Африканы колониаль басып алу 8 глава




Коминтерн, аннан соң сугышка кадәрге фәнебез дә фа­шизмны эре буржуазиянең иң реакцион, агрессив рухлы вәкилләренең террористик диктатурасы дип карый. Фашизм­ның күпчелек тарафыннан яклануы тиешенчә бәяләнми. Бар­лык буржуаз дәүләтләрдә дә «фашистлашу» булыр микән дигән бәхәсләр бара.

1930 елларда Көнбатыш илләрендә тоталитар дәүләтнең яңа сәяси-икътисади феномен концепциясе барлыкка килә. 1933 елда Англиягә күчеп киткән Австрия икътисадчысы Питер Дракер массачыл фашистик хәрәкәтләрне базар икъ­тисады кануннарына каршы протест формасы дип саный. Бу кануннар, ди ул, барча халыкны — эшмәкәрләрне дә, яллы эшчеләрне дә һәм аларның язмышларын да — уенчыкка әйләндерә. Дракер фикеренчә, тоталитаризм асылы сәяси ихтыярның базар кануннарыннан өстенлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Галим тоталитар дәүләтләргә Германия һәм Ита­лияне генә түгел, бәлки СССРны да кертә.


Фашизм идеологиясе һәм сәясәте

 

Тоталитаризм теориясен булдыруга омтылыш Көнбатыш илләрендә 1950 елларда күзәтелә. 1956 елда Америка галимнәре Карл Фридрих һәм Збигнев Бжезинский тәкъдим иткән концепция киң таныла. «Тоталитар диктатура һәм де­мократия» дип исемләнгән хезмәттә алар тоталитаризмның классик саналган алты билгесен күрсәтәләр.

Беренчедән, дәүләт тоталитар партиянең хакимлек итү чарасына әверелә. Партия һәм дәүләт структуралары бергә ку­шыла. Дәүләт аппаратында утыручылар саны партия вазифа­ларын башкаручылар исәбенә үсә, гражданнарның көндәлек тормышына контрольлек итү механизмы барлыкка килә. Тоталитар партия идеологиясе дәүләтнеке дип белдерелә, жңмгыятьтә цензура ярдәмендә массакүләм мәгълүмат чара­ларына катгый контроль урнаштырыла. Хокукый нормалар агымдагы сәяси һәм идеологик бурычларга буйсына.

Икенчедән, һәртөрле сәяси оппозиция юк ителә. Иҗтимагый оешмалар, гражданлык ж,әмгыятенең башка төрле институт­


лары бетерелә, яисә дәүләт контрольлегенә күчә. Җәмгыять «халык», «милләт» буларак танылган бердәм төзелмәгә әйләнә. Режим сәясәте һәм идеологиясеннән ризасызлык белдерү җәмгыятькә каршы, халыкка каршы дип бәяләнә һәм аның өчен каты җәза карала. Башкача фикер йөртүчеләргә каршы террор гадәти күренешкә әйләнә.

Өченчедән, матди, кешелек, интеллектуаль ресурслар — ба­рысы да бер төп максатка ирешүне күздә тота. Әлеге максат бер үк вакытта иң югары иҗтимагый кыйммәт дип игълан ителә. Икътисадка тулысынча яки өлешчә дәүләт контрольлек итә. Максат куелган, кагыйдә буларак, ул шактый абстракт, әмма шул ук вакытта гади һәм һәркемгә аңлаешлы.

Дүртенчедән, тоталитаризм шартларында шәхеснең роле үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә һәм режимга берсүзсез буй­сынуга кайтып кала. Гражданлык хокуклары һәм демократик ирекләр читкә куела. Кеше зур механизмның бер шөребенә тиңләштерелә, тоталитар партия куйган бурычка ирешү ко­ралына әйләнә. Яшь буынга юлбашчылар билгеләгән югары максатлар хакына шәхси омтылыш-теләкләрен генә түгел, гомерләрен дә корбан итәргә әзер булу хисе сеңдерелә. Бе­лем бирү системасы, тәрбия, пропаганда, шул исәптән сәнгать чаралары ярдәмендә, кешене хөкем сөргән идеологиянең хаклыгына тугач ук ышандырып, аны кабул итмәгәннәрне дошман күрергә өйрәтәләр. Шундый кешеләрнең эш-гамәл- ләре куелган максатка ирешү юлында авырлыклар тудыра. Җәмгыятьнең, кешеләрнең энергиясе, шулай итеп, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәшкә, сәяси активлык күр­сәтүгә юнәлдерелә, ә бу исә идарә итүче партиягә булышлык күрсәтү дигән сүз була.

Бишенчедән, җитәкчегә аеруча зур роль бирелә. Бер генә партиясе булган бердәнбер дөрес идеология бар дип саналган­га күрә, аның җитәкчесе, һичшиксез, Аллага тиңләштерелә, югары идея, милләт һәм прогресс символының гәүдәләнешенә әверелә. Юлбашчыга, гомумән хакимияткә табыну, аларның дөреслегенә ышандыру һәртөрле пропаганда чаралары ярдә­мендә башкарылып килә.

Алтынчыдан, дәүләт гражданнарга, нинди дә булса корал­ны шәхси мөлкәт итеп сатып алуны катгый рәвештә тыя. Аме­


рика теоретиклары фашистик Германия һәм Италияне генә түгел, СССРны да тоталитар дәүләт диләр. Мондый билгеләмә «салкын сугыш» —СССР һәм АКШ бер-берсенә каршы торган заман өчен кулай була. Америкалылар «салкын сугыш »ны Икенче бөтендөнья сугышы елларында башланган демократия һәм тоталитаризм арасындагы тарихи бәхәснең дәвамы дип караганнар.

Тоталитаризм концепциясе тирәсендәге бәхәс

1990 елда «салкын сугыш» тәмамланганнан соң, тоталита­ризм феномены Россия һәм чит ил галимнәре тарафыннан идеологии яктан түгел, ә фәнни нигездә өйрәнелә башлый. Шул вакытта күп кенә бәхәсле сораулар туа башлап, ал арның әле хәзерге көндә дә тулысынча чишелеп беткәне юк.

Иң беренче чиратта тоталитар режимның көчле һәм йом­шак яклары проблемасы тора. Режимга каршы торучылар игътибарны аерым гражданнарның хокукларын чикләүгә юнәлтәләр. Тарафдарлар исә режимнар халык өметләрен һәм ышанычларын чагылдыра дип ышаналар. Чыннан да, Германиядә һәм Италиядә, бөтен җәмгыять тарафыннан ук булмаса да, күпчелекнең кыйммәтләрне, идеологияне, фашистларның сәяси программасын тулы бер система бу­ларак кабул итүе тоталитаризм урнашуның алшарты булып тора.

Фашистлар пропагандасы күпләрне «бөек миссия»не тор­мышка ашыру омтылышы белән җәлеп итә. Тоталитар илләрдә мобилизация тибындагы икътисад барлыкка килә, халык массаларының башка бер режим вакытында да күрелмәгән фикердәшлегенә һәм энтузиазмына ирешелә, эшче көченә түләү ресурслары экономияләнә. Болар барысы да, квалифи­кация кирәк булмаган эшләрдә репрессия корбаннарының мәҗбүри хезмәтен куллану белән бергә, шактый зур икъ­тисади уңышларга китерә. Тоталитар режимнарның куәтле чыганакларының тагын берсе — җәмгыятьнең барлык ресурс­ларын (еш кына шактый ук чикләнгән) туплау һәм аларны зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтү сәләте.


Шул ук вакытта өстәмә эш урыннары әзерләнә, эшсезлек бөтенләй диярлек бетерелә. Бу — «бөек максат»ка ирешүнең тизләтелгән модернизация, кыска вакыт эчендә куәтле хәрби көч булдыру кебек бурычларын үтәүгә мөмкинлек ача.

Шул ук вакытта барлык мөһим карарларны, башка төрле карашларны исәпкә алмыйча, «хакимият үзәге»нең кабул итүе ресурсларны рациональ файдаланмауга китерә. Үзәкләштерелгән идарә итү, икътисад киң масштаблы булган­да, иртәме-соңмы нәтиҗәлелеген югалта. Ресурсларның һәм продукциянең күздә тотылмаган «калдыклары» барлыкка килү күләгәдәге икътисадның һәм рәсми булмаган (кара) ба­зар үсешенә база хезмәтен үти. Бәяләргә һәм товар әйләнешенә контрольлек итү сәясәте дөнья базарыннан изоляцияләнүгә, үз көченә (ягъни хуҗалык автаркиясе) таянып үсүгә омтылыш тудыра. Бу — илнең халыкара хезмәт бүленешендә катна­шуын, чит ил капиталын җәлеп итүне чикли. Тоталитаризм чорында, хәтта тыныч заманда да, икътисад мобилизацион төсмер ала. Нәтиҗәдә болар барысы да кешеләрне психик яктан нык хәлсезләндерә, чөнки даими физик һәм психик киеренкелектә яшәве бик авыр.

Тарих фәнендә тоталитаризмны XX гасырның үзенчәлекле феномены дип атаучылар күп. Тоталитаризм төпле демокра­тик традицияләр ныгып урнашмаган модернизациянең икен­че эшелоны илләре үсешендәге авырлык һәм каршылыкларга җавап рәвешендә барлыкка килә.

Шул ук вакытта кайбер фикер ияләре тоталитаризмның аналоглары элек тә булуын әйтәләр. Аның лидер­ны илаһилаштыру һәм шәхеснең ролен киметү кебек билгеләре борынгы деспотиядә дә күзәтелгән. Урта гасырларда идарә итүнең авторитар методлары дини идеологиягә нигезләнгән була. Мәсәлән, Флоренциядә 1494—1497 елларда Джиролама Савонарола исемле монах ж,итәкчелегендә, мәҗбүр итү чаралары кулланып, гаделлек урнаштырып карыйлар. 1541—1564 елларда Женевада Жан Кальвин йогынтысында гореф-гадәтләр, кешеләрнең ялы катгый күрсәтмәләр белән көйләнә, хәтта аларның йөзләре кайсы очракта нәрсә белдерергә


 
 

тиешлеге билгеләнә. XVII—XVIII гасырларда Парагвайда яшәгән иезуитлар дәүләтен еш кына клерикаль-тоталитар дип атыйлар. Рус фикер иясе Н. Бердяевның әле 1930 ел­да ук Европада «Яңа урта гасырлар» эпохасы башлануы турында әйтүе очраклы түгел.

Икенче бөтендөнья сугышында җиңелүенә кадәрге Япо­ниядә, Мао Цзэдун заманындагы Кытайда, социалистик үсеш юлыннан киткән Төньяк Корея һәм Төньяк Вьетнамда, Көн­чыгышның тагын башка илләрендәге режимнарның тотали­тар булуы турындагы бәхәс әле дә ачык кала. Эш шунда ки, әлеге дәүләтләрнең сәяси тормышына хас төп билгеләр күп яктан традицион булып кала һәм аларның демократия белән һичнинди уртаклыгы юк. Мәсәлән, Япониядә императорны Җирдәге алла дип кабул итүнең ике меңьеллык традициясе бар. 1889 елгы Конституция аны үзгәртми, бәлки ныгыта гына. Мэйдзи үзгәрешләреннән соң башланган модернизация, сәяси һәм рухи тормышка кагылмыйча, бары тик икътисад өлкәсенә генә яңалыклар кертә. Япониядә бернинди массакүләм то­талитар сәяси партияләрнең һәм идеологияләрнең булганы юк.

Кытай һәм Көнчыгышның башка илләре турында да шу­лай дияргә була. Халыкның төп өлеше — крестьяннар — үзәк хакимиятнең гаделлегенә ышанганнар. Дәүләт күп гасыр­лар дәвамында салымның төп өлешен түләп баручы җирби- ләүчеләрне феодаллар һәм рибачылардан яклап килә. Ха­лык арасында тигезләүчелек рухы киң тарала. Шуңа күрә Көнчыгыш илләрендә «Көнбатыш» коммунистик идеяләр яңабаштан күздән кичерелә һәм, алай гына да түгел, җирле мәдәни, социаль традицияләр белән аралаштырыла. Мао Цзэ­дун культын крестьяннар, элек императорны илаһилаштырган шикелле үк, «Күк улы» дип кабул итә.

Көчле үзәк хакимиятне саклаган, әмма базар икътисады принципларын кабул иткән хәзерге Кытай илнең тарихи тра­дицияләрен Мао Цзэдун режимы чорындагыга караганда да ачыграк чагылдыра. «Аны һәм Көнчыгышның башка илләрен «тоталитар» дип атап буламы?» соравына җавап юк.

XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы кайбер ислам иллә­рендәге фундаменталистик режимнарны сәяси яктан бәяләү шактый бәхәсле (ислам революциясеннән соңгы Иран, талиблар хакимлеге чорындагы Әфганстан). Гәрчә алар, традицион булуларына карамастан, тоталитарлыкка хас билгеләрне чагылдырсалар да, анда урнашып киткән сәяси тәртипләрне кайвакыт «теократик» дип тә атыйлар.

Россия галимнәре Н. В. Работяжев һәм Э. Г. Соловь­ев «Тоталитаризм феномены. Сәяси теория һәм тарихи метаморфозалар» (2005) китабында 1950—1960 ел­ларда барлыкка килгән «тоталитаристик» теория кри­зисы турында белдерәләр, бу теориянең инде узганны аңларга да, хәзергене аңлатырга да ярдәм итмәвен әйтәләр.

СССРның үсеш тәҗрибәсенә дә яңача карарга кирәк. Советлар Союзында берничә унъеллык дәвамында яшәгән режим тоталитаризмның формаль билгеләренә ия. Ләкин Совет хакимияте үзенең максатлары һәм үткәрелүче сәясәтенең характеры буенча да Италия һәм Германия фашизмыннан бик нык аерыла. Башкача әйткәндә, тоталитар сәяси режимнар турындагы сорау әле алга таба да фәнни өйрәнүне таләп итә.

Сораулар һәм биремнәр

Ни өчен Италиядә һәм Германиядә фашистлар хә­рәкәтенең ж,әелеп китүе 1920—1930 елларга туры килә? Аның барлыкка килүенең алшартлары турында сөйләгез.

Фашистик идеологиянең асылы нәрсәдә? Аның харак­терлы билгеләрен әйтегез. Италия фашизмын Гер­мания национал-социализмы белән чагыштырыгыз. Идеологиянең уртак һәм аермалы якларын билгеләгез.

Муссолини һәм Гитлерның хакимияткә килү юлларын чагыштырыгыз. Аларның аермасы нәрсәдә?

Ни өчен модернизациянең беренче эшелоны илләрендә фашистик идеология яклау тапмый?

  4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше
   
  Фашизмның иҗтимагый базасы нинди була? Германияде һәм Италиядә тоталитар режимнарның асылы нәрсәде чагылган?
  Италиядә һәм Германиядә тоталитар режимнар нинди ысуллар белән гамәлгә ашырыла? Нацизм идеологиясенде һәм сәясәтендә антисемитизм нинди роль уйнаган? «Хо­локост» нәрсә ул? А. Гитлер һәм аның даирәсе башке халыкларга нинди язмыш әзерли?
  Тоталитар сәяси режимнарның көчле һәм йомшак якларь турында сөйләгез.
  Ни өчен хәзерге шартларда тоталитаризм концепциясе бәхәсле дип карала? Сез ничек уйлыйсыз, аның тарихи перспективасы бармы?

5 нче бүлек

ДӨНЬЯ ҮСЕШЕ ҺӘМ 1920 — 1940 ЕЛЛАРДА ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР

1914—1918 еллардагы сугыштан соң күп кенә илләрдә халыклар һәм хөкүмәтләр моннан соң конфликтларны, хәрби психозга бирелми генә, тыныч юл белән хәл итәрләр дигән өмет туа. Әмма дөнья бөек державаларның янәдән якалашуы алдыннан ял итеп кенә торган икән. Сугыштан соңгы елларда күпчелек илләрдәге эчке проблемалар ха­лыкара аренада каршылыклар үсү белән кушылып китә, һәм бу Икенче бөтендөнья сугышына китерә.

„ „ 1920 елларда сугыш һәм тынычлык пробле-

$ малары. Милитаризм һәм пацифизм

Үзәк державалар блогының ж,иңелүе дөньядагы әйдәп баручы илләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге проблема­ларны хәл итми. Сугыш барган елларда Антанта илләре үз алларына дошман белән сепарат килешү төземәскә, аның белән сөйләшүләрне бары тик уртак килешү нигезендә генә алып барырга дигән бурыч куялар. Союздашлар йогынты сфераларын үз файдаларына яңадан бүлгәләргә планлаштыралар һәм сугыштан соң яңа территорияләргә ия булырга өметләнәләр. Бу планнарның күбесе яшерен һәм бер-берсенә капма-каршы юнәлеш ала. Шуңа күрә аларны үтәп бетерү дә мөмкин булмый.

Антанта һәм Советлар Россиясе

Россиянең сугыштан чыгуы аның союздашлары алдында үз бурычын бозуы дип аңлашыла. Совет хөкүмәте элеккеге ха­кимиятләр белән төзелгән килешүләрне гамәлдән чыккан дип игълан итә. Бу Антантага солых шартларын билгеләгәндә, Со­ветлар Россиясен читтә калдырырга җитә кала. Моннан тыш, союздашлар сугыштан соң тынычлык урнаштыру шартлары турында уйлаганда, Россиянең әле сәяси киләчәге билгеле дә булмый. Аның территориясендә үзбилгеләнешле дистәләгән дәүләт барлыкка килә.


Большевикларга каршы хәрәкәтләр җитәкчеләренең һәр- кайсы ил белән идарә итүгә дәгъва кыла.

1919 елның мартында Венгриядә совет республикасы туып, 133 көн торуы, Германиядә революцион хәрәкәтнең җәелеп китүе Антанта державаларын куркуга сала: сугыштан соңгы җимереклек һәм хаос чолгап алган Европа илләрендә большевизм урнашып китмәгәе. Өстәвенә Россиянең үзен дә йогынты сфераларына бүлгәләү мөмкинлеге союздашларны большевикларга каршы хәрәкәтне яклап чыгарга этәрә. Үзәк губерналарның берничәсенә генә контрольлек иткән Совет хөкүмәтен Антанта санга сукмый.

Нәтиҗәдә сугыштан соңгы тәртип, тынычлык урнаштыру­га нигез Россия мәнфәгатьләрен исәпкә алмый гына салына. Бу СССР һәм бөтендөнья сугышында җиңүче илләр арасында каршылыклар тууга китерә.

Вильсонның тынычлык планы

АКШ президенты Вудро Вильсон сугыштан соң тынычлык урнаштыруда үз планын тәкъдим итә. Вильсонны сәяси идеа­лизмга нигез салучы дип тә санарга мөмкин. Ул хокукый принципларга нигезләнгән халыкара универсаль тәртип ур­наштырырга омтыла.

Бөтендөнья сугышы — халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салу кирәклеген раслаучы сабак, ди Вильсон. Ь.әм бу иң соңгы бөтендөнья сугышы булсын өчен, ди ул, килешү шарт­лары җиңелгән дәүләтләрне кимсетергә тиеш түгел. 1918 ел башында ул тынычлык урнаштыруның «14 төп принцибыон күрсәтә, алар сәүдә һәм диңгездә йөзү иреген тәэмин итү, колониаль илләр халыкларының мәнфәгатьләрен исәпкә алу, бәхәсле мәсьәләләрне күмәк хәл итүне күздә тоталар. Бу Англия һәм Франция колониаль империяләренең алга таба үсешенә киртә сала.

АКШ делегациясе яңа халыкара оешма — Милләтләр Лигасы төзүгә басым ясый. Ул киләчәктә даими тынычлык урнаштыруны үзенең төп максаты итеп куярга тиеш була. Лига уставы агрессор илгә каршы икътисади блокададан баш­лап хәрби көч куллануга кадәр халыкара санкцияләр кертү мөмкинлеген дә күз уңында тота.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Милләтләр Лигасы Статутыннан (Уставыннан) (1919 ел, 28 июнь):

8 нче маддә. Лига әгъзалары, тынычлыкны саклау өчен, милләтләрнең кораллануын мөмкин кадәр чикләү таләп ителүен таныйлар, кораллану бары тик милләт куркынычсызлыгын са­клау һәм уртак хәрәкәтләр йөкләгән халыкара бурычларны үтәрлек күләмдә генә булырга тиеш <...>

10 нче маддә. Лига әгъзалары үзләрен территория бөтенлеген һәм Лига әгъзаларының хәзерге сәяси бәйсезлеген хөрмәт итәргә һәм теләсә нинди тышкы һөҗүмнәрдән сакларга бурычлы дип саныйлар. Һөҗүм итү очрагында, янау яисә һөҗүм итү куркынычы туганда, Совет әлеге бурычны үтәүне тәэмин итәрдәй чаралар күрә.

11 нче маддә. Шунысы анык игълан ителә: теләсә нинди сугыш яисә сугыш куркынычы Лига әгъзаларына турыдан-туры кагыламы-юкмы, гомумән, ул Лига өчен әһәмиятлеме-түгелме, Лига Милләтләр тынычлыгын, чыннан да, яклый торган чаралар күрергә тиеш була <...>

12 нче маддә. Лиганың барлык әгъзалары да шуны таный­лар: әгәр дә алар арасында мөнәсәбәтләрне өзүгә китерә тор­ган бәхәс туа икән, алар өченче якның тикшерүенә (третейский судка) яисә Советка мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Алар третейский судьялар карары яисә Совет белдерүеннән соң өч ай узмый торып сугыш башламаска дип килешәләр <...>

16 нче маддә. Әгәр дә Лига әгъзасы бурычны үтәмичә сугыш башлый икән, аның бу адымы Лиганың калган әгъзаларына кар­шы сугыш акты дип каралачак. Лиганың калган барлык әгъзалары аның белән сәүдә яисә финанс бәйләнешләрен өзәргә, Статут­ны бозган дәүләтнең гражданнары белән үз гражданнары ара­сындагы һәртөрле мөнәсәбәтләрне тыярга йөкләмә алалар. Бу дәүләткә тагын башка бер дәүләт белән (Лига әгъзасы булуы мөһим түгел) финанс, сәүдә бәйләнешләре яки гражданнар арасында шәхси мөнәсәбәтләр урнаштыру да катгый тыела.

Бу очракта Совет кызыксыну күрсәткән төрле хөкүмәтләргә хәрби, диңгез һәм һава көчләренең шундый сандагы составын тәкъдим итәргә бурычлы. Моның аша Лига әгъзалары, Лига бу­рычларына тугрылык саклау йөзеннән, тиешле рәвештә хәрби көчләргә катнашачак.

Документның төп маддәләренә анализ ясагыз. Милләтләр Лигасы әгъзаларының бурычларын әйтегез.

Версаль-Вашингтон системасы

Җиңүчеләр бик авырлык белән генә үзара килешүгә ирешәләр. Франциянең Германияне мөмкин кадәр көчсезләндерергә тырышуы өлешчә генә барып чыга. 1919 елгы Париж кон­ференциясе карары нигезендә ул Франция-Пруссия сугы­шыннан соң (1870 —1871) Германиягә кушылган Эльзас һәм Лотарингияне кире кайтара. Германиянең икенче бер биләмәсе — күмергә бай Саар өлкәсенең язмышын референ­дум хәл итәргә тиеш була. Германиядәге Рейн елгасының сул яры буйлары хәрби булудан туктаган зона дип игълан ителә, ә Германия үзе җиңүче илләргә репарация түләргә тиеш була. Европада яңа Австрия, Венгрия, Чехословакия, Польша дәүләтләре барлыкка килә. Германиянең көнчыгыш җирләре Польшага күчә. Румыниягә Трансильвания күчә, ул элек халкының күп өлешен венгрлар тәшкил иткән Австро-Венгрия составында була. Болгария Көнбатыш Фра- кияне югалта, ул Грециягә күчә, нәтиҗәдә Эгей диңгезенә чыгу юлы да ябыла. Сербия шактый зур уңышка ирешә: ул Сербия һәм Черногориянең элеккеге Австро-Венгриянең көньяк славян җирләре (Хорватия, Словения, Босния, Герце­говина һ. б.) белән берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләтнең — Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлегенең (соңрак Югославиянең) үзәгенә әверелә.

Солых шартлары белән Европаның барлык дәүләтләре дә ризалашмыйлар. Германия, Венгрия һәм Болгария террито­рияләренең бер өлешен югалталар. Бу хәл аларда милитарис­тик һәм үч алу ниятләренең көчәеп китүенә сәбәп була. Югалганны кире кайтару, тора-бара Болгария, Венгрия һәм Германия хөкүмәтләренең тышкы сәясәтендә төп максат­ка әверелә. Италия дә союздашларыннан элек вәгъдә ител­гән колонияләр һәм яңа җирләр ала алмавыннан канәгать­сез кала.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: