Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәрдәй, агрессиягә каршы чаралар күрердәй универсаль халыкара оешма төзү ихтыяҗы туа.
1919 елда төзелгән Милләтләр Лигасы андый оешма булып чыкмый. Аның составына Гражданнар сугышы чолгап алган Россия керми кала. Милләтләр Лигасы Уставы Америка президенты В. Вильсон катнашында эшләнсә дә, АКШ конгрессы бу документны расламый. Монда изоляционизм — Америка континентыннан читтәге конфликтларга катышмау яклылар өстенлек ала. Нәтиҗәдә АКШ Милләтләр Лигасына керүдән баш тарта. Англия һәм Франция шактый зур йогынтыга ия булалар.
Японияне халыкара мәйданда тоткан урыны бер дә канәгатьләндерми. Бөтендөнья сугышы һәм Россиянең көчсезләнеп калуыннан файдаланып, ул Кытайга «21 шарт» исеме белән танылган шартнамә тага. Кытай протекторатка әверелеп кйтә. Вашингтон конференциясендә (1921 —1922) әйдәп баручы державалар таләп итүе буенча Япония «21 шарт»ыннан баш тартырга һәм яулап алынган Циндао портын (элек Германия хакимлегендәге) Кытайга кире кайтарырга мәҗбүр була. Япония диңгез кораллануларын чикләү буенча килешү төзү кысаларында АКШ һәм Бөекбританиягә тиңләшә алмый. Аңа бердәнбер ташлама ясала: АКШ Тын океанның көнбатыш өлешендәге үз утрауларында һәм Филиппинда хәрби базалар урнаштырудан тыелып торырга тиеш була.
Шулай итеп, Беренче бөтендөнья сугышының нәтиҗәсе булып, халыкара мөнәсәбәтләрнең Версаль-Вашингтон системасы барлыкка килә. Ул җиңүче илләр — Англия һәм Франциянең халыкара аренада хакимлеген ныгыта. Мондый вазгыять белән килешмәүче күп кенә дәүләтләр, аеруча Германия, Япония, Россия, әлеге системаның йомшаклыгын һәм тиздән җимерелүен алдан күрәләр.
|
Пацифизм
1920 еллар тарихка «пацифизм унъеллыгы» буларак кереп кала. Европа халкының сугыштан аруы-йончуы сәяси юлбашчылар исәп тоткан сугышка каршы хәрәкәтнең җәелеп китүенә этәрә. Солых шартлары белән килешмәүче илләр көчсезләнгән һәм таркау булалар, шуңа күрә реванш турында уйламыйлар да. Җиңүче державалар — Англия белән Фран
ция — яңаны басып алганга караганда яулап алган позицияләрне ныгытуны кулайрак күрәләр. Шуңа күрә алар җиңелгән илләр, шул исәптән Германия белән дә килешүгә әзер торалар. Германиягә репарация срогы озайтыла, ә 1931 елда бөтендөнья икътисади кризисы шартларында түләү бөтенләй туктала. Германия икътисадын аякка бастыруда 1924 елгы Дауэс планы (авторларның берсе — банкир Чарлз Дауэс исеме белән атала) кысаларында AKUI булышлык күрсәтә. 1925 елда Локарно шәһәрендә Германия һәм аның көнбатыш күршеләре арасында гарантияле Рейн пактына кул куела. Ул Милләтләр Лигасы әгъзасы булган Германиянең көнбатыш чикләре кагылгысыз дип белдерә.
1928 елда Франциянең тышкы эшләр министры Аристид Бриан һәм АКШның дәүләт секретаре Фрэнк Келлог инициативасы буенча дөньяның күпчелек дәүләтләре сугыштан сәясәт чарасы буларак баш тарту пактына кул куялар. 1930—1931 елларда зур хәрби-диңгез көчләренә ия булган державалар (АКШ, Бөекбритания, Япония, Франция, Италия) крейсерлар, эсминецлар һәм су асты көймәләренең авырлыкларын чикләү турында килешәләр.
|
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Бриан —Келлог пактыннан (1928 ел, 27 август):
1 нче маддә. Бөек Килешүче Яклар халыклары исеменнән тантаналы төстә шуны белдерәләр: халыкара бәхәсләрне җайга салу өчен сугышка мөрәҗәгать итү чарасын алар кабул итмиләр һәм үзара мөнәсәбәтләрдә сугыштан милли сәясәт коралы буларак баш тарталар.
2 нче маддә. Бөек Килешүче Яклар барлык килешмәүчелекләр яисә конфликтларны килеп чыгу характерына бәйсез рәвештә һәм бары тик тыныч юл белән генә көйләргә яисә хәл итәргә кирәклеген таныйлар.
Документны анализлагыз. Пактның төп максатлары нәрсәдә була?
Советлар Союзы һәм Коминтерн халыкара мәйданда
Гражданнар сугышы төгәлләнү белән, элекке Россия империясе территориясендә 1922 елда Совет Социалистик Республикалар Союзы (СССР) төзелә. Аның Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре шактый катлаулы була. Германия белән бәйләнешләре уңышлы үсеш ала. Россия белән Германияне Версаль-Вашингтон системасына тискәре караш берләштерә. 1922 елда Рапалло шәһәрендә үзара дәгъваларны кабул итмәү турында Совет-Германия шартнамәсе төзелә, бу хәл ике илнең озак еллар дәвамында икътисади һәм хәрби хезмәттәшлегенә башлангыч бирә. Халыкара мәйданда аларның тоткан урыны ныгый. Версаль солыхы шартларына каршы килеп, яшерен килешүләргә кул куела, алар нигезендә Германия СССР полигоннарында самолётлар һәм танклар сынау, очучылар һәм танкистлар әзерләү мөмкинлегенә ия була. Әлеге хезмәттәшлек СССРның оборона сәләтен дә яхшырта.
|
1920 елларда СССР дипломатик танылуга ирешә һәм җиңүче илләрнең күбесе белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра. Ләкин алар тотрыклы булып чыкмыйлар.
• Генуяда (1921) һәм Гаагада (1922) үткән халыкара конференцияләрдә Антанта илләре Совет Россиясеннән патша һәм Вакытлы хөкүмәт бурычларын тануын, чит ил гражданнарының национализацияләнгән һәм юк ителгән шәхси милке өчен компенсация түләвен таләп итәләр. Совет делегациясе интервенция нәтиҗәсендә күргән матди зыянны каплауны сорый. Нәтиҗәдә үзара дәгъвалар хәл ителмичә кала.
• СССРның Көнчыгыш халыкларының антиколониаль көрәшенә теләктәшлек белдергән сәясәте Англиядә һәм АКШ- та ризасызлык тудыра.
• Көнбатыш илләренең Советлар Союзына ышанмавының төп сәбәбе Коминтерн эшчәнлегендә була. 1919 елда төзелгән бу оешма СССРның матди ярдәменә таяна. Аңа сәяси партияләр, шул исәптән дөньяның күпчелек илләрендә яшәп килгән сәяси режимнарны мәҗбүри рәвештә бәреп төшерүне максат итеп куйган легаль булмаган партияләр дә кергән.
Совет дипломатларының Көнбатыш илләре белән тынычлык мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча гамәлләре Коминтерн декларацияләре белән туры килмәгән очраклар да була. Мәсәлән, Советлар Союзы, Милләтләр Лигасы кысаларында коралсызлану буенча алып барылган сөйләшүләргә катнашып, Бриан — Келлог пактына кушылган вакытта, Коминтерн коралсызлануга басым ясауның икейөзлелек булуы һәм пацифизмның барып чыкмавы турында белдерә.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Келлог пактына кушылу тәкъдименә СССР хөкүмәтенең җавабыннан (1928 ел, 31 август):
Яшәвенең башлангыч чорыннан ук үзенең тышкы сәясәтендә гомуми тынычлыкны саклауны һәм тәэмин итүне нигез итеп алган Совет хөкүмәте һәрвакыт һәм һәркайда тынычлыкны яклап чыкты, әлеге юнәлештә һәр адымны хуплап торучылардан булды. Шуның белән бергә, Совет хөкүмәте гомуми һәм тулысынча коралсызлану планын гамәлгә ашыруны кораллы конфликтларны булдырмый калуның бердәнбер һәм дөрес чарасы дип санады һәм санавын дәвам итә, чөнки гомуми кораллану бизгәге атмосферасында державаларның һәртөрле көндәшлеге, кораллану камилләшкән саен, тагы да һәлакәтлерәк сугышка илтә. Тулысынча коралсызлануның тәфсилле проекты Советлар Союзы делегациясенең Милләтләр Лигасы каршындагы коралсызлану буенча конференциягә әзерлек комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителә, әмма ул яклау тапмый <...>
Шуңа да карамастан Париж пакты державаларга ж,әмә- гатьчелек фикере каршысында билгеле бер бурычлар йөкли һәм Совет хөкүмәтенә барлык пактта катнашучылар алдына бөтен дөнья өчен мөһим коралсызлану мәсьәләсен куярга мөмкинлек бирә. Әлеге мәсьәләне хәл итү сугышны булдырмый калуның бердәнбер гарантиясе була,—Совет хөкүмәте Париж пактына кул куярга ризалыгын белдерә.
Коминтернның VI Конгрессының «Империалистик сугышлар куркынычы белән көрәш чаралары» тезисларыннан (1928 ел, 17 август—1 сентябрь):
Бөтендөнья сугышыннан соң 10 ел узгач, бөек империалистик державалар сугышның законсыз булуы турындагы пактка
кул куялар, алар коралсызлану турында сөйлиләр, алар халыкара социал-демократия юлбашчылары булышлыгында эшчеләр һәм крестьяннар аңына монополистик капиталның хакимлеге бөтен дөньяда тынычлык булдырачагын сеңдерергә тырышалар <...>
Коммунистик Интернационалның алтынчы конгрессы мондый маневрларны эшче халыкны кабахәтләрчә алдау дип белдерә <...>
Советлар Союзы пролетариаты империалистлар белән тотрыклы тынычлыкта яшәү мөмкинлеге турындагы иллюзияләргә бирешми. Ул империализмның Совет хакимиятенә һөҗүм итәчәге котылгысыз икәнен, дөньякүләм пролетар революцияләр процессының сугышларсыз булмавын, пролетар дәүләтләрнең буржуаз дәүләтләр белән сугышларының һәм дөньяны капитализмнан азат итү сугышларының кирәклеген белә.
Параграф тексты һәм документлар нигезендә, Совет хө-
— күмәтенең һәм Коминтернның сугыш һәм тынычлык перспективаларын бәяләүдәге фикер аерымлыклары чит ил дәүләтләре җитәкчеләренә нинди йогынты ясавы турында нәтиҗә ясагыз.
Совет дипломатларының СССРдагы тышкы сәясәткә Коминтерн позициясенең һичнинди катнашы юк дип раслаулары Көнбатыш илләренә нигезле тоелмый. Беркемгә дә сер түгел: СССРның тышкы сәясәтен большевикларның идарәче партиясе билгели, ул Коминтерн эшчәнлегенә хәлиткеч йогынты ясап торучы иң күп санлы секция була. Аның рәсми документларында башка илләрнең революцион партияләре эшчәнлегенә теләктәшлек, аларга ярдәм итәргә әзер тору берничә мәртәбә кабатлана. 1925 елга кадәр Коминтернны җитәкләгән большевиклар лидеры Г. Е. Зиновьев, шулай ук И. В. Сталин СССРның дөньякүләм революцияне тормышка ашыруда «база» һәм «рычаг» ролен үтәвенә берничә тапкыр басым ясыйлар.
Коминтернның яшәве СССР җитәкчелегенә кулай була, чөнки ул җәмәгатьчелек фикеренә һәм башка илләрнең сәяси тормышына йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Коминтерн эчке сәясәттә дә зур роль уйный: ул совет хезмәт ияләренә боль-
шевиклар партиясенең чит илләрдә дә дуслары күп булуын күрсәтә.
Шул ук вакытта Коминтерн сәясәте Советлар Союзының чит дәүләтләр белән мөнәсәбәтләре үсешен тоткарлап тора. СССР һәм АКШ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр бары тик 1933 елда гына урнаша. Ул гына да түгел, Советлар Союзы АКШ Компартиясенә Коминтернга кермәү бурычын куя, ә Коминтерн АКШ территориясендә эшчәнлек алып бармаска тиеш була.
Коминтернның чит ил коммунистлары арасында әкренләп СССР җитәкчелеге аларны дөнья революциясенә бернинди катнашы булмаган максатларда файдалана дигән фикер үсеш ала.
И. В. Сталин һәм В. И. Ленинның элеккеге көрәштәшләре Л. Д. Троцкий, аннан соң Н. И. Бухарин арасында хакимият өчен көрәштә Коминтерннан большевиклар партиясе сафларындагы теге яки бу оппозицияне тәнкыйтьләгән резолюцияләр таләп ителә.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Италия Компартиясе лидеры Антонио Грамшиның большевиклар җитәкчелегенә белдерүеннән (1926):
Сез бүген үз кулларыгыз белән ирешкәннәрне җимереп ятасыз, сез үз дәрәҗәгезне төшерәсез һәм СССРның Ленин рухландырган Коммунистлар партиясе ирешкән җитәкчелек роленнән дә колак кагуыгыз ихтимал. Сезне рус мәсьәләләрен хәл итү теләге чолгап алган дип уйлыйбыз, һәм ул теләк күзегезне шулкадәр томалаган ки, сез рус проблемаларының халыкара аспектларын күрми башлагансыз.
Россия тарихы курсы буенча искә төшерегез: 1920 елларда СССРда нинди вакыйгалар була? Сез ничек уйлыйсыз,
Сораулар һәм биремнәр
1 Сугыштан соңгы тынычлык нигезләре нинди халыкара шартларда салына?
В. Вильсонның «14 төп принцибы» нинди идеяләргә нигезләнә? Халыкара мөнәсәбәтләргә алар нинди яңалык алып килә?
Версаль-Вашингтон системасын тасвирлагыз. Ул кемне һәм ни өчен канәгатьләндерми? Сугыштан соңгы тәртипкә китерүләрдән кем күбрәк файдалана?
Милләтләр Лигасы кайчан һәм нинди максат белән төзелә? Ул куйган максатларына ирешәме һәм сугыштан соңгы халыкара мөнәсәбәтләрдә нинди роль уйный?
СССР һәм Көнбатыш илләре арасында нормаль мөнәсәбәтләр урнаштыруда нинди киртәләр була?
«I д Колония биләүче империяләрнең
sике сугыш арасы елларында көчсезләнүе
Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, колония биләүче һәм бәйле дәүләтләрдә азатлык хәрәкәте җәелеп китә. Аның йогынтысында колония биләүче империяләргә җирле халыкка шактый күп ташламалар ясарга һәм тагын башка илләрне яулап алу планнарыннан баш тартырга туры килә.
Сугыштан соңгы колониаль сәясәт һәм аның нәтиҗәләре
Бөтендөнья сугышының Европадагы нәтиҗәләре — 1919 елда Париж тынычлык конференциясендә, Азиядәге нәтиҗәләре 1921 —1922 еллардагы Вашингтон конференциясендә билгеләнә. Әлеге конференцияләрдә Үзәк державаларның колонияләрен бүлгәләү турындагы мәсьәлә дә хәл ителә.
Җиңүче дәүләтләр халыкара хокук базасын үз эшчәнлек- ләренә туры китерергә тырышалар. Милләтләр Лигасы Уставына үзидарәгә әзер булмаган халыклар турындагы пункт өстәлә. Алар турында кайгырту, ягъни идарә итүгә мандат Лига исеменнән колония биләүче алдынгы державаларга күчә.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Милләтләр Лигасы Статутыннан (Уставыннан) (1919 ел, 28 июнь):
22 нче маддә. Алдагы принциплар сугыш нәтиҗәсендә моңа кадәр алар белән идарә иткән дәүләт суверенитетында булудан туктаган һәм хәзерге дөньяның аеруча авыр шартларында үзләре белән җитәкчелек итәргә сәләтсез халык яшәгән колонияләргә һәм территорияләргә бәйле рәвештә кулланыла. Әлеге халыкларның яхшы яшәве һәм үсеше цивилизациянең изге миссиясен тәшкил итә, һәм бу миссияне тормышка ашыру гарантияләре шушы Уставка кертелергә тиеш.
Бу принципны уздыруның иң яхшы чарасы—әлеге халыклар турында кайгыртуны, ресурслары, географик урыннары яисә тәҗрибәләренә таянып, әлеге җаваплылыкны үз өсләренә алырлык һәм алырга риза булган алдынгы милләтләргә тапшыру: алар бу кайгыртуны Мандатарийлар сыйфатында һәм Лига исеменнән гамәлгә ашырырлар иде.
Мандатның характеры халыкның үсеш дәрәҗәсенә, территориясенең географик урынына, икътисади һәм башка шундый шартларга карап аерылырга тиеш.
Элек Госманлы империясенеке булган кайбер өлкәләр үсештә шундый дәрәҗәгә җиттеләр ки, аларның бәйсез милләтләр сыйфатында яшәве түбәндәге шарт белән генә танылырга мөмкин: Мандатарийның киңәшләре һәм ярдәме аларның идарә итүләренә, үзләре идарә итә алырлык хәлгә килгәнче, юнәлеш биреп торачак... («А» төркеме мандатлары)
Башка халыкларның, аеруча Үзәк Африка халкының, үсеш дәрәҗәсе территория белән идарә итүгә Мандатарийның үзе алынуын таләп итә... («В» төркеме мандатлары)
Ниһаять, мондый территорияләр дә бар: алар халкы аз, җир өсте чикләнгән, цивилизациядән ерак, Мандатарий территориясе белән географик яктан чиктәш булу яисә башка сәбәпләр аркасында, Мандатарий кануннарыннан башка яхшырак идарә ителә алмаячаклар, аларны аның территориясенең бер өлеше сыйфатында карарга кирәк... («С» төркеме мандатлары)
Ни өчен җиңүче державалар күп кенә территорияләр алар идарәчелегендә булырга тиеш дип саныйлар? Сез ничек
|
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң яулап алынган территорияләрнең җиңүче державалар тарафыннан бүлгәләнүе
Җиңүче державалар | «А» төркеме мандаты | «В» төркеме мандаты | «С» төркеме мандаты |
Бөекбритания | Палестина | Камерунның бер өлеше, Того һәм Таганьика | Науру |
Франция | Сүрия, Ливан | Камерунның бер өлеше, Того | — |
Бельгия | — | Руанда- Бургунди | — |
Көньяк Африка Союзы | — | — | Көньяк-Көнбатыш Африка |
Яңа Зеландия | — | — | Самоаның көнбатыш утраулары |
Австралия | — | — | Тын океан утраулары һәм территорияләреннән экватордан көньякка таба |
Япония | — | —- | Тын океан утрауларыннан экватордан төньякка таба |
Мандатлар билгеләүдән тыш, җиңүче державалар җиңелүче илләрнең территорияләрен бүлгәләү яки аларны тулысын- ча буйсындыру планы белән яшиләр. Мәсәлән, Париж тынычлык конференциясендә ниятләнгәнчә, Төркияне Англия, Франция, Италия һәм Греция бүлешергә тиеш була. Англия Иранны, Әфганстан һәм Кавказ артын үзенә буйсындырырга тели. Ләкин колонизаторларның бу ниятләре милли-азатлык көрәшенең куәтле дулкынын кузгатып җибәрә.
Колонияләргә каршы хәрәкәтнең көчәюе
Англия һәм Франция колонияләрдә тупланган җирле халыктан торган гаскәрләрне 1914 —1918 елларда ук сугыш хәрәкәтләренә тарталар. Сугышчыларны заманча кораллар белән эш итәргә өйрәтәләр. Милли хәрәкәт җитәкчеләре (аеруча һиндстандагы) армиягә алуга каршы килмиләр, чөнки колония хуҗалары киләчәктә ниндидер ташламалар ясар дип өметләнәләр. Ләкин уйлары чынга ашмый. Азия һәм Африканың күп кенә илләре милли-азатлык хәрәкәте мәйданына әверелә.
Метрополияләр хакимиятләренең, сугыш авырлыклары кичергәннән соң, колонияләрдәге канкойгыч конфликтларга катнашасылары килми. Чит илләргә зур гаскәр җибәрергә маташу җәмәгатьчелектә дә ризасызлык тудыра.
Көнбатыш илләренең колонияләргә мөнәсәбәтендә Совет Россиясе (1922 елдан —СССР) аерым позиция били. Антанта гаскәрләре Ак хәрәкәткә булышлык күрсәткән арада, Совет хакимияте Көнчыгышта Англиягә һәм Франциягә каршы көчләр туплый башлый. СССРның 1920 елларда матди хәле шәптән булмаса да, ул Төркия, Иран, Әфганстан, Монголия һәм Кытайдагы вакыйгаларга шактый зур йогынты ясый. Әлеге илләрнең милли хәрәкәт җитәкчеләре Советлар Союзын союздашлары итеп тоялар.
1919 елда Әфганстанда колонизаторлар чираттагы җиңелүгә дучар ителәләр. Англия бу илне тулысынча буйсындыру нияте белән сугыш башлый. Ләкин әфган кабиләләре көчле каршылык күрсәтәләр, инглизләр чигенәләр һәм Әфган- станның бәйсезлеген танырга мәҗбүр булалар. Аның короле, Аманулла хан, 1921 елда Совет Россиясе белән дуслык бәйләнешләре урнаштыра. Әфганстан хөкүмәте реформалар юлына аяк баса. Крестьяннардан натуралата алынучы салым акча салымына алыштырыла, дәүләт банклар ача, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзелә башлый. Ил монархия булып кала, әмма карарлар кабул иткәндә, әфган кабиләләре һәм халыклары вәкилләреннән торган съезд (Лой джирги) фикере дә исәпкә алына торган була.
Инглизләргә Әфганстанны яулап алырга Һиндстанда җәелеп киткән милли-азатлык хәрәкәте комачаулый. М. Ганди җитәкчелегендәге Ьиндстан милли конгрессы (Ь.МК) партиясе җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре киңәюне һәм ил эшмәкәрләре мәнфәгатьләренең исәпкә алынуын таләп итә. ЬМК, көч кулланмый гына, яңадан гражданнарның ризасызлык кампанияләрен башлап җибәрә. Ләкин Брита- ния хакимияте белән хезмәттәшлек итүдән баш тарту, ризасызлык йөзеннән үз-үзләрен яндыру күренешләре барыбер бәрелешләргә китерә. Иң зур бәрелеш 1919 елда Амритсара шәһәрендә була. Колония хуҗалары әмере буенча, ризасызлык митингына каршы ут ачыла. Меңгә якын кеше һәлак була. ЬМК әгъзаларының бер өлеше кораллы көрәшкә күчүне таләп итә, әмма партия җитәкчелеге бу тәкъдимне кабул итми. 1922 елда гражданнарның ризасызлык кампаниясе туктатыла. Ул 1928 елда яңадан башлана. Крестьяннар салым түләүдән баш тарталар һәм, тозга карата дәүләт монополиясен бозып, аны үзләре чыгара башлыйлар. Шәһәрләрдә гомуми забастовкалар уза.
1930 елда ЬМК лидерларының күпчелеге кулга алына, әмма һиндләрнең бәйсезлек өчен көрәше тукталмый. Ил гомуми восстание алдында тора. Инглизләр ташламалар ясарга мәҗбүр булалар. Сәяси тоткыннар үз фикерләрен белдерү, шул исәптән илнең бәйсезлеген таләп итү чыгышлары иреге һәм хокукы яулыйлар. 1935 елда Ьиндстан территорияләр һәм кенәзлекләр федерациясенә әверелә. 1937 елда хакимиятнең җирле органнарына сайлаулар уза, анда ЬМК җиңеп чыга.