Елларда неоконсерватив революция




Социаль юнәлешле базар икътисадының нәтиҗәлелеге кимү, сайлаучыларның «бар халыкка рәхәт тормыш» тәэмин итә алмаган дәүләткә карата ышанычлары бетү җәмгыять үсешенең яңа юлларын эзләүгә этәрә.


Неоконсерватизм

Дәүләтнең социаль-икътисади мөнәсәбәтләргә актив кат­нашуын яклаучы Дж. Кейнс һәм Д.Гэлбрайт идеяләре та­рафдарлары килеп туган проблемаларны хәл итә алмыйлар. Коммунистлар, социал-демократлар һәм күпчелек либераллар агымдагы шартларда дәүләтнең икътисадтагы ролен тагын да көчәйтергә кирәк дип саныйлар.

Неоконсерватизмны яклаучылар моңа каршы чыга. Аның идеологлары Ирвинг Кристол, Норман Подгорец, Майкл Но вак була. Неоконсерваторларның төп идеяләре — традицион әхлакый кыйммәтләрне яңарту һәм, шәхси эшмәкәрләргә таянып, икътисадны модернизацияләү.

Неоконсерваторлар «бар халык рәхәт яшәгән» дәүләтне гражданнарның иреген чикләүче, эшмәкәрлек рухын этеп чыгаручы бюрократик монстр буларак бәялиләр. Алар бюро­кратиянең ролен киметергә чакыралар. Неоконсерватизмның икътисади теориясе нигезендә икътисадчы галимнәрнең Чикаго мәктәбе лидеры Милтон Фридмэн идеяләре ята. Ул — дәүләт товар кулланучыны түгел, ә аны җитештерүчене табышка салымнарны киметү юлы белән якларга тиеш дип са­ный. Җитештерүне киңәйтү ахыр чиктә продукциянең арза­наюына һәм, димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүгә китерергә тиеш. Шуңа күрә төп игътибарны табышларны яңадан бүлүгә түгел, ә даими икътисади үсеш булдыруга, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм рентабельлеген арттыруга бирергә кирәк. Бу очракта, Фридмэн уйлавынча, яңа эш урын­нары барлыкка киләчәк, ә бәяләр түбәнәюгә барачак.

Неоконсерваторлар «мул тормышлы җәмгыять» Көнбатыш илләре өчен традициягә әверелгән әхлакый кыйммәтләрнең югалуына китерүен һәм югары дәрәҗәдәге социаль якланган­лык моның төп сәбәбе булуын исбат итәргә тырышалар.

Неоконсерваторлар хезмәт хакына түгел, ә эшсезлек буенча пособие алып яшәргә яратучыларны тәнкыйть итәләр. Андыйлар хезмәткә яраклы халыкның 2 % ыннан артмаса да, эшләүче һәм салымнар түләүче граждан­нарда «безнең исәпкә эшлексезләрне туйдырып яталар» дигән фикер туа. Тотрыклы гаилә мөнәсәбәтләренә ал-


 
 

машка әхлаксыз «сексуаль революция» килүе билгеләп үтелә. Башланып киткән СПИД эпидемиясе,—Амери­ка президенты, неоконсерватор Р.Рейган карашынча, әхлаксызлык өчен бирелгән җәза ул. Ул хәтта «әлеге хәшәрәт» белән көрәшкә дәүләт акчаларын бүлүгә дә каршы чыга.

Неоконсерваторлар гаиләнең, мәктәпнең, чиркәүнең абруен яңадан торгызуны хупларга, закон һәм тәртипне их­тирам итәргә, дисциплина, тотнаклылык, патриотизм күр­сәтергә чакырып, җәмгыятьнең киң катлауларында яклау табалар.

Шул ук вакытта алар дәүләтнең социаль-икътисади мөнә­сәбәтләр өлкәсенә катнашуын да тулысынча кире какмыйлар. Сүз үзәкләштерүне юкка чыгару (децентрализация) һәм со­циаль программаларны өлешчә кыскарту турында бара.

Үзәкләштерүне юкка чыгару социаль сәясәт уздыру буенча кайбер функцияләрне үзәк хакимият органнарын­нан җирле органнарга күчерүне аңлата. Социаль програм­малар адреслыга әйләнә, ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гражданнарга гына булышлык күрсәтелә. Кешеләрне үз көчләренә таянырга, инициатива һәм җаваплылык, бер- берсенә теләктәшлек күрсәтергә үгетләп, неоконсерва­торлар гражданлык җәмгыятенең һәм шәхси бизнесның активлыгына ирешергә омтылалар.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

И. Кристолның «Чын неоконсерватор белдерүе» хезмә­теннән (1984):

Неоконсерватизм—академик интеллектуаль тирәлектә һәм хәзерге либерализмда өметсезлек аркасында килеп чыккан фикер агымы <...>

«Социаль иминият дәүләте» дип бик уңышлы аталган бар халык рәхәт яшәгән консерватив дәүләт неоконсерватив концепцияләргә тулысынча туры килә. Мондый дәүләт, ирек­ле базар шартларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау, аңа «гуманлырак төсмер» бирү өчен, үз өстенә күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык ала <...>

  10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе
   

 

Неоконсерваторлар гаиләне һәм динне сәламәт җәмгыятьнең алыштыргысыз баганалары дип саныйлар. Алар тормыш һәм җәмгыять таләпләрен иреккә омтылыш белән үлчи торган ирек­ле җәмгыятьнең әлеге бәйләүче институтларына аерым урын бирәләр. Неоконсерваторларның күбесе кешелекнең соңгы өмете интеллектуаль һәм әхлакый яктан яңартылган либераль капитализм икәнлегенә ышана.

Ни өчен неоконсерваторлар традицион кыйммәтләрне саклауга зур әһәмият бирәләр?

Неоконсерватизмның социаль-икътисади сәясәте

1970 еллар ахырына АКШта һәм Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә хакимияткә неоконсерваторлар килә. Баш­ланып киткән неоконсерватизм дәвере, барыннан да элек, Бөекбритания (консерваторлар партиясеннән) премьер- министры, әлеге постны 1979 елдан биләүче — Маргарет Тэтчер, 1980—1988 елларда АКШ президенты, республика­чы— Рональд Рейган, 1982—1998 елларда ГФР канцлеры һәм Христиан-демократлар союзы партиясе лидеры Гельмут Коль исемнәре белән бәйле.

Үзләренең төп бурычларын неоконсерваторлар икътисад ны модернизацияләүдә күрәләр. Шуңа да алар сәясәте еш кына «революцион» дип билгеләнә.

• Яңа хакимиятләр зыянга эшләүче җитештерүне дотация- ләүдән баш тарталар. Аларның дәүләт исәбендәгеләре таш­ламалы шартларда хосусый компанияләргә сатыла. Мәсәлән, Бөекбританиядә 1979—1998 елларда дәүләт секторы 2/3 гә кыскара, ә бюджетка дәүләт предприятиеләрен сатудан 80 млрд ф. ст. акча керә.

• Муниципаль торакның шактый өлеше приватизацияләнә һәм фатир алучылар кулына тапшырыла. Бу — хосусый милекчеләр катлавының киңәюенә китерә.

Бюджет чыгымнарына экономия сәясәте мөһим роль уй­ный, бу инфляциянең түбәнәюенә китерә, бәяләр үсүне тукта­та. Дәүләт хезмәткәрләре санын кыскарту башлана. Торакны

§ 32. 1980 елларда неоконсерватив революция  
   

приватизацияләү җирле хакимият органнарын йортларны, коммуналь хезмәт күрсәтү системаларын ремонтлау буенча чыгымнардан азат итә.

• Социаль сәясәт үзгәртеп корыла. Күп кенә социаль программалар җирле хакимиятләр карамагына тапшы­рыла. Элегрәк аз керемлеләргә пособие итеп бүленгән акча­ларның бер өлеше хәзер инде аларга үз «эшләрен», үз кече предприятиеләрен ачу өчен кредит итеп бирелә. Башлап җи­бәрүче эшмәкәрләр өчен махсус курслар оештырыла. Шуның аркасында элегрәк мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең шактые дәүләттән бәйсез табыш чыганагына ия була.

• Җитештерүгә яңа технологияләр керткән һәм аны модернизацияләгән җитештерүчеләр өчен салым ташлама­лары кертелә. Бу ТМК капиталын алдынгы илләргә җәлеп итә, эштә активлык дәрәҗәсен күтәрә. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта товарлар, капитал, эшче көчләрнең ирекле күчеше юлындагы каршылыклар әкренләп алына. Интеграция процессларын тизләтү халыкара хезмәт бүленеше өстенлекләрен киңрәк файдаланырга мөмкинлек бирә.

Неоконсерватив революция кысаларында гамәлгә ашырыл­ган чаралар мәгълүмати җәмгыять формалашуга нигез сала­лар. Фән-техника прогрессы казанышларын актив кулланган сәнәгать тармакларына инвестицияләр бик тиз арта.

Неоконсерватив сәясәтнең төп нәтиҗәсе булып икътисадны структур үзгәртеп кору тора. Иң алдынгы җитештерүләрнең алга таба тизләтелгән үсеше өчен алшартлар туа. Энергияне һәм ресурсларны саклаучы технологияләр гамәлгә кертелә, җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру, ягъни җитештерүчәнрәк техника куллану процессы башлана.

Мәсәлән, Кушма Штатларда 1979—1988 еллар ара­лыгында эшкәртү сәнәгатендәге төп капитал—70 % ка, ә җитештерү куәте 115 % ка арта. Башкача әйткәндә, яңа җиһазлар искеләреннән якынча 1,5 тапкыр җи­тештерүчәнрәк була. Бөекбританиядә биотехнология, химия, электротехника, электрон сәнәгатьләре һәм приборлар төзү буенча яңа предприятиеләр сафка баса.


Неоконсерватив модернизация

Икътисадны неоконсерватив модернизацияләү АКШта һәм Бөекбританиядә аеруча эзлекле гамәлгә ашырыла. Көнбатыш Европадагы континенталь илләрдә бу процесс әкренрәк һәм катлаулырак бара. Күпмедер күләмдә бу неоконсерватив сәясәткә профсоюзларның актив каршылык күрсәтүе белән аңлатыла. Аларны зыянга эшләүче предприятиеләрнең ябы­луы һәм эш урыннарының кыскаруы борчуга сала, чөнки бу — хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә. Мәсәлән, АКШта социаль сәясәтне яңадан карау нәтиҗәсендә, фәкыйрьлек чигеннән түбәнрәк яшәүче затлар өлеше 1979 елдан 1993 елга кадәр вакыт аралыгында (неоконсерватив ре­волюция чоры) 11,7 % тан 15,1 % ка кадәр арта. Шуңа кара­мастан Кушма Штатларда профсоюзларның каршылыгы ча­гыштырмача көчсез була. Яллы эшчеләрнең 16 % тан азрагы Америка профсоюзларында исәпләнә, ә аларның җитәкчелеге традицион рәвештә социаль партнёрлыкка карап эш итә.

АКШта һәм Бөекбританиядә неоконсерваторлар проф­союз хәрәкәтенә карата катгый позиция алалар. Профсоюз­лар гражданнарга һәм илнең икътисадына зыян китерерлек забастовкалар оештырган очракларда репрессия чаралары күрелә. АКШта авиадиспетчерлар профсоюзы таркалуга дучар ителә. Алар башлаган забастовка законсыз дип таныла, проф­союз җитәкчелеге хөкемгә тартыла, ә аэропортларда эшне хәрби диспетчерлар үз кулларына ала. Бөекбританиядә «ти­мер леди» кушаматы алган М.Тэтчер зыянга эшләүче күмер шахталарын ябуга каршы чыккан профсоюзларга ташламалар ясамый.

Франциядә, Германиядә, Италиядә, Испаниядә, Швециядә, Даниядә һәм Көнбатыш Европаның башка континенталь ил­ләрендә яллы эшчеләр яхшырак оешкан була. Профсоюзлар 30 дан 80 % ка кадәр хезмәт ияләрен берләштерә. Шунлык­тан социаль сәясәт уздыруның катгый ысулларын куллану мөмкин булмый.

Барлык дәүләт җитәкчеләре дә М. Тэтчер һәм Р. Рейганның икътисади карашлары белән килешеп бетмиләр. Ләкин со­циаль юнәлешле икътисади үсеш моделе кризисы шартла­рында аларның күбесе модернизацияләүнең неоконсерватив


ысулларын кулланырга мәҗбүр була. Франциядә алар — со­циалист президент Франсуа Миттеран идарә иткән чорда (1981—1995 елларда хакимияттә була), Италиядә —социалист Бенедетто Кракси җитәкчелегендәге хөкүмәт тарафыннан, Испаниядә социалист премьер Фелипе Гонсалес вакытында (1982—1996 елларда Социалистик эшчеләр партиясе лидеры) кулланылалар.

Гомумән алганда, неоконсерватив курс үткәргән лидерлар, реформалар сәясәтенең социаль базасын ныгытырга омты­лалар. Мәсәлән, Көнбатыш Европа илләрендә профсоюзлар вәкилләре предприятиеләрнең идарә органнарына, корпора­циянең күзәтчелек советларына кертелә, аларга җитештерүне үзгәртеп кору планнары турында мәгълүмат бирелә. Күп кенә корпорацияләр үз эшчеләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү үзәкләре оештыралар.

Җитештерүне югары технологияләргә күчергәндә, эшче­ләрне яклауның башка формалары да кулланыла. Мәсәлән, Америкадагы «Дженерал моторе» корпорациясе, конвейер җитештерүдән баш тарту һәм роботлар куллануга күчү сә­бәпле, эштән китүдән котылып калган югары квалификация­ле эшчеләргә гомер буена мәшгульлек һәм табыштан өлеш алуны гарантияли. Эшчеләр үзидарәсе элементлары кертелә: һәр бригада эшнең ритмын, тәртибен һәм дәвамлылыгын үзе билгели һәм соңгы нәтиҗә өчен генә җавап бирә.

Барыннан да бигрәк, эшсезлек һәм эштән чыгарулар искер­гән һөнәр ияләренә һәм түбән квалификацияле эшчеләргә ка­гыла. Мәсәлән, һәр җирдә банкоматлар кертелү банк һәм сак­лык кассалары эшчеләрен массакүләм кыскартуларга китерә. Әмма дәүләт һәм корпорацияләр яңа маргиналларны яңадан укытуны үз өсләренә алалар (бу очракта эшсезлек буенча пособие алучылар, әгәр дә квалификация күтәрү курслары­на йөрүдән баш тартсалар, аннан колак кагалар). Нәтиҗәдә эшсезлек үсү, тормыш дәрәҗәсе төшү шикелле үк, вакытлы күренеш булып чыга.

Сораулар һәм биремнәр_____________________________

1 Неоконсерватизмны башка идея агымнарыннан аерып тора торган төп үзенчәлекләр нәрсәдән гыйбарәт?

Неоконсерваторларның икътисадны модернизацияләүгә юнәлтелгән төп чараларын санап күрсәтегез һәм тасвир­лап бирегез.

Үз илләрендә неоконсерватив сәясәт алып барган дәүләт эшлеклеләрен атагыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларыннан файдаланып, аларның берсе турында чыгыш әзерләгез.

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен 1980 еллардагы рефор­маларга карата «неоконсерватив революция» атамасын кулланалар?

Неоконсерватив модернизациянең, бер яктан, АКШ һәм Бөекбританиядәге, икенче яктан, континенталь Европа илләрендәге үзенчәлекләре турында сөйләгез.

XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре

1990 елларда алдынгы илләрдә неоконсерватив дул­кын тына төшә. Икътисадны модернизацияләү буен­ча төп бурычлар хәл ителә. Халыкара аренада хәлләр үзгәрә. Советлар Союзы таркала, Көнчыгыш Европада социализм җимерелә. Көнбатыш илләрендә сул ради­каль көчләрнең йогынтысы кискен кими. «Салкын сугыш» тәмамлану белән, социаль һәм этник мөнәсәбәтләргә караган проблемалар беренче планга чыга. Неокон­серватив лидерлар аларны хәл итәргә әзер булмый. Нәтиҗәдә АКШта 1992 һәм 1996 еллардагы президент сайлауларында демократлар партиясе лидеры Уильям Клинтон җиңеп чыга, ә Бөекбританиядә 1997 елда лей­бористлар лидеры Энтони Блэр премьер-министр була. Германиядә 1998 елда социал-демократлар бундестаг­та күпчелек урыннарны яулап алалар һәм башка сул фракция—яшелләр белән коалицион хөкүмәт оештыра­лар. Европа союзындагы 15 илнең 13 ендә социалист­лар һәм социал-демократлар партияләре хакимияткә килә. Әмма әлеге партияләрнең кыйммәтләре һәм сәяси юнәлешләре алар барлыкка килгән вакыттагыдан шактый нык үзгәрә.

Социал-демократиянең үсеш этаплары

1951 елда социал-демократик партияләр халыкара берләшмә Социалистик интернационал (Социнтерн) төзиләр, ул хәзер дә яшәп килә.

Бүгенге көндә Социнтерн 130 илдән 154 партияне һәм оеш­маны берләштерә һәм дөньяда зур абруй казана. Социнтерн җитәкчеләре арасында Испаниянең элеккеге премьер-министры Хосе Луис Родригес Сапатеро, ГФРның элеккеге канцлеры Вили Брандт, Франциянең элеккеге премьер-министры Пьер Моруа һәм башка күренекле сәясәтчеләр бар.

Социнтернның Франкфурт декларациясендә (1951) демократик социализм идеалы формалаштырылган була. Аның төп принциплары—хокукый демократик дәүләт, сәяси плюрализм, социаль юнәлешле базар икътисады. Социал-демократик идеяләр Европада гына түгел, Латин Америкасы, Азия һәм Африка илләрендә дә таралыш ала. Анда Социнтернга керүче партияләр барлыкка килә.

Әле 1950 еллар башында ук күпчелек социал-демо­кратик партияләр марксизмны үзләренең идея нигезе итеп саныйлар. Әмма бераздан Австрия социалистлар партиясе һәм ГСДП программаларыннан сыйнфый кө­рәш, шәхси милекчелекне бетерү һәм җитештерү чара­ларын гомумиләштерү турындагы нигез булып торучы марксистик идеяләр алып ташлана. Башка илләрнең социал-демократлары да шушы юлдан китә.

Көнбатыш Европадагы күпчелек социал-демократик пар­тияләрнең программалары нигезенә ирек, гаделлек һәм теләк­тәшлек, тигезлек һәм демократия принциплары салына.

Ирек дигәндә, һәрбер кешенең тормыш юлын мөстәкыйль сайлау хокукы күздә тотыла. Бөтен кешеләрнең ирекле бу­луы һәм үз мәнфәгатьләрен теләктәш булып (барысы бергә, киңәшеп) яклаулары өчен бердәй мөмкинлекләрне күздә тот­кан тигезлек гаделлекнең асылы итеп карала. Социал-де­мократлар, социаль шартлар баштан ук гражданнарны төрле дәрәҗәгә куйган очракта, демократиянең нигезендә яткан тигезлек принцибының мәгънәсе югалуын таныйлар. Ләкин

алар керемнәрне тигез итеп бүлүне таләп итмиләр. Социал- демократлар яшьләргә тигез старт мөмкинлекләре тәэмин итүне үз сәясәтләренең мөһим бурычы итеп саныйлар. Бу аз керемле гаиләләрдән чыккан балаларның, тормышта үзлә­ренә лаеклы урын табу өчен, сыйфатлы түләүсез белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиешлекләрен аңлата.

Европа илләрендә социал-демократия зур уңышларга ирешә. Парламентларда йогынтылы көчкә әйләнеп, күп кенә илләрдә хакимияткә килеп, социал-демократлар эре реформаларны башлап йөрүчеләр булалар. Граж­даннарны социаль тәэмин итүнең гомуммилли система­сын булдыру, эш вакытын кыскарту һ. б. шулар исәбенә керә. Социал-демократия идеяләре Көнбатыш Евро­пада «бар халык рәхәт яшәгән ж,әмгыять» төзүнең ни­гезендә ята.

Хәзерге Европа социал-демократиясе идеологиясе

1970—1980 елларда социалистик һәм социал-демократик партияләрнең күбесе үз программаларын кабат яңарталар. Икътисадны алга таба модернизацияләү зарурлыгы моңа стимул булып тора. Фәнгә өстәмә акчалар бүлеп бирү һәм яңа технологияләр таләп ителә (шул исәптән дәүләт чы­гымнарын чикләү хисабына да). Мәсәлән, Швеция социал- демократлары, «бар халык рәхәт яшәгән җәмгыять» идеясе тулысынча гамәлгә ашырылды дип белдереп, «яңа Швеция моделе»н эшләүгә тотыналар. Ул дәүләтнең ролен чикләүгә һәм социаль программаларны үзәкләштерүне юкка чыгару­га таяна. Гомуми тигезлек җәмгыяте буларак, социализм идеалы конкрет максат итеп түгел, Э. Бернштейн күтәреп чыккан: «Хәрәкәт — барысы да, ахыргы максат — бернәрсә дә түгел» лозунгы рухында, хәрәкәт векторы итеп карала башлый. Франция социалистлар партиясе программасында (1988) «социалистик җәмгыять — тарихның ахырына омтылу түгел, бәлки социализмга таба хәрәкәт итү, реформаларны үстерү һәм социаль мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору ул» дип ассызыклана.


§ 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре  
   

 

Гамәлдә бу социал-демократлар һәм социалистларның кон­крет проблемаларны хәл итүгә туплануын белдерә. Партияара хезмәттәшлеккә, партияләр өстеннән коалицияләр оештыруга мөмкинлекләр ачыла. Монда неоконсерваторларның методла­ры киң кулланыла һәм үзләштерелә. Мәсәлән, ГФРда 2005 елгы вакытыннан алда узган сайлаулар бер генә партиягә дә хәлиткеч уңыш китерми. Шуңа күрә ХДС/ХСС неоконсерва- тив блогы лидеры Ангела Меркель җитәкчелегендә коалицион хөкүмәт төзелә, аңа ГСДП вәкилләре дә керә.

Хәзер алга киткән илләрдә төп сәяси көчләр, җәмгыять һәм дәүләт үсеше мәсьәләләрендә аларның лидерлары һәм теоретикларының идея карашларына бәйсез рәвештә, охшаш позицияләрдә торалар.

АКШ: «өченче юлдан»

социаль юнәлешле неоконсерватизмга

У. Клинтонның (1993—2001 елларда президент) демокра­тик администрациясе «өченче юл» концепциясен күтәреп чыга. Аның асылы — социаль-икътисади проблемаларны хәл итүнең иң көчле ысулларын файдалануда. Аларның уң яки сул, неоконсерватив яисә либераль булуы мөһим түгел. Мон­дый мөнәсәбәт үзен аклый. 1990 еллар дәвамында ул тотрык­лы икътисади үсешне тәэмин итә (ТЭП үсеше елына 3—4% тәшкил итә), эшсезлекнең бик түбән булуына (5 % тан азрак) һәм инфляциянең кимүенә китерә. Нәтиҗәдә 1990—2000 ел­ларда АКШның бөтен дөнья сәнәгать җитештерүендәге өлеше 19,4 тән 21,9% ка арта.

2000 елгы сайлауларда республикачылардан кандидат кече Джордж Буш — 1989—1993 елларда АКШ президенты булган Джордж Бушның улы җиңү яулый. Аның сайлау алды платформасы неоконсерваторлар өчен традицион булган салымнарны киметү һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә стимул бирү турындагы вәгъдәләрне үз эченә ала. Шул ук вакыт­та ул социаль сәясәтне алга таба активлаштыру һәм «кеше капиталы»на акча бирүне арттыру йөкләмәләрен дә колач­лый— яңа эш урыннары булдыру, мәктәптә белем бирү һәм медицина хезмәте күрсәтүне камилләштерү, көньяк штатлар­да «таркалу зоналары»н бетерү, этник азчылыкларның (аф-

 

роамерикалылар һәм латиноамерикалылар) хәлен яхшыртуны үз өстенә ала. АКШта Буш программасын социаль юнәлешле неоконсерватизм дип атыйлар.

Ләкин әлеге программаны тормышка ашыруга 2001 елның 11 сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар комачаулый. Бу көнне террорчылар, пассажирлар самолетларын тартып алып, аларны Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәге һәм Вашингтон­дагы оборона министрлыгы биналарына юнәлтеп җибәрәләр. Масштабы ягыннан моңарчы күрелмәгән теракт Американы тетрәтә. Террорчылык белән көрәш АКШ хөкүмәтенең төп бурычына әверелә.

Хәрби чыгымнарның үсүе, Әфганстан һәм Гыйрактагы хәрби операцияләргә бирелгән акчалар АКШның бюджет де­фициты һәм дәүләт бурычларының артуына китерә. Хөкүмәт алдан билгеләнгән социаль программалардан баш тартыр­га мәҗбүр була. Икътисади үсеш темплары кими, эшсезлек 7% ка җитә. Шулай да 2004 елга икътисади хәл яхшыра. Бу, террорчылыкка каршы килешмәүчән көрәшче репутациясе белән бергә, кече Дж. Бушның икенче срокка (2005—2008) сайлануын тәэмин итә. Бу чорга бюджет дефицитының алга таба үсеше һәм ипотека кризисы, берничә эре банкның бөлүе, башка дөньяви валюталарга мөнәсәбәттә доллар курсының түбәнәюе хас. АКШка икътисадның җитди түбән тәгәрәү куркынычы яный.

Массачыл хәрәкәтләр

Яңа суллар сәяси йогынтыны югалталар, коммунистик хәрәкәт көчсезләнә, социал-демократия лидерлары агымдагы пробле­маларны хәл итү белән шөгыльләнә. Шул сәбәпле Көнбатыш илләренең рухи һәм сәяси тормышының сул канатында идея бушлыгы барлыкка килә. Өлешчә аны активлашып киткән иске, традицион һәм яңа демократик хәрәкәтләр тулылан­дыра.

Традицион хәрәкәтләргә, барыннан да бигрәк, нигездә, җирле дәрәҗәдә гамәлдә булган төрле гражданлык инициа­тивалары хәрәкәтләре керә. Алар хәйрия характерындагы (фәкыйрьләргә, картларга, күп балалыларга һ. б.га ярдәм) һәм гражданнарның конкрет мәнфәгатьләрен яклау (фатир алып


торучылар, кулланучылар ассоцияцияләре һ.б.) буенча бурыч­лар билгелиләр.

Хатын-кызлар (феминистлар) хәрәкәте активлаша. Ул хатын-кызларга ирләр белән бертигез сайлау хокукы бирүне күтәреп чыккан гасыр башы суфражисткалары традицияләрен дәвам итә. Феминистларның программасы төрлерәк. Алар хезмәт эшчәнлегенең барлык төрләренә ирләр белән бер үк төрле хокук, тигез хезмәт өчен тигез түләү, гаиләдә хокук һәм бурычларны яңадан бүлүне таләп итәләр. Әлеге хәрәкәтнең аеруча радикаль юнәлешләре (АКШта һәм Бөекбританиядә аеруча йогынтылылары) җәмгыятьне тулаем үзгәртеп кору концепциясен күтәреп чыгалар. Алар «меңьеллык патриархат мәдәнияте мирасы »н — кеше тормышының барлык өлкәлә­рендә ирләр өстенлек итүне җиңеп чыгу өчен көрәшәләр.

Хәзерге вакытта дөньяда 11 хатын-кыз дәүләт яки хөкүмәт башында утыра. Өч илдә—Испания, Чили һәм Швециядә—хөкүмәттә ирләр һәм хатын-кызлар арасын­да тигезлеккә ирешелгән. 2005 елда парламент сайлау­лары узган 39 илнең 28 ендә хатын-кызлар 30 % урын ала.

Күп кенә илләрнең иҗтимагый-сәяси тормышында 1970 ел­ларда барлыкка килгән экология хәрәкәтләре — яшелләр йо­гынтылы көчкә әйләнә. Аларның максаты — кешенең яшәү тирәлеген саклау, аны сәнәгать калдыклары белән пычрану­дан саклау өчен көрәшү. Яшелләр үзләренең аеруча радикаль вәкилләре аркасында танылалар, алар хәтта кайчак хокук нормаларын бозу каршында да тукталып калмыйча, хәрби, экологик яктан куркыныч объектларга блокада ясыйлар. 1980 еллар башында күп кенә илләрдә экология хәрәкәтләре партияләр булып формалаша: ГФРда һәм Швециядә — яшелләр, Австриядә — Берләшкән яшелләр һәм Альтернатив исемлек һ.б. Экология хәрәкәтләренең актив тарафдарлары күп булмый, шулай да яшелләр киң халык катлауларында яклау табалар. Мәсәлән, АКШта гражданнарның бары 7 % ы гына экология хәрәкәтләрендә катнаша, ләкин алар яклы булуларын америкалыларның 55 % ы гына белдерә. Шул сәбәпле күп кенә илләрдә яшелләргә сайлауларда 5 % тавыш


чиген узып китәргә һәм парламентларда үз вәкиллекләрен булдырырга мөмкинлек туа.

Экологистларның идеологлары — интеллектуаллар һәм га­лимнәр, ә аларның активистлары, нигездә, студентлар һәм югары белемле яшьләр була. Яшелләр хәрәкәте Көнбатыш илләрендә генә түгел, Көнчыгыш Европада да таралыш ала. 1971 елда «Гринпис» («Яшел дөнья») халыкара оешмасы бар­лыкка килә,СССРда аның бүлеге 1990 елда төзелә. Алга киткән халыкара бәйләнешләр, үзара бер-берсенә ярдәмләшү система­сы төзеп, экологистлар йогынтылы сәяси көчкә әвереләләр. Германиядә 1998 елгы сайлауларда яшелләр парламентка гына сайланып калмыйлар, бәлки социал-демократлар белән хөкүмәт коалициясенә дә керәләр.

Күп илләрнең сәяси тормышында XX гасыр ахырында антиглобалистлар хәрәкәте билгеле бер роль уйный. Ул икъ­тисад өстеннән контрольнең ТМКга һәм ТМБга күчүе, алар­ның сәяси йогынтысы киңәюгә борчылган төрле хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны (рус. НПО) берләштерә. 1997 елда дөньяның әйдәп баручы илләре ТМК инвестицияләрен һәм ми­леген гарантияли торган килешүләр төзү турында сөйләшүләр башлаганнан соң, антиглобалистларның активлыгы аеру­ча арта. Шул вакыттан башлап, «Сигезлек» дәүләтләренең барлык очрашулары, йогынтылы халыкара оешмаларның җитәкчелеге утырышлары белән бергә массачыл протест ак­цияләре дә уза.

Антиглобалистлар хәрәкәте чиктән тыш төрле, аның оеш­тыру структурасы да, җитәкчелек итүче үзәге дә юк. Якынча бәяләүләр буенча, аңа 20 меңгә якын төрле хөкүмәтнеке бул­маган оешма — экология, анархистлар, троцкистлар, марксист­лар һ.б. оешмалар керә. Антиглобалистлар хәрәкәте типик челтәр структурасы булып исәпләнә, төрле илләрдән анда катнашучылар үз гамәлләрен Интернет аша килештерәләр. Мондый атаманы үзеннән-үзе стихияле төстә «түбәннән» фор­малашкан оешмаларга карата кулланалар. Нинди дә булса протест акциясендә катнашырга теләүче хөкүмәтнеке бул­маган оешмалар гамәлләрен бер-берсе белән яраштыралар, акчалар җыялар. Гамәли тормыш күрсәткәнчә, алар Җир шарының теләсә кайсы ноктасына диярлек 100 меңгә кадәр


активистларын җибәрергә, аларның яшәвен һәм туклануын оештырырга сәләтле.

Антиглобалистларның бердәм программасы юк. Шуңа да карамастан аларның идеяләре 1960—1970 еллардагы яңа суллар карашларына охшаш сыйфатларга ия. Бу халыкара масштабтагы яңа радикаль сәяси көч туу хакында сөйли.

• Антиглобалистлар яшәп килүче күпчелек халыкара оешмаларга, үз илләренең хакимият органнарына, әйдәп баручы сәяси партияләр һәм аларның лидерларына ка­рата, аларны трансмилли бизнес мәнфәгатьләрен яклый дип исәпләп, тискәре мөнәсәбәттә торалар.

• Антиглобалистлар югары һәм урта сыйныфларның әйләнә-тирәгә зыян китерү, кире кайтарып булмаслык ресурсларны куллану предметлары итеп эшкәртү хиса­бына үз керемнәрен һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү, ТМК табышларын арттыру омтылышына каршы чыгалар.

■ Антиглобалистлар Төньяктагы бай илләрдә яшәүче аз санлы халыкның прогрессның барлык байлыкларын- нан файдалануын һәм хәрби максатларга гаять зур акча­лар сарыф итүен әхлаксызлык күренеше дип саныйлар.

Антиглобалистлар халыкара хезмәт бүленешенең өстен­лекләрен инкарь итмиләр, ләкин ул ТМК күзәтүе һәм теләге буенча түгел, ә анда катнашучы дәүләтләр һәм халыклар мән­фәгатьләрен истә тотып үсәргә тиеш дип исәплиләр.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Һинд чыгышлы Америка икътисадчысы Джагдиш Бхаг- ватиның «Глобальләштерү хакына» китабыннан (2004):

Баштан ук глобаль проблемаларга юнәлтелгән яңа хөкү­мәтнеке булмаган оешмалар күбәеп китә <...> Чыннан да, аларның чәчәк атуларының төп сәбәбе—үзләре турында ак­тив рәвештә белдерүләре һәм гомуми рәхәтлек турында кай­гыртуларын төрлечә күрсәтүләре <...> Кайбер оешмаларның җәмәгатьчелек хакына сугышчыларның үз реномесын гөнаһ­сызлык символы буларак файдаланырга омтылулары алдан күрү түгел һәм яраксыз <...> Хөкүмәтнеке булмаган оешмалар һәм аларның гади әгъзалары кайчак шулай ук ялганга бара­


лар, андый чакта үзләренең тәнкыйтенә дучар булган объект­лардан—корпорацияләр, сәясәтчеләр һәм бюрократлардан аз аерылалар <...> Хөкүмәтнеке булмаган оешмага транспарент- лык (эшчәнлекнең ачыклыгы.— Авт.) хас түгел, әгәр дә алар тирәсендә, мәсәлән, «Энрон» компаниясендәге (АКШтагы 2001 елда җитәкчелекнең финанс махинацияләре аркасында бан­кротлыкка чыккан эре компания,— Авт.) кебек үк коррупция чәчәк атмаса, бу могҗиза булыр иде <...>

Алдынгы илләрдә хөкүмәтнеке булмаган оешмалар үзләрен «тыгынган» корпорацияләргә каршы торучы көч дип исәплиләр. Бер үк вакытта кайсыбер кече төркемнәр (хөкүмәтнеке бул­маган оешмалар.—Авт.) бик тә эре һәм бай оешмалар белән конкуренциянең тигезсез шартларыннан зарланалар.

Галимнең антиглобалистларга карата позициясе нинди? Ул аларны ни өчен тәнкыйтьли?

Интернет аша бәйләнгән хөкүмәтнеке булмаган оешма­лар челтәренең үсеше XXI гасырда дөнья сәясәтендә шактый саллы көчкә әверелергә мөмкин булган глобаль гражданлык җәмгыяте формалашу процессы башлануны күрсәтә.

Сораулар һәм биремнәр

1 Социал-демократия карашларының ничек үзгәрүе турын­да сөйләгез. Ни өчен социал-демократлар һәм неокон­серватив партияләр коалициясен оештыру мөмкинлеге туа?

2 Ни өчен АКШта демократлар һәм республикачыларның позицияләре якыная? Халыкара террорчылык белән көрәш бу илнең эчке сәяси һәм икътисади үсешенә ничек йогынты ясый? Җавап әзерләгәндә, агымдагы матбугат һәм Интернет материалларыннан файдаланыгыз.

3 Антиглобалистлар идеологиясенең үзенчәлекләре нәр­сәдә? Ни өчен аларны бердәм хәрәк



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: