Г. Кандалый — реалист шагыйрь 6 глава




Тынычлык, сугыш һәм XX гасыр

Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: «Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда».

Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә карап аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән аналар?

Бәхетле бул, балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.

Тынычлык дошманнары!

Безнең халкыбыз бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми. Сабыйлар күз яше тамган, кешеләрнең канына буялган, аналарның йөрәгенә сагыш-хәсрәт салган, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алынган байлык, муллык, алтын-көмеш кызыктырмый безне. Ә бәлки, сезнең өчен шушыдыр зур бәхет?

Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз — Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә.

Мин елның бер атнасын тулысынча тынычлыкка багышлануын теләр идем. Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде. Мин моны сугыш теләүче илләр өчен дә тәкъдим итәм.

Атом-төш сугышының нинди фаҗига китерүен белә торып, нигә планетабызны корал базасына әйләндерергә?

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча... Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.

Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Әгәр барса, алар чын күңелдән көлә белмиләр, ә үзләренең явызлыкларын ясалма көлү астында астыртын корал итеп кулланалар. Ләкин бу мөмкин түгел. Әгәр матурлыкның бөтен нечкәлекләрен, үзенә генә хас яңгырашын тоеп елмая икән, димәк, бу — чын елмаю!

Бер генә минут! Барын да онытыгыз! Елмаегыз, кешеләр! Тыңлагыз ак каеннарның серле шаулавын!

Искәндәргә ачык хат

(Г. Кутуйныц «Тапшырылмаган хатлар» повесте героена)

Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.

А.П. Чехов.

Исәнмесез, Искәндәр абый!

Гафу итегез, сезне бөтенләй белмөсәм дә, хат язарга булдым. Чөнки мин хатыныгыз Галиянең сезгә язып та җибәрелмичә калган хатларын укып чыктым. Алар мине уйланырга мәҗбүр иттеләр. Миңа 17 яшь, ләкин моңарчы тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне шулкадәр катлаулы буладыр дип уйлаганым юк иде.

Искәндәр абый, әсәрне укый башлаганда ук Галия һәм сезнең язмышыгыз өчен күңелемне курку хисе биләде. Сез — танылган артист, үз эшегезнең остасы. Ә Галия... Нинди гүзәл ул! Ничек хыяллана белә! Тормышында олы максаты бар. Сез берберегезгә шундый пар киләсез, берәр нәрсә генә булмаса ярар иде, бәхетле булсалар ярар иде, дип теләдем мин. Йөрәгем сизгән икән. Галиянең хатларын мин инде эчке бер рәнҗү, кемгәдер үпкә белән укып бетердем. Кемгә икәнен үзем дә аңламадым. Галия — нык ихтыярлы хатын, үз бәхетен барыбер тапты, дип юаттым үземне, соңыннан гына аңладым: сезгә үпкәләгән булганмын икән. Сезнең олы, зур мәхәббәтне ваклавыгызга, шундый бәхетне югалтуыгызга әрнегәнмен. Хәер, соң булса да, сез үзегез дә моны аңлый башлагансыз бугай. Язмыш сезне бүтән Галия кебек кеше белән очраштырмас. Кемне югалтканыгызны бөтен тирәнлеге белән аңладыгызмы икән, Искәндәр абый? Ул сезгә гомере буе тугры булыр иде, сезне сөяр иде, тормышыгызда таяныч, балаларыгызга яхшы ана булыр иде. Аның белән янәшәдә атласагыз, тормышта күп нәрсәгә ирешкән булыр идегез. Килешәсездер, Галия тормышны да сездән тирәнрәк, киңрәк аңлый.

Галия белән сезнең юлларыгыз аерыла. Нигә? Сәбәпләре нәрсәдә? Бу турыда да күп уйладым һәм менә нинди нәтиҗәгә килдем: сез тормышны да сәхнә ясагансыз бит, Искәндәр абый. Галияне дә сәхнәдәгечә сөйгәнсез, авырлыкларны да сәхнәдәгечә җиңгәнсез: пәрдә артына кереп, өстән генә уйлап. Сез тормышка бөтенләй әзерлексез кеше булып чыгасыз. Сезнең чибәрлегегез, купшы сүзләрегез, «өч көнлек» яратуыгыз, бик тиз ялтыравыгын югалтып, ирләргә хас булмаганча ваклыгыгыз, тар күңеллелегез, санаган тиеннәрегез астында күмелеп кала. Ә балаларыгызга булган мөнәсәбәтегезгә килгәндә... Сез үзегезне бик яратасыз, андый кешеләр үзләренең иң якыннарын да бар дип тә белмиләр.

Искәндәр абый, кайбер ирләр тормышның вак якларын гына күреп, вак-төяк эчендә күмелеп калалар. Ә кайберләре, югары менә-менә, тормыш үзәгеннән читкә тайпылалар. Сез кайсылары икән?

Искәндәр абый! Тапшырылмаган хатларны укыгач, мин менә шундыйрак нәтиҗәгә килдем. Дөрес, мин әле бик яшь, тормыш тәҗрибәм дә юк. Ләкин сезнең тормышта ясаган ялгышыгыз безгә, яшьләргә, зур сабак. Кешеләр яшәргә хаталар өстендә өйрәнәләр. Мәхәббәткә сукырларча ышанырга ярамый икән, һәр ялтыраган алтын түгел дигән сүзләр хак икән бит.

Хушыгыз, Искәндәр абый.

Сәлам белән, Румия Закирова.

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал...

План.

I. Халкыбызның тарихы, фаҗигале язмышы.

1. «Рус җирендә без әсәрле, әзлебез» (Г. Тукай).

2. Татар халкы тарихында мөһаҗирлек.

II. М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре — татар халкының фаҗигале язмышыннан бер сәхифә ул.

1. Туган илне ташлап китәргә мәҗбүр иттеләр.

2. Язмыштан узмыш юк.

3. Әсәрнең төп геройлары — Мөһаҗирләр — бәйсезлеккә омтылган татар халкының вәкилләре:

а) Таҗи образы — кимсетелүгә, изелүгә протест ул;

б) Сафа образы — татар халкының гомумиләштерелгән (типик) образы;

в) Сәҗидә — олы җанлы, сабыр, ирләренә таяныч булган татар хатын-кызларының җыелма образы.

III. Чит илләрдә йөреп гыйбрәт алган милләттәшләребез белән элемтәләр урнаша.

 

Җир күчкәнбез, Ил күчкәнбез, «А» — эчкән без, «Ва» — эчкәнбез, Болгар иле орлыгыннан Кабат тишелеп үскәнбез...
М. Әгъләмов.

Мөһаҗирлек хәрәкәте безнең татар халкында әүвәл заманнардан ук килә. Революциягә кадәрге елларда ук күченеп китү күп булган. Бу бигрәк тә сәүдәгәр тормышында күп очраган. Алар сәүдә эше белән чит илләрдә йөргәндә, тормышның чагыштырмача яхшы икәнен күргәннәр. Ә Россиядә тормыш татарлар өчен аеруча авыр булган, аларга һәрвакыт «инородец»лар дип караганнар. Үзләренә карата кешеләрчә мөнәсәбәтне тойган татарлар, әлбәттә, чит илләрдә төпләнеп калганнар. Аннан соң гаиләләрен, дус-ишләрен чакыртып алганнар. Әлбәттә, мәҗбүри күченүчеләр дә булган. Алары — я эзәрлекләнүчеләр, я чукындырудан, ачлыктан качып китүчеләр.

Без М. Галәүнең мөһаҗирлек хәрәкәтен чагылдырган «Мөһаҗирләр» исемле романын укыдык. Әсәр кызыклы итеп язылган, тарихи бер чорда татар халкының тормышын, уй-фикерләрен чагылдыра. Әсәрдә төп вакыйга — Мәүлә Колы авылы кешеләренең чит җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булулары. Геройларның язмышлары, чыннан да, гыйбрәтле, һәркемне уйландырырлык. Сорау туа: нишләп соң алар үзләренең йорт-җирләрен сатып, чит илгә — Төркиягә китәргә карар кылалар? Моның сәбәбе нәрсәдә? Вакыйгалар халык санын алуга бәйле рәвештә башланып китә. Мөселманнар арасында: «Безне чукындырырга телиләр икән», — дигән хәбәр тарала. Халык үз динен алыштырырга, иманын сатарга теләми. Халык ачуы кабарганнан кабара бара. Мәүлә Колы авылы кешеләре становой һәм аның сакчыларын кыйнап кайтарып җибәрәләр. Шуннан соң авылга «Обжор командасы» килеп төшә. Авыл халкын суктыру башлана. Җитмәсә, авылга да хуҗа булып алалар. Ярлы халыкның хәтта соңгы сыерына кадәр суеп ашый башлыйлар. Авыл халкының түземлеге соңгы чигенә җитә. Мондый вакыйгалар башка татар авылларында да була. Шулай итеп, Мәүлә Колы һәм башка татар авылы кешеләре күченеп китү турында уйлый башлыйлар. Алар мөселманнар иленә — Төркиягә күченергә карар кылалар. Беренче булып ярлылар күченә. Барлы-юклы хайваннарын, өйләрен, җирләрен байларга саталар. Ләкин чит җирләрдә аларны беркем дә колач җәеп каршы алмый. Киресенчә, аларга Төркиядә коллар итеп кенә карыйлар.

Әсәрдә төп геройлар: Сафа, Таҗи, Саҗидә. Таҗи образын мин кимсетелүгә, изелүгә протест дип саныйм. Таҗи образы аша барлык татар халкының тормышы сурәтләнә. Безнең татар халкы да гомер буе кимсетелеп, изелеп яшәгән бит. Баштарак Таҗи безнең күз алдыбызга тәртипсез, бунтарь, әшәке кеше буларак килә. Ләкин бала чакта ул андый булмагандыр бит. Моңа ул яшәгән тирәлек гаепле. Таҗи һәрвакыт кимсетелеп, үзенең шундый булуына кимсенеп яши. Аны әбисеннән башка беркем дә яратмый, иркәләми, һәм менә үсеп җиткәч, ул үзенең шундый тормышта яшәвенең сәбәпләрен, гаеплеләрне эзли. Таҗи байлардан рәхимсез үч ала башлый. Ул бары тик үзе кебек ярлыларны гына аңларга тырыша. Таҗиның энесе Сафа — татар ир-егетләренең иң матур сыйфатларын туплаган образ. Ул — эш сөючән, гадел кеше, тормышны ярата. Үзенең уңай сыйфатлары аркасында чит җирләрдә дә югалып калмый. Сабырлык, кешелеклелек шикелле сыйфатлар аңа яшәү көче бирәләр. Сафаның тормышында иң зур урын алып торган кеше — хатыны Саҗидә. Бу әсәрдә миңа иң ошаган образларның берсе ул. Без башка әсәрләрдән татар хатын-кызының гел изелеп кенә, мескенлектә яшәвен күз алдына китерергә өйрәнгәнбез. Ләкин Саҗидә моның нәкъ киресе. Ул иренә һәрвакыт зур таяныч, сердәшче була белә. Бигрәк тә чит җирләрдә язмыш сынавына дучар булганда, аның ярдәме зур була.

Саҗидә — шулай ук үзенә бөтен уңай сыйфатларны туплаган татар хатын-кызы. Күпчелек татар хатыннары ирләренә таяныч була белгәннәр, эшләре белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм иткәннәр. Саҗидә белән Сафаны язмыш нык сыный: аларның тугрылыклыгын, кешелеклелеген дә тикшерә. Бер-берсенә таяныч булып, кыенлыкларны җиңеп яшәп ятканда, Саҗидә кинәт үлеп китә. Мең газап кичергән, күп гыйбрәтләр алган Сафа канаты каерылган хәлдә туган авылына кайтып керә.

Менә шулай таралганнар, менә шулай гыйбрәт алганнар безнең татар егетләре һәм кызлары. Күбесе инде кабат туган җирләренә кайта алмаган. «Якын булса да торган җир, сагындыра туган җир», — дип сагынып җырларга гына калган аларга.

Заманалар үзгәрде. Без дә чит илләрдәге милләттәшләребез турында күбрәк белә башладык, хәтта алар белән очраша, аралаша башладык. Безнең мәктәпкә Америка, Австралия һәм Финляндиядән хатлар килеп тора. Аларны безнең милләттәшләребез яза. Чит илләрдә яшәүче Гайшә Рорлих, Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар белән очрашу бәхетенә дә ирештек, алар үзләре безнең мәктәпкә килделәр. Безнең өчен иң гаҗәбе шул булды: чит җирләрдә яшәсәләр дә, алар үз телләренә, диннәренә тугрылыклы булып калганнар. Аларны тарихның усал җилләре дә куркыта алмаган, язмыш сындыра алмаган. Уйлап карасаң, безне ничәмә-ничә йөз мең километрлар, еллар, гасырлар аерып тора. Алар күп нәрсәдән гыйбрәт алганнар. Безгә дә гыйбрәт алырдай нәрсәләр күп әле.

Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш

План.

I. Матурлык (кеше матурлыгы) турында безнең уйлануларыбыз.

II. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.

1. Ничек матур булырга, ягъни тышкы матурлыкны гына матурлык дип санап буламы?

2. Батырлыкта — матурлык.

3. Кешеләргә файдалы булу — үзе бер матурлык.

4. Гадилек — үзе бер матурлык.

5. Хезмәт кешесенең матурлыгы.

6. Физик яктан матур булып буламы?

7. Безнең арабызда матур кешеләр яши.

8. Әдәбиятта матур кеше образлары.

III. Минем идеалым.

 

Эпиграфлар:

Много есть чудес на свете,

Человек из всех чудесней.

Софокл.

Никакая внешняя прелесть не может быть полной, если она не оживлена внутренней красотой. Красота души разливается подобно таинственному свету по телесной красоте.

В. Гюго.

Приветливость и доброта делают человека не только физически здоровым, но и красивым.

Д.С. Лихачев.

Файдалануөченматериаллар:

Кинофильм: «Чучело».

Әдәбият:

1.Г. Әпсәләмов. «Ак чәчәкләр».

2.Ф. Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала».

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы

План.

I. Ватанны ярату көче.

II. «Яшәсәм дә, үлсәм дә, тик Туган ил өчен!»

1. Туган илен саклап күтәрелгән шагыйрь сүзе.

2. «Пистолетым итте хыянәт».

3. Җәлилнең Туган илгә мәхәббәт, тугрылык, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр циклы.

4. Шагыйрьнең Туган иле белән аерылу сагышы.

5. Юк, барыннан да элек, тик булса иде ирек.

6. Гомеремне дә бирәм халкыма.

III. Синең каршыңда башым иям, Җәлил!

 

Эпиграф:

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

М. Җәлил.

Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта

План.

I. Яңа тормышка аяк басу алдыннан уйланулар.

1. Мин кем, мин нинди?

2. Кем булырга, нинди булырга?

3. Үрнәк алырдай замандашларым бармы?

II. Кем син, нинди син, замандашым?

1. Замандашымны күрә, таный белергә мине нинди китаплар өйрәтте?

2. Ул антына тугрылыклы булып калды (Рифкать Миргазизов).

III. Минем замандашым үткән буыннарның васыятенә тугрылыклы.

Бәхет турында уйлану

План.

I. Бәхет — кешелек хыялы. Әдәбиятта бәхет темасы.

II. Кеше бәхете.

1. Кешенең бәхете — көрәштә.

2. Кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү — үзе бер бәхет.

3. Бәхет — туган җирендә яшәү.

4. Ярата һәм яраттыра белү — зур бәхет.

5. Кешенең бәхете — хезмәттә.

III. Мин үз бәхетемне ничек күз алдына китерәм.

 

Эпиграф:

Ни син, бәхет?

Бер мине генә мени

Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

Гомер буе бер таң көткән кеше,

Гомер буе аңа таң атмаган.

И. Ихсанова.

Файдалану өчен әдәбият:

1. Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф».

2. Г. Әпсөләмов. «Ак чәчәкләр».

3. Ш. Хөсәенов. «Мәхәббәт һәм нәфрәт». «Казан утлары». №2, 1991 ел.

4. М. Маликова. «Күрше бәхете».

5. Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай».

Гүзәл минем туган җирем

Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Гөлгә кунып сайрап кына Үскән былбыллар иле.
Г. Зәйнашева.

Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.

Бу — минем туган авылым — Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:

Җир йөзендә шундый авыл бар —
Тургайлары матур сайрыйлар,
Инеш-чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Чәчкән, урган тырыш игенче
Җир үбәргә анда тезләнә.
Өстендәге аксыл күлмәге
Кайнар тирдән аның тозлана.
Төрәз каксаң, анда һичкайчан
Кыланмыйлар өйдә юк булып.
Булмаса да йортта әллә ни,
Кунак итә барыбер утыртып.
Халкы аның алтын җәй төсле —
Буламы соң шуны онытып?
Иске Юраш! Шунда яшибез
Керсез күңелләрне җылытып.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.

Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.

Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: