ЕЛАМАГЫЗ, ЯМЕ, МАЛАЙЛАР...




Түбәләрдән түбәләргә йөрдек,

Киң урамнар безгә тар иде.

Безнең дә бит шук малайлар булып
Уйнап йөргән чаклар бар иде.

 

Карт-корының тавык кетәкләрен
Ничек кенә барлап йөрмәдек!

Яшь кызларны куркытабыз диеп,
Этләр кебек күпме өрмәдек...

 

Урамнарда җырлап йөри идек,
Тальян гармун тартып кичләрен.
Күрсәң иде ташып акканнарын
Шул чакларда яшьлек хисләрен.

 

Таралыштык, тамырдан бәйләнеп
Бергә үскән авыл яшьләре.

Кемнәр безне ил буйлап таратты,
Түгелсен дип йөрәк яшьләре

Бушап калган инде урамнар да,
Ятим йортлар тагын артканнар.
Кыяр урлап үскән малайлар да
Урта ирләр булып кайтканнар.

 

Түбәләрдән-түбәләргә йөргән
Шук малайлар, кая киттегез?
Җырлы урамнарны, әйтегезче,
Ниләргә соң ятим иттегез?

Кая соң сез тавык кетәкләрен
Пыр туздырып үскән малайлар?
...Күктән яшьләр тама. Сыкрап елый

Түбәләрне япкан калайлар.

Тимер булып тимер елый диеп,
Еламагыз, яме, малайлар...

 

югалтмыйк яшьлекнең хисләрен

И.гэ

Язмышлар чатында

Киләчәк хакында

Сөйләштек, серләштек кичләрен.

Сиңа дип сакладым,

(Тик җавап тапмадым)

Яшьлекнең саф, керсез хисләрен.

 

Озатып мин калдым.

Хәсрәткә ник салдың,

Хушлашып ак яулык болгадың.
Болытлы көннәрем,

Кайгылы төннәрем

Күп булды, ник янда булмадың?

 

Түздем мин сагышка.

Гомерем агышы,

Ах, синсез ямансу, бик кыен.

Сагыштан качарбыз,

Кочагым ачармын —

Кил миңа, бәгырем, кил, сыен.

 

Язмышлар чатында
Икебез хакында

Сөйләштек, серләштек кичләрен.
Беркемгә сөялмәм,

Беркемне сөялмам —

Югалтмыйк яшьлекнең хисләрен.

 

АҢЛАТМА СИН

Сине өзелеп сөюемне
Ничек
аңлатыйм икән?..

Ш.Җиһангирова

Сөюеңне аңлатма син
Сүзләр белән, яшьләр белән.

Болай да син гөлләргә тиң,

Таңнарга тиң—шуны беләм.

Моңнар, җырлар кунелеңдә,

Таң нурлары — йөзләреңдә.

Яшәү, сөю чаткылары
Синең уйчан күзләреңдә.

 

Җырларыңдай, моңнарыңдай
Булсын гомерләрең озын.

Кемнәр генә сөймәс сине —

Киң күңелле Мөслим кызын...

 

 

БЕЗ КИЛМӘДЕК ЭЗСЕЗ КИТӘРГӘ

Шагыйрь Егор Уткин истәлегенә

 

Тарих үзе шаһит язмышларга,
Язмышларда кайныйм мин үзем.
Тарихларга кереп калдың, Егор,
Тарихларда яши Уткиным.

 

Еллар,еллар! Нинди якыннар сез!
Еллар, еллар — нинди ераклар,
Каләмдәшем, Егор, кая син, дип
Тибә көн дә хәтта йөрәк тә.

 

Шигырьләре кан-йөрәктән чыгып,
Дәшеп тора сөю, тормышка.
Язмыш-язмыш, сине барсы өчен
Салыр идем нәфрәт-каргышка.

 

Бу дөньяда сәрхуш-эчкечеләр
Адәм булып күбрәк яшиләр.

Иртә китә җирдән Уткин кебек
Тормыш сөйгән шагыйрь кешеләр.

 

Шагыйрь. Уткин,

Нинди зур мәгънә бар
Кыска гына ике бу сүздә.

Оныттылар диеп уйлый күрмә —
Онытмадык. Син бит күңелдә.

 

Без бу яктан.

Без килгәннәр түгел!

Язмышыбыз туган төбәктә.

Җәгүр дустым, син мәңге яшәрсен
Шигырьләрең белән йөрәктә.

 

Сөйләп китэм, Җәгур синең турда —
Нинди уйлар белән яшәдек!

Заманасы кысан булса да без
Әйтеләсен әйттек, яшьнәдек.

 

Китапларың минем өстәлемдә,
Һәр көн саен алам кулыма.
Шигырьләрең яшәү дәрте өсти,

Алга дәшә арсам юлымда.

 

Шигырьләрең күп гасырлар буе
Күңелләрдә урын алачак.

Синең исем еллар узган саен
Йолдызлардан якты яначак.

 

Кайберәүләр эзсез китә җирдән,

Без килмәдек эзсез китәргә!

Килдек җиргә явызлыкны җиңеп,
Һәр минутны моң-җыр итәргә.

 

Һәм без, менә, сүзебездә тордык—
Җырлар бүләк иттек галәмгә.

Тыныч йокла. Эшен дәвам итәм
Очкын-ялкын барда каләмдә.

 

Зифа каеннарын баш ияләр,
Тургайларың — басу-кырларда.
“Туган якка бары бер юл кайта”,

Ә без һаман барыр юлларда.

ТЫҢЛАР ИДЕМ МЕҢ КАТ

Тыңлар идем мең кат шул моңнарны.
Күңелемә якын, якыннар,

Вафирәнең йөрәгеннән ашкан —

Газиз миңа, газиз ул җырлар.

Язларда гына сандугач
Бигрәк тә моңлы була.
Сандугачлардан да моңлы
Вафирә Гыйззәтуллина.

Җырлап узсаң әгәр гомер юлын,
Картаймассың, күпме яшәмә.

Синең җырлар, дустым Вафирәкәй,
Юлдаш булсын безнең яшьләргә.

Язларда гына сандугач
Бигрәк тә моңлы була.
Сандугачлардан да моңлы
Вафира Гыйззәтуллина.

Сандугачлар сайрый яз, җәйләрдә —

Син сайрыйсың гомер буена.

Кайда гына яшәсәм дә, җырың

Һәрчак булыр минем уемда.

Язларда гына сандугач

Бигрәк тә моңлы була.
Сандугачлардан да моңлы
Вафирә Гыйззәтуллина.

 

ОНЫТТЫҢМЫӘЛЛӘ?

Оныттыңмы әллә яшәвемне —

Ник килми соң хәбәр-хатларың?
Синең алда бармы бер гаебем,
Намусымны әллә тапладым?

Бүләк иттем сиңа яшьлегемне,
Синнән якын ярлар тапмадым.

Мин барлыкны әллә оныттыңмы —
Ник килмисең, бәгырем, яныма?

Сине сагынып сарыларга сардым,
Саргаюдан калды җан гына.

Ядкарь иттем яздай яшьлегемне
Күңелкәем сине сагына.

Барлыгымны оныттыңмы әллә? —
Килер идең шулай булмаса...

...Без йөрегән яшьлек сукмакларын
Салмак кына салкын кар баса...

Умырзая булып калыкырмын
Гомер юлларыңда һәр язда

 

 

ИСЕҢДӘМЕ?

Исеңдәме алсу нурга чумган
Таң суында битен юганың?
Мәнгелеккә таянычым бул, дип,
Иңнәремә кулын куйганың.

Исеңдәме, таң чыкларын ярып,
Дулкыннардан шашып килгәнең.
Озын толымнарың артка ташлап,
Чишмәләрдәй челтерәп көлгәнен.

Исеңдәме, бергә булыйк, дидең,

Таң җилләре назлап искәндә.

Бәхет дәрьясында йөзик, дидең,

Гомер күперләрен кичкәндә.

Исеңдәме..

АЛИЯ
Иртән таңнар зәңгәрсу булалар,
Ал кояшта алар ал димә.
Моңсуланган, ямансулаганда
Таңнар белән кил син, Алия.

Күңелләрдә назлы җырлар туа,
Таңнардан соң якты көн килә.
Шул таңнардан өзелеп көтәм сине
Таңнар белән кил син, Алия.

Юксынамын. Син торган яклардан
Сөюләрең булып наз килә.
Аңла инде: көтәм, көтәм сине —
Таңнар белән кил син, Алия.

 

АК ТӨЙМӘЛӘР ТАКТЫМ

Ак төймәләр тактым, бигрәк матур,
Килешә лә кара күлмәктә.

Таң сулары эчеп үскәнгәме —

Кызлар гүзәл безнең төбәктә.

 

Кара күлмәк. Киек каз юлыдай,

Ак сәдәфләр тора тезелеп.

Очрашулар ник соң сирәгәйде,

Еш күрешә идек без элек.

 

Арабызда булган мәхәббәтне
Сүрелдерә күрмик, сөеклем.

Каз юлыдай ак сәдәфләр таккан
Күлмәгемне киеп килермен.

 

СӨЮЕҢӘ ШАШЫП БАРАСЫҢ

Моңсуланып ник карап торасың,
Сагындыңмы әллә, матурым?
Моңсуланма, юксынма да, яме,

Сиңа сөю алып кайтырмын.

Сагынмыйдыр дисеңме син әллә,
Сагынмыйча юк һич чаралар.
Сагышларга бер дә сармас идем,

Якын булса әгәр аралар.

 

Шул кадәрле өзелеп сөймә инде,
Соңыннан бит булыр, аһ, кыен.

Тиң булсак та, язмышлар бит башка —
Яратулар түгел һич уен.

 

Моңсуланып карап торма әле,
Кавышуның тап бер чарасын...

Язмышларны җиңеп, аккошлардай,

Сөюеңә шашып барасың...

 

ХЫЯЛЛАР

.. Уйлар, уйлар.

Башка гел ял юк бит –

Ниләр генә килим уйларга...

Алып китә нәни балачакка

Бәйрәм итә сабантуйларда.

 

Яшьлегемә инде ничә кабат

Бик тиз генә килә әйләнеп.

Алсу-сары көзләремә кайтам,

Каршы алам тагын җәйләрем.

 

Язларымда булмый озак торып –

Яшьлек кебек бик тиз ашкына.

Хыяллардан бары алып чыга

Алсу битле ап-ак кыш кына.

 

Уйлар, уйлар...

Йөгерек, матур уйлар

Алып китә татлы мизгелгә.

Хыялларда канат җәя-җәя

Очабыз күк бары без генә.

 

Йолдызларга барып җитәбез дә

Әй, кайтабыз Җиргә кабаттан...

...Хыялларда кат-кат яшәп була –

Чынбарлыкта булмый кабатлап.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: