Африканы колониаль басып алу 7 глава




• Фашистик режим урнашу алдыннан, Германия һәм Ита­лиянең үсешендә уртаклык эчке социаль-икътисади пробле­маларның һәм каршылыкларның хәл ителә алмавында күренә. Бу илләрдә коммунистлар партияләренең, алар җитәкчелек иткән профсоюзларның, яшьләр оешмаларының тәэсире көчәя. Коммунистларның социалистик революциягә, эре һәм урта эшмәкәрләрнең милекләрен национализацияләүгә, «про­летариат диктатурасы» төзергә өндәүләре күп кенә граждан­нарны куркуга сала.

Италия һәм Германия фашистлары, милли бөеклеккә ире­шү максаты белән, милләт берлеген күтәреп чыгалар. Алар раславынча, халык мәнфәгатьләрен бары тик бер генә сәяси партия чагылдыра ала. Партия җитәкчесе милли омтылыш­лар гәүдәләнеше дип саналган. Милли омтылышлар, нигездә, көчсезрәк дәүләтләрне яулап алу һәм буйсындырудан, «тор­мыш пространствосын» киңәйтүдән гыйбарәт була.

«Фашизм» термины «фасция» сүзеннән килеп чыккан. Кечкенә балта сабы чыгып торган чыбык бәйләмен — пат­ша хакимияте атрибутларын — Борынгы Римда шулай атаганнар. Фасция Италия фашистларының төп эмблема­сына әйләнә. Чыбыкларның бәйләм булып торуы милли бердәмлекне, тупланганлыкны аңлата. Фашистик симво­ликада свастика аерым урын тота, ул күп кенә борынгы,

  4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше
   

христианлыкка кадәрге ышанулар буенча, уңдырышлылык билгесе була. Фашистларның тантана йолалары борынгы римлылар үрнәгендә башкарыла.

Ике илдә дә фашистлар югары катлауларны, либераль- демократик дәүләтне тәнкыйтьләгәннәр, ул социаль пробле­маларны хәл итәрлек дәүләт түгел дип ышандырганнар. Алар эшсезлекне бетерергә, тормыш шартларын яхшыртырга һәм социаль тигезсезлекне юк итәргә вәгъдә биргәннәр. Халык массаларын кызыксындыра торган, тормышка ашмас попу ли­стик лозунглар күтәреп чыкканнар. «Җирне, кем эшкәртсә, шуңа булырга тиеш»,—ди Италия фашистларының җитәкчесе Бенито Муссолини, әмма, хакимияткә ирешкәч, җирне бары­бер крестьяннар кулына бирми. «Милли революция»не про­пагандалап, фашистлар коммунистларны төп дошманнары дип атыйлар. Эшсезләрдән, җинаятьчеләрдән, вак хосусый милекчеләрдән торган штурм отрядлары төзелә, алар ком­мунистлар митингларын куып тараталар, забастовкаларны өзәләр, коммунистлар җитәкчеләренә һөҗүмнәр оештыра­лар. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең радикаль үзгәрешләрдән куркып яшәгән катлавы, шул исәптән хәлле катлау да, фашистларны закон һәм тәртип саклаучылар дип кабул итә башлыйлар.

Италиядә фашистик режим

Фашистлар хәрәкәтенең җәелеп китүе, хәтта Италия һәм Германиядә хакимияткә фашистлар партиясенең килүе дә Европаның башка илләрендә артык курку-шөбһәләнү ту­дырмый. Коммунистлар җәмгыятьнең барлык катлаулары­на да бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвенә һәм фашизмның җимереләчәгенә ышаналар. Англия, Франция һәм АКШның күп кенә сәясәтчеләре фашистик идеология ул — сайлау ал­дыннан була торган күтәренкелек кенә, ә хакимияткә килгәч, фашистик партияләр либераль-демократик курсны дәвам итәчәк дип фаразлыйлар. Кайбер фикер ияләре һәм язучылар фашизмның куркынычлыгы турында шикләрен белдерсәләр дә, аларга колак салучы булмый.


ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Испан фәлсәфәчесе Хосе Ортега-и-Гассетның «Халык восстаниесе» хезмәтеннән (1929—1930):

Цивилизациягә хәзер янаучы иң зур куркыныч—ул бөтен тормышның дәүләткә буйсынуы, дәүләтнең бөтен өлкәләргә катышуы, бөтен иҗтимагый ирекле инициативаның дәүләт хаки­мияте тарафыннан йотылуы һәм, димәк, җәмгыятьнең кешелек үсешенә терәк һәм этәргеч булган тарихи эшчәнлегенең юкка чыгуы дигән сүз. Халык массасы белә: үзенә нәрсә дә булса ошамаса яисә нәрсәдер эшләргә теләсә, ул аңа артык көч куймыйча һәм, шөбһәсез, көрәшсез-нисез ирешәчәк; төймәгә басасы гына, дәүләт машинасы, әкияттәге сыман, хәзер эшләп куячак. Мондый ансат мөмкинлек халыкта һәрвакыт көчле ым­сыну тудыра <...> Хезмәт иясе үзенең дәүләт булуына чын­нан да ышанып бетә, һәм, төрле сәбәпләр табып, дәүләт ма­шинасын тормышның төрле өлкәләрендә—сәясәттә, фәндә, җитештерүдә—үзенә комачаулык итүче иҗади азчылыкны бас­тыру нияте белән эшкә җигәргә генә тора. Әлеге омтылыш яхшыга илтми. Җәмгыятьнең иҗади омтылышлары дәүләтнең тыкшынып торуы аркасында басылачак; яңа орлыклар җимеш бирмәячәк. Җәмгыять—дәүләт өчен, ә кеше хөкүмәт маши­насы өчен яшәргә мәҗбүр ителәчәк. Дәүләт машинасының яшәве аны йөртүче машинистның көченә бәйле булганлык­тан. ул, җәмгыятьнең бар булган көчен алып бетереп, үзе дә хәлсезләнәчәк, нәтиҗәдә, күгәргән машина хәленә төшеп, үлемгә дучар булачак. Тереклек иясенең үлеменнән күп мәртәбә чирканычрак бу үлем.

Тоталитаризмның куркынычлыгын испан фәлсәфәчесе нәрсәдә күргән? Ни өчен ул аны тарихи яктан бетүгә ду­

 
 

Баштарак Италия фашистларын һәм аларның җитәкчеләре Б. Муссолинины илне сугыштан соңгы кризистан алып чы­гачак көч дип карыйлар. 1921 елның маенда фашистлар хә­рәкәте парламентта 7 % урын алып тора. 1922 елның ок­тябрендә фашистлар партиясенең хәрби отрядлары — кара күлмэклеларнең Римга ясаган маршыннан соң, Муссолинины король коалиция хөкүмәтенең башлыгы итеп куя. Парламент


    4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше
   

әгъзаларының күпчелеге бу адымны хуплый. 1924 елда фаши­стик, либерал ь-демократик һәм консерватив партияләр блогы парламент сайлауларында җиңүгә ирешә. Ул оппозициядәге социалистлар һәм коммунистларның 157 урынына каршы 374 урын яулый.

1925 елда тоталитар дәүләт төзүгә юнәлеш алына, һәм ул якынча 10 елга сузыла. Иң элек, «милләткә каршы» дип, ком­мунистлар һәм социал-демократик партияләр, аннан соң, фа­шистлар партиясеннән кала, башка сәяси оешмалар таратыла. Дәүләт аппаратында барлык вазифаларны фашистлар партиясе әгъзалары башкара. Профсоюзларга үз әгъзаларын «әхлакый һәм патриотик» рухта тәрбияләү бурычы йөкләнә. Аларның социаль мәнфәгатьләрен яклау бурычы дәүләт контрольлегендә берләшкән эшмәкәрләр һәм яллы эшчеләрнең корпорациясе төзелү белән төшеп кала. Икътисади һәм сәяси хакимият дәүләт кулында туплана. Корпорацияләрнең милли советы һәм ил банкларын монополияләштерүче Сәнәгатьне үзгәртеп кору институты аша дәүләт икътисади үсешкә контрольлек итә башлый. Формаль яктан Италия парламентар монархия булып кала, әмма корольнең һәм бер генә партия әгъзалары утырган парламентның әһәмияте калмый. Барлык карарлар­ны Б. Муссолини җитәкчелегендәге Зур фашистлар советы кабул итә. Совет, закон чыгару һәм башкарма хакимиятне үз кул астына туплап, закон көченә ия булган декретлар басты­рып чыгару мөмкинлеген ала.

1920 —1930 елларда күп кенә илләрдә барлыкка килгән фашистлар хәрәкәте һәм оешмалары Б. Муссолини лозунг­лары һәм алымнары нигезендә эш итәләр. Венгриядә Мик­лош Хорти (1920 —1944) һәм Румыниядә Йон Антонеску (1940 —1944) режимнары шулай ук милләт берлеген, аның бөеклеген күтәреп чыгалар, бу лозунг астында алар үз тер­риторияләрен күршеләрнекен яулап алу хисабына зурайтуны күздә тоталар.

Германия фашизмының үзенчәлекләре

Национал-социалистик немец эшчеләр партиясе (нем. НСДАП) 1919 елда төзелә, җитәкчесе —Адольф Гитлер. Партия хаки­мияткә Италия фашистларына караганда озаграк килә. Башта


аның йогынтысы Бавария белән чикләнә. Аның 1923 елда Һавариядә хакимиятне яулап алырга тырышуы уңышсыз була. Гитлер кулга алына һәм бер елга якын төрмәдә утыра.

1929 —1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы, Германиягә дә зур зыян салып, ситуацияне үзгәртә. Җи­тештерү 40 % ка кими, эшсезлек үсә, яллы эшчеләрнең эш хаклары ике мәртәбә кими. Болар барысы да национал-со­циалистларның (нацистларның) йогынтысы үсүгә китерә. Социаль, милли һәм расачыл лозунгларны берләштереп, алар эшсезләр һәм эшсез калудан курыккан эшчеләр, шулай ук бөлгән вак буржуа булышлыгына ирешәләр.

Партия җитәкчесе, 1932 елда сайлаулардан соң рейх­стагта иң зур фракциягә ия булучы А. Гитлер, 1933 елның 30 гыйнварында рейхсканцлер (хөкүмәт башлыгы) дәрәҗәсенә ирешә.

1933 елның 27 февралендә рейхстаг бинасына ут каба, ут төртүдә коммунистлар гаепләнә. Нацистлар, коммунист депутатларны парламенттан куып чыгарып, ГКПны закон­нан тыш дип игълан итәләр. Әлеге хәлдә хөкүмәт национал- социалистик немец эшчеләр партиясенә һәм аны яклаучы партияләргә гадәттән тыш вәкаләтләр бирү мөмкинлеге ала. Нәтиҗәдә, нацистларныкыннан кала, барлык партияләр тыела, оппозиция матбугаты ябыла, фашистлар идеоло­гиясен кабул итмәүче немецлар концлагерьларга озатыла. А. Гитлер абсолют хакимияткә ия була, ул Германия юлбаш­чысы— фюрерга әйләнә. Илдә сәяси террор урнаша. Яшерен полиция — гестапо һәм фюрерның сак гвардиясе—Генрих Гиммлер җитәкчелегендәге СС гаскәрләре теләсә нинди кар­шылыкны бастырырга әзер торалар, хәтта барлык «шикле күренгән» немецлар күзәтү астына алына.

Нацистларның социаль программасы иҗтимагый эшләр оештырудан, юллар төзүдән, вак милекчеләр өчен салым күләмен киметүдән гыйбарәт була. Программа үтәлә, эшсезлек тиз арада бетерелә. Икътисадны «арийлаштыру» (арииза- ция) — арий каныннан булмаган халык, иң элек еврейлар (алар Германиядә буржуазиянең 1/15 өлешен тәшкил иткәннәр) тоткан банкларны һәм предприятиеләрне экспроприацияләү чаралары акча чыганагы булып хезмәт иткән. Алар милке, нигездә, дәүләткә күчкән, бер өлеше Германия банкирларына һәм сәнәгатьчеләренә бирелгән.

1934 елда ил индустриясе Икътисад министрлыгы конт­рольлегенә куела. Товарның 80 % ы дәүләт заказы буен­ча җитештерелә. Завод һәм фабрикалар нинди продукция җитештерергә тиеш, ал арның бәяләрен, хәзер инде каршы­лык күрсәтергә хакы булмаган яллы эшчеләрнең санын һәм аларның эш хакы дәрәҗәсен — боларның барысын да дәүләт билгели. Эшмәкәрләрнең капитал кертемнәренә билгеләнгән табыш күләме 6 — 8 % кына тәшкил иткән. Хәзер рейх (импе­рия) дип йөртелгән Германия каршында аеруча зур казаныш­ларга ирешкәннәргә генә күбрәк эләккән.

Расачыл фашизм доктринасы гамәлгә ашырыла башлый. 1935 елгы закон буенча, үзенең арий каныннан булуын ис­бат итә алмаучылар, бигрәк тә еврейлар һәм чегәннәр, ил гражданнары дип саналмыйлар һәм аларның хокуклары да чикләнә. Немецларга еврейлар белән гаилә кору тыела. «Гер­ман канын һәм герман намусын саклау турындагы закон»да (1939 ел) фашистик дәүләтнең расачыл характеры бик ачык чагыла. Бөтендөнья сугышы алдыннан Германиядә яшәүче еврейларның күбесе (1933 елда 0,5 млн кеше) илне ташлап китәргә мәҗбүр була яки концлагерьларга озатыла.

А. Гитлер һәм Б. Муссолини режимнарының төп максаты Германия белән Италиягә «яшәү киңлекләре»н яулап алу­дан, ягъни «кимчелекле расалар»ны үзләренә буйсындырудан гыйбарәт була. Япония Европадагы фашистик режимнарның союздашына әверелә.

Германия һәм Италия фашистларының рухи һәм матди бу­лышлыгында күп кенә илләрдә фашистлар партияләре төзелә һәм аларның штурм отрядлары оештырыла. Алар хәтта АКШ һәм Бөекбритания кебек илләрдә дә булдырыла. Франциядә фашизм тарафдарлары 1934 елда хакимиятне яулап алмакчы булалар. Ләкин модернизациянең беренче эшелоны илләрендә фашистлар идеологиясе киң җәелә алмый. Аның милләт берлеге, дәүләтнең аерым роле турындагы лозунглары сәяси плюрализмны һәм дәүләтнең икътисадка һәм иҗтимагый тормышка чикләнгән күләмдә генә катышуын яклап чыккан күпчелек халыкның фикере белән туры килми.


Фашизмның яулап алу сәясәте һәм Холокост

Алда торган яулап алуларның программасы гомуми рәвештә А. Гитлерның «Майн кампф» («Минем көрәшем») хезмәтендә бәян ителә. Ул 1925 елда беренче мәртәбә басылып чыга һәм Германия фашистларына бик кирәкле кулланма булып китә. Хакимияткә килү белән, нацистлар яулап алу планнарын тормышка ашыра башлыйлар. 1938 елда алар Австрияне оккупациялиләр («аншлюс»), һәм ул Германиянең бер өлешенә әверелә. 1939 елда Чехословакия басып алына. Чехия Богемия һәм Моравия протекторатларына әйләнә, алар белән Германия губернаторлары идарә итә, Словакия формаль яктан бәйсез дәүләт булып кала. Польша 1939 елда басып алынганнан соң дәүләт буларак юк ителә, аның көнбатыш җирләре, 9,5 млн халкы белән бергә, Герма­ния составына кертелә. 12 млн халык яшәгән калган тер­риториясендә Генерал-губернаторлык оеша. Бельгия,Голландия һәм Франция Германия тарафыннан басып алынганнан соң, Эльзас һәм Лотарингия, шулай ук Люксембург рейхныкы булып санала.

Фашистик режим еврейларга карата коточкыч кансызлык күрсәтә. Европаның оккупацияләнгән илләрендә иң элек аларның бар булган нәрсәләрен тартып алалар һәм шәһәрдәге махсус билгеләнгән районнарга — геттога урнаштыралар. Еврейлар киемнәрендә аерым тамга (сары төстәге алты поч­маклы йолдыз) йөртергә тиеш булалар, аларга рөхсәтсез гет­тодан читкә чыгу тыела. Тәртип бозулар, мәҗбүри хезмәттән баш тартулар өчен атып үтерү җәзасы билгеләнгән. Ачлык­тан, халыкның тыгызлыгыннан һәм медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмаганлыктан, еш кына эпидемияләр ка­бынган.

1942 елның башында нацистлар «еврейлар мәсьәләсен тәмам хәл итеп бетерү»гә керешәләр. Бу — еврей халкын физик юк итү дигән сүз була. Польша территориясендә үлем лагерьлары (Треблинка, Освенцим, Майданек һ. б.) булды­рыла. Аларга геттоларда яшәүчеләрне эшелонлап китереп торалар һәм газ камераларына озаталар. 1941 —1945 еллар­да 6 млн га якын еврей үтерелә. Әлеге коточкыч җинаять,


бөтен бер халыкны юк итәргә маташу Холокост (грекча Ho­locaust— яндырып бетерү, ут белән юк итү дигәнне аңлата) дип атала.

Бер үк вакытта Европаның башка халыкларын да хөкем итәргә әзерлек бара. Шушы максат белән көнчыгыш пространство мәсьәләсен хәл итәргә әзерләнү буенча махсус булдырылган Р. Розенберг җитәкчелегендәге Үзәк бюро «Ост» планын эшли.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Фюрер ставкасында киңәшмә беркетмәсеннән (1941 ел, 16 июль):

Фюрер Балтыйк буеның империя өлкәсе булырга тиешлеген басым ясап әйтә. Шулай ук тирә-ягындагы районнары белән Кырым да... империя өлкәсенә әверелергә тиеш... Идел буе районнары да, Баку өлкәсе кушылган кебек үк, империя составына керәчәк... Финляндияне кушуга бик сак әзерләнергә кирәк...

СС гаскәрләре рейхсфюреры Г. Гиммлерның «Ост» ге­нераль планы буенча күрсәтмәләре һәм тәкъдимнәреннән (1942 ел, 27 апрель):

«Ост» генераль планы, сугыштан соң көнчыгыш терри­торияләрне кичекмәстән колонияләштерү өчен, 4550 мең кешене күчереп утырту зарурлыгын күздә тота... Бу—4550 мең немец­ны түбәндәге җирләргә күчерергә: Данциг өлкәсе—Көнбатыш Пруссия, Варт өлкәсе, Югары Силезия, Генерал-губернаторлык, Көньяк-Көнчыгыш Пруссия, Белосток өлкәсе, Балтыйк буе, Ингерманландия, Белоруссия, Украинаның бер өлеше... Бу территорияләрне 30 ел дәвамында колонияләштерергә 8 млн немец кирәк... Шушы 8 млн немецка 45 млн җирле халык туры килә, шуның 31 млн ы үз җирләреннән куылырга тиеш... Кирәксез раса кешеләрен Көнбатыш Себергә озату күздә то­тыла...

...Без немец халкы көчен булдыра алганча сакларга тиеш­без... Рус халкының күңеленә ятмаган чараны, мәсәлән, немец түгел, бәлки, немец администрациясе кушуы буенча, латыш яисә литвалы уздыра ала... Халыкның бу катлавы вәкилләренә дә үзләренең руслар белән чагыштырганда аерымрак булу­ларын аңлатырга кирәк... Литвалылар дигәннән, алар раса ягыннан, эстоннар һәм латышлардан күпкә калыша... аларга, колонияләштерү өчен, Көнчыгыштагы территорияләрне бирү турында уйларга кирәк булыр...

Раса ягыннан бик үк кирәкле булмаган полякларны Көнчыгышка күчерергә... Аларны Себер территориясенә ур­наштырырга мөмкин.

Империя куркынычсызлыгы баш идарәсе планы буенча, Се­бер территориясенә шулай ук Көнбатыш Украина халкын да күчерү каралган. Монда халыкның 65 % ын күчерү турында сүз бара...

План буенча белорусларның да 75 % ын үзләре яшәгән урыннарыннан күчерү күздә тотыла...

Бөтен хикмәт—рус халкын таркатып, бер-берсеннән чит­ләштерүдә...

Иң элек руслар яши торган территорияләрне үзидарә ор­ганнары булган сәяси районнарга бүлгәләү турында уйлар­га кирәк, аларның һәркайсында аерым милли үсешне тәэмин итәргә...

Руслар яши торган төбәк халкына карата немецлар сәясәте мондый максатны тормышка ашырырга тиеш: русларда ба­лалар немецларга караганда азрак туарга тиеш. Пропаган­да чаралары, аеруча пресса, радио, кино, листовкалар, бро­шюралар, докладлар һ. б. аша без халыкка күп бала табуның зыяны турында искәртеп торырга тиеш. Балалар тәрбияләүгә күпме акча тотылачагын һәм шул акчага күпме нәрсәләр алып булуын тәфсилләп аңлатырга кирәк. Балалар тудырып, хатын- кыз үзенең сәламәтлеген какшата һ. б. Балага узудан сакла­ну чараларын киң пропагандаларга... Абортарийлар челтәрен киңәйтүне һәрьяклап тәэмин итәргә... Балалар бакчаларына һәм башка шундый учреждениеләргә бертөрле дә булышлык күрсәтмәскә...

Чехларны Себергә күчерү турында уйларга кирәк...

А. Гитлер әйткәннәрдән (1942 ел, март):

...Без көнчыгышка немец укытучыларын ж,ибәрергә тиеш түгел. Әгәр дә андагы халык ым белән генә сөйләшергә өйрәнсә, иң яхшысы шул булыр иде. Община радиосыннан аңа файдалы мәгълүмат кына бирелсен иде, мәсәлән, бертуктамый музыка
уйнасын. Әмма акыл хезмәтенә өйрәтергә һич ярамый. Бер­нинди басма китап һәм мәгълүмат чаралары булырга тиеш түгел.

А. Гитлерның Национал-социалистик эшчеләр пар­тиясе буенча урынбасары М. Борман директивасыннан (1942):

Славяннар безгә эшләргә тиеш. Безгә кирәкми башла­гач үлсәләр дә ярый. Мәҗбүри вакцинация һәм Германиянең сәламәтлек саклавы монда урынсыз. <...> Белем бирү—куркы­ныч. Йөзгә кадәр саный белсәләр—шул җиткән. Үзебезгә фай­да китерүчеләр, кушканны гына үтәүчеләр үстерү өчен, кирәкле күләмдә генә белем бирү файдалы булыр. Игътибарларын шуңа гына юнәлтү өчен, без аларга динне калдырабыз. Аларга яшәү өчен кирәк кадәр генә азык-төлек биреләчәк. Без—хуҗалар, ә алар безгә юл бирәчәк.

Параграф текстына һәм документларга таянып, нацист­ларның Европа халыклары киләчәгенә кагылышлы ниятләрен тасвирлагыз. Алар Германиянең хакимлеген нинди чаралар белән расларга җыеналар?

Иң яңа заманда тоталитаризмны өйрәнү

«Тоталитаризм» термины беренче мәртәбә Италиядә Б. Мус­солини тарафыннан фашистик режимны билгеләү өчен кулла­ныла. Кешенең дәүләт һәм аның ж,итәкчесе билгеләгән бөек максатка хезмәт итүе тарихта яңа дәвергә башлангыч бирә дип ышанып, ул аны уңай мәгънәсендә куллана.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Б. Муссолининың «Фашизм доктринасы» мәкаләсеннән (1932):

Фашизм <...> индивидны гына түгел, бәлки милләтне һәм илне күрә; индивидлар һәм буыннар әхлакый кануннар аша тоташа... индивид үз-үзен корбан итү аша һәм хәтта ки үлем


 
 

 
 
аша кеше буларак асыл мәгънәсен тәшкил иткән идеаль рухи яшәешкә ирешергә мөмкин <...>

Фашистларның антииндивидуаль тормыш концепциясе Дәүләтнең әһәмиятенә басым ясый һәм индивидуальлекне мәнфәгатьләре Дәүләтнеке белән туры килгән очракта гына кабул итә...

Фашистларның Дәүләт концепциясе күп нәрсәне үз эченә ала; аннан тыш бернинди кешелек, бернинди рухи кыйммәтләр дә юк, булсалар да, аларның әһәмияте Дәүләтнекенә тормый. Шул рәвешле аңлашыла торган фашизм тоталитар, һәм фаши­стик Дәүләт—үз эченә барлык кыйммәтләрне алган, аңлатучы, үстерүче һәм халык яшәешенә көч биреп торучы берләшмә ул.

Б. Муссолини тоталитар дип нинди дәүләтне атый? Фа­шизмның асылын ул нәрсәдә күрә?

Гитлер Германиясендә «тоталитар дәүләт» дигән термин кайбер идеологлар тарафыннан кулланылган, ләкин фашис­тик режимны күп очракта национал-социалистик (нацистик) дип атаганнар.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: