Мин шулар янында булам... 6 глава




Нигә булдым болай янучан?

Көн-төн дими һичбер сүнми һаман

Нигә яна икән минем җан?..

 

Һаман болай янып тормас иде –

Уттан яратылган җандыр ул?!.

Шул ут белән алга барырмын мин –

Алга барыр өчен җитә шул...

 

Ничек туры юлдан барыр идем,

Җаным янган уттай булмаса?

Карт көенчә ничек янар идем,

Күкрәгемдә дәртләр булмаса?

 

 

***

Эй, Мәжит, син беркөнне калырсың

Япа-ялгыз, бетәр бар дус-иш,

Алар синнән бизәр, син алардан,

Калмас ике арада уртак эш.

 

Ялгыз калсаң да чикмә хәсрәт,

Ачуланып йөрмә, кысма теш,

Йөрәк майларыңның бер тамчысы

Калганчы син янырга тиеш.

 

Соңгы тамчы маең беткәч кенә

Тынычланып, ятып үләрсең,

Шул вакытта гына табигатьтән

Алган бурычыңны түләрсең.

 

***

Өмет йолдызлары бер-бер артлы

Чыктылар да тагы баттылар,

Гомрем дәрьясыннан йөзеп үтте

Күпме караңгылар, яктылар?!

 

Моңлы, гамьле, нурлы, нурсыз еллар

Берсе артыннан берсе үттеләр,

Ике күзем өмет диңгезенә

Күпме күз яшьләре түктеләр?!

 

Шаулап аккан күпме зур елгалар

Зур буалар белән буылды?!

Гөрләп торган матур җирнең өсте

Инсан каны белән юылды.

 

Күпме кеше кайнар яшь түкмәде,

Күпме кеше газап чикмәде;

Күпме кеше монда бетмәде дә

Күпме кеше мәңге китмәде?

 

Нинди алтын тәхет җимерелмәде,

Нинди шаһлар мордар китмәде;

Купме алтын, көмеш хуҗалары

Хәсрәт чигеп, аһ-зар итмәде?!

 

Купме каралыклар җуелмады,

Купме теләк булды, булмады;

Купме аклар пычрак тапмады,

Купме кызыллыклар уңмады?!.

 

Купме бөркет очкан киң күгеннән

Гайрәт бетеп артка дүнмәде,

Ләкин миндә һаман алга очу
Ялкыннары һичбер сүнмәде!..

 

 

***

Ялгыз тора-тора эчең пошып,

Күңлең төрле уйга чумса да,

Ни эшләргә белми аптыраудан

Йөдәү сиңа авыр булса да –

 

Чыда мондый гына авырлыкка,

Эзлә үз күңлеңнән изге юл.

Ялгызлыгың төрле кешеләрдән

Чагылудан да авыр булмас ул.

 

***

Ялкынланып яндым бервакытта,

Байтак кеше килде яктыма.

Куркам: яктым әз-мәз кими барып,

Җитмәсен дип сүнәр вакытына.

 

Гәүдә әкренләп туза бара,

Йөрәк тибә, нәрсәдер сизәм,

Элек ләззәт тапкан нәрсәләрдән

Ераклаша барам һәм бизәм.

 

Кышка керсәм, ничә айлар буе

«Өй тоткыны» булып торамын.

Үзем өйдә, әммә еракларда

Йөри, җиһан гизә уйларым.

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була,

Мин шулар янында булам...

 

ХӘЕРЧЕ

«Балам, чөйдә торадыр иске капчык,

Вакыт бит бик, урамга тизрәк чык.

 

Өйрәндең бит кереп син өйдән-өйгә,

Тамагың ач, үзең хәсрәтле көйгә.

 

Кисәк шикәр, сынык күмәчләрен ал,

Әгәр он бирсәләр - капчыкка тиз сал.

 

Сорарга ижтиһад ит, тизрәк кит,

Туры килмәс микән берәр кисәк ит.

 

Фәкыйрьгә барма, кем байлар - шуңа бар,

Сине күргәч, шаять, кызганыр алар.

 

Ишек бикләп барыйм мин дә теге очка.

Ягар өчен алып кайтыйм йомычка.

 

Чабатаң ки, аякка ура ыштыр,

Юкә билбавыңа капчыкны кыстыр.

 

Бу сүзләрне онытма, күңелеңә сал,

Карап торма, кит инде, әйдә кузгал!»

 

Ике кулын берен-берсенә баглап,

Чыгып китте, кәефсез хәлдә агълап...

 

Суыклыктан барып бу көчкә-көчкә,

Барып торды кеше күп бер мөешкә.

 

Чыдый алмый суыкка, калтыранып,

Тора үткән кешеләрдән соранып.

 

Сорап кала шулай торган көенчә,

Кара капчыкны кыстырган көенчә.

 

Аңа бер тиен бирер шәфкатьле зат юк,

Аның күз яшьләренә илтифат юк...

 

Бүтәннәргә аның ач-туклыгы бер,

Аның барлыгы берлән юклыгы бер...

Туңып тән ул басадыр җиргә тып-тып...

Ике бит алмасын да тиз-тиз ышкып.

 

Кулын суза, узучы күзне салса,

Хисапсыз шат буладыр бер тиен алса.

 

Кешеләр дә, “бу мескендер”, димиләр,

Барып керсә сорап, аны сөймиләр.

 

Торып, йөреп шәһәрдә кичкә чаклы,

Кояш баеган вакытта өйгә кайтты.

 

Карыйк инде: ни эш бар, нәрсә булган?

Тамак ялгап ятырлык нәрсә җыйган?..

 

КЫЗГАНАМ!

Бер фәкыйрьнең бер икмәккә мохтаж калганын,

Кыш көнендә калтырап, жәй кәннәрендә янганын,

Бар көчен сарыф итеп, үлмәс өчен тырнанганын...

Күрдисәм мин кайгырам да чын күңелдән кызганам.

 

Кайвакытта бер гашыйкның күзләрендә яшь күрәм,

Ихтыярсыз тамчылаган яшьне мокатдәс күрәм,

Шул гашыйкның яшь түгүдә үземә иптәш күрәм...

«Аһ, вафасыз дөнья!» - дим дә шул гашыйкны кызганам.

 

Тәрбия кылучысы юк кечкенә ятим бала

Юлда күргән бер кешедән бер тиен сорап кала,

Калтырый, нишләргә белми, әрле-бирле кузгала...

Бу ятимнең шул авыр хәлен күрәм дә кызганам...

 

Бервакыт мин кырда чакта көнбатыш як саргая,

Сап-сары, кызгылт кояш та зурая, шундук бая...

Жир йөзе булды караңгы, инде якты көн кая?..

«Аһ, гомер үтә!..» димен, үткән гомерне кызганам.

 

Ни сәбәптәндер ялан, урманда кошлар сайраша,

Шатланам, күңлем туладыр, сандугачлар сайраса.

Шул вакытта әйләнәмдә барча нәрсә җанлана…

«Сез бетәсез бит!..» димен дә мин боларны кызганам.

 

Шул вакыт күздән чыга тәгәрәп көмештәй яшьләрем…

Сахра, урманнар, гарибләр1 – барчасы иптәшләрем…

Төрле уйларда үтәдер көннәрем һәм кичләрем…

Моңланам… жырлыйм… шуларның һәммәсен дә кызганам…

_____________

1гарибләр – ярлылар

САФ КҮҢЕЛЛЕ ДУСТЫМ

Ул фәкыйрьдеәр, бик фәкыйрь: бер көнне - ач, бер көнне - тук,

Йортына барсаң, фәкыйрьлектән бүтән бер нәрсә юк.

 

Ни җәһәттән бакма шунда, тормышы да бик садә1,

Тугрысын әйткән вакыт - мондый фәкыйрь аз дөньяда.

 

Чын шулай, мал юктыр анда, әммә бик саф күңеле бар,

Ул үзен салмый начарлыкка: аның кәльбе кибар.

 

«Миндә мал юк, мин фәкыйрьмен бит», – дими, белгертми ул,

Мал белән мәсгүд булуны күңеленә дә кертми ул.

 

Чын сәгадәтне гыйлемдә дип кенә белгән өчен,

Тып-тыныч мәсгүд тора, малдан сәгадәт көтми ул.

 

Мал өчен түгел, бүтәнчә ул сөя иптәшләрен,

Бәндәләрнең ярлысын, баен вә карт, вә яшьләрен.

 

Ул белә, белми түгел бит: башкалар алтын сөя,

Монда ул юк, бу кеше бу дөньяның халкын сөя.

 

Төрле инсан юк аныңча, барча инсан тип-тигез.

Юк «алар, болар» дигән сүз, юк аныңча “сез” дә “без”.

 

«Ник килә соң монда бу?» - дип, йөз агарту анда юк,

Ярлыларны читкә кагып, байны тарту анда юк.

 

Кемдә күрсә дә тәкәбберлекне, ул нәфрәтләнә,

«Ник бу инсаннар болай», - ди дә шуңа хәсрәтләнә.

 

Шул сыйфатларын күрәм дә мин аны чын дуст күрәм

Һәрвакыт бергә булам, мәҗлесләрен бик хуш күрәм.

______________

1садә – тыйнак, гади

ЯРЛЫ

Кап-кара икмәк ашый ул, чак туяр-туймас кына,

Атна гына бер аш ашыйдыр, ул да шул токмач кына.

 

Биш кадаклы бүргене яткан вакыт ястык итә,

Астына да, өстенә дә иске чикмәне җитә.

 

Ничә елларның буенча ул кеше бәхете өчен

Көне-төне эшли, яна, тирли, сарыф итә көчен.

 

Бар эше шул эш аның: торып эшкә китә,

Шунда да, мескен, һаман да ачлы-туклы көн итә.

 

Ул бичара эшчене “бу ярлы” дип кимсетмәгез,

«Син фәкыйрь, син ярлы» дип, мескенне читкә типмәгез.

 

Ул шулай хайванча көн күрсә дә, асылы бит кеше,

Җирнең өстендәге кеше, ул түгелдер чит кеше.

 

Кешелеккә, бәндәлеккә ярлылык бирмәс хәләл1,

Ул кара икмәк аңа ана сөте кебек хәлал2.

______________

1хәләл – зарар кимчелек

2хәлал – кулланырга яраклы

ҮЗЕМ ҺӘМ ХАЛКЫМ

Бер адым алга басам да әйләнәм мин артыма,

Кайда басканнар дип, күз саламын халкыма.

 

Шул вакыт мин бик югары кош кебек очсам әгәр,

Ә алар һаман шулай баскан урында торсалар...

МИН КАЙДА?..

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була -

Мин шулар янында булам, алар белән килешеп була.

 

Юк аларда төрле катлау, юк аларда эч сере,

Тышлары керле, вәләкин юк аларда эч кере.

 

Юк тәкәллеф, юк эрелек, утырышасың син дә мин,

Юк күңел кырылыр дигән уй, ул җәһәттән мин имин...

________________

тәкәллеф – тартыну, кылану

ВӨҖДАН ТЕЛӘГЕ

Аерса тәңре байларны фәкыйрьләрдән кыямәттә -

Кеше үз кайгысын кайгырткан иң дәһшәтле сәгатькә.

 

Бөтен байларны, шул җирдә җыеп, җәннәткә кергезсә,

Колак ишетмәгән, күз күрмәгән нигъмәтләрен бирсә,

 

Шулай ук һич берен калдырмый, «мин ярлы» дигәннәрне,

Җыеп салып, тутырса ыжгырып янган җәһәннәменә.

 

Йөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлә,

Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә.

 

Авырлык, ярлылык кай җирдә булса - мин дә шул якта,

Булырмын вөҗданымның зур теләген биргән ул чакта.

КЕМ УЛ?

“Дошманым” дип, син хәзер чәнчеп үтергән бәндә кем?

Күкрәгеннән кан агып, алдыңда яткан гәүдә кем?

 

Нәрсәгез уртак иде соң, һәм беләмсең кемлеген?

Юк, аны син белмисең, очраштыгыз сез тик бүген!

 

Бик “шәп” иттең, нык чәнечтең, ташлады ул дөньяны...

Уйла инде: моннан әүвәл кайда күрдең син аны?

Ул Гаребтән, син Шәрекътән ушбу җиргә килдегез,

«Кем элек өлгерсә, шул үтерү тиеш», - дип белдегез.

 

Эшнең аслын уйлый алмыйсыз, димисез: “Ник шулай?”

Иркегезне тартып алганнар да кушканнар шулай.

 

Инде син алдыңдагы җансыз кешегә бер кара:

Кызганыч, тәгәрәп ята, тик күкрәгеннән кан ага.

 

Мин сорыйм синнән хәзер: “Үтереп аны үч кандымы?

Син аны чәнечеп үтергәч, дөнья бик киң калдымы?..

 

Юк. Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа,

Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә.

 

Үз кулыңда саклый алсаң син әгәр хөрриәтең,

Бер дә чәнечми дә сыярсың, дөнья киң бик, дөнья киң.

БЕТСЕН ИМПЕРИАЛИЗМ СУГЫШЫ!

Без ирекле, без граждан, һәммәбез шат, без азат,

Тик әнә анда һаман кан, куркыныч, көн-төн җиһад.

 

Монда без кешелек өчен «Һәркем тигез булсын!» дибез.

Анда шәһәрләр, авыллар җир белән булган тигез.

 

Монда хөррият авазы җирне, күкне яңграта,

Анда безнең күп туганнар тилмереп, телсез ята.

 

Анда хәсрәт, анда кайгы, анда кан һәм күз яше,

Анда мылтык, анда сөңге, анда тик туп ядрәсе.

 

Андагы безнең туғаннар туп ата бер-берсенә,

Кырыла анда нинди җаннар, каннары җиргә сеңә.

 

Ул туганнарның кулын чишик, алар булсын азат,

Кычкырыйк без берьюлы: «Бетсен сугыш!.. Бетсен җиһад!..»

КЫЗЫЛ БАЙРАК

Кара син алга!...

Күрәмсең анда

Кызыл байракны:

Буялган канга.

 

Көчле эшчеләр

Күтәргән аны,

Буялган аңа

Шәһидләр каны.

 

Хөрлек, тигезлек –

Аның шигаре,

Һәммә байрактан

Тора югары.

 

Шунда хакыйкать,

Шунда чын иман.

Кузгал, эшчеләр!..

Таң калсын җиһан.

 

Иткән тәҗәссем

Халыкның көче,

Бу Кызыл байрак –

Шуның билгесе.

 

Кузгал, эшчеләр!..

Дошман җиңелсен,

Көч кемдәлеген

Бар дөнья белсен.

 

Кара көчләргә

Каршы торган ул,

Бирде бу юлда

Мильон корбан ул.

 

Бетсен кара көч

Аннан җиңелде

Шуның өчен бүген

Югары эленде.

 

Бүген патша ул

Бөтен дөньяга;

Аңа нинди көч

Каршы торала?..

 

Егылды инде

Башка әләмнәр,

Җиңелде инде

Залим адәмнәр.

 

Әй, Кызыл байрак,

Нур бир җиһанга!

Әйдә, эшчеләр,

Алга вә алга!..

БИР КУЛЫҢНЫ!

Кил әле син, иптәш! Бир син миңа

Сөялләнеп каткан кулыңны,

Янган йөрәк белән чын ихластан

Тәбрик итәм изге юлыңны.

 

Бир син миңа, туган, көн-төн эшләп,

Таш пулатлар салган кулыңны,

Бир син миңа утлар тирәсендә

Эшләп, кызарып янган кулынны.

 

Бир син миңа, кырда сабан сөреп,

Туфракланып каткан кулыңны,

Бир син миңа дошман күкрәгенә

Төзәп мылтык аткан кулыңны.

 

Бир син миңа сугышып, шул сугышта

Кызыл каннар аккан кулыңны,

Дошманнарның биек кальгаләрен

Тар-мар итеп ваткан кулыңны.

 

Бир син миңа хәлал көчең белән

Эшләп тиргә баткан кулыңны,

Эштән арып, тагы көч җыерга,

Аска салып яткан кулыңны.

 

Кулга тотыйм синең изге кулны -

Күп эш белән талган кулыңны,

Бир син миңа, туган, күкрәк киереп,

Царицынны алган кулыңны!

 

Бир син миңа, гайрәт белән сугып,

Дошман башын ваткан кулыңны;

Кызлар битен үпкән кебек үбим

Сөялләнеп каткан кулыңны!

АЧ

Икмәк сорап кулын сузыр иде,

Кулларында көче калмаган;

Күзләреннән яшен түгәр иде,

Күзләрендә яше калмаган.

 

Күз яшьләре белән бит нурлары

Юылып төшкән инде барсы да;

Ике кулы белән эчен тотып,

Калтыранып тора каршыда.

 

Ул сөйләми хәзер, ул сорамый,

Беткән инде аның сузләре;

Тик аңлата анын авыр хәлен

Эчкә баткан нурсыз күзләре.

 

Аның битләренә кара белән

Ачлык сызыклары сызылган;

Аның авыр хәлен вә зарын

Алып яздым монда мин шуннан...

ИНВАЛИДЛАР

Басып аннан ирекле илгә кергән

Кара яуны кире куган вә сөргән

Кешеләр кем,

Олуг дошманны илдән

Берен калдырмыйча куган, себергән?

 

Болар ник барган анда утка каршы?..

Гөрелдәп атыла торган тупка каршы?..

Рәттән тезелешеп, күкрәккә аткан

Зәһәрле ядрәле мылтыкка каршы?..

 

Боларга каршы аннан кемдер аткан?..

Болар мәҗрух булып, ник каннар аккан?

Нигә, кемдер өчен бу инвалидлар

Торып калган таза кулдан, аяктан?

 

Олуг майданда дошманнарны җиңгән,

Булып мәжрух аяк, кулдан вә билдән,

Хәзердә инвалид булган кешеләр

Таза булган алар синнән вә миннән.

 

Сугыш урынында мылтыклы, кылычлы

Йөреп, дошманга булган куркынычлы,

Ниһаять, имгәнеп калган боларга

Бу көндә без, ниһаять, зур бурычлы!..

СУКЫРЛАР

I

Һәр көн очрыймын мин берничә рәт,

Урамнарда йөргән чагымда,

Тома күзсез булган сукырларга;

Бүген берсен күрдем тагын да.

 

Һәрбер басар җирен алдан эзләп,

Җиргә бәреп бара таягын,

Адым саен уйлап, ипләп кенә,

Саклык белән баса аягын.

 

Колак салып, бераз тыңлап тора

Һәрбер күпер, һәрбер чат саен;

Әллә нинди авыр хисләр белән

Уйга калып, җыера маңгаен.

 

Ах... күрсәңче шунда бер генә рәт

Каршы яктан кемдер килгәнен,

Балкып торган кояш нурларында

Матур хатын-кызлар йөргәнен.

 

Бер күрсәңче төрле чәчкәләрнең

Җем-җем иткән төрле төсләрен,

Күккә чыгып торган тау башларын,

Көзге кебек Идел өсләрен!

 

Бер күрсәңче!.. Хатын, баласының

Нинди төстә икән йөзләре,

Юк!.. Бу матурлыкларны күрүдән

Мәңге мәхрүм аның күзләре.

 

Ап-ак яры белән пәрдәләнгән

Күзләренә кара... бер кара!

Нинди авыр моңнар, авыр уйлар

Белән капланган ул бичара!..

 

Йөзе кара аның!.. Аның йөзе

Мәңге уйга баткан төследер.

Шуннан аңла, аның йөрәгендә

Кайгы-хәсрәт нинди көчледер.

 

II

Бүген мин, шул сукыр кебек булып,

Күзне йомып йөреп карадым.

Таяк белән алдан җиргә сугып,

Тик бара алдым бер ничә адым.

 

Белмим кайсы якка барырга да,

Белмим кайсы җиргә басырга.

Күрмим каршы яктан кемнәр килә,

Мәҗбүр булдым күзне ачырга.

 

Ә бит теге сукыр, мескен сукыр,

Мәҗбүр мәңге шулай йөрергә.

Зар-интизар бит ул гомер буе

Бер генә рәт якты күрергә.

 

Сукырларның эчке моңнарыны

Чынлап тасвир өчен җитми көч.

Авырлыкның яздым меңнән берен,

Ярдәм итү-итмәү – сезнең эш.

 

ЯТИМ КЫЗ

Өсте керле, күлмәкләре ертык,

Бит-куллары нинди каралган,

Аяклары буй-буй ярылып беткән,

Чәче төрле якка таралган.

 

Кулы белән учлап тоткан була

Күлмәгенең ертык жирләрен,

Оялган була, үзе түбән карый

Күрсәтмәскә яшьле күзләрен.

 

Кешеләрдән ярдәм сорыйм дисә,

Ике биткәйләре кызара,

Былтыр үксез ятим калган иде

Шушы мескен, моңлы кыз бала.

 

Ата-анасыз торып калган өчен,

Ул тилмереп карый һәркемгә,

Нинди күңелле эш, матур эштер –

Ярдәм итү шундый ятимгә!..

 

 

***

Таңын һаман күрә алмыйм төнемнең,

Читен һаман күралмыйм диңгеземнең.

Нигә янам?.. Нигә мин шат түгелмен?..

Нигә соң яктысы аз көндеземнең?..

 

Янам мин тик йөрәктән, һич тә түзмим,

Өметләр зур, өметне һич тә өзмим.

Җәберләнгән кешеләрне күрәм дә

Янам, һаман шуларның бәхетен эзлим.

 

Барам алга, кулымда якты шәм бар –

Шулай мин бик биек тауларга үрлим.

Булыр бер көн бөтен дөнья бәхетле –

Комиссарга тигез булыр кучер дим.

 

Кучер көтмәс аны төнге урамда,

Каты салкын, күз ачмаслык буранда,

Тигез тезгән матур зур букеттай

Булыр бөтен халыклар бер заманда...

 

Беләм: бу сүз авыр хәзер сөйләргә,

Сөйләүчене исәпләрләр юләргә.

Туры юлдан адашкан ул Мәҗит дип

Керешерләр алар миннән көләргә.

Син минем туған җирем, йөргән җирем, сөйгән илем!

ИСКЕ ҖЫРГА КУШЫП...

(«Тәфтиләү» көенә)

Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә,

Бер җырладым ишкәк ишкәндә;

Бер җырларсың, дускай, бер җыларсың,

Үткән гомрең искә төшкәндә.

 

Сайрый сандугачлар чут-чут итеп

Идел аръягында, тугайда.

Шулар кебек син дә моңлан, җырла,

Моның кебек матур җир кайда?

 

Белмим, ник моңлы күренәләр

Бу агачлар, матур яланнар?

Бу җирләрне күргәч, искә төште

Ата-баба, үткән заманнар.

 

Үткән заман безнең, ай, бабайлар

Монда туып, монда үскәннәр,

Монда гомер итеп, монда йөреп,

Бу суларны алар эчкәннәр...

 

Әнә теге матур тугайларда

Җәй үткәреп, күчеп йөргәннәр,

Идел, Дим буйларына, ай, баш булып

Рәхәт-рәхәт гомер сөргәннәр...

 

Бервакытлар монда торган иде

Курай тавышлары яңгырап,

Инде аларның монда һичберсе юк –

Күргән кеше торыр аптырап.

 

Башка илләр килгән, үзгәргән җир:

Тирмә урынында – таш йортлар...

Кая гына киткәннәр икән соң

Монда җәйләп йөргән башкортлар?

 

Кая киткән татар-башкортларның

Монда йөргән асыл затлары?..

Кая киткән икән бу дөньяны

Дер селкетеп йөргән чаклары?..

 

 

***

Ат өстендә йөреп гайрәт белән

Алар монда гомер иткәннәр,

Инде аларның монда һичберсе юк,

Мәңге килмәс җиргә киткәннәр.

 

Заманында алар киңлек белән

Рәхәт-рәхәт монда яшәгән,



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-10-11 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: