Әгәр дә бу мәхәббәт бәндәләргә чын урынлашса,
Хакыйкатькә васыл2 өчен үзенә яхшы юл ачса.
Җиңә алмас моны һич башка күәт, чөнки бу көчле –
Булыр шунда кешеләр һәммәсе нәкъ бертуган төсле.
Бетәр шунда бу көндәге хәсәд3, нифакъ4 вә дошманлык,
Туыр дөньяга дуслыклар – менә шунда чын инсанлык5.
Җиңү-җиңмәү сүзе беткәч, керер дөньяга зур бер ямь –
Итәрмен шул вакытта мин гаҗәп шатлык белән бәйрәм.
______________
1гаһед иткән –вагъдә бирғән
2восул – ирешү
3хәсәд – көнчеллек
4нифакъ – икейөзлелек
5инсанлык – кешелек
ГОМЕР
Ак-кара катыш чуар бер нәрсәгә әйләнде баш,
Үтте инде яшь гомерләр, чәч агарды яртылаш.
Үтте гомремнең җәе – бу әйләнеп килмәс тагын,
Җитте көзләр, койды гәүдәм инде яшьлек яфрагын...
Инде яшьләрчә уен-көлке килешми башлады,
Күңлемә төрле тәләззез1 фикре төшми башлады.
Дәрт кереп, яшьлекне уйлап, әз-мәз уйнап көлдисәм,
Ак чәчем искә төшә дә кырт итеп уеным кисәм...
Инде үткән яшь гомерне уйлавымнан тәм табам,
Бик күп эшләрдә сөкут2 берлән калудан ямь табам.
Кайда ул – яшьлектәге нык талпынулар дәрт белән,
Уйлыймын киләчәк гомерне – анда бер бушлык күрәм...
__________________
1тәләззез – ләззәтләнү
2сөкут – дәшмәү, сөйләшми тору
ЙОЛДЫЗ
Еракта, бик еракта... күк читендә күренә бер йолдыз –
Югары, күккә күтәрелми, офыкта калган ул ялгыз.
|
Итә җем-җем, югарыга менәргә талпына, ашыга,
Көлә дә елмая – барган саен бер моңлы сер ачыла.
Мин уйлыйм: әллә күптәннән югалган йолдызым шулмы?
«Бәхет йолдызысыңдыр…» дим, өмид белән сузам кулны.
«Йә булмаса, халыкларның югалткан бәхетесеңдер, - дим, -
Гомерлек, мәңгелек рәхәт, сәгадәтләре синдер», - дим.
«Караңгы төндә монда булмыйча, шул җирдә булсам, - дим, -
Япа-ялгыз балкыган нурлы йолдызга кушылсам», - дим, -
Шушы йолдыз кебек мәңгегә сүнми, ялгызым шунда –
Гомер итсәм, теге бик якты йолдыз торса, каршымда,
Хисап итәр идем шунда үземне чын бәхетле дип,
Хаятым мәгьнәле булды, бу инде мәңге бетми дип...
УЙЛАНУ
Була шундый вакытлар: уйлыйсың үткән гомерләрне,
Шушы хәлне, киләчәкне – менә шунда күңел әрни.
Карыйм үткән гомергә: ул да шул бик мәгьнәсез үткән,
Газиз гомрем минутлары гелән җилгә генә киткән.
Шушы хәлдә үтә гомрем тәрәддед1 һәм тәфәккердә2,
Канәгатьләндерерлек эш үземдә тапмыймын бер дә.
Рәхәт чаклар сирәк, чак ялтырап киткән яшен төсле,
Озын хәсрәтле чаклар кап-караңгы көзге төн төсле.
Болай да булмагач, шуннан соң уйлыйсың киләчәкне:
Рәхәт шатлыклы чаклар алда бер көнне киләчәкме?..
Киләчәк көн – кәгазьлары киселмәгән китапка охшый:
|
Күңелле нәрсәләр чыкса ярый ла анда бик якшы...
Күңелсез нәрсәләр чыкса, өмид тәмам китә җилгә,
Гомер буе рәхәт күрми керермен мин кара җиргә!..
___________________
1тәрәддед – икеләнү
2тәфеккер – уйлану
САФ КҮҢЕЛ
Мөхәббәт берлә тулган саф күңелләр дәрьядан да киң,
Бөтен күзгә күренгән нәрсәләрдән – дөньядан да киң.
Күңел киң булса, анда сыймаган һичнәрсә юк – ул зур,
Күңел һәр нәрсәне күрүче гали, мәгьнәви бер нур.
Сөя ул тип-тигез мескин вә мәзлум1 һәм фәкыйрьләрне,
«Мин инсанмын2» дигәннәрне – хатыннарны вә ирләрне…
Карый ул дөньяга һич хәйләсез-нисез вә күзлексез,
Шулай ул кайгыра һәммә халык өчен һич өзлексез...
Вәләкин ул күңелнең сахибе3 күрми – сукырланса,
Күңелне кысса, юк-бар шәй4 өчен сызланса, тарланса.
Күңелдән тар бер әйберне табып булмыйдыр ул чакта,
Кая дөнья сыю!.. Андый күңелгә сыймый борчак та.
Күңел тар булса, мин андый күңелләрне бозылган дим,
«Илаһым, мондый пычрак тар күңелләрдән үзең сакла!.. »
_____________
1мәзлум – изелгән, кыерсытылган
2инсан - кеше
3сахибе - иясе
4шәй – нәрсә, әйбер
ИШЕТ, ТӘҢРЕМ...
Дөньяга күптән тамыр җәйгән өчен чүп-чар фикер,
Яхшылап үсми, тамыр җәйми аның иң җанлысы.
|
Дөньяда никтер һаман шытмый мәхәббәт орлыгы,
Яумый һиммәт яңгыры, яуса ява тик канлысы.
Кем залим, кемдер надан – шунда кеше мәсгуд яши!
Хур була, мәзлум була иң яхшысы, вөжданлысы.
И ходай! Яхшы кешең юк, кем керер ожмаһыңа?
Кайда ул чын яхшылар?.. Кайда ихсанлысы?
Чын мәхәббәт, чын кешелек, белмимен, кайчан туар?
Чын мәхәббәт юклыгыннан азмы түгелде күз яше?
ТӘЭССЕР
Һәрвакыт иссә күңелдән чын мәхәббәтнең җиле –
Мин буламын шул вакыт бу бабта Мәҗнүннән тиле.
Хәйләсез чын, саф мәхәббәтне күңел эзләп оча,
Әйләнеп мәэюс1 булып кайта, кунар җир тапмыйча.
Чыкты күңлемнән мәхәббәт утлары бу дөньяга,
Тик таралды төрле якка, төшмәде бер ноктага.
Күп еладым – яшьләрем мөнбит2 урынга төшмәде,
Бер күреп күңлем ачарлык исле гөлләр үсмәде.
Бер генә рәт елмаеп күңлем ачучы булмады,
Нинди янган чакларымда тамчы да су булмады.
Күк кабагы ачылуын көттем һаман да зар булып,
Күк кабагы урынына каплады күкне зур болыт.
Кап-кара төндә, кара урманда калган юлчыдай,
Мин торып калдым япа-ялгыз, бу җаным йончыды.
Чын көлү берлән көлеп булмый: көләм тыштан гына,
Бу көлүдән шат түгел мин, тик мөгәззәб3 җан гына.
Чолгап алган дөньяның вак тормышы өскә кунып,
Көч бетә, хәлдән таям - булмый һаман да ычкынып.
_____________
мәэюс1 - өметсез
мөнбит2 – уңдырышлы
мөгәззәб3 - газаплана
ИСЛЕ ГӨЛ
Күп үләннәр уртасында үсте бер хуш исле гөл,
Ушбу гөл читтән карауга бик матур һәм бик зур түгел,
Җилләр иссә, селкенә бу гөл, чәчә хуш исләрен,
Аңкый хушбуй исләре көндезләрен һәм кичләрен.
Ушбу гөлнең бу эшеннән башка гөлләр көнләшә,
Бу аларның шул эшен күргән саен хуш ис чәчә.
Бу үсә, үскән саен, хуш исләре арта гына,
Төрле күбәләк кунып исни аның яфрагын.
Ушбу исле гөл кебектер яхшылык кылган кеше,
Исле гөл төслүк кешеләрнең була ул изгесе.
КҮҢЕЛСЕЗ БЕР КӨНДӘ
Күңлем яфраклары түбән төште,
Су табылмый аңар сибергә.
Хәсрәт утларына каршы торып,
Якынлашкан инде кибәргә...
Чәчкә атарга күңлем йомарланды,
Су юклыктан гына атмады.
Чәчкә атарлык җылы, мәхәббәтле
Муафикь бер урын тапмады…
Юк бит мәхәббәтле, нурлы җирләр!..
Җирне ямьсез ләгьнәт каплаган.
Барча кошлар җыелып сайрашырлык
Бер генә дә чәчкә атмаган!..
Атмаган ул аны моңар чаклы,
Инде атмастыр ул мәңге дә...
Өмид белән үтте бөтен гомрем,
Ахры, шулай үтер мәңгегә…
Сабагыннан өзелер,җил очырыр,
Белмим, барып төшәр кайҗиргә?
Ләгънәт укып китәр бу дөньяга,
Мәңге килмәс кире бу җиргә!..
...ГӘ
Эгәр дә булдисәң саф, ак күңелле,
Ягымлы, май кебек йомшак күңелле,
Фәкыйрләр, ярлыларны кызганучан
Алар өчен янучан, сызланучан,
Рәхәтлекне күралмый мәңге дә син,
Йөри торгач, бу дөьядан китәрсең.
ҖАВАП
(…ГӘ)
Селкенә һәрбер тәэссирдән күңелнең кыллары:
Бик матур шул җир йөзенең кошлары, былбыллары.
Бик матур бит кичке ае, күктәге йолдызлары!..
Искитәрлек бит фәрештәдән дә матур кызлары.
Төрле төскә манчылып яткан матур, киң кырлары,
Мәңгедән бирле горурланып утырган таулары,
Кырлары, тауларына төшкән кояшның нурлары.
Төрле төстә, төрле истә чәчкәләрне әйтмә дә -
Саф мәхәббәт бит аларның ваклары һәм зурлары!
Җиргә төшкән ай кебек ак, тын вә серле күлләре,
Сандугачларның күңелләрен өзүче гөлләре.
Нәрсәләр укымаска мөмкин моңлы йөзләргә карап?
Бик сөйкемле тәңренең күз яшьле, моңлы коллары.
Нәрсәгә баксаң да, аннан бик мөьҫир1 моң ага,
Селкенә шул моң белән нечкә күңелнең кыллары.
Шул тәэссердән күңелләр нечкәрә, күз яшьләнә.
Эретә күңлемне шуларның чәчелә торган нурлары.
Мин шунар моңлы, шунар шат, тәм табам шуннан елап,
Җаныма тик ямь табам мин кайгы-шатлыктан елап.
______
Таш күңеллекне, көчне сөймәгәч, соң ни эшлим?
Кыш итә алмыйм чәчкәле, йомшак, матур күңлем җәен.
______________
1мөьсир – йөрәккә үтерлек
ЯЗМЫШ
Йөзәбез шаулаган тау-тау кебек дулкынлы дингездә
Барабыз зур корабларның арасыннан шулай без дә.
Үтә һәр бер минут курку белән өмид арасында,
Җил иссә кайсы яктан, бу кораблар да бара шунда...
Түгел мәгълүм: бара торгач та бәрелерме болар ташка?
Калырмы бәгъзесе өстә, китәрме бәгъзесе аска?
Хәвеф зур!.. Куркыныч арта!.. Үлем алга килеп баскан,
Халыкның язмышы чишелер вакыт гаять якынлашкан...
Ирек юк, нәкъ уенчык төсле “язмыш” уйната безне,
Якабыздан тотып, бер тарта, бер читкә ата безне!..
Мокатдәс яшь, мокатдәс кан!.. Китәрләрме болар юкка,
Йә булмаса ирештерерме безне мәңге шатлыкка?..
****
Ничә еллар торам җир төрмәсендә,
Тора-тора агарды инде чәчем дә.
Кая әүвәлгечә тәмле елаулар,
Зәһәрле бер ачу бар күз яшемдә.
Кая баксаң да пычраклык вә пислек,
Усаллык һәммә картында, яшендә.
Гөнаһлылар, җаһилләр дөньясы бу,
Торалар мәскәнәт зилләт1 эчендә.
Адәм, Һаүва бу җиргә ыргытылгач,
Фәкыйрь – хур итте алла һәммәсен дә.
Хакыйкать угрысы булган өчен дә
Торабыз бу ходайның төрмәсендә.
__________
мәскәнәт зилләт1 – түбәнлек, гаҗизлек
НИГӘ КИРӘК ИДЕ!..
Миңә ник ачарга кирәк иде
Кешеләрнең мәжрух1 йөрәген…
Миңә ник карарга кирәк иде
Мәзлумнарның моңлы күкрәген?!.
Ник йөрмәскә иде башкалардай,
Үзем өчен генә ау корып,
Һәрбер эштән үземә файда уйлап,
Мәгәр үзем өчен генә кайгырып?
Шәп булачак икән кешеләрнең
Эчке серләрен бакмасам…
Мин аларның кайнар йөрәк маен
Үз йөрәгемә китереп якмасам.
Йөген тарталмаган арган атка
Тиклем карап торгач кызганып,
Ничек рәхәт үтсен минем гомер,
Һәрвакытта торгач сызланып!
______________
1мәжрух - яралы
***
Алга омтылдым өмид берлә күрәм дип якты көн,
Бушка китте бар өмид, әверелде көннәр төн булып.
Ялтырап торган теләкләр күктәге йолдыз кебек,
Инде мин җиттем дигәндә, җилгә очты көл булып.
Бер заман алдымда күрдем гөл-чәчәкле бакчалар,
Мин аяк баскач кына әверелде бакча чүл булып.
Каргалар шатлык белән торган вакытта дөньяда,
Мин һаман моң-зар белән сайрап торам былбыл булып.
Әллә нинди бер ирек берлә халыклар шатлана,
Мин торам вөҗдан ташында мәгънәви бер кол булып.
Бар халык гафләттә йоклый, җаннары сүнгән тәмам,
Әммә мин һич күз дә йоммыйм, бер төнем бер ел кебек.
***
Аһ, кыен! Мин алда бик зур куркыныч эшләр сизәм,
Гәүдә монда, әммә җан берлән ничә илләр гизәм.
Нинди илләр! Күп сөйләргә бармый тел, тып тукталам,
Сыймый күкрәккә йөрәгем, хәл бетә, чак тын алам.
Аптырап мин үз-үземне барча уйлардан тыям,
Аһ, кыен! Чиксез олуг диңгездә мин ялгыз йөзәм.
***
Соңгы вакытларда кайберәүләр
Никтер миңа кырын карады,
Борын якын күргән танышларым
Берәм-берәм китеп таралды…
Танышларның шулай таралуы
Бер жәһәттән ярады,
Хәзер ялгыз гына өйдә торып
Ямыйм йөрәктәге яраны...?
***
Елама... елама...зарланма,
Ай син, туган, юкка борчыласың,
Юкка агартасың чәчеңне син,
Юкка гына азап чигәсең күз яшеңне.
Юкка сөйлисең син хакыйкать дип,
Юкны аңлатырга телисең,
Синнән көлә торган кешеләргә
Йөрәгеңнән янып сөйлисең.
Беләсеңме, алар сүзләреңне
Ишетү белән синнән көләләр,
Сине мыскыл итеп күз кысалар,
Сине бозылган дип беләләр.
Синең чын сүзләрең алар өчен
Көлке генә булып күренә,
Синең ниләр уйлап ятканыңны
Төшенмиләр алар сереңә.
Күз яшеңне тәкъдир итмәүләрен
Белә торып, нигә еларга,
Йөрәк майларыңа ут кабызып,
Яктысында нигә җырларга?
***
Мин бүген торам дөнья уртасында,
Асылы ахры бу дөньяның ясалма,
Берәр айга да бармый чергән алма.
Дусың чын дус түгел һәм вә дошманнарың да
Гажәп дошман түгел, син чынга алма.
Ясалма дусларың вә дошманнарың да,
Мәгәр хәйлә-мәкер тулган барында.
Кирәк кайсысына әйтсәң туры сүз,
Сине чәнчер пычаклары янында.
Ут кирәк булса, аны минән генә алсын зәмин1.
ӨМИД
Булып уртак бу хәсрәт, кайгыларга,
Чыдый алмый, җитерсең син еларга.
Сине кыса, ватадыр мондый тормыш,
Тирә-ягың мәүәнигкә1 тутырмыш.
Начарлыкта сине көчләп тоталар,
«Мона...мона...мона!» - дип хурлаталар.
Сиңә ярдәм итер иптәшләрең аз,
Бетермәк өсти инде сезне мәркәз.
Аларның максуды тамырыңны корытмас,
Тавыш-тынсыз начар бер хәлдә тотмас.
Тамыр җәй! Яфраклар, курыкма! Тиз үк,
Бетермен димә, булма мәьюс, әй, дус.
Кара алга, синең алдыңда якты,
Аның өстенә хаклык сезгә яклы.
Хакыйкать ул шулай күәтле көчкә,
Аларның китерер ул астын өскә.
Көнең бар алда синең һич болытсыз,
Яшенсез, күкрәүсез һәм да утсыз...
Басыр аларны шул көн кайгы илә гамь,
Мона инде шул көннәр сезгә бәйрәм.
Алар мәьюс кенә булмас, бетерләр,
Кире килмәс булып моннан китерләр.
__________________
1мәүәниг- киртәләр
КАЙГЫ
Әйа, кайгы! Миңа син, әллә, дусмы?
Йөрисең син төне-көне янымда!
Күзем йомсам - төшемдә син күрендең,
Килеп җиттең дәхи уянганымда!
Бу дөньяда миңа насыйп түгелдер
Уен-көлке күрү яшь заманымда?
Мине азрак ни өчөн кызганмадың син,
Җиһандук янган утка янганымда…
ХЫЯЛ
Юк инде күптән үк мал һәм кәмалем,
Күңел ача минем бетмәс хыялым.
Гаҗәп эшләр кичә-китә хыялда,
Бәхетле бер көнем бар төсле алда,
Хыялга алданып үтте бу көннәр,
Шуның берлән генә мәсгүд күңелләр.
Минем берлән хыял булмаса бергә,
Китер идем моңа чаклы кабергә...
***
Вакыты белән талпынып һәм моңланып күп җырладым,
Якты көннәр, айлы кичләрдә карап тик тормадым.
Кап-кара, бозлы болыт чыкты – каралды көннәрем,
Бервакыт ак ай да бетте – калды айсыз төннәрем.
Инде тик эчтән янамын, сайрый алмыйм кычкырып,
Мин кунып сайрап утырган зур агач бетте корып.
Әллә нинди вәхши кошлар өске яктан яскыйлар1,
Аскы яктан төрле дошманнар аякка бастылар.
__________________
1яскыйлар – җыелышып һөжум итәләр
ӨМИД ӨЗМӘДЕ
Күпме гамьнәр күрмәдем мин,
Күпме яшьләр түкмәдем,
Күпме таулар кичмәдем мин,
Күпме сулар үтмәдем.
Юл авыр булды, шулай да
Тик ятып җан түзмәде,
Йолдызын, бәхтең табудан
Зур өмиден өзмәде.
______________
гамьнәр – кайгы-хәсрәтләр
ХАЯТ ЮЛЫНДА
Булма мәьюс!.. Бул хәзер һәр вакыт хаят1 сугышында син,
Йә муаффәкъ бул сугышта, яки җан бир шунда син.
Мәгълүм ул: дөнъяда булмый чын бәхетле, шат кеше,
Бу фәләкнең тырнагыннан чын вә чын азат кеше.
«Күп тырыштым – булмады», - димәк, начарлык ул, юк эш,
Син әле һаман тырыш, һаман бәхет эзләп сугыш!
Син хаят сугышында гайрәт, һиммәтең2 итсәң корал,
Шөбһәсез галиб3 булырсың, дөньяда юк һич мөхәль.
Чын кешелектән хисапланмый тору мазлумсынып4,
Юк кына эшләргә дә куян кебек тик буйсынып,
Чын җәсарәт каршысында нәрсә бар тез чүкмәгән?..
Тагы да кузгал, тагы да талпын, әле дә форсат үтмәгән!..
___________
1хаят - тормыш
2һиммәтең – дәрт, тәләккә омтылу, тырышлык
3Галиб – җиңүче, өстен чыгучы
4мазлумсынып – кимсетелеп
ЯН КӨНДЕЗ...
Эй, кояш, сүн, булмасын көн,
Яки кит син, читтә ян!..
Җирдә булсын һәрвакыт төн,
Кап-кара булсын җиһан.
Янма син, кит!.. Мин яныйм тик,
Мәңге китми дөньядан.
Чөнки яктыртучыга мохтаҗ
Түгел ялкынлы җан.
Бирмә ут син, миндә ут бар,
Бирмә якты – якты мин.
Ут кирәк булса, аны
Миннән генә алсын зәмин1.
__________
1зәмин – җыр
КОЯШ ҖИҢДЕ
Кояш нурын болыт капласа да,
Яз язлыгын итә, эретә.
Карлар бетеп, кара җир яшәреп,
Сандугачлар сайрар көн җитә.
Җирнең йөзен, кара чатыр кебек,
Кара болыт каплап ятса да,
Яз язлыгын итте, үлән чыкты,
Көнгә каршы булган бакчада.
Бара торгач, кояш җиңеп чыкты,
Җир йөзенә карап көлде ул.
Салкын кара болыт саф кояшның
Көчле нурларына бирде юл.
Нурдан булган кояш изрәде
Ерткылады болыт пәрдәсен,
Зифа буйлы ялангач кызлардай,
Күрсәтте ул бөтен гәүдәсен.
Күргәч, ертык болыт кисәкләре
Куркынышып читкә китәләр,
Китәләр дә, бераз бару белән,
Төтенләрдәй таралып бетәләр.
Төтен һәр вакыт та тиз югала,
Тиз тарала торган нәрсә ул.
Һәм шулай ук һәммә караңгылык
Кояш нурларына бирә юл.
***
Бер-бер артлы шырт кебек үскән күңелнең талларын
Сындырып салдым да үттем мин бу тормыш сазларын.
Саз гына булса тагын бер хәл – тирә-як күк томан;
Алда һичбер җай күреп булмый, көнем нәкъ төн сыман.
Шунда ачтым күкрәгемне,чыкты аннан чаткылар,
Ул томаннан һәм сазлардан алып чыкты шулар.
КӨНДӘЛЕК
Ах, мин нигә булдым уйланучан,