КЫР КАЗЛАРЫ ОЧА ТЕЗЕЛЕШЕП




МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЗЕТДИНОВ


Син мине белмисең

Шигырьләр

КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ1994

ТУГАН ЯКНЫҢ КИТМӘС КОШЫ

Без еш кына: «Шагыйрьлек —профессия түгел!— дибез.

Бәлки бу чыннан да шулайдыр. Ләкин, алай бик гади икән, нигә соң эле көндәлек эше итеп әдәбиятка хезмәт итү юлын сайламаган, чын мәгънәсендә әдәбият хадиме, телисез икән, әдәбият корбаны булырга теләмәгән кайберәүләр дә гомерләре буена “җыру” чыгаралар? Хикмәт шунда ки: әйе, шагыйрьлек профессия түгелдер, әммә ул, ышанып әйтергә мөмкин, күңел балкышы, әйләнә тирәне үзеңчә кабул итүнең гыйбрәтле бер билгесе, халәте рухиянең тәэссорат чишмәләре исән-сау икәнлеген искәртеп торучы тынгысыз кыңгырау буларак, һәркемне әсир, сәййәх итәргә сәләтле мог- җизаи бер көчтер, тылсым ияседер. Чыннан да, шигъриятнең “тозлы бал” тәмен татын караган, күкрәгендә “илһам камчысы”нын татлы эзләрен тойган кешеләр, гадәттә, аңарга — үтә дә нәзберек холыклы Ханымга — хыянәт итмиләр, дөресрәге, хыянәт итә алмыйлар. Чөнки ул синең бөтен барлыгыңны биләп ала; чөнки Иҗат — ләззәтле газап! Ф. М. Достоевский сүзләре белән әйтсәк, үз теләгең белән газап чигүдән лә бөегрәк ләззәт юк ул! Корифейлар өчеп генә түгел, ә бәлки көне буе завод-фабрикаларда яки басу-кырларда тир түгеп кайтканнан соң җан сурәтен ак кәгазьгә төшерү өчен кулына каләм алган күп, бик күп әһле иҗат өчен дә бу изге хис таныштыр дип уйлыйм.

Бүгенге татар әдәбиятын менә шушындый Иҗат эшен икенче шөгыле итеп яшәүче каләм ияләреннән башка күзалдына китерүе дә кыен. Миңа калса, алар татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп баручы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр.

Марсель Гыймазетдинов — шундый иҗаткярләрнең берсе. «Шигырь язу минем һөнәр түгел» дисә дә, аның кулыннан каләме төшкәне юк. Ул — җир кешесе! Халык әйтмешли, ул кендеге белән җиргә берегеп үскән. Шигырьләре дә изге туган туфрактан шытып чыкканнар. Аның шигырьләре аяз иртәләр шикелле үтә күренмәле, саф, самими; авыл өйләре тәрәзәседәй якты өлгеле, ачык хисле шигырьләр дияр идем мин аларны.

Яз Кояшы җирдә.

Гөрләвекләр

Язгы ташкын булып йөгерә.

Якты көннең бизәкләрен

Алып була хәтта өлгегә...

Татарстан радиосыннан ясаган бер чыгышында ул үзенең ижаты турында фикер йөртеп болайрак дигән иде: |

— Мин Менделеевск районында колхоз рәисе булып эшлим. Билгеле инде, ярты гомерем басу-кырларда үтә. Яз уянып кына килгән бер мәлдәме, яисә җәйге иртә-кичләрдәме, йә булмаса көзгә кергәчме — кырлар түренә карап уйланып торасың да, ирексездән күңелгә шатлык хисләре тула һәм үзең дә сизмәстән: «Матур бу дөнья!» — дип куясың. Мондый чакларда тормышның вак-төяк мәшәкатьләре бердән онытылып китә, иркен сулыш белән яшисе килә башлый. Һәм мнн шул уй-хисләремне, кодрәтемнән килгәнчә кәгазьгә төшереп барырга тырышам.

Ак кәгазьгә төшкән ак хисләр!.. Әйе, шундый бер мизгел өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда. Марсель Гыймазетднов моны яхшы аңлап яши. Әгәр ул:

 

Китәсем юк сездән аерылып,

Ишетәсезме, басу-кырларым!

Гомеремне сезгә багышладым.

Сезгә булсын туар җырларым,—

 

дип әйтә икән, монда бернинди дә арттыру юк, бу чыннан да шулай. Шигырьләре—моның ачык дәлиле. «Гомерен басу-кырларга багышлаган шагыйрьнең» җырларына әле башаклар шавы, тургайлар моны килеп кушыла («чыксам әгәр иркен басуларга, тургай җыры чыңлый колакта»); анда «буразналар кояш назлавыннан кара икмәк кебек күперә»; кырларда аның «йөрәккәе бәйгедәге аттай җилкенә» башлый. Ул тормышның тәмен белеп яши, ул — оптимист.

...Ак томаннарга төренеп,

Тездән чык ярып кайтам.

Сагышларым — якты сагыш —

Гомеремне озайта.

Кыскасы, Марсель Гыймазетдннов бүгенге авыл тормышының бай палитралы сүрәтен тасвирларга омтыла, авыл кешесенә — игенчегә мәдхия җырлый.

Җырлый дигәннән, аның бик куп шигырьләренә төрле композиторлар тарафыннан матур-матур көйләр язылуның сере дә әнә шунда, шигырь нигезенә җыр хасиятләре салынуда түгел микән әле? Ни генә булмасын, без бүген Марсель Гыймазетднновны бик күп популяр җырлар авторы буларак беләбез. Аның «Аккош канат кагына», «Килмисең син көлеп», «Язлардан алалмыйм күземне», «Туган якның китмәс кошлары без» кебек җырлары эстрада сәхнәсеннән төшми диярлек. Шагыйрь:

Язгы күкрәү кебек,

Яздай карый көлеп —

Эреп аксын салкын кышлары.

Без — җилкенеп очкан,

Зәңгәр күкне кочкан,

Туган җирнең китмәс кошлары.

Яз ясаучы китмәс кошлары,—

дип язган иде. Амин, нәкъ менә шулай, «туган якның китмәс җырчы кошы» булып, җирдә яз ясап яшәргә язсын аңа.

Наис Гамбәр

4 апрель, 1993 ел

 

I. Куңел сандыгы

 

ЙӨРӘК ҖЫЛЫМ СЕЗГӘ

Сезнең өчен килгәндермен җиргә,

Сезнең өчен генә яшимдер.

Сезнең өчен алсу таң аттырып,
Сезнең өчен генә яшьнимдер!

 

Сезнең өчен йокысыз төннәрем,

Сезнең өчен айлы кичләрем.
Сезнең өчен барлык хыялларым,

Сезнең өчен кайнар хисләрем.

 

Яшәсәгез җирдә озак еллар,

Яшәү дәрте өстәп халкыма.
Шигырьләрем, бар йөрәк җылысын
Бирәм сезгә халкым хакына.

 

КАРЛАР ЯУСЫН...

Көзләр озата килде, күрәсеңме,
Безнең якка ап-ак кошларны.

Әле күптәнме соң җылы якка
Озатып калган идек кышларны.

 

Талгын гына мамык карлар ява,

Ак юрганга ябып кичләрне.
Язмышларга пакьлек өстәгәндәй,
Акландыра сыман хисләрне.

 

Ябалак карлар ява. Ястык кебек
Бер көндә бит җирне каплады.
Ак карлардан язмышыма табан
Акрын гына гүя атладым.

 

Шул карларда эзләр ятып калды,
Эзләремдә — сөю ялкыны.

...Карлар яусын, тик керә күрмәсен
Арабызга карлар салкыны.

 

ЯШЬ КЫЗЛАР КАПКА АЧА

Егетләр: Моңсуланып кояш бата,

Кояш бата, ай калка.

Аклы ситса күлмәк кигән

Яшь кызлар ача капка.

Аерылды юлыбыз,

Кушылды бит юлыбыз.

Әйтегезче, чибәркәйләр,

Кемнең сөйгән яры сез.

Кызлар: Авылны хуш искә манып,

Шомыртлар чәчәк ата.

Язлар килгәч, еш ачыла

Кызлы өйләрдә капка.

Аерылмасын юлыгыз,

Бергә булсын юлыбыз.

Сер генә итеп әйтәбез:

Сөйгән ярсыз әле без.

Кызлар: Егет-кызның һушын ала —

Авыл кичләре башка.

Егетләрне кире бормас

Кызлы өйләрдә капка.

Аерылмасын юлыгыз,

Бергә үтсен юлыбыз.

Кунакка диеп килгәнсез,

Безгә кереп куныгыз.

Егетләр: Яз көннәре бигрәк ямьле,

Җырлыйлар шушы хакта.

Кияү килергә ачылсын.

Кызлы өйләрдә капка.

Ал икән кигәнегез,

Гөл икән кигәнегез.

Ал да булсын, гөл дә булсын

Өзелеп сөйгәнегез.

Кызлар-егетләр:

Кияү булып бәхет керсен —

Телибез шушы хакта.

Хәсрәт өчен ачылмасын

Кызлы өйләрдә капка.

Ал икән кигәнегез,

Гөл икән кигәнегез.

Яздай матур, гүзәл булсын
Киләчәк көннәрегез.

 

КЫР КАЗЛАРЫОЧА ТЕЗЕЛЕШЕП

Кыр казлары җыенганнар инде

Җылы якка сәфәр чыгарга.

Зәңгәр күктән алар сәлам юллый

Соңгы тапкыр басу-кырларга.

Кыйгак-кыйгак моңсу тавышлары

Ярып үтә зәңгәр күкләрне.

Кыйгак-кыйгак дигән авазлары

Сискәндереп куя күпләрне.

Кыр казлары оча тезелешеп,

Җыр-моңнары кала бу якта.

«Кыйгак-кыйгак, аерылабыз»,— дигән

Сагышлары безнең йөрәктә.

Казлар оча, казлар китеп бара,

Ямансу да алар киткәндә.

«Онытмагыз безне, кайтырбыз»,—диләрдер,

Яшел хәтфә язлар җиткәндә.

Казлар оча. Бәлки кайберләре

Кайтмаска дип китеп барадыр,,,

...Уйлыйм шул чак, ярый синең белән
Ерак түгел, бәгырем, аралар...

...Киек казлар моңсуланып кына

Саубуллашып китеп баралар...

 

 

ШӘФКАТЬЛЕРӘК КИРӘК БУЛЫРГА

Кешеләр дә заманага карап

Кырыслана төште түгелме? —

Күңелләрдән шәфкатьлелек китеп,

Ярсу хисләр ташып түгелде,

Йөрешмибез кунакларга бер дә,

Күрешмибез мәҗлес, өйләрдә...

Җырлар да бит моңсызлана төште,

Мәгънәсезлек байтак көйләрдә.

Миһербанлык җитми әле бездә.

Шәфкатьлерәк кирәк булырга.

Шәфкатьлелек мирас булып барсын,

Без киткәч тә килер буынга.

 

ЯЗМЫШЫМДА КАЛДЫҢ

Очрашырга сүзләр бирештек тә,

Аерылды яшьлек юлыбыз.

Башланып та җырланалмый калды
Икәү язган моңлы җырыбыз.

Еллар узды, Гомер агышлары
Алып китте безне кайларга!

Гомер кышым килсә дә, мин кайтам
Вәгъдәләшкән яшел язларга.

Моңсу миңа. Кайда яшьлегебез?!

Туймас идек сөеп, сөелеп.

Язмышымда калдың, яшьлек дустым,
Язылмаган моңлы көй булып.

 

 

ҮРЛӘР МЕНҮ, ҮРЛӘР ТӨШҮ

Гомеремнең үрләренә мендем,

Инде аны төшеп барышым.

Хәлләр ничек, картлач, ди бер көнне
Якын гына булган танышым.

 

Уйланылды. Әллә чынлап инде,
Шулай итеп картлач булдыммы...
Күзле-башлы итәсе бар әле
Иң яраткан төпчек улымны.

Төшерде дус искә: зур улымның
Тып-тып басып йөргән баласын,
Һәм шаяртып алды: белсәң әгәр
Марсель була инде бабасы.

 

Һәм чынлап та риза инде йөз кат
Картаймыйча картлач булырга.
Сәламәтлек теләп алдым шул чак
Киленемә, өлкән улыма.

 

Үрләр менү авыр — бу хакыйкать,.
Ул турыда инде сөйләмим.

Гел менәргә әзер шул үрләрне
Тик төшәргә генә теләмим...

 

 

КАЙТЧЫЯНЫМА

Берсен-берсе күзләп,

Үскән җирне эзләп,

Кошлар кайта туган ягына.

Ара якын түгел.

Сине көтә күңел,

Кайтчы, иркәм, кайтчы яныма.

 

Кабат килде язлар,

Мине кем соң назлар,
Моңсуланып көткән чагында?
Йөрәк ничек түзәр,—

Ул бит өмет өзәр

Син кайтмасаң, иркәм, яныма...

 

Тагын китә казлар,

Күпкә түгел азга —

Җылы якта алар кышларлар.
Ара якын түгел,

Сиңа оча күңел —

Бирә алмыйм сине ятларга.

 

ТЫҢЛА МИНЕМ ЙӨРӘК ТИБЕШЕН

Нурга манып язган хисләремне
Әйтеп бирер сиңа җырларым,
Сандугачы, тургайлары белән
Шул җырларны җырлар кырларым.

Хисләремне тап төшерми генә
Карлыгачлар илтсен иртәдә.

Чык суында коенган нурларда
Рәхәтләнеп, бәгърем, иркәлән.

 

Шул пакь нурлар сөйсен чәчләреңнән,
Ләйсән яңгыр юсын битеңне.

Синнән башка тормыш булмагандай,

Синсез яшәү кыен бит инде.

 

Таң чыкларын ярып кил яныма,

Тыңла минем йөрәк тибешен...

...Хыялларда яшьлек елларына

Синең белән кайтып килешем...

 

НИГӘ СОҢЛАДЫҢ?

 

Соңладык бугай,соңардык бугай,
Кайларда йөрдең, сөеклем, болай?
Гомерләр узган, гомерләр узган —
Кайларда булдың, әйтче, син шулай?

 

Синең барлыкны, минем барлыкны
Мин дә белмәдем, син дә белмәдең,
Йөрәкләребез бер-берсен көткән —
Кайларда идең, нигә соңладың?

 

Очрашты күзләр, аңлашты күзләр.
Туган шатлыктан нурланды йөзләр.
Бәхетлеләр без, бәгърем, шатлыгым,—
Килгән булса да язмышта көзләр.

 

Көздә дә язлар була дип жырда
Җырламыйлар ла, бәхетем, тиккә.
Сине сагынып, мине сагынып,

Йөрәкләр тибә, йөрәкләр тибә...

ГОМЕРЕМНЕ НАЗЛЫҖЫР ИТТЕҢ

Көтмәгән да генә очраштык та,
Бар булганым биләп алдың син.
Гомерем буе эзләгәнмен икән —
Язмышыма кереп калдың син

 

Көтмәгәндә генә очраштык та,
Йөрәкләр дә вәгъдә бирделәр.

Серле карашларын күңелемә
Сөю уты алып килделәр.

 

Назлар килде шул карашлар белән.
Зәйтүн гөлем, сиңа мең рәхмәт.

Синең белән бу якты дөньяда
Яшәүләре, ихлас, бик рәхәт.

 

Очраштык та гомер уртасында
Язмышларны иттек бер бөтен.

Синсез яшәү моңсыз жыр булган бит

Гомеремне назлы җыр иттең.

 

КИТМӘС ИДЕМ

Саумы, яшьлек,

Кая барыш шулай,

Ник ашыгып узып барасын?
Әйтерсең лә ямьле язларыңны
Күралмыйча гел дә каласың.

 

Узма әле! Ашыгып ла узма.
Яшьлегемдә килә яшисем.
Яшьлегемдә килә сөеләсем,
Яшьлегемдә килә яшьнисем.

 

Китмә әле, яшьлек! Язларыңда
Тукталып кал озак гомергә...
Китмәс идем, әгәр мөмкин булса,
Унҗидедән, дуслар мин бер дә...

РӘМЗИЯ
Тургайлары, сөюләре белән,
Тоясыңмы, тагын яз килә.
Иркәләвең, назларыңнан мине
Мәхрүм итә күрмә, Рәмзия.

Бу язларда зәңгәр күзләреннән
Гыйшык, бәхет, шатлык бөркелә.
Синең белән узган мизгелләрне
Онытасым юк мәңге, Рәмзия.

Серле итеп карауларың миңа —
Күңелемә яшәү, дәрт бирә.
Сөюләрең, мәхәббәтең белән
Йөрәгемдә кал син, Рәмзия.

КИТМӘ СИН
Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле.
Китмә син, үпкәләп китмә син,
Янымда гомергә кал әле.

Сизәмсең, кошлардай ашкынып,
Сагынып яныңа киләм мин.

Күрешеп күзләр дә туймаган —

Китмә син, бәгырем, китмә син.
Китмә син йөрәкне яралап,

Әйләнеп барыбер килерсең.

Мәңгегә өзелеп сөярмен —

Китмә син, китмә син, китмә син...

 

ЙА ХОДАЕМ, БЕРҮК АРАЛА

Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә кыска ниләр бар,
Гомерләрдән озын нәрсә бар?

Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә иде, яшәргә.

Гомер берәү.

Икәү түгел гомер —

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.

Ай, белмибез кадерләрен аның,
Үткәрәбез ызгыш-талашта.

Шәп яшибез кебек. Ваклыкларга
Күп гомерләр кереп адаша.
Көйләрнең дә моңы бетеп бара,
Төсләрнең дә төсе югала.

Бу дөньяга ниләр булды икән,
Ниләр булды икән, йа алла...

...Ришвәтче, бур түрәләрдән мине
Йа ходаем, берүк арала...

 

ТЫНГЫБИРМӘМ

Дөреслекнең гел күзенә карап,
Күпме гомер яшим дөньяда.
Бюрократны кистем,

Ялагайны ярдым,

Ришвәтчегә көн юк мин барда.
Күпме түздем яла ягуларга,
Ябырылды алар үземә.
Куркыттылар,

Майлап карадылар,

Янадылар карап күземә.
Бирешмәдем. Түздем. Көрәшәмен.
Шул пычракны түгәм бу җирдән.
Тавышымны минем ишетерләр,
Үлгәчтен дә тирән кабердән.

Ирек бирмәм карак, ялагайга
Күз буярга, кеше таларга.

Яшен ташы булып томырылып
Тынгы бирмәм һичбер аларга.

 

САБАНТУЙ ХИКМӘТЛӘРЕ

Сабан туен, хезмәт туен
Ел да сагынып көтәм.

Бу бәйрәм галәмәтләрен
Мин сезгә сөйләп китәм.

 

Ат чаптыру — иске гадәт:
Халикъ беренче килгән.
Бүләккә тигән камытны
Ялгыш үзенә кигән.


Аргы урамның Шәйхенур
Катыкка башын тыккан.
Авызына өч тиен кабып,
Чүлмәктән ак баш чыккан.

 

Чүлмәк ватам дип, Фатыйма
Күтәргән озын корык.

Кыек китеп, комиссияне
Чыга язган бит кырып.

 

Чиләк белән су ташуда
Хәлимә алдын булган.

Ялгыш абынып киткән дә

Инешкә суга чумган.

 

Колга башындагы әтәч
Лотерей йоткан икән.

Нәкъ әнә шул лотерейга
«Жигули» чыга икән.

 

Шул сүзләрне ишеткән дә
Гали менмәкче иткән.

Колга буйлап шуып төшеп,
Җиргә үк кереп киткән.

 

Йөгереп килгән Габденур:

-Әтәч минеке,— дигән.

Чалбар-кулмәкләрен салып,
Шунда ук менеп киткән.

 

Әтәчне ачып алган да:

-Дай лотерейны,— дигән.

-Шаяра белмисең,— диеп,
Әтәч кычкырып көлгән.


Капчык белән сугышалар:
Төшәләр мәтәлешеп.

Бау белән ике җирән баш
Тартыша мүкәләшеп.

 

Муеннар, ай-яй, кызара
Янгын машинасыдай.

Бау тартышта җиңеп чыккан
Мари Тәкәштән Милай.

 

Аяклары кая киткән?

Капчык эчендә икән,—
Гыйльменисаның аягы
Тишектән чыгып киткән.

 

Абыналар, сөртенәләр,
Шуалар, мүкәлиләр.
Финишка тизрәк җитим, дип
Тәгәри, үрмәлиләр.

 

Баянчылар баян уйный,
Җырлар җырлый җырчылар.
Бик тә күркәм бәйрәм итә
Авылда колхозчылар.

 

Иң кызган чагы көрәшнең:
Кем калыр икән батыр?
Муенына тәкә салып,

Кем соң өенә кайтыр?!

Кабыргалар шытырдыйлар,
Ләкин итмиләр гаеп.

Нык көрәштә җиңеп чыкты
Үрнәк колхозчы Сәет.


Безнең якта сабан туйлар
Бик тә күңелле уза.

Сандугач, сыерчык, тургай
Бәйрәм җырлары суза.

 

Зәңгәр күкләр тыныч булсын,
Ел саен — сабан туе.
Тоташалар тынычлыкта
Җирдә һәркемнең уе.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: