КИРЕ БОРМА, ТУГАН АВЫЛЫМ




Шактый гомер үткәч,

Илле яшем җиткәч,

Кайттым сиңа, туган авылым.

Тик шулай да

Синең өчен генә

Сабый улың булып калырмын.

 

Күп йөрелде читтә,

Булдың һәрчак истә —
Сагышларга юктыр бер чара.
Хәтфә урамнарын,

Җырлы урманнарың
Дәшәләр гел сабый чакларга.

 

Күп газаплар күргәч,

Чәчләргә чал кергәч,

Җиңеп чыгып җилен-давылын,
Сиңа кире кайттым,

Басу капкаң кактым —

Кире борма, туган авылым.

МИН ЧӘЧӘКЛӘР ӨЗМИМ

Мин чәчәкләр өзмим шау язларда,

Көзләрдә дә өзмим, үссеннәр.

Сөюләрем шау чәчәкләр булып

Йөрәгеңә синең күчсеннәр.

 

Мин чәчәкләр өзмим бүләккә дип,

Киң болыннар бүләк итәрмен.

Болыннардай иркен күңелеңдә

Чәчәкләрдәй шаулап үсәрмен.

 

Мин чәчәкләр өзмим, яшәсеннәр,

Коенсыннар таңда чыкларда.

Чәчкә түгел, мин җыр бүләк итәм.

Дусларыма кирәк чакларда.

 

Мин чәчәкләр өзмим, гашыйкларга

Сөюләрем белән килермен.

Кирәк икән – чәчкә урынына

Йөрәгемне алып бирермен.

 

БЕЛМӘДЕМ ШУЛ

Сабый чакта кыяр, кишер, шалкан
Түтәлләрен «әрчеп» тилмерттем.
Мәчесенә агач, ташлар аттым,

Этләрен дә кыйнап өрдерттем.

 

Бала чакта тәрәзенә көйләп,

Җепләр тартып, кадак чирттердем.

Чәче озын, урыс, дип әйтсен дип,

Такыр башка чәч тә җиткердем.

 

Ул казлары, үрдәк, тавыклары

Минем кулдан күпме үтмәде.

Кәҗәсенең койрыгын бордым,

Басар өчен булган үпкәне.

 

Кыерсыттым, толымыннан тартып,

Миңсарасын күпме чырлаттым.

Камилләрен өй-почмакка кысып,

— Мин юләр,— дип, күпме җырлаттым.

Сәет абзый тыйтак-тыйтак килеп,

Күпме минем арттан кумады.

Әгәр тота калса, шәрә артны

Кычытканлап күпме умады.

 

Белмәдем шул Миңсара кызының

Хәләл жефет — хатыным буласын.
Егет булгач, үткәнгә үч итеп,
Сүтмәс идем мунча бурасын.

 

Сәет абзый миңа бабай булды,
Чөкердәшеп хәзер торабыз.

Тугыз бала Сарам алып кайтты,
Унынчыга нигез корабыз.

 

Балачакның барлык шуклыкларын
Изге хатирә күк сакладым.

Гел төзәлеп беттем,

Сәет картның

Ышанычын гел дә акладым.

 

КАЙТЫР ӘЛЕ, КАЙТЫР АККОШЛАР

Сизәсеңме, көз айлары үтте,

Килеп җитте инде ак кышлар.
Моңсуланып китеп барсалар да,
Кайтыр әле, кайтыр аккошлар.

 

Бураннары, суыклары белән
Узып китәр тиздән ак кышлар.
Шаулы язлар җиткәч, гөрелдәшеп,
Каптыр әле, кайтыр аккошлар.

 

Ерак-еракларда сизмәсләр дә,

Юк, аларга тимәс ак кышлар.

Язмышлары безнең якларда бит —

Кайтыр әле, кайтыр аккошлар.

 

САГЫШЛАРЫМ ТУГАН ЯКТА

Венер Мөхәммәдиев музыкасы

Туган якны кем сагынмый, кем юксынмый,

Шул якларга өзелеп карап кем үксеми.

Көн дә кайтам уйларымда туган якка,

Моңнарымны көйгә салам синең хакта.

 

Кайтыгыз, дип пышылдыйлар

Хәтта үләннәр,

Туган якка барыбер кайта

Читтә йөргәннәр.

 

Сагыш утларында янам, туган ягым,

Синең турда җырлар җырлыйм менә тагын.

Йөрәк җырларымны илтсен сиңа җилләр,

Сагындыра икән, дуслар, туган җирләр.

 

Кайтыгыз,дип пышылдыйлар

Хәтта үләннәр.

Туган якка барыбер кайта

Читтә йөргәннәр.

 

Таралганбыз дөнья буйлап бәхет эзләп,

Җыйналышыйк, көтә безне туган төбәк.

Тик бәхетле була кеше туган якта —

Аңладым мин чит җирләрдә шушы хакта.

 

Сагышларга, сагнуларга,

Дуслар, түзмәдем.

Кайтып киләм, кабул итсә,

Туган җирләрем.

КАЕННАРГА САРГАН МӘХӘББӘТЕМ

Венер Мөхәммәдиев музыкасы

Карадың да сирпеп, үзәкләрне өзде
Сөю тулы моңсу күзләрең.
Каеннарга сарган мәхәббәтем
Өзелеп көтә сине, гүзәлем.

Бергә булган назлы айды кичләр
Чыкмыйлар шул бер дә исемнән.
Сиңа диеп моңлы бер җыр яздым
Сәйләннәрдәй тезеп хисемнән.

Шул хисләрем алып килде мине
Син гүзәлем торган якларга.
Вәгъдәләшик бер дә аерылмаска,
Сөюләрне мәңге сакларга.

 

КЕЧЕ ТҮРӘ УЙЛЫЙ БЕЛӘ

(Сер итеп кенә)

Гел дә үзен яхшы күрсәтергә
Ниләр генә итми нәчәлник:
Кочаклый ул, анекдотлар сөйли
Көлә кеше, әйтми начар дип,

 

Кызык хәлләр сибә,

Нахал сүзләр белән.

Аракы да җыеп эчерә.

Кай түрәләр начар эшләсә дә
Кыңгыр эшләрен дә кичерә.

 

Нинди әйбәт олуг җитәкчебез,
Нинди рәхәт безгә замана.

Бер типтереп калыйк,

Мондый түрә

Кайчан булыр безнең заманда.

 

Аңлар халык.

Әмма узган булыр —
Зато матур яшәп калабыз...
Стаканлап халык онын алса,
Стаканлап коньяк салабыз.

 

Урманнарда тәгәрәшеп эчкәч,
«УАЗ»ларда өйгә илтәләр.
Ике-өч көн ял итеп алабыз —
Түрәләр дә бит ял итәләр.

 

Эше качмас, куян түгел ләса,
Күпме шулай яшәп калырбыз.
Юк, мәңгелек түгел түрәләр дә -
Шешә җыеп һәйкәл салырбыз.

БЕРӘҮГӘ

Язам әле.

Язам-сызам көн дә.

Шигырьләрем никтер бик коры.
Әллә инде үзәкләргә үтә
Замананың кырыс бу чоры.

 

Башта йөри төрле-төрле уйлар,
Ниләр килми кеше башына.
Күңелкәйләр йомшак, керсез иде —
Әйләнде бит мунча ташына.

 

Дөньяларда кояш бер һәркемгә,
Яңгыры да ява бу җиргә.

Чыдап була әле эссесенә,

Түзәр идек әле жиленә.

 

Әмма инде түзәр хәлләр калмый,
Кешеләрнең күңеле каралса.
Адәмнәрнең йөрәген йомшартырга
Бер җылы сүз җитә ләбаса.

 

Бер җылы сүз, бары җылы караш
Кешеләрне күккә күтәрә.

Үзең өчен генә син яшисең икән,
Кеше, аңла, күңелең күгәрә.

 

Үз-үзеңне бер даһига санап,

Күккә чөйсәң әгәр борының.

Күпкә түгел синең бөеклегең,

Сни кешесе түгел бу җирнең.

 

ГҮЯ КҮРӘМ СИНЕҢ МОҢНАРНЫ

Гүя минем күзләремә карап,

Мең сорауга җавап эзлисең.

Сагынасың. Сызып эчтән генә

Көн итәсең, нигә килмисен?

Башларыңны артка таба ташлап,

Бәхет чәчеп нигә көлмисең?

 

Гүя күрәм синең моңнарыңны,

Юк, моңайма, мин бит синеке.

Нинди генә булма: усал, яхшымы син

Бәхетем син, барбер минеке.

Уйларыңны миннән яшермәче —

Ул уйлар да уртак — безнеке.

 

Уйланыла. Гомеркәйләр уза.

Бергә-бергә бәйлик чәчләрне.

Искә алыйк аттырган таңнарны,

Бергә узган назлы кичләрне,

Гомер кыска. Бер сагышлы уй да
Уйлый күрмә, бәгырем, син яме...

 

...Бәхет теләп сызылып таңнар ата,
Шул таңнарда кушыйк хисләрне.
Ядкарь итеп саклыйк әле, дустым,
Бәхет бүләк иткән кичләрне.

 

 

Чамалап ач авызыңны –

Очып китәр сүзең.

Бөтен гомерләрең буе

Үкенерсең үзең.

 

БАШ
Уйларымның чикләре юк,
Ниләр генә уйламый баш!
Җаны булса, шул уйлардан
Шартлар иде таш булып таш.
Кешедә булганга күрә,
Баш җәһәннәмдә дә түзә.

 

БОЛЫНДА

Яшь балалар бөтен тирә-ягым,
Шау-гөр килә уйсу болынлык.
Зәңгәр күгем сабый күңеледәй,
Шундый сап-саф, чиста, болыт юк.

Шатланыша, уйный бала-чага
Келәм төсле хәтфә үләндә
Кошлар моңын, сабыйлар җырлавын
Тыңлап торам тыным бүләм дә

Кайгы-хәсрәт күрә күрмәсеннәр
Шундый теләк били җанымны.
... Үкси күңел, искә алган саен
Ятим үткән бала чагымны...


ЫШАН

Син борчылма күрешмәбез диеп,
Үртәмә син, бәгърем, җаныңны.
Синең белән бергә булсын диеп,
Калдырамын ярты җанымны.

 

Син борчылма күрешмәбез диеп,
Күрешербез, ышан, ышанам.
Онытыр ул сине, уйламас, дисәләр
Ул сүзләргә һич тә ышанма.

 

Син борчылма, бәлки, очрашырбыз,
Безнеке бит әле дөньялар.

Изге җирдә сөю, сөелү бар,
Өзелеп көткән безнең җаннар бар.


Син борчылма күрешмәбез диеп,
Күрешербез. Ышан. Ышанам...

 

БОЛЫННАРЫМ

(Сагышларым)

Йөри идек айкап болыннарны.
Күпме гасыр шулай йөрелгән.

Печән чаптык, көттек малкайларын,
Рәхәтләнеп шунда сөелгән.

 

Болыннарым яшел келәм нде.
Күлләрең бай балык, җәнлеккә.
Тирә-ягың оҗмахка тиң иде.

Ул байлыклар — бары җәннәттә.

 

Гасырларга саклап килдең болын,
Яшь кызларның сөю җырларын.
Егетләр дә аны отып алган
Урган чакта иген кырларын.

 

Болыннарым, иксез-чиксез идең,

Бар тирә-як синнән туенды.

Печән чапты, җиләк-җимеш җыйды,
Һәр кешегә ачтың куеның.

 

Сыендырдың адәм балаларын,
Җил-яңгырдан саклап куышларда.
Киек җәнлек синдә бишек тапты,

Оя корды барча кошлар да.

 

Күл буйлары шаулап тора иде,

Яшь кызларның моңлы җырына.
...Бүген анда айкап йөри бары

Су өстендә шыксыз җил генә.

 

“Совет иле матур ил”, дип җырлап,

Туктаттылар буып Чулманны.

Моның ише явыз вәхшилеккә,

Белмим, бүтән галәм чыдармы.


Җир-планета туктагандай булды –

Әйтерсең лә, гел дә әйләнми.

Су астында калды болыннарым,

Идел басты безнең җәйләүне.

 

Йөзәрләгән авыллар да китте -
Су астында калды нигезләр.

Вафатларның сөякләре акты

Чулман-Идел койган диңгезгә.

 

Күпме байлык.Сулар ялмап алды.

Ильич уты, имеш, бирәләр.

Татар, Башкорт җирен бастырдылар

Өстә торган урыс түрәләр.

 

Шул мисезләр упкынгача илне

Ур-ра, диеп илтеп җиткерде.

Җан иясе ач-ялангач калды,

Олы йортка юньл керде.

 

Хәсрәт җиле айкый тирә-юньне,

Ачлык җиле исә як-яктан.

Болыннарым, синсез яшәү кыен,

Күнегелгән сезгә яшь чактан.

 

Болыннарым су астында үкси,

Ишетелә миңа моңнары.

Тыңла әле син дә, шул моңнардай

Йөрәк үөзгеч тагын моң бармы?

 

Үкси болын. Сыкрап йөрәк җылый

Кешеләрнең юньсез эшенә.

Болыннарда үткән гомерләрем,

Әйтерсең лә, бары төш кенә.

 

Кире кайтмас инде ул хозурлык

Буа шартлап, суы китсә дә.

Күлләр булмас, җиләк-җимеш уңмас

Йөз гасырлар җирдә үтсә дә.

 

Болыннарым, хәтфә келәм идең,

Бай идең син җәнлек, кошларга.

Җимешкә бай, печәнгә бай идең

Малкайларга кышлар кышларга.

 

Хушлашамын болыннарым белән...

Күп кирәкми мине аңларга...

Кем бастырткан болыннарны суга-

Бәддогалар төшсен аларга...

БУРЫЧЛЫҮЛМӘС

Әҗәл килгән мине алырга,

Сыртым белән гүргә салырга.

-Бирәчәкләр күп, дим, бирәсе,

Килми әле гүргә керәсе.

 

-Тизрәк бир, ди, бирәсен, -

Ашыктыра мине, күрәсең.

Бурычы бар – җирдә һич үлмәс,

Ул көнемне әҗәл һич күрмәс.

 

Шуның өчен батам бурычка,

Сиңа киңәш итәм бер очтан.

Ал кредит, яшә, курыкма –

Әҗәл тими, болай куркыта.

 

АВЫЛЫМ УРАМНАРЫ

Көтү кайтты. Тынды күптән
Мал-туарлар тавышы.

Су буенда егет-кызлар
Сагынышып кавышты.

Бәхетлеләр серләшүен
Тын калып тирәк тыңлый.
Сөю-сөелу хакында
Ашкынып йөрәк җырлый.

 

Җырлар туа күңелләрдә,
Күңелләрдә моң туа.

Тыныч кичтә авылларга
Сөю хисләре тула.

 

Тынып кала инешләр дә,
Селкенми яфраклар да.
Җилләре дә ялга киткән
Еракка, офыкларга.

 

Аксыл төтен күтәрелә
Торбалардан өйләрнең.

Авыл тынлыгы турында
Бер туктамый сөйләрмен.

 

Тын кала авыл мизгелгә,

Тын кала тирә-ягым.

Шул тынлыкларны сагынып,
Бер дәртләнеп җырлармын.

 

Бу тынлык күңелгә якын —
Яшәү-тормыш һәр өйдә.
Тальян моңы таралачак,
Яшьләр кушылыр көйгә.


Авыллар моңсыз калмасын,
Авыллар җырлап торсын.
Җырлы-моңлы авылларда
Яшьләр тормышын корсын.

 

Җырлар тусын күңелләрдә,
Күңелләрдә моң тусын.
Тыныч кичтә авылларга
Җыр, тальян моңы тулсын.

КАРЛАР ЯВА

Карлар ява, ап-ак каралар ява,

Бөтерелә талгын җилләрдә.

Нәкъ илленче кышка кердем инде

Туып-үскән изге җирләрдә.

 

Карлар ява, мамык каралр ява.

Күмеләләр синең эзләрең.

Шул эзләрне көйдереп ятып калды

Сыю тулы кайнар хисләрең.

 

Карлар ява, Һәр кыш ява алар –

Йөррәкләргә төшеп эриләр.

Шул кышларга синең чакыруың:

Кышлар белән, бәгърем, кил, диләр.

 

Очып киләм ап-ак кышлар белән,

Тик, сөеклем, сине табалмыйм...

...Төштә икән. Төшләрдә дә елыйм –

Сөям икән сине һаман мин.

 

ҖАН ӨРДЕҢ СИН

Җан өрдең син миңа, җан өрдең син
Күпме гомер узган-онтылган.
Яшәгәнмен мин дә яшим диеп,—
Бәхетемә күпме омтылган.

 

Эзләгәнмен. Үзем дә белмәдем
Эзләгәнен тиңен күңелем.

Очраттым мин сине юлларымда,
Кайгы-сагышларым түгелде.

 

Җан өрдең син, яшәү дәрте бирдең,
Дистә яшькә гүя яшәрдем.
Яшәгәнмен мин дә яшим диеп,

Хәзер инде беләм, яшәрмен.

 

УРАП КИЛДЕМ УРАМНАРНЫ

Ялгыз гына җилләр айкап йөри
Бушап калган авыл урамын.

Әрем үскән, йортсыз нигезләрне
Ничә кабат инде урадым.

 

Барлап чыктым нигез хуҗаларын,
Онтылмаган алар, юк, һич тә.
Сәрби әби капкасы төбендә
Кызын үпкән идем бер кичтә.

 

Һәрбер йортта яшь-җилкенчәк иде,
Кызлы, уллы өйләр күп иде.
Шаулап-гөрләп торган ул зур авыл
Бүген менә җирдә юк инде.

Нинди моңсу минем күңелемә,

Яшисем лә килми бу җирдә

-Әй, кешеләр, нигә яшисез? – дип,

Сорый кебек шыксыз ач җил дә.

 

...Урап килдем буш урамнар буйлап –

Әрем, кылган суза үз көен.

Бик күпләр бит илләр буйлап йөри

Ач җилләрдәй эзләп үз өен...

 

НИКТЕР КЕРМИ КҮЗГӘ ЙОКЫ

 

Никтер күзгә керми йокы,
Төннәремдә уянамын.
Күзләремне ачмый ятам,

Ни өчендер уйланамын.

 

Җилләр исә, күктә болыт,

Ай күренми, тормый балкып.
Яңгыры да елап ява,
Гамьсезләнеп калган дөнья.

 

Никтер керми күзгә йокы,

Гел уянам төннәремдә.

Әллә нинди уйлар башта,

Шуңа төссез көннәрем дә.

 

Һай, болгана бөтен дөнья,

Йөрәк сыкрый, йөрәк яна.
Шуңадырмы, төннәремдә
Йокы керми күзләремә,

Йокы керми күзләремә...

 

ЧӘЧКӘ

(Әлмәт кызына)

Зәңгәр күк читендә ал кояш
Нурларын җирләргә мул чәчкән.
Шул кояш нурына манчылып,
Уйланып килә бит шук Чәчкә.

 

Дустанә шаяра, шаярта,
Уйлансаң, уйларны тарата.

Әйт әле, гүзәлкәй, әйт әле.
Күңелең кемне соң ярата?

 

Кем өчен дөньяга килдең син?
Кем өчен назланып үстең соң?
Кемнәрнең йөрәген телгәләп,
Күңеленә мәңгегә салдың моң?

 

Кемнәрне утларда яндырдың,
Кемнәрне чәченнән назладың?
Хисләрең кемнәргә бирдең соң
Ашкынып килгәндә язларың?

 

Сөйкемле, гүзәл дэ син, Чәчкә!
Кемгә дә тиңләргә юк хакым.
Үреләм, алалмыйм кочакка —
Аралар булса да бик якын...

 

Ярый ла күңелләр саф калды...
Рухыңны төшермә һич, Чәчкә.
Вакыт ул — шифалы бер дару:
Көт, килер сөйгәнең, көт, Чәчкә.

 

ГОМЕР-ГОМЕРГӘ

Чишмәләрдән су алганда
Карамыйм суларына.

Син генә сәбәпче, иркәм,
Йөзем сулуларына.

 

Нигә генә сөйдем икән
Шомырттай күзләреңне?
Гомер буе онтасым юк
Ягымлы сүзләреңне.

 

Өзелеп сөям, янам, көям,
Күңлемне аңламыйсың.
Ышанмыйм сөюеңә, дип,
Йөрәгем яралыйсың.

 

Чишмәләрдән сулар эчтем,
Тоймадым салкыннарын.
Син генә баса аласың
Йөрәгем ялкыннарын.

Шуның өчен, сөйгән ярым,
Кавышыйк, булыйк бергә.
Иң бәхетле парлар бит без
Гомер, гомер, гомергә.

 

САГЫНУГА ТҮЗСЕН ҖАН ГЫНА

Җилләр белән җырың гына килә.
Ул моңнар бит үзең түгелләр.
Бер-беребезне көтеп һәм саргаеп,
Үтәр микәнни соң гомерләр.

 

Еракта син, тик шулай булса да,

Әйтерсен лә минем янымда.
Сагынам сине, аңла, аңла инде —

Сагышларга түзсен җан гына...

 

.. Бездә инде тәңкә карлар ява,
Сездә дә бит шулай явадыр.

Очрашырбыз, бәлки, көздә, җәйдә,

Көтәбезме кавышу язларын.

 

Бәгырькәем, барсын диеп сиңа
Сагыш тулы җырлар язамын.
Бергә кичерербез, кавышалсак,
Булган шатлык, булган газабын.

 

КЕМНӘР АҢЛАР

Салмак кына сары төсләр иңә
Авылларга, болын-кырларга.

Тыңла әле, басу-кырлар тынган,

Язын чумар тагын җырларга.

 

Көмеш күлләр карала төшкәннәр,

Җилләр тарый камыш чәчләрен.

Моңсуланып калган киң урамнар,

Ник күренми яшьләр кичләрен?

 

Китеп барган алар калаларга,

Карт-корылар гына авылда.

Яшәүләре, тормыш итүләре
Өлкәннәргә бигрәк авыр ла.

 

Яшьләрнең эш әйбәт.
Шимбә саен буш кул белән кайта -җиңел бит.

Якшәмбедә капчыкларга тулган
Бәрәнгесе, суган, калҗа-ит...

Шулай ннде...

Сары төсләр иңә авылларга,

Карт-корылар көтә язмышын.

Күпме гомер кирәк төзәтергә
Түрәләрнең юньсез ялгышын.


Авылларны терелтәсе иде,
Терелтәсе иде җаннарны...
Сары төсләр иңә авылларга,
Кемнәр генә аңлар аларны...

 

БЕТӘР ӘЛЕ САГЫШЛАРЫМ

Сагышларга бер чик булыр инде,

Ә беразга, бәлки, түзәрбез.

Без кайтырбыз тиздән. Урамнардан
Тальян гармун тартып үтәрбез.

 

Тальян моңы онытылган күптән,
Гармун моңы ят шул күпләргә.

Их, бергәләп җырлап үтик әле,
Сагыш-моңнар ашсын күкләргә.

 

Авылларга иңсен таныш моңнар,
Кешеләрдә хисләр уянсын.
Карт-корылар үткән яшьлекләрен
Исләренә алып уйлансын.

 

Аларның да яшьлекләре булган,
Тальян моңы тансык күңелгә.

Их, бер җырлап урамнардан үтсәк,
Давыл кубар кебек күңелдә.

 

Сагышлар да берчак бетәр әле,
Берникадәр әле түзәрбез..,
...Яшәртергә — зур теләкләр белән
Авылыбызга кайттык, күрәсез...

 

САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Салават күпере чыга,

Кояшлы яңгыр яугач.
Гомеребез бергә үтсен—

Син яфрак бул, мин —агач.

 

Салават күпере биек,

Биек булса да менәм.

Синнән башка анда менмәм,
Алырмын үзем белән.

 

Салават күпере буйлап
Үтәрбез икәү бергә.

Йөрәкне йөрәккә кушып,
Яшәргә язсын безгә.

 

Салават күпере була
Сары, яшел, зәңгәр, ал.
Яшьлек — салават күпере,
Узып китәр, сөеп кал.


БОНДЮГ ВАЛЬСЫ

Бондюгым — иң гүзәл җирем,
Иң матур хыялларым.

Моң булып ташыган хисләр
Күңелемә сыялмады.

К у ш ы м т а:

Бондюгым — гүзәл калам,
Бәхетләр теләп калам.

Сине чынлап сөюемне
Иң матур җырга салам.

 

Тын тауларны килеп үбә

Чулманның дулкыннары.
Яңара борынгы төбәк

Яңара туган ягым.

Кушымта.

Киләчәк буыннар әле
Шатланып монда яшәр;
Бондюгым — гомер бишегем,
Син безгә газиз шәһәр.

Кушымта.

ЯШЬЛЕК ТОРА ТАШЫП

Яз кошлары күктә,

Яшьләр язны көтә,

Кояш нуры көләч йөзләрдә.

Яшьлек тора ташып,

Моң агыла шашып,

Сөю хисе кунган күзләргә.

 

Яшьлек яшьлек инде,—

Гүя алып килде

Сөю тулы назлы язларны.

Су буенда парлар,

Учак ягып алар,

Каршылыйлар киек казларны.

 

Язлар белән бергә

Кыр казлары килә,

Тик нигә бар ялгыз ак казлар?

...Шаулы язлар үтәр,

Сизми калыр күпләр,

Әйтерсең лә яшьлек шул язлар

 

КҮҢЕЛЕМ САНДЫГЫН АКТАРАМ

Буранда адашкан юлчыдай,

Адаштым уйларым эчендә.

Көзләрнең, аерылу кичендә.

Сөйләгән сүзләрен исемдә.

 

Сөйләгән сүзләрең күңелгә

Сап-сары яфрактай коелды,

Һәр сүзең, карашың, уйларың

Кургашын болыттай тоелды.

 

Болытлар җил чыкса тарала.

Таралмый һич кенә сүзләрең...

Юксынып, өздереп карыйлар

Бүген дә сагышлы күзләрең...

 

...Буранда адашкан юлчыдай,

Адаштым уйларым эчендә.

Күңелем сандыгын актарам

Кышларның буранлы кичендә...

 

МИНЕМ ХАЛКЫМ ИНДЕ УЯНДЫ

Очың очка ялгап күп яшәдек,

Бай булмадык гомер-гомергә.

Кара чырай күрсәтмәдек. Эчтән

Әйләнсәк тә кара күмергә.

 

Һәрчак булдык дуслар белән бергә,

Күңелләрне юктан күтәрдек.

Кайгысын да, шатлыгын да күрдек —

Авырсынмый бүлеп үткәрдек.

 

Заманалар кыен иде ул чак,

Юлдаш булды анам догасы.

Шул догалар ярдәм иткәннәрдер —

Ансыз тормыш авыр буласы.

 

Заманалар хәзер әллә җиңел?

Тормыш итү, ай-һай, кыен ла.

Ил болганып бетте. Сугыш бара —

Күпме җаннар юкка кыела.

 

Көчле рухлы булыйк. Киләчәктә

Заманалар, бәлки, үзгәрер.

Шундый өмет белән өметләнеп,

Яшәрләргә язган безгәдер.

 

Өмет бер хәл. Яхшы тормыш өчен

Көрәшмәсәк, кемнәр көрәшер.

Килер бер көн, әйтер халкым сүзен,

Безнең көрәш — изге көрәштер.

 

Очын-очка ялгап күпме яшик,

Эшчән халык шуңа түзәрме?

Халык аңлый, ул көрәштә бүген —

Гади халык бик тә үзгәрде.

 

“Волга”ларда кемдер элдерткәндә

Илем халкы яши талонга...

Күнел әрни, ярдәм итә алмыйм —

Халкым минем һаман талана.

 

Очын-очка ялгап яши халкым,

Беркайчан да ул бай булмады

Килер бер көн, әйтер халкым сүзен —

Минем халкым инде уянды...

 

Әйтмә миңа китәм инде, диеп,

Эндәшмичә китсәң ни була...

Әнә инде урамнарда буран,

Эзләреңә салкын кар тула.

 

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Минем белән кала уйларым...

...Уйлар, уйлар инде. Чәчләремнән

Иркәләми йомшак кулларың.

 

Җилләр йөри сагышларны барлап,

Сагыш ята синең эзләрдә.

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Өмет балкый әле күзләрдә.

 

Әйтмә миңа китәм инде, диеп,

Эндәшмичә китсәң ни була...

Әнә инде урамнарда буран,

Эзләреңә салкын кар тула.

 

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Минем белән кала уйларым...

...Уйлар, уйлар инде. Чәчләремнән

Иркәләми йомшак кулларың.

 

Җилләр йөри сагышларны барлап,

Сагыш ята синең эзләрдә.

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Өмет балкый әле күзләрдә.

 

ӘЙТМӘ МИҢА

Әйтмә миңа китәм инде, диеп,

Эндәшмичә китсәң ни була...

Әнә инде урамнарда буран,

Эзләреңә салкын кар тула.

 

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Минем белән кала уйларым...

...Уйлар, уйлар инде. Чәчләремнән

Иркәләми йомшак кулларың.

 

Җилләр йөри сагышларны барлап,

Сагыш ята синең эзләрдә.

Әйтмә миңа ялгыз каласың, дип,

Өмет балкый әле күзләрдә.

 

АГЫЛА МОҢ

Агыла моң чишмә җыры сыман,

Агыла да нәфис, назлы моң.

Тын да алмый әсәрләнеп тыңлыйм,

Нинди көчләр, әйтче, монда соң?

 

Агыла моң. Камыш, курайларда

Әллә инде җилләр уйныймы?!

Әллә инде шушы иркен җиһан

Барлык моңны бергә җыйганмы?!

Агыла моң. Кичке эңгер аны

Еракларга илтә, еракка.

Нинди моң ул – бигрәкләр дә якын,

Шул кадәрле якын йөрәккә.

 

Агыла моң. Эзләп киттем аны:

Басуларга чыктым, кырларга.

Күңелкәем нык сусаган икән

Арышларым язган җырларга.

 

Таптым. Моңнар ярсып чыга икән

Игенченед йөрәк түреннән.

Отам җырны, онытмаска ятлыйм

Җырлар өчен аны күңелдән.

 

Агыла моң иртән дә кичен дә,

Галәм йөзә дәртле моңнарда.

Без яшәрбез әле бу дөньяда

Игенче һәм җирдә моң барда.

 

II. АККОШ МОҢЫ



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: