Гомуми тигез сайлау хокукына күчү күп кенә илләрдәге сәяси вазгыятьне үзгәртеп җибәрә. Хәзер законнар чыгаручы һәм башкарма хакимиятләр байлар теләгенә генә түгел, бәлки барлык гражданнарның теләк-омтылышларына колак салырга тиеш булалар. Гражданнар, бигрәк тә сәяси партияләр мәнфәгатьләрен яклый торган иҗтимагый хәрәкәтләр һәм берләшмәләр — гражданлык җәмгыяте институтларының активлыгы бермә-бер үсә. XIX гасырда партияләр сәяси, эшлекле элитаның һәм аксөякләрнең тар даирәсе вәкилләреннән торган клубларны хәтерләтә. XX гасырда исә партия лидерлары гади әгъзалар фикерен санлый торган сәяси партияләр төзелә. Сайлау алды кампанияләре зур шау-шулы тантана төсе ала башлый, сәяси технологияләр, сайлаучыларны хәйләләү алымнары һәм методлары уйлап табыла.
Партия структурасы АКШта гына үзгәрми кала. Илнең ике төп республикачылар һәм демократлар партияләре массакүләм әгъзалык системасына омтылмыйлар. Партия аппараты хезмәткәрләренең саны хәзер дә сайлау округларындагы штаб-квартира эшчәнлеген тәэмин итеп торырлык күләмдә генә. Сайлау кампанияләренә ирекле активистлар җәлеп ителә. Моннан тыш, һәр гражданин тиешле партиягә сайлаучы сыйфатында теркәлергә мөмкин, бу аңа президентлыкка
4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше
кандидатлар тәкъдим итүче милли съездга делегатлар сайлауда катнашу хокукы бирә. Мондый теркәлү бернинди дә бурычлар куймый.
|
Дәүләтнең иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге яңа роле
XIX гасыр классик либерализмы инглиз икътисадчылары Адам Смит һәм Давид Риккардо теорияләренә нигезләнә. Алар ирекле базарны уңышлы икътисади үсешнең төп шарты дип саныйлар. Галимнәр дәүләтнең бурычын хокук тәртибен тәэмин итүдә, халыкара аренада милләт мәнфәгатләрен яклауда күргәннәр. Хакимият икътисадка беркадәр генә йогынты ясый алган, мәсәлән, ул таможня пошлиналарын я арттырган, я киметкән, килешү кагыйдәләрен булдырган яки өзгән һ. б. Иҗтимагый мөнәсәбәтләргә кысылмаган диярлек. Эшче көчләрне яллау шартларын эшмәкәрләр (предприятие хуҗалары) билгеләгән. Кирәк икән завод хуҗасы эшчеләрне, бернинди аңлатма бирмичә, эштән җибәргән. Хезмәт турындагы законнар әле туып кына килә: сәнәгать илләрендә XIX гасырда эшче көчләрне эксплуатацияләүнең бары тик аеруча рәхимсез формалары гына чикләнә. Аерым алганда, иң озын эш көне билгеләнә (күп кенә илләрдә—12 —14 сәгать), иң авыр эшләрдә хатын-кызлар һәм балалар хезмәтен куллану тыела.
XIX гасырда дәүләт үткәргән социаль сәясәтнең йомшаклыгы хәйриячелекнең киң үсеш алуы белән өлешчә компенсацияләнә. Ул Чиркәү, дәүләтнеке булмаган төрле оешмалар, хәйрия фондлары, ягъни гражданлык җәмгыяте институтлары тарафыннан башкарыла. Хәйрия халыкның иң фәкыйрь катлавына ярдәм итүдән гыйбарәт: бушлай ашату, йорт-җирсез кешеләргә кунар урын, ятимнәргә приютлар, түләүсез якшәмбе мәктәпләре, китапханәләр оештыру, аз керемле гаиләләрдән чыккан яшьләрне мәдәни тормышка, спортка тарту. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәйриянең роле зур була: авыруларның хәлен белешүдән башлап, аларга бүләкләр өләшү, дини бәйрәмнәрдә инвалидларга булышу һәм түләүсез госпитальләр булдыру. Зур абруй казанган халыкара
|
хәйрия оешмалары да төзелә. Алар арасында Кызыл Хач җәмгыяте дә бар. Ул үзенең эшчәнлеген, шул исәптән хәрби әсирләргә ярдәм күрсәтүен, хәтта бөтендөнья сугышлары чорында да туктатмый.
Хәйриячелекнең киң җәелүе кешеләрнең, җитди авырлыклар белән очрашкач, яшәп килүче сәяси стройга каршы көрәш юлына басу куркынычын киметә. Якын кешеңнең мохтаҗлыгына битарафлык күрсәтү тәрбиясезлек билгесе булып санала башлый. Хәлле урта сыйныф вәкилләре хәйриячелек эшчәнлеген социаль җаваплылыкның чагылышы дип кабул итә башлыйлар.
XX гасыр башында хәйрия оешмаларының активист зыялылары (либераль партияләр әгъзаларының күпчелеге) даирәсендә социаль сәясәтне активлаштыру зарурлыгын аңлыйлар. Англиядә либераллар лидеры Дэвид Ллойд-Джордж таләбе буенча, әле Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк, мәҗбүри башлангыч белем, ярлы ата-аналарның балаларын мәктәп ашханәләрендә бушлай ашату, бушлай дәвалау һәм бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә имгәнгәннәргә пенсия билгеләү турында законнар кабул ителгән була. Җир астында аеруча авыр хезмәт башкаручы тау сәнәгате эшчеләренә 8 сәгатьлек эш көне билгеләнә. Хатын-кызларны төнге сменада эшләтү тыела, картлык буенча (70 яшьтән) пенсия түләү кертелә. Эшсезлек һәм авыру очракларында, өлешчә дәүләт, өлешчә эшмәкәр һәм яллы эшчеләрнең эш хакыннан чигереп барган акчалар хисабыннан пособиеләр түләнә башлый. XX гасыр башында Италиядә актив социаль сәясәткә күчү либераль карашлы премьер-министр Джованни Джолитти исеме белән бәйле. Тора-бара, бигрәк тә 1920 — 1930 елларда, аңа башка илләр дә иярә. Моның нигезендә берничә сәбәп ята.
|
• Көнбатыш илләрнең җитәкчеләре үз дәүләтләрендә тот- рыклылыкны сакларга омтылалар. Социаль проблемаларны исәпкә алмауның нәрсәгә китерүен Россиядәге 1905 —1907 һәм 1917 еллардагы революцияләр күрсәтә. Хакимиятнең крестьяннар һәм эшчеләр мәнфәгатьләре белән хисаплашмавы, социаль сәясәтнең йомшаклыгы яшәп килүче сәяси системаның җимерелүенә китерә.
4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше | |
• Профсоюзларның йогынтысы үсә, аларның халыкара бәйләнешләре ныгый. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң милли профсоюз оешмалары үз таләпләрен үзара килештерәләр. Алар иң беренче чиратта түбәндәгеләргә кайтып кала: 8 сәгатьлек эш көне кертү, эшчеләрне бәхетсезлек очракларыннан, авырулардан саклауны гарантияләү, медицина хезмәте күрсәтүдә нормаль шартлар булдыру һәм пенсия түләү, балаларны бушлай укыту. Баш күтәргән эшчеләргә башка илләрнең профсоюзлары матди ярдәм күрсәтәләр һәм теләктәшлек демонстрацияләре оештыралар.
• Либераллар сәясәтенә үз сайлаучыларына социаль реформалар вәгъдә иткән социал-демократик партияләр төзелү дә зур йогынты ясый. Бөекбританиядә 1924 елда, аннан соң 1929 —1931 елларда ил белән лейбористлар идарә итә. Франциядә һәм Испаниядә 1936 елда хакимияткә сул партияләр (социалистлар һәм коммунистлар) ярдәменә таянган Халык фронтлары хөкүмәтләре килә. Франциядә 40 сәгатьлек эш атнасы, 2 атналык түләүле ял кертелә, пенсияләр һәм эшсезлек буенча пособиеләр арттырыла. Скандинавия илләрендә 1930 еллар уртасыннан хакимият даими рәвештә диярлек социал-демократлар кулында була.
Социалистлар һәм социал-демократларның йогынтысы үсүне туктатырга омтылып, либераллар социаль реформалар программасын яклый башлыйлар. Аны уздыру ресурсларының чыганагын бизнеска һәм югары хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә салымны арттыру тәшкил итә. Нәтиҗәдә әгәр дә XX гасыр башында дәүләт ТЭПның урпгача 10 % тан 15 % ка кадәрен, бюджет аша бүлгәләп, армиягә, полициягә һәм идарә ихтыяҗларына тотса, гасыр азагына алга киткән күпчелек илләрдә дәүләт ТЭПның инде 40—50 % ы белән эш итә. Акчаның зур өлеше мәгариф системасына, медицина хезмәте күрсәтүгә, социаль һәм пенсия тәэминатына, яңа эш урыннары булдыруга җибәрелә.
Дәүләтнең икътисадта яңа роле
Социаль сәясәтне активлаштыру дәүләтнең икътисадтагы роле турындагы либераль карашлардан тулысынча баш тартуны аңлатмый. Киресенчә, сәнәгатьнең тулы бер өлкәләрен
контрольдә тотучы монополияләр барлыкка килү белән, либераллар ирекле базарны яклап чыга башлыйлар. Сәнәгатьне монополияләштерү процессы аеруча кызу темплар белән барган АКШта 1890 елдан башлап трестларга каршы законнар кабул ителә. Хәзер дә гамәлдә йөргән әлеге законнар сәүдә иреге һәм конкуренция принципларын бозуны тыялар. Судлар компанияләрнең кушылуы һәм йотылуы турындагы карарларга протест белдерү, аларның продукцияләренә һәм хезмәт күрсәтүгә куелган бәяләрнең дөреслеген тикшереп тору мөмкинлеге алалар. Закон бозучылар зур күләмдәге штрафка тартыла, ә компания мәҗбүри рәвештә таркатыла. Мондый чаралар предприятие хуҗаларына эшче көчләрне яллау шартларын көчләп тагарга омтылган профсоюзларга каршы да кулланыла. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң шуңа охшаш законнар Европа илләрендә дә кабул ителә.
1929—1932 еллардагы Бөек кризис либераль фикерләрне яңадан карап чыгарга этәрә. Демократия илләренә, кискенлеген киметү өчен, икътисадны дәүләт көйләвенә күчерергә туры килә. Предприятие хуҗалары эшчәнлегенә кысылмау сәясәте хаталану дип табыла.
Кризис чорында АКШта сәнәгать җитештерүенең күләме 50 % ка кими, автомобильләр чыгару 12 мәртәбә кыскара, авыр сәнәгать үз куәтенең 12 % ына гына эшли. Банклар бөлү нәтиҗәсендә, миллионнарча кеше җыйган акчаларын югалта. Эшсезләр саны, аларның гаилә әгъзаларын да, тулы булмаган эш атнасы белән эшләүчеләрне (ярым эшсезләр) дә кертеп, ил халкының яртысын тәшкил итә. Салым җыю кинәт кими, чөнки халыкның 28 % ының хәзер бернинди кереме булмый. Ачлар һәм эшсезләрнең Вашингтонга ясаган маршлары Америка җәмгыятен тирән борчуга сала.
Шушы шартларда АКШның Франклин Делано Рузвельт җитәкчелегендәге демократлар партиясе элеккеге икътисади сәясәтне дөрес түгел дип таба һәм «яңа курс» игълан итә.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
АКШ Демократлар партиясе программасыннан (1932):
Хәзер, әлегә кадәр билгеле булмаган икътисади һәм социаль хәерчелек чорында, Демократлар партиясе үзенең ныклы
4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше | |
карашларын белдерә: хәзерге хәлгә төп сәбәп—икътисадка катышмау сәясәте, ул һәлакәткә илтә. Бөтендөнья сугышыннан соң хөкүмәтебез үткәргән бу сәясәт көндәшлек итүче фирмаларның монополияләргә берләшүенә булышлык итә, халык мәнфәгатьләре исәбенә хосусый капиталга кредит бирүне ялгыш арттыруга китерә <...>
Хөкүмәтнең икътисади сәясәтен тамырдан үзгәртү генә бездәге вазгыятьнең яхшы якка үзгәрүенә өмет уята <...>
Элеккеге икътисади сәясәт турында документта ни өчен «һәлакәткә илтә» дип әйтелә?
Ф. Д. Рузвельт хөкүмәте национализация юлыннан китми, әмма банклар эшчәнлегенә, акцияләр бастырып чыгаруга контроль урнаштыра, предприятие хуҗаларыннан «намуслы конкуренция кодексы »н үтәүне таләп итә. Хакимиятләр товар бәяләрен ясалма күтәрүгә каршы көрәшә башлыйлар. АКШ тарихында беренче мәртәбә социаль мөнәсәбәтләрне дәүләт тарафыннан көйләү кертелә, иң түбән хезмәт хакы билгеләнә, эш көненең озынлыгы чикләнә. Хакимиятләр җәмәгать эшенә, яңа эш урыннары булдырып, акча бүлеп бирә башлыйлар.
Кризис чорында шушындый ук чаралар Европаның демократик илләре — Англия һәм Франциядә дә кулланылыш таба. Анда иң кирәкле товарларга бәя куйганда һәм эшче көчләрне хезмәткә билгеләнгән вакытта 1914 —1918 еллардагы бөтендөнья сугышы тәҗрибәсе кулланыла.
Яңа шартларда социаль юнәлешле базар икътисады теориясе барлыкка килә, аңа инглиз икътисадчысы, лорд Джон Мэйнард Кейнс нигез сала. Аның идеяләрен социалистик идеяләр дип танучылар да байтак була. 1925 елда ул СССРга килә һәм нэп шартларында совет икътисады белән идарә итү белән таныша, ләкин Кейнс үзен консерватор дип саный.
Икътисадка дәүләтнең катышуы ахыр чиктә бизнеска уңай — кейнсианлыкның төп идеясе шуннан гыйбарәт. Предприятие хуҗаларының җитештерү күләмен арттырырга омтылуы продукция сату базарларын киңәйтүне таләп итә.
Әмма XX гасыр башына дөнья бөек державалар тарафыннан колонияләргә һәм йогынты сфераларына инде бүлгәләнеп бетә. Яңа базарларны көч кулланып яулап алу зур кыенлыклар тудырырга мөмкин була. Моннан соң, ди Кейнс, базарларның товар үткәрүчәнлеге бары тик күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү исәбенә генә даими үсә барырга мөмкин, ә халыкның тормыш дәрәҗәсе дәүләтнең социаль сәясәте тарафыннан тәэмин ителергә тиеш.
Икътисадны дәүләт көйләвен демократик кыйммәтләр белән берләштергән социаль юналешле либерализм идеологиясе барлыкка килә. Дәүләтнең икътисадта зур роль уйнавы гражданнар хокукларына һәм ирекләренә янамый, ә бәлки, киресенчә, аларны ныгыта гына.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Дж. М. Кейнсның «Эш белән тәэмин ителгәнлекнең, процент һәм акчаның гомуми теориясе» китабыннан (1936):
Куллану омтылышын координацияләү бурычы белән бәйле рәвештә хөкүмәтнең функцияләре арту һәм инвестицияләү ниятләре XIX гасыр публицистына яисә Американың хәзерге заман финансистына индивидуализм нигезләренә коточкыч һөҗүм кебек тоелса да, мин, киресенчә, аны яшәп килүче икътисади формаларны тулысынча җимермәүнең бердәнбер гамәли чарасы һәм шәхси инициативаның уңышлы чыгу шарты буларак яклыйм.
Кейнс фикерләре классик либерализм идеяләреннән нәрсә белән аерыла?
XX гасырда консерватизм
Көнбатыш Европада либераль партияләр XX гасырның беренче яртысында әкренләп социал-демократиягә якын позицияләргә күчә башлыйлар. Ләкин актив социаль сәясәтне эзлеклерәк алып баручы социал-демократик партияләр тора- бара сәясәтнең алдынгы сул көченә әйләнәләр. Бу — либераль
4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше | |
партияләрнең бетүенә китерә. АКШта хәлләр башкачарак була, анда демократлар партиясе, сулдан җитди көндәшләр булмаганда, социаль юнәлешле идеяләрне чагылдыручы төп көч дип кабул ителә.
XX гасырда социал-демократларга каршы төп һәм йогынтылы көч булып консерватив партияләр тора. Аларның идеологиясе дә үсеш ала. Традицион кыйммәтләрне саклауны яклап, алар классик либерализм идеяләре белән коралланалар. Консерваторлар дәүләт икътисадка һәм социаль мөнәсәбәтләр сферасына бары тик экстремаль, кризис очракларында гына һәм чикләнгән күләмдә генә катышырга мөмкин дип карыйлар. Алар фикеренчә, Кейнс методлары кризисларны бары тик кискенләштерә генә, халыкның югары табыш алучы, икътисади яктан активрак өлешен салымнар белән интектерә. Нормаль эшләргә ирек бирми. Консерваторларның идеяләрен җирбиләүче аксөякләр һәм эшмәкәрләр генә түгел, югары хезмәт хакы ала торган яллы эшчеләр дә яклап чыга.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Пол Джонсонның «Хәзерге заман. Егерменче еллардан туксанынчы елларга кадәрге дөнья» китабыннан (1995):
Хәзерге заманның консерватив карашлы тарихчылары фикеренчә, дәүләтнең икътисадка катышуы, шул исәптән Ф. Д. Рузвельтның «яңа курс»ы да, кире нәтиҗә бирә. Алар икътисадның нормаль цикллы үсешен җимерәләр, кризистан чыгуны тоткарлыйлар. Американың танылган тарихчысы П.Джонсон әйтүенчә, хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар «табигый торгызу процессына комачаулыйлар... Торгызу, бәхәссез, акрын һәм бик йомшак бара. 1937 елны бердәнбер чагыштырмача яхшы ел булды дип әйтеп була: эшсезлек кимеде». Әмма 1938 елда инде хәл тагын начарланып китә. Эшсезлек эшче көчнең 14,3 % ыннан 19 % ка кадәр үсә. АКШ икътисадын Икенче бөтендөнья сугышы гына коткарып кала, чөнки аңа Европа илләреннән хәрби заказлар ява.
Икътисади яктан консерваторлар, бәлки, хаклы да булгандыр. Ләкин алар мәсьәләнең социаль аспектын исәпкә алмыйлар. «Яңа курс» елларында АКШта дәүләт 8,5 млн эш урыны булдыра һәм җәмәгать эшләре хисабына 122 мең бина,
77 мең яңа күпер, 285 аэродром, 1 млн км га якын юл, күп кенә каналлар, сусаклагычлар һәм парклар төзи. Бу зур социаль тетрәнүләрне булдырмый калырга, кулланучылар соравын якларга һәм нәтиҗәдә кризисны йомшартырга ярдәм итә.
Сез Ф. Д. Рузвельтның «яңа курс»ына консерватор галимнәр биргән бәяләр белән килешәсезме?
1930 елларда сәяси һәм иҗтимагый аң үсешендә шактый зур үзгәрешләр күзәтелә. Консерваторлар классик либерализм идеяләрен яклый башлыйлар, ә либераллар социаль юнәлешле реформалар ягына басалар. Социал- демократларның һәм коммунистларның да йогынтылары көчәя. Кайбер илләрдә сул партияләр арасындагы конфликтлар тоталитар партияләргә һәм хәрәкәтләргә хакимияткә килүне җиңеләйтә.
Сораулар һәм биремнәр
XIX гасырның икенче яртысы—XX гасырның башында индустриаль илләрдә җәмгыять тормышы демократлашуның төп юнәлешләре турында сөйләгез.
XIX гасырда социаль проблемаларны хәл итүдә хәйриячелек нинди роль уйный? Хәзерге заманда аның әһәмияте нәрсәдә?
Социаль юнәлешле либераль сәясәт үткәрү ихтыяҗы нилектән туа? Ул нәрсәдә чагыла?
Сез Д. Кейнс теориясен ничек аңлыйсыз? Сез ничек уйлыйсыз, дәүләтнең икътисадка катышуы үзен үзе аклыймы?
1929—1932 еллардагы икътисади кризис чорында консерватизм үсеше турында сөйләгез.
1930 елларда Көнбатыш илләренең сәяси тормышында нинди үзгәрешләр була? Алар нәрсә белән бәйләнешле?
4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше | ||
§11- 12 | Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм | |
Модернизациянең икенче эшелоны илләре—җәмгыятьтә дәүләт элек тә зур роль уйнаган Италия һәм Германиядә 1920—1930 елларда тоталитар режимнар урнаша. Аларның төп сыйфатлары: дәүләт ролен абсолют итү, ж,әмтыять тормышының бөтен якларына да тоталь (бар нәрсәне колачлаучы) контроль кертү. Тоталитаризм әле генә демократик үсеш юлына баскан илләрдә ныгып урнаша. Ул гына да түгел, бу илләрдә демократиянең яшәве фашистлар партияләренә үз фикерләрен үткәрергә һәм гамәлдәге сәяси стройны җимерүгә әзерлек алып барырга мөмкинлек бирә. |
Фашистлар партияләре идеологиясе
Фашизм идеологиясе милләтчелеккә һәм расачылыкка нигезләнә. Европа өчен расачылык һәм раса теорияләре яңалык булмый. Әле Бөек географик ачышлар заманыннан ук һәм беренче колониаль империяләр барлыкка килә башлау белән, яулап алуларны аклау өчен, хакимият һәм чиркәү җирле халыкны, «җаны юк» дип, хайваннарга тиңләгәннәр. XIX гасырда Бөекбританиядә «ак тәнлеләргә йөкләнгән катлаулы бурыч» — колонияләрнең үзләре турында кайгыртырга сәләтсез халыклары белән җитәкчелек итү идеяләре популяр була. Германия фашизмы расачылык теориясен немецларның физик һәм акыл ягыннан өстенлеген раслаулар белән баета: аларны борынгы һинд һәм иран халыкларының бердәнбер саф канлы нәсел дәвамчылары — арийлар яки арий расасы дип белдерә.
Италия фашистлары, үзләрен куәтле Рим империясенең варислары дип игълан итеп, Урта диңгездә хакимлек дәгъвалыйлар. Аларның идеологиясендә төп урынны экспансия, яулап алу сугышлары алып тора, расачылык әһәмиятлелек ягыннан бераз калыша.
Сугышчан милләтчелек идеяләренең үсеп китүе сәбәпләре Италиядә дә, Германиядә дә бер үк була.
• Италия Беренче бөтендөнья сугышында зур югалтулар кичерә. Ил сугыштан соң хәлсезләнеп, икътисады да тәмам көчсезләнеп кала. Ул җиңүчеләр лагеренда торса да, аңа союздашларыннан үзе көткәнгә караганда азрак өлеш тия. Шунлыктан «гаделлек» урнаштыру, Бөек Италия төзү идеяләре җәмгыять тарафыннан хуплана.
• Гәрчә Германия армиясе әле каршы тору сәләтенә ия булып, территориясе дә оккупацияләнмәгән килеш калса да, аңа солыхның авыр һәм кимсетүле шартлары тагыла. Бу мондый миф тууга китерә: имеш, Германия Беренче бөтендөнья сугышында эчке антипатриотик көчләрнең хыянәт итүләре аркасында җиңелә, ул көчләр, янәсе, 1918 елның ноябрендә революция ясаганнар һәм капитуляциягә риза булганнар.