Шамил Насыйров
X 86
Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В.
Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). — Казан: Яңалиф, 2002.— 1926.
ISBN 5-94352-004-Х
Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Кулланмада бирелгән сочинение үрнәкләре өчен Түбән Табын, Иж-Бубый, Мөслим, Киров, Югары Кибәхуҗа, Түбән Ушма, Зур Сәрдек, Янурыс, Ямаширмә, Казан шәһәренең 8 нче гимназия һәм 3 нче мөктәп-гимназиясе укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.
ISBN 5 5-94352-004-Х
© Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В., 2002
© «Яңалиф» нәшрият йорты, 2002
Эчтәлек
Сүз башы.. 5
Сочинение язарга өйрәтүнең гомуми мәсьәләләре. 6
V—VIII сыйныфларда сочинение язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре. 7
Икмәкнең кадерен бел. 9
Кыш.. 10
Туган ягыма кыш килде. 11
Китап уку — иң яхшы белем алу. 12
Татар крестьяннарының газаплы тормышы.. 13
Туган авылым.. 14
«Муса абый» повестен укыгач... 20
Галия — авыл интеллигенциясенең яңа буыны.. 21
IX — XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре. 22
М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?. 24
Аерым темаларга сочинение һәм план үрнәкләре. 29
|
Җырга әйләнгән исем.. 29
Икмәк — тормыш нигезе. 30
Тынычлык, сугыш һәм XX гасыр. 31
Искәндәргә ачык хат. 33
Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал... 33
Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.. 35
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы.. 36
Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта. 36
Бәхет турында уйлану. 36
Гүзәл минем туган җирем.. 37
Акъәби образы — халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыгын гәүдәләндерүче образ (I вариант) 39
Акъәби образы — халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүче образ (II вариант) 41
Ике телем — ике канатым.. 44
Республикам минем (Юлъязма) 47
Татарстан — минем республикам.. 50
Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә-кичә килгән ерактан. 52
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. 55
И туган ягым, нинди гүзәл син! 57
Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы.. 60
Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы.. 63
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык. 65
Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре. 66
Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр... 68
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы.. 71
Ә. Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы.. 73
Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы.. 74
|
Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга! 75
Дөнья терәге — хатын-кыз. 77
Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү. 78
Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы.. 80
Ә. Еники иҗатында сугыш темасы.. 81
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы.. 83
«Колыма хикәяләре» — Ибраһим Салаховның җан авазы.. 84
Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр?. 86
«Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында. 88
Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы.. 90
Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре. 92
Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным! 94
Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану. 96
Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы.. 97
Тарихлардан килгән хакыйкать (Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча) 99
Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы.. 101
Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы.. 103
Габделҗәббар Кандалый — мәхәббәт жырчысы.. 104
Файдаланылган әдәбият. 105
Сүз башы
Яшьләр сочинение язарга яратмыйлар. Ни өчен? Хәзерге яшьләрдә бер сыйфат — киләчәктә кирәкмәгән нәрсәгә вакыт әрәм итәргә тырышмау, һәр һөнәрнең үзенчәлеге бар. Бөтен кеше дә язучы, журналист булып бетми. Әмма бер хакыйкатьне онытмаска кирәк — язма рәвештә (язмача) үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез.
|
Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу — кирәкле сыйфат.
Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү — изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.
Ул тел турында фән нигезләрен өйрәнүне, укучыларның тел байлыгын үстерүне, тел нормаларын үзләштерүне, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыруны, шулай ук орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр формалаштыруны үз эченә ала. Мәгълүм булганча, урта мәктәптә ана телен укыту программасында бу өлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә һәм эчтәлеге ачыла.
Әмма программада һәм методик кулланмада бүгенге көнгә кадәр укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү буенча конкрет эш төре тиешенчә күрсәтелгәне юк. Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү — актуаль һәм киң проблема. Ул турыдан-туры туган тел дәресләренә карый, шуның белән бергә укучыларда телдән һәм язма сөйләмнең практик күнекмәләрен формалаштыру, аларга белем һәм тәрбия бирү, фикерләү дәрәҗәсен үстерү белән бергә алып барылырга тиеш. Бу кулланмада укучыларның язма сөйләмен үстерү, аерым алганда сочинение язарга өйрәтү күнекмәләре бирү мәсьәләләре карала.
Яшь буынга язма тел күнекмәләре бирүне мәктәптә фәннәрне укытуның практик ягы аша тормышка ашырырга мөмкин. Бу иң беренче чиратта эш кәгазьләрен дөрес яза белү, төрле иҗади характердагы язма эшләрне үти алуларын күз алдында тота.
Ана теле һәм әдәбияты укытучысы дәрестә күп төрле язма эшләр үткәрә. Боларга диктантлар, гадәти һәм миниатюр изложениеләр, рецензияләр, рефератлар, аннотацияләр яздыру, планнар, конспектлар төзетү һәм башка шундый эш төрләре керә.
Урта мәктәп өчен татар теле программаларында (Казан, 1991) татар теле һәм әдәбияты буенча тулы күләмле язма эшләрнең минимум саны элеккечә бирелгән. Соңгы елларда Х-ХI сыйныфларда да татар телен өйрәнүне һәм югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшләрнең өч төре дә гамәлдә булуны исәпкә алсак, бу саннарның чагыштырмасы шактый үзгәрергә тиеш.
Язма эшләрнең минимум санын түбәндәгечә бирү кулайрак булыр дип саныйбыз.
Сыйныф | Диктант | Изложение | Сочинение | Барысы |
V | 10(4) | 8(2) | 5(2) | 23(8) |
VI | 12(4) | 5(2) | 5(2) | 22(8) |
VII | 10(4) | 5(2) | 5(2) | 20(8) |
VIII | 8(2) | 7(2) | 5(2) | 20(6) |
IХ | 6(2) | 8(3) | 6(2) | 20(7) |
X | 6(2) | 6(2) | 8-10(2) | 20-22(6) |
XI | 6(2) | 6(2) | 8-10(2) | 20-22(6) |
Югарыдагы саннардан күренгәнчә, хәтта XI сыйныфларда да укучыларның грамоталылыгына җитди игътибар бирелә.
Соңгы елларда Татарстан Җөмһүриятендә «Татарстан халыкларының телләре турында»гы закон нигезендә татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшне ана телендә башкаруны сайлый алалар, һәр югары уку йорты язма эшләренең төрен үзе билгели. Язма имтиханнарның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларда сочинение яки изложение өстендә эшләү күнекмәләре йомшак, яки юк диярлек. V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр һәр сыйныфта уку елы барышында өйрәтү характерындагы 2 шәр сочинение, 2 шәр изложение һәм 2 шәр диктант яздырылырга тиеш. Шуңа күрә Х-ХI сыйныфларда сочинение белән беррәттән, диктант һәм изложение язу күнекмәләрен ныгытуны дәвам итәргә кирәк.
Укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу мәктәпләрдә изложение һәм сочинениеләр яздыруның чагыштырмача аз булуын күрсәтә. Аеруча өйрәтү характерындагы эшләр бөтенләй диярлек эшләнми.
Сочинение — укучылар, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфы укучылары, югары уку йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение — үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый, чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юнәлеш бирергә ярдәм итә.
Сочинениеләр язу укучыларны фикер йөртергә, конкрет әйткәндә, каләм тотып фикер йөртергә өйрәтә. Шулай ук аларның әхлак нормаларын үзләштерүенә ярдәм итә.
Методик кулланмада түбәндәге мәсьәләләр яктыртыла:
— сочинение язарга өйрәнүнең башлангыч чоры
— эшне планлаштыра белү
— тема сайлау
— материал туплау
— сочинениене язу һәм редакцияләү
— үрнәк сочинениеләр
Үрнәк сочинениеләр төрле мәктәпләрнең төрле сыйныф укучылары тарафыннан язылганлыктан, сочинениегә план төзү мәсьәләсендә төрлелек күзгә ташланыр. Алда әйтеп үтелгәнчә, план төзү — катгый таләп түгел, ә укучының шәхси эше.
Бер үк темага берничә сочинение яисә бер үк сочинениегә берничә эпиграф тәкъдим итү — укучы яисә укытучының сайлап алу мөмкинлеген киңәйтү махсатыннан эшләнде.
Иң мөһиме шуны истән чыгармаска кирәк, үрнәк сочинениеләр күчерү өчен түгел, ә сочинение язарга өйрәнү процессында куллану өчен, ягъни уңышлы дип табылган җөмләләр, фикерләр, кызыклы дип табылган композиция элементларын һәм башка ачышларны билгеләп, шуларны үзегезнең хезмәтегездә файдалану өчен. Димәк, сочинениене уңышлы язу өчен гомуми таләпләрне белү белән беррәттән, мөстәкыйльлек һәм тагын бер мәртәбә мөстәкыйльлек дигән фикерне дә истән чыгармаска кирәк.
Сочинение язарга өйрәтүнең гомуми мәсьәләләре
Алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсендә сочинениеләрнең 4 төрен өйрәтү буенча (тормыш-көнкүреш, әдәби, әдәби-иҗади һәм ирекле сочинениеләр) эш алып барыла.
Үтелә торган әдәби әсәрдәге проблеманы һәрьяклап ачу өчен күптөрле эш эшләнә. Чыгарылыш сыйныфлардагы язма имтиханнар укучыларның нәкъ менә шундый эшләр башкарырлык дәрәҗәдә күнекмә алган булуларын таләп итә. Әмма кайбер укытучыларның эш тәҗрибәсендә әдәби сочинениеләр яздыру белән генә мавыгуны еш очратырга туры килә. Димәк, бу очракта укучыларның игътибары бары тик бер якка гына, ягъни дәрестә яки сыйныфтан тыш укылган әсәрнең я идеясен ачуга, я бер яки берничә образга характеристика бирүгә генә юнәлтелә, укучы, гадәттә, бер әсәр рамкасыннан читкә чыкмый.
Дәресләрдә күзәтү һәм имтихан сочинениеләре белән танышу кайбер мәктәпләрдә сочинение язарга өйрәтүнең берьяклы, очраклы рәвештә үткәрелүен сиздерә.
Билгеле булганча, укучыларны сочинение язарга өйрәтү I сыйныфтан ук башланып, V сыйныфта аңа нигез салына. Сочинение язарга өйрәтү V сыйныфтан башлап даими кулланыла, бердәм таләпләргә таянып эш ителә. Түбәнрәк сыйныфларда сочинение язарга әзерлек алып барылмаса, укучының мөстәкыйльлеге, логик фикерләү сәләте үстерелмәсә, XI сыйныфта имтиханнар алдыннан гына иҗади сочинениеләр язарга өйрәтеп булмый.
Язма имтиханнарның тематикасы һәм характеры, программа таләп иткәнчә, укучыларга сочинение яздыруның һәр төре буенча да даими эш алып баруны күздә тотып билгеләнә. Чөнки программада иҗади мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә җитди игътибар кирәклеге әйтелә. V сыйныфта өйрәтү характерындагы сочинение яздыру күнекмәләре бирүдән башлап, XI сыйныфка җиткәндә инде аларның санын шактый арттыру (V сыйныфта кимендә 5—6, X—XI сыйныфларда исә 8—10 сочинение яздыру) таләп ителә.
Сочинение язарга өйрәтү өзлексез процесс буларак алып барылырга тиеш. Мәсәлән, V сыйныфта сорауларга җавап бирү һәм тормыш-көнкүреш темаларына, VI сыйныфта фикер йөртү характерындагы публицистик, VII сыйныфта фикер йөртү характерындагы әдәби һәм VIII сыйныфта әдәби-иҗади һәм ирекле темаларга сочинениеләр язарга өйрәтү буенча эш алып барыла. Димәк, сочинениеләр язарга өйрәтү дәвамлы процесс, шуның белән бергә аның төрләре дә елдан-ел баетыла бара.
Сочинение язарга өйрәтүне барлык сыйныфларда да бер үк төрле методлар белән алып барырга мөмкин түгел. Шуңа күрә V—VIII һәм IX—XI сыйныфларда эшләү алымнарына аерым тукталу уңышлырак булачак.
V—VIII сыйныфларда сочинение язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре
Әдәбият дәресләрендә укучылар әдәби әсәрнең сюжеты, идея эчтәлеге белән танышалар, тормыш күренешләрен һәм вакыйгаларны сурәтләүне күзәтәләр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән чагыштыралар һәм фикер йөртәләр. Шунлыктан V—VIII сыйныфларда үткәрелә торган әдәбият дәресләре укучыларны фикерләрне язмача әйтергә өйрәтүдә бик мөһим чыганак ролен үтиләр дип хаклы рәвештә әйтергә мөмкин.
Әдәбият дәресләрендә сорауларга язма җавап бирү, план төзү һәм башкалар язма эшләргә өйрәтүгә бәйле.
V сыйныфның «Әдәбият» дәреслегендә (М.Ш. Җәләлиев, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина, Казан, 1991 ел) урын алган кайбер әсәрләр буенча, мәсәлән, Г. Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен укыганнан соң, «Кырлай авылы — минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын» дигән темага бергәләп план төзегез (56 бит).
Нәҗип образын характерлау өчен киңәйтелгән план төзегез (79 бит).
Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча: Закирның күтәренке күңеле, җиңел хәрәкәтләренә охшаш хәлләр сезнең тормышыгызда очрыймы? Үз хисләрегезне кушып, тасвирлап сөйләгез, кебек биремнәр тәкъдим ителә.
Алга таба мондый биремнәр катлауландырыша барып:
«Асрарга бала бирәм, кем ала?» (миниатюр сочинение);
«Исемдә калганнар» әсәре сездә нинди хисләр уятты? Үз фикерегезне кушып хикәя кылыгыз (56 бит);
«Минем яраткан эшем» темасына сочинение языгыз («Нәҗип» хикәясе буенча, 79 бит);
«Нәни солдатның тапкырлыгы» (Ф. Кәрим буенча, 147 бит).
VI сыйныфта Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан соң Шәпеш хәлфә белән Сираҗи хәлфәгә чагыштырма характеристика бирегез (60 бит) дигән бирем бар.
Тышкы яктан караганда сорауларга язмача җавап бирү сочинениене хәтерләтә: бер темага багышлана, фикер эзлеклелеге саклана. Ләкин ул сочинениедән фикер эзлеклелеге әзер килеш бирелүе һәм сочинение өчен кирәкле мөстәкыйльлек булмау белән аерыла.
Сорауларга язма җаваплар алу, укылган әсәргә нигезләнеп сочинение язу укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм ныгыту, аңа нигезләнеп фикерләү сәләтен үстерү максаты белән дә эшләнә.
VI—VIII сыйныфларда образларга характеристика бирү катлаулана бара.
Әдәбият дәресләре белән беррәттән, сочинение язарга өйрәтү ана теле дәресләрендә дә алып барыла. Мондый дәресләрдә телнең сурәтләү чаралары, грамматик төзелеше, дөрес язу кагыйдәләре, җөмләләрне үзгәртеп кору мөмкинлекләре өйрәтелә.
Укучы сочинениене яхшы итеп яза алсын өчен, беренче чиратта, аның материалны нык үзләштергән булуы, тема буенча мөстәкыйль фикер йөртә белүе бик әһәмиятле. Бу, әлбәттә, укучының укытучы җитәкчелегендә сыйныфта системалы эшләвенә, мөстәкыйль рәвештә әдәби китапларны күп укуына бәйле. Үз фикереңне төгәл итеп язып яки телдән аңлатып бирә белү сөйләм культурасына ия булуны да таләп итә. Кыскасы, мәгълүматлылык — укучының сочинениене уңышлы яза алуына кирәкле шартларның берсе.
Укучыларның сочинениеләре өчен төп чыганак — тормыш үзе (тирә-як мохит, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре). Мәктәп практикасында әдәби материалларга нигезләнгән сочинениеләр күбрәк яздырыла. Бу эш, билгеле булганча, V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр дәвам иттерелә.
Мәгълүм ки, укучыларны сочинение язарга өйрәтү эше тулысы белән мәктәп өстенә төшә. Менә шушы чорда беренче карашка гади булып күренгән, әмма бу катлаулы эшкә зыян китерә торган кимчелекләр белән дә очрашасың.
Әйтик, VII—VIII сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш таләп ителүгә карамастан, укытучылар арасында, укучыларның иҗади мөстәкыйльлекләрен үстерүгә омтылып, аларны артык үз ирекләренә кую очраклары да булгалый. Укытучы тактага теманы язып куя да шуның белән үз өстеннән бурыч төште дип саный. Укучыга аз гына юнәлеш бирми. Ләкин моңа һич тә юл куярга ярамый. Әгәр сочинениене нинди дә булса әдәби әсәргә нигезләнеп яздыру планлаштырыла икән, укытучы әсәрне өйрәнә башлаганчы ук сочинение темаларын билгеләргә тиеш. Әсәрне анализлаганда, шул юнәлешләргә аеруча басым ясала: әсәрне өйрәнү, анализлау барышы укучыны сочинение язуга хәзерләсен, аның фикерләрен, хис-тойгыларын баетсын, әсәрдәге геройларга, андагы идея юнәлешенә дөрес бәя бирергә өйрәтү күздә тотылсын. Әсәрне өйрәтү процессында шул юнәлештә эш алып барылса, сочинениегә хәзерләү өчен махсус дәресләр үткәрүнең бәлки кирәге калмас, алган белемнәрен кабатлау, системага салу да җитәр.
Иң мөһиме шул: сочинение язганда укучы әдәбият дәресендә сөйләгәннәрне хәтердә яңартып, аны кабатлап сөйләп (язып) чыгу белән чикләнмәсен. Ул дәреслектә әйтелгәннәргә үз фикерен ачык, логик эзлекле итеп, бәяләп һәм аны тагын да үстереп бирергә кирәклегенә төшенсен.
Укытучы аны шуңа өйрәтергә тиеш. Югыйсә, укучыларның сочинениеләре бары тик дәреслек фикерләре җыелмасыннан гына торыр. Мондый укучылар өчен теманы төрләндеребрәк, мөстәкыйль фикергә этәрә торганрак итеп бирү файдалы. Мәсәлән, XI сыйныфта Г. Әпсәләмовның «Газинур» романыннан өзекләр өйрәнелгәч, Газинур образы турында сочинение язарга тәкъдим ителә. Дәреслектән читкә китеп яза алмаган укучылар өчен теманы «Газинур образы кайсы ягы белән мине үзенә тарта» яки «Газинурда булган нинди сыйфатларны мин үземдә тәрбияләр идем» һәм башка формада бирү отышлы булыр иде.
Сочинениенең эчтәлеге йомшак булу сочинение язарга өйрәтү сәгатьләрендә ныклы эш алып барылмаудан, бары тик гомуми таләпләрне генә санап чыгу белән чикләнүдән дә килә. Мондый алым укучыга, әлбәттә, берни дә бирми. Шуңа күрә хәтта VII—IX сыйныф укучылары да еш кына изложение белән сочинение арасындагы аерманы күз алдына ачык китерә алмыйлар. Шулай булмасын өчен IX сыйныфта сочинение язарга өйрәтүгә программада каралган вакытны тиешенчә файдаланырга һәм VI—XI сыйныфларда да бу эшне шулай дәвам итәргә кирәк.
Беренче дәрестә сочинение турында укучылар белән әңгәмә үткәрелә, сочинениенең изложениедән аермасы төшендерелә, бер-ике сочинение үрнәге белән таныштырыла. Икенче дәрес билгеле бер тема буенча эшләүгә (план төзү, материал, эпиграф сайлауга) багышлана.
V сыйныфта «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга өйрәтү дәресенә тукталыйк. (Лаеш районы Сиңгел мәктәбе укытучысы С.Х. Гайнетдинова тәҗрибәсеннән.)