Африканы колониаль басып алу 1 глава




Экваториаль һәм Төньяк Африка яр буйлары европалылар тарафыннан яхшы өйрәнелә.

XV гасыр урталарыннан XIX гасыр уртасына кадәр кон­тинентта кол сатучылар хуж,а була. Якынча исәпләгәндә, аларның корбаннарының саны, «тере товарны» аулаганда үтерелгәннәрне һәм тиешле ж,иргә озатканда үлгәннәрне дә кертеп, 100 млн кешегә ж,итә. Коллар белән сәүдә итү корбаннарының саны XIX гасыр уртасында Африкада яшәгән барлык халыклар саныннан да артып китә. Бу Аф­рика халыклары язмышына коточкыч һәлакәт белән яный. Күп кенә кабиләләрне тулысынча кырып бетерәләр яисә алар колонизаторларга әлегә билгеле булмаган, тор­мыш итү өчен яраксыз саналган ж,ирләргә күчеп китәргә мәж,бүр булалар. 1870 елларда кол сатучыларның торак­лары һәм базалары, сәүдә факторияләре урнашкан Аф­рика территориясенең бары 10 % ы гына европалылар тарафыннан үзләштерелә.

Артык эссе климат, тропик авырулар, ерткыч хайваннар һәм җирле кабиләләрнең дошманнарча мөнәсәбәте аркасын­да кайбер сәяхәтчеләр генә Африканың эчкәре районнарына үтеп керә алганнар. Әлеге континентны өйрәнгән иң танылган тикшеренүчеләрнең берсе — шотландияле табиб-миссионер Давид Ливингстон. 1840 —1860 елларда ул аны көнбатыштан көньякка таба кисеп чыга, дөньяда иң зурлардан саналган Виктория шарлавыгын, Ньяса һәм Таганьика күлләрен ача. Аның эшен дәвам итүче инглиз журналисты Генри Мортон Стэнли беренчеләрдән булып Конго елгасы бассейнын өйрәнә. Немец, британ, француз һәм башка сәяхәтчеләр һәм галимнәр Африканың эчкәре районнарын өйрәнәләр. Аннан соң, туп­ланган мәгълүматларга нигезләнеп, Европа державалары гаскәрләре шул тарафларга юнәлә.


XIX гасырның ахырына кадәр сәнәгать илләрен Аф­рика кызыксындырмый диярлек. Аның базарлары үсеш алмаган, ә фил сөяге, кыргый хайван тиреләре кебек кыйммәтле товарларны җирле кабиләләрдән Евро­па сәнәгатенең арзан товарларына алыштырып алыр­га мөмкин булган. Ләкин Европа, индустриаль үсешкә күчкәннән соң, Африканың табигый байлыкларына (иң беренче чиратта алтынга һәм алмазга) күбрәк игъти­бар бирә башлый. Шулай итеп, әйдәп баручы держава­лар арасында Африка территорияләрен яулап алу өчен көрәш башлана.

Бөекбританиянең колониаль сәясәте аеруча агрессив ха­рактер ала. 1882 елда Мисырга басып кереп, инглиз гаскәрләре Нил агымы буйлап түбәнгә, көньякка хәрәкәт итә башлыйлар. 1885 елда алар Суданның башкаласы Хартум шәһәрен алалар. Дин таратучы Мөхәммәд Әхмәд үзен мәһди (мессия, Алла илчесе) дип игълан итә. Аның җитәкчелегендәге кабиләләр берләшмәләре берничә мәртәбә инглизләрне җиңелүгә дучар итәләр. Сугыш озакка сузыла. Басып алучыларның хәрби көче күпкә өстен булуга карамастан, алар Суданны бары тик 1898 елда гына буйсындыруга ирешәләр. Соңгы каршылык күрсәтү учаклары 1904 елда гына бастырыла.

Британия экспансиясенең икенче юнәлешен алтын һәм ал­маз ятмалары табылган Көньяк Африка тәшкил итә. Африка кабиләләре юлбашчылары Замбези елгасыннан төньякка таба җәелгән бик зур территорияне инглизләр карамагына бирәләр. Аны үзләштерү өчен, «Көньяк Африканың өстенлекле компа­ниясе» төзелә. 1889 елда Британия хөкүмәте аңа, идарә эшен (армия, полиция, суд булдыру) оештыруны да кертеп, әлеге җирләрдән файдалану хокукын тапшыра. Элек мондый хо­кукка бары тик Ьиндстандагы Ост-Ьинд компаниясе генә ия була.

Ост-Һинд яки Көньяк Африка кебек компанияләр бул­дыру метрополияләр өчен файдалы булган, чөнки алар басып алынган җирләрдән күпме кирәк шулай файдала­на алганнар. Җирле халык белән—каршылык, көндәшлек итүче державалар белән бәхәс чыга калса, хөкүмәтләр компанияләр эшенә я булышлык күрсәтәләр, я читтәрәк калу ягын карыйлар.


 

Англия Африканың көньягыннан төньягына, Каһирәдән Кейптаунга кадәр үзара тимер юллар челтәре белән бәйләнгән тоташ биләмәләр полосасы булдырырга омтыла. Ләкин аңа Трансвааль һәм Оранж республикалары комачаулый. Әлеге республикалар бурлар — Голландиядән күчеп килеп, 1830 ел­ларда ук Көньяк Африканың йомшак климатлы, уңдырышлы җирләрендә урнашып калган ак тәнлеләрнең балалары тара­фыннан төзелә. Бур дәүләтләре территориясендә алмаз һәм алтын приискалары була. Анда эшләүче инглизләрнең хокук­лары кысылуны сәбәп итеп, Бөекбритания Трансвааль һәм Оранж республикаларына каршы сугыш башлый.

Бурлар бик нык каршылык күрсәтә. Англия Африканың көньягына 250 меңлек армиясен җибәрергә мәҗбүр була, су­гышта 20 меңнән артык кешесен югалта. Шуңа да карамастан 1899—1902 еллардагы инглиз-бур сугышы бур республика­ларын Британия империясенә кушу белән төгәлләнә. 1910 елда Африканың көньягындагы Англия биләмәләре доминионга — Көньяк Африка Союзына берләштерелә. Аның табигый байлыгын эшкәртү, тимер юллар төзү өчен, инглизләр Африканың көньягына Һиндстан һәм Кытайдан эшче көчләр китертәләр.

Франция Африкада актив колониаль сәясәт алып бара. 1881 елда ул Тунисны басып ала. Сахара кабиләләре, Көнбатыш һәм Экваториаль Африка халыклары французлар хакимлеген таный. Тик Франциядә киң танылган — Атлантик океаннан Тын океанга кадәр җәелгән Африка колониаль империясен төзү идеясе тормышка ашмый. Моңа Англиянең Суданны басып алуы комачаулый. Франция 1894 —1896 елларда — Ма­дагаскарны, 1912 елда Марокконы буйсындыра. Әлеге ил территориясенең бер өлеше Испания хакимлегенә күчә.

Индустриаль үсеш юлыннан нык адымнар белән атлап кит­кән Германия дә колонияләр яулап алырга керешә. 1885 елда Германия Көнчыгыш Африка компаниясе төзелә, ул 1800 км озынлыктагы Африка яр буе полосасында ныгып урнаша. Германия Көньяк-Көнбатыш һәм Көнчыгыш Африканың бер өлешен, Того һәм Камерунны яулап ала. Колонизаторларга әз генә каршылык күрсәтүдә аяусыз бастырыла. Әйтик,Африка­дагы немец биләмәләрендә 1904—1905 еллардагы восстаниене бастырган вакытта гереро һәм готтенто кабиләләренең халкы 4—5 мәртәбә кимегән.

Италия, Африканың көнчыгыш яр буена ныгып урна­шып, Сомали һәм Эритрея колонияләрен нигезли. Ул Абисси­нияне (Эфиопияне) яулап алырга омтыла, ләкин 1895 — 1896 еллардагы Италия-Эфиопия сугышында җиңелә һәм, үз дәгъ­валарыннан баш тартып кына калмый, Эфиопиягә контри­буция түләргә мәҗбүр була. Шулай да Италия Африкада үзенең колониаль империясен төзүгә ирешә. 1911—1912 ел­ларда Төркия белән сугыш нәтиҗәсендә ул аның биләмәләрен дә — Триполитанияне һәм Киренаиканы (хәзерге Ливияне) тартып ала.

Көнбатыш Европаның кече индустриаль илләре дә Африкада үз колонияләрен булдыруга дәгъва итәләр. 1876 елда Бельгия короле Халыкара Африка җәмгыятенә нигез сала. Җәмгыять, Конго елгасы бассейнын өйрәнү өчен (төгәлрәк әйткәндә, ул Стэнли сәяхәтләрен финанс­лый), берничә мәртәбә экспедиция оештыра. Күп тә үтми, әлеге җәмгыять Халыкара Конго компаниясе дип үзгәртелә, һәм ул Экваториаль Африканың гаять зур территориясенә үз хокуклары турында белдерә. Ул Бель­гия короленең шәхси милкенә әверелә. Конгоны яулап алуга Германия, Англия һәм Франция дәгъва итсәләр дә, бу державаларның берсе генә дә әлеге колония арка­сында сугышырга теләми.

Колониаль империяләр

Африканы бүлеп бетергәннән соң, дөньяның күп өлеше ин­дустриаль державалар арасында бүлгәләнгән булып чыга. Гаять зур колониаль империяләр барлыкка килә, аларның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре була.

Бөекбританиянең колониаль империясе доминионнардан, колония һәм протекторатлардан (бәйле илләр) тора.

Доминионнар дип, нигездә, Бөекбританиядән һәм Евро­паның башка илләреннән күчеп килүчеләр тарафыннан үзләштерелгән территорияләрне атыйлар. 1867 елда — до­минион статусы Канадага, 1901 елда — Австралиягә, 1907 елда — Яңа Зеландиягә, 1910—Көньяк Африкага, 1921 елда Ирландиягә (1937 елдан бәйсез дәүләт) бирелә. Бу, кагыйдә

  2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы
   

буларак, колонизаторлар сәясәтенә каршы протест хәрәкәтләре йогынтысы астында эшләнә. Төньяк Америка колонияләрен югалту тәҗрибәсен истә тотып, Англиянең идарәче даирәләре күндәмлек күрсәтәләр.

Доминионнарда дәүләтнең формаль башлыгы булып Бөек- британия Кушма Корольлеге һәм Төньяк Ирландия монар­хы торган, аны генерал-губернатор билгеләгән. Доминионнар парламентлар сайлап куйганнар, үз законнарын кабул итү хокукына ия булганнар. Парламентта күпчелекне тәшкил итүчеләрнең лидеры эчке сәясәт мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итүче хөкүмәт оештырган. Доминионнарның хокукла­ры киңәйгәннән-киңәя барган. 1931 елда аларга тышкы сәясәтне мөстәкыйль билгеләү мөмкинлеге бирелә, әмма бу очракта да империя оборонасының бердәм системасы сакла­на. 1932 елда Англия һәм доминионнар арасында таможня пошлиналарының ташламалы режимы билгеләнә. Доминион­нар үзләренең алтын валютадагы резервларын Британия банк­ларында сакларга тиеш булалар. Болар барысы да Англиягә күпчелек доминионнарның базарларында хакимлек итүче позицияләрне сакларга мөмкинлек бирә.

1938 елда доминионнарның эчке сәүдә бәйләнешләре

Илләр Британия империясе илләренә (шул исәптән Англиягә) барлык экспорттан %ларда Британия империясе илләреннән (шул исәптән Англиядән) барлык импорттан %ларда
Канада 52 (44) 27 (9)
Австралия 68 (55) 57 (41)
Яңа Зеландия 91 (84) 74 (49)
Көньяк Африка 53 (39) 53 (43)

 

Протекторатларга эчке һәм тышкы сәясәтләре Британия хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотылган, әмма формаль яктан бәйсезлекләрен саклап калган дәүләтләр керә. Алар- ның территориясендә хәрби базалар төзелгән, метрополия, финанслар, салым җыю, армия өчен җавап бирә торган ми­нистрлыкларның эшчәнлеген тикшерү өчен, киңәшчеләр җибәрә торган була. Британия подданныйлары протекторат территориясендә пошлинасыз сәүдә итү хокукына ия булган­нар; кылган җинаятьләре өчен җирле суд каршында җавап тотудан азат ителгәннәр. 1882—1922 елларда протекторатлар рәтенә Мисыр, ә 1919 — 1930 елларда Гыйрак кергән. Соңрак аларга тигез хокуклы булмаган килешүләр көчләп тагылган.

Бөекбритания колониаль империясенә билгеләп куел­ган генерал-губернаторлар тарафыннан идарә ителә тор­ган колонияләр керә. Арада иң зурысы һәм иң бае булып Һиндстан саналган. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Германиянең, Көнчыгыш Африкасы, Көньяк-Көнбатыш Аф­рика, Того һәм Камерунның бер өлеше, Тын океан һәм Яңа Гвинеядәге берничә утрау Англия карамагына күчә.

Франция зур колониаль державага әверелә. Аның төп ко­лониаль биләмәләре булып Һинд-Кытай (хәзерге Вьетнам, Лаос, Камбоджа территорияләре), Төньяк Африка (Алжир, Ту­нис, Марокко протектораты) исәпләнә. Беренче бөтендөнья су­гышыннан соң элек Госманлы империясе составында булган Ливан һәм Сүрияне дә, протекторатлар сыйфатында, Франция үз идарәсенә ала. Аңа шулай ук Камерунның зур өлешен һәм зур булмаган Тогоны бирәләр.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Депутатлар палатасы вице-президенты Э. Этьенның Франция колониаль сәясәтенең максатлары турындагы чыгышыннан (1894):

«Ватан» идеясе «бурыч» төшенчәсенә нигезләнә, «коло­ния» идеясе табыш алуга гына корыла ала һәм шулай булырга тиеш тә, чөнки бары тик ул гына милләтне, үз теләге белән үз иленнән китеп, экспансия кылырга мәҗбүр итә ала. Шуңа күрә теләсә кайсы колониаль башлангычка, метрополия аннан нинди табыш, файда алачак, дигән критерийдан чыгып якын килергә кирәк. Безнең максатыбыз нидән гыйбарәт? Без колониаль империяне, яңа континентларда илебезнең киләчәген тәэмин итү өчен, товарларыбызга яңа базарлар, сәнәгатебезгә чимал чыганаклары булдыру өчен сакларга һәм үстерергә уйлыйбыз. Бу—бәхәссез.

Шуны әйтәсем килә: әгәр дә колониаль биләмәләребезне булдыру өчен тотылган чыгымнарны һәм корбаннарны аклап


була икән, ул—француз эшмәкәренең, француз сәүдәгәренең Франциядә җитештерелгән артык әйберләрне колонияләргә җибәрәчәгенә ышанудан гыйбарәт.

Франциянең идарәче даирәләре колонияләр басып алу сәясәтенең асылын нәрсәдә күрәләр?

Германия дөньяны бүлүдә катнашырга соңга кала. Аның Африкадагы территорияләрне һәм Тын океандагы берничә утрауны үз эченә алган колониаль империясе XX гасыр башын­да Голландия һәм Бельгиянекенә караганда да кечерәк була. Әлеге хәл немец сәнәгатьчеләрен бер дә канәгатьләндерми, алар яңа товарлар сату базарлары, чимал чыганаклары ту­рында хыялланалар. Германия ачыктан-ачык дөньяны яңадан бүләргә омтыла, һәм бу Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпләренең берсенә әверелә. Сугыш нәтиҗәсендә Германия диңгез аръягындагы барлык биләмәләрен югалта: алар Ан­глия, Франция һәм Япония кулына күчә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Германия канцлеры Бернхард Бюловның рейхстагтагы чыгышыннан (1899 ел, 11 декабрь):

Без кайсыдыр бер чит ил державасының, ниндидер чит- ят Юпитерның: «Нишлисең бит? Дөнья бүлгәләнгән инде!»— диюенә түзеп тора алмыйбыз. Без берәүгә дә комачау­ларга теләмибез, әмма юлыбызга аркылы төшәргә дә ирек бирмәбез. Без башкаларның дөньяны бүлгәләвен <...> читтән генә карап тормаячакбыз. Без моны теләмибез. Без­не дөньяның барлык почмаклары да кызыксындыра <...> Әгәр дә инглизләр—Бөек Британия, французлар яңа Франция ту­рында сөйләсәләр, руслар Азияне яуласалар, без Бөек Гер­мания төзүне таләп итәбез <...> Зур көчтән, көчле армиядән, көчле флоттан башка яхшы тормышка ирешеп булмаганлыкны аңлагач кына, без ирешелгән биеклектә тора алачакбыз <...> Киләсе йөзьеллыкта немец халкы я чүкеч, я сандал (чүкү урыны) булачак.

Германиядә колониаль экспансия файдасына нинди ар­гументлар китерелә? Алар Франция колониясеннән нәрсә


§ 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. Колониаль империяләр  
   

Азиядәге беренче индустриаль ил-— Япония дә колонияләр яулап алу юлына баса. Аны бу юлга яңа базарларны буйсын­дыру теләге генә түгел, ә үзенең чимал чыганаклары азаю да этәрә. Кытай белән сугышта (1894 —1895) җиңгәннән соң, Япония Тайвань утравына ия була һәм Кытайны Кореядан баш тартырга мәҗбүр итә. Рус-япон сугышы (1904 — 1905) нәтиҗәсендә Корея Япония карамагына күчә, Көньяк Маньчжуриядә дә японнарның үзгә мәнфәгатьләре өстенлек итә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы елларында япон гаскәрләре Тын океан бассейнындагы Германия биләмәләренә (Каролина, Мариано, Маршалл утраулары һәм Паллау утрау­лары) һәм Кытайдагы Циндао портына хуҗа булып ала.

Колониаль биләмәләрдә халык саны арту (протекторат һәм доминионнарны санамаганда, млн кеше исәбеннән)

Ил / Ел          
Бөекбритания 250,0 370,0 393,3 417,7 454,0
Франция 6,0 50,0 55,5 56,4 70,0
Нидерланд 25,0 38,0 40,0 52,5 67,7
Бельгия 15,0 15,0 13,6 10,2 14,8
Германия 12,0 12,3
Япония 2,8 19,2 21,4 31,8
АКШ 9,0 9,7 12,0 2,4
Италия 0,7 1,5 1,7 8,0

 

нинди
Колониаль биләмәләрдә халык саны үзгәрүен анализла­гыз. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге үзгәрешләрнең нигезендә сәбәпләр ята?

Гаять зур һәм ресурсларга бай территориягә һәм Латин Америкасы илләре базарларына чыгу мөмкинлегенә ия булган Америка Кушма Штатлары озак вакытлар дәвамында ко­лонияләр басып алу белән кызыксынмый. XIX гасыр ахырында


гына ул дөньяның әһәмиятле районнарында терәк пунктлар һәм базалар төзи башлый. 1898 елда АКШ Америкадан Азиягә илтүче юлның уртасында урнашкан Гавай утрауларындагы җирле корольлекне яулап ала (1959 елда Гавай АКШның 50 нче штаты булып китә). Утраулар Америка Тын океан флотының төп базасына әверелә.

1895 елда — Кубада, ә 1896 елда Испания карамагын­дагы Филиппин утрауларында колонизаторларга каршы восстаниеләр башлана. АКШ, киләчәктәге яулап алулар өчен, бу хәлдән файдаланып калмакчы була. 1898 елда Куба баш­каласы Гавана портына визит белән килеп туктаган Америка крейсеры «Мейн»да шартлау яңгырый. Әлеге вакыйгада ис­паннар гаепләнә. Америка һәм Испания арасында башланып киткән сугышта инде ул вакытта ук дөньяда иң көчле дип та­нылган Америка флоты испаннарны җиңүгә ирешә. Испания белән төзелгән солых килешүе шартлары буенча, АКШ Филип- пинга, Тын океандагы Гуам һәм Кариб диңгезендәге Пуэрто- Рико утрауларына ия була. Куба формаль яктан бәйсезлек ала алуын, әмма, асылда, АКШ кулы астында кала. Аның территориясендә, Гуантанамода, хәрби база төзелә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

АКШ президенты Уильям Мак-Кинлиның Филиппин ста­тусы турындагы белдерүе (1898):

Бер төн эчендә минем башыма, ничектер үзем дә белмим, менә шундый уйлар килде:

1) без Филиппин утрауларын Испаниягә кире кайтара ал­мыйбыз. Бу куркаклык булыр һәм йөзебезне һич тә бизәмәс;

2) без Филиппинны үзебезнең Көнчыгыштагы коммерция эшләребездәге көндәшләребез Франция яки Германиягә дә тапшыра алмыйбыз. Бу безнең өчен начар һәм табыш китерми торган икътисади сәясәт булыр иде;

3) без филиппинлыларга ирек тә куя алмыйбыз, чөнки алар үзидарә шартларына әзер түгелләр, һәм аларның мөстәкыйльлеге тиздән шундый анархиягә, башбаштаклыкларга китерәчәк, бу исә испан сугышыннан да аянычрак булыр иде;

4) безгә Филиппин утрауларын алудан башка чара калмый: филиппинлыларны тәрбияләү, үстерү, цивилизацияле итү һәм аларда христианлык тәрбияләү—безнең бурычыбыз, чөнки
алар—кешелек дөньясында безнең туганнарыбыз, Христос та шул юлда җанын фида кылган.

Менә шуннан соң мин урыныма яттым да тирән йокыга

талдым._____________________________________________

АКШ президенты Филиппинны яулап алуны ничек дәлилли? » Аның дәлилләре сезне ышандырамы?

Сораулар һәм биремнәр

Африканы колониаль басып алу турында сөйләгез.

Кайсы державалар иң зур колониаль империяләр төзиләр? Картадан аларның биләмәләрен табыгыз. Бөекбританиянең колониаль сәясәте турында сөйләгез. «Доминион», «колония», «протекторат» төшенчәләренең мәгънәләрен аңлатыгыз һәм мисаллар китерегез.

Франция, АКШ, Германия һәм Япониянең колониаль сәясәтендә нинди үзенчәлекләр күрәсез?

Европа илләрендә колониаль басып алулар файда­сына нинди аргументлар китерелә? Сез алар белән килешәсезме?

«Дөньяны колонияләргә бүлүнең төгәлләнүе» темасына киңәйтелгән план төзегез.

Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юллары

Индустриаль илләрнең колониаль басып алулары буй­сындырылган халыклар үсешенә зур йогынты ясый. Ев­ропада колониализмны «цивилизация ясый торган» мис­сия дип карасалар, аның корбанына әверелгән илләрдә җинаятькә тиңләгәннәр. Чыннан да, басып алулар бары­шында дистәләрчә мең кеше һәлак булган, күпме мәдәни мирас җимерелеп юкка чыккан. Шул ук вакытта мондый басып алулар күп кенә илләрне һәм халыкларны инду­стриаль җәмгыять казанышларын өйрәнергә, модерни­зация юлына басарга этәргән.

Колониализм һәм аның нәтиҗәләре

XX гасыр башына Азиянең күпчелек илләре Европа держа­валарының колонияләре яки протекторатларына әвереләләр. Кытай, Иран, Госманлы империясе, Таиланд һәм Әфганстан формаль яктан бәйсезлекләрен саклыйлар. Шулай да бу дәү­ләтләр индустриаль державалар белән тигез хокуклы булма­ган килешүләр төзергә мәҗбүр булалар. Индустриаль держа­валар аларның территорияләрендә пошлинасыз сәүдә итү, төзелеш җәелдерү һәм тимер юллар, завод һәм фабрикалардан файдалану хокукы алалар.

Кайбер илләрдә төп министрлыклар белән идарә итү һәм салым җыю хокукы Европа державаларына күчә. 1879 елда, мәсәлән, 1877 —1878 елларда Россия белән сугыш алып бару өчен, Европа державаларыннан заём алып торган Госманлы империясе дәүләтнең банкротлыкка чыгуы, ягъни чит ил дәүләтләренә бурычын һәм аңа карата процентларын түли алмавы турында белдерә. 1881 елда солтан илнең финансла­рын Англия, Франция, Италия, Германия һәм Австро-Венгрия карамагына тапшыра. Алар тарафыннан төзелгән Оттоман дәүләт бурычы идарәсе турыдан-туры халыктан салым, җыем, пошлина һ. б. җыю белән шөгыльләнгән. Төркиядәге вассал биләмәләрдә Европаның салым җыючыларына каршылык күрсәтү очраклары Франциягә — Тунисны (1881), ә Англиягә Мисырны (1882) яуларга мөмкинлек тудыра. Иран, Англия һәм Россиядән заём аласы урынга, үз финансларын барлап тотуны да чит ил киңәшчеләренә тапшыра.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: