Африканы колониаль басып алу 5 глава





§ 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия.

Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр

замандашлары — В. И. Ленин, К. Каутский, Р. Люксембург һ.б. — капитализм үсешенең яңа этабын монополистик ка­питализм, яки империализм дип атаганнар. Ләкин аның перспективасын алар төрлечә аңлаганнар.

• В. И. Ленин империализмны капитализм үсешенең иң югары һәм соңгы стадиясе дип характерлый. К. Маркс кебек үк, ул капитализм һәм базар икътисады җирлегендә алгарыш мөмкин түгел дип саный. Моңа әледән-әле кабатланган кри­зислар дәлил булып тора. Кризислар торган саен җимергечрәк төс алачак, дип фаразлый В. И. Ленин. Монополияләрнең икътисадка зарарлы йогынтысында Ленин финанс-сәнәгать олигархиясенең сәяси хакимлеге урнашу алшартларын күрә. Бу — демократик ирекләрне бетерүгә яисә чикләүгә, капитализмның җимерелүе белән тәмамланачак сугышларга һәм конфликтларга китерергә тиеш була.

• Германия социал-демократиясенең алдынгы теорети­гы К. Каутский, киресенчә, монополияләр барлыкка килү икътисадның идарә ителүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирә һәм икътисади кризисларны булдырмаска ярдәм итә дип са­ный. Аның фикеренчә, киләчәктә монополияләр, халыкара көчкә әверелеп, тагын да зураерга мөмкин. Бу — милли базар­ларга гына түгел, халыкара базарларга да контроль урнаш­тырачак ультраимпериализмның барлыкка килүен белдерер иде.

Марксизм тәгълиматын аңлатуда тирән аерымлыклар күренә башлый. Сул һәм уң социал-демократлар яңа күренешләрнең марксизмның төп положениеләрен «иҗади үстерү»не таләп итүен таныйлар. Ләкин аны ничек үстерергә — марксизмның формаль ягына таяныргамы, әллә рухи ягынамы, дигән сорау бәхәсләр тудырган. Алар гади партия әгъзаларына бөтенләй аңлашылмаган.

Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, фикер ае­рымлыклары тагын да кискенләшкән. II Интернационалга кергән партияләр, хезмәт ияләре массаларына «сугыш хәсрәттән башка бернәрсә дә китерми», дигән фикердән чыгып эш иткәннәр. 1912 елда Базель (Швейцария) конгрессында II Интернационал резолюция кабул итә. Ул социал-демократияне һәм профсоюзларны сугыш башлануга протест акцияләре


һәм забастовкалар белән җавап бирергә чакыра. Ләкин 2 ел узуга әлеге сугыш башлана һәм парламентарийларның күбесе — Европа илләренең социалистлары һәм социал-де­мократлары — хәрби чыгымнарга өстәмә акча бүленүне яклап тавыш биреп, үзләренең хөкүмәтләренә ярдәм итәләр. Һәр илдә социал-демократиянең реформизм лидерлары сугышның үз дәүләтләре өчен оборона характерында булуын белдерәләр. Шул ук вакытта немец социал-демократлары «реакцион», самодержавиеле Россия белән теләсә нинди сугышның да гадел булуын ассызыклыйлар. Француз социалистлары шун­дый ук фикерне Кайзер Германиясе турында әйтәләр. Шушы шартларда социал-демократиянең халыкара бәйләнешләре җимерелә, II Интернационал таркала. Германия, Франция һәм Россиянең зур булмаган сул төркемнәре генә сугышка каршы чыгалар.

Социал-демократиянең сул фракциясе лидерлары сугышны империалистик, басып алу һәм халыкны талау сугышы дип бәялиләр. Алар кичекмәстән килешү төзергә чакыралар. Россия большевиклары шактый радикаль позициядә тора. Алар үз хөкүмәтләренең җиңелү лозунгын күтәреп чыгалар һәм империалистик сугышны, капитализмны бәреп төшерү максатыннан, гражданнар сугышына әйләндерергә чакыралар.

Социал-демократик партияләр рәтләрендәге тирән таркалу 1917 елның октябрендә, Россия хакимияте башына больше­виклар килгәч, конфликтка әйләнә. Революцион фракцияләр әлеге вакыйганы тарихта беренче уңышлы, кешелеккә якты киләчәккә юл ачучы социалистик революция буларак кабул итәләр. Реформачылар большевиклар хәрәкәтен гаепләп чыга­лар, аны социализмга һичнинди катнашы булмаган уңышлы переворот дип кенә атыйлар.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

К. Каутскийның «Терроризм һәм коммунизм» китабын­нан (1919):

Ленин үз революциясе байракларын җиңүле кыяфәттә Ев­ропа аша күтәреп узарга бик теләсә дә, аңа исәп тотмый. Большевикларның революцион милитаризмы Россияне бает­маячак, ул аны тагын да хәерчелеккә төшерүче яңа чыганак­ка гына әверелергә мөмкин. Рус сәнәгате хәзер үсеп килә


 
 

 
 
өчен К. лизмы»

һәм, продукция җитештерүдән бигрәк, армия ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Рус коммунизмы чын-чынлап казарма со­циализмына әверелеп бара <...> Бернинди бөтендөнья ре­волюциясе дә, читтән килгән ярдәм дә большевистик ме­тодлар торгынлыгын юк итә алмый. Европа социализмының «коммунизм»га карата максаты бөтенләй башка: социализмның бер, билгеләнгән методының әхлакый һәлакәте, гомумән, социализмның һәлакәтенә китермәгәе—-шул турыда кайгыр­тырга кирәк; әлеге метод белән марксистик метод арасында катгый, төгәл билгеләнгән чик уздырырга һәм әлеге аерымлык­ны массалар аңының кабул итүенә ирешергә.

К. Каутский Россиядәге революцияне кабул итмәвен ничек аңлата? Сез аның аргументлары белән килешәсезме? Ни Каутский революциядән соңгы Россияне «казарма социа- дип атаган? Авторда нәрсә шик тудырган?

Социал-демократик хәрәкәтнең тәмам таркалуы һәм Коминтерн төзелү

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганчы, Европаның күп кенә илләрендә ревизионизм һәм реформизм тарафдарлары, кагыйдә буларак, радикаль, революцион карашларны яклау­чылар белән бер партия кысаларына сыешалар. Алар ара­сында түзеп булмаслык килешмәүчәнлек тумый. II Интер­национал лидерларының күпчелеге урталыкта тора.

Социал-демократиянең ни уң, ни сул лидерлары хәрәкәтне таратучы ролен уйнарга теләмиләр, бу аларның сәяси йогын­тысын киметер иде. Бары тик легаль булмаган һәм ярымлегаль шартларда яшәүче партияләрдә генә (Россия һәм Болгария) Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк инде реформизмның һәм революцион агымның тулысынча аерылуы күзәтелә.

Сугыштан соң вазгыять үзгәрә. 1917 елда Россиядә бар­ган вакыйгалар һәм Европаның күп кенә илләрендә социаль каршылыкларның кискенләшүе йогынтысында революцион рухлы сул социал-демократлар, тарих безгә идеяләребезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, дип уйлыйлар. Үзара сугышучы илләрнең социал-демократиясе арасындагы бәй­ләнешләр өзелгән вакытта, алар беренчеләрдән булып аны кабат торгызуны яклап чыгалар. 1919 елда 35 сул партия һәм

  3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе
   

фракцияләр делегатлары, Мәскәүгә җыелып, III Коммунистик интернационал (Коминтерн) төзиләр. Аңа керү шартлары бик катгый була. Коминтернның II конгрессы (Мәскәү, 1920) Коминтернга кабул итүнең «21 шарты»н раслый. Ул түбәндәге таләпләрне үз эченә ала: реформизм һәм ревизионизм белән араны тулысынча өзү, В. И. Ленинның һәм большевиклар партиясенең империализм турындагы карашларын һәм көч кулланып социалистик революция ясауның котылгысызлы­гын дөрес дип тану. Коминтерн әгъзалары пролетариат дикта­турасы урнаштыруда, һәр ил өчен универсаль саналган юл буларак, Совет Россиясе юлын сайларга тиеш булалар. Элек берөзлексез акчага мохтаҗлык кичереп, шушы шартларга ризалашкан сул социал-демократлар (акча аларга гади пар­тия әгъзаларының кечкенә генә членлык взносларыннан һәм партияләргә булышлык күрсәтүче профсоюзлардан гына кер­гән) Совет Россиясе (соңрак СССР) җитәкчелегеннән шактый зур акчалата субсидияләр алалар. Аларның суммасы әлегә кадәр билгеле түгел. Коминтерн үзен бөтен дөнья революциясе ясауны максат иткән бердәм, үзәкләштерелгән оешма итеп та­нытырга тели. Коминтерн Башкарма Комитеты карарларын аңа кергән партияләр барысы да үтәргә тиеш булалар.

Коминтерн төзелү белән, социал-демократиянең реформа- чыл һәм революцион фракцияләре арасында тулысынча ае­рымлану башлана. Революцион фракция коммунистлар исе­мен ала. Иң күп санлы коммунистлар партиясе Германиядә, Франциядә һәм Италиядә барлыкка килә. Коминтерн аларга социалистик революцияне гамәлгә ашыру ихтималы зур бул­ган илләр дип карый.

Реформачылар, коммунистлар белән араны өзгәч тә, үз ил­ләрендә зур йогынты көченә ия булып кала бирәләр. 1923 елда алар Социалистик эшчеләр интернационалы оештыралар. Коминтерннан аермалы буларак, ул үз эченә кергән һәм оеш­тыру, идея мөстәкыйльлекләрен саклаган социал-демократик партияләрнең сәясәтен генә координацияләгән.

Профсоюз хәрәкәтенең таркалуы

1919 елда Европа илләренең Беренче бөтендөнья сугышы елларында (1914 —1918) үзара бәйләнешләре өзелеп торган профсоюзлары Профсоюзларның Амстердам интернациона­


лын төзиләр. Аның вәкилләре 1919 елда АКШ инициативасы белән оешкан Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО, рус. МОТ) эшчәнлегендә катнашалар. Әлеге оешма социаль гаделсезлекне бетерүгә, бөтен дөньяда хезмәт шартларын яхшыртуга булыш­лык йөзеннән төзелә. ХХО тарафыннан кабул ителгән документ сәнәгатьтә эш көненең озынлыгын 8 сәгать белән чикләргә һәм 48 сәгатьлек эш атнасы булдырырга тәкъдим итә.

ХХО карарлары катнашучы дәүләтләр (аларга дөньяның күпчелек илләре, алар идарә иткән колонияләр һәм протек­торатлар керә) өчен рекомендация тәкъдим төсендә була. Шуңа карамастан алар социаль мәсьәләләрне һәм эштә туган бәхәсләрне уңай хәл итәргә ярдәм иткәннәр.

Коминтернга кергән партияләр җитештерү чараларына (заводларга, фабрикаларга, станокларга һ. б.) хосусый ми­лек өстенлек иткән җәмгыятьтә конфронтацияне иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең аеруча закончалы формасы дип саныйлар. Алар фикеренчә, социаль партнёрлык эшчеләрне алдау, сыйнфый көрәш кызуын бастыру өчен кирәк. Коминтерн булышлыгында суллар карашын яклаган профсоюз оешма­лары 1921 елда Профсоюзларның кызыл интернационалын (Профинтерн) төзиләр. Аның максаты, эшчеләрнең конкрет мәнфәгатьләрен яклаудан бигрәк, социаль конфликтларны хуплап, эшчеләрне революцион көрәшкә әзерләүдән гыйбарәт була.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Коминтернның III Конгрессының «Коммунистик интер­национал һәм Профессиональ союзларның кызыл интер­националы» дигән резолюциясеннән (1921):

Профессиональ союзлар тактикасының нигезен революцион массаларның һәм аларның оешмаларының капиталга каршы ачыктан-ачык эш итүе тәшкил итә. Эшчеләрнең барлык каза­нышлары — ачыктан-ачык эш итү дәрәҗәсенә һәм халыкның революцион басымына туры пропорциональ. Ачыктан-ачык эш итү ул—эшчеләрнең дәүләт эшмәкәрләренә турыдан-туры басым ясавы: бойкот, стачкалар, урам чыгышлары, демонстрацияләр, предприятиеләрне яулап алу, кораллы восстание һәм эшчеләрне социализм өчен көрәшкә туплый торган башка революцион эш-хәрәкәтләр. Шуңа күрә ачыктан-ачык эш итүне эшчеләр


массаларын тәрбияләү, аларны социаль революциягә һәм пролетариат диктатурасы урнаштыру коралына әйләндерү революцион-сыйнфый профессиональ союзларның максаты булып тора.

«Ачыктан-ачык эш итү» дигәндә Коминтерн нәрсәне күздә ■■ тоткан? Профсоюзлар алдына ул нинди бурычлар куя?

Коммунистлар һәм социал-демократлар арасында конфликтның тирәнәюе

1920 елларда коммунистлар һәм социал-демократлар ара­сында мөнәсәбәтләр бик нык бозыла. Коммунистларның 1914 —1918 еллардагы бөтендөнья сугышыннан соң Евро­паның күп кенә илләрен чолгап алган революцион күтәрен­келек бөтендөнья революциясенә китерер дигән өметләре акланмый. Коминтерн җитәкчеләре социал-демократларны гаеплиләр. Эшчеләр хәрәкәтенә социал-демократлар йогынты­сына каршы көрәшү төп бурычка әйләнә. Социал-демократлар җавапсыз калмыйлар һәм Коминтерн эшчәнлеген кискен тәнкыйтьлиләр. Бер-берсе белән көрәшүче коммунистлар һәм социал-демократлар фашистик хәрәкәтнең барлыкка килүенә һәм кызу темпта үсеп китүенә дә тиешле игътибар бирмиләр. Коминтерн 1930 еллар уртасына кадәр фашист­лар һәм социал-демократлар арасындагы аерманы күрми дә, ә социал-демократлар үз чиратында фашист юлбашчыларның коммунистларга каршы лозунглары белән килешәләр. Коммунистларның да, социал-демократларның да юлбаш­чылары фашистлар концлагерьларына эләгә башлагач, алар айнып киткәндәй була.

Коммунистлар «бөтендөнья революциясе» идеясен тормышка ашырырга нәкъ менә социал-демократлар комачау итте дип ышаналар. Германиядә, мәсәлән, 1918 елның ноябрендә революция нәтиҗәсендә монар­хия җимерелә, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелүе аркасында, аңа ышаныч тәмам бетә. Революцион хөкүмәт—Халык вәкилләре советы төзелә. Аңа социал- демократларның башлыгы Фридрих Эберт җитәкчелек итә. Германия республика дип игълан ителә, конститу­ция кабул итү өчен, Оештыру җыелышы сайлау көтелә.


§ 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия.

Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр

1918 елның декабрендә Советларның Бөтен Германия съезды әлеге курсны хуплый. Әмма Германия Социал- демократлар партиясе (ГСДП) белән араны өзеп, Гер­мания Коммунистлар партиясен (ГКП) төзегән сул социал-демократлар хакимиятне кичекмәстән Советлар­га бирергә, буржуазия милкен экспроприацияләргә (тар­тып алырга) өндәгән лозунг белән чыгалар. 1919 елның гыйнварында коммунистлар оештырган митинглар һәм демонстрацияләр восстаниегә әверелә. Хәрби министр социал-демократ Густав Носке боерыгы белән, восста­ние гаскәрләр тарафыннан бастырыла. ГКП ж,итәкчеләре Р. Люксембург һәм К. Либкнехт атып үтерелә.

Коммунистлар бойкот игълан иткән Оештыру ж,ыелы- шына сайлауларда ГСДП 39 % тавыш ж,ыя, калган тавыш уң консерватив һәм либераль партияләр өлешенә тия. Германия демократик, парламентлы республикага әйләнә. Аның беренче президенты итеп Ф. Эберт сайлап куела.

Социал-демократлар, үз позицияләрен аклап, әлеге шартларда буржуаз-демократик революциядән читкә китәргә тырышуны халыкның күпчелеге якламас, һәм бу гражданнар сугышына китергән булыр иде, дип ассы- зыклыйлар.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Австрия социалисты, галим, соңрак Гарвард универ­ситеты (АКШ) профессоры Йозеф Шумпетерның «Капита­лизм, социализм һәм демократия» китабыннан (1950):

Сәяси структурадагы үзгәрешләр социалистларга министрларның кабинетларын ачты, шуңа да карамастан сәләмә күлмәк астыннан күренмәгән социаль организм, аерым алганда, сәяси процесс элеккечә калды. Башкача әйткәндә, социалистлар капиталистик дөньяда хакимлек итәргә тиеш булдылар <...>

Ул чорда үзен иле белән тиңләргә һәм дәүләт мәнфәгатьләрен якларга өйрәнгәннәр өчен бүтән юл юк иде. Алар, нигездә, хәл итеп булмый торган проблема алдында торалар. Алар өлешенә тигән социаль һәм икътисади система бары тик капиталис­тик рельслар буйлап хәрәкәт итә алачак иде. Социалистлар аңа хезмәт мәнфәгатьләрендә контрольлек итәргә, юнәлеш бирергә, нәтиж,әлелеген югалта башлаганчы кысарга мөмкин иде, әмма алар үзгә социалистик бер нәрсә дә эшли алмыйлар


иде. Алар әлеге система белән идарә итүгә алынсалар, моны аның үз мантыйгы нигезендә эшләргә тиеш булырлар иде. Аларга «капитализм белән идарә итәргә» туры килде. Һәм алар аның белән идарә итәргә керештеләр. Күрелә торган чаралар­ны алар бик тырышып социалистик фразеологиягә төрделәр <...> Әмма алар, асылда, шулай эшләргә мәҗбүр иделәр, алар урынында либераллар яки консерваторлар булса, алар да шун­дый ук адымга барган булырлар иде.

Й. Шумпетер фикеренчә, ни өчен Европа илләрендәге социалистлар революцион максатлардан баш тартырга мәҗбүр булалар? Сез аның дәлилләре белән килешәсезме?

  Сораулар һәм биремнәр
  «Империализм» төшенчәсенең мәгънәсен ачып бирегез. Ул капитализмнан нәрсә белән аерыла? Социал-демократиянең революцион һәм реформачыл фракцияләре арасында нинди аерымлыклар бар? «Со­циал-демократия фракцияләре» таблицасын тутырыгыз.
Мөнәсәбәте Социал- реформачылар (ревизионистлар) Сул социал- демократлар (коммунистлар)
Реформаларга    
Империализмга    
Хөкүмәттә катнашуга    
Беренче бөтендөнья сугышына    
Россиядәге 1917 ел вакыйгаларына    

 

Ни өчен II Интернационал партияләрендә революцион һәм реформачыл фракцияләр бары тик бөтендөнья су­гышы тәмамлангач кына аерылып чыгалар?

Коминтерн нинди идеяләр күтәрә? Әлеге оешманың мак­саты нинди була? Социал-демократиянең сул төркемнәре шактый зур сәяси йогынты ясауга ничек ирешәләр?

Ни өчен 1920 елларда коммунистлар һәм социал- демократлар арасындагы мөнәсәбәтләр начарлана?


4 нче бүлек

ИНДУСТРИАЛЬ ИЛЛӘРНЕҢ СӘЯСИ ҮСЕШЕ

XX гасырда дөньяның күп кенә илләрендә иҗтимагый үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләтнең роле күтәрелде. Гасыр башына кадәр гамәлдә булган дәүләт төзелеше формалары җитди сынауларга дучар булды, һәм ул сы­науларны барлык илләр дә уза алмады.

Россиядә, Германиядә, Австро-Венгриядә монар­хияләрнең җимерелүе 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышы тудырган социаль-икътисади кризистан чыгу юлын табарга сәләтсез сәяси режимнарның бетүен генә аңлатмый. Гаять зур мәйданнарда урнашкан халыкның үзен теге яисә бу монарх хакимияте кул астында дип санавына нигезләнгән хакимият оештыру принцибы да юкка чыга. Әлеге принцип «корама», күпмилләтле империяләрнең яшәвен тәэмин итеп торды. Россия һәм Австро-Венгрия империяләренең таркалуы аларга кергән халыклар алдына алга таба үсеш юлын сайлау пробле­масын куйды.

АКШ, Бөекбритания, Франция һәм башка дәүләт­ләрдәге демократик сәяси режимнар да җитди авырлык­лар белән очраштылар. Либерализмның алар таянган принципларын яңадан карарга кирәк иде.

§10 Либераль демократия эволюциясе
  XIX гасырда формалашып киткән классик либерализм яңа йөзьеллыкта сизелерлек эволюция кичерә. XX гасыр вакыйгалары, аерым алганда социал-демократиянең йо­гынтысы көчәю, либералларны үз идеологияләрен һәм сәясәтләрен шактый үзгәртергә мәҗбүр итә.

 

Иҗтимагый-сәяси тормышны демократлаштыру

Либераль демократиянең баштагы принциплары гомуми һәм тигез сайлау хокукларының булуын күздә тотмый. Күп ил­ләрдә хатын-кызлар сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Мон­нан тыш, яшь, мөлкәт цензлары, утраклык цензы һәм башка


  4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше
   

чикләүләр аркасында күчемсез мөлкәткә ия булмаган кешеләр сәяси тормышка катнаштырылмыйлар.

XIX гасырда либерализм теоретиклары сайлау урналары тирәсенә фәкыйрьләрне якын җибәрергә ярамый дип санау­ларын яшермиләр.

Мәсәлән, француз либерализмының алдынгы тео­ретикларыннан берсе Бенжамен Констан болай дип яз­ган: «Хәерчелек берөзлексез бәйлелеккә һәм көндәлек хезмәткә дучар иткәннәрнең акылы балаларныкыннан артык булмый һәм аларның милләт тормышын яхшыр­ту турында кайгыртулары да чит ил кешеләренекеннән артык түгел».

Шуңа да карамастан халык протестлары басымы астында либераллар үз позицияләрен әкренләп үзгәртәләр. Мәсәлән, XX гасыр башында ирләр һәм хатын-кызларның тигез хокуклылыгына ирешергә омтылган суфражистларның киң җәелгән хәрәкәтеннән соң хатын-кызлар сайлау хокукына ия булалар. Бу хәрәкәт алга киткән илләрнең күбесен чолгап ала, анда җәмгыятьнең бай катлавы вәкилләре дә, яллы эшче хатын-кызлар да катнаша.

АКШта озак вакытлар дәвамында катгый мөлкәт цензы системасы яши. Конституциянең 1868 елда га­мәлгә кергән 14 нче төзәтмәсендә әйтелгәнчә, 21 яшькә ж,иткән барлык ир-егетләр сайлау хокукына ия була­лар. 1870 елда гамәлгә кергән 15 нче төзәтмәдә раса, тән төсе яисә элек кол булып тору билгеләре буенча сайлауларга катнашуны чикләргә ярамый дип махсус әйтелә. 19 нчы өстәмә (1920 елдан гамәлгә кертелә) хатын-кызларга сайлау хокукы бирә. Ләкин сайлаучылар­ны теркәү тәртибе штат законнары белән билгеләнгәнгә, аларның кайберләрендә грамоталылыкка тест үтмәгән яисә махсус салым түләмәгән гражданнарны сайлау ур­налары янына якын да ж,ибәрмәгәннәр. Көньяк штатлар­да кара тәнле 10 кешенең 9 ы сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән. Әлеге хәл АКШ хакимияте тарафыннан бары тик 1965 елда гына гражданлык хокуклары өчен масса­чыл хәрәкәтләр йогынтысында юкка чыгарыла. Ниһаять,


26 нчы төзәтмә буенча, АКШның 18 яшькә җиткән һәр гражданины сайлау хокукы ала. Ул 1971 елда гамәлгә керә.

Англиядә хатын-кызларга сайлау хокукы бары тик Бе­ренче бөтендөнья сугышыннан соң гына бирелә. Ләкин 1940—1980 елларда законнарның бөтен бер сериясе кабул ителгәннән соң гына төрле цензлар (аерым алган­да, сайлау округы территориясендә яшәү дәвамлылыгы белән бәйле булганнары) юкка чыгарыла. Англиядә де­мократлаштыру парламентның югары палатасы (лорд­лар палатасы) вәкаләтләрен чикләү белән бәйле була. Анда нәселдән килгән аксөякләрнең сайлап куелмый торган вәкилләре утырышлар үткәрә. Хәзерге вакыт­та лордлар палатасы, монархия кебек үк, чынлыктагы сәяси мәгънәсенә караганда күпкә шартлырак, символик мәгънәгә ия.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: