Чикләналмыйм һичвакыт тәртип, низам5, канун белән.
Һич тә тәхдидсез6 вә чиксез хөрриятне мин сөям,-
Шундый голувиятне эзлим һәм шуңарга җилкенәм.
____________
икънаг1 – канәгатләндерү, ышандыру, риза
мәнсүб2 – берәр нәрсәгә караган
сәяси фирка3 – политик партия
мәсьүлиәт4 - җаваплылык
низам5 – тәртип, режим, устав
тәхдидсез6 – чикләүсез
ИЗГЕ ЮЛДА
Изге ак, пакъ юл белән барганда, булсын җан фида,
Шул вакытта алсаң, ал бу пакъ җанымны, йә хода!
Тартыну юк миндә һичбер, күп диеп дошманнарым,
Алга алган ак юлымда акса аксын каннарым.
Бушка акмас пакъ кызыл кан, аннан аккан тамчылар
Җиргә тамгач, шул урыннан кып-кызыл гөлләр чыгыр.
Шул кызыл гөлдәй янып, балкып торыр бер изге нур,
Шул кызыл гөлгә басып, былбыл шушы сүзне укыр:
«Изге юлдарда йөреп үлгән кешедән кан тамып,
Шуннан үскән бу кызыл гөлгә утырдым мин табып.
Әй, кешеләр! Изге гөл бу, белмәенчә үтмәгез,
Тугъры юлда үлгән ирне сез «үлек» дип әйтмәгез!
Үлмәгән ул, мәңге үлмәс, сез аны тик сизмисез,
Бер шаһитнең монда тамган пакъ канын сез белмисез.
Бу кызыл гөл, бу кызыл төс, чын шаһитлек билгесе,
Изге юлларда йөреп үлгән бу, дип белсен кеше.
Әй, шаһит! Әле дә синең рухың янып шул гөл кебек,
Сайрый торгандыр һаман да моңланып, былбыл кебек».
ТАТАР ЕГЕТЕНӘ!
(Шуралар җөмһүриятен гамәлгә куючы егетләребезгә)
Вакыт җитте, егет! Җаның булса,
Уян, сикереп, күкбүзатка мен!
Күрәсеңме Идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын?..
|
Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга.
Бер нәрсәдән курыкмый җан-фәрманга
Алга чап син, җирләр селкетеп,
“Дөнья безнең!” – диеп кычкыр шунда,
Гайрәт белән йөрәк җилкетеп.
Син кычкырган чакта сөрән салып
Астыңдагы атың кешенләр,
Сине күреп шунда: “Татар егете
Коралланган икән!” – дисеннәр.
Шулай итеп вәхши ерткычларның
Котларын ал, салып куркыныч.
Кып-кызыл кан белән бизәкләнсен
Уң кулыңа тоткан шул кылыч.
Шул вакытта чынлап тынычланыр
Күкрәгеңдә янган йөрәгең.
Шул вакытта биргән булырсың син
Мәзлүм илнен көткән теләген.
ХАКЫЙКАТЬКӘ ТАБА БАРГАНДА
Хакыйкатькә барам дип мин, күрәмсез, ниндәен беттем,
Туры сүз сөйлимен дип, дусларым дошман ясап беттем.
Берәр файдасы булгандырмы, юктырмы бу сүзләрнең,
Үзем эммә хисапсыз күп жәфа күрдем, газап чиктем.
Көнем хәсрәт, төнем төрле фикер-уйлар белән үтте,
Күңелдән чаткылар чәчтем… Күземнән яшьләр түктем.
***
Алга омтылдым өмид берлә күрәм дип якты көн,
Бушка китте бар өмид, әүрелде көннәр төн булып.
Ялтырап торган теләкләр күктәге йолдыз кебек,
Инде мин җиттем дигәндә, җилгә очты көл булып.
Бер заман алдымда күрдем гөл-чәчәкле бакчалар,
|
Мин аяк баскач кына әүрелде бакча чүл булып.
Каргалар шатлык белән торган вакытта дөньяда,
Мин һаман моң-зар белән сайрап торам былбыл булып.
Эллә нинди бер ирек берлә халыклар шатлана,
Мин торам вөҗдан ташында мәгънәви бер кол булып.
Бар халык гафләттә йоклый, җаннары сүнгән тәмам,
Әммә мин һич күз дә йоммыйм, бер төнем бер ел кебек.
____________
гафләттә1 - гамьсезлек
****
Аһ, кыен! Мин алда бик зур куркыныч эшләр сизәм,
Гәүдә монда, әммә җан берлән ничә илләр гизәм.
Нинди илләр! Күп сөйләргә бармый тел, тып тукталам,
Сыймый күкрәгемә йөрәгем, хәл бетә, чак тын алам.
Аптырап мин үз-үземне барча уйлардан тыям,
Аһ, кыен! Чиксез олуг диңгездә мин ялгыз йөзәм.
Ни генә язсам мәхәббәт тугрысында җыр белән,
Һәммәсен яздым аларның синнән алган нур белән.
***
Миңа бу көн мәхәббәт булды михнәт,
Күңелдән һичвакыт китми, ни хикмәт?
Бүтәннәргә моның һич кыйммәте юк,
Вәләкин бу күренде миңа кыйммәт.
Харап итте заһирны бу фикерләр,
Моны уйлау кәлебкә бирде зиннәт.
Кеше хәлен кеше тәкъдир итерме?
Итер тәкъдир моны әсхәбе һиммәт1.
Ничә төрле фикерлә, мөбталя2 мин,
Жәһәннәм чыкты истән дәхи жәннәт,
Мәхәббәтсез жиһанда тормак булмас,
Бу дөньяны тотып торган мәхәббәт.
|
___________
1әсхәбе һиммәт – идеаллы кешеләр
2мөбталя – бәхетсезлеккә дучар
…ГӘ
(бер хәтирә)
Башкаларга бирелсә бу мәхәббәтем,
Чыдамас күтәрүгә моны һичкем.
Хур сыйфатлы матурлыгың касәсеннән
Мәхәббәт шәрабыны мин дә эчтем.
Мәхәббәтем сезгә төшкән көннән бирле
Гыйш-гыйшрәт кылуымнан өмид кистем,
Дөньяда булган башка матурлардан
Күз йомып, барчасыннан инде кичтем.
Калеб ул – үзе нәкъ бер фотограф,
Башка тап вә пычрактан булды бу саф,
Калебемдә ялгыз синең сурәтең бар,
Шуны уйлап мине кызган, кылгыл инсаф.
Күңелемдә ялгыз бер шул сурәт калды,
Дөньяда торуым сезгә багланды,
Гыйшкыма бер дәлил сорасагыз:
Вөжүдем зәгыйфь, йөзем сарыланды.
Уемда сез генәсез – төш вә өндә,
Синең белән саташамын көн дә, төн дә,
Мәхәббәт жәфасыннан коткарсагыз,
Сөеклем, ялгыз синең кодрәтеңдә.
Бер генә рәт шатландыр син мине көл дә,
Елмаюың шифа була бу күңелгә,
Бу көндә нәкъ сандугач төсле булдым –
Сайраган гашыйк булып кызыл гөлгә...
_________
1гыйш-гыйшрәт – уен-көлке
2кылгыл инсаф – яхшылык
3вөжүдем – яшәешем
МӘЖЛЕС
Бер көнне дуслар белән мәжлес корып,
Утырдык рәт-рәт булып, өй тутырып;
Шул вакыт сазын сызды, көйгә салып,
Сузып-сузып, саф тавышлы бер кыз торып.
Һәр кеше ихтыярсыз колак салды,
Бүтән тавыш бетте, мәжлес тып-тын калды.
Әсәрләндем дә оныттым үз-үземне,
Барча нәрсә күздән китте дә югалды...
Колагыма ишетелә матур аваз,
Күзгә күренә фәкать шул кыз илә бер саз;
Башка нәрсә күз алдымнан мәхү1 булды,
Күренеп кала бер матур нур күзгә аз-маз.
Матур тавыш белән жырлый, сазын тарта,
Минем шунда әсәрләнү һаман арта;
Әллә безне һушсыз итергә теләпме,
Иң нечкә хиссиятләрне яңарта.
Бара торгач, әллә нишләп күз алмашты,
Карап торам, кыз илә саз күккә ашты.
Минем кебек, хыялланган башкалар да:
«Очма, очма!» - диеп, һәркем аяк басты…
Безләр малик булалмадык көчебезгә,
Аптырап кыз карады төсебезгә,
Туктады саз - сызудан, кыз – җырыннан,
Шунан соң килдек без дә исебезгә.
________
1мәхү булды – юкка чыкты
БАКЧАДА
Бүген көн әллә нигә мәхзүн күңелләр,
Минем күңлемдә атмыйлар бу гөлләр.
Матур хур кызлары алдымда торса,
Мине мәсгүд итер төсле түгелләр.
Нигә күп сайрашасыз, сандугачлар,
Сезне шатландырамы бу агачлар?
Сезне дә юкса мәфтүн1 итәләрме
Зифа буйлы матурлар, кара чәчләр?
Алай түгел, мәхәббәт - башка-башка,
Алар гашыйк чәчәк берлән агачка;
Мине мәфтүн итеп торган матурның,
Чәчәк тик кадере юктыр сандугачка!
Яратмак бер, вәләкин юллары күп,
Берәүнең дошманы башкага мәхбүб2.
Кеше шелтәсе кәр итмәс кешегә,
Әгәр булса гашыйк чын гыйшыкка мәнсүб3.
Кешенең үзенә - үз хәсрәте зур,
Димә аны фәкыйрь, бичара һәм хур;
Мәхәббәт мәҗбүри булған бер эш ул,
Мәхәббәт әһле мәхзүн һәм дә мәгъзүр 4.
---------------------
1 мәфтүн – үзенә буйсындыралармы
2 мәхбүб – сөекле
3 мәнсүб – бирелгән
4мәгъзүр – гозерле
МӘХӘББӘТ
Кәндеңә кәндем әсир һәм гыйшкыңа кәлбем мәдар1,
Ушбу көн кәндем мәет сандым2, дәхи бүлмәм мәзар3.
Аһ-зарым, йөздә сарым дәгъвәмә кәфи минем,
Гыйшыкка янып, гөл кебек сулган бүгендә ак тәнем?
Дахил итте бу гыйшык мине әсарәт4 тәхетенә,
Корбан булсам ни зарар бар син мәләкнең5 бәхетенә.
Син әшә мәсгуд булып артык хаяти эстәмам6,
Дөньядан аерыр мине, шиксез, хисапсыз хөзне-гамь7.
Дәрдемә дәрман висалын, әммә бу бер юк хыял,
Безляри жыймас фәләк8, чөнки бу әмре мөхаль9.
Шөбһә юктыр, бу жанымның аслы – синнән бер кисәк,
Мин ничек синсез торырмын – без асылда бер исәк10.
____________
1мәдар – урын.
2сандым – санадым
3мәзар – кабер, гүр, зыярат.
4әсарәт - әсирлек, тоткынлык.
5мәләк – фәрештә.
6хаяти эстәмам – яшәешкә, тереклеккә бәйле
7хөзне-гамь – кайғы, хәсрәт, көенеч.
8фәләк – язмыш, бәхет, күк йөзе.
9мөхаль – булмый торган, мөмкин булмаган.
10исәк – булсак
АЛДАНГАН ГАШЫЙК
Йөрәк дөп-дөп сугып, күңелем дерелди,
Гакыл мәгълүб1, күңел аңа бирелми.
Харап булдым - булып чын гыйшка мәнсүб2,
Жәза күрсәтте гыйшкым бихисап күп.
Сиңа чын мәфтүн булдым, син онытма,
Мине ташлап, барып башканы тотма!
Тәкәббер «ул», мине һич санга сукмый,
Сабыр итә, гашыйк булмый, ашыкмый.
Жәмал3 - анда, фәкать миннән - яратмак,
Йөзен күргән саен кайгым таратмак.
Канәгать кыламын, күреп жәмалын,
Күземнән үткәрәмен жөмлә4 хәлен.
Аның назына бар ялгыз ниязым5,
Нияздан башка һич юк аңа назым.
Миңа шатлык – ниязым булса мәкъбуль,
Кабул булса – минем мәкъсуд та шул шул.
Мәхәббәт баглаганмын – инде өзелмәс,
Үзем үлсәм үләрмен – гыйшкым үлмәс.
Минем гыйшкымны белсә, һәркем агълар6:
Агачлар, сандугачлар һәм дә тагълар7.
Мине мәхбүб8 итәсе килмәгәнгә,
Салынды ул мине һич белмәгәнгә.
«Сөя ул» дип, мин алданган икәнмен,
Гыйшык утына буш янган икәнмен.
Күңелдәге мәхәббәт ул сатылмый,
Яратмаса, «мине ярат», дип булмый.
Гомер үтте булып бәндәгә бәндә,
Тәэссеф9 – шул: аның күңеле бүтәндә.
Якын барма, вафа юктыр аларда,
Вафалык дәгъвасын күп кылсалар да.
Гаепле – мин түгел, мотлакан10, ул зат:
Вафасызлыкны ул бит кылды исбат...
_________________
1мәгълүб – жиңелгән
2гыйшка мәнсүб – гыйшыкка дучар
3җәмал - матурлык
4җөмлә - бөтен
5ниязым - ялваруым
6агълар - елар
7тагълар - таулар
8мәхбүб – сөеклесе
9тәэссеф – үкенеч
10мотлакан - шиксез
ХАРАП БАКЧА
Бу урында бервакытта чәчкәләр, гөлләр иде,
Сайрый торган сандугачка таллары мөнбәр1 иде.
Шым гына агу белән саф сулары мәшгуль иде,
Бар, диләр, «жәннәт» дигән жир – бу урын нәкъ шул иде.
Үз-үзен белми иде бу бакчада йөргән кеше,
Әйләнеп чыкмаска уйлап, монда бер кергән кеше.
Кайда бакма – ул тарафта нурлары балкып тора,
Исле май яуган кебек: хуш исләре аңкып тора.
Дөньяның бу жәннәтен мин бервакыт күргән идем,
Саф һавасын иснәгән, яткан идем, йөргән идем.
Бак: бу көндә башкаланган, сап-сары яфраклары,
Шаулашып, жиргә төшеп калган коры ботаклары.
Бакча үзгәргән тәмам, нә сандугач, нә чәчкә бар,
Сандугачлар сайраган мөнбәргә кунган каргалар.
Нишлисең моң? Дөнья бит бу! Эшләре алмаш була,
Гөл барында – сандугач, гөл бетсә - карга баш була.
___________
1мөнбәр - трибуна
ВАФАСЫЗ1 ГАШЫЙК
Ни вакыт күрсәң дә, ул башын түбән бөккән була,
Сызлана, аһ-аһ итә, күздән яшен түккән була.
Ни сәбәптәндер бичара дөньядан кул селтәгән,
Өмиден өзгәндер инде, файда юк дип шелтәдән.
Дөньяда һәрнәрсәгә нәфрәт күзе берлән бага,
Илтижа кыйлган2 кебек ул инде ялгыз аллага.
Вакыты берлән ул матур сөйгән ярыннан аерылып,
«Аһ, вафасыз!..» ди, минут саен гыйшык берлән янып.
Мәгъшукы3 чыннан югалган, инде тик төштә күрә,
Тик хыял, өмид белән янган йөрәген сүндерә.
Ул һаман сөя аны, ләкин ачу катыш сөя,
Шул мәхәббәт алдында барып һаман да баш ия.
Кайда ул үткән матурлык, йөзләре сулган аның,
Кап-кара матур күзенә яшьләре тулган аның.
Инде белдек бу гыйшыкның ни өчен яшь түккәнен,
Кайгыда көн иткәнен, һич күрмичә ләззәт тәмен…
__________________
1вафасыз – вәгъдәсез.
2илтижа кыйлган – сыенган
3мәгъшукы – сөйгәне (ир кеше)
АЧЫ!..
Көне-төне талашу, тарткылашу – бик ачы нәрсә;
Болай зәнҗал белән үткән хаятның мәғънәсе нәрсә?..
Мәхәббәт булмагач, тормышта нинди бер кызык бар соң?
Болай булгач, кешенең вәхшидән аермасы нәрсә?
Мәхәббәт орлыгын чүпли, әтәч төсле, усал затлар,
Аларга соң кешенең вөҗданы һәм күз яше нәрсә?
ОХШАТУ
(яшьлек хәтирәсе)
Сибелгән брильянт төсле,
Бизәкли күкне йолдызлар.
Бизәклиләр җир өстен
Чәчкәләр төсле матур кызлар.
Аерма юк боларда, тик
Алар күктә - болар җирдә.
Ничек аерып белер идек,
Әгәр дә торсалар бергә.
Әгәр дә куйсалар янәшә
Матур кыз берлә йолдызны,
Алып ташлар да йолдызны,
Алыр идем матур кызны.
Беләсеңме, матур кызда
Янып торган ике күз бар.
Кая йолдыз гына! Бәлки,
Тулы ай төсле ак йөз бар.
Аның авызы дисеңме!..
Ул иреннәр бергә селкенсә...
Ни әйтим инде, ул ак
Тешләрен бер күрсәтеп көлсә...
Мәдехтән бик күп өстен ул,
Сузылган кап-кара чәчләр,
Кара зур күзнең өстендә
Сызылган кап-кара кашлар.
Кәлямулла1 дигәнчә әйтсәк:
- Алар – якут, алар – нурлар.
Мувәкъкать2 җиргә төшкәннәр,
Алар асылда чын хурлар2.
_________________
1 Кәлямулла1 – Корьән
2 мувәкъкать –вакыттлыча
...ГӘ
«Бетте ул!..» - диләр, матур шәм төсле балкып янмагач,
Соң ничек янсын күңел, читтән аңа май таммагач?
Сайрый былбыл бакчада, гөлләр чәчәк аткан вакыт,
Ямь табалмый, сайрамый ул, яфрагын койса агач.
Сандугачны син төшер дә кап-караңгы базга яп,
Күпме сайрар шул күңелсез җирдә моңлы сандугач?...
«Бетте ул!..» - дигән кешегә сандугач тик бер мисал,
Аңлый алмыйлар аның серен, шулай аңлатмагач...
ЯНГАН ЙӨРӘК
Бетми дәрт, сүнми мәхәббәт, көн саен арта гына,
Мин кереп адаштым, ахры, чын мәхәббәт багына1.
Каршылашсам, бу мәхәббәт каршысында тез чүгәм,
«Инде мин качтым» дисәм, барып керәм кочагына.
Сискәнәм, тәкрар качамын, үз-үземнән куркамын,
Аптырыйм, ләкин һаман күңлем шуларга табына.
Бу мәхәббәттән качып котылу миңа мөмкинме соң?!
Бер ягылгачтын мәхәббәт утлары дүрт ягыма!..
ГЫЙЛАВӘ2
I
Гамь эчендә балкый шатлыклы, мөкәддәс бер теләк,
Бу теләк - изге теләкләрдән дә бик күп изгерәк.
Чын мәхәббәтнең җиһан тәхетендә булуын телим,
Сәҗдә итсен3 шул «мәхәббәткә» генә янган йөрәк.
II
Кайда бакма, анда ялтлый бу мәхәббәт чаткысы,
Кап-караңгы төндә дә балкый аның шул яктысы.
Кайда барма, кайда йөрмә, ул мәхәббәт анда бар,
Тик аны кешеләр һаман да белмәмешкә салыналар.
Ул мәхәббәт төрле җирдә, төрле төстә ялтырый,
Ул, тәжәлли итдисә4, таулар вә ташлар калтырый.
Юк җире юк ул ул мәхәббәтнең, аны белми кеше,
Булмавы мөмкин түгел, ул - бу галәмнең тәңресе.
Чын мәхәббәт очраса дөньяда бер-бер бәндәгә,
Һич тәрәддедсез5 аның алдында егълыр сәҗдәгә.
_________________
1бағына - бакчасында
2гиләүә - өстәмә
3сәждә итсән - табынсын
4тәжәлли иттисә - нурланып күренү
5тәрәддедсез – икеләнүсез
ХАЛӘТЕ ТӘЬСИРӘ
Һәр вакыт иссә күңелдән чын мөхәббәтнең җиле,
Мин буламын шул вакыт бу бапта Мәжнүннән тиле.
Хәйләсез,чын, саф мәхәббәтне күңел эзләп оча,
Әйләнеп, мәьюс булып кайта, куныр җир тапмыйча.
Чыкты күңелемнән мәхәббәт утлары бу дөньяға,
Тик таралды төрле якка, төшмәде бер ноктага.
Күп еладым, яшьләрем мөнбит1 урынға төшмәде,
Бер күреп күңелем ачырлык исле гөлләр үсмәде.
Бер генә рәт елмаеп, күңелем ачучы булмады,
Нинди янған чакларымда тамчы да су булмады.
Күк кабағы ачылуын көттем һаман да зар булып,
Күк кабағы урынына каплады күкне зур болыт.
Кап-кара төндә кара урманда калған юлчыдай,
Мин торып калдым япа-ялғыз, бу җаным йончыды.
Чын көлү берлән көлеп булмый, көләм тыштан ғына,
Бу көлүдән шат түгелмен, тик мөғәззап2 җан гына.
Чолғап алған дөньяның вак тормышы башка кунып,
Көч бетә, хәлдән таям, булмый һаман да ычкынып.
________________
1мөнбит - уңдырышлы
2мөғәззап – ғазапланған
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Исеңдәме?.. Утырдык айлы кичтә бакчада бергә -
Теләдем шунда мин «сине сөям, жаным…» дип әйтергә.
Телим, тик әйталмыйм, нәрсәдәндер шунда мин курыктым,
Көчем жыйдым да алдыңда башым идем, кулың тоттым.
Сүз әйтмичә генә, ак маңгай чәчеңнән бер сыйпап алдым,
«Фәрештә син» дидем, хәлсезләнеп, алдыңа баш салдым.
Кызардың шунда син никтер, битең алланды, нурланды;
Күзең, кашың, йөзең иреннәрең тагы да матурланды.
Сизеп рухымны, шунда елмаеп, син бер көлеп куйдың;
«Рәхәт бу төн!..» диеп уфлап, сөюне белдереп куйдың.
Беләмсең? Котлады ай: безнең өскә нурларын чәчте;
Чутылдап сайрады былбыл, гүя ул безгә эндәште.
Агачлар, чәчкәләр көлде, алар да күрделәр безне;
Алар, шаһит булып, ишеттеләр «сөям» дигән сүзне.
Онытмыйм, оныталмыйм шул матур төндәге шатлыкны,
Вөжүдем1 һәм жаным бу дөньядан тәмам азатлыкны…
Менә шул серле чаклар әле дә балкыйлар күз алдымда,
Башын игән кебек торган кебекмен мин әле дә алдыңда.