БДБда кораллы конфликтлар




Әле СССР яшәгән чорда ук Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында Азәрбайҗан составындагы Таулы Карабах ав­тономияле өлкәсе өчен милләтара конфликт килеп чыга. Аның халкының 74% ын әрмәннәр тәшкил итә. Аларның тигез хокуклы булмаулары турындагы шикаятьләре карал­маганга, 1988 елда Карабахта референдум үткәрелә. Анда катнашучыларның күбесе бу өлкәне Әрмәнстанга кушуны яклап чыга. Азәрбайҗан белән мөнәсәбәтләр дә бик нык кискенләшә, ике республика шәһәрләрендә погромнар башла­на. Әрмәннәр — Азәрбайҗаннан, азәрбайҗаннар Әрмәнстаннан качып китәләр. Совет армиясенең тыгылуы хәлне тагын да катлауландыра гына. 1991 елда Таулы Карабах бәйсезлек игъ­лан итә һәм, Әрмәнстан ярдәменә таянып, сугышчан армия оештыра. 1992—1994 елларда тулы масштаблы сугыш хә­рәкәтләре җәелеп китә, алар нәтиҗәсендә әрмән һәм карабах гаскәрләре Азәрбайҗан территориясенең бер өлешен биләп алалар. 1993 елда Европада куркынычсызлык һәм хезмәт­тәшлек оешмасы (ЕКХО, рус. ОБСЕ) арадашлыгында конф­ликтны тыныч юл белән җайга салу турында сөйләшүләр бара. 1994 елның маенда утны туктату турында беркетмәгә кул куела. Әмма проблема ахыргача хәл ителми. ЕКХОның пози­циясе Азәрбайҗанның территориаль бөтенлеген саклау зарур­лыгыннан һәм бер үк вакытта, Карабахтагы әрмән халкының хокукларын яклауны гарантияләүдән гыйбарәт була. Ләкин Карабах, халыкара бергәлек тарафыннан танылмавына кара­мастан, хәзерге көнгә кадәр үзен бәйсез дип саный. Әрмәнстан чикләрен Азәрбайҗан һәм аңа дустанә Төркия ягыннан бло­кадалау дәвам итә.

Советтан соңгы киңлектә барлыкка килеп, хәзергәчә кис­кенлеген саклаган икенче конфликт Молдованың көнчыгыш өлеше—Днестр буе белән бәйле. Анда яшәүчеләрнең күпче­леген руслар һәм украиннар тәшкил итә. Молдовада хаки­мияткә килгән милләтчел көчләр илнең дәүләт теле итеп румын телен игълан иттеләр һәм Румыния белән берләшүгә юнәлеш алдылар. 1990 елда Днестр буенда моңа җавап итеп Днестр буе Молдавия Республикасы оеша. Баштарак әлеге республиканың Молдова кысаларында федератив стату­сын тану таләбе куела. Аннары, 1991 елда, Днестр буеның бэйсезлеге турында игълан ителә.

Нәтиҗәдә Молдовада да, Днестр буенда да үз хәрби форми- рованиеләре төзелә башлый. 1992 елда алар арасында сугыш хәрәкәтләре кабынып китә. Днестр буе территориясендәге Россия гаскәрләренең катнашуы гына аларны туктатырга мөмкинлек бирә. 1997 елда Россия һәм Украина арадашчы­лыгында Молдованы Днестр буе халкы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә тиешле бердәм дәүләт дип тану турында килешүгә кул куела. Әмма үзен үзе игълан иткән республика үзен бәйсез дип саный.

Шулай ук күпмилләтле дәүләт булган Грузия территория­сендә чиктән тыш катлаулы хәл туды. 1931 елга кадәр Абха­зия— СССР составындагы союздаш республика, ә аннары Гру­зия составындагы автономияле республика булды. 1990 елда Абхазия үзенең суверенитеты турында белдерде. Аның территориясендә 1991 елдан кораллы бәрелешләр башланды. 1994 елда Абхазиягә БДБның тынычлык саклаучы көчләре керде. Конфликт зонасына БМО күзәтчеләре килде. Сугыш хәрәкәтләре туктатылды, әмма конфликтны сәяси җайга са­луга хәзергәчә ирешеп булмый. Абхазия элеккечә халыкара бергәлек тарафыннан танылмаган дәүләт булып кала бирә. Грузия аның статусыннан риза түгел.

Грузия составындагы автономияле республика — Көньяк Осетия 1990 елда шулай ук үзен союздаш республика итеп үзгәртү турында таләп белән чыкты. Бу — Грузиядә хаки­мияткә «Грузия грузиннар өчен» дигән лозунг ташлап, автоно­мияләрне бетерү турында игълан иткән 3. К. Гамсахурдия җитәкчелегендәге милләтчел хөкүмәт килүгә җавап булды.

Көньяк Осетия турындагы мәсьәлә шулай ук әлегәчә хәл ителмәгән. 1995 елда ЕКХО таләбе буенча аның автономия­ле статусы торгызыла. Сугыш хәрәкәтләре туктатыла, әмма Көньяк Осетия үзенең суверенитетын тануны таләп итә.

БДБның Урта Азия дәүләтләрендә, аеруча Таҗикстанда, зур кыенлыклар килеп туа. Биредә 1992 елда кланнар ара­сындагы һәм дини каршылыклар аркасында канкойгыч граж­даннар сугышы кабынып китә. Таҗикстанны исламлаштыру тарафдарларына Әфганстанның дини фанатиклары ярдәм итә. Мөселман экстремистлары БДБның башка Урта Азия илләре территорияләренә дә үтеп керәләр.

БДБның башлыча Россия гаскәрләреннән торган тыныч­лык саклаучы көчләре ярдәмендә сугыш хәрәкәтләре тукта­тыла. 1997 елда Таж,икстан президенты Э. Ш. Рахмонов һәм оппозиция лидерлары арасында Россия арадашчылыгында Тынычлык һәм милли татулык урнаштыру турында ки­лешү төзелә. Оппозиция хөкүмәттәге урыннарның өчтән бере чамасын ала, аның кораллы формированиеләре дәүләт көч структуралары составына керә. 2000 елда тынычлык саклау­чы көчләрнең зур өлеше Таҗикстан территориясеннән китә. Россия гаскәрләре бары Тажцкстан-Эфганстан чиген саклау өчен генә калдырыла.

БДБ илләренең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше

Суверенитет алгач, БДБ дәүләтләре икътисади һәм сәяси тор­мышта үзгәртеп корулар юлына басалар.

Бәйсезлек алу вакытына бердәмлек илләренең күбесендә либераль-демократик партияләр һәм хәрәкәтләр яшәп килә. Алар Көнбатышның ярдәменә таяна, аларга интеллигенциянең һәм яшьләрнең бер өлеше теләктәшлек итә. Коммунистлар да билгеле бер йогынты көчләрен саклый. СССР таралгач та, үз хакимиятен югалтмаган элеккеге совет бюрократиясе ж,итди көч булып кала бирә.

БДБ дәүләтләренең тарихи, милли, мәдәни һәм дини тради­цияләрендәге төрлелек аларның социаль-икътисади һәм сәяси үсешенә зур йогынты ясый.

Беларусьта 1990 елда Суверенитет турында декларация кабул ителгәннән соң, хакимияткә Көнбатыш белән якынаюга юнәлеш тарафдарлары килә. Әмма Россия белән икътисади багланышларның йомшаруы илдәге хәлгә тискәре йогын­ты ясый. ТЭП җитештерү 12 % ка түбән төшә, инфляция үсә. 1994 елда Югары совет рәисе С.С. Шушкевич отставка­га китә. Шул ук елда Беларусьта тарихта беренче тапкыр президент сайлаулары үтә, анда Россия белән якынаю яклы А. Г. Лукашенко җиңү яулый. БДБ илләренең күбесеннән аермалы буларак, Беларусьта эре масштаблы хосусыйлаштыру уздырылмый. Икътисадта дәүләтнең әйдәүче роле хәзергәчә саклана. Ул сәнәгать җитештерүенең 2/3 өлеше чамасын контрольдә тота.

Беларусьта «көчле дәүләт» концепциясе,базар мөнәсәбәтләре өстеннән контроль үзен аклый. Икътисадта тотрыклы үсеш күзәтелә, халыкның тормыш дәрәҗәсе БДБда иң югары булуга ирешелә, эшсезлек кискен кими. Бу —президент А.Г. Лукашенкога зур популярлык китерә. 2004 елдагы рефе­рендумда күпчелек сайлаучылар президентның хакимияттә булу вакытын ике срок белән чикләмәү турындагы тәкъдимен хуплый. Шул ук вакытта оппозиция тарафдарлары, шулай ук Көнбатышның хокук саклау оешмалары Лукашенко режимы демократик түгел, кеше хокукларын боза дип саныйлар.

Украинада көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш өлкәләрнең үсеш дәрәҗәсе һәм характерындагы аерымлыклар җитди про­блемага әйләнә. Көнбатыштагы, күбесенчә аграр өлкәләрдә униат Чиркәве өстенлек итә. Сәнәгать нык үскән көнчыгыш һәм көньяк районнарда, нигездә, рус телендә сөйләшәләр һәм православие динен тоталар. Ил президенты, элеккеге Укра­ина Компартиясе УКның беренче секретаре Л.М. Кравчук илнең көнчыгыш һәм көньяк өлкәләрен украинлаштыру (ягъни җәмгыять тормышыннан рус телен кысрыклап чыга­ру) сәясәтен үткәрә. Бу күп кенә гражданнарда ризасызлык тудыра. 1994 елда балансланганрак юнәлеш тотарга омтылган Л. Д. Кучма президент була. Ләкин реформаларның төгәл һәм бербөтен программасы барып чыкмый, аларның күбесе прези­дент яклылар да, оппозиция дә (коммунистлар, социалистлар, милләтчеләр) ныклы күпчелеккә ирешә алмаган парламент тарафыннан туктатыла. Күп санлы коррупция, дәүләт милкен урлау фактлары массакүләм мәгълүмат чаралары аркасында киң җәмәгатьчелеккә билгеле була һәм җәмгыятьтә ризасыз­лыкны арттыра. Тормыш дәрәҗәсе төшә.

2004 елгы президент сайлаулары әлеге постка кандидат­ларның берсе — В. А. Ющенко тарафдарларының массакүләм митинглары һәм демонстрацияләре белән үрелеп бара. Алар Киев мәйданнарында палатка шәһәрчекләре коралар һәм хөкүмәт учреждениеләрен камап алалар. Украинадагы ва­кыйгаларны Кызгылт-сары революция дип йөртә башлыйлар. Нәтиҗәдә либераль юнәлеш, ЕС һәм НАТО белән тыгыз якы­наю тарафдары В. А. Ющенко җиңеп чыга. Әмма 2006 елдагы парламент сайлаулары «кызгылт-сары» сәяси көчләргә уңыш китерми. Бу эчке сәяси хәлнең киеренкеләнүенә китерә. 2007 елдагы вакытыннан алда сайлаулар «кызгылт-сары» көчләргә Ю. В. Тимошенко җитәкчелегендәге хөкүмәт оеш­тырырга мөмкинлек тудыра. Илнең хәзерге сәясәтенең иң кискен мәсьәләләре НАТОга керү планнары һәм украинлаш­тыруга юнәлтелгән курсны дәвам итү белән бәйләнгән.

Молдова да зур кыенлыклар кичерә. М. И. Снегур прези­дентлык иткәндә (1991—1996 елларда хакимияттә була) рес­публикада рус телендә сөйләшүче халыкка (гражданнарның өчтән бер өлешеннән артыгы) карата дискриминацияләү сәясәте үткәрелә. Әлеге курс илдә канәгатьсезлек тудыра. Икътисади хәлнең начарлануы 2001 елгы парламент сай­лауларында коммунистларның җиңүенә китерә. Компартия лидеры В. Н. Воронин президент була, ләкин илдәге хәлләр тамырдан үзгәрми.

БДБның Урта Азия республикаларында (Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан) хаки­мият һәм идарә аппараты зур йогынтыга ия була. Либераль- демократик оппозиция көчле булмый. Тотрыклылыкка чит илләрдән ярдәм алучы радикаль ислам җәмгыятьләре кур­кыныч тудыра. Мондый шартларда хакимият КПСС сафла­рыннан чыккан, ләкин коммунистик идеология белән араны өзүләре турында белдергән лидерларга күчә.


 
 

Казакъстанда 1990 елда элеккеге компартиянең бе­ренче секретаре Н.А. Назарбаев республика башлыгы була, аның вәкаләтләре срогы берничә тапкыр озайты­ла. 1990 елда Төркмәнстан башлыгы итеп С.А. Ниязов (шулай ук элек компартиянең беренче секретаре булган) сайлана (2006 елда вафат). Соңыннан ул гомерлек прези­дент дип игълан ителә. Кыргызстанны 1991 елдан—элек бу республиканың Фәннәр академиясе башында торган А.А. Акаев җитәкли. Таҗикстанда элекке Югары совет рәисе Э.Ш. Рахмонов президент була. Үзбәкстанда су­верен дәүләт президенты постын элекке компартиянең беренче секретаре И.А. Кәримов били.

БДБ илләренең социаль-икътисади үсеше

5 S Халык саны (млн кеше, 2002 ел) 2005 елда сәнәгать җитештерүе (1990 елга ка­рата % ларда) Эшсезлек: рәсми мәгъ­лүматлар / ХХО (МОТ) экспертла­ры бәясе (%лар- да, 2005-2006 еллар) Уртача айлык хезмәт хакы (АКШ долларла­рында, 2005 ел)
Азәрбайҗан 8,2   7,7  
Әрмәнстан 3,2   10,5  
Беларусь 9,899   1,5  
Г рузия 4,9   13,8  
Казакъстан 14,863   7,1  
Кыргызстан 5,012   3,5/9  
Молдова 4,2 64 (Днестр буеннан тыш) 5,4*  
Россия 145,537   6,1  
Таҗикстан 6,4638   2,3/25  
Төркмәнстан 5,3 кә якын Мәгълүмат юк, бәяләү—якын­ча 80 5—8/25  
Үзбәкстан 25,1   0,6/20  
Украина 48,4   6,4  

Эшкә сәләтле халыкның 22 % ы чит илләрдә яши.


Хәрби яктан БДБның күпчелек Урта Азия республика­ларының прагматик җитәкчеләре Россия белән тыгыз хезмәт­тәшлек идеясен яклап чыгалар, аның йөзендә ислам экс­тремизмыннан яклау күрәләр. Икътисади реформалар анда акрын бара. Табигый ресурсларны эшкәртүгә чит ил ка­питалын җәлеп итү һәм уртак предприятиеләр төзү буен­ча шактый тырышлык куела. Алар бары Казакъстан белән Үзбәкстанда гына кайбер уңышларга китерә, ә Казакъстан исә БДБ илләре арасында иң динамик үсешле ил буларак таныла. Бердәмлекнең башка Урта Азия дәүләтләрендә тор­мыш дәрәҗәсе Беларусь һәм Россиядәгегә караганда түбәнрәк була, эшсезлек арта. Әлеге дәүләтләрдән Россиягә, ә аның аша Көнбатыш Европа дәүләтләренә дә, иммиграция (шул исәптән легаль булмаганы да) үсә. Тормыш дәрәҗәсе төшү һәм эшсезлек сәяси тотрыксызлык чыганагына әйләнә. 2005 елның мартында Кыргызстан президенты А.А. Акаев бәреп төшерелә. Чираттагы парламент сайлауларыннан соң илнең ач һәм хәерче Көньягыннан башкалага килгән халык президент сараен җимерә. Акаев көч кулланырга батырчылык итми һәм хакимияттән баш тарта. Журналистлар бу вакый­галарны «Тюльпаннар революциясе» дип атый.

Криминаль бизнес зур проблема булып тора. Әфганстаннан һәм БДБның Урта Азия илләреннән Россиягә, Украинага һәм Беларуська наркотиклар кертелә. Наркомафия белән көрәш Россия һәм Урта Азия дәүләтләре хөкүмәтләре тарафыннан милли иминлекне тәэмин итүдә мөһим бурыч буларак карала.

Кавказ арты дәүләтләрендә үсеш юлын сайлау иң кискен проблемаларның берсе була.

Әрмэнстанда хакимияткә баштан ук либераль көчләр килә, әмма Таулы Карабах өчен Азәрбайҗан белән сугыш шартларында һәм икътисади блокада аркасында, алар уздыр­ган реформалар теләгән нәтиҗәне бирми.

Азәрбайҗанда элеккеге Компартия ҮК секретаре А.Н. Мо- талипов беренче президент була. Әрмәнстан белән сугышта җиңелгәннән соң, аны либераль-демократик оппозиция ли­деры А.А. Эльчибей алыштыра. 1993 елда базар реформала­ры уздырырга маташулар барып чыкмый, һәм ул переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелә. Илдә җитәкчелекне шулай ук


  11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре
   

элеккеге ҮКның беренче секретаре Г. А. Алиев үз кулына ала. 2004 елда Г.А. Алиевны дәвамчысы — улы И.Г. Алиев алыштыра.

1991 елда Грузиядә хакимияткә язучы, либераль-демо- кратик көчләр лидеры 3. К. Гамсахурдия килә. Ул башлаган үзгәртеп корулар җәмгыятьтә теләктәшлек тапмый. Илдә хәрби борылыш була. Гамсахурдиянең үз хакимиятен сак­лап калырга омтылуы гражданнар сугышына китерә, 1993 елда ул һәлак була. Президент булып Э. А. Шеварднадзе килә (Грузия Компартиясе ҮКның элеккеге беренче секретаре һәм СССРның тышкы эшләр министры). Ләкин ул милләтара про­блемаларны хәл итүне һәм реформалар үткәрүне тормышка ашыра алмый. 5,4 млн кеше яшәгән илдә эшсезлек 1 млн га җитә, шәһәрләрне электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр башлана. 2004 елда Грузиядә яшьләр һәм интел­лигенция хуплаган кан коюсыз переворот була. Ул Розалар революциясе дип атала. Хакимияткә либераль карашта тору­чы илнең яңа президенты итеп сайланган М. Н. Саакашвили килә. Ул үз илен НАТОга кертүгә юнәлеш ала. Оппозициянең көчле чыгышларыннан һәм ил җитәкчелеген коррупциядә гаепләүләрдән соң, ул отставкага китә. Ләкин 2008 елның гыйнварында вакытыннан алда узган президент сайлауларын­да җиңеп, Саакашвили үз вәкаләтләрен раслый.

2004—2005 елларда гражданнарның хакимиятләргә каршы чыгышлары төсле революцияләр дип исемләнә. Киев урамна­рындагы митингта катнашучыларның кызгылт-сары шарфлары һәм флаглары, Грузиядә демонстрациядә катнашучылар кулын­дагы кызыл розалар, Кыргызстандагы тюльпаннар үзгәрешләр рухын символлаштыралар. «Төсле революцияләр»нең төп сәбәбе — кешеләрнең дәүләт эшләре торышыннан ризасызлы­гы. Болар,—барыннан да бигрәк, эшсезлек, милләтара низаглар, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, коррупциянең күрелмәгән масштабларга җитүе, хөкүмәтләрнең реформаларны үткәрүдәге сүлпәнлеге. Тышкы фактор аерым роль уйный. Чит илләрдән, нигездә АКШтан, әлеге революцияләрне финанслау өчен, 150 млн долларга якын акча килә.

БДБ илләрендә барган үзгәрешләрнең характеры һәм юнәлеше туры килми. Бу алар арасында хезмәттәшлекне үсте-


 


рүдә өстәмә проблемалар китереп чыгара. Әлеге дәүләтләрдә «катып калган» конфликтлар массасы исә советтан соңгы киңлекне тотрыксыз итә.

БДБ һәм Балтыйк буе илләренең кайберләрендә хакимият­ләрнең русларга һәм рус телендә сөйләшүче гражданнарга карата тискәре мөнәсәбәте Россиядә борчу тудыра. Соңгы унъеллыкта аларның күбесе Россия Федерациясенә даими яшәргә күчеп килергә мәж,бүр була.

Сораулар һәм биремнәр

БДБ илләре арасында нинди килешүләр төзелә? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу илләр барысы да әлеге ки­лешүләрдә катнашмыйлар?

БДБ территориясендә нинди конфликтлар килеп чыга? Аларны җайга салуда СССР нинди роль уйный? Әлеге «кайнар нокталар»ны картада билгеләгез.

Дәреслек материалларын, агымдагы матбугат һәм Интер­нет мәгълүматларын файдаланып, аерым БДБ илләренең сәяси һәм икътисади үсеш үзенчәлекләре турында чы­гыш әзерләгез.

Сез ничек уйлыйсыз, БДБ дәүләтләре белән үзара мөнә­сәбәтләрдәге кыенлыкларның сәбәпләре нәрсәдә?

БДБ илләрендә «төсле революцияләр»нең сәбәбе нәр­сәдә? Ничек уйлыйсыз, алар кешеләрнең өметен аклый алганмы? Җавабыгызда матбугат һәм Интернет мате­риалларын файдаланыгыз.

Советтан соңгы киңлектәге интеграция процессларын дөньяның башка регионнарындагы шуңа охшаш процесс­лар белән чагыштырыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, алар арасында аерымлыкларның сәбәпләре нәрсәдә?


12 нче бүлек

АЗИЯ, АФРИКА ҺӘМ ЛАТИН АМЕРИКАСЫИЛЛӘРЕ: МОДЕРНИЗАЦИЯ ПРОБЛЕМАЛАРЫ

Җитди үзгәлекләргә карамастан, Көньяк илләр­нең—Азия, Африка һәм Латин Америкасындагы күпчелек дәүләтләрнең сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә уртаклыклар күп. Аларның барысы да диярлек икътисади артталык, фәкыйрьлек, хәерчелек кичерә, халыкларының зур өлеше минималь яшәү уңайлыкларыннан да мәхрүм була. Модернизация, конкурентлык сәләтенә ия, алдын­гы технологияләр кулланучы икътисад төзү проблемала­ры бөтен кискенлеге белән куела.

Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау

Икенче бөтендөнья сугышы колониаль һәм бәйле ил­ләр тормышына зур үзгәрешләр китерә. Африкадагы Италия югалткан биләмәләр—Эфиопия, Сомали, Эри­трея, Ливия бәйсез дәүләтләргә әвереләләр. Сугыш ел­ларында күп кенә колонияләр, бигрәк тә Азия-Тын океан регионында,— Һинд-Кытай, Бирма, Малайа, Филиппин һәм Индонезия—Япония тарафыннан яулап алына. Ул ике яклы сәясәт алып бара. Японнар җирле хакимият ор­ганнары төзиләр. Аларга «Азия азиатлар өчен» лозунгы­на иярергә әзер булган азатлык хәрәкәте лидерлары да керә. Ләкин азат ителгән саналган территорияләрнең ре­сурсларын рәхимсез рәвештә файдалану иллюзияләрне бик тиз юкка чыгара. Оккупантларга каршы кораллы көрәш башлана. Милли үзаң һәм бәйсез үсешкә омты­лыш ныгый.

Колониаль империяләрнең җимерелүе

Япония җиңелгәннән соң, европалылар үзләренең элеккеге колонияләренә кайталар һәм анда үз хәрби формированиеләре булган милли хөкүмәтләргә юлыгалар. «Җирле халык» за­манча коралланган була, алар СССР һәм соңрак Кытайның


ярдәменә таяна алалар. Өстәвенә, БМО төзелеп, халыкларның үз язмышларын мөстәкыйль сайлау хокукын таныганнан соң, колониаль һәм бәйле илләр үз азатлыклары өчен көрәшүне законлы дип саныйлар.

Сугыш нәтиҗәсендә Европадагы күпчелек колониаль державаларның икътисады җимерелә. Аларның кораллы көчләре какшый. Югалткан колонияләрне кайтару өчен киң колачлы сугышлар алып барган очракта, социаль-икътисади вазгыять тагын да начарланырга, хөкүмәтләрнең милита­ристик сәясәтенә каршы массачыл протестлар башланырга мөмкин була. Болар барысы да метрополияләрне сыгылмалы курс уздыруга этәрә.

Күп кенә колонияләр бәйсезлеккә тыныч юл белән ирешәләр. Мәсәлән, Бөекбритания, Һиндстанда азат­лык хәрәкәте күтәрелеше белән очрашкач, дөньядагы иң күп халык яшәгән илләрнең берсендә сугыш башлар­га батырчылык итми. 1947 елда Британия парламенты Һиндстанга бәйсезлек бирү турындагы законны хуплый. Шул ук вакытта Бирманың, ә 1948 елда Цейлонның бәйсезлеге таныла. 1946 елда АКШ Филиппинда хаки­миятне милли хөкүмәткә тапшыра.

Башка колонияләрне исә, стратегик урыннары отыш­лы һәм табигый ресурсларга бай булулары аркасында, метрополияләр ничек кенә булса да үз кулларында сак­лап калырга тырышалар. 1945—1949 елларда Голландия, Англия һәм АКШ ярдәменә таянып, Индонезиядә коло­ниаль сугыш алып бара. 1950 елда бу ил бәйсезлек ала. Малайа 1957 елда гына мөстәкыйльлеккә ирешә.

Франция үзенең колониаль империясен аеруча зур үҗәтлек белән сакларга омтыла. Каучук, аккургаш кебек чимал ресурсларына һәм дөгегә бай Вьетнам колони­заторлар өчен «алтын базы» була. Япония җиңелгәннән соң, Һинд-Кытай дәүләтләре—Камбоджа, Лаос һәм Вьет­нам бәйсезлек игълан итәләр. Франция аны әлеге илләр метрополиянең икътисади һәм хәрби-сәяси йогынты­сы даирәсендә калган шартларда танырга әзер булу­ын белдерә. Вьетнамның көньягында оешкан хөкүмәт Франциянең тәкъдимнәрен кабул итә. Ләкин Вьетнам Демократик Республикасы төзелгән Төньяк аларны кире кага. 1946 елда Франция Төньяк Вьетнамны ба­сып алу омтылышы ясый, ләкин аяусыз каршылыкка очрый. Вьетнамның патриотик көчләренә—Кытай һәм СССР, ә Франциягә АКШ ярдәм күрсәтүгә карамастан, 1954 елга бер генә якның да хәлиткеч җиңүгә сәләтле булмавы ачыклана. Француз гаскәрләре берничә тап­кыр җиңелгәннән соң, вакытлы солых төзелә. 1954 елда Женевада кул куелган килешүләр нигезендә, Вьетнам 17 параллель буенча ике дәүләткә бүленә. Төньяк Вьет­нам социализм төзүгә юнәлеш алуын игълан итә. Көньяк Вьетнам АКШның союздашына әйләнә. Камбоджа һәм Лаосны нейтраль, бәйсез дәүләтләр дип таныйлар.

1954 елда Алжирда француз колонизаторларына кар­шы восстание башлана. Бары тик 1962 елда гына сигез еллык сугыштан соң элеккеге колония бәйсез дәүләт була. Француз гаскәрләре Алжир җиреннән 1968 елда гына чыгарып бетерелә.

Тарихтагы соңгы —Португалия колониаль империя­се Португалиядәге 1974 елгы революциядән соң җиме­релә. Аның колонияләре булган Ангола һәм Мозамбик 1975 елда бәйсезлек алалар.

Үсеш юлын сайлау проблемасы

Колониаль һәм бәйле илләрнең азатлык өчен көрәшен җи­тәкләгән лидерлар тиз арада икътисади артталыкны бетерергә омтылалар. Ләкин Азия һәм Африка илләренең күпчелеге бик авыр хәл ителә торган проблемалар белән очраша. Аларның икътисады начар үскән була һәм чимал чыгаруга йөз тота. Аз санлы сәнәгать үзәкләре Европа белгечләренең аларга техник хезмәт күрсәтүенә бәйле була. Бәйсезлек алу еш кына икътисади хәлнең начарлануына китерә. Яңа дәүләтләрнең күбесе чит илләрдән капитал һәм технологияләр җәлеп итүгә мохтаҗлык кичерә. Болар барысы да үсеш юлын сайлауга йогынты ясый.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка кил­гән күп кенә дәүләтләрдә, бигрәк тә Африка террито­риясендә, капитализмга кадәрге мөнәсәбәтләр өстенлек итә. Халыкның зур күпчелеге авыл хуҗалыгында мәш­гуль була (мәсәлән, Эфиопиядә 1960 елда —93 %, 1990 елда—86 %). Хезмәт җитештерүчәнлеге чиктән тыш түбән күрсәткечләрдә тирбәлә, җир эшкәртү күп гасырлар элек ничек булса, шулай кала. 1970 елларда Африка илләрендә авыл хуҗалыгында эшләгән һәр мең кешегә уртача алганда 2—3 трактор туры килә. Бу алга киткән илләрдәгегә караганда 150—200 тапкыр кимрәк. Натураль хуҗалык өстенлек итә, ягъни игенчеләр, ярым ач яшәп, үз продукцияләрен үзләре кулланалар, аларның сатуга җитештерү өчен бернинди мөмкинлекләре дә булмый.

Халык саны бик тиз үсә. Квалификация дәрәҗәсе, хезмәт тәҗрибәсе буенча сәнәгатьтә файдаланырлык ре­сурслар чикле була. Хәтта батракларны һәм эшчеләрне кертеп исәпләгәндә дә барлык ялланып эшләүчеләрнең чагыштырмача өлеше 1 % тан (Буркина-Фасо) 20 % ка кадәр (1960 еллар башында Пакистан) тәшкил итә.

Төп колониаль держава булган Англия үзенең элекке­ге биләмәләре базарларына күзәтчелекне сакларга омтыла. Әлеге биләмәләр, бәйсезлек алу белән беррәттән, Британия Милләтләр бердәмлеге әгъзалары булу мөмкинлегенә дә ия булалар. Анда катнашучыларның барысына да, «ак» доми­нионнар (алар да Бердәмлеккә керә) кебек үк, Англия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә ташламалар бирелә. Формаль рәвештә Бердәмлек башлыгы булып Бөекбритания монархы санала. Бердәмлекнең тышкы һәм оборона сәясәте ел саен уздырылачак киңәшмәләрдә билгеләнәчәк дип фаразлана.

Бердәмлеккә 1,5 млрд тан артык кеше яшәгән 50 дәүләт, шул исәптән Ниндстан, Пакистан, Нигерия кебек зур илләр һ.б. керә. Хәзерге вакытта аларның 16 сы гына Британия ко­ролевасын Бердәмлек башлыгы дип таный. Англия белән икъ­тисади һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итсәләр дә, Бердәмлеккә керүче илләрнең күпчелеге мөстәкыйль сәясәт алып бара.

Бөекбритания үрнәгендә 1958 елда Франция дә француз президенты ж,итәкчелегендә Франция Бергәлеге төзү турында игълан итә. Бергәлеккә Сенегал, Фил Сөяге Яры, Дагомея,


  12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары
   

Нигер, Мавритания, Югары Вольта, Конго, Габон, Чад, Мада­гаскар һ.б. илләр керә. Аларның территориясендә француз базалары һәм гарнизоннары саклана. Соңрак аерым илләр (Конго, Чад, Мавритания, Габон һ.б.) Бергәлектән чыгалар. Аларның кайберләре белән Франция хезмәттәшлек турында аерым килешүләр төзи.

Бәйсезлек алган яшь дәүләтләрне үсеп килүче дәүләтләр дип атый башлыйлар. Элеккеге метрополияләр аларның икътисадына, аның аграр-чимал характерын саклау макса­тында, контрольлек итәргә тырышалар. 1960—1970 еллар­да андый сәясәт Азия һәм Африканың күп кенә азатлыкка ирешкән илләре лидерларында СССР ярдәменә таянырга ом­тылыш тудыра. Советлар Союзы, үзенең дөньяда йогынтысын киңәйтүгә исәп тотып, социалистик ориентация файдасына юнәлеш алуны кайнар хуплый. Советлар Союзы ярдәме белән әлеге дәүләтләрдә социализм төзүгә курс алырга тиешле марк­систик партияләр төзелә. Бу курс, җәмгыять белән үзәктән идарә итүне, икътисадны һәм кораллы көчләрне үстерү өчен, чит илләр компанияләренең милкен һәм табигый ресурслар­ны национализацияләүне үз эченә ала. Инженерлар, техник­лар, табиблар, укытучылар һәм хәрби кадрлар СССР югары уку йортларында әзерләнә. Совет белгечләре азатлык алган илләрдә эшлиләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау система­ларын җайга салырга булышалар. Алар сәнәгать объектлары төзиләр һәм милли кораллы көчләрнең сугышчан әзерлеген үстерүгә булышлык итәләр. Төрле чорларда социалистик үсеш юлы белән Мисыр (Берләшкән Гарәп Республикасы), Сүрия, Гыйрак, Көньяк Йәмән, Индонезия, Бирма, Конго, Гана, Гви­нея, Ангола, Мозамбик, Эфиопия, Сомали, Алжир, Танзания, Мали һ.б. дәүләтләр лидерлары кызыксынуларын күрсәтәләр. Ләкин тора-бара бу илләр социализмнан баш тарталар. Моның сәбәпләре төрле.

Барыннан да элек, СССРның азатлык алган илләрдә за­манча сәнәгать төзү өчен финанс мөмкинлекләре җитәрлек булмый. Нәтиҗәдә күпчелек яшь дәүләтләр лидерларының совет сәясәтенә карата күңеле суына. Алдынгы җир эшкәртү технологияләре (ашламалар, тракторлар һәм комбайннар) булмаганга, аны җәмәгать милкенә әверелдерү уңышның


түбәнәюенә китерә. Халыкның төп массасы — крестьян­нар— тормышның традицион тәртибен җимерүгә каршы чыга. Ресурсларның үзәкләштерелгән бүленешен кертү арка­сында, аларны югары дәүләт чиновниклары урларга тотына.

Азатлык алган илләрнең социалистик ориентациядән йөз чөерүендә АКШ һәм аның союздашларының сәясәте дә зур роль уйный. Алар СССРга дустанә мөнәсәбәттәге режимнарга каршы туктаусыз көрәш алып баралар. Бу көрәштә пропа­ганда, кланнар һәм милләтләр арасында низаглар тудыру ке­бек алымнар кулланыла. Оппозиция көчләренә юмарт ярдәм күрсәтелә, хәрби конфликтлар китереп чыгарыла.

Көньяк илләрендә конфликтлар

Бәйсезлек алу һәрвакытта да алга таба каршылыксыз һәм уңышлы үсешкә гарантия бирми. Яңа барлыкка килгән күп кенә дәүләтләрнең чикләре этник һәм дини чикләр белән туры килми. Бу исә күп кенә эчке һәм халыкара конфликтларның сәбәбе булып тора.

Ниндстанга бәйсезлек бирелгәннән соң (1947), ул дини як­тан күпчелек халкы индуслар булган Ниндстанга һәм башлы­ча мөселманнар яшәгән Пакистанга таркала. Миллионнарча кешеләр качакларга әверелә. Бәхәсле чиктәш территорияләр аркасында әлеге илләр арасында берничә тапкыр хәрби кон­фликт туа.

Якын Көнчыгышта да даими тотрыксызлык учагы бар­лыкка килә. 1947 елда БМОның Палестина территориясендә гарәп һәм яһүд дәүләтләрен төзү турындагы карары кабул ителә. Әмма 1949 елда башланган конфликт нәтиҗәсендә Из­раиль Палестинаның бөтен территориясен басып ала. Бу исә аның күрше гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрендә киеренке­лек китереп чыгара. Әмма 1956,1967 һәм 1973 еллардагы га­рәпләр һәм израильлеләр арасындагы сугышлар гарәпләрнең җиңелүе белән тәмамлана.

Көньякның күп кенә илләре зур табигый ресурсларга ия булалар. Шул ук вакытта яшь дәүләтләрнең үз җирләрендәге табигый байлыкларны үзләштерү мөмкинлекләре булмый. Алар дөньяның эре державалары арасындагы кискен көрәш аренасына әвереләләр.

Бельгия Конгосы (Заир) 1960 елда бәйсезлек ала. 1961 елда файдалы казылмаларга бай Катанга про­винциясендә сепаратизм (аерылып чыгу) хәрәкәте җәелә. Аңа каршы көрәшү өчен, илгә БМО гаскәрләре кертелә. Гражданнар сугышы барышында Конго азатлык хәрәкәтенең зур абруй казанган лидеры Патрис Лумум­ба һәлак була. 1961—1965 елларда илдә унбер тапкыр хөкүмәт алышына. 1965 елда генерал Мобуту (1997 елга кадәр хакимияттә була) диктатурасы урнаштырылганнан соң гына, конфликтка нокта куела.

Африка континентының иң күп санлы халкы яшәгән (120 млн чамасы кеше) илдә—Нигериядә—аның нефтькә бай Биафра провинциясендә яшәгән ибо халкы бәйсезлек игълан итә. Бу өчьеллык гражданнар сугышына (1967— 1970) китерә.

1970 елларда Анголада төрле кабилә берләшмәләренә та­янучы эре хәрби-сәяси төркемнәр барлыкка килә. Ил Пор­тугалиянең колониаль хакимиятеннән азат и



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: