Җир астыннан, кайнар мәхәббәттәй,
Салкын чишмә чыга ургылып,
Туган җирем, синдә гомер буе
Яшәдем мин тугры ул булып.
Шул чишмэнең саф суларын эчтем.
Ятак булды талның төпләре.,.
Кошлар җырын тыңлап таң аттырдым
Сихерләде айлы төннәре.
Тургайларым булды көй язучы,
Чылтыр чишмә — җырчы кызларым
Яшел җәйләү — бәллүр сиртмә иде.
Язмышларым — иген кырларым.
Шуңадырмы, иркен сулап яшим,
Ару белми эшлим кырларда.
Күңелемә тулган моңнарымны
Җырлыйм менә шушы юлларда.
КҮҢЕЛЕМ
Күңелкәем боеграк бүген,
Әнкәемне өзелеп сагынам.
Туган яктан бер әйләнер өчен
Очар коштай канат кагынам.
Күңелемдә бер дәрт йөри бүген —
Әткәемне күрдем төшемдә.
Ул йөрегән сукмаклардан йөрдем
Аяз төннең айлы кичендә.
Күңелкәем бер җилпенеп куя —
Яшьлегемне эзлим күптәннән.
Киләчәктә көтеп тора кебек,
Ә мин эзлим аны үткәннән.
Күңелемдә ниләр барын беләм,
Күңелемне һәрчак җыр баса.
Бар теләгем кабул була кебек,
Башакларым кырда җырласа.
МИЗГЕЛЛӘР
Таянырга беркемем юк,
Йөрим карлы урамда.
Бер эшем юк җилләрендә,
Бер эшем юк буранда.
Дус-ишләр дә үткән була,
Таныш-белеш кул бирә.
Эч серем ачмыйм беркемгә,
Кул биргәнгә кул бирәм.
Уйлар берсен-берсе куа,
Күз алдымда дус-ишләр,
Авыр чакта таралалар —
Тараталар имешләр...
Таянырга беркемем юк,
Салкын үтә җаныма.
|
...Аякларым алып кайткан
Карт әнкәем янына...
ИСКӘ ТӨШӘ
Балачагым бик еш искә төшә,
Нинди керсез иде йөрәкләр!
Уй-хисләр дә шундый охшаш иде,
Тәңгәл килә иде теләкләр.
- Ашарыңа, дустым, бармы бүген?
-Бетеп китте әле умачым...
Зур бер касә арыш оны тотып,
Җәеп керде күршем колачын...
Еллар уза, уза гомерләр дә —
Бер-беребезнең хәлен белешми.
Йөрәгеңдә кайгың бар бугай, дип,
Күнел яктыларын бүлешми.
Бергәләшеп элек сука тарттык.
Уртак бүлдек бер уч юаны.
Кайберәүләр, һай, көченнән килсә,
Сатар иде сулар һаваны.
Бүлешми ул артык сыныгын да,
Койма биек ике арада.
Иңде кеше, кодрәтеннән килсә,
Акча сорар яуган карга да.
Якты көнне нечкә кыллап бүлеп,
Базарларга илтер сатарга,
Байлык өчен хәзер кайберәүләр
Туганын да әзер атарга...
...Нигә диеп сөйләп торам әле —
Бу дөньяда барын күрәсең...
Магазинда сантиметр белән
Тастымалга чүпрәк бүләсең...
- Ашарыңа, дустым, бармы бүген?
-Бетеп китте әле умачым...
Элек шулай иде:
Төенчеккә бодай оны төйнәп,
Җәеп керде күршем колачын!
Ә хәзер...
ЯШЬЛЕГЕМӘ КИЛЕП КЕРДЕҢ
Исеңдәме язлар килгән мизгел —
Чишмә кебек чылтырап көлдең син.
Сөюләрең белән назлый-назлый
Яшьлегемә килеп кердең син.
Шул язларда мәңгелеккә мине
Сөю утларына салдың син.
|
Чал керсә дә, унҗидедәгедәй,
Йөрәгемдә гүзәл калдың син.
Исеңдәме, язлар китә иде? —
Син китмәдең, миңа килдең син.
Алсу таңда чыклар яра-яра
Язмышыма килеп кердең син.
ӨЗЕЛЕП КӨТӘМ
Бергә булгап тымызык айлы кичләр
Чыкмас инде алар исемнән.
Сиңа атап моңлы бер җыр язсам,
Сөю хисләремнән исерәм.
Бергә йөргән яшел сукмаклардан
Сине эзләп күпме йөрмәдем.
Юксынам мин сине, очрашуны
Өзелеп көтә кайнар йөрәгем.
Бергә булган изге минутларны
Юк, онталмам, аңла, гүзәлем.
Синең белән булсам, тәмугның да
Бөтен газабына түзәрмен.
АҢЛАМАДЫҢ ЙӨРӘК ТИБЕШЕН
Сөям сине, сөям,
Газапланам.
Сизәсеңдер йөрәк тибешен,
Көн дә чыгам каршына мин—
Күз алдымда атлап килешең.
Өздереп лә басып килүләрең
Саный кебек йөрәк тибешен.
Уйларымнан чыкмый,
Оныта алмыйм
Гел елмаеп атлап килешең.
■
Сөйдем сине, сөйдем,
Газапландым.
Сизмәдең шул йөрәк тибешен.
Уйларымда,
Бары уйларымда
Уйнап-көлеп миңа килешең.
АРАННАРДА АТЛАР КЕШНИЛӘР
Әллә ничек күңелем бик җилкенә...
Араннарда атлар кешниләр.
Ул чакта бит атлардан да алда
Яуга киткән нде кешеләр.
Киттеләр дә күпләр кайталмады,
Башын салды яуда кешеләр.
Шул батырлар искә төште менә —
Араннарда атлар кешниләр.
Араннарда атлар берән-сәрән,
|
Заманасы аның башкарак.
Бик күп эшне саллы тимер көчләр
Һәм атомнар хәзер башкара.
Без белгән яу, белмәгәне күпме,
Юкса, җирдә тыныч чак тора.
Элеккеләр читтә, хәзергеләр
Цинк табутларда кайттылар.
Яна язлар җиткән саен шулай
Араннарда атлар кешниләр.
Искә төшә, җир селкетеп йөреп,
Юкка чыккай имән кешеләр.
Араннарда атлар кешниләр дә,
Күңелкәем ярсып җилкенә.
Иксез-чиксез утлар баса мине,
Гаҗизлектән җаным тилпенә.
ХАЛИДӘ
Карлар явып китте,
Кышлар инде җитте —
Кыр казлары очты күлләрдән.
Йөрмә янып -көеп,
Гөлләр сулды диеп,
Язлар яме янсын күзләрдә.
Кышлар үтеп бара,
Кар сулары ага —
Җанга рәхәт буген күңелгә.
Гөлләр чәчәк ата,
Киткән кошлар кайта —
Яшеллеккә дөнья күмелгән.
Тургайларга тиң син,
Язлар белән кил син.
Сандугачтай сайра моңланып.
Моңнар диңгезендә
Йөз әле бүген дә —
Җырлар белән күмеп дөньяны.
БАСУЛАРГА ЧЫК ТА
Басуларда тургайларны тыңла,
Тыңла әле уҗым җырлавын.
Кар-юрганын инде салып аткан
Хәтфә-яшел арыш кырлары.
Басуларда күкрәк тутырып сула —
Язлар килә безнең төбәккә.
Сандугачлар җырын отып алдым,
Кәккүкләрнең моңы йөрәктә.
Кырлар дәшә безне, үзенә дәшә,
Нинди гүзәл язлар килгәндә.
Кайткан сыман булам яшьлегемә
Серле итеп кызлар көлгәндә.
Кызлар көлсә, кояш нурларында
Коенгандай басу-кырларым.
Басуларга чык та, тыңла, иркәм,
Сиңа атап язган җырларым...
СИН КИЛӘ КҮР
Юлларымда кинәт арып калсам,
Тотсаң, иркәм, минем кулымнан,
Шул чакларда сөеп бер карасаң —
Мин китәрмен тагын юлымнан.
Юлларымда кинәт арып калсам,
Килерсеңме минем каршыма?
Сөям, дисәң, очам кошлар булып,
Кочагыңны җәеп каршыла.
Югарымда арып калсам әгәр,
Син килмәсәң минем яныма,
Калыр бары җирдә нәүмизләнеп,
Ак күбәләк булып җан гына.
…Җирдә яшәү безнең кирәк әле,
Син килә күр берүк яныма.
ТУГАН АВЫЛЫМ — БӘЗӘКӘМ
Басуларда — башак җыры,
Тургай моңы кырыңда.
Зифа буйлы сылуларың
Уйный йөрәк кылында.
Кушымта:
Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,
Языңны көтеп алам.
Тирәк, камыш, каен моңын
Йөрәк җылыма салам.
Комбайннар, тракторлар,
Егетләр җырлый кырда.
Бер симфония язарсың,
Иренми тыңлап тор да.
Кушымта:
Әй Бәзәкәм, Бәзэкәм,
Языңны көтеп алам.
Тирәк, камыш, каен моңын
Йөрәк җылыма салам.
Иген игә егет-кызың,
“Кара алтын” таба илгә.
Шатланам, Бәзәкәм, мин бит
Синдә дөньяга килгән,
К у ш ымта;
Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,
Языңны көтеп алам.
Тирәк, камыш, каен моңын
Йөрәк җылыма салам.
КҮРЕП ТОРАМ ТАУ БАШЫННАН
Тау башыннан күреп торам,
Тирә-як уч төбендә.
Барча җиһан ак гөлләрдә,
Зәп-зәңгәрдән күгем дә.
Яшәреп чыккан чирәмдә
Йомшак чебиләр жимли.
Яз көннәре нинди ямьле —
Күзем аласым килми.
Йөгереп килә каен кызы —
Чәчләре тузгый җилдә.
Ал кояш озата бара
Тәгәрәп аны җирдән.
Җилбәзәк җилләр иркәли
Хәтфә чирәмне җирдә.
Бу җиһанның хозурлыгын
Син үзең кара кил дә.
СӨЮЕМ ЧАКЫРА
Юлаучылар озын сәфәр чыккан —
Гел чиге юк сыман юлларның.
Шулар кебек озын сәфәр кылам
Саный-саный гомер елларын.
Озын-озак барасылар бар бит —
Гыйшкым көтә безне еракта.
Сиңа булган мәхәббәтем һаман
Саклап йөртәм кайнар йөрәктә.
Көт син мине, алып килермен мин
Озын юллар аша сөюне.
Безнең гомерләргә дәрт өстәгән
Мәхәббәттә янып-көюне.
Юлаучылар озын сәфәр чыккан,
Мин дә чыктым ерак юлларга.
Минем белән генә булсаң бары,
Үкенмәмем үткән елларга.
ГОМЕР, ГОМЕР...
Сылу кызлар озата барамыни —
Яшь каеннар кала тезелеп.
Әллә нигә, яшьлек искә төшкәч,
Үзәкләрем китә өзелеп.
Каеннар да олыгайган сыман —
Ябалдашлар җиргә сарыла.
Җәй булса да, белмим, әллә нигә
Яфраклары чумган сарыга.
Каенкайлар, нәрсә булды сезгә?
Алдыгызда сезнең яткан бар.
Ниләр курэм — суын эчәр өчен
Кәүсәгезгә балта чапканнар.
Гомерләргә балта чапканнар...
ТЫҢЛА ӘЛЕ
Тыңла эле: бер моң ишетелә,
Ул моңнарым чыга йөрәктәй.
Шул моңнарым язмышларны жиңеп
Яшәргә бит безне өйрәткән.
Тыңла әле, бер моң ишетелә —
Таныш алар күптән, күптәнге.
Сине көтәм таныш моңнар аша,
Якын итә алмыйм бүтәнне.
Тыңла әле, таныш моңнар ага
Талгын аккан сулар шикелле.
Гомерем буе көтәм,
Аңларсың дип, иркәм,
Башкаларны сөюем икеле.
Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Бу моң әллә минем сагышмы?
Сөюемне кире каккан өчен
Сиңа диеп әйткән каргышмы?
ӘЙ КЕШЕЛӘР!..
Нишләдек без?
Каты бәгырьләндек,
Тупасланды хәтта йөзебез.
Нишләдек без? –
Алмагачлар кисеп,
Урынына гараж төзибез.
Ач-ялангач йөргән чаклар булды,
Әмма түздек,
Намус җуймадык,
Өстебездә бер кат кием булса,
Сандык шыплап байлык җыймадык.
Нишләдек без,
Алтын-көмешләргә
Алыштырдык бугай дуслыкны,
Озак еллар буе яшәп килгән
Гадәтләрме җую — дуслыкмы?
Кая китте безнең елмаюлар,
Кая китте безнең шатлыклар?
Кая китте безнең моңнарыбыз?
Һәр кешедә, юкса, шатлык бар.
Кая дуслык, кая туганлашу?
Сүнеп бара йөзебез нурлары.
Гранит кебек катты,
Заман белән килгән йогышлы чир
Күңелнең дә нурын урлады.
Әй кешеләр, сезгә эндәшүем:
Ташка әйләнмәсен күңелләр.
Җанварлар да берсен-берсе сөя —
Без элегэ җанвар түгелләр.
Нишләдек без? —
Иманыбыз качты,
Гел алласыз түгел идек без.
Нишлибез без?
Гөлбакчалар чабып,
Урынына гараж төзибез...
СИҢА, ИРКӘМ
Нинди шатлык җирдә синең булу,
Нинди бәхет синең яшәвең.
Сөенәм мин — юлдаш булдың миңа,
Бәгырем, дип, сиңа дәшәмен.
Кайгыларны бергә-бергә җиңеп,
Ләззәтләндек тормыш көенә.
Бар булганым, җаным-тәнем белән
Шөкер итеп шуңа сөенәм.
Якын дустым булдың миңа һәрчак,
Тормышымда булдың юлдашым.
Син бул бары минем белән генә,
Сөю гөле генә сулмасын...
КҮҢЕЛЛӘРДӘ КҮКРӘҮ БУЛСА
Яңгыр явып узды,
Бар табигать
Өр-яңа шәл япты диярсең.
Күңелләрдә күкрәү, давыл булса,
Гүя яңа күлмәк киярсең.
Яңгыр явып узды, һавалар саф,
Күкрәк тутырып сулыйм, их, рәхәт!
Яшьнәүләрен, күкрәүләрең өчен
Йа ходаем, сиңа мең рәхмәт.
Яңгыр явып узды,
Ул шифалы яңгыр —
Пар бөркелә хәтфә җирләрдән.
Бушанулар көтәм йөрәгемә
Янгыр, күкрәү, давыл, җилләрдән.
ЙӨРӘГЕМДӘ АВЫР ТАШ БАР
Йөрәгемә ташлар булып төшә —
Тал мамыгы ява җирләргә.
Гомеркәем ялгыз казлар сыман
Моңсу үтте чит-ят җирләрдә.
Йөрәгемә авыр ташлар булып,
Мамык карлар ява җирләргә,
Һәр иртәдә сагышларым барды
Тугай якка назлы җилләрдә.
Йөрәккәем җиңеләйде бугай —
Кире кайттым туган җирләргә.
Мәхәббәтем ядкарь булып яткан
Яшьлегебез йөргән җирләрдә
Назлап утте шифа җилләр дә...
ТАНЫШ МОҢНАР
Таныш моңнар — талгын сулармыни,
Салмак кына ага кичләрен.
Шундый кичтә бүләк иттем сиңа
Яшьлегемнең гүзәл хисләрен.
Хисләремне сиңа биргән өчен
Үкенмим гел, һич тә үкенмим.
Югалтулар,
Юксынулар аша
Шул моңнарны эзләп килдем мин.
Таныш моңнар — минем үткәннәрем,
Таныш моңнар — йөрәк сагышым.
Шул моңнарны күңелемнән көйләп,
Үткәннәргә кайтып барышым...
Киләчәккә үтеп барышым...
ҮПКӘЛӘМӘ МИҢА
Үпкәләмә әле, үпкәләмә,
Үпкәләргә, беләм, хаклысың.
Бергә булган матур мизгелләрне
Ядкарь итеп күптән саклыйсың.
Үпкәләмә, мин дә газапланам:
Сөешсәк тә, кавышып булмады.
Әче итеп бездән язмыш көлеп,
Аерды шул гомер юлларын.
Үпкәләмә, мин дэ өзгәләнәм.
Кайтарып ла булмый үткәнне.
Куш тирәк төбендә, хәтерлимсең,
Тәүге тапкыр сине үпкәнне.
Үпкәләмә инде, сыкранам мин,
Истәлеккә калды үткәннәр.
Ирен очларында ялкын булып
Һаман тора суырып үпкәннәр.
Үпкәләмә, өзлеп сөюләрнең
Аңладым мин кирәк түгелен.
Тик ни эшлим,
Тик син генә белмә —
Мәңге көтәр сине күңелем...
...Үпкәләмә, үпкәләмә миңа.
Үткәннәрне булмый кайтарып...
Бүген тагын сине табып алдым
Күңел хәзинәсен актарып.
МИНЕМ ТЕЛӘГЕМ
Болыннарга кара,
Тургайларны барла—
Яшел хәтфә бөтен дөньясы.
Нидер көтәм сыман, йөрәгем ярсыган —
Яз көннәре, иркәм, шундый чак.
Урманнарга кер син,
Гүзәллекне күр син —
Моң-назларга күңел ашкына.
Йөрәк нидер даулый,
Күкрәкләрне айкый
Ярсып аккан дәрья-ташкындай.
Зәңгәр күккә карыйм,
Тургай җырын аңлыйм,
Кошлар җыры — йөрәк моңсына.
Сагыш кирәк түгел,
Яздай булсын күңел —
Теләкләрем минем шул сиңа.
ЧИШМӘЛӘРГӘ БАРГАН ИДЕМ
Чишмәләргә барган идем,
Чиләкләремне асып.
Мәхәббәт килде каршыма,
Тар сукмакларга басып.
Чишмәләргә барган идем,
Гел белеп бардым микән.
Сукмакларда каршы алдың
Син мине иртән, иркәм.
Ярый барганмын чишмәгә —
Мин нишләр идем синсез.
Җиде баланың әтисе
Булалмас идең минсез.
...Сылу кызым усеп җитте,
Чишмәгә суга китте...
ӘНКӘЙ, САУМЫ?
Әнкәй, саумы?
Минем кайтуымны
Көтәсеңдер һәр көн сагынып.
Язлар җитсен инде,
Җирләр кипсең инде,
Кайтырмын мин коштай кагынып.
Һәр минутым, һәр сәгатем минем
Сине генә уйлап үтәдер.
Көт син мине, әнкәй,
Көт син мине, бәгърем,
Үкенмә лә гомер үтә, дип.
Изге орлык - без бит балаларың,
Тугай илгә хезмәт итәбез.
Синең белән булу мизгелләрен
Айлар аша өзелеп көтәбез.
Без кайтырбыз,
Әнкәй, тик көт кенә,
Син бит безнең өчен бер генә...
...Еллар үтәр, менә бүгенгедәй
Сакланырсың безнең күңелдә.
КАЕН
Иңнәренә кәшмир шәлен япкан,
Гөл-чәчәкләр аның төбендә.
Каен кызлар әйлән-бәйлән уйный,
Кошлар җырлый зәңгәр күгендә.
Юл чатында баскан да ул шулай,
Һәр ел саен язны каршылый.
Дулкынлана җилдә ябалдашы,
Гәүдәсендә хәсрәт ташкыны.
Киткән чакта ирләр чит илләргә,
Утыртканнар шушы каенны...
Еллар узгач, бик азлары килеп
Уртаклаша сагыш-кайгыны.