Мин шулар янында булам... 8 глава




Олыла партияңне, ул кол итмәс,

Халыкны сөй, халкың сине читкә типмәс.

 

Әгәр тотсаң минем бу сүзләремне,

Бәхет суы юар да йөзләреңне,

Бәхет нуры бизәр гомер күгеңне,

Булырмын мин дә шул чак шат күңелле.

 

Шуның өчен синең бездән китүең

Минем шатлыкны ким итә итүен,

Шулай да өзгәләнмим шактый,

Балам булганга якты, киң кочакта.

 

Ярый, балам, китәм дисәң, азат бул,

Кайда барма, насыйп булсын матур юл.

Яшә, үс киң Совет илендә син дә

Сине күреп, куансам иде мин дә.

 

Яшә, үс, күкрә, мәңгегә азат бул,

Бәхетле бул, гомерле бул, гүзәл бул.

Онытма безне дә, кил, үз итеп бел,

Күрәлмәсәм, хәтерлә, каберемә кил.

__________

1шигырь М.Гафури гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Нәгыймә Якуповага багышланган

Һ.САГЪДИ ИПТӘШКӘ ИСТӘЛЕК

Синең дәгъвәт1 белән миһманханәңә2 мин кадәм салдым3,

Шәрабыңны эчеп, Сәгъди, күңелгә госса-гамь алдым.

 

Күңелләр талпынып очты, йөрәкләргә дә ут төште,

Җаным дәүран итеп4, шатлык биреп үкенеч – нәдам алдым.

 

Күңелләр нечкәреп киткәч, тәэссир ингыйкяс иткәч5,

Тәэссерне язып ташлыйм дидем, кулга каләм алдым.

 

«Үтәр көннәр, утә барысы... вә ләкин берничә еллык

Мәвәддәтләр6 югалмаслар...» дип уйлап җанга тәм алдым.

 

Җиһанда чын ирәннәрнең7 эчендә пәрдәләр булмас

Дигән уйда йөреп, шуннан матурлык һәм дә тәм алдым.

 

Тагын бер әйләнеп килмәс гомердән истәлек булган

Бу юлларны язып рәттән, сиңа бер нөсхәсен салдым.

___________

дәгъвәт1 - чакыру

миһманханәңә2 – кунак йорты

кадәм салдым3 – атлап кердем

дәүран итеп4 – үзгәреш кичереп

тәэссир ингыйкяс иткәч5 – тәэсирләнгәч, тойгылар-хисләр уянгач

мәвәддәт6- дуслык

ирәннәрнең7 – ирләрнең

ДӘРДМӘНДНЕ УКЫГАЧ

Укыйм кай чагында Дәрдмәндне,

Алып ташлый күңелдән барча дәртне,

Булыр төсле булам мин гүр иясе,

Аның шигыренә башка ни диясе!..

 

***

Күңелләрдә нәрсә уйланганны

Күз белән йөз итә тәржемә.

Һичвакытта: «Минем күңелемдәген

Чит кешеләр белмиләр» димә.

Кайбер елмаюлар астына да

Эллә нинди серләр яшеренә.

Кайбер ачуларның астында да

Хакыйкатьләр балкып күренә.

 

Мин яратам шундый йөрәкләрне,

Сафлык белән балкып торсалар,

Ямьсез уйлар белән пәрдәләнми,

Кояш төсле якты булсалар.

 

Кешелек дөньясында изге хезмәт

Итү бөтен эшләрдән элек,

Безнең теләк булсын һәрвакытта,

Расай1, миннән сиңа истәлек.

__________

Расай – 1930 елларда эшләгән башкорт журналисты

 

ИКТИЗАР

Амантай дуст, бүген синең миңә

Язган дәгвәтнамәң килсә дә,

Бара алмадын,

Хәзер мин барудан

Мәхрүм инде андый кичәгә.

«Өй тоткыны» булып авырып ятам,

Караватта, мич кырында.

Үзем йөри алмыйм, күңел төрле урында.

Фән эшчеләрен һәм әдипләрне

Бергә җыйган бик зур мәжлес

Икән бүген… Чын күңелдән әйтәм:

- Нинди күңелле эш, матур эш...

Бик күңелле булған булыр иде

Сезнең мәҗлес белән танышу,

Төрле кешеләрне күреп, төрле

Сүзләр тыңлау, фикер алышу.

Безнең заман нинди күңелле бит,

Беләм бу чорның мин зурлыгын...

Каты, ямьсез авыру аркасында

Йөклим өйдә яту хурлыгын...

Безнең Башкортостан бик яшь әле,

Тулыр-тулмас аның унбише.

Шулай, яшьлегенә карамастан,

Ялтлап тора үсү билгесе.

Кайбер үсешләрне санар идем,

Куркам сүзнең озынлыгынан.

Бара алмавыма чын иктизар

Кылганымны әйтәм соңыннан.

ТӨХФАТ ЯНАБИГӘ

Якын иптәшләрчә бер үтенеч

Синнән, Төхфат Янәби:

Гәзитләргә ингән шигыйрьләрең

Булсын көчле, матур, әдәби.

 

Гиганларча үсә Совет иле,

Шаулап алга бара бөтен эш.

Шигыйьрләр да шуларга муафыйк,

Көчле булып үсергә тиеш.

 

Зур төзелеш белән нәфис сәнгать

Бергә үсә Совет илендә.

Шигыйрь, чаткы чәчеп, көчле тәэсир

Калдырырлык булсын күңелдә.

 

Хәзерге көн язучылар ара-

сында күренекле урын аласың.

Аерырга кирәк шигыйрь белән

Тупас нәсихәтнең арасын.

ЗӨҺРӘМ

Көне-төне хәл жыймыйча, йөрдең

Ике авыру карап йөгереп,

Эштән кайтканда да авырсынмый,

Рәхәтләнеп күңелле көлеп.

 

Керә идең ишектән кергәндә,

Нурлы була иде йөзләрең;

Сине тагын матурлата иде

Күккә маил зәңгәр күзләрең.

 

Рәнжемә инде, Зөһрәм, мин бик озак

Авырдым бит синең кулыңда.

Чытык йөзең һичбер күрсәтмәдең,

Абынып егылсаң да юлыңда.

***

Адәмнәр Зөһрәне эзлиләр күктән,

Зөһрә инде минем янымда күптән.

Мине күреп күктән үзе төште ул,

Бик зур ихтирам белән күреште ул.

Шулай итеп Зәһрә белән таныштык,

Бергә яшәр өчен фикер алыштык.

Зөһрә күктәгедәй әле дә якты,

Бар мәсьәләдә ул минем яклы...

ДҮРТЮЛЛЫКЛАР

ЯЗЫРМЫН

Язырмын мин шигырьләрне

Йөрәк бәгърем каны белән,

Ачырмын матбугат сугышы

Халыкның дошманы белән!

Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә,

Ахры бик күп калмагандыр инде актык гомеремә.

 

Яндырып күңелем шәмен эзләп маташтым изге юл,

Каршыдан искән каты җилдән вакытсыз сүнде ул.

ГОМРЕМ ЙОМГАГЫ

Җыеп караганда, алай бик зур

Төсле түгел гомерем йомгагы;

Сүтеп караганда, чак күренә

Аның бер ягыннан бер ягы.

 

УТЫЗ ЕЛ

Утыз ел сакладым вөҗдан,

Утыз ел сатмадым вөҗдан,

Шуны саклау өчен бик күп

Авырлыклар күрде җан.

 

«Уткән бишьеллыкның уңышлары

Ничек соң?..» диеп сораучыларга

Безнең өчен үткән бишьеллык эш

Үзе җавап бирә аларга.

 

Без электән дә урак урган, печән чапкан кеше,

Эш белән маңгай тирен агызып азык тапкан кеше,

Эш белән җәннәт ясарбыз кап-кара кырларны без...

.........................................................................................

Көтмичә һичбер кемнән һичбер ярдәм,

Сикердем бик куркыныч биек ярдан,

Төштем дә саф энҗеләр эзләдем дә

Калкынып, өскә килеп чыктым аннан.

 

Шатлык кадерледер кайгы-хәсрәт

Белән йөргән өчен аралаш,

Егет кеше кайгы-хәсрәтләргә

Куян кебек куркып карамас.

 

Үзем бармын, үзем бермен, үземдә көч белән иркем,

Мине мәжбүр итәлмәс әллә нинди эшкә һичкем.

Туры юл эзлимен дип юлга чыктым, якты шәм кулда,

Маяк чәнечкән булып, юл күрсәтеп, сез тормагыз юлда.

 

Егет кенә кеше, ай, шул булыр:

Кире кайтмас әйткән сүзеннән,

Ышанмаган кеше булса әгәр,

Килеп сорасын ул үземнән.

 

Әгәр дә мин бурыч алсам берәүдән,

Аңар һәр көн дә бер очрыйм әзендә,

Әгәр дә мин бурыч бирсәм берәүгә -

Күрәлмим атналар буе эзен дә.

 

Җылы кояш көлеп карагачтын,

Бездә шатлык ничек артмасын,

Ничек чыдап торсын салкын карлар,

Ничек бозлар эреп акмасын?

Һәр кеше булсын өчен мәгънәле,

Җитмәгән вакыт, аңа иртә әле,

Безнең көннәр кешеләрне мәгънәле

Итәр өчен көрәш белән үтә әле.

 

Эш эшләп кыш буенча киттем арып,

Өч атна яттым монда даруланып;

Хәл җыйдым, кәефем яхшук яхшыланды,

Өемә кайтып китәм аруланып.

 

Түбәнечелек итсәң гакылсызга –

Миннән курка дип уйлар,

Бәласыннан имин булыр өчен

Катнашмасаң, эре дип уйлар.

 

Ни мәгънәсе бар соң яртылаш сау,

Ярты авыру үткән гомернең,

Синдә һәр көн артып, күренеп торса

Билгеләре ямьсез үлемнең?

 

Күңел йөзә яры күренмәгән

Чиксез уй диңгезе эчендә,

Шаулап торган дулкын арасында,

Диңгезнең иң тирән төшендә.

 

Күзләреңнән әллә нинди мәгънәле серләр укыйм,

Тел белән әйтелми торган төрлечә сүзләр укыйм;

Кып-кызыл ирнең арасыннан күренгән тешләрең-

не күрәм дә шул урыннан дәүре мәнсурлар укыйм.

 

Кайвакытта шундый яна йөрәк,

Белми янганлыгын ни өчен,

Шулай итеп юкка дөрләп янып

Әрәм генә итә үз көчен.

 

Күк йөзендә йөзә зур болытлар,

Берсе өстенә берсе капланып,

Кара мәрмәр тауның өсләренә

Өеп куйган кебек ак мамык.

Уйлап-уйлап торып хәйран калам

Бу эшләрнең аслы нигезен...

Кайчагында үтә алмый торам

Киң һәм тирән тормыш диңгезен.

 

Чәчәкләр бәйләмен тотса

Нәфис ак куллары берлән,

Үзе дә чәчәк төсле

Матур нурларга өретелгән

 

Чәчәк ул, ул – чәчәк төсле,

Күреп хәйран калам шунда,

Күренде ай, кояш бергә

Кушылган төсле каршымда.

 

Уңайсызлык килә дә ул, китә дә ул,

Кайгылы уй була да ул, бетә дә ул;

Ир егеткә авырлыклар зарар итмәс,

Әгәр дә ул табып алса туры юл.

 

Төнгә каршы тулган айдай, мин туармын эш белән,

Мин гөнаһ кыйлмым, әгәр кыйлсам – юармын эш белән,

Яу килер, мин куркынып чикмәм карыш та артыма,

Тамчыдай итмәм хыянәт биргән изге антыма.

 

Бер хәсрәт бетте дип торганда,

Аннан да зур хәсрәт килә дә,

Калабалык кебек өсне каплап,

Була шатлыгыңа күләгә.

 

Кайберәүләр арып, хәлдән таеп,

Ятып үлә олы юлда да,

Кайберәүләр кара урманнарны

Ярып үтә, үлми шунда да.

 

Ачык йөзе белән килеп кайбер таныш

Утыра ул синең янда якын дуст

Төсле булып... Соңра синең яннан киткәч,

Төрле җирдә ясап йөри өстән донос...

 

Аэроплан

Оча вырлап, йөри киң күк йөзендә,

Канатлар талмыйлар, зур көч үзендә,

Биек таулар калалар бик түбәндә,

Үтә, бернигә күрми диңгезен дә.

 

Май бит бүген...

Матур май башы!

Ямьле майны көтеп каршы ала

Барлык табигатьнең дөньясы.

 

Ялкаумы мин, әллә уйчанмы,

Барган саен эшләр кичегә,

Бүген иртән эшли торган эшем

Кала бара көннең киченә.

 

Кайвакыт мин гажәеп онытылам,

Һич тә белмим мин үземне – кем булам?

Әллә юкка югары күккә омтылам.

 

Кайвакыт очрап берәү: «Ай, бу юләр»

Дип, сине мыскыл итеп, синнән көләр,

Син аның өчен хафа чикмә, туган, -

Күп кешеләр берсен-берсе белмиләр.

Аллы-гөлле алмалар төсле аларның илләре,

Талпына талларда былбыллар, көләләр гөлләре.

Елгаларда ялт та йолт алтын балыклар ялтырый,

Җил белән җилферди таллар, ялтырыйлар күлләре.

Эшчән халыктарның тормышларын

Бизәкләргә, матурларга

Каршы булган һәрбер начарлыкка

Хәзермен мин каршы торырга.

 

Ник яратылдым мин кеше булып,

Ник булмадым икән бер балык?

Йөрер идем тирән диңгезләрдә,

Күрмәс иде мине бу халык.

 

Кәеф китсә, эчергә баш даруым бар,

Күңелләрне ача торган урын бар,

Әгәр дә файдасыз булса болар да,

Кымыз бар, булмаса җылы Кырым бар.

 

Бик күп эшләр беренче күрүгә

Матур, ямьле булып күренә,

Шул теләккә җиткәч, ул матур һәм

Ямьле эштән күңел сүрелә.

 

Бер-бер артлы тезелеп килгән еллар

Йөзәр-йөзәр бергә саналып,

Бергә кушылып, гасыр исеме бирелеп

Архивларда тора сакланып.

Кайвакытта рух күтәрелми, хәттә әгъла коньяк эчеп тә,

Ә кайчакта җаның шатланадыр көймәдән суга егылып төшеп тә,

Кайвакытта карының тукланмыйдыр төрле тәмле ашлар белән дә,

Әммә кайбер вакыт тукландырыр сөтле суда пешкән үлән дә.

 

Кушылам мин бөтен турылыкка,

Каршы торам золым-җәбергә;

Көрәшермен шушы ике эштә

Тәнем кергәнче кабергә.

 

Һәр хакыйкать тоздай ачы була,

Һәрбер рия татлы күренә,

Әкрен барган хайван һич сөрлекми,

Кызып чапкан тулпар сөртенә.

 

Җил тигезми кулга тоткан чырагымны,

Буялмый бу дөньяның пычрагына,

Үтәрменме бу тормышның сазлыгыннан

Пычрак, баткак тигезми сыйрагыма?

 

Килдем авырып монда хәл җыярга,

Алдан докторларга күренеп,

Бер шәй тордым, даруландым,

Чыктым кәефләнеп, терелеп.

ИКЕЮЛЛЫКЛАР

Ник кылычтан курксын ул җаннан өмид өзгән кеше,

Ник судан качсын эссе утка янып көйгән кеше?

 

Елмаеп, назлы кулыңнан син миңа сондың шәраб,

Мә, шуны эч, дип, син әйттең елмаеп күзгә карап.

 

Яу килер, мин куркынып чикмәм карыш та артыма,

Тамчыдай итмәм хыянәт биргән изге антыма.

 

Чәчкә аткан чакларымда янып сулдым,

Бу дөньяны агартам дип сабый булдым.

 

 

ЧЫГАНАКЛАР

 

1. Гафури М. Әсәрләр дүрт томда, Өфө: Башкортостан китап нәшриәте, I том, 1978, III том, 1979. (баш.)

2. Гафури М. Әсәрләр дүрт томда, Казан: Татарстан китап нәшриәте, I том, Шигырьләр һәм мәсәлдәр (1902-1917), 1980; II том, Шигыйрьләр һәм сәхнә әсәрләре (1917-1934), 1980. (тат.)

3. Сөембикә ханбикә /Җыентык: тарихи, фәнни хемәтләр, әдәби әсәрләр, әсәрләрдән өзекләр. Казан: ИДЕЛPRESS, 2001. – С.149-150.ч

4. Гафури М. Күңелгә: Шигыйрьлар. - Өфө: Китап, - 2005.

5. Гафури М.Әдәм вә Иблис. - Өфө: Информреклама, - 2006.

 

Эчтәлек

 

Дөньяда без көн итәбез һәр заман хаклык өчен,

Мал түгел, хаклык өчен булсын фида бу җаныбыз.

Өндәү

Вакыт җитте!..

Инсаф

Көннәребез

Табылса бу җиһанда яхшы юлдаш...

Сөембикә манарасы

«Һәр кешенең үз нәфсенә җитсә көче...»

Милләткә хадим булган яхшыларга...

Яхшылык

Сахибе кәрамәт1

Нәсихәт

Күңел

Сөенбикәнең актык көне

Шаныбыз1

Хәмер

Шиксез агу...Тиңсез олуг дошман...

Ниләр күрдек

Әйтергә җиңел сүзләр

Уйлаган чакта

Игътираф

Юл

Изге юлда

Татар егетенә

Хакыйкатькә таба барганда

Алга омтылдым өмид берлә күрәм дип якты көн...

Ни генә язсам мәхәббәт тугрысында җыр белән,

Һәммәсен яздым аларның синнән алган нур белән.

 

Бәңә бу көн мәхәббәт булды михнәт...

…Гә (бер хәтирә) Башкаларга бирелсә бу мәхәббәтем...

Мәжлес

Бакчада

Мәхәббәт

Алданган гашыйк

Харап бакча

Вафасыз1 гашыйк

Ачы!..

Охшату (яшьлек хәтирәсе)

...Гә «Бетте ул!..» - диләр, матур шәм төсле балкып янмагач...

Янган йөрәк

Гыйлавә2

Халәте тәьсирә

Беренче мөхәббәт

Сөюдән качу

Яну

Бер истәлек

Саз

Бер төндә

Мин – «исерек»

Бер гашыйкның сүзләре

Барчасыннан син матур

Ул

Көтмәгәндә

Гаҗәп эш

Айсыз төн

Яңа танышым

Аны күрсәм...

Шәүләсе

Көлде...

Миң

Имлә(…гә)

Чәче

Аяклары…

Бүләк

Сулган чәчкә

Аяк

Гаҗәпме?

Шатлык белән хәсрәт

Хаят чишмәсе

Иҗмәгъдан суы санаториясе истәлеге

Рәнҗемә...

Сөеклем, син эгәр булсаң кызыл гөл...

Бүген бер бик матур, назлы чәчкә...

Син миңа рәсемеңне бирмә...

...ГӘ Керпек кагып нурлы күзең белән...

Урамнардан үтеп бара

Эч пошканда

Таш күңеллекне, көчне сөймәгәч, соң ни эшлим?

Кыш итә алмыйм чәчкәле, йомшак, матур күңлем җәен.

 

Кояш баеганда

Яфрак

Китапларым

Кырда

Үтә гомрем...

Күңел тарлыгы

Үлгән йөрәк

Кайвакытта

Тормыш

Эңгер вакыты

Җәйге көннең иртәне

Бу да калмасын

Моң вә сагыну

Түгелгән яшь

Гомер

Йолдыз

Уйлану

Саф күңел

Ишет, тәңрем...

Тәэссер

Исле гөл

Күңелсез бер көндә

...ГәЭгәр дә булдисәң саф, ак күңелле...

Җавап (…гә)

Язмыш

Ничә еллар торам җир төрмәсендә...

Нигә кирәк иде!..

Алга омтылдым өмид берлә күрәм дип якты көн...

Аһ, кыен! Мин алда бик зур куркыныч эшләр сизәм...

Соңгы вакытларда кайберәүләр...

Елама... елама...зарланма...

Мин бүген торам дөнья уртасында...

Ут кирәк булса, аны миннән генә алсын зәмин1.

Өмид

Кайгы

Хыял

Вакыты белән талпынып һәм моңланып күп җырладым...,

Өмид өзмәде

Хаят юлында

Ян көндез...

­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­Кояш җиңде

Бер-бер артлы шырт кебек үскән күңелнең талларын...

Көндәлек

Эй, Мәжит, син беркөнне калырсың...

Өмет йолдызлары бер-бер артлы...

Ялгыз тора-тора эчең пошып…

Ялкынланып яндым бервакытта…

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була,



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-10-11 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: