Гөлчәчәк басып торган җирне тирән су белән урап алган, ди, соры бүре күл читендә бүленеп калган, ди.

Соры бүре күл читен тырный–тырный төн буе улаган да, Гөлчәчәк янына керә алмагач, таң алдыннан тагын өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Барган, ди, барган, ди, иртә киткән, кич киткән, китә торгач урманның кырыена ук чыгып җиткән. Инде әниләренең өй түбәләре дә күренә башлаган, ди. Тик шул урында соры бүре тагын куып җиткән, ди, бу юлы бигрәк тә каты ачуланып, улап җибәргән, ди:

Көлтә–көлтә койрыгым

Болгый–болгый улаем.

Күмәчеңне ашатмасаң,

Калҗа–калҗа тураем,

Калҗа–калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан. Ары каранган, бире каранган да басу кырыенда үсеп утырган кушкаенга мепеп киткән, ди.Соры бүре кушкаенның тамырларын казый башлаган, ди.

Гөлчәчәк бик курка икән, ди.

Инде монда кайтып җиткәч тә әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң? – дип әйтеп, бик елап утыра икән, д

Ала муен сыерчык,

Кола муен сыерчык.

Чәч бөртегем әманәтем,

Илтеп бирче, сыерчык,

Илтеп бирче, сыерчык.

Гөлчәчәк сыерчыкка бер–ике чәч бөртеген алып биргән, ди. Сыерчык аны алып, Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән.

Әһә, кара юргам кашынып торганда ял бөртекләре калган икән, – дип әйтеп, чәч бөртеген алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди.

Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии–бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән:

Бии–бии уйнама,

Билгенәем авырта,

Тибә–тибә уйнама,

Түбәләрем авырта...

Моңар җиңгәсенең исе киткән: “Әбәү, бу думбрага ни булган?” – дип, әйтеп, думбраны иренә биргән. Ире чиертеп–чиертеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган:

Басма–басма, абыем,

Башкынаем авырта.

Чиертмә–чиертмә, абыем,

Чәчкенәем авырта.

Урман буе, кушкаен,

Кушкаенда сеңлең бар,

Кушкаенның көбендә

Каенанам–убыр бар.

Думбраңны куй, абый,

Кушкаенга кил, абый.

Шуннан соң абыйсы: “Карасана, Гөлчәчәк сеңлем харап була язган бит,” – дип, чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, соры бүре кушкаенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, кушкаен менә авам, менә авам дип кенә торадыр иде, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди.

Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.

 

ГӨЛЧӘЧӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ

Дәрҗия Аппакова

Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кечкенә кызы белән Мәрьям апа дигән бер хатын яшәгән. Ишегалларында гөлчәчәк куаклары үскән. Хәлимә чәчәкләрне бик ярата, куакларның кызыл яфракларын җыя да, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Бик тә хуш исле була Хәлимәнең ул чәе!

Күңелгә юаныч та булгач, хуш исле чәй дә биргәч, ана белән кыз әлеге куакларны бик кадерләгәннәр. Көз килсә, аларны камышлар белән төреп салкын кыштан яшереп куя торган булганнар. Камышларга төрелгән куаклар, салкынга бирешмичә, хәвеф–хәтәрсез, кышны исән–сау чыга бирәләр икән.

Көннәрдән бер көнне ана белән кыз, яңа йортка күчмәкче булып, йорт әйберләрен ташый башлаганнар.

– Әнкәй! Безнең гөлчәчәкләребез каламыни? – дип, әнкәсеннән сорап куйган Хәлимә.

– Без күчәсе яңа йортның алдында гөлчәчәкләр тагын да күбрәк булса да, боларны да ятим итеп монда калдырмабыз, үзебез белән бергә күчерербез. Тәрәзә буенда гөлләр ничаклы күп булса, шул чаклы ямьле ул, – дип җавап биргән әнкәсе.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: