ИНСАФ
Ирешкән булсак әгәр асыл сергә,
Инде кирәк ныклап эшкә керешергә,
Тәкълид кыйлып, “тәрәкъкый” дип әйткән сүзләр
Кәфи түгел мәкъсудларга ирешергә.
Һәр нәрсәне сөйли белә йомшак тел,
Эш эшләп, сүзне исбат кыйлу мөшкел,
Коры сүздән һич мәгънә чыкмаслыгын
Кулда форсат бар вакытта бик ачык бел!
Һәр тарафта “Алга-алга!” – дигән сада,
Эшләүче аз, сөйләүчебез күп булса да,
Сүз белән теләкләргә җитеп булмас,
Әсирлектән муеныбыз котылса да.
Үзе сырхау башкаларга бирсә дару,
Насыйп булмас ул кешегә саф тазару...
Тел белән: “Алга-алга!” – дип әйтсәк тә,
Мөмкин түгел, әфәнделәр, алга бару.
Татарда “милләт, милләт!” диюче бар,
Вәләкин, күбебездә юк икътидар.
Бака кебек коры телдән “бак-бак” итеп,
Хур кылмаек үзебезне, кил, зинһар!...
Кылган эш, әйткән сүзгә караганда,
Безләрдә мәгълүматның мәйданы тар.
Язган язу, сөйләгән сүз, кылган эшләр
Инсанның дәрәҗәсен кылыр изһар...
Эшләр күп: безнең ара эч пошарлык,
Көн итәбез көне-төне күреп тарлык,
Үзебез узебез өчен тырышмасак,
Урын юк башка җирдә күз тотарлык.
Кояшыбыз кайчан туктар тотылудан?
Өмид бармы ушбу эштән котылудан?
Күбебезнең мәгълүматы арта алмый
Бер-берсене сүгүдән, сәб кыйлудан.
Милләт өчен бурычлыбыз һәрберебез,
Тиз кушылсын бер урынга фикеребез,
Булмасын сәмәрәсез ялгыз сүгеш,
Зинһар, дуслар, шул гадәтне бетерегез!..
|
КӨННӘРЕБЕЗ
Безнең җирдә зур бәхәс ачып,
Торалар шушы көндә тарткалашып.
Мизанның табаклары күтәрелгән,
Ахырында кайсы тараф китер басып.
Бу халык бу зәнҗалдан кайчан туяр?
Чын матур кыз никабыны1 кайчан суяр?
Заһирән, һәр нәрсәне эшләү дөрес,
Асылда һич нәрсәгә юк ихтыяр.
“Зарар”лырак сүз күренсә җәридәлә,
Чыкмас борын, чыкмас җиргә алып куяр.
Икенче рәт курыкмаенча фикер язсаң,
Гәзитәне таратудан чынлап тыяр.
Кадер юк бу заманда язучыга.
Ул җиргә мең язучы булса сыяр.
Күп кеше ушбу көндә мәгъюб3 булды,
Калмады яхшыларга һич игътибар.
Алар дошман безгә, дошман без – аларга,
Дошман булган былбыл илә ала карга.
“Хөррият!”дигән чакта золым тулды,
Бу заманда илтифат юк аһ-зарларга.
Инсаннарның бәгъзесе тук, бәгъзесе ач,
Ачларга мәрхәмәтле күзеңне ач!
Дөнья тулган мазлумнарга күзе төшеп,
Гәбделмәҗид шигырь яза аптырагач.
Инсанның фитрәтендә3 талашу бар,
Баш булуны һәркем сөя, күкрәге тар.
Инсан инсан булып торган мөддәтендә4
Бетерме икән җир йөзендә талашулар?
______________
никаб1 – пәрәнҗә, битлек
җәридә2 –газета
мәгъюб3 - гаепле
фитрәт4 – табигый үзенчәлек
мөддәт 5– ара, вакыт
***
Табылса бу җиһанда яхшы юлдаш,
Фида булсын ул юлдашка газиз баш;
Авырлыкта синең берлән бәрабәр1,
Качып китми сиңа булсын бөрадәр2;
|
Сиңа дошманга – ул һәм булса дошман,
Сиңа дустка – ул һәм дуст булса һәр ан3,
Ничек кыйлса мәхәббәт бай заманда,
Шулай булса дәхи мал булмаганда;
Сафа кыйлса4, сафа кыйлганда бергә,
Хафа булса, хафа булганда бергә;
Үзеннән башкага әйтмәсә серне, -
Җаның төсле якын күр мондый ирне.
_____________
бәрабәр1 - бертигез
бөрадәр2 – дус, иптәш
ан3 - вакыт
сафа кыйлса4 – күңел ачса
СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ
Һәр бинадан биек булып күкләргә чыкмыш башың,
Мин беләм, белдермәсәң дә: агылыр күздән яшең,
Бу хәлеңнәң шикаять кылды синең һәрбер ташың, –
Кальбеме мең парә кылды1 шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Бер заманда синдә намаз укыганнар хан иде,
Кауме татар һәм төрекнең мәскәне2 Казан иде,
Ул вакытны тәсвир итсәк, ни гүзәл заман иде! –
Кальбеме мең парә кылды1 шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Һәб кәлисә уртасында ялгызың калдың ни өчөн?
Илтифатың бер татардан син, бина, алдың ни өчөн?
Әһле Ислам кальбенә син хәсрәтне салдың ни өчөн? –
Кальбеме мең парә кылды1 шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Бер вакытта синдә торды әһле Ислам гаскәре,
Шәүкәтең бетте бүгендә, калмады меңнән бере,
Башкаларның җире булды ошбу көн Ислам җире, –
Кальбеме мең парә кылды1 шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Син өмид өзсәң дә бездән – без өмидне өзмәдек,
|
Заһирән түзсәк тә безләр – кальбебездән түзмәдек,
Җаһил булган бер заманда кыйммәтеңне белмәдек, –
Кальбеме мең парә кылды1 шул гүзәл Хан мәсҗеде.
___________
кальбеме мең парә кылды1 – йөрәгемне мең кисәккә бүлде
кауме татар һәм төрекнең мәскәне2 – татар һәм төрки халыкларының яшәгән урыны, җире.
***
Милләткә хадим булган яхшыларга
Бу дөньяда насыйп булмас рәхәт күрү.
Һәр эшнең хәйкәтен уйлаганда,
Килешмәс юк-бар эшне уйлап йөрү.
Якшыларга һичвакытта гадәт булмас,
Кайгысы юк кеше кебек, уйнап-көлү.
Һич җирдә камил ирдә күренмәгән
Хафасыз, рәхәт илә гомер сөрү.
Кайгы-хәсрәт мәшәкәтьтә йөрү илә,
Вакыт җитми, һич әдәмгә булмас үлү.
Башлаган башчылары булмаганда,
Милләт хәле – суга төшкән тоздай эрү.
Башлаучы юл башлыгы булмаганда,
Бик җиңел кыеш юлга керү.
Урынсыз сабырсызлык һәм ярамас,
Утка баскан песи кебек, күп сикерү.
***
ЯХШЫЛЫК
Итәм дип яхшылык мин үз уемча,
Һәр эшне эшләдем вөҗдан буенча.
Вәләкин яхшылыклар аска калды,
Күренми берсе дә, шунда югалды.
Галиб булгач1 яманлык яхшылыкка,
Чыга һәр яхшылык бушка вә юкка.
___________
галиб булгач1 – өстен
САХИБЕ КӘРАМӘТ1
Мәгәр көннәрдә көн, әмре тәкъдир,
Чакырды, ашка бар дип, мине бер ир.
Вакыт җитте, барып кердем аларға,
Сәлам бирдем кунак һәм муллаларга.
Береннән соң бере килде тәгамнәр,
Кунаклары барын ашап тәмамлар.
Ике күзем минем хәзрәттә булды,
Моны күреп, күңел хәсрәттә булды.
Бу хәзрәттер, менә “сахибе кәрамәт”:
Ашап утырды вә чыкты сәламәт.
Барып моннан мөкаддәм2 алты ашка,
Ашап чыккан аларны башка-башка...
Бу көн генә җиденче аш менә бу,
Һаман да учлап-учлап итне кабу.
Менә монда да һичкемнән калышмый:
Дими кара кисәк ит һәм дими май.
Ашаган ул аларның һәрберен дә -
Бәлеш, каз, шурпа, ит һәм пилмәнен дә...
Китер булса, ашый бирә барыбер.
Китер, бир! Кайда, юкмы башка әйбер?
Ашый әле һаман кузгалмаенча,
Бу эш нәрсә? Кәрамәт булмаенча...
Бүтән кайгысы юк - булса тамак тук,
Ашар-эчер өчен туган бу мәхлүк.
___________
сахибе кәрамәт1 – гажәп хәл, могҗизә иясе
мөкаддәм2 – элек, әүвәл
НӘСИХӘТ
Һәр эшнең асылын белү өчен - тикшер,
Тикшереп дикъкать1 итсәң, беленер сер.
Юлга керми, мин моны белдем димә!
Бу эшне беләм дисәң, юлына кер!
Уйлаган кеше генә серен табыр,
Уйламаган наданнарга бары да бер.
Хакыйкать өчен булсын җаның фида.
Шуның өчен хибескә кер, кит һәм Себер.
Кайда барсаң, шул җиргә кит, кайгырма һич,
Барча кеше туганнарың, Ватаның җир.
Чын кеше мал, җәмалга һич алданмас,
Мал, җәмалны алар алсын, аларга бир.
Аларның бит шуннан башка ләззәте юк,
Булсыннар алар мәгърур, алар кәбир2!
Мал-фәләннән ләззәт алмый, төне-көне
Кеше өчен хезмәт итеп, җәзалар күр.
Син асылда кеше өчен тугансың бит!
Кешегә ярдәмче бул да хезмәт ит!
Тугърысы: кеше өчөн ту, кеше өчөн тор,
Кеше өчен хезмәт итеп, дөньядан кит!
_____________
дикъкать1 – тирән уйлау, күңел биреп, игътибар белән
кәбир2 – олы, бөек, зур, мөһим
КҮҢЕЛ
Башкалар зәм1 кылсалар, син чикмә хәсрәт, и күңел,
Китмәсен кәефең аңа, син шат булып бу эшкә көл!
Башкалар синнәң ничек, мөмнүн булып, зәм кылмасын,
Әүвәлән син үз-үзеңнән бер дә бит мөмнүн түгел.
Бу халык кылган эшем тәкъдир кыла2 алмаслар димә,
«Афарин, тәхсин!», - диеп тә телгә алмаслар димә.
Бәдбәхет дисә, дисеннәр, шул юлыңда ит дәвам,
Кадреми белмәсләр алар, күзне салмаслар димә.
Хезмәт ит малың, җаның, кулың илә, сүзең илә,
Әлхасыйль, кызганма милләттән - кулыңнан ни килә.
Галибият3, шөбһәсез, синең тарафыңда торыр,
Син фәкать хаклыкта бул да туктама, яз да сөйлә.
Залимы - телсез, сине галиб итәр тугъры каләм,
Ничә йөз мең гаскәри мәгълүб итер үткен каләм.
Чык сугыш мәйданына тиз шул ике корал илә,
Чын ышан! Күәт шуларда, башканы эзләп чикмә гамь.
Йоклаган милләтләрне үткен каләмнәр уятыр,
Тугъры сүз, балкып чыгып, яткан калебне кузгатыр.
Һәрбер эштә алгы сафта сүз илә каләм йөрер,
Әлхасыйль, болар каһарман, болар кави, болар батыр.
Хакыңны исбат итәм дисәң, каләм-сүзгә сарыл,
Ушбу көндә дөньяга болар хаким, болар король.
Ике милләтне солых кылса5 - боларда ихтыяр,
Әлхасыйль, төзегән дә шул, бу дөньяны бозган да шул.
____________________
зәм1 – гаепләү
тәкъдир кыла2 - баһалый
галибиәт3 - өстән, җиңүче
солых кылса5 – килешсә, ризалашса
СӨЕНБИКӘНЕҢ АКТЫК КӨНЕ
Тып-тыныч торган вакытта купты монда шау да шу –
Килмешәкләр берлә үз тәхетем өчен зур даулашу:
Туган-үскән, суын эчкән җирләремнән кит, диләр,
Белмимен, бу нинди эш бу? Ярабби, соң мәхшәрме бу?
Юк! Бу көн мәхшәр түгел, бәхетең бетүнең билгесе;
Үз ватаныңнан китәр вакытың җитүнең билгесе;
Чын күңел берлән үзең дошман күреп йөргән кеше-
ләр кулына ушбу көн – тәхетең китүнең билгесе.
Чит җенескә ушбу көн дәүләт китүнең билгесе,
Ихтыярың булмавы, күәт китүнең билгесе;
Кан түгерлек бер урында яшь түгеп буйлар сону –
Бу казанлылар кулыннан шәүкәт китүнең билгесе.
Аһ, бу көннәр килде башка, соң минем тәхетем кая?
Хан илә ханым булып торгандагы бәхетем кая?
Дөньяда безгә галиб дошман булыр дип уйламый,
Бездә күәт, бездә шәүкәтләр, дигән вакытым кая?
Мин халык өчен көям, шулар өчен дә яшь түгәм,
Бу Казаннан башка җирдә мин табалмам бер дә ямь;
Мин үзем өчен түкмим яшь, бәлки бу казанлылар
Мәңге коллыкта калырлар дип – шуңа хәсрәтләнәм.
ШАНЫБЫЗ 1
Дустка да, дошманга да гыйффәт2, сәдәкәт3 шаныбыз,
Бу якын, монысы ерак дими гомум ихсаныбыз4.
Киткән инде яхшы булмак бездә бер гадәт булып,
Яхшылык бездән, яманлык кылса да дошманыбыз.
Дөньяда без көн итәбез һәр заман хаклык өчен,
Мал түгел, хаклык өчен булсын фида бу җаныбыз.
______________
шаныбыз1 - дәрәжә, әһәмият
гыйффәт2- сафлык, намус
сәдәкәт3 - тугрылык
ихсан4 – ярдәм, изгелек
ХӘМЕР
Дөньяда булган начарлыкларның башы бит син, хәмер!
“Тамчысын да эчмәгез!” – дип килде алладан әмер.
Бер кеше капса сине – бар дөньясы истән чыга,
Шул сәбәпле һәрвакыт гашыйкларың эштән чыга.
Бар эшең – мескен кешеләрне гакылдан яздыру,
Башларын әйдәндереп, саташтырып тик аздыру.
Ул бозыклыклар, фәкыйрьлекләр бары синнән килә;
Юк өчен ызгыш-талашлар бары шәреңнән килә.
Син һәлак иттең кешеләрне зәһәр агуың белән,
Чын әҗәле җитми үләләр дустларың чагуың белән.
Син бетердең бәндәләрнең һич хисапсыз малларын,
Бар синең өчен фида иткән кешеләр җаннарын.
Чын зыялылар тарафыннан бу көн бойкот сиңа,
Яхшылар янында тузан чаклы да хөрмәт юк сиңа.
Бервакыт килер – бөтен халык сиңа каршы торыр,
Сине яклаучы кеше булмас, бөтен тамырың корыр.
Син ләгыйньгә ләгънәтендә бар кешеләр берләшер
Шул вакытта җир йөзендә чын тынычлык җирләшер.
***
Шиксез агу...Тиңсез олуг дошман...
Чиксез ямьсезлекнең анасы...
Акылны алып ахмак ясый торган
Бөтен хурлыкларның юл башы...
Аның тырнаклары кергән өйдә
Мәңге бата бәхет кояшы...
Аның агулары кергән җирдә
Харап була акыл оясы...
Шуннан килә бөтен өметсезлек,
Шуннан туа һәммә зур бәла...
Мәңге бәхетсезлек килгәнен көт,
Аның белән булсаң мөбтәлә...
Аның биргән кәефе зарарыннан
Мең мәртәбә кимдер, шик тә юк...
Анардан килгән вөҗдан газабыннан
Авырлыкларына чик тә юк....
Ультиматум бирдем исерткечкә...
Каршы дошман ясап үземне...
Аның дусларының һәммәсенә
Җиткерегез шушы сүземне:
- Аның белән ике арамда
Таштан ныклы дивар салынды...
Аңа булган дуслык күкрәгемнән
Мәңге-мәңгелеккә алынды.
НИЛӘР КҮРДЕК
Заманнар үтте, без үткән заманнарда ниләр күрдек?
Күрә торып, зарарлы эш кылучы тилеләр күрдек.
«Татарлар артта калганнар, чара эзләү кирәк», - дигән
Кешеләргә кара-каршы чыгучы кешеләр күрдек.
Яңа бер эш күрер-күрмәс, дин исламнан биреп фәтүвә1,
Дин исламнан хәбәрдәр булмаган күп динчеләр күрдек.
Кулыннан бер дә эш килми, бүтәннәргә дә юл бирми,
Эче хәсәд2 белән тулган хәсәдләре, көнчелләр күрдек.
«Бу эш безгә зарарлы, ташлыйк мондай бәд3 гадәтне», -
Дигән өчен, ашып ташкан ничә тәкфирчеләр4 күрдек.
Ниләр күрмәде безнең баш, язырга кулларым бармый,
Кеше белмәс гаепләрдән хәбәр бирүчеләр күрдек.
Кеше алдында гаҗәп тәкәүи5, башын исламга кара яккан,
Чапан-сәллә киеп йөргән ничә хәерчеләр күрдек.
Татар дөньясы бик киң бит, ниләр күрмәс газиз башлар?
Талаштан файдаланган хәйләкәр фетнәчеләр күрдек.
«Җиһанда миннән артык һич белүче юк закон, динне!» -
Дип дәгъвә кылучы ончылар һәм итчеләр күрдек.
Бер эш кылмый, күзен чылт-чылт йомып, фетнә салып илгә,
Белер-белмәс көенчә көне-төне сөйләүчеләр күрдек.
Гавәмдар6 белән бергә каршы торган муллалар белән
Читекчеләр, итекчеләр, ничә кибетчеләр күрдек.
Мәгариф әһленнән булган ничә картлар вә яшьләргә
Аяк салып, йотырга чаралар эшләүчеләр күрдек.
Боларның барчасын күрдек, җитәр, туктап торыйм инде,
Язырмын бер вакытларда, бүтән без соң ниләр күрдек.
___________
1фәтүвә – мәгънә, эшнең ярау-ярамауын дини яктан күрсәтеп бирү
2хәсәд – көнләү, күрә алмау
3бәд – начар, бозык
4тәкфирчеләр - имансыз
5тәкәүи – бөгелү, юаш
6гавәамдар – обыватель
ӘЙТЕРГӘ ҖИҢЕЛ СҮЗЛӘР
Әйтергә җиңел сүзнең берсе «вөждан»
Вөҗданлыкка дәгъвә кыла бик күп инсан.
Вөҗдан белән биш хәрефле сүз булса да,
Һич кеше юк фигыль белән исбат кылган.
«Дин» ләфзы - җиңел сүзнең икенчесе,
Тел белән тукый моны һәрбер кеше.
Тел белән дәгъвә кылып йөрсә дә бу,
Шул ук дингә тугъры килми кылган эше.
Бик җиңел кешегә әйтү: «Кыл яхшылык!»
Бу сыйфат кеше өчен яхшы холык.
Нигәдер бу сүз коры телдә калып,
Яхшылыктан еракланган бөтен халык.
Дүртенче «инсаният» сүзе җиңел,
Әйтеп кара, әйтергә һич авыр түгел.
Моны һәр кеше теле белән икърар кыла,
Вәләкин тасдыйк кылмый һичбер күңел.
Моннан да җиңел сүз бар, ул - «тигезлек»,
Бу сүзнең нәтижәсе гел изгелек.
Вәләкин син бу сүзне әйткән чакта,
Авызың ач, ал-артыңны тәмам белеп.
Инде калды тик өч кенә хәрефле «хак»,
Бу сүзне телгә алу күптән ясак.
Ушбу ике кәлимәне әйткән чакта,
Һичберәү ишетмәслек булсын аулак.
Санасаң, җиңел сүзләр күп дөньяда,
Һәр кеше белә моны, һәркем яза.
Бу сүзләр күп сөйләнә Аурупада,
Вәләкин хөкеме сөйләнә башка Африкада.
Туганым, эш сүздә түгел, бездә генә,
Шуннан соң көчленеке бу замана.
Әйтергә җиңел сүздән һич файда юк,
Кирәк син җиңел сүзне меңне сана!
Рөхсәт бир, актык сүзем әйтим сиңа:
Дөньяда игътибар юк сиңа, миңа.
Кыска гына төшендереп әйткән чакта,
«Көч» сүзе бу сүзләрнең барын җиңә.
Гафу ит! Тагы да бер сүзем калган,
Ачуланма, әйтеп куям сиңа алдан:
Чит кешеләр хакында теге сүзләр
Сөйләнсә, бигрәк тә булыр ялган.
УЙЛАГАН ЧАКТА
Хакыйкатьтән ерак җирдә йөрибез без гәләлгөмйә1,
Гөнаһыбыз шомлыгыннан безгә зиндан булды киң дөнья.
Су өстендә кешесез, буш агып йөргән кыек төсле,
Батыр-батмас йөрибез, чайкалабыз, җил-давыл көчле.
Берәр көндә чыгырбызмы йөзеп сахил2 сәламәткә?
Чыга алмыйча китербезме әллә туп-туры кыямәткә?
___________
гәләлгөмйә1 – сукыр килеш, күз йомып
сахил2 - диңгез яры
ИГЪТИРАФ
«Эшләнәдер ушбу эш хакыйкать өчен…» дип дан чыга,
Тикшереп баксаң аның аслын - килеп ялган чыга.
Нинди эш бар соң, аның астында бер сер булмасын,
Нинди бер күңел табарсың, анда һич кер булмасын!
Нәфесе тартса, кулга керсә, кайсыбыз соң тартына?
Тик бүтәннәр сизмәсеннәр, төшмәсеннәр артына.
Барчабыз белгән гөнаһ бу җирдәге җаннан дә күп,
Чит кешеләр белмәгән яшьрен гөнаһ аннан да күп.
Һәр усаллык эшләгәнгә, хөкем итеп, бирсәң җәза,
Мәгъюб булмый калмас иде бер кеше дә дөньяда...
Күп җинаятьләр күзең алдында үз хөкемен сөрә,
Күрмибез тик җан өйрәнгән, күз күнеккәнгә күрә.
син кәефлән башкаларга тимичә - бу вак гөнаһ,
“зур кешеләр” эшлиләр моннан да күп зуррак гөнаһ.
___________
игътираф – уз гаебен тану
ЮЛ
Тапмадым мин дөньяда икънаг1 итерлек бер ысул,
Һәммә суллар миннән уңдыр, чөнки мин сулдан да сул.
Мин шуңар мәнсүб2 түгел һичбер сәяси фиркага3,
Әллә нинди мәсьүлият4 йөкләмим дип җилкәгә.
Мин баралмыйм бәндәләр салган вә сызган юл белән,