Мин шулар янында булам... 3 глава




________

1вөжүдем –гәүдәм

СӨЮДӘН КАЧУ

Матур чәчкәле гөлләр төследер матур хатын-кызлар,

Ерак жирдән караганда, алар нәкъ төнге йолдызлар.

 

Алар йолдыз, вәли сине атарлар ташлары берлән,

Болай да булмаса, куркыталар күз яшьләре берлән...

 

Алар гөлләр, вәләкин бик чәнечкеле, зәһәрлеләр,

Калебне1 чәнчәләр, зәһәре белән рухын зәһәрлиләр.

 

Ярый алар бу дөньяны бизәкләргә, матурларга;

Аларны сөй, аларны ихтирам ит, тик якын барма!..

 

Зөләйха булсалар да, син һаман Йосыфлыгың жуйма,

Алар чәчкә көе торсын, үзең былбыллыгың куйма...

 

Ләтафәт багыны2 читтән күреп гашыйк булып сайра,

Шулай сайрау – кавышканнан соң агълаудан3 булыр әгъля4.

___________

1калеб – йөрәк

2ләтафәт багыны – гүзәллек бакчасын

3агълау - елау

4әгъля - яхшырак

ЯНУ

Мин күрәм янган кояшны, көн буенча яктыра,

Кичкә кергәч, янмый башлый, хәл җыя, туктап тора…

 

Мин күрәмен киң фәзаның ай белән йолдызларын:

Төн буенча янсалар да, янмыйлар көндезләрен.

 

Күренә күзгә дөньяның гашыйклары, мәгъшуклары,

Сүнми калмый, бер сүнә күкрәктә янган утлары...

 

Мин күрәмен: нинди ут та мәңге янмый, бер сүнә,

Янмыйча утсыз калу вакыйг болар һәрберсенә.

 

Нәрсәгә баксаң да, ул бер көн янудан туктала,

Даими балкып янудан һәммәсе мәхрүм кала.

 

Көн вә төн сүнми янып, балкып торам тик мин генә,

Бу яну… бу талпыну сүнмәс ахры мәңгегә.

 

Чөнки сүнми һәр вакыт - балкып тора күкрәктә ут,

Саф мәхәббәт, чын сөюдән туктый алмыйм бер минут…

БЕР ИСТӘЛЕК

Айлы кичләрдә әгәр чыксаң – йөзеңне нык яшер,

Юкса бу матур йөзеңне ай күрер дә көнләшер.

 

Ул чыдый алмас: сине күргәч, ачудан чайкалыр,

Ул китәр бу җир яныннан, җир йөзе айсыз калыр.

САЗ

Уйнама сазың, рәнҗетмә җаным,

Күрмәсен дөнья аһ вә әфганым.

 

Сазыңны уйнап яндырма, туган,

Аннан да янадыр бу җан.

 

Искә төшермә үткән гомерне,

Уятма инде сүнгән күңелне.

 

Сазыңны сызма, көйләрне сузма,

Моң-зар эчендә торам ансыз да.

 

Уйна сазыңны әнә син анда:

Моңлан вә сызлан мин юк урында.

 

БЕР ТӨНДӘ

Шундый дәһшәтле, карангы бер кичә,

Куркынычлы фажига баштан кичә.

 

Бар халык тынган, фәкать ялгыз йөрим,

Балкыймын, янам – янып шәмдәй эрим.

 

Гүяки дөньяда ялгыз мин генә,

Тик миңа иптәш караңгы төн генә.

 

Тик үзем аңлыйм бу төннең дәһшәтен,

Бик күп эчкәнмен мәхәббәт ширбәтен.

 

Эзлимен шунда олуг жанлы кеше –

Бар кешеләрдән дә вөжданлы Кеше.

 

Эзлимен тик очратып булмый аны,

Әйләнеп чыксам да барча дөньяны.

 

Көн болыт, һич булмаса юк йолдызы,

Җиргә бакмый елмаеп ак ай кызы.

 

Шул бәхетне эзләп-эзләп тапмагач,

Моңлы күңлем талпынудан туктагач,

 

Аһ орып, кул селтәдем бу дөньяга,

Илтиҗа1 иттем олуг бер аллага.

 

Шул вакытта булды күңлем тып-тыныч,

Бетте хәсрәт, бетте һәммә куркыныч.

 

Шатлыгымнан моңлы көйләр җырладым,

Нәкъ сабыйдай тәмле-тәмле егъладым.

_________

1илтижа – барып сыену

МИН – «ИСЕРЕК»

«Кичә без очрадык юлда Мәҗиткә, ул иде исерек,

Тәмам дөньясы онтылган, үз күзебез белән күрдек» -

 

Дип әйтерләр минем хакта, бу сүздә бер дә юк ялган,

Фәкать монда тагы бер сүз генә арттырасы калган.

 

Кирәк иде: «Мәҗит ул даими исерек...», - дип әйтергә,

Чыгар иде мине тәгьриф1 итә торган тулы җөмлә!..

 

Минем айнык көнем бармы соң? Ул көн дә түгел, ел да?

Күңел исерә мәхәббәттән, шәраб ул тик минем кулда.

 

Хәмерсез дә мин исерекмен, эчәм мин шуннан айнырга –

Нәфис гөлләр була мохтаҗ эссе көннәрдә яңгырга.

 

Исертә без, шагыйрьләрне, нәфис-назлы, кызыл гөлләр,

Исертә тулган айдан да матур булган матур йөзләр...

________

1тәгъриф – таныта

 

БЕР ГАШЫЙКНЫҢ СҮЗЛӘРЕ

 

I

Мин аның алдында чакта, бер минут итмим әрәм,

Һәр эшен, һәрбер төшен бер-бер күземнән үткәрәм.

 

Моңлы булса - мин дә моңлы, шат икән ул – мин дә шат,

Мин аның алдында чакта җөмлә хәсрәттән азат.

 

Тешләрен бер күрсәтеп көлсә, тирә-як яктыра,

Ул көлә, көлгән саен бер матурлык арттыра.

 

Чын матурлык мәнбәгы1 ул, чын мәхәббәт чишмәсе,

Җиргә яңглышлык белән төшкән бер оҗмах чәчкәсе.

 

II

Көндезем төннән караңгы ул янымда булмаса,

Күкрәгемдә ут та янмый, ул көлеп яндырмаса.

 

Ул мәләкне күрми калган көннәре авыру булам,

Мин аңар йөгрәм, күрим дип, канлы бәгърем сызласа.

 

Әйләнәмне каплап алган кап-караңгы бер болыт,

Өстемә якты төшерми, ул “кояш” яктыртмаса.

 

Кайвакыт хәсрәт йозагы берлә күңлем бикләнә,

Шул йозакны гөл кебек керфек белән тик ул ача.

 

Моңлы күңелем өстенә ул күз нурын яудырдисә,

Шатланам мин: шатлыгымнан җан янып күккә аша.

 

Гөл битеннән бер генә үпсәм кызу иренем белән,

Бар вөҗүдемне2 илаһи бер мөкаддәс3 нур баса.

 

Авызы кәүсәр4, төкреге абелхаяттан5 тәмлерәк,

Тик шуның белән генә үлми тора янган йөрәк.

 

III

Бу шигырьләрне язам мин моңланып һәм шатланып,

Шул сөеклемнең ике зур күзләреннән нур алып.

 

Энҗеләр эзләп чумырга ул гына тик юл ача,

Бу шигырьнең бер юлы булмас иде, ул булмаса.

 

Ул канатланган фәрештә, ул миңа илһам бирә,

Мин сулып беткән булыр идем - фәкать ул җан бирә.

 

Энҗе төсле бу шигырьләрне язып, рәттән тезим,

Ул сөеклемнең матур муенын шуның берлән бизим.

___________

1мәнбәг – чыганак

2вөҗүдемне – бөтен барлыгымны

3мөкәддәс – изге, бөек

4кәүсәр – оҗмахта ширбәт чишмәсе

3абөлхаят – тереклек суы

 

БАРЧАСЫННАН СИН МАТУР

Күккә бактым: ай, кояш һәм төнге йолдызлар матур,

Җиргә бактым: монда йөргән хур кебек кызлар матур.

 

Ул болыннарда чәчәкләр берсеннән-берсе матур,

Бу саналган нәрсәләрнең һәммәсеннән син матур.

 

Син зоһур итсәң1 эгәр дә бервакытта каршыма,

Ай, кояш, йолдыз вә кызлар онытылалар барысы да!

________

1заһур итсәң – килеп чыксаң

УЛ

Ай кебек йөз, кап-кара күз, ал-кызыл йомшак яңак,

Энҗедәй теш, ул матур түш, ул муеннар сөттән ак.

 

Гөл кебек бигрәк килешле, кып-кызыл йомшак ирен,

Җан керер җансыз кешегә, бер тигезсә төкреген.

 

Кап-кара һәм сап-сары түгел чәче, тик уртача,

Мәгънәви бер җанлы төсле, күрдисәң күңлең ача.

 

Бар матурлыклар җыелган ушбу биттә, шөбһәсез,

«Бер вә бар, һич охшашы юктыр...» дип әйтсәң, бетте сүз.

 

КӨТМӘГӘНДӘ

Көтмәгән чакта килеп кергәч җаным,

Аптырап киттем, ниһаять, каушадым.

 

Шатлыгымнан, әллә нишләп калтырыйм,

Сүз табалмыйм, гел генә юк-бар сорыйм:

 

«Кайда бардың, тышта бик салкынмы?» - дим,

«Балдагың бигрәк матур, алтынмы?!» - дим.

 

«Син йөрергә аш ашап чыктыңмы?» - дим,

«Бер көн алган алтын алкаң шулмы?» - дим.

 

Нәрсә әйтсәм дә ябышмый сүзләрем,

Чөнки анда уй-фикер һәм күзләрем.

 

Сокланып кат-кат карыйм ап-ак битен,

Каушавымнан онытамын сүз тәртибен.

 

Сөйгәнемне аңлатам тик күз белән,

Ул шуны аңлап, матур кызарып көлә.

 

Күзләреннән серле нурлар сирпелә,

Ул нәфис битеннән хуш исләр бөркелә.

 

Шул ике нәрсә белән исерек булам,

Зур гаепле бәндә төсле тотлыгам.

 

Ул чыгып киткәч, алам иркен сулу,

Эчтән уйлыйм: «Их, матур соң! Их сылу!..»

 

Күргәнемне уйлыймын да шатланам,

Киткәнен уйлап, кызу утта янам.

 

Күңлемә ул нурлы шәм кабызып китә,

Төн буе балкып яңырга шул җитә.

 

ГАҖӘП ЭШ

Бик гаҗәп эш!.. Мин кичә кичкә табан кайтып киләм,

Шунда алдымда янып, балкып торучы нур күрәм.

 

Ушбу нур – кояш нуры дисәм, кояш баткан вакыт,

Ай дип әйтсәм, бу түгелдер тулган ай калыккан вакыт.

 

Соңра белдем ушбу нурның ник вә кайдан килгәнен:

Нәкъ шушы чакта урамга чыккан икән сөйгәнем!

 

АЙСЫЗ ТӨН

Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә,

Шул караңгылык эчендә «ул» да һәм тик «мин» генә,

 

Сөйләшәм мин ак кулын кулга тотып, экрен генә,

Әйтәмен чын-чын мәхәббәт сүзләрен яшьрен генә.

 

Ай вә йолдызларны каплап пәрдә япкан көзгә төн,

Әммә һичбер каплый алмый сөйгәнемнең ак битен.

 

Шунда мин авызын үбеп, бу калбемә1 шәм яндырам,

Ушбу шәмнең яктысы берлән үзем дә яктырам.

 

Ямьле төн бу, серле төн бу, монда «җәннәт»,

монда «хур»,

Ул минем алдымда торса, төннәрем айсыз матур!..

_________

1калбемә - күңелгә, йөрәккә

 

ЯҢА ТАНЫШЫМ

Мин, кояштан качкан ярканаттай,

Качтым бервакытта сөюдән,

Гәһет иттем һичкемне сөймәскә,

Сакландым мин янып-көюдән.

 

Гыйшык керсә күңлем ишегеннән,

Тәрәзәсеннән куып чыгардым,

Шушы кылган гәһдем, тоткан юлым

Белән ничә еллар мин бардым.

 

Былбыл кебек моңлы, янган йөрәк

Назлы чәчкәләргә кунмады,

Эллә кемне көтте, сайрый-сайрый,

Ләкин көткән өмет булмады.

 

Шулай йөрдем ничә еллар буе

Ялгыз булдым, ялгыз җырладым,

Әкрен-әкрен сүнгән сымак булды

Балкып янган күңел нурларым...

 

Бер вакытта күреп бер матурны

Кылдым ак йөзлрен тамаша,

Бите ак-кызыллы чәчкә кебек,

Күргән вакыт күзләр камаша.

 

Аны күрү белән моңлы былбыл

Шатлыгыннан сузып сайрады.

Балкып торган гөлләр арасыннан

Шушы матур гөлне сайлады.

 

Шунда минем сүнер-сүнмәс нурым

Балкып китте, кире кабынды,

Моңлы былбыл, үз тәхетеннән төшеп,

Шул матурга барып табынды.

 

Рухландым шунда, күңелем нуры

Гәрше әгъләләргә1 сузылды,

Шул минуттан башлап «һич кешене

Сөймәм» дигән гәһдем бозылды.

____________

гәрше әгълә - күк тәхете

АНЫКҮРСӘМ...

Күрмәгәндә, бер күрергә зар булып, сагынып йөрим,

Ул кояшның алдыма килүен минут саен телим,

Очрасам, бер алдына егълып сөйләрмен серләрем,

Дип көтәм,тик мин аны күргән вакыт шәмдәй эрим.

Аһ, күргән вакыт шәмдәй эрим.

 

Мин аны күргән минутта шатлыгым чиктән аша,

Бар вөҗүдем калтырый, шундук мине бер көч баса,

Шаккатып, хайран калам, ак йөзкәен күргән вакыт,

«Мин сөям җаным, сине», дип бер сүз әйтмим, ичмаса.

Аһ, бер сүз әйтмим ичмаса.

 

Кайда ул юк, анда мин сүзчән вә бик үткер булам,

Ул сөеклем булдисә, телсез кешедәй тотлыгам.

Төн вә көн янам мин аның гыйшкы белән шәмдәл кебек,

Әммә алдында гыйшыктан бер сүз әйтмим, тик торам.

Аһ, бер сүз әйтмим, тик торам.

 

Ахырысы, тотлыктырадыр анда булган көчле нур,

Ак йөзен, серле күзен сүзсез карап утыру хозур.

Башка җирләрдә түземсез, бик сабырсыз мин үзем,

Әммә ул булганда, мин Әюб пәйгамбәрдән сабыр!

Аһ, ул булғанда, мин Әюб пәйгамбәрдән сабыр.

 

Көйдерергә ул мине туган кояштыр дөньяга,

Ул минем күңлемне үрти, мәгънәви бер ут яга.

Мин аны күрмәс борын чын-чын ирекле зат идем,

Эммә бу көн ул ирекле, мин ирексез кол аңа.

Аһ, ул ирекле, мин ирексез кол аңа.

 

Эй, ходаем, бу гыйшыкның беразын син миннән ал,

Ал да шул утны сөеклемнең эчен ач, шунда сал!

Ул да янсын, ул да көйсен бу гыйшык нары1 белән,

Эй, ходаем, син кадирсың2, юк сина һичбер мөхаль3.

Эй, ходаем, син кадирсың, юк сина һичбер мөхаль.

______________

1нары - уты

2кадирсың – көче җитүче

3мөхаль – мөмкин булмаган эш

ШӘҮЛӘСЕ

Биш көн инде күргәнем юк сөйгәнемнең гәүдәсен,

Тик хыял берлән күрәм нурдан гыйбарәт шәүләсен.

 

Шәүләсе алдымда баскан – нәкъ тап илаһи бер санәм1,

Шул сурәт алдында табынып шатланам, ләззәт алам.

 

Мин шулай тәгъзыйм итәм2 бит сөйгәнемнең шәүләсен,

Нәрсә эшләрмен, әгәр күрсәм аның чын гәүдәсен?

__________

1санәм – статуя

2 тәгъзыйм итәм – зөрмәтләү

КӨЛДЕ...

Күрәм, җаным, бүген нинди күңелле!

Матурланган, яңаклар аллы-гөлле,

 

Матурлык өстенә артты матурлык,

Кайчан ки шатланып елмайды, көлде.

 

Кызыл гөл төсле ирене уртасыннан

Тезелгән энҗедәй тешләр күренде.

 

Матурлык нурларын чәчте битеннән,

Гүяки, ул шушы нурга күмелде.

 

Гыйшык берлән авырган назлы җаным,

Аның шул көлгәнен күргәч, терелде...

 

МИҢ

Синең ап-ак йөзөң өстөндәге шул кечкенә миңне

Күрәм дә, тулган айның бер эшен уйлап көләм инде.

 

Менә ул эш ничек булған: сиңа айның күзе төшкән,

Синең матурлыгың күргәч, эче янган вә көнләшкән.

 

Күрә ул шунда: син айның үзеннән күп өлеш нурлы,

Битеңдәге шушы миңгә сәгатьләрчә карап торды.

 

Бераз торгач та мәгьрүр ай: «Бу йөздән киммени мин… – ди, -

«Фәкать үз йөземә сөртим шуның төсле матур миңне», -

 

Диде дә ак нуры өстенә аз-азлап кара сөртте,

Гүяки ул синең төсле булам дип, битенә миң төртте.

 

Менә нәкь шул вакыттан бирле калды ай йөзендә тап,

Аның йөзендәге таплар минем сүзне кыла исбат.

 

Хәзер ул ай, сине күрсә, оялып, битенә болыт каплый,

Болытлар булмаса, төннәр буе җир өстенә калыкмый…

ЧӘЧЕ

Җансыз ул чәч, ул бирелгән шул матурның иркенә,

Ул матур селкенсә гөлдәй, ушбу чәч тә селкенә.

 

Кайвакытта ул матурлый шул матурның аркасын,

Беразы яшьреп тора бәрһәт колак һәм алкасын.

 

Кай вакыт сүтелеп төшә дә ал яңаклар өстенә,

Ул кызыл гөлдәй яңакларның бераз урынын күмә.

АЯКЛАРЫ…

Аның ап-ак битен күргән саен,

Хәйран кала идем нурына,

Мин охшата идем аның йөзен

Фәрештәгә, оҗмах хурына.

 

Караган саен, аның нуры артып,

Чагылдыра ике күземне,

Матурлыгын күреп, биһуш булып,

Эйтә алмый идем сүземне.

 

Утыра идем аның битенә карап,

Бер сүз әйтә алмый күп вакыт,

Тик шул вакыт аның бит нурыннан

Кабызып ала идем нурлы ут.

 

Бүген күрдем аның ике аягын,

Сөт карарак булыр алардан;

Нәфис, матур шушы ике аяк,

Һич шөбһәсез, нурдан яралган.

Исем китте, сөбханалла, дидем,

Күргәч аның ике аягын;

Бер илледән артык нур чолгаган

Ике аягының һәр ягын.

Болар баскан җирдән тузан алып

Күзенә сөрмә иткән кеше дә:

«Чын бәхетле кеше - мин», - дип әйтер,

Шатлык белән йөрер мәңгегә.

Шул аяклар белән бер генә рәт

Басса шушы шигърем өстенә,

Һәр вакытта мактанып йөрермен:

«Иң бәхетле кеше - мин генә».

 

БҮЛӘК

Ни булса соң, әй ходаем, син миңа зур көч биреп,

Мин очып китсәм матур төндә матур күккә менеп?

 

Анда менгәч тә янып торсам, һаман да сүнмәсәм,

Күк йөзеннән нурлы йолдызларны бер-бер чупләсәм.

 

Мин аларны бик кадерләп, энҗедәй рәттән тезеп,

Сөйгәнемнең муенына куйсам матурлап кигезеп,

 

Шул вакытта әйтер идем мин: «Әй сөеклем, әй мәләк!

Бу сиңа бер алладан килгән кадерле зур бүләк!..»

 

Шул вакытта ул сине миндәй күреп яратыр иде,

Җир йөзендә хөрмәтең, кодсиятең артыр иде.

 

Искитәрлек ушбу эшне бар халык күрсен иде,

Күктәге хурлар бу эшкә көнләшеп йөрсен иде.

 

СУЛГАН ЧӘЧКӘ

Бер вакыт мин кереп зур бакчага,

Чәчкәләрне кылдым тамаша.

Төрле төстә, төрле чәчкәләрне

Күреп шунда, күзем камаша.

Ал, кызыл, ак, сары, көрән, зәңгәр…

Тезелгәннәр, ниндәен матур!

Гүя, күктән хурлар ыргытканнар

Биреп торыр өчен җиргә нур.

Күзнең явын алып тора болар,

Әйтерсең лә, җәннәт бакчасы.

Бигрәк матур шунда бер чәчкә бар,

Нәкъ бу чәчкәләрнең патшасы.

Бал кортлары йөри шул тирәдә,

Куныр-кунмас гына борылып.

Назлы чәчкә шунда өрелеп тора

Очып китер төсле нур булып.

Сандугачлар сайрый шуңар карап,

Төн буенча күзен йоммыйча,

Аның янынан үткән күбәләкләр

Киталмиләр аңар кунмыйча.

Хайран булып, мин дә карап тордым:

«Шушы икән» дип, күңел бизәге.

Кызарган ул янып көнгә каршы,

Нәкъ ғашыйкның янган йөрәге.

Уйладым мин шунда шул чәчкәне

Күкрәгемә алып кадарға,

Әрәм итәр төсле булдым да мин

Кыя алмадым кулым сузырга.

Үзем киттем, ләкин ике күзем

Калды шул чәчкәдә бәйләнеп.

Шул чәчкәне тагын бер күрим дип,

Өч көннән соң килдем әйләнеп.

Ни күз белән күрим!.. Ул чәчкәнең

Сабағы бар, үзе өзелгән,

«Кайсы явыз куллар өзде икән?» - дип,

Яшь тәгәрәп чыкты күземнән.

Башым түбән төште, җиргә бактым,

Кергән кебек булдым зинданга.

Ни күз белән күрим?.. Шул чәчкәне

Кемдер ташлап киткән тузанга.

Җирдән алып бик тиз карыйм аңар,

Күрәм: җансыз кебек булган ул,

Кызыллыгы бетеп, төсе киткән,

Җирдә ята-ята сулган ул.

Их, кызғаныч, нинди чәчкә сулган!..

Сулдырды икән моны кем кулы?

Кая киткән төннәр буе сайрап,

Моны мактап торган былбылы?

Кая киткән моның күргәннәрне

Сокландырган нурлы чаклары?

Минем шигыремә мәүзугъ булган

Ул илаһи серле чаклары?..

Сизми калдым шунда, бу дөньяга

Ләгънәт әйткәнемне кычкырып.

Бу чәчкәне шунда алып куйдым

Хәтер дәфтәремә кыстырып.

Ушбу сулган чәчкә бу көнгәчә

Җылы күкрәгемдә саклана.

Һичкем белми торган ушбу серләр

Назлы йөрәгемдә саклана.

 

АЯК

Дөньяда ушбу аяклардан матур бернәрсә юк,

Соң, шулай булгач, аларга ник кияргә соң оек?!

 

Җип-җиңел, йомшак басып атлаулары нинди хозур.

«Гөл кебек матур аяклар» дип, кешеләр сокланыр.

 

Кап-кара көзге болытларга кереп яшеренсә ай,

Бик күңелсез эш була, ушбу аяклар да шулай.

 

Кап-кара оеклар белән уратылсалар - ямьсезләнә,

Нур чәчеп торган аякларда матурлык үзгәрә.

 

ГАҖӘПМЕ?

Кичә күз яшьләре тамган урында

Бүген гөл чәчкәсе үссә, гаҗәпме?

 

Авырлык берлән үткән бу минутлар

Җиңеллек берлә тиз үтсә, гаҗәпме?

 

Күгемне каплаган салкын болытлар



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-10-11 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: