XXI гасыр башында Латин Америкасы




1930 елларга кадәр Латин Америкасы илләре башлы­ча аграр дәүләтләр буларак үсә. Алар түбән хезмәт хакы алган яллы эшчеләр хезмәтеннән киң файдаланган эре латифундияләр (алпавыт хуҗалыклары) продукциясен экспортка чыгаралар.

1930 еллардан башлап, бигрәк тә сугыштан соңгы ел­ларда, Латин Америкасының күпчелек илләре модерни­зация һәм тизләтелгән индустриаль үсеш юлына аяк баса. Моңа берничә уңай шарт ярдәм итә.

Диктаторлык режимнары: модернизацияләү тәҗрибәсе

Икенче бөтендөнья сугышы елларында Латин Америкасы илләренең аграр продукциясенә ихтыяҗ арта. Бу тулаем икътисад үсеше өчен стимул була. Сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдән еракта урнашкан континетта сугыштан һәм аның нәтиҗәләреннән качып килгән эмигрантлар сыену урыны таба. Квалификацияле белгечләр һәм эшче көчләр агыла.

Дөньяның алдынгы корпорацияләре Латин Амери­касын имин, табигый ресурсларга һәм үзләштерелмәгән җирләргә бай, шуңа күрә капитал кертү өчен отышлы район итеп күрәләр. Чит ил капиталы башлыча Кушма Штатлар компанияләреннән килә. АКШ катгый рәвештә аларның мәнфәгатьләрен яклый, Латин Америкасы илләре эшләренә ачыктан-ачык хәрби тыкшынудан да тайчынмый. Мәсәлән, 1954 елда Гватемалада, АКШның иң эре «Юнайтед фрут» аграр компаниясенең җирләрен национализацияләүгә җавап йөзеннән, Америка хәрбиләре ярдәмендә переворот оештыры­ла. Яңа хөкүмәт компаниягә аның милкен кире кайтара.

Кубада Ф. Кастроның революцион хөкүмәтен бәреп тө­шерергә маташуларның уңышсыз тәмамлануы АКШның абруена гаять зур зыян сала. Кушма Штатлар үз сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр була. 1961 елда АКШ президенты демократ Дж. Кеннеди Латин Америкасы илләренә «Прогресс хакы­на союз» программасын тәкъдим итә, аны тормышка ашы­руга 20 млрд доллар бүлеп бирә. 19 ил тарафыннан кабул ителгән әлеге программаның максаты бу илләргә өлгереп җиткән социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт була. Шул ук вакытта АКШ континентта СССРның яңа союздашларын булдырмаска омтыла.

Дж. Кеннеди программасы модернизация юлында алга барырга ярдәм итсә дә, Латин Америкасы илләрендә тотрык- лылыкны ныгытмый. Хакимияткә диктаторларны китергән хәрби переворотлар чылбыры дәвам итә.

Кагыйдә буларак, хәрби, диктаторлык режимнары икъ­тисадны тизләтелгән модернизацияләүгә юнәлеш алалар, профсоюзларның хокукларын чиклиләр, социаль программа­ларны туктаталар, күпчелек ялланып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга ирек бирмиләр. Барлык акчалар киң колачлы проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелә, чит ил капиталына төрле өстенлекле ташламалар ясала. Еш кына мондый сәясәт сизелерлек икътисади нәтиҗәләр бирә.

Мәсәлән, Латин Америкасының иң зур илендә — Бразилия­дә (халкы 160 млн кеше)— «икътисади могҗиза» хакимияттә хәрби хунта торган елларга (1964—1985) туры килә.

Юллар, электр станцияләре төзелә, металлургия, нефть чы­гару үсә. Илнең эчке районнарын үзләштерүне тизләтү өчен, башкала диңгез буеннан территория эченә (Рио-де-Жанейродан Бразилиа шәһәренә) күчерелә. Амазонка бассейнындагы таби­гый байлыкларны тиз арада үзләштерү башлана, бу районда халык саны 5 млн нан 12 млн га арта. Чит ил корпорацияләре,


аерым алганда, «Форд», «Фиат», «Фольксваген», «Дженерал моторе» кебек гигантлар ярдәме белән илдә автомобиль­ләр, самолётлар, компьютерлар, заманча корал җитештерү җайга салына. Бразилия дөнья базарына машиналар һәм җиһазлар куючыга әверелә. Аның аграр продукциясе Аме­риканыкы белән уңышлы көндәшлек итә. Бразилия үз капи­талын азрак үскән илләргә, аерым алганда Африкага кертә башлый.

1960 еллардан 1980 елларга кадәр Латин Америкасы иллә­рендә тулай эчке продукт күләме өч тапкыр арта. Брази­лия, Аргентина, Чили уртача үсеш дәрәҗәсе күрсәткечләренә ирешә. Латин Америкасының күп кенә илләре җан башына тулай эчке продукт җитештерү күләме буенча Көнчыгыш Европа һәм Россия Федерациясе дәүләтләре күрсәткечләрен узып китә.

Социаль үсеш дәрәҗәсе буенча Латин Америкасы илләре Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европаның алдынгы дәүләт­ләренә якыная.

Мәсәлән, хезмәткә тартылган халык арасында ялла­нып эшләүчеләр өлеше 70—80 %. Бу вакытта Бразилиядә, мәсәлән, 1960—1990 еллар арасында авыл хуҗалыгында эш көчләренең күләме 52 дән 23 % ка кими, сәнәгатьтә— 18 дән 23 % ка, хезмәт күрсәтү өлкәсендә 30 дан 54 % ка кадәр арта. Моңа охшаш күрсәткечләр башка күпчелек Латин Америкасы илләрендә дә күзәтелә.

Шул ук вакытта Латин Америкасы һәм алга киткән илләр арасында гаять мөһим аермалар да саклана. Үзләрен урта сыйныфка кертеп караучы кешеләр катлавы чагыштырмача аз санлы була. Мөлкәт ягыннан тигезсезлек зур проблема ту­дыра. 20 % иң ярлы һәм 20 % иң бай гаиләләрнең керемнәре арасындагы нисбәт 1980—1990 елларда Бразилиядә, мәсәлән, 1:32, Колумбиядә — 1:15,5, Чилида 1:18 була.

Армиянең сәяси һәм иҗтимагый тормышка актив тык­шынуы генераллар һәм өлкән офицерларны илнең икътисади үсеш юлларын билгеләүче йомык өстен кастага әверелдерә. Кагыйдә буларак, сәнәгатьнең бары чит илгә продукция чыга­ра һәм идарә итүче даирәләргә һәм алар белән бәйле бизнесмен­нарга чиктән тыш табыш китерә торган тармакларын үстерүгә генә игътибар бирелә. Эчке базар акрын үсә, халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән булып кала. Шунлыктан уздырыла торган реформалар күпчелек гражданнарда — крестьяннарда һәм эшчеләрдә генә түгел, бәлки вак һәм урта буржуазия һәм эшмәкәрләр арасында да яклау тапмый. Алар хакимиятләр сәясәтен халыкка каршы, ТМК мәнфәгатьләренә һәм АКШ корпорацияләренә буйсындырылган дип исәплиләр.

Латин Америкасында перончылык һәм демократия

Хәрби диктатураларның көчсез яклары һәм җитешсезлекләре дә күп була. Хәрбиләрнең югары катлавы арасындагы кор­рупцияне дә алар исәбенә кертеп карарга кирәк. Диктатор хөкүмәтләр тарафыннан алынган кредитлар һәм заёмнар еш кына урлана яисә юкка-барга тотылып бетә. Диктаторлар хакимияте еш кына оппозицион чыгышларны аяусыз бас­тыру, башкача уйлаучыларны эзәрлекләү, кешенең нигез хо­кукларын һәм ирекләрен бозуны аңлата. Нәтиҗәдә хәрби режимнар иртәме яки соңмы тышкы бурычларының бик нык артуы белән очрашалар, ил эчендәге куәтле оппозицион хәрәкәткә каршы тора алмыйлар. Алар хакимиятне граждан­лык хөкүмәтенә бирергә мәҗбүр булалар.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан алып 1990 еллар­га кадәр Латин Америкасы илләренең күбесендә гражданлык хөкүмәтләре озын гомерле булып чыкмый. Мексика моннан чыгарылма булып тора. Анда 1917 елгы революция җиңгәннән соң, сәяси мәйданда озак вакытлар җитди көндәшләре булма­ган бер генә партия өстенлек итүгә карамастан, демократик конституция кабул ителә.

Латин Америкасында берничә мәртәбә хезмәт ияләре, шу­лай ук вак һәм урта буржуазия мәнфәгатьләрендә рефор­малар уздырырга омтылыш ясала. Аларның асылын модерни­зацияләүне эчке базарны үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен әкренләп күтәрү белән бәйләү тәшкил итә.

Беренче мәртәбә һәм шактый уңышлы рәвештә мондый үзгәртеп корулар Аргентинада полковник Хуан Доминго Пе-


рон тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул 1943 елгы переворот нәтиҗәсендә хакимияткә килә. Милли профүзәк — Гомуми хезмәт конфедерациясе — ярдәме белән Х.Д. Перон 1946 ел­да сайлауларда җиңү яулый. Перончылар партиясенең тая­нычына әйләнгән яңа профсоюзлар вәкилләре парламент­ка һәм хөкүмәткә кертелә. Перон вакытында Аргентина конституциясенә социаль хокуклар, түләүле ял кертелә, пен­сия белән тәэмин итү системасы булдырыла. Тимер юллар һәм элемтә сатып алына яки национализацияләнә. Икътисади үсешнең бишьеллык планы кабул ителә, милли сәнәгатьне үстерү өчен, стимуллар булдырыла. Ләкин 1955 елда Х.Д.Перон чираттагы хәрби переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелә.

Перончылык тәҗрибәсе һәм идеяләре Аргентинада гына түгел, Көньяк Американың башка илләрендә дә популяр була. Аерым алганда, Бразилия президенты Жетулиу Варгас (хакимияттә 1950—1954 елларда була) алар эзеннән барырга тырышып карый, ләкин переворот куркынычы белән очраш­каннан соң, үзен үзе үтерә.

Латин Америкасында демократик режимнарның көчсезлеге күп сәбәпләр белән аңлатыла. Сайлаучыларның тавышла­рына һәм профсоюзлар ярдәменә бәйле булганлыктан, алар беренче чиратта тормыш дәрәҗәсен күтәрергә тырышалар. Билгеле бер күләмдә моңа ирешелә дә. Сугыштан соңгы чорда сәнәгать эшчеләренең хезмәт хакы елга уртача 5—7 % ка арта. Ләкин актив социаль сәясәт үткәрү өчен, бюджет ак­часы гына җитми. Сул хөкүмәтләр өстәмә ресурслар табарга тырышып карыйлар. Эшмәкәрләргә салымнар арттырыла, табышлы предприятиеләр национализацияләнә, хәрби чы­гымнар киметелә.

Бу чаралар котылгысыз рәвештә 1970 елларда Латин Аме­рикасы илләре сәнәгатенең 40 % ка якынын үз кулларында тоткан ТМКда ризасызлык тудыра. Хөкүмәтнең даими арта барган социаль таләпләрне канәгатьләндерә алмавы аркасын­да, забастовкалар хәрәкәте көчәя. Көч кулланырга яратучы сул радикаль оппозиция активлаша, авыл һәм шәһәрләрдә партизан отрядлары оештырыла.

Ахыр чиктә каты икътисади һәм сәяси тышкы басым, эчке каршылыклар арту җәмгыятьне гражданнар сугышы чигенә китерә. Бу армияне, кагыйдә буларак, АКШның ида­рәче даирәләре хуплаганнан соң, хәлне үз контроленә алыр­га мәҗбүр итә. Мәсәлән, Бразилиядә 1964 елда һәм Чили­да 1973 елда хәрби переворотлар оештыруда Үзәк разведка идарәсенең (рус. ЦРУ) роле яхшы билгеле.

Чилида 1970 елның сентябрендәге президент сай­лауларында «Халык бердәмлеге» блогыннан кандидат социалист Сальвадор Альенде җиңеп чыга. Аның та­рафыннан социалистлар, коммунистлар һәм башка сул партияләрдән формалаштырылган хөкүмәт ре­формаларны тормышка ашыруга керешә. 1971 елда бакыр һәм казылмалар чыгару сәнәгатенең башка тармакларына караган предприятиеләр, шул исәптән чит ил корпорацияләренә (беренче чиратта АКШка) нисбәт ителгәннәре дә национализацияләнә. Банк­лар, тышкы сәүдә, эре фирмалар дәүләт кулына күчә. Экспроприацияләнгән латифундияләр урынына җитеш­терү кооперативлары оештырыла. Дәүләт социаль тәэми­нат системасын киңәйтүгә чыгымнарны шактый арттыра.

Реформалар уң көчләрнең көчле каршылыгына оч­рый. Сул радикаллар, киресенчә, үзгәртеп коруларны тирәнәйтүне һәм Куба үрнәгендә «хезмәт ияләре дикта­турасы» урнаштыруны таләп итәләр. Мондый шартларда оппозиция армиягә таяна. Чилида 1973 елның 11 сен­тябрендәге хакимияткә генерал Аугусто Пиночетны китергән хәрби переворот Латин Америкасы илләренең сугыштан соңгы тарихында иң канкойгыч вакыйга була. С. Альенде президент сарае өчен барган сугышта һәлак була. Чили башкаласы Сантьягодагы Үзәк стадион конц­лагерьга әйләнә, меңнәрчә кеше, сул көчләр, профсоюз­лар хәрәкәте активистлары җәзалап үтерелә, 200 меңгә якын кеше илдән качып китәргә мәҗбүр була.

Латин Америкасы илләре хәзерге үсеш этабында

1980 еллар —1990 еллар башында күпчелек Латин Америка­сы илләре үсешендә яңа этап башлана. Аларның күбесендә диктатуралар демократик, конституция нигезендә сайланган хакимияткә урын бирә.

1982 елда Фолкленд утраулары өчен Англия белән сугыш­та Аргентина диктаторлык режимы җиңелә. Бу аны 1983 елда хакимиятне гражданлык хөкүмәтенә тапшырырга мәҗбүр итә. 1985 елда Бразилиядә һәм Уругвайда авторитар идарә чорла­ры тәмамлана. 1989 елда, генерал Альфредо Стпресснерның 35 елга сузылган хәрби диктатурасыннан соң, Парагвай демо­кратия юлына аяк баса. 1989 елда Чилида ирекле сайлаулар уза, ә 1990 елда генерал А.Пиночет отставкага китә.

Латин Америкасы илләрендә демократия тәмам урнашкан дип санап буламы соң? Бу сорауга бертөрле генә җавап бирү мөмкин түгел. Әмма хәзер үк инде аларның үсешендә яңа сыйфатлар билгеләнүе ачык күренеп тора.

1980 еллар уртасыннан 1990 еллар уртасына кадәрге чор­ны модернизацияләү проблемаларын хәл итүдә «югалган ун ел» дип атыйлар. Демократик режимнар бик тырышып соци­аль сфераны үстерәләр, бу икътисади үсеш темпларын акры­найта. Бер үк вакытта Көньяк Америка халкының тормыш дәрәҗәсе яхшыру аркасында, эчке базарларның товар үткәрү мөмкинлеге арта. Бу тотрыклырак үсеш өчен алшартлар ту­дыра. Әгәр 1980 елларда континетта тулай милли продукт үсеше елына 1,7 % кына булса, 1990 елларда ул 3,2 % ка кадәр арта.

XX гасырның соңгы ун елында фәкать АКШ белән аеруча тыгыз мөнәсәбәт урнаштырган илләрдә генә Мексикада (тулай милли продуктның 30,5 тән 69,9 % ына кадәр) һәм валюта курсы долларга нык бәйләнгән Аргентинада) бурычларның кинәт артуы күзәтелә.

2001 елда Аргентинада аеруча кискен социаль-икътисади һәм сәяси кризис башлана. Тышкы бурычларның коточкыч артуы хакимиятләрне дефолт турында белдерергә, граждан­нарның банклардагы хисапларын туктатырга мәҗбүр итә. Бу урта сыйныфны бөлдерә, массакүләм тәртипсезлекләр китереп чыгара. Нәтиҗәдә хөкүмәт отставкага китәргә мәҗбүр була. Әмма кризис яңа хәрби диктатура урнашуга китерми.

XXI гасыр башында Көньяк Американың күп кенә иллә­рендә сул көчләр йогынтысы көчәя. 1998 елда Венесуэла пре­зиденты булып Уго Чавес сайлана, ул үзен Ф. Кастроның укучысы һәм социалистик үзгәртеп корулар тарафдары дип саный. Әйдәп баручы ТМК акцияләренең контроль пакетлары дәүләт милкенә күчә, киң колачлы социаль реформалар узды­рыла башлый. Бразилиядә 2002 һәм 2006 елларда президент сайлауларында ярлы эшчеләр гаиләсеннән чыккан Лулу де Сильва җиңү яулый, ул социаль юнәлешле базар икътиса­дын һәм Латин Америкасы илләренең АКШ катнашыннан тыш кына интеграциясен яклап чыга. 2005 елда Боливиядә беренче тапкыр чыгышы белән индеец, «Алга, социализмга таба» хәрәкәте лидеры Эво Моралес президент була. Шулай ук Аргентинада, Эквадор, Никарагуа, Чилида сул идеяләр тарафдарларының йогынтысы арта.

Латин Америкасында интеграция процесслары

1986 елда Аргентина һәм Бразилия — Латин Америкасының иң нык үскән ике иле — интеграция союзы төзиләр. 1990 елда аның базасында Бразилия, Аргентина, Уругвай һәм Парагвай президентлары «Көньяк Америка гомуми базары» икъти­сади блогы төзү турында килешүгә кул куялар, ул күбрәк МЕРКОСУР буларак билгеле. Латин Америкасы халкының һәм сәнәгать җитештерүенең яртысы диярлек аның өлешенә туры килә. МЕРКОСУР эшчәнлеге шактый нәтиҗәле булып чыга: бары биш ел (1990—1995) эчендә аның әгъзалары ара­сындагы үзара сәүдәнең күләме товар әйләнешенең 8,9 дан 22 % ка кадәрен тәшкил итә.

Интеграциянең икенче үзәге —1965 елда гамәлгә куелган Анд бергәлеге. Аңа Венесуэла, Колумбия, Эквадор, Перу һәм Боливия керә. 2005 елда Көньяк Американың бердәм инте­грация зонасы — Көньяк Америка союзы төзелә.

Латин Америкасында интеграция процесслары үсеше Куш­ма Штатларда борчылу тудыра. Әле 1990 елда ук АКШның идарәче даирәләре 800 млн кешеле гомумамерика бердәм базары төзү бурычын куялар. Бу — Кушма Штатларга сәүдә- икътисади экспансияләүдә яңа мөмкинлекләр тәэмин итәр иде. 1994 елда Төньяк һәм Көньяк Америка (Кубадан тыш) дәүләтләре башлыклары 2005 елга Панамерика ирекле сәүдә зонасы төзү турында килешүгә кул куялар. Ләкин 2005 елда аның оешуы турында сөйләшүләр өзелә: социаль реформалар­
га юнәлеш тоткан Венесуэла һәм Бразилия Америка проектын кискен тәнкыйтьләп чыга.

2008 елда, У.Чавес һәм Л.де Сильва тәкъдиме белән, Көнь­як Америка союзына керүче 12 илнең Көньяк Америка обо­рона советы (рус. ЮСО) хәрби блогы төзеячәкләре турында килешүгә ирешелә. Ул региондагы илләрдә АКШ йогын­тысына каршы торучы көч ролен үти алыр дип фаразлана. Шул рәвешчә, Көньяк Америка дәүләтләре тагын да ныграк консолидацияләнә бара, аларның АКШ йогынтысы орбита­сыннан чыгу омтылышлары көчәя.

Сораулар һәм биремнәр

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соң Латин Америкасы илләрендәге икътисади күтәрелешкә нәрсә сәбәп була?

Латин Америкасы дәүләтләренә карата АКШ нинди сәясәт алып бара? Мисаллар китерегез.

Латин Америкасы дәүләтләрендә диктаторлык режимна­ры сәясәтенең үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт була? Бразилия «икътисади могж,изасы» турында сөйләгез.

Латин Америкасы илләрендә сәяси тотрыксызлыкның сәбәпләре нәрсәдә? XX гасырның икенче яртысында континентта нинди демократик режимнар яшәп килә? Аларның көчсезлеге нәрсә белән аңлатыла? Латин Аме­рикасы илләре өчен хәрби диктатуралар чоры үткәндә калган дип әйтергә мөмкинме?

Латин Америкасындагы интеграция процесслары хакында сөйләгез. Ни өчен алар АКШның идарәче даирәләрендә ризасызлык тудыра?

Бүлектәге текстны анализлап, Латин Америкасы белән Азия һәм Африка илләре үсешендәге һәм модерниза­циясендәге уртак һәм үзенчәлекле якларны билгеләгез. Ни өчен бу дәүләтләр алдынгы илләрнең модернизацияләү тәҗрибәсен тулысынча файдалана алмыйлар?


13 нче бүлек

ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН

СОҢ РУХИ ТОРМЫШ

Сугышлар арасындагы чорда рухи тормыш өчен җә­мәгать үсеше процессларын һәм аларда кеше ролен аңлау хакына яңа чаралар һәм юллар табу омтылышы хас була. XX гасыр ахырында алар яңа импульс алалар. Башлыча бу фән һәм техника үсеше, мәдәниятләрнең үзара йогынтысы белән билгеләнә.

о Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният

XX гасырның икенче яртысында иҗтимагый фәннәр социаль һәм икътисади процессларны модельләштерү мөмкинлеге биргән компьютер технологияләре куллана башлыйлар. Узган унъеллыклар белән чагыштырганда бу аларның алга китешен тизләтә.

Җәмгыять үсеше теорияләре

Икътисади теория үсеше дәүләтнең икътисади өлкәдәге ролен һәм мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк фикерләү белән бәйле була. Джон Кейнс тарафыннан эшләнгән базар икътисадын җайга салу теориясе 1960—1970 еллардагы «мул тормыш­лы дәүләт» концепциясенең нигезен тәшкил итә. Дәүләтнең икътисадка тыкшынуы, аның бюрократик монстрга әверелү куркынычы турындагы мәсьәләне Америка икътисадчылары Иозеф Шумпетер һәм Милтон Фридман өйрәнәләр. 1980 ел­ларда аларның идеяләре белән АКШ һәм Бөекбританиянең неоконсерватив көчләре кораллана. Алар шулай ук икътисад­ны модернизацияләүне гамәлгә ашырганда Латин Америкасы диктатуралары тарафыннан файдаланыла.

Күренекле Америка галимнәре — икътисадчылар Джон Гэлбрейт һәм Уолт Ростоу, социолог Элвин Тоффлер циви­лизация прогрессының фазалары яки стадияләре концеп­


циясен формалаштыралар. Әгәр дә К.Марксның формация теориясе кешелек прогрессын җитештерү чараларына милек формасы үзгәрүгә бәйләсә, цивилизацион караш нигезендә җитештерү эшчэнлеге формаларының алышынуы ята. Ул, марксизмга караганда, аерым цивилизацияләрнең тарихи- мәдәни һәм сәяси үзенчәлекләренә, традицияләренә, шәхеснең җәмгыятьтәге урынына зуррак әһәмият бирә.

Үсеш стадияләре теориясе буенча, кешелек азык җыючы­лыктан, аучылыктан (табигатьнең әзер продуктларын кулла­ну) игенчелек, терлекчелек һәм кустар җитештерүгә (табигый материалларны башлыча кул, мускул хезмәтен файдаланып эшкәртү) кадәрге юл узган. Аннан соң килүче стадияләр ма­нуфактур, сәнәгый, индустриаль җитештерүгә һәм, ниһаять, мәгълүмати (яки постиндустриаль) җәмгыятькә күчеш бе­лән бәйле булган. Әлеге стадияләрнең һәрберсенә хезмәт эш- чәнлегенең өстенлекле формалары һәм эчтәлеге хас.

Кешеләрнең индивидуаль һәм төркемдәге үз-үзләрен тоты­шын өйрәнү гамәли (прикладной) фәннәрнең — социологиянең һәм политологиянең нигезләрен тудыра. Аларның предме­ты— социаль катлауларның мәнфәгатьләрен, сайлау кампа­нияләрен уздыру тактикаларыннан алып конфликтларны җайга салу юлларын өйрәнүгә кадәрге киң проблемалар спек­трын тикшерү.

XX гасыр башы галим-политологларының йомгакла­ры ике йөзләп дәүләтнең социаль һәм сәяси үсеше турын­дагы гаять зур фактик материалны өйрәнү нәтиҗәсендә тулыландырыла. Америка политологлары Дэвид Истон һәм Гэбриэл Алмонд, социолог Толкотт Парсонс тикшеренүләре сәяси системаларның үсеш закончалыклары турындагы белемнәрнең офыкларын күпкә киңәйтте. Француз полито­логы Морис Дюверже, чыгышы белән итальян булган Амери­ка философы һәм социологы Джованни Сартори хезмәтләре демократиянең яшәешен өйрәнүгә зур өлеш керттеләр.

Күренекле немец психологы һәм социологы Эрих Фромм үзенең хезмәтләрендә игътибарын шәхескә һәм аның үз-үзен тотышы мотивларына юнәлтә. 1933 елда галим АКШка күчеп китә. Психоанализга, неомарксизм һәм экзистенциализм идеяләренә таянып, ул үз социаль философиясен булдыра. Киң танылган «Иректән качу» китабында Фромм фашизмны һәм социаль күренеш буларак тоталитар җәмгыятьнең таби­гатен өйрәнә, кешенең иреккә ихтыяҗы асылын һәм чагы­лыш формаларын ача. Аның хезмәтләрендә кешенең хәзерге җәмгыятьтә читләшү проблемасы һәм аны бетерү юлларын эзләү зур урын били.

1960 елларда Франциядә хәзерге философик фикернең структурализм кебек юнәлеше киң тарала. Структуралы ка­раш буенча, өйрәнелүче һәр күренеш (тел, сәнгать, кеше аңы, мифология, мода, реклама һ.б.) үзара билгеле бер бәйләнештә булган элементлардан тора, нәкъ менә шул элементлар өйрәнү объекты була да инде. «Структурализм атасы» буларак таныл­ган француз культурологы һәм философы Клод Леви-Строс төрле мәдәниятләрне һәм мифологик системаларны чагышты­ра. Мәсәлән, Төньяк һәм Көньяк Америка индеецлары мифла­рын тикшереп, ул борынгы кешеләрнең аң-фикерләвен рекон­струкцияли һәм, шул рәвешле, кеше аңы формалашу тарихын өйрәнүгә мөһим өлеш кертә.

«Идеологиянең бетүе»ннән реидеологизациягә

1960—1970 елларда Көнбатыш илләрендә америкалы галим- социологлар Даниел Белл һәм Сеймур Липсет, француз Рай­мон Арон һәм башкалар алга сөргән «идеологиянең бетүе» кон­цепциясе популярлык казана. Алар икътисади һәм социаль процесслар, идарә итү технологияләре һәм кризисларны хәл итүнең методикалары турындагы төгәл белемнәр мәдәният, кеше шәхесе һәм рухи мохитнең иҗтимагый тормышына йогынты ясауны минимумга кадәр киметә дип исәплиләр. Мәсәлән, сайлау алды кампанияләренә төп игътибар пиарга, җәнҗаллы фаш итүләргә, сайлаучыларга арзанлы вәгъдә­ләр бирүгә юнәлтелә. Ләкин 1970 еллар ахыры —1980 еллар башы инде алга киткән илләрдә реидеологизация чорына әве­релә. Хакимияткә либераль демократиянең традицион рухи кыйммәтләренә таянган лидерлар (АКШта Р. Рейган, Бөек- британиядә М. Тэтчер) килә.

Чыннан да, фәнни белемнәр үсешенә карамастан, кешеләр­нең әйләнә-тирә чынбарлыкны ничек кабул итүләре, аларның нәрсәне хаклы һәм гадел дип санаулары турындагы мәсьәлә XX гасыр ахырында аеруча зур әһәмияткә ия була.

Социологлар һәм политологлар еш кына игътибарларын күп кенә сәяси лидерларның һәм аерым кешенең үз-үзен тотышы кайбер очракларда рациональ аңлашылмавына юнәлтәләр. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышында чагылган иррационализмны философ постструктуралистлар — Жак Деррида, Жан Бодрияр һәм башкалар аңлатырга тырыша­лар. Алар кешенең интеллект ярдәмендә чынбарлыкны аңлау сәләтен инкарь итәләр. Алар фикеренчә реаль (материаль) дөнья һәм аны безнең аңыбызның кабул итүе (төшенчәләр, символлар һәм образлар аша) тәңгәл түгел.

Теләсә нинди символлар, шул исәптән язылган сүзләр һәм текстлар, тикшеренүче (автор) караган мәдәниятнең һәм бу тикшеренүченең социаль мохите һәм тормыш тәҗрибәсе эзләрен үзләрендә саклыйлар. Чынбарлыкны тасвирлау өчен универсаль символлар табып буламы-юкмы, авторны башка мәдәният кешеләре дөрес аңлармы дигән сорауга постинду- стриалистлар тискәре җавап бирәләр.

Идеология, бигрәк тә сәяси идеология, башлыча символи­кага нигезләнә. Киңрәк җәелә барган демократия шартла­рында сайлаучыларның сәяси партияләрне сайлаулардагы көндәшлек көрәшендә яклавы фәнни дәлилләр белән тәэмин ителми. Кагыйдә буларак, бу дәлилләр гади гражданга аңла­шылмый. Аның өчен сәяси партияләрнең һәм аларның ли­дерларының гомуми абруе, алар яклаган кыйммәтләр һәм идеяләр турындагы гомуми күзаллау мөһим.

XX гасыр — XXI гасыр башында чиркәү һәм җәмгыять. Экуменик хәрәкәт

XX гасыр кешеләрнең көндәлек тормышында диннең һәм дини оешмаларның әһәмияте кимү белән таныла. Социали­стик илләрдә атеистик пропаганда алып барыла, дин әһелләре эзәрлекләнә, храмнар ябыла. Көнбатышның алга киткән дәүләтләрендә башка төрле вазгыять хөкем сөрә, тик анда да традицион диннәрнең, иң элек христианлыкның, позицияләре шактый гына көчсезләнә. Куллану җәмгыятендә матди бай­лыкларга, ялның төрле формаларына, кешенең социаль статусын күтәрүгә омтылышлар популярлык казана. Бу ту- рыдан-туры үз-үзеңне чикләүгә, буйсынуга, бурычны үтәүгә һәм башкага өндәгән традицион дини кыйммәтләр белән кар­шылыкка керә. Европалыларның һәм америкалыларның күп­челеге өчен тәкъвалык фәкать диннең тышкы, йолалы бил­геләренә — чиркәүдәге гыйбадәтләргә йөрүгә, дини бәйрәмнәр уздыруга кайтып кала. Диннәрнең гасырлар буе үзгәрмәгән кайбер традицияләре дә беркадәр шуңа этәрә. Мәсәлән, Като­лик чиркәве (дөньяның иң эре конфессиясе) гыйбадәтләрендә XX гасырда да дини халыкның күпчелеге өчен генә түгел, күп кенә руханилар өчен дә аңлаешсыз диярлек латин теле файдаланыла.

XX гасырда кешелек кичергән көчле һәм ашкынулы үзгәрешләр диннәр үсешенә төрлечә йогынты ясыйлар. Бер яктан, мәгариф һәм матди дәрәҗә үсү шартларында күп кенә илләрдә традицион булмаган дини тәгълиматлар, төрле тота­литар секталар, синкретик (ягъни берничә дөньякүләм яки традицион диннәрнең догмаларын һәм йолаларын үзләштерү нигезендә булдырылган) диннәр һ.б. тарала. Икенче як­тан, дөньядагы традицион диннәр, һәм иң элек христиан­лык, җәмгыятьтә үз позицияләрен көчәйтү өчен яңа шарт­ларга яраклашырга, чиркәү тормышын реформалауга омты­лалар.

1962—1965 елларда Католик чиркәвенең Икенче Ватикан соборы булып уза, ул чиркәүне реформалау һәм яңарту про­граммасын кабул итә, дини халыкның активлыгын күтәрүне максат итеп куя. Чиркәү иҗтимагый-сәяси проблемаларны хәл итүдә активрак катнаша, тынычлык һәм татулыкны про­пагандалауга булышлык итә башлый. Күп кенә алга киткән илләрдә католиклык консерватив партияләр һәм хәрәкәтләр идеологиясенең состав өлешенә әверелә.

Дөньяда Рим папасы Иоанн Павел II (1978—2005 ел­ларда папа) зур абруй казана. Ул 2000 елда дөнья ал­дында Католик чиркәве исеменнән тәре походлары, инк­визиция, коллыкны аклау, дини сугышлар һәм башкалар өчен тәүбә итә. Галилео Галилейны (1992) һәм Николай


Коперникны (1993) реабилитацияләү Чиркәү тарихында яңа дәвер башлануын күрсәтә. 2008 елда Ватикан Ходай тарафыннан яратылган аңлы тормышның башка плане­таларда булу ихтималын таный.

Сул карашлар көчәйгән Латин Америкасы илләрендә христианлык үсеше үзенчәлекләр кичерә. Анда христи­ан католиклык догматлары марксизм нигезләре белән үрелгән «Азат булу теологиясе» тәгълиматы тарала. Бу күренеш Ватиканда ризасызлык тудыра һәм аны кискен каршы гамәлләргә этәрә.

XX гасыр башында ук АКШ һәм Көнбатыш Европа про­тестантлары инициативасы белән экуменик хәрәкәт барлык­ка килә, ул бөтен дөньядагы христиан чиркәүләрен үзара якынайтуны төп максат итеп куя. Аның үсешендә Амстер­дамдагы Христиан чиркәүләренең бөтендөнья ассамблеясы (1948) мөһим этап була. Ассамблеяда экуменик хәрәкәткә (бүгенге көндә дөньяның 110 илендә 349 әгъзасы бар) керүче дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләргә тиешле Бөтендөнья чиркәүләр советы төзелә. 1961 елда бу хәрәкәткә Рус православие чиркәве дә кушыла.

Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәният

Кешенең көндәлек тормышында массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте бик тиз үсү нәтиҗәсендә, кешеләрнең аңына һәм карашларына көчле йогынты ясау мөмкинлекләре ачыла. 1920 елларда ук халыкара радиотапшырулар сәя­сәтнең мөһим коралына әверелә, ә XX гасыр ахырына, те- летапшыруларның иярченле системалары, глобаль компьютер челтәрләре барлыкка килү белән, кешелекнең рухи тормышын интернационализацияләү өчен шартлар туа. Идеяләрнең, мәдәни кыйммәтләрнең үзенчәлекле дөнья базары оеша, анда уңышка ирешү коммерциячел файданы да, сәяси йогынтыны да тәэмин итә.

Ь.әркайда радио һәм телевидение таралу, дөньяның күп­челек илләре халкының белеме арту киң катлау кулланучыга

 

исәпләнгән аудио-, видео- һәм басма продукциягә ихтыяҗын билгели.

Массакүләм мәдәният исә ял индустриясе формалашу­га булышлык итә. Ул күңел ачу рәвешендә генә булмый. Дөньяның әйдәп баручы корпорацияләре бу индустриядә үз товарларын турыдан-туры яки читләтеп рекламалау өчен моңарчы булмаган мөмкинлекләр күрәләр. Яңа техник чара­ларны сәясәтчеләр дә игътибарсыз калдырмый. Массакүләм мәгълүмат чаралары дошманның гадиләштерелгән образла­рын формалаштыру, сәяси көндәшләрне һәм аларның караш­ларын килбәтсез кыяфәттә күрсәтү һәм мыскыллауга дучар итү мөмкинлеген бирә. Кино, эстрада, спорт «йолдызлары»ның популярлыгы аларның тормыш рәвешенә, киенү манера­сына, карашларына, шул исәптән сәяси фикерләренә иярү күренешләрен китереп чыгара.

Массакүләм мәдәниятне кешеләр аңы белән идарә итү чара­сы дип кенә санау мәсьәләне гадиләштерү булыр иде. «Урта» кешенең аерым бер реаль мәнфәгатьләренә, таләпләренә һәм ихтыяҗларына җавап биргән очракта гына, мәдәният каза­нышлары продукциясе сорауга исәп тота ала.

Мәсәлән, «яхшылык» һәм «явызлык»ка төгәл бүленеш, көч куллану һәм секс күп күрсәтелү, традицион хеппи- энд (бәхетле төгәлләнү)—телевизион массакүләм мә­дәният продукциясенә хас сыйфатлар әнә шулар. Күренекле немец философы һәм социологы Теодор Адорно фикеренч



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: