Бәһасе юк матур урыннарны
Балалары сатып ашаган...
Ай-һай гына... диеп җырлаганда
Агыйделнең буе яңгырый.
Без торабыз сусап авырлыкта,
Кайчан явар рәхмәт яңгыры?..
Ай-һай гына... дигән, ай, тавышка
Көймәләре керде камышка,
Егет тә генә, мескен, үлми икән
Эче тулы кайгы-сагышка.
Үткән заманнарны бу көн уйлап
Көймә өстендә моңлап җырладым,
Ни өчендер күздән яшьләр ага...
Инде тәмам булды җырларым...
КОШЛАР КАЙТТЫЛАР
Җитте көз. Җәйге матурлыклар бары да беттеләр,
Җәй көнендә монда торган төрле кошлар киттеләр.
Киттеләр, киткән вакыт безнең белән саубуллашып,
Мондагы салкын бураннардан ерак җиргә качып.
Яз булып, көннәр җылынгач, ташты сулар-елгалар,
Көз көне киткән кошлар тагын да кайттылар.
Үткәреп анда озын кышны, исән-сау килделәр,
Безгә кышның үткәнен, яз җиткәнен белдерделәр.
Ул матур кошлар сөяләр безне, чын дуслар алар,
Җәй көне безгә кунак булган «кунак кошлар» алар.
Безнең Ак Идел тугайларында алар җайлашып,
Ямьле җәйне үткәрәләр, җәй буена сайрашып.
Безнең илне сөяләр кошлар, матур булган өчен,
Безнең Ак Идел буйлары ямьле, хозур булган өчен.
Безнең илләр бик матур һәм бик күңеллегә күрә,
Көз көне киткән бу кошлар яз көне тагын да килә.
Мин шуңа чын сөям сине, матур, ямьле җирем,
Син минем туган җирем, йөргән җирем, сөйгән илем!
БОЛЫН
Яшел хәтфә кебек матур болын
|
Нурлар чәчеп ята дөньяга,
Сыгылып үскән таллар арасыннан
Көмеш тасма кебек су ага.
Леп-леп итеп оча күбәләкләр,
Чутылдашып сайрый кошлары,
Ал, кызыл, ак, сары чәчкә белән
Бизәкләнгән үлән башлары.
ДИҢГЕЗ БУЕНДА
I
Ишетә килдем күптән «диңгез» сүзен,
Арзу итә идем күрергә,
Матурлыкта күккә охшатылган
Диңгез буйларында йөрергә.
Мәҗнүн ничек гашыйк Ләйләсенең
Гыйшык белән тулган йөзенә,
Мин да шулай гашыйк булып йөрдем
«Диңгез» сүзенә һәм дә үзенә.
Тели идем, котырып, дулкынланып,
Ярга бәргән вакытын күрергә,
Ак күбекләр чәчеп, көмешләнеп
Торган суларына керергә.
Көннәр буе карап утыруны
Тели идем тып-тын чагында.
Диңгез буендагы тау янында
Утырып яшел йөзем багында.
Диңгезләрдән чыккан күк томаннар
Биек тауга ничек чолгана,
Тауның битен сөеп һәм иркәләп
Ничек куштанлана, тулгана!
Шуның кебек чолгап алган иде
Йөрәгемне диңгез буйлары,
Күңлем тирәсендә болыт кебек
Йөри иде күрү уйлары.
Диңгез өстендәге акчарлаклар
Канат җилпеп ничек очалар,
Әрле-бирле йөргәч, бик тиз генә
Төшеп диңгез битен кочалар.
Минем уйларым да шулай очты
Шулай кочты хыял диңгезен;
Канат җилпеп торды назлы күкрәк
Диңгез эзләп кичен, көндезен.
II
Озын авыр юллар артта калды,
Якынлашты биек тау башы.
Диңгез, җәннәт болар арасында
|
Торган менә «Байдар» капкасы.
Артта урман, алда диңгез ята,
Ничек мөһәбәт ул, сулы ул.
Ак дулкыннар чәчеп көлгән кебек,
Безгә карап сәлам бирде ул.
Чиксез ирек анда, бетмәс хаят,
Йокламас күз, тынмас күкрәк.
Күргәч аның шундый газаматларын,
Леп-леп итеп какты саф йөрәк.
ЮЛДАН
(Туган җиргә)
Китәм синнән вакытча, эй, туган җир һәм ис сеңгән җир!
Миңа син, мин сиңа күптән ияләшкән һәм төшенгән җир!
Зарымны, шатлыгымны – һәммәсен уртаклашып бергә,
Үсеп, чәчкә атып, ничә еллар киченгән җир!
Синең аулак берәр урыныңда моңланган вакытларда,
Күземнән мөлдерәп кайнар яшем тамган вә сеңгән җир!
Үзем киткән саен алга, күңел артка таба тарта,
Сиңа булган сөю шигыре ераклашкан саен арта.
Синең өстеңдәге хәсрәт белән кайгыңда да тәм бар,
Карыңда, салкыныңда, яңгырыңда серле бер ямь бар.
Җәнүб1 былбыллары килмәс иде җәйләреңдә җәйләргә,
Әгәр син булмасаң җәннәттән артык ямьле җәйләрдә!
Котып йолдызы ник соң бер урында мәңге кузгалмый
Тора, чөнки сине сөйгәнгә ул синнән күзен алмый!
Кырымны мактаган чакта: «Бу дөнья җәннәте!» - диләр,
Шулай да юктыр анда Агыйдел, Дим, Ашкадар, Инҗәр!
Күңел кәндилләрен2 киткәндә синнән, яндырып киттем,
|
Шуның нурында язган бу шигырьне калдырып киттем!
____________
1 җәнүб – көньяк
2кәндил – шәм
КЫРЫМ ГӨЛЛӘРЕ
Кайсыберсе нурга чумган, бик нәфис өрелеп тора,
Кайсыберсе көнгә каршы елмаеп, бөгелеп тора.
Кайберәүсе көзгегә баккан матур кызлар кебек,
Үз-үзенә сокланып һәм эреләнеп, киерелеп тора.
Кайберәүсе чын гашыйкларның йөрәгеннән кызыл!
Кайберәүсеннән мәхәббәт утлары түгелеп тора.
Кайберәүсе ялтырый, җем-җем итә, йолдыз кебек,
Кайберәүсеннән хуш исләр дөньяга сибелеп тора.
Ах, монысы, ал-кызыл битле матур дилбәр кебек,
Ал-кызыллы нур эчендә шатланып, сөенеп тора.
Бак бу җиргә таба, бөгелеп сыгылган чәчкәгә,
Башкаен игән гашыйкларча түбән иелеп тора.
Кайбересе мәгъшукын көткән гашыйкларга охшап,
Былбылын каршы алырга зар булып, киенеп тора.
Кайберәүсе әле дә ташлый алмаган бөркәнчеген,
Нәкъ шәрекъле назлы кыздай, киеменә төренеп тора.
ДИҢГЕЗДӘ
Акчарлаклар кебек канатларын
Киереп, ак җилкәнле көймәләр,
Диңгез өстен ярып, әллә кайдан,
Ерак урыннардан киләләр.
Кояш Ай-Петринең
Арт ягына барып төште дә
Тамчы-тамчы нурлар беркеп китте
Тып-тын яткан диңгез өстенә.
Кереп китте шунда тау артына,
Монда якты нурлар калдырып,
Нур диңгезнең өстен матурлады,
Чиксез вак-вак шәмнәр яндырып.
КОШЛАР КИТКӘНДӘ
Көз көнендә кошлар, төркем-төркем
Булып, киткән чакта бу илдән,
Үткән чакта урман өсләреннән,
Матур күлләрдән һәм Иделдән,
Төрле тавыш белән моңланышып,
Бер-берсенә нидер сөйлиләр.
Безгә карап алар шул вакытта:
- Сау булыгыз, сау бул!.. - диделәр.
- Сау булырбыз!.. Чөнки сау калдык без,
Ут эчендә калган чакта да,
Төрле яктан төрле дошман килеп,
Илне камап алган чакта да…
Шул сүзләрне әйткәч, мин аларга:
- Сез дә сау булыгыз!.. - дидем дә,
Кереп киттем тагын эш эшләргә,
- Һуш… һуш!.. - диеп, башым идем дә.
ДИҢГЕЗ ЯНЫНДА
Дулкыннары ярга чәп-чәп бәрелеп,
Берсе-берсе белән серләшеп,
Шомарып беткән йомры ташлар белән
Үткән тарихларны сөйләшеп,
Берсе өстеннән берсе сикерә-сикерә,
Өскә таба вак-вак нур чәчеп
Торган зур диңгезне карап тордым,
Шул матурлыкларга көнләшеп.
Кайвакытта диңгез тып-тын ята,
Кояш нуры юл-юл сызылган;
Аллы-гөлле, күкле-зәңгәр юллар
Күк читенә карап сузылган.
Киң кочагын ачкан күккә карап,
Чит-читләре күккә тоташкан
Диңгез өстен тагын да матурларга
Нурлар явып тора кояштан.
Шунда озын чәчле. көмеш тәнле
Кызлар басып ташлар өстенә,
Бераз карап торгач, колач жәеп,
Сикереп төшеп диңгез эченә,
Тын диңгезгә матур тавыш биреп,
Су чәчрәтеп йөзеп китәләр,
Нур эчендә нурлы гәүдәләре
Берсе-берсен узып китәләр.
Көмеш балык кебек гәүдәләрен,
Өстән йөзгән кара чәчләрен,
Хәйран калып карап торган вактым
Булды ак тәннәрен, матур төсләрен!
КЫРДАГЫЧӘЧӘКЛӘР
Ал-кызыллы нурдан укмашкан чәчәкләр жилфердәп,
Иң матур кызның колак яфракларыдай өлпереп
Утыралар кырда кояшка каршы төрле нур чәчеп,
Башларында вак кына чыклар торалар мөлдерәп.
Энже төсле ушбу чыклар ялтырап жем-жем итә,
Чәчәкәләрдән аркылы алтын кебек нурлар үтә.
Шунда бер япь-яшь кенә күбәләк очып уйнап йөри,
Ул кунар-кунмас йөреп бу чәчәкләрне селкетә.
МӘСКӘҮ
Мин Мәскәүгә бардым бер ничә рәт,
Байтак җирен иттем тамаша,
Анда, төңгә керсәң, яктылыкка
Читтән барган күзләр камаша.
Юлым төшеп, мин Мәскәүгә бардым
Бер-бер артлы ике-өч ел аша.
Кызыл Мәскәү, данлы Мәскәү шәһәрен
Бераз итәрмен дип тамаша.
- Мәскәү бит ул! Җитә башлагач та,
Күңелеңә яңа дәрт керә.
Берәү торып:
- Мәскәү күренә! – дигәч,
Йөрәк үз-үзеннән сикерә.
Мосафирлар шундук сырлыгалар
Вагон тәрәзәсе төбенә.
Чынлап та бит, алда дулкынланып
Яткан ут диңгезе күренә.
БАГЫШЛАУЛАР
ШӘЕХ ШАМИЛ РӘСЕМЕН КҮРГӘНДӘ
Бу көндә безләргә зур ядкяр булды синең рәсемең,
Җиһанда аз торып, күп эш кыйлып китте синең җисмең1.
Онытмас кадреңне милләт, язар тарих, куяр һәйкәл,
Менә без ифтихар берлә2 зикер кыйлдык3 синең исемең.
Бу сирәт4, гайрәтең берлә тарихта зур мәкам5 алдың,
Егерме биш сәнә6 мәйдан тотып, тәхсин7 мөдәм8 алдың.
Синең гайрәтеңә шаһид түгелме; үзеңә дошман
Кешеләр агъзыдан9 «Шамил каһарман» дин нам10 алдың.
_____________
җисмең1 – гәүдә, тән
ифтихар берлә2 - горурланып
зикер кыйлдык3 – искә төшердек
сирәт4 – яшәү рәвеше
мәкам5 - урын
сәнә6 - ел
тәхсин7 – мактау, хуплау
мөдәм8 - өзлексез
агъзыдан9 - авызыннан
дин нам10 – дигән исем
Г.ТУКАЙ ВАФАТЫННАН СОҢ
Көтмәгәндә кайғы салды безгә бу көндә фәләк:
Әй, сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк.
Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына,
Кайтты «нәфсе мөтмәннәң»1 инде үз алласына.
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик бүтән дөньяга китте ул, бөтенләй үлмәде.
Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,
Бәтмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син…
Такиәмәт2 чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләрең»3
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәр бер татар күңлендә бар.
Югалуың бик зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин елыйм, хәсрәтләнәм.
________
«Нәфсе мөтмәннәң»1 - тынычланган күңел (Г. Тукайның «Васыят» шигыреннән).
такиәмәт2 – заман ахырына кадәр
«Күңел җимешләрең»3 - Г. Тукайның шул исемдәге шигыйрьлар җыентығы
НУР
(Мулланур Вахитов истәлегенә)
Кара куллы явыз дошман!
Үзеңчә, шатлыгың бик зур,
Синең күзне чагылдырган,
Имеш, сүнгән икән бер нур.
Дөрес, син шатланып көлдең,
Аның бер сүнгәнен күргәч,
Караңгыда очып йөрдең,
Янып торган чыраг сүнгәч.
Котылдым, дип, шушы нурдан,
Эчеңнән уйлагансыңдыр.
Фәкать алдандың, әй, дошман,
Бөтенләй сүнмәде ул нур!
Үзе сүнгән кебек бетте,
Ләкин ул чәчте күп якты,
Күрәмсең, инде төн үтте,
Офыктан якты таң атты.
Беләмсең, ушбу нур кем ул?
Ачындык ул чыраг сүнгәч,
Биреп торган иде зур ямь
Югалган Мулланур иптәш.
Аны без һич онытмыйбыз,
Олуглыйбыз вә зурлыйбыз;
«Халыкның корбаны булды
Каһарман Мулланур!» - дибез.
Аның исме күңелләрдә
Язылган, мәңге онытылмас,
Аңа дошман кешеләргә
Гомергә якты көн булмас!
ҖӘМАЛ ТУТАШКА
Җәмал туташ! Туган көнең белән
Чын күңелдән тәбрик итәмен,
Күңел чәчәгеннән букет ясап,
Шуны сиңа тәкъдим итәмен.
Бу букетның һәрбер тармагында
Сезгә махсус матур бүләк бар,
Һәрбер чәчкәсендә алмаз кебек
Яктырачак изге теләк бар.
Алдыгызга килгән манигъларны
Гайрәт белән җимереп үтегез,
Шул теләкне мәңге истә тотып,
Бу бүләкне кабул итегез.
___________________
манигъ – тоткарлык, киртә
УЛ КЕМ ИДЕ?
Язгы көндә киң болында уйнаган бер тай иде,
Шат иде, гамьсез иде, төрле хыялга бай иде.
Уңга чапты, сулга чапты, артка да һәм алга да –
Бу җәһәттән охшады ул борылып аккан елгага.
Кыска булды гомре, әмма алга бик шәп атлады,
Балкыган шәм булды, әмма тугры бер юл тапмады.
Эшчеләрнең ак күгендә бер болыт та, нур да ул,
Инкыйлабчы1 бер кеше, милләтче дә…ул.
Күкрәгендә нокталар бар, сүзләрендә нөктә2 бар,
Бу кешенең кем икәнен кем зирәк тик шул табар.
Әсәр шагыйрь Шәехзада Бабичка (1895 -1919) багышланган
_____________
инкыйлабчы1 – революцион рухлы
нөктә2 – яшерен сер, үткен мәгънә
СӘЙФИ КУДАШКА
Күп кешеләрне тереләй җиргә тыкты Октябрь,
Октябрьне сөймәгәннәргә казылды зур кабер,
Ул шулай...
Ләкин, туганкай, Октябрьнең мәгънәсен
Алдагы шигырьләреңдә Октябрьсез әйтә бир.
Октябрьнең мәгънәсен җырлар вакыт җитте бугай,
Сүздәң үттек, эшкә килдек, батты йолдыз, туды ай.
Ай да батты: батса батсын, ә хәзер чыкты кояш...
Җырла шул кояшларга карап, Сәйфи Кудаш!
Синдә бар изге теләк, изге күңел, яхшы талант.
Син шуларны эшкә кушсаң,... чын шагыйрьсең, иттем ант.
13 май, 1922, Өфө
ХАЛИТКӘ1
Былбыл кебек, назлы гөлдәй матур,
Нурдан якты, сөйгән кечкенәм!
Син сызлансаң, «уф» дип авыртынсаң,
Өзелеп-өзелеп китә эчкенәм.
Син еласаң нәзек тавышың белән
Һәм күренсәң яшьле күз белән
Йөрәгемә чәнечкәндәй була
Төрле яктан очлы без белән.
Аһ, сабыйкай, гөлкәй! Кемнәр түзәр
Йөрәкләргә үткән аһыңа?
Синең өзелеп-өзелеп сөйләүләрең
Тоз сипкәндәй йөрәк каныма.
____________
Халит – М.Гафуриның кече улы (1919-1935)
ШӘҺИТ ҮЛГӘН!..
Җаннар өзгеч бу хәбәрне
Мин ишеттем бик капыл,
Баш бөгелде, күз йомылды,
Җиргә салынып төште кул.
Ут эчендәге пыялалар кебек,
Мин чатнадым,
«Зур югалту, зур югалту!»,
дан бүтән сүз тапмадым.
ФӘЙЗИ САТИЕВКӘ1
(Сажидә2 белән Фәйзи иптәшләргә)
Беренче Май, матур бәйрәм көнне кичкә,
Иртә түгел, соң да түгел, сәгать бишкә,
Зөһрә белән сезгә барырга торабыз
Һәм шуны төшерәбез сезнең искә.
Бар теләк: утырудыр уйнап-көлеп,
Берничә сәгать кенә шау-шу килеп,
Майны котлап, язны башлап шатлык белән,
Исән-сау тормышларның кадерен белеп.
Шатлык бит Беренче Май безгә чын да,
Хосусан, дуст-ишләрең уртасында,
Әгәр дә Беренче Май көн булмый икән,
Барырбыз икенче көн иртән анда.
Беләсез бит эшли-эшли кеше туя,
Утырышу кайчан кызык булып куя,
Әлхасыйл, бу хаттагы фикерләрне
Сезгә килеп хәбәр итер Әхмәтзыя3…
____________
Фәйзи Сатиев1 – (1886-1958) укытучы, дәреслек авторы, М.Гафуриның дусты
Сажидә2 – (1899 -) Фәйзи Сатиевнең тормыш иптәше, китапханә эшчесе
Әхмәтзыя3 (Зыя Тупиев – 1885 – 1946) укытучы, Троицкида «Рәсулия» мәдрәсәсендә М.Гафури белән бергә укыган, М.Гафуриның дусты
ТУЛГАН АЙ
Сабыр, салмак, тавыш-тынсыз гына
Күк йөзендә тулган ай йөзә;
Яктырта ул шунда җирнең өстен
Кап-караңгы төндә нур белән.
Нәкъ шул күктә йөзгән тулы айдай,
Нур балкытып, кайбер кешеләр
Ил яктырыр өчен тавыш-тынсыз гына
бик күп олуг эшләр эшлиләр…
Аларның шул изге эшләреннән
Караңгы ил өсте яктыра.
Озак туктап торган урыныннан
Алга атлый, йөрешен арттыра.
Шәриф1, син дә шулай тулган айдай,
Бергә бардың ярлы ил белә,
Сине тәкъдир итеп хөрмәт кыла
Бүген Мәҗит белән Зөһрә.
____________
Шәриф1 –Шарифьян Сюнчәләй (1885 – 1959)
ЗАРИФ ИПТӘШ БӘШИРИГӘ
Аерым, ерак җирдә торганда да
Күңлем якын күргән иптәшем!
Миннән сиңа һәм дә синнән миңа
Сагынмалык булсын бу рәсем.
Теләгем шул сиңа һәм үземә,
Инде әз-мәз калган гомергә
Бөтен дөнья эшче халкы белән
Алга барыйк син һәм мин бергә.
Шунда бәхет, шунда җан азыгы,
Шунда минем бөтен теләгем;
Бөтен эшчеләргә шуны тели
Ялкын белән тулган күкрәгем...
___________
З.Бәшири (1882 – 1962) – татар язучысы
СОҢГЫБҮЛӘК1
«Балам» дим мин сине һәр кич-иртә,
Гүзәл холкың шулай якын иттерә,
Балам шул, гомергә балам булып калырсың,
Йөрәгемдә балам урынын алырсың.
Яшәдек бергә-бергә бер табында,
Җылы, якты гаилә кочагында.
Берәү беркемгә булмады әсир, кол,
Балам, бел: мондый хәл бик-бик сирәк ул.
Яшәдек барчабыз тигез хокукта,
Берәүдә бер изүчел тойгы юкка,
Берәү хакын берәү бер таптамастан,
Берәү йөзен берәү бер хурламастан.
Кечебез булды кече, зурыбыз – зур,
Шуңа бездә яшәү дә булды хозур.
Яшәдек бергә без нәкъ бер нәселдәй,
Кызыл нурга күмелгән мәк чәчкәседәй.
Яшәдек бергә күпме булса насыйп,
Берең-берең сөеп, тартып, җыйнашып.
Ләкин бүген сиңа төште яңа хәл,
Китер булдың... ярый, балам, азат бул.
Азат бул иркә коштай күк йөзендә,
Яшә, үс нурлы гөлдәй ил күгендә.
Хәзер бәхетең синең кире кителмәс,
Хәзер сине беркем ятим итәлмәс.
Хәзер син килмешәк түгел, җирең бар,
Җылы, якты, кояшлы шат илең бар.
Яшә, үс, киң Ватаның күкрәгендә,
Тырыш бул, эшлә, дан тот, күкрә син дә.
Синең илең – бөек ил, хаклык иле,
Газәләтнең чәчкә атучы җире.
Юк анда кимсетү хезмәт галәмен,
Күтәргән ул тигез хокук әләмен.
Атаң урынында торган дәүләтең бар,
Синең хакыңда ул һәр җирдә баралыр,
Кайда барма, үз итәр сине барысы,
Берәү дә киртә булмас сиңа каршы.
Анаң урнында партияң бар,
Сөй аны, үз каның ит, тарт – якын бар.
Бөек ул, ул – бәхет, шатлык кояшы,
Азатлык һәм тигезлек партиясе.
Сыен син һәрвакыт, балам, аны уйла,
Бөек Ленин гүзәллеге бит уңда.
Ул сау булса, сау булыр азатлык,
Явар илгә матур тормыш вә шатлык.
Берәү булмас аның куенында зарлы,
Булмасын һичкем илгә зарарлы.
Яшәр һәркем бәхет, шатлык эчендә,
Ленинны үз итеп көндез, кичен дә.
Шуңа, балам, сиңа бер үгетем шул:
Илеңне, дәүләтеңне нык сөяр бул.