БУРАЗНАЛАР, ИГЕН КЫРЛАРЫМ




Урманнарым мамык шәлен япкан,

Киң кырларда ап-ак юрганнар.

Шул кырлардан тәүге тапкыр бабам,

Атам, анам озын юл алган.

 

Басуларда иген шаулап үсә,

Шул кырлардан илһам, көч алам.

Тугайларым, сыр-сыр буразналар,

Сездән башка, юк, һич торалмам.

 

Буразналар сыздым,

Бергә тезсәң,

Экваторны ничә әйләнер? —

Шул кырлардан, шул басудан башка

Күңелем буш минем нигәдер.

 

Кар астында минем буразналар

Әле изрәп йоклап яталар.

Озакламас, бар җиһан уяныр,

Иркен кырлар чәчәк атарлар.

 

Буразналар сөттәй пар чыгарыр,

Уҗымнарым дәррәү калкырлар.

Киң кырларны кочып үбәм, сөям

Һәм сөенәм — минем хакым бар.

 

Буразнада тапкан мине анам,

Кендек әби булган Җир-ана.

Җирдә тудым,

Тормыш юлым минем

Шул буразналардан башлана.

 

Китәсем юк сездән аерылып,

Ишетәсезме, басу-кырларым!

Гомеремне сезгә багышладым,

Сезгә булсын туар җырларым.

БУЛ ХУҖАСЫТЫНЫЧЛЫКНЫҢ, ҖИРЕМ!

Утлы кылыч белән күкне телеп

Яшьни-яшьни, шаулап, күкрәп,

Килеп житте менә тагын язым —

Хуш исләргә тулды күкрәк,

Энҗе тамчы булып яуды.яңгыр,

Чәчте нурын Кояш-асыл.

Бәрхет чирәмнәрдә иркәләнеп

Уйный егерменче гасыр.

Тансык моңнар — кош-корт авазлары,

Бар табигать уйный моңлы сазын.

Кочагына алды камышлыклар

Сагынып кайткан үрдәк-казын.

Санап булмый Җирнең изгелеген.

Ул нарасый, садә, түзем.

Зиһеннәре томаланса кешелекнең

Һәм капланса әгәр күзе,

Күчәреннән чыгуы бар Җирнең.

Аек акыл кирәк җирдә шуңа...

...Һәр ел саен килсен язлар.

Үрдәкләрен көтсен камышлары,

Камышларын сагынып кайтсын казлар.

Янгыр яусын энҗе бөртек булып,

Чәчсен нурын Кояш-асыл.

Йомшак басып хәтфә чирәмнәрдән,

Килсен утызынчы гасыр.

 

ТУГАН ЯК КӨЗЕ

Алтынсу төс усак, каеннарда,

Басуларда сыр-сыр буразна.

Болыннарда чабып йөри җилләр —

Хәйран калын тордым беразга...

 

Күзләремдәй мөлдерәмә күлнең

Җилләр үбә җырчы камышын...

Күргән сыман булам мин шуларда

Гомеремнең кайтмас агышын.

 

Кыр казлары кайтыр, әнә алар

Саубуллашып китеп баралар.

Миләшләрем кызыл тәлгәшләрен

Яулык сыман болгап калалар.

 

Ә мин калыр идем яшел җәйдә,

Кояш нурларына ябышып.

Көзләр белән тиңләп буламыни —

Башкарак шул кеше язмышы...

 

Табигать гел алмашынып тора,

Язлар белән тагын яшәрер.

Туган җирнең фасыллары белән

Мин яшәрмен, мәңге яшәрмен...

 

ҮПКӘЛӘ

Булмый шул онытып язларны!

Язгансың сагынып аларны:

“Ташкыннар шикелле идең син...”

Укыйм мин

Язмышлар язганны.

 

Беренче мәхәббәт... Ярату...

Кирәкме ярамны яңарту?

Яр таптың. Син киттең,

Мин калдым,..

Артыктыр суз белән аңлату.

 

Кирәкми аңлату...

Тик бүген

Аңладым сөюем артканын.

Йөрәгем,

Уйларым,

Хыялым,

Күнелем гел сиңа тартканын.

 

Боларның барсын да,

Барсын да

Син дә бит күптәннән аңладың.

Үпкәлә!

Ләкин мин гаепсез.

Язмышны син үзең алдадың.

 

ҖЫРЛА, ДИСЕҢ

Җырла, дисен,

Җырлыйм.

Минем күңел

Җырны сөя, моңны ярата.

Борчуларны җырлар тарата да,

Шатлыкларны җырлар яңарта...

 

Сыздыр, дисен, тальяныңны,

Сызам,

Күңелләрдән моңнар түгелсен.

Кушыл син дә, дустым,

Безнең җырлар

Зәңгәр күккә таба үрелсен...

 

Басу-кырны урап кайтыйк әле,

Басулар да җырны тыңласын.

Безнең кырлар — безнең гомеребез,

Аларны да моңнар чорнасын...

 

Җырлыйк әле, дустым, җырлыйк әле,

Бөтен дөнья моңга күмелсен,

Йөрәгендә ята синең моңнар,

Син бит, дустым, моңсыз түгелсең...

 

Игенчедән шәп җырчы юк җирдә, -

Һәм шагыйрь юк аны уздырган.

Синең җырың — мәңге бетмәс җыр ул.

Буразналар булып офыкларга,

Киләчәккә таба сузылган...

Җырла, дисен,

Җырлыйк әйдә бергә!..

 

 

АЧУЛАНМА

Ачуланма,

Соңга калып килдем...

Яшьлегемдә бер кат югалттым.

Очрашырбыз әле бу дөньяларда дип,

Үз-үземне күпме юаттым.

 

Юатуын юаттым да кебек,

Сизмәдем шул гомер узганын,

Маңгай-биткә онытылмаслык итеп

Еллар буразналар сузганын.

 

Ачуланма,

Соңга калып килдем...

Көткәнсең бит мине сагынып,

Кошлар кебек очып килдем менә

Әсәрләнеп, канат кагынып.

 

Ачуланма, соңга калдык диеп...

Ачуланма, башка югалтмам.

Очрашырбыз бу дөньяда диеп,

Үземне мин һичбер юатмам.

Ачуланма,

Соңга калып килдем...

 

 

ҖЫРЛАРЫМНЫӘГӘР ОТЫП АЛСАҢ

Җыр язуны җиңел дисенме син?

Җыр язуның беләм газабын.

Янып-көеп, зур газаплар аша

Сиңа атап җырлар язамын.

 

Җырларымны отып алырсыңмы,

Сиңа диеп аны җырласам.

Сагышларны, барлык моң-зарларны

Шул җырларны җырлап гел басам.

 

Җырларымны җырла әле, иркәм,

Моңсуланып кояш батканда.

Җырларымны җырлап уян әле

Алсу таңнар сызылып атканда.

 

Җырларымны әгәр отып алсаң,

Җилләрдә син аны ятлама.

Сөюләрең әгәр керсез булса,

Әйләнеп кайт туган якларга.

 

СОРАУ БИРӘ ДУСЛАР

Сорау бирә миңа очраган дус;

«Шигыреңдә кырны язасың,

Авылыңны, болын, әрәмәлек,

Язасың син Сәет абзасын.

 

Гөлҗимешен, балан, бөрлегәнен,

Язасын син печән, күрәнен,

Авыл халкы күңелеңә якын,

Этләрен дә якын күрәсең.

 

Һәр нәрсәгә карап сокланасың,

Каян килгән шундый ярату?

Бик яраткач, ник тормыйсың шунда,

Кыендыр ул яшәү җан атып.

 

Мич ягасы, суга барасы юк,

Барлык эшең өйнең эчендә,

Концерт-театрга йөреп була,

Ял итәсең хәтта эшеңдә».

 

Ни дип җавап бирим?

Ни әйтсәм дә,

Аңлаталмам кебек сезгә мин.

Шәһәрне мин һич тә яманламыйм,

Җайлы тормыш аннан эзләмим.

 

Авыл басуларын сагына-сагына

Яшәлгән шул инде, яшәлгән.

Мин бүгеннән кайтып җитәр идем,

Тик хатыным, дуслар, шәһәрдән...

 

Ир — баш, хатын — муен дигән сүз ул,

Иң дөрес сүз, элек-электән.

Муен борылмаса, баш нишли сон?

Шул муенга башым береккән.

 

...Үсеп кенә җитсен Марат улым,

Мин агроном аны итәрмен.

Шул кырларда улым иген игәр,

Мин моң булып кайтып җитәрмен...

СИН ГЕНӘ

Тугайларда йөрдек, шаярыштык-көлдек.

Болыннарда хуш ис бөркелә.

Йөрәгемнең минем иң түрендә, Гөлем,

Бөреләндең бары син генә,

Күрше кызы — чибәр Гөлгенә.

 

Бакчаларда нәркис хушбуйлана,

Ләйсән яңгыр җиргә сибелә.

Мәхәббәтем чәчәк атты язда,

Күңелемдә бары син генә,

Карлыгачым минем, Гөлгенә.

 

Алтын көз дә җитте,

Чәчәк сулар инде,

Ак томаннар иңгә сарыла.

Иртә яздагыдай, гөлем гүзәл һаман,

Киләчәгем бары син генә,

Шаян кызый, матур Гөлгенә.

 

Күптән ап-ак һава,

Күктән мамык ява,

Тибрәлдерә аны җил генә.

Язны көтә күңелем,

Мәхәббәтем, Гөлем,

Сөенечем бары син генә,

Яшьлек дустым — гүзәл Гөлгенә.

Син генә!..

 

КӨМЕШ КАРЛАР ЯВА

Карлар ява көмеш тәңкә сыман —

Балачактан килгән карлардай.

Әкиятләр укып,

Хыялларда йөзен,

Без бит бергә үскән балалар.

 

Карлар ява. Җизсез тыныч һава—

Әй йөрибез бергә урамда:

Олы урам малайлары түгел —

Ир-егетләр уйный буранда.

 

Җыелыштык бергә. Җәен түгел,

кышын -

Балачакта шулай сөйләштек.

Кырык яшьлек ирләр карлы кичтә

Сабыйлардай көлдек, серләштек.

 

Кызларыбыз кая? Алар унау иде...

Кызлар кайтыр килер язларда.

Нәркисләрем хуш-ис таратканда,

Шомырт чәчәкләре яуганда.

 

Алар кайтыр язлар белән бергә —

Кыр казлары очып кайткандай.

Барыбыз да булыр бер мизгелдә

Яшьлегебез ишек каккандай.

 

САРЫКҮРСӘҢ...

Сары күрсәң,

Сагыш булыр, диләр,

Сары яфрак күрдем төшемдә —

Көзләр җиткән,

Басуларда салам,

Гәрәбәдәй бодай көшелдә.

 

Сары күрсәң,

Саргаерсың, диләр,

Сары лимон күрдем төшемдә —

Рәхәтләнеп җырлап күңел ачтык

Кызыл туйда якын күршемдә.

 

Сары күрсәң,

Хәсрәт килер, диләр,

Җиз акчалар күрдем төшемдә —

Лотерейга автомобиль оттым

Кичә генә, дуслар, өнемдә...

 

ИЗГЕ ҖИР

Җиргә тама яңгыр, яшьләр,

Җиргә ява ак карлар.

Җирдә яши ялгызаклар,

Яшиләр җирдә парлар.

 

Җирдә шатлык, җирдә кайгы,

Җирдә тынычлык, сугыш.

Җирдә гөлләр, җирдә бомба —

Кысыла иркен сулыш.

 

Җирдә дөреслек һәм ялган,

Җирдә дошман һәм дуслар.

Җир мәхәббәт һәм нәфрәтнең

Барысын бергә кушкан.

 

Кушкан да, тарта җанына

Барысын сыйдырган Ана.

Без шуңа да Җир-Ана, дип,

Эндәшәбез шул аңа...

 

Аналар барысын да белә,

Аналар күңеле сизгер...

Җир кебек изге Аналар,

Җир — аналардай изге...

 

ИГЕНЧЕГӘ

Чыгам да кырларга, сокланам:

Җыр җырлый күкләрдә тургайлар,

Һич бетмәс көч бирә, дәрт өсти

Басулар, урманнар, тугайлар.

 

Чыгам да кырларга, сокланам,

Башаклар тирбәлә саф җилдә.

Игенче, горурлан, хезмәтең,—

Иң бөек, иң даһи бу җирдә.

 

Чыгам да кырларга, уйланам:

Игенче, син изге, хикмәтле.

Туган ил сүзенә тиң сүзләр:

Тынычлык, игенче, икмәктер...

 

АЛТЫН КӨЗЕМ

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең, туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

 

Басуларым инде бушап калган;

Икмәкләре кергән амбарга.

Алтын көзем.

Ямансулый алмыйм,

Юксына ла алмыйм син барда.

 

Һәркайда да муллык, кызыл туйлар,

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

«Кара көз» дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагыңда — муллык, байлыклар.

 

Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,

Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша.

Безнең язмыш килер язмышларга

Шундый көзләр аша тоташа.

КҮҢЕЛЕМДӘ ШИГЕМ

(Миха Квливидзедән)

Күңелемдә шик бар болыт кебек,

Әче җилләр исә сызгырып.

Кочагыма керче,

Җылытырмын,

Таңнар атар, иркәм, сызылып.

Хисләремдә йөз син аккош кебек,

Серләреңне шунда ачарсың,

Хыялларны ике канат итеп,

Бәхет киңлегендә очарсың.

Йөрәгемне ачам.

Тиз кер, тиз кер инде—

Үз өеңә кергән шикелле...

...Тулган иреннәрең тараттылар

Күңелемдә туган шигемне.

 

ТӨШТӘ КҮРДЕМ

( Миха Квливидзедән)

Төштә күрдем:

Кире кайткансың ңда,

Иркәлисең мине, үбәсең.

Күзләремнән мәрҗән чыклар тама,

Яратамын икән, күрәсең...

Тәмле төшне өзде телефонның

Чылтыравы

Ниләр әйтмәдең:

Янадың да, куркытып тп алдың,

Ачуландың,-

Бер сүз дәшмәдем.

Барсына да түзәргә мин риза:

Каргышына, сүгү, тиргәүгә.

Тик төшемне күреп бетерәсе иде

Яшьләр тамган мамык мендәрдә.

 

БҮЛӘК ИТТЕМ ТАҢНЫҢ...

Таң чыкларын иртән

Бүләк иттем, иркәм,

Алар чөнки керсез, пакь чыклар.

Кочып сиңа бирдем

Тан җилләрен җирнең,

Чөнки иртән җилләр саф чаклар.

 

Чәчәкләрен таңның

Бүләк иттем тагын,

Зәңгәр күзләреңә мин тиңләп.

Көмеш күлне сиңа

Бүләк иттем, миңа

Йөзәр өчен таңда гел иңләп.

 

Таңда сайрар кошлар —

Тиңдәш сиңа алар.

Бүләк иттем аның моңнарын.

Барлык тойгыларым

Бүләк иттем таңда,

Онытмасын, дидем, мин барын.

 

Йолдызларны күктән

Итмәдем мнн бүләк,

Чөнки алар салкын, ераклар.

Җир җылысын бирдем,

Бергә булыйк, дидем,

Типсен бергә каннар йөрәкләр.

 

Таң суларын алып

Чылтыр чишмәләрнең,

Бирдем сиңа таңда эчәргә.

Матур гөлем, шуңа

Язган нкән миңа

Синең белән тормыш кичәргә.

 

КЕМ ИКӘН УЙЛАРЫНДА?

Суга бара матур кызлар,

Вак-вак атлап, вак-вак атлап.

Сукмакларда җәелеп яткан

Хәтфә чирәмнәрне таптап.

 

Иңнәрендә чиләкләре

Бик килешә буйларына.

Суга бара, суга алар,

Кемнәр икән уйларында?

 

Кайберсенең сөйгән яры Армиягә китеп барды.

Сара,

Алсу,

Банат,

Зәйнәп

Ак яулыклар болгап калды.

Язган хатлар аккан сулар

Белән инде тиңләштеләр.

Банат,

Зәйнәп,

Алсу,

Сара

Бергәләшеп серләштеләр.

 

Сара әйтә:

Зариф миңа

Атнага ике хат яза.

Хезмәт итәм отличнога,

Яшәп ятам исән-таза.

 

Алсу да керешә сузгә,

Чөнки аның Әхмәтҗаны

Көн саен бер хат җибәрә,

Бигрәк уңган сөйгән яры.

 

Ник керешми сүзгә Банат,

Әллә бер-бер хәл булганмы?

Юк, берни булмаган аңа,

Тик юксына Гыйльмулланы.

 

Зәйнәбе бигрәк то шаян,

Һәрбер сузе чәнечкеле.

Гариф язган: «Әзерләп тор

Кәтлит белән чәнечкене.

 

Өйрәнеп киттем мин монда

Ашарга гел кәтлит кенә».

Зәйнәп яза җавап ана:

«Сау йөреп кайт, Гариф, җаным,

Суыртырмын кәнфит кенә».

 

Суга бара матур кызлар,

Вак-вак атлап,

Вак-вак атлап.

Сукмакларда җәелеп яткан

Хәтфә үләннәрне таптап.

 

Иңнәрендә чиләкләре

Килешә соң буйларына.

Суга бара, суга бара,

Әнә кемнәр уйларында.

 

ЮКСЫНАМ, ДИСЕҢ СИН

Нигә сон юксынам, дисең син?

Әйләнеп кайт әле бу якка.

Гомерең уза бит,

Чем-кара

Чәчләрен буялган ап-акка.

 

Юксынып узгандыр көннәрең,

Сагына утырткан каеның.

Туган йорт нигезен күрмичә

Торганның күңеле кайгылы.

 

Күзләрең ямансу, боеклар.

Алар да авылны сагына.

Әйләнеп кайт әле бу якка.

Кайгырма, моңайма, юксынма.

 

Саф чишмә сулары, һавасы,

Тугае, болыны, урманы

Кочаклап алырлар үзеңне —

Шулардан кадерле җир бармы?

 

Юксынам, дисен син,

Гомернең

Саныйсы көннәре күп әле.

Туган як туфрагын сагынып,

Әйләнеп авылга кайт та син,

Шифалы җилләрен үп әле.

Ә яшәү нинди шәп — күр әле!..

 

ТОЛЫМБАЙ

Казахларга дала канат куя —

Ут уйнатып куа чаптарын...

Азга гына уйга калам икән,

Искә төшә солдат чакларым.

 

Әй син, казах,

Якын дустым минем,

Килеп җитә идең яныма.

Теш елтыратып,

Керсез елмаюың

Яллар бирә нде җаныма.

 

Сөйли идең:

Дала ни пышылдый,

һавадагы тургай ни җырлый?

Күл буенда камыш ниләр сөйли,

Искән җилләр таңда ник елый?

 

Күл буенда камыш көйгә салган

Үткәннәрнең авыр газабын.

Киң далалар сөйли,

Тургай җырлый

Гүзәллеген мактап заманның...

 

Кулга корал тотып,

Сакта тордык

Ил чигендә бергә, Толымбай.

Бик дус идек,

Шаһит булды аңа

Якты кояш белән тулы ай.

 

Өч ел буе бер кашыктан ашап

Гомер иттек, абый-эне без.

Дошманнардан илне сакладык без

Аяз булсын өчен күгебез.

 

Казах дустым, син еракта инде,

Тик һаман да хатлар киләләр. «Татар дустым,

Күңелләрем сине

Сагына шул бигрәк?—дияләр.—

Кил кунакка,

Кымыз,

Мәйләр белән,

Бишбармаклар белән сыйлармын.

Уйлыйм сине сызылып таң атканда,

Көтәм сине,

Якын туганым.

 

Көтәм сине,

Көтәм,

Килми калма,

Сине көтә сыйлы табыннар.

Язын килалмасаң.

Көз килер дип,

Көтеп калган якын дустың бар.

Сәлам белән сиңа, Толымбай.”

...Казахларга дала канат куя —

Ут уйнатып куа чаптарын.

Искә төшә казах даласында

Тулпар атта ярсып чапканым...

ҮКЕНМӘМ

Һич үкенмәм,

Кыя түбәсенә әгәр

Менеп җитеп,

Еракларга,

Еракларга күңелем белән

Очып китеп,

Күрә алсам,

Йөрәк белән тоя алсам

Халкым моңын,

Кайгы, сагыш,

Шатлыкларын...

 

Үткән эздән

Сызылып калды

Ак сукмагым,..

Бер салынган

Сукмак инде

Һич күмелмәс.

Түгелсен тир,

Ул сукмакны салыр өчен

Бөгелсен бил —

Болар өчен

Үкенмим гел.

 

Тап-тар гына

Булсын әйдә

Сызган юлым.

Салган юлны

Тоя, дуслар,

Күңелем минем,

Йөрәгем дә әйтә кебек:

Мен кыяга.

 

Күзең ташла еракларга,

Еракларга!

Күңелең керсез,

Үткән юлың авыр булсын,

Туры булсын —

Халкың белән бер аяктан,

Шул сукмактан

Гел атларга.

ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!

Авырлыклар калсын иске елда,

Килеп торсын бу ел җиңеллек.

Муллык булсын,

Дус-иш артып торсын,

Күкләр аяз булсын нң элек.

 

Басуларда иген шаулап үссен,

Бакчаларда — алсу алмалар,

Һәр йорт саен шатлык алып килсен

Яңа елда туган балалар.

 

Нәфис гөлләр үссен болыннарда,

Урманнарда кәккүк моңлансын.

Җир шарына иркен тормыш килсен,

Тик сугышлар гына булмасын.

 

КАЙТАМ

Сагындыра,

Сагындыра икән

Сабый чакның керсез көннәре.

Яшьлегемнең, хатирәсе итеп

Саклап йөрттем айлы төннәрен.

 

Авылыма бүген кире кайтам,

Калды инде шәһәр юллары.

Юксындылар инде басуларны

Иген игеп үскән кулларым.

 

Изге җирне сөрим,

Иген игим,

Малкайларны йөртим көтүдә.

Ниләр җитә күңел тарткан җирдә

Авылыңда гомер итүгә.

 

Бөтенләйгә кайтам,

Киткән чакта

Гафу итче, авылым, кимсетсәм.

Кабул ит син мине, кабул итче,

Инде башка синнән мин китмәм.

 

КАРГЫШ

Тешләреңә кереп йөдәтермен.

Күз алдыңда һәрчак торырмын.

Онталмассын, һич тә онталмассың.

Газаплардан тормыш корырсың.

Күзен ачсаң, йомсаң да син күзең,

Күрешергә кулым сузармын.

Йөрәгеңә сагыш уты салып,

Күз алдыңнан җырлап узармын.

Газапларлар сине минем күзләр,

Һич тынгылык белмәс язмышың.

Сөюемне ятларга алмаштың,

Иң авыры — шушы ялгышың.

Әллә инде язлар җиткәндәме,

Әллә инде кышлар үткәндә...

Язмышларны пыран-заран иттең —

Барысына да үзең үпкәлә.

Язлар белән мин кайтырмын әле,

Кышлар белән киткәч язмышым.

Гомер буе үзәкләрне өзен,

Сыкрандырып торыр ялгышың.

Төшләреңә кереп йөдәтермен,

Язмышыңда мәңге калырмын.

Көн туса да, зәңгәр кич килсә дә,

Сагыш утларына салырмын.

Күз алдыңнан беркайчан да китмәм,

Кая барсаң, карап калырмын.

Гомереңнең ахырына кадәр

Һич калмыйча озата барырмын...

 

МИН БУЛЫРМЫН

Синең якка җилләр иссә,

Кире борма — мин булырмын.

Син булмасаң яннарымда,

Сусыз гөлдәй, гел сулырмын.

 

Зәңгәр күктә тургай күрсәң,

Тыңла җырын — мин булырмын.

Синең алда баш иярләр

Тук башаклар — мин булырмын.

 

Алсу нурлар назлар сине,

Назлан, ул наз — мин булырмын.

Челтерәп агар салкын чишмә,

Эч суларын—мин булырмын.

 

Болыннарда хуш ис чәчкән

Сары чәчәк—мин булырмын.

Беркөн сиңа сөю килер,

Кайнар сөю—мин булырмын.

 

Җил дә, нур да, чишмәләр дә

Булалмасам — ярат һаман.

Үзем генә булып калсам,

Читкә типмә — мәңгегә бул сулар һавам...

 

ЯШЬЛЕК

Кайда соң сез, кая киттегез сез,

Май аедай яшьлек елларым.

Узып киткән шаулы яшьлегемне

Искә алып үксеп еладым.

 

Яшьләр түгел, сыкрап җаннар чыга

Мөлдерәмә тулган күзләрдән.

Күнел эреп китә ишеткәндә,

Яшьлек дигән сихри сүзләрдән.

 

Яшьлек, яшьлек, ак яулыгың болгап,

Кай арада узып киттең соң?

Күңелләргә биреп саф мәхәббәт,

Йөрәкләргә салдың назлы моң.

 

Шул моңнарны җырлыйм әле менә,

Узган яшьлегемне сагынып.

Их, кайтасы иде яшьлегемә

Очар коштай канат кагынып!

 

ӘЙТМӘ МИҢА

Әйтмә миңа китәм инде, диеп,

Әйтми генә китсәң ни була?

Әнә инде урамнарда буран,

Эзләреңә сагыш, моң тула.

 

Әйтмә мина ялгыз каласың, дип,

Минем белән кала уйларым.

Уйлар — уйлар инде, чәчләремнән

Назламыйлар синең кулларың.

 

Җилләр йөри сагышларны барлап,

Сагыш ята синең эзләрдә.

Әйтмә миңа ялгыз калдың, диеп,

Өмет балкый әле күзләрдә.

 

КИТМӘ СИН

Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,

Җырлыйсы җырлар да бар әле.

Китмә син үпкәләп, китмә син,

Янымда гомергә кал әле!

 

Сизәмсең, кошлардай ашкынып,

Сагынып яныңа киләм мин.

Күрешеп күзләр дә туймаган –

Китмә син, сөеклем, китмә син!

 

Китмә син йөрәкне яралап,

Әйләнеп барыбер килерсең.

Гомергә өзелеп сөярмен —

Китмә син, китмә син, китмә син!

 

ХАТ

Ниндидер моң чыгара чаналар,

Салмак кына куам атымны.

Ничәнче кат күңелемнән ятлыйм

Синең язган соңгы хатыңны.

 

Соңгы хат дип нокта куйгансың да,

Яшьләр тамган хатың өстенә.

Җитәр инде бәгърем, газапланма,

Мин килермен, тик син көт кенә!

 

Моң таратып карлар шыгырдыйлар,

Чана шуа ак кар өстеннән.

Карлар булып карлар эрер сыман

Сиңа булган кайнар хисемнән!

 

Шул хисләрне сиңа юллыйм менә,

Эретмәсме йөрәк газабың...

...Беренче кат, сөюемне әйтеп,

Сиңа шушы хатны язамын.

 

ӘНКӘМНЕҢ АК ШӘЛЕ

Ак мамыктан әнкәм шәл бәйләде,

Челтәр-челтәр итеп читләрен.

Әйтерсең лә шулай бәйләгән ул

Ак шәл итеп йөрәк хисләрен.

 

Һәр элмәге гомер юлларыдай

Сызылып ята ап-ак шәлендә,

Төшләремә керә иңнәренә

Мамык шәлен салган хәлендә.

 

Әнкәемнең шәлен, әнкәемнең төсен

Саклыйм һаман күңел түрендә.

Сандыгында ап-ак шәле булган

Килен булып төшкән көнендә.

 

Яшь чактан ук ап-ак шәл ябынган

Күңелкәе саф, пакь булганга,

Сандыгыннан челтәр шәлен алам,

Сагынудан күңелем тулганда.

 

ДЕКАБРЬ ДӘ ҮТЕП БАРА ИНДЕ

Декабрь дә үтеп бара инде,

Тик нигәдер карлар яумыйлар.

Карсыз кышлар кебек күңелемне

Әллә нинди уйлар даулыйлар.

 

Күңелем дә ярсып-ярсып ала,

Белмим, нигә шулай җилкенә.

Асфальт буйлап, яфракларны куып,

Шашып йөри салкын җил генә.

 

Асфаль булып, асфальт туңган,

Ә изге Җир?

Туңуыннан ничек ярылган!

Шәрә агачларга бәсләр булып

Декабрь салкыны сарылган.

 

Басуларда ап-ак юрган да юк,

Уҗымнарым инде туңарлар...

...Җир-ананы төреп җылытырга

Салкын карлар кирәк, туганнар.

 

 

ШӘҺӘР ЕГЕТЕНӘ

Юктыр әле синең ишеткәнен

Ал таңнарда кошлар сайравын.

Билдән чыкка батып, яшь егетнен

Моң чыгарып чалгы янавын.

 

Юктыр әле синең тыңлаганың

Чишмәләрнең җырлап агуын,

Күрдеңме син сөю алып килгән

Матур язлар ишек кагуын?

 

Җәйләрен дә әле белмисеңдер,

Көзләрен дә юктыр күргәнең.

Сөйгәнең дә, үпкәнең дә синең

Юктыр әле авыл кызларын.

 

Беләсеңме авыл кызларының

Җир селкетеп эшләп йөргәнен?

Кирәк икән — сөя-назлый белә,

Ярып сала кайнар йөрәген.

 

Көзләргә дә тиңли алмас идем,

Күңелләре бик бай булса да.

Язларга да тиңли алмам кебек,

Сөю, хисләр ташып торса да.

 

Үзләренә авыл кызларын мин

Тиңләр идем, бары үзенә...

...Кызлар, кызлар, нинди гүзәлләр сез,

Тик тидерә күрмим күз генә.

 

ӘЙ ТАЛЛАРЫМ, РӘХМӘТ СЕЗГӘ

Бөдрә таллар игән су өстенә

Үзләренең моңсу башларын.

Гел уйламам дигән идем сине,

Булмый икән — уйлый башладым.

 

Бөдрә таллар әллә инде шулай

Уртаклаша минем уйларны.

Сине уйлап, сине гел сагынып,

Гомерләрем шулай узармы?

 

Бөдрә таллар аңлый күңелемне,

Бушанам мин кайчак аларга.

Әй талларым, мең мәртәбә рәхмәт

Ярый сез бар мине аңларга...

 

МИШӘ БУЕ, МИШӘ ТУГАЙЛАРЫ

Мишә суын эчеп үскән яшьләр

Әллә нигә якын күңелгә.

Мишә буйларында кичләр буе

Тальян моңы җиргә түгелә.

 

Мишә тугайлары ямьле дә соң,

Сызылып алсу таңнар атканда.

Болынлыклар назлы моңга чума

Егет-кызлар җырлап кайтканда.

 

Мишә таллыклары сандугачлы,

Өздереп сайрый иртә-кичләрен.

Язын Мишә ургыгандай ургый

Сина булган сөю хисләрем.

 

Мишә суын эчеп үскән гүзәл

Юлларыма әгәр чыкмаса,

Сөю утларында янмас идем,

Гомерләрем буе ичмаса...

 

СӨЮЛӘРНЕ КИРӘК САКЛАРГА

Гөрләвекләр ага,

Йөрәк ярсып кага —

Яз—яз инде: һәркем яшәрә.

Гомер алып килә,

Картлар аны белә.

Сөю назын бирә яшьләргә.

 

Дәрт өстәп яшәргә,

Табигать яшәрә —

Язларны мин сөям, табынам.

Шушы язлар белән

Сөюләрем килгән —

Язмыш ярым язда табылган.

 

Кар сулары аксын,

Кошлар канат каксын,

Язлар килсен безнең якларга.

Язмышларны җиңеп,

Бар газапка түзеп,

Сөюләрне кирәк сакларга.

 

САГЫШЛАРГА ТҮГЕЛ ТҮЗӘРЛЕК

Таң кошлары сайрар...

Миңа сердәш алар —

Моңнарымны илтер һәр иртән.

Еллар узып та мин

Әгәр кайтмыйм икән,

Каршы чыгып һаман көт, иркәм.

Сөюләрең, иркәм,

Керсез, дөрес икән —

Кайтмыйча соң ничек калырмын.

Сагышларга түзми,

Яннарыма килсәң,

Юлга чыгып каршы алырмын.

Тик мәңгегә кил син,

Кояш кебек көл син,

Күңелеңдә булсын гүзәллек.

Очып кайтам үзем,

Бәгърем, кара күзем,—

Сагышларга түгел түзәрлек.

ТӨШЕНКЕЛЕК

Ник юксынам икән үткәннәрне,

Белмим, нигә ярсый йөрәгем?

Әллә инде гомерем чиге җитә,

Әллә тиккә яшәп йөргәнмен.

 

Их, юксынам яшьлек елларымны,

Кайтарып ла булмый кирегә.

Кире кайтмый,

Белэм.

Яшьлегемне

Төшләрдә гел риза күрергә.

 

Гел юксынып, җаннар гел кыйналып,

Гомерләрем шулай үтәрме?

Түзсә түзәр икән бу йөрәк тә —

Күпме газапларны күтәрде.

 

Нишләргә сон? Җаннар сыкрап елый.

Яшьлек, кая таба юл алдын?..

...Гомерләрнең кара урманына

Үкси-үкси кереп югалдым...

 

АКЛЫК

Ап-ак карлар яуган таң атуга

Җилләр исми. Рәхәт. Һава тын.

һәрбер йортта учакта ут яна

Торбалардан чыга ак төтен.

 

Ак карларга һич басасым килми —

Тап төшерермен күк күренә.

Эзлэр салсам әгәр, шул карларда

Керләр кунган кебек күңелгә.

 

Төтен дә ак, яуган карлар да ак,

Күңел дә ак әле бүгенгә.

Бүген генә түгел, күңелкәйләр

Ап-ак булсын иде гомергә.

 

КЫШ

Такыялар үреп йөргән болын

Кар астында калган күмелеп.

Тал-тирәкләр мамык шәлен бәйләп

Елга-кызга карый иелеп.

 

Җиләк җыеп йөргән тау буйлары

Ак тынлыкка чумып калганнар.

Аландагы түгәрәк күлләр дә

Кышкы озын уйга талганнар.

 

Нинди садә, нинди гузәл дөнья!

Ап-ак карлар күмгән галәмне...

...Кыенсынып торам, йөрталмыйча

Ак кәгазьдән кара каләмне.

 

ЧӘЧӘКЛӘРЕН КОЯР ГӨЛЛӘРЕМ

Сине күрсәм үзем,

Ала алмыйм күзем.

Сихерлисең, ахры, син мине.

Сиңа җырлар тездем,

Сөйдем, әйтми түздем,

Ник килмисең, иркәм, син бире.

 

Сиңа тарта күңел, һич түзәрлек түгел,

Каршыларга сине гел барам.

Сүрел, димен, сүрел —

Юк, сүрелми күңел,

Сөюемә тугъры мин калам,

 

Узар шулай еллар,

Туар яңа җырлар,

Кабатланмас узган көннәрем.

Сине көтә-көтә,

Яшьлек узып китә —

Чәчәкләрен кояр гөлләрем.

 

САУМЫ, ТУГАН ҖИРЕМ

Саулармы сез, туган як кырлары!..

Кайтам сезгә, кайтам кайгысыз.

Изге җирсез — туган яктан башка

Яши ала, әйтче, кайсыгыз.

Исәнмесез, яшел тугайларым,

Атлар көткән иркен болыннар?

Һаман сездә балачактагыдай,

Чабып йөри икән колыннар.

Ни хәлләрдә, авыл агайлары,

Исәнмесез, әби-апалар.

Туып-үскән җирен ташлаганнар

Саргаешып кире кайталар.

Саулармы сез, туган-тумачалар,

Исәнмесез, күрше-күләннәр!

Туган якларына ашкындылар

Чит җирләрдә яшәп үлгәннәр.

Ә мин кайтам, нык-нык басып кайтам

Сине сагынып, яшьли торган җир.

Син гомергә яшә, анам кебек

Иң кадерле, садә, туган җир...

 

ӘНКӘЕМ

Йөрәк үкси, сыкрап елый йөрәк,

Кочам, бәгърем, кабереңне.

Кичер, әнкәй, ахры белалмадым

Исән чакта кадереңне...

Кабер ташындагы язудан

Кабереңә киләм, башым иям,

Гел син генә, әнкәй, уемда.

Исләремдә, бәхет теләп безгә,

Кайнар итеп үптең,туемда.

 

Шул үпкәнең, әнкәй, бүгенгәчә,

Җылы итеп тора күңелне...

...Сагышларым дәрья-диңгезләрдәй,

Күз яшьләре булып түгелде.

 

Ниләр эшлим, бик сагынам сине,

Үзәкләрем, әнкәй, өзелә.

Дөньялыкта бернәрсә дә минем

Күренмидер һич тә күземә.

 

Киткән чакта бәхиллегең куйдың –

Күз алдымда әле бүген дә.

Шул мизгелләр кайнар утлар сыман

Гел яндырып тора күңелдә.

 

Мин терелтер идем, әнкәй, сине,

Ул эш килсә әгәр кулымнан.

Каберташка йөрәк җылым бирәм,

Бүләк булсын төпчек улыңнан...

 

 

МОҢ

Тыңладым мин иртән, таң алдыннан

Бер моңлы җыр,

Тын да алмадым.

Ераклаша барды, мин дә киттем

Моң артыннан

Һич тә калмадым.

 

Алып китте ул моң урманнарга,

Кәккүкләргә кушылып җырладым.

Моң җәелде иркен болыннарга,



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: