Г. Кандалый — реалист шагыйрь 2 глава




Укытучы бу дәрестә ике максатны күз алдында тота:

— бирелгән темага, сыйфатлама элементларын да файдаланып, хикәяләү формасында сочинение язу күнекмәләрен тирәнәйтү;

— укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, халык милке булган икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрестә файдалану өчен укытучы мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, рәсемле карточкалар туплый. И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасының репродукциясе һәм авылдашларының иген үстерүдәге күрсәткечләренә нигезләнеп плакат хәзерләнә.

Дәрес укучылар икмәк һәм игенче темасына әзерләп килгән мәкаль, табышмаклар һәм шигырьләр белән танышу, аларны уку һәм фикер алышудан башлана.

Тупланган материалларга бәйле рәвештә икмәкнең тормыш тоткасы булуы турында сөйләшү алып барыла.

Моны дәлилләү өчен V сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы алдында торган бурычлар һәм жирле материаллар файдаланыла.

Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләү, мәктәп ашханәсенә оештырылган рейд нәтиҗәләрен җиткерү, агымдагы елда республикабызда, колхозда бөртеклеләрнең тулай җыемы турында да укучыларга хәбәр ителә.

Рәссам И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасы буенча әңгәмә үткәрелә.

Иң элек рәссам турында белешмә бирелә. Сораулар ярдәмендә картинаның эчтәлеге турында сөйләшү оештырыла.

— Елның кайсы вакыты сурәтләнә?

— Аны нәрсәгә таянып дәлилли алабыз?

— Басу нәрсәгә өметләндерә?

— Үзегезнең авылыгыз кырларында арыш басуын күзәткәнегез бармы?

— Икмәк үстерүдә кемнәр катнаша?

Укытучы укучыларның фикерләрен тулыландыра һәм йомгаклап куя.

Бу дәрестә «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга хәзерлек алып барыла.

Дәреснең икенче этабы — сочинениегә эпиграф сайларга өйрәтү һәм план төзү өстендә эшләү.

Эпиграф сайлау өчен укучылар туплаган мәкальләр, әйтемнәр, җырларга мөрәҗәгать ителә. Бергәләп «Икмәк — тормыш нигезе» дигән эпиграф сайлап алына.

План төзү шулай ук бергәләп эшләнә. Укучылар уйлаган атамаларның иң уңышлылары сайлап алына.

1. Икмәк сүзе.

2. Икмәк үткән озын һәм катлаулы юл.

3. Икмәк һәркемгә кирәк.

4. Икмәккә хөрмәт.

Өйрәтү характерындагы сочинение өстендә эшләү барышында укытучы авыр үзләштерүче балаларга терәк сүзләр бирү, сочинениенең күләмен билгеләү кебек моментларны да онытмый. Укучылар планның һәр өлешен хикәяләп сөйләп карыйлар. Иң соңыннан укытучы үрнәк сочинение укып күрсәтә. Сочинение сыйныфта яза башлап, өйдә тәмамлау өчен биреп җибәрелә.Укучылар язып килгән бер язманы тәкъдим итик:

Икмәкнең кадерен бел

Икмәк! Бу сүзне ишетүгә күз алдына кызарып пешкән ипи килә. Ул хуш исле, тәмле.

Бодай яки арыш бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Колхозчылар һәм игенчеләр күпме көч куя. Яз көне алар җирне бик әйбәтләп эшкәртәләр, аннары чәчәләр. Алар үсеп, өлгергәч, җыеп алалар, амбарларга, элеваторларга озаталар. Игенченең һәр минуты кадерле.

Ашлыкны тегермәндә тарттырып онга әйләндерәләр.

Аннан соң кабарып торган күмәч пешерәләр. Ул табынга куелганчы күпме юл үткән, күпме көч түгелгән.

Икмәк балаларга да, олыларга да — һәркемгә кирәк. Икмәкнең валчыгын да әрәм итәргә ярамый. Икмәкне кискәндә дә, күкрәккә куеп, зурлап кисәргә кирәк.

 

V—VI сыйныфларда күбрәк хикәяләү, сурәтләү характерындагы сочинениеләр яздырыла. «Истәлекле көнем», «Хезмәт һәм ял лагере», «Туган ягым» һ.б. «Сабантуй», «Татарстан яшьләре» газеталарына даими рәвештә күзәтү ясап бару һәм шундагы материаллар нигезендә укучыларны мәкаләләр, хәбәрләр язарга өйрәтү дә уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, сыйныфтан тыш укыган әдәбияттан файдалана белергә өйрәтү ягыннан ирекле темага сочинениеләр яздыру бик әһәмиятле. Шундый сочинениеләр өчен «Миңа иң кадерле кеше», «Табигатьнең миңа иң якын почмагы», яки «Табигать кочагында», «Табигать мизгелләре», «Табигатьне саклауда минем хезмәтем», «Көзге бизәкләр», «Көтелмәгән хәл», «Гаилә бәйрәме», «Кызыклы очрашу», «Яраткан китабым», «Чын дуслык», «Мин батырлыкны ничек аңлыйм?», «Кешеләрдә мин нинди сыйфатларны хөрмәт итәм?», «Сыйныфташларымны мин кемнәр итеп күз алдына китерәм?» кебек темаларны тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый темалар сочинение язуга һәр укучының үзенчә якын килүен, хәзерлеген күрсәтә.

Биредә шулай ук табигать күренешләрен сурәтләүне таләп итә торган сочинениеләргә махсус тукталып китәсе килә.

Кайбер укытучылар табигать күренешләрен тасвирлап бирүне таләп итә торган мондый сочинениеләрне яздырганда бик гомуми төстә: табигатьне күзәтегез, кызыклы, матур итеп языгыз, сөйләм телегез турында уйлагыз һәм башка шундый күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнәләр.

Моннан, билгеле, укучы төп бурычны ничек хәл итәргә кирәклекне аңламый. Чыннан да, табигатьне ничек күзәтергә?

Методик ярдәмлекләрдә дә бу мәсьәлә тулысынча ачыкланмый. «Сыйныфта әңгәмә үткәрелә, план төзелә, план буенча укучылар телдән сөйлиләр, аннан соң сочинение языла» диелә һәм бер-ике уңышлы язылган сочинение үрнәге китерелә. Шул рәвешчә, мәсьәләнең асылы тиешенчә аңлатылмау аркасында, укучылар табигать күренешләрен эзлекле рәвештә сурәтләргә өйрәнми калалар.

Югарыда әйтелгән кимчелекләрне бетерү өчен материал эзләп әллә кая барасы түгел. Табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләргә әдәбият программалары бик бай. Мәсәлән, Г. Тукайның «Шүрәле», Г. Ибраһимовның «Яз башы», М. Җәлилнең «Арыш кырында», Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» кебек әсәрләрдә табигать күренешләре искиткеч оста сурәтләнә. Укучыларга теге яки бу әсәрне өйрәтү барышында әдәби пейзаж турында, шулай ук башка бик күп сурәтләү чаралары хакында җитәрлек мәгълүмат бирелә. Моның исә сурәтләү характерындагы сочинениеләр язганда гына түгел, укучының табигать күренешләрен тасвирлауны таләп итә торган эшләрендә дә нәтиҗәсе күренергә тиеш.

Әдәби әсәрләрдә тасвирланган табигать күренешләрен күзәтүне түбәндәге эзлеклелектә алып барырга мөмкин: авторның табигатькә мөнәсәбәтен, аның ничек сиземләвен һәм сурәтләү осталыгын билгеләү. Аннары, аерым бер әсәрдә тасвирланган пейзажга ияреп, тирә-як табигатен сурәтләү характерындагы язма эш эшләү.

Табигатьне тасвирлау характерындагы сочинениеләр һәрбер ел фасылына хас үзенчәлекләрне мөмкин кадәр яктыртуны күздә тотарга тиеш. Әйтик, яз турында язганда кышкы салкыннарның үтүенә, көннәрнең Һаман озыная һәм җылына баруына, кояшның торган саен ешрак елмаюына, язның беренче билгеләре булган кошларга, табигатьнең җанлануына игътибарны юнәлтү сорала.

Кышкы табигатьне сурәтләгәндә исә күк йөзендәге, җир өстендәге, тирә-яктагы үзгәрешләргә, кышкы урмандагы күренешләргә, андагы кошлар һәм җәнлекләргә тукталырга кирәк.

Өйрәтү характерындагы эшләргә терәк сүзләр бирү дә үзен аклый.

Укучыларны кышкы табигатьне тасвирлау характерындагы сочинение язарга әзерләүдә түбәндәге өзекне китерергә була.

Кыш

Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.

Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.

Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.

Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

 

VI сыйныфта ел фасылларын бергә берләштереп тә язарга була. Мәсәлән, «Табигать мизгелләре» дигән темага сочинение язганда түбәндәге моментларга тукталырга мөмкин.

Г. Тукайның «Анда бик салкын вә эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигән сүзләрен эпиграф итеп алырга мөмкин.

План.

1. Яз башы.

2. Туган ягым каеннары.

3. Чәчәкле җәй озак көттермәде.

4. Алтын көз дә җитте.

5. Кырга ак кардан юрган ябылган.

6. Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән үзең яшәгән төбәкне яратудан башлана.

Туган як, аның гүзәл табигате турында Мөслим урта мәктәбе (Мөслим районы) укучыларының язмасыннан өзек китерәбез.

Туган ягыма кыш килде

Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.

Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.

Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук».

Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.

Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш! (VII сыйныф.)

 

VI—VII сыйныфларда сораулар ярдәмендә фикер йөртү характерындагы җаваплар алу эшләре оештырыла, чөнки мондый күнегүләр шул типтагы сочинениеләргә хәзерлек этабын үтиләр. Ә VIII сыйныфта фикер йөртү тибындагы сочинениеләр өстендә системалы эш алып барыла. Фикер йөртү характерындагы сочинениеләр күбесенчә сыйныфтан тыш һәм өстәмә укылган әдәбиятка, аларның геройлары турында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртүгә нигезләнә.

Әмма фикер йөртү характерындагы һәр сочинениенең сыйныфтан тыш укуга гына нигезләнүе дә дөрес түгел. Аның өчен темалар тормыштан һәм әйләнә-тирәнең үзеннән дә алына. Мәсәлән, «Китап акылы — кояш яктылыгы», «Китап уку — иң яхшы белем алу» һ. б.

Китап уку — иң яхшы белем алу

План.

1. Китап — акыллы киңәшче һәм якын дус.

2. Китаплар тарихыннан.

3. Китап — дөньяны танып белергә ачкыч.

4. Китап — белем чишмәсе.

Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.

И. Гази.

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт.

Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән.

Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап — «Изге Иоанн хакыйкате». Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән. Китапның форматы — 75x64.

Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана.

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Минем дә шундый бер китабым бар. Ул — Әсрар Галиевнең «Төнге җыр» әсәре. Анда Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм совет халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирланган.

«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.

Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

 

V—VIII сыйныфларда әдәби-иҗади (ягъни өйрәнелгән әсәр буенча яздырыла торган) сочинениеләр Ә. Фәйзинең «Тукай» романын, Ф. Әмирханның «Нәҗип», Г. Ибраһимовның «Яз башы», Һ. Такташның «Караборынның дусты», Г. Бөшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрләрен укыганнан соң яздырыла.

VI сыйныфта «Онытылмас еллар» әсәрен өйрәнеп бетергәч язылачак сочинениегә бер мисал китерик.

Татар крестьяннарының газаплы тормышы

План.

I. И. Газиның «Онытылмас еллар» әсәре.

II. Крестьяннарның авыр тормышын сурәтләгән вакыйгалар:

1. Галиулланың газаплы тормышы;

2. Фатыйманың күргән газаплары;

3. Хәлимнең язмышы.

III. Әсәрнең әһәмияте.

 

Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романы өч китаптан тора. Бу романны ул кулына каләм алган көннән башлап, гомеренең соңгы көннәренә хәтле язган. Әсәрдә татар крестьяннарының яңа тормыш өчен көрәшүләре сурәтләнә. Бу әсәре өчен Ибраһим Газига Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Әсәрдә революциягә кадәрге татар крестьяннарының авыр тормышы тасвирлана.

Менә җил капкалы, иске генә йортта яшәүче Галиулла абзый. Ул күп йөргән: шахтада да эшләгән, сал агызучы да булган. Арысландай көчле егет тырышкан да тырышкан, ләкин тормышын яхшырта алмаган. Әнә шундый авыр, газаплы эшләрдә эшләп, ул сәламәтлеген югалткан һәм яшьли үлеп тә киткән.

Галиулла абзый үлгәннән соң хатыны Фатыйма апаның тормышы тагын да авырая. Әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен Хәлим эш эзләп карый, ләкин таба алмый. Ачлыктан интеккәч, күрше авылга хәер сорарга китә. Анда бер өйгә кергәч хуҗа әби Хәлимгә бер телем икмәк бирә. Малай аңа зур рәхмәт әйтә. Икмәкнең беразын сындырып ашый да калганын кесәсенә салып куя. Әби:

— Ашап бетер, нигә кесәңә тыгасың? — дигәч, Хәлим:

— Анысы әнигә аның, әбекәй, — ди.

Карчык аны кызганудан елап җибәрә.

Ачлы-туклы яшәүгә, авыр эшкә Фатыйма апа да озак түзә алмый, ул да үлеп китә.

Язучы Галиулла абзый һәм Фатыйма апаның, аларның уллары Хәлимнең тормышы аша, безгә патша Россиясендәге бик күп крестьяннарның авыр язмышын күрсәтә.

 

Әлеге төр сочинениеләрне укучылар өйләрендә язып килсәләр отышлы була. Моның өчен укытучы алдагы дәрестә сочинение планын төзетә. Сочинениенең һәр өлешен саннар белән билгеләп барырга куша. Дәрестә исә укытучы укучыга сочинениесен дөресләп язарга булыша.

Тема сайлау

Сочинение язганда теманы дөрес сайлый белү бик мөһим шарт булуын һич тә истән чыгармаска кирәк. Әмма теманы дөрес сайлау алдан ук тема белән кызыксынган булу, материалларны белү һәм аны аңлау дәрәҗәсенә бәйле.

Сочинение өйдә язу өчен бирелгәндә җиңелрәк: материалны укып чыгарга, өстәмә материал тупларга таләпләр бөтенләй башкача. Шуңа күрә, һич тә икеләнмичә, теманы үзең белгән материалларга нигезләнеп сайлап алырга кирәк.

Имтихан сочинениеләрендә тагын да игътибарлырак булу сорала. Кайбер очракта укучылар образларга характеристика бирүгә багышланган темаларны гына яратып язалар. Әмма имтихан тематикасы андый темалардан гына тормый бит. Үзеңне бик чикләү булыр иде бу.

Мисал өчен IX сыйныфта имтихан өчен бирелгән ике теманы карыйк:

1. Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

М. Җәлил.

2. Минем тормышымда китап.

Беренче темага язу өчен патриот шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, аеруча Бөек Ватан сугышы чоры иҗатын яхшы белергә кирәк. Икенче темага язганда үзең яратып укый торган китап турында тулы мәгълүматлар бирү белән бергә, китап укуның сиңа ләззәт бирүе, рухи азык булуы турында язу уңышлы булыр иде. Күңелнең иң авыр минутларында китап укып юанасың. Ул — синең «юл күрсәтүче йолдызың».

Югары сыйныф укучыларына «Минем яраткан язучым», «Миңа тәэсир иткән шигъри юллар» кебек темалар да тәкъдим ителә. Мондый темаларга сочинение язганда укучылар үзләре яраткан язучы яки герой, шагыйрьнең шигъри юллары турында гына язалар. Тема ачылмый кала, чөнки ни өчен яратуы турында әйтелми, укучының шәхси мөнәсәбәте сизелми. Шунлыктан бу төр темаларны язу өчен укытучының даими эш алып баруы кирәк.

Сочинениеләр өчен темалар еш кына шигырьләрдән алынып, цитата рәвешендә бирелә.

Мәсәлән:

1. Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.

М. Җәлил.

2. Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

Ф. Кәрим.

3. Тырышса да дошман, шагыйрьләрне
Аералмый җырдан, халыктан.

И. Юзеев.

Гадәттә мондый темаларны укучылар ирекле темалар дип йөртәләр. Бу — ирекле тема, әмма язучы иҗатын, әсәрләрне сайлауда гына ирекле. Мондый темаларны әдәби материаллардан азат дип аңларга ярамый. Чыгарылыш сыйныфларында бөтен темалар да әдәби материалга нигезләнә.

Югарыда бирелгән өченче теманы ачуда Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучылары М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Х. Мөҗәй иҗатлары, Газинур Гафиятуллин (Г. Әпсәләмов буенча), Рифгать Миргазизов (Р. Вәлиев буенча) батырлыкларын үрнәк итеп алырга мөмкин.

Ирекле темага язылган сочинениеләрдә укучы материалны сайлауда да, үзенең фикер-аргументларын бирүдә дә ирекле эш итә. Мәсәлән: «Заманга минем мөнәсәбәтем», «Минем замандашым», «Чор һәм без» һәм башка шундый темалар ирекле рәвештә языла. Мондый темалар гадәттә югары уку йортларына керү имтиханнарында еш очрый. Мәсәлән, «Мин депутат булсам...», «Киләчәк һөнәремне ничек күз алдыма китерәм» һ.б.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: