Башымнан мәңгегә китсә, гаҗәпме?
Вөжүдне чолгап алган кайгы-хәсрәт
Таралып, юк булып бетсә, гаҗәпме?
Гыйшык берлән исергән бу башымны
Гүзәл йөзле матур көтсә, гаҗәпме?..
ШАТЛЫК БЕЛӘН ХӘСРӘТ
Шатлык белән хәсрәт – болар икәү игезләр,
Төскә-буйға башкалар, буйга-сынга тигезләр.
Кайда гына барсаң да, берсе йөрер яныңда,
Хәсрәт китер читкәрәк, шатлык килгән чагында.
Хәсрәт читкә китсә дә, озак тормас, тиз килер,
Хәсрәт килеп җитүгә, шатлык артка чигенер.
Шушы ике нәрсәнең арасында гомергә
Йөри торгач сыкранып, керерсең син кабергә.
ХАЯТ ЧИШМӘСЕ
I
Яратылган чакта янып торган
Ут булса да безнең җир шары,
Очып йөри торгач киң фәзада1,
Сүнгән балкып торган утлары.
Сигез оҗмах килеп чыккан өскә,
Тәмуг баткан җирнең төбенә...
Җирнең өсте, кереп төрле төскә,
Җиткән ләтафәтнең2 чигенә.
Анда - биек таулар күренәләр,
Ак болытлар белән чолганып.
Монда - чиксез матур зур диңгезләр
Ята көнгә каршы кузгалып.
Анда - төрле гөлләр чәчкә атып,
Тараталар хушбуй исләрен.
Монда ап-ак күлләр, тып-тын ятып,
Нурлаталар җирнең өсләрен.
Анда - үскән төрле зур агачлар,
Караганда күзләр камаша...
Монда төрле кошлар, сандугачлар
Төрле көйләр белән сайраша...
Анда - куян, төлке, болан, аю,
Монда - куйлар белән бүреләр.
Яңа хаят кергән җир йөзендә
Бер тугандай уйнап йөриләр.
|
Нурлар ява күктән көннәрендә,
Моңнар ява айлы кичендә.
Төрле мәхлүк монда хаят сөрә,
Адәм дә бар шулар эчендә...
II
Шулай җирнең йөзе матурлыкта
Фирдәвескә3 тиңдәш булса да,
Бернәрсә юк монда, бернәрсә ким:
Моңлык хөкем сөрә дөньяда...
Адәмнең дә эшкә кулы бармый,
Йөри анда-монда адашып.
Матур табигаттән ямь табалмый,
Төрле уйлар белән саташып.
III
Чү, кем анда?!.. Берәү утырган да
Алма агачлары астына,
Төрле чәчкәләрдән нидер ясый,
Күрү белән йөрәк ашкына.
Адәм хәйран булып карап торды!:
«Бу матур зат, белмим, кем?» - диеп.
Чыдамады - барды каршысына,
Олуглады аны баш иеп…
Ятсынмады кыз да бу Адәмне,
Үз янына чакырып алды да:
- Әй, Адәм, син хәзер чын кеше бул,
Эш юлында җаның ит фида!.. -
Диде. Аннан шуңа гәһед алды,
Күкрәк моңын алып ташлады.
Җир йөзендә булган эшле тормыш,
Төпле хаят шуннан башланды…
Электән дә матур җирнең өсте
Матурлана төште тагын да…
Сәҗдә итте шунда бар табигать
Бу кешенең эше алдында.
Ул кыз иде җирнең фәрештәсе,
Ул Адәмне кеше ясады.
Җир йөзендә булган җанлы тормыш
Шуның әмере белән башланды.
Кайдан килгәндер ул бу дөньяга,
Ул җәһәте бик зур сер аның.
Тик ул кызның нәселе – катын-кызлар
Яртысыдыр бөтен дөньяның...
_______________
1фәза – күктәге бушлык, җиһан
|
2ләтафәт – гүзәллек
3фирдәвес - бакча, җәннәт, оҗмах
ИҖ МӘГЪДАН СУЫСАНАТОРИЯСЕ
ИСТӘЛЕГЕ
Бер якын тау, күкрәк киереп тора,
Яшел яфракларга төренеп;
«Мин матур бит, миңә карагыз!..» - дип
Мактангандай, читтән күренеп.
Таудан түбән баксаң, борыла-борыла
Агып ята Кама шым гына;
Безнең монда уйнап-көлүләргә,
Карап үтеп китә, тын гына.
Аның шулай шым-тын агуларын
Булды карап торган чакларым,
Ялгыз гына, башны кулга куеп,
Уйлап, моңлы утырган чакларым...
Йөрдем борылмалы сукмаклардан,
Эчтән генә җырлап, шатланып,
Матур агачларга, анда сайрап
Торган кошкайларга сокланып.
Ялгыз гына йөргән чакларымда
Моңлы кошлар иптәш булдылар;
Шул кошларның, шушы нурлы таудан,
Агар судан матур нәрсә бар?
Әллә бармы?
Белмим, бармы икән соң?..
Болардан да матур бар иде,
Берәү түгел, алар байтак иде,
Һәммәсен дә җан сөйде.
Алар кемнәр?Алар менә монда
Миңа иптәш булган кешеләр,
Хәл җыярга килеп, уйнап-көлеп
Бергә-бергә йөргән эшчеләр.
Сезнең белән бергә үткән гомрем
Өчен күңлем чиксез шатлана.
Эчтән генә тагын берне сөйдем,
Ансын әйтмим, ансы сер кала...
РӘНҖЕМӘ...
Ана сөтен рәтләп иммәгәнгә ютәллимен... җаным,
рәнҗемә,
Рәтле, матур тормыш күрмәгәнгә ютәллимен... җаным,
рәнжемә,
Мин кешечә йөри алмыйм ахры... Нишлим, табигатем
|
шул булгач?..
Кешеләрчә гомер сөрмәгәнгә газапланма, җаным,
рәнҗемә.
Син телисең миннән бик күп нәрсә, мин аларны төгәл биралмыйм,
Синең теләкләрне бирмәгәнгә, артык янма, артык
рәнҗемә...
Ихтимал, син, былбыл кошлар кебек, телисеңдер күккә
очарга,
Очма, бераз тор һәм түз дигәнгә яңглыш мәгънә бирмә,
рәнҗемә.
Нинди кошлар ташлап китерләр соң жон үсмәгән
зәгыйфь баласын?
Шундый хикмәтләрне сөйләгәнгә чит күрмә син, җаным,
рәнҗемә.
***
Сөеклем, син эгәр булсаң кызыл гөл,
Сибер идем сиңа күз яшемне.
Шулай итеп үстерер идем үзеңне,
Гомергә алмыйча синнән күземне.
Әгәр булсаң иде син назлы чәчкә
Сине саклар идем салкын кыраудан...
***
Бүген бер бик матур, назлы чәчкә
Өзеп алдым күңлем гөленнән,
Салып куйдым шушы альбомга мин,
Уйлыйм шунда үзем күңелдән:
Нинди матур чәчкә, нинди нурлы!
Тирә-якка төшкән шәүләсе,
Шушы чәчкәдән дә матур микән
Альбом иясенең гәүдәсе?
Шушы чәчкә кебек кызыл булып
Яна микән назлы йөрәге?
Сандугачның дәртле йөрәгедәй,
Тибә микән назлы йөрәге?
***
Син миңа рәсемеңне бирмә,
Ихтыяж юк рәсемеңә,
Чөнки рәсемеңне язып
Алганмын инде күңелемә.
Бу рәсем бик, бик матур, тик
Ул ясалган кул белән.
Әммә күңелемдә язылган
Рәсемең ясалган нур белән
...ГӘ
Керфек кагып нурлы күзең белән
Бер елмаеп кара дөньяга,
Синең шушы изге карашыңнан
Нур чәчелсен кара дөньяга.
Күз нурларын, язгы кояш кебек,
Туңган илнең өстен эретсен.
Яфраклары көйгән үләннәргә
Рәхмәт яңгырлары беркесен.
Туң күңелләр эреп, саф мөхәббәт
Бергә гәүдәләнеп күренсен,
Синең нурлы изге карашыңнан
Үлгән жаннар кире терелсен.
УРАМНАРДАН ҮТЕП БАРА
Урамнардан үтеп бара, –
Кашыннан күзе кара,
Йөзен күрсәм, хәйран калам,
Акылларым югала.
Ағыйделнең аръягында
Көймә белән кем бара?
Яңа аткан чәчкә төсле,
Көлсә, бите кызара.
Кара чәче таралган,
Ике күзе каралган,
Эллә чәчкә, әллә кояш,
Әллә нурдан яралган.
ЭЧ ПОШКАНДА
(халык җыры буенча)
Болыннарны чабу җиңел,
Әрем чабулар авыр.
Башка авырулар бик җиңел,
Йөрәк янулар авыр...
Күк күгәрченнәр гөрли,
Үзе кайда – күренми.
Салкын сулар сибү белән
Янган йөрәк сүрелми...
Таш күңеллекне, көчне сөймәгәч, соң ни эшлим?
Кыш итә алмыйм чәчкәле, йомшак, матур күңелем җәе
КОЯШ БАЕГАНДА
Кояш баеды, югалды, булды ахшам…1
Чыгып шунда яшел чирәмгә ятсам,
Бу җир, күк - анда булган нәрсәләрне,
Ятып чалкан, фикерләп, күккә баксам,
Кояш кебек батабыз без, бетәбез
Диеп, ике күзем яшькә чылатсам,
Югарыга чәчелгән шәгьләләрне2
Суы алтынлы фонтанга охшатсам;
Болытка гәксе3 төшкән сары нурны
Хыял белән тотам дип, кул озатсам;
Диңгез кебек ниһаятьсез сәманы4
Күреп, гыйбрәт алып, мин уйга батсам,
Гаҗиз бәндәлегем исемә төшерсәм,
Балаларча ике күзем чылатсам,
Чиге юк бу галәмнән бер кисәкмен
Диеп, моңлы күңелләрне юатсам, -
Менә мин шул вакытта нинди мәсгүд,
Гүя, хасыйль буладыр шунда макъсуд...
_________________
1ахшам – эңгер-меңгер вакыты
2шәгълә - ялкын;
3 гәксе – чагылышы
4сәма – күк, күк йөзе
ЯФРАК
Яшел яфрак, нигә бик калтырыйсың?
Разый түгелме син бу тормышыңнан?
Китәр төсле алай-болай карыйсың,
Шулай мин хис итәм утырмышыңнан.
Яшел яфрак кузгалып ул килде телгә,
Ишетте ул минем кылган сөәлем.
Диде:”Каршы торалмыйм каты җилгә,
Каты җилнең көченнән бетте хәлем.
Минем юктыр үземдә ихтыярым,
Тыныч тормыйм, килә дә селкетәдер.
Залим бит ул, мине мыскыл итәдер,
Үтеп гомрем, менә көзләр җитәдер.
Вакыт җитте миңа да саргаерга,
Менә шул сап-сарылык - куркынычлык.
Мине җил шунда ташлар бер чокырга -
Менә шунда булыр чынлап тынычлык.
Кәфен кигән кебек ап-ак булырмын,
Кар астында ята торгач - черермен.
Бара торгач, кара туфрак булырмын,
Дәхи шул аслыма кайтып керермен”.
КИТАПЛАРЫМ
Мин буген ялгыз түгел инде, димим, ялгыз башым,
Бу тезелгән күп китаплар – сердәшем һәм юлдашым.
Һичвакытта да ялыкмыйлар – үзем ялыкмасам,
Кайгылы көннәрдә мин шулар белән күңлем ачам.
Мин аларның хәтерен табырга михнәт чикмим,
Бу китаплар бар чагында, башка җиргә китмим.
Мин бүтән җирдән ала алмыйм гыйлем белән әдәп,
Бәхтияр, мәсгуд булырга бу китаплар зур сәбәп.
Бу китаплар – атам, анам, балам һәм остазым,
Башка җирдә юк сәгадәт дип, боларга туктадым.
Йөзләрен миннән яшермиләр, боларда юк хиҗаб,
Һәм болар байлар кебек түгел – ачык һәр көндә баб.
Башка килгән күп сөәльләрне фәкать болар чишә,
Һич тавыш-тынсыз болар берлән газиз гомрем кичә.
Ярлы бул, хәсрәтле бул, бизми болар, бу ярлы дип,
Монда тормыйк, без китик, бу бик фәкыйрь, бу зарлы дип!
_____________
хиҗаб – пәрдә
КЫРДА
Матур көндә чыгам кырга,
Ачылмасмы күңелләр дип.
Ачыр хәсрәтләремне бу
Агачлар, исле гөлләр дип.
Яшел хәтфә тирә-ягым
Җәелгән тип-тигез булып.
Талып шунда ике аягым,
Ятам бу җиргә сузылып.
Китәм дисәм торып атлап,
Китеп булмый моны ташлап,
Ятам шунда хәтер саклап,
Яшел җирләрне кочаклап.
Үлән башында ак чәчкә
Тора иде күз алдымда,
Кызыктым инде китмәскә,
Карадым кулга алдым да.
Ничек үскән гаҗәп матур,
Үзендә төрле төсләр бар,
Гүя, мисек1 кебек аңкыр,
Үзендә төрле исләр бар.
Гакыл хәйран булыр моннан,
Моны соң кемнәр үстергән?
Көмеш, энҗе һәм алтыннан
Матур бер төсләргә кергән.
Көрән, кызыл, яшел, күк, ак,
Кара, зәңгәр, илә сары,
Асыллары кара туфрак,
Ничек үскән болар бары?
Боларга кем сибәдер су?
Боларны монда кем чәчкән?
Фикер итсәң, гажәптер бу -
Болар бары ничек үскән?
Дәхи яфрак саен бик күп
Таралган вак тамырлар бар.
Тәнәффескә2 болар мәргуб3,
Һаваны саф итәр алар.
Белим дисәң бөтен серне,
Нәбатат4 гыйлемене бик бел,
Боларның хикмәтен сөйләп
Бетә алмас ничә мең тел.
__________________________
1 мисек – хуш исле матдә, мускус
2тәнәффескә - тын алыу, сулау.
3 мәргуб – яратылган.
4 нәбатат гыйльме– ботаника.
ҮТӘ ГОМРЕМ...
Торам чишмә янында: чылтырап, шәпләп ага саф су;
Агалар, югалалар – мин калам ялғыз, ни эш соң бу?..
Видагъ итә1 алар шунда миңа мәңге күрешмәскә,
Заманалар үтү берлән килеп бу җиргә төшмәскә.
«Бу су тамчылары инде миңа мәңге күрешмәсләр», -
Дип уйлап бетмәдем – шундук тама башлады күз яшьләр.
Минем гомрем минутлары менә шул тамчылар төсле:
Ага шул су кебек яки эри яз көнге кар төсле.
Бу чишмә суларын күргәч, ничек соң акмасын күз яшь?
Үтә гомрем, югала, кайтадан һич әйләнеп килмәс!..
_____________
видагъ итә1 - саубуллаша
КҮҢЕЛ ТАРЛЫГЫ
Күңелләр тарлығыннан нинди эшләр нәшьәт1?
Гадаүәт2 тамырыны җәйде, арада калмады шәфкать.
Күңелләр тарлыгыннан чыкты дөньяга ничә диннәр,
Ничә мәзһәбкә3 аерылган кяферләр берлә моэминнәр...
Шуның тәэсире берлән чыктылар байлар белән коллар,
Карендәшлек бетеп, безгә ачылды берничә юллар...
Күңелләр тарлыгыннан тартыша картлар белән яшьләр,
Күңелләр тарлыгыннан акты каннар һәм дә күз яшьләр.
_____________________
1нәшьәт итмәде – барлыкка
2гадавәт – дошманлык
3мәзһәб – дини секта
ҮЛГӘН ЙӨРӘК
Кеше дәртләнмәсә җәйге матур, нурлы заманнарда,
Агыр сулар, агачлар, хәтфә төсле зур яланнарда;
Дәхи күргәндә төрле чәчкәләр, сайраучы кошларны,
Ишеткәндә, йөрәк типмәсә, саф-моңлы тавышларны;
Күзе яшьләнмәсә, моңланмаса аулак вә тын җирдә,
Кояш чыкканда, баеганда тәэсирләнмәсә бер дә;
Күзе күрмәсә милләтнең изелгән, артта калганын,
Хәмият килмәсә1 күргән вакыт аның тапалганын;
Йөрәк сызланмаса мескен вә мәзлумнарны2 күргәндә, -
Хакыйкатән дә «үлгән бер йөрәктер» мондаен бәндә.
_______________
1 хәмият килмәсә - саклау теләге тумаса.
2мәзлум – жәберләнгән.
КАЙВАКЫТТА
Кайвакытта әллә нишләп әйләнәм ямьсезләнә,
Бер югалткан нәрсәсе бар төсле күңлем эзләнә.
Бер урында тормый күңлем, тибрәнә, тапмый карар,
Җир йөзе нурсызлана, бал-майлары тәмсезләнә.
Шул вакытта: «Җир йөзендә чын сәгадәт1 юк! » - димен,
Эй, күңел! Җирнең йөзеннән чын сәгадәт эзләмә.
Әйләнәмдәге матурлыкларны тиң күрми күңел,
Иң ахырда мәгънәви бер көчкә күңелем тезләнә.
Ушбу куәт каршысында баш иям, хәйран калам,
Шул сәгаттә шатланам, шуннан гына ләззәт табам.
____________
1сәгадәт – бәхет.
ТОРМЫШ
Торасың дөньяда – ник торганыңнын хикмәтен белми:
Үтә гомрең – хаятыңның ямен тапмый, тәмен белми.
Җир өстендә ничаклы тор – һаман да макъсудың мөбһәм1,
Хаятның хикмәтен уйлыйм – һаман арта бара шөбһәм.
Көтәсең тып-тыныч, яп-якты көннәрне өмид берлән;
Бәхет йолдызы чыкмый – эллә инде мәңгегә сүнгән?..
Күнелнең иң төбендә бер төен бар, һич чишелми ул:
Монарчы шул көе торган, аның истикъбале мәҗһүл2.
Чишелмәс бу төен, моннан китеп җиргә күмелгәнче;
Торырсың шөбһәдән чыкмый һаман, туганнан үлгәнче.
Сине дөнья тота алдап, киләчәктә булыр бер дип,
Сине мәсгуд3 итәрмен, шунда без дуслар булырбыз дип...
___________
1мөбһәм – билгесез, ачык түгел.
2истикбале мәжһүл – киләчәге билгесез
3мәсгуд- бәхетле
ЭҢГЕР ВАКЫТЫ
Матур җәй көненең дә иң күңелле, моңлы бер вакыты:
Аяз көндә, кояш баегач була торган эңгер вакыты.
Бөтен мәхлуклар1 эштән тукталалар, басыла шау-шу:
Сөкүнәтне2 боза шунда фәкать былбыл вә аккан су.
Агым суның янында сандугач сайрый, аның моңлы,
Матур тавышын бөтен мәхлук тавыш-тынсыз гына тыңлый.
Авырлыклар китә ушбу вакытта дөнья халкыннан,
Шулай торганда, кызгылт нурлы ай калка тау артыннан,
Тонык якты белән яктырта урман һәм яланнарны...
Матур моң, мәгънәле сер каплый урман һәм дә тауларны.
Һава барган саен сафлана, кыр тула хуш ис берлән,
Күңел югарылана әллә нинди гали хис берлән....
____________
1мәхлук – жан иясе
2сөкүнәт – тынлык
ҖӘЙГЕ КӨННЕҢ ИРТӘНЕ
Ни өчендер бик сөям мин җәйге көннең иртәнен,
Мин яза алмам аның ямен вә тәэсир иткәнен.
Сызлып аткан таң соңында һәммә җанвар кузгала,
Үз-үзенчә барчасы тавышлана һәм моңлана.
Телләре белән болар изһар кыйла1 шатлыкларын,
Шатланалар, шаулашалар, көйлиләр аһ-зарларын.
Ямь-яшел кырга чыгалар зур көтүләр мөңрәшеп,
Җай гына күши-күши, акрын гына шырт-шырт басып.
Кемгә дә тәэсир итә нурлы кояш һәм саф һава,
Шул вакытта яшь килен «һәү, Һәү» диеп сыерын сава.
Яңграталар кыр вә урманнарны кошлар сайрашып,
Шул вакыт кырга сабанчылар китәләр җырлашып.
_______________
1изһар кыйла – күрсәтә, ачып сала
БУ ДА КАЛМАСЫН
Тышымнан караганда, күренәмен сау,
Вәләкин хәсрәт белән күңелем сырхау.
Авыр йөк кебек хәсрәт басып китте,
Аһ, дәрига, инде кемнән ярдәм сорау!
Кайгыдан күңелгә кан аралашкан,
Һәр яктан кайгы-хәсрәт, кара баскан.
Хәсрәтне тирә-якка өеп куйган,
Бәхетне бер ходаем күккә аскан.
Алдымда үтәлмаслык кара сызык
Сызылганга, һәрвакытта күңелем сынык.
Үтә гомер, рәхәт юк, сәгадәт юк,
Дөньяда торуымнан тапмыйм кызык.
МОҢ ВӘ САГЫНУ
(озын көйгә)
Ай-һай гына диеп бер җырласам,
Янган йөрәгемә ял була,
Зарланамын, дускай, моңланамын:
Кайчан мәъсудларым табыла?..
Ни булды икән миңа, нишләдем мин?..
Һәрвакытта күңлем төшенке,
Бәхет ишекләре ачыла дип
Көткән чакта тагы ябыла.
Шатлык ишекләре, ай, ябылган,
Әллә ачылмасмы мәңгегә?..
Өмид шәме мае бетеп сүнгән,
Инде кайчан гына кабына?..
Кая гына китте шат вакытлар,
Нигә бөтенләй үк югалды?..
Кояшлы көн төсле якты чаклар
Килер микән берәр тагын да?!.
Очалмаган матур күбәләктәй
Рухым түбән җиргә егылды –
Өмид өзми һаман киләчәктән,
Талпына да канат кагына!..
ТҮГЕЛГӘН ЯШЬ
Ява яңгыр, сеңә җиргә, сеңү берлән югалмый ул,
Җир астына сеңеп, һич файдасызга мәңге калмый ул.
Бераз вакыт үтү берлән яшәртә кап-кара җирне –
Шулай итеп үстерә ул төрле гөлләрне, үләннәрне.
Бу эш, мәгълүм, табигыйдер, моны һәркем белә, иптәш,
Шулай ук мәңгегә сеңмәс ике күздән түгелгән яшь.
Мәхәббәт берлә тулган саф күңел аһ итсә-сызланса,
Чын ихлас берлә аккан яшь өмид бакчасына тамса,
Үсәр гөлләр, ярыр яфрак, бара торгач атар чәчкә -
Бу чәчкә чын гаһед иткән1 җиһанда мәңге шиңмәскә.