Зиннатова Рушания Магсумовна 1 глава




Яфраклар

Сары, кызыл яфраклар

Һавада әйләнәр.

Кызгылт-сары яфраклар

Уләнгә сибеләләр.

 

Педагог балаларга юлга сибелгән көзге яфраклардан аппли-кация эшләргә тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• тасмага чиратллаштырып кызыл, сары яфраклар тезәргә;

• бер яфракны алып, төсле ягы белән клеенкага куеп пумала белән җилем майларга;

• майланган ягы белән бит өстенә куярга һәм каты итеп салфетка белән кысарга;

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша, «кулга кул» алымын куллана.

Тәрбияче яфракларны җыеп ала һәм келәмгә куя. Балаларга эшләре уңышлы килеп чыгуын әйтә, аларны мактый.

 

Шөгыль № 13. Әвәләү: «Керпе өчен алмалар»

Программа эчтәлеге. Балчыкны кул белән тәгәрәтеп әвәләү. Балаларда туган як табигате, хайваннары белән танышу теләген уяту. Үз эшләренең нәтиҗәсенә шатлану теләген булдыру. Табышмаклар белән таныштыру.

Кулланмалар. Табышмаклар, иллюстрацияләр кулланып, көз турында әңгәмә үткәрү. Мактау алымын куллану. Әвәләү дәверендә мөстәкыйль эшләү.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, салфетка, алма муляжы, керпе уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә:

Энәсе бар, ә тегә алмый.

(Керпе)

Энәсе күп-йөзләп, меңләп!

Берни тегә алмый юньләп.

(Керпе)

Соңыннан төркемгә керпе уенчыгын алып керә. Балалар белән әңгәмә үткәрә. Керпе урманда яши, ул кыргый хайван. Алма яратулары турында әйтеп китә. Тәрбияче алма муляжын күрсәтә. Алмаларның кызгылт, сары, яшел булуларын искә тешерә. Агачта үсүен әйтеп китә һәм сораулар бирә.

— Алма нинди формада?

— Алма нинди төстә?

Алманы тотып карарга, аның формасына, төсенә игътибар итәргә куша. Соңыннан керпегә күчтәнәчкә алма җыярга кирәклеген әйтә.

Әш тәртибен күрсәтә:

• куллар белән пластилинны түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү.

• тастымал белән куллану кагыйдәләрен искә төшерү. Шөгыль ахырында алмаларны кәрзингә тутырып кунакны — керпене сыйлыйбыз. Керпе тәрбияче белән алманың төсенә карап, аның төрен билгелиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 14. Рәсем: «Курчакның итәген бизибез»

Программа эчтәлеге. Түгәрәк формадагы предметларны ясарга өйрәтү, рәсем барышында төрле төстәге карандашлар куллану. Төсләрне аера белергә өйрәтү (кызыл, сары, яшел, зәңгәр). Рәсемне альбом битендә дөрес урнаштырырга өйрәтү. Балаларда төрле халык мәдәниятына, сәнгатенә соклану хисе, үзара инсафлылык тәрбияләү.

Кулланмалар. Сюрприз мизгелен куллану, халык уенчык-ларына карата кызыксыну уяту. Һавада кул белән хәрәкәтләрне кабатлау, күрсәтү алымын киң куллану («пассив хәрәкәт» алымы) Балаларда шатлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Төсле карандашлар (фломастерлар), бизәлмәгән итәкле дымка курчагы силуэтлары, дымка уенчыгы, дымка уенчыгы төшерелгән иллюстрацияләр.

Шөгыль барышы.

Балаларга кунакка дымков курчагы килә. Балалар аның белән исәнләшәләр. Курчак балаларга дусларының матур би-зәкле итәкләр киясе килгәнен әйтә. Тәрбияче балаларга курчакның итәген бизәргә тәкъдим итә. Бергәләшеп курчакның итәгендәге бизәкләрне карыйлар. Тәрбияче түгәрәкләп бизәү ысулын күрсәтә. Курчакның силуэтын балаларга тарата. Эш барышында тәрбияче балаларга «кулга кул» алымын кулланып булыша. Шөгыль ахырында рус халык уенчыкларының ачык, матур балуларына басым ясый.

 

ШӨГЫЛЬ№ 15. Төзү: «Манара»

Программа эчтәлеге. Балаларны зур биеклектәге корыл-маларның үзенчәлекләре белән, бөтен дөнья архитектура Һәй-кәлләре (Сөембикә, Спас, Пизан манаралары) нигезендә таныш­тыру. Теп төзү детале — кубик белән таныштыру. Кубиклардан вертикаль юнәлештә манара ясап төзергә өйрәтү. Эш барышында балаларда сабырлык, пөхтәлек булдыру, төзү осталыкларын камилләштерү, охшашлы фикерләү формалаштыру. Балаларда тәрле халыклар мәдәниятына, сәнгатенә соклану хисе тәрбияләү.

Кулланмалар. Балаларга манараның биек, чыдам икәнен аңлату, өлешләп төзелгәнлеген күрсәтү. Сөембикә, Спас, Пизан манараларын иллюстрацияләрдә күрсәтү. Әңгәмә үткәрә. Тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль әш, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Һәр балага шакмаклар, төрле манарлар төше-релгән фотоиллюстрацияләр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларның игътибарын тактада элнеп торучы фотоиллюстрацияләргә юнәлтә. Анда төрле манаралар төше-релгән, манаралар Һәрлайсы төрле илләрдә төзелгән һәм төрле булуларын искәртә. Тәрбияче сораулар бирә:

• Манаралар зурлыклары буенча нинди?

• Биеклелек буенча?

• Манараларны нәрсәдән ясыйлар?

Тәрбияче манараларның нык, чыдам, биек булуларын әйтә. Төркемгә тартма белән шакмаклар алып керә һәм балаларга нинди дә булса манара төзергә тәкъдим итә. Манара төзергә бик нык пөхтәлек һәм осталык кирәк булуын әйтә.

Эш тәртибен күрсәтә:

• шакмаклар бер-берсенә тигез итеп куела.

• төзелеш түбә ябу белән тамамлана.

• Һәр шакмак икенче шакмак өстенә тигез куелуын искә төшерә.

Балалар һәрберсе манара төзиләр. Эш барышында, тәрбияче балаларга булыша, «кулга кул» алымын куллана.

Балалар эшенә анализ ясала. Манараларның чынлыкка туры килүләре турында әйтелә. Шөгыль ахырында тәрбияче төзү материалларын җыярга өйрәтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 16. Әвәләү: «Пирамида»

Программа эчтәлеге. Берничә өлештән торган гадирәк пред-метларны тоташтырыга өйрәтү. Балчыкны кул белән түгәрәкләп тәгәрәтергә өйрәтүне дәвам итү; түгәрәкне басып изәргә өйрәтү. Балаларда пөхтәлек, әвәлләргә теләк булдыру.

Кулланмалар. Уен, мактау, балалар эшләренә игътибар бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, пирамида уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче төркемгә пирамида алып керә һәм балалар белән бергә пирамиданың төзелеше турында әңгәмә кора. Әңгәмәдән соң тәрбияче пирамиданың боҗраларын балаларга тотып ка-рарга бирә. Тәрбияче боҗраларның тугәрәк, шома, тигез булу-ларын әйтә. Балаларга пирамида төзергә тәкъдим ителә һәм әщ тәртибе күрсәтелә:

• пластилин кисәгеннән шар тәгәретелә;

• уч төбе белән шарны каты итеп басып изәргә, диск ясауны күрсәтә;

• шундый тәртип белән башка боҗралар да эшләнә;

• тастымал белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту.

Балалар түгәрәк әвәлиләр. Тәрбияче пирамиданың пөхтә, матур, биек булуына игътибар итә.

 

Шөгыль№ 17. Рәсем: «Туплар тәгәриләр»

Программа эчтәлеге. Балаларда рәсем ясарга кызыксыну уяту. Түгәрәк формалы предметларны, бертуктаусыз хәрәкәттә ясауны һәм контур артына чыкмыйча буярга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда төс һәм ритм хисен үстерүне дәвам итү. Яр-дәмчел караш тәрбияләү. Ә. Бикчәнтәеваның «Туп-туп тубы-быз» шигырен искә төшерү.

Кулланмалар. Нәфис сүз, уен алымын куллану, ярдәмчелек хисен тәрбияләү. Куллар белән һавада хәрәкәтләрне кабатлау, аңлатма бирү, тулы күрсәтмә бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Ике төстә гуашь, кәгазьдән тасма, пумала, банка белән су, иллюстрацияләр, төрле зурлыктагы туплар.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче Ә. Бикчәнтәеваның «Туп-туп тубыбыз» шигырен укый.

Туп-туп тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

Туп-туп тубыбыз,

Сикерәбез, көләбез,

Югары оч, түбәнгә төш,

Без тотып өлгерәбез

 

Әңгәмә:

- Туп нинди формада? (балалар тупны тотып карыйлар)

- Балалар сез туп кебек сикерә беләсезме?

Тәрбияче туп ясарга тәкъдим итә. Балалар белән бергә һавада түгәрәкләр ясый. Эш тәртибе күрсәтелә:

• кулны кысмыйча гына пумаланы тотабыз;

• пумаланы буяуга манып алабыз һәм артык буяуны банка кырыена ышкып төшеребәз

• сул кул белән кәгазь битне тотабыз.

• түгәрәкләрне бертуктаусыз хәрәкәттә сулдан ясый башлый-быз, кирәк булганда пумаланы буяуга манып алабыз.

• түгәрәкләрне контур артына чыкмыйча буйыйбыз

• пумаланы юганан соң тастымалга сөртәбез.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша, «кулга кул» алымын куллана. Дәрес ахырында тәрбияче эшләрне җыеп тактага элеп куя. Баллалар тиз һәм яхшы тәгәрәүче тупларны табалар. Күп түгәрәк предметлар ясаган балаларны мактый.

Тәрбияче балаларга бер уен уйнап алырга тәкъдим итә.

Тупны тәгәрәт

Балалар ярым түгәрәк ясап идәнгә утыралар, аяклары җәелеп куелган. Тәрбияче алар каршына утыра. Кулында — зур туп. Ул тупны бер балага таба тәгәрәтеп җиәбәр, бала тупны тотып алып, кире тәрбиячегә тәгәрәтергә тиеш. Аннары тәрбияче тупны икенче балага таба тәгәрәтә. Шулай итеп һәр бала белән уйнала.

 

ШӨГЫЛЬ № 18. Кисеп ябыштыру: «Әминәгә ярдәм итәбез»

Программа эчтәлеге. Төрле төстәге түгәрәкләрне кәгазьгә таратып салырга өйрәтү. Балаларда ритм һәм төс хисен үстерү. Төсләрнең исемнәрен, (кызыл, зәңгәр) формасын (түгәрәк) ныгыту. Балаларда ярдәмчеллелек, пөхтәлек тәрбияләүне дәвам итү.

Ә. Бикчәнтаеваның «Туп» шигырен искә төшерү

Кулланмалар. Үрнәк эшне карау, аңлатма бирү, тулы күрсәтмә бирү алымнарын куллану. Кисеп ябыштыру дәверен-дә мөстәкыйль эш эшләү.

Җиһазлау. 2 туп, ак кәгазьдән тасма 15x6 см, кәгазьдән түгәрәкләр, (диаметр 4 см), җилем, пумала, клеенка, Әминә кур­чагы.

Шөгыль барышы.

Төркемгә кәефе төшкән Әминә исемле курчак керә. Тәрбияче Ә. Бикчәнтәеваның «Туп» шигырен искә төшерә

Туп

Әминә елый үкереп

Тубым суга төште, дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

Нури Арсланов

Тәрбияче әңгәмә уздыра:

• Бу шигырь кем турында?

• Әминә ник елый?

• Әминәне ничек тынычландырырга?

Тәрбияче Әминәне тынычландырырга тәкъдим итә һәм аңа төрле төстәге туплар ясарага кирәклеген әйтә. Эш тәртибе:

• тасмада якынча сулдан уңга туплар куеп чыгарга;

• бер тупны алып төсле ягы белән клеенкага куеп, җилем белән майларга;

• җилем белән пөхтә кулланырга: пумалага җилемне әз генә ягарга. Артык җилемне банка кырыена сөртеп калдырырга;

• анан соң икенче тупны алып, шундый тәртиптә эшләргә, Шөгыль ахырында, тәрбияче тупларны җыеп ала. Балалар үз эшләренә сокланалар. Тупларны Әминәгә бүләк итәләр.

 

Шөгыль № 19. Әвәләү: «Алмалар һәм җиләкләр»

Программа эчтәлеге. Балаларда әвәләү шөгыле белән кызыксыну уяту. Балчыкны кул белән түгәрәкләп тәгәрәтергә өйрәтүне дәвам итү. Балчыкны кечерәк кисәкләргә аерып алуны ныгыту. Балаларда туган якка, үсемлекләр дөньясына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү. Нури Арслановның «Җир җиләге» шигырен искә төшерү

Кулланмалар. Шигырь сөйләү, охшашлык табу өчен муляж-лар карау, аңлатма бирү, тулы күрсәтмә алымнарын куллану. Әвәләгәндә мөстәкыйль эшләү.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, алма һәм җиләк муляжлары.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче җиләк-җимеш иллюстрацисен күрсәтә һәм шигырь укый.

Бакчабызда үсә алма,

Ул кызыл да була, ал да,

Тәме шикәр-бал гына.

Аны гел алмаска тугел,

Рөхсәт булса-ал гына.

Нури Арсланов

Муляжларны карау һәм әңгәмә:

- Шигырь нәрсә турында?

- Алма нинди формада?

- Алма нинди төстә?

Җир жиләге

Җир жиләге бик эре,

Кызыл бите сипкелле,

Үзе баллы, үзе тәмле,

Ярата шундый баланы-

Җиләк кадерен белгәнне

Нури Арсланов

Муляжларны карау һәм әңгәмә:

• Шигырь нәрсә турында?

• Җиләк нинди формада?

• Җиләк нинди төстә?

Тәрбияче алма һәм җимеш әвәләргә тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

- пластилин кисәген 2 тигез өлешкә бүләргә;

- бер кисәктән шар әвәләргә — бу алма;

- икенче кисәктән берничә өлешкә бүлергә, алардан кечкенә шар әвәләргә — бу җимешләр;

- тастымал белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту.

Тәрбияче әвәләү ысулларын кабатлый. Эш барышында тәрбияче балаларга булыша, «кулга кул» алымын куллана.

Шөгыль ахырында җиләк — җимешләрне тәлинкәгә җыеп куялар.

 

ШӨГЫЛЬ №20. Рәсем: «Аю баласына бизәкле чынаяк»

Программа эчтәлеге. Декаратив әшчәнлеккә тарту, чынаяк силуэтын төрле бизәкләр белән бизәргә өйрәтү. Түгәрәк формалы предметларны бертуктаусыз хәрәкәт белән ясарга һәм сурәтне буарга. Битне рәсемнәр белән тутыру осталыгын арттыру. Ба-лаларда ярдәмчеллелек, пөхтәлек тәрбияләүне дәвам итү. «Өч аю» әкиятен искә төшерү.

Кулланмалар. Балаларда ярдәмчелек хисе тудыру өчен педа-гогик ситуация уйлап табу, Сораулар, нәфис сүз, мактау, эшнең нәтиҗәсенә бәя бирү. Аңлатма бирү, тулы күрсәтмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Гуашь, силуэт, банка белән су, салфетка, иллюстрация, аю уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Балаларга кунакка «Өч аю» әкиятеннән аюлар килә. Алар үзләре белән булган хәлләрне сөйлиләр. Тәрбияче әңгәмә үткәрә.

• Кем урынындагы чынаяк Машага ошады?

• Ник аю баласы елый?

• Сорамыйча кеше әйберләрен алырга ярыймы?

Тәрбияче аю баласын сөендерергә тәкъдим итә, аның чынаягын төрле бизәкләр белән бизәргә куша. Үрнәк эшне күрсәтә. Бизәкләр түгәрәк формада, төрле зурлыкта булуына игътибар итә.

Балалар белән бергә һавада түгәрәкләр ясыйлар. Чынаяк силуэтларын өләшә. Эш тәртибе күрсәтелә:

• кулны кысмыйча гына пумаланы тотабыз;

• пумаланы буяуга манып алабыз һәм артык буяуны банка кырыена ышкып төшеребәз

сул кул белән кәгазь битен тотабыз.

• түгәрәкләрне бертуктаусыз хәрәкәт белән ясый башлыйбыз, кирәк булганда пумаланы буяуга манып алабыз.

• түгәрәкләрне контур артына чыкмыйча буйыйбыз

• пумаланы юганан соң тастымалга сөртәбез. Соңыннан эшләрне тактага элеп куялар, чынаяктагы бизәкләр белән сокланалар һәм аю баласына бүләк итәләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 21. Төзү: «Уенчыклар өчен тартма»

Программа эчтәлеге. Балаларны төп төзү өлеше — кир-печ белән таныштыру. Кирпечләрне терәп куеп, уенчыклар тирәли тоташтырырга өйрәтү. Балаларны тыңларга һәм гади күнекмәләрне эшләргә, эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлык хисе

уяту.

Кулланмалар. Нәфис суз аша балаларда кызыксыну уяту, уен, үрнәк эшне карау, мөстәкыйль эш, тикшерү, бәя бирү алым-нарын куллану.

Җиһазлау.

Уенчыклар, һәр балага кирпеч.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче төркемгә ямьсезләнеп беткән курчак алып керә һәм Э. Кариның шигырен укый.

Курчак

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын.

Уйныйсы килгәч, ул аны

Эзли башлады тагын.

Әнисе әйтә аңарга: —

Курчагың синең бизгән,

Ләйлә мине гел кыйный дип,

Ул чыгып киткән бездән.

Өстәл асларын карады,

Шкаф артын капшады,

Сандык яннары калмады,

Тик курчагын тапмады.

Әнәс Кари

Тәрбияче балалрга уенчыкларны сакларга, уйнаганнан соң бер тартмага җыеп куярга кирәклеген аңлата. Уенчыкларга һәрвакытта да сак карага тәкъдим итә. Өйдә уенчыкларның уз урыны булыу кирәклеген әйтә. Әңгәмәдән соң тәрбияче ба-лаларга уенчыклар өчен тартма ясарга кирәклеген әйтә. Эш тәртибен күрсәтә:

• уенчыкны өстәлгә куярга;

• уенчыкны кирпечләр белән терәп куеп, тирәли тоташты-рырга;

• кирпечләрне бер-берсенә тыгыз куярга кирәклеген искә төшерергә.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша. Анализ ясаган-да тартмаларның тигез, матур килеп чыгулары турында әйтә. Тәрбияче балалрны мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 22. Әвәләү: «Тиен өчен чикләвек»

Программа эчтәлеге. Балаларны төрле зурлыктагы түгәрәк формаларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның уйнау теләген арттыру. Балаларда туган як табигатенә, җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Тикшерү, мөстәкыйль эш алымнары, сенсор мәгънәләрне формалаштыру (зур һәм кечкенә, каты, шома, кытыршы). Уен, нәфис сүз аша балаларда хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү. Сюрприз моменты һәм уен аркылы анализ ясау, әңгәмә кору.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, төрле чикләвекләр, тиен уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә:

Кош түгел-оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата

(Тиен)

Тәрбияче тиен уенчыгы алып керә һәм тиен турында әңгәмә үткәрә. Тиеннең кыргый җәнлек булуын, аның чикләвек ярату-ын әйтә. Тәрбияче төрле чикләвекләр алып керә һәм балаларга өләшә, чикләвек турында сөйләргә куша.

• Чикләвекләр зурлыклары буенча нинди? (зурлар һәм кечкенәләр)

• Формалары буенча нинди?(тугәрәк)

Кулларында тәгәрәтеп карарга тәкъдим итә. Балалар бил-гелиләр — чикләвекләр каты, шома, кытыршы.

Балалардан чикләвекне ничек әвәләргә кирәклеген сорый, алдагы шөгыльләрдә түгәрәкне ничек әвәләгәнне искә төшерә.

• пластилин кисәген 2 тигез өлешкә бүләргә;

• бер кисәктән шар әвәләргә — зур чикләвек;

• икенче кисеген 2 тигез өлешкә бүләргә;

• 2 шар әвәләргә — кечкенә чикләвекләр;

• салфетка белән эшәләү кагыйдәләрен ныгыту.

Тәрбияче әвәләү ысулларын кабатлый. Эш барышында,

тәрбияче балаларга булыша.

Шөгыль ахырында, балалар тиен белән, чикләвекләр арасын-нан — иң зурысын, кечкенәсен, матур чикләвекләрне табалар.

 

Шөгыль № 23. Рәсем: «Көзге яфраклар»

Программа эчтәлеге. Сызык, штрих, буялыш (мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә, пумаланы буяу-лы банкага пөхтә итеп манарга, артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә, башка төсне манганчы, пумаланы юарга. Юылган пумаланы йомшак чүпрәк яки кәгазь салфеткага сөртеп киптерергә гадәтләндерү. Төс исемнәрен белүне ныгыту (кызыл, сары).Эстетик тәрбия бирү: табигатьнең матурлыгына игьтибар иттерү.

Ә. Ерикәйнең «Көз» шигыре белән таныштыру. Балаларны тыңларга һәм гади күнекмәләрне эшләргә өйрәтү.

Кулланмалар. Блалаларны эстетик яктан тәрбияләү өчен нәфис сүзләр, ел фасылларның характерлы үзенчәлекләре белән таныштыру өчен иллюстрацияләр карау алымнарын куллану.

Җиһазлау. Кызыл һәм сары төстәге гуашь, А4 форматында бит, пумала, тастымал, банка белән су, иллюстрацияләр «Ел фасыллары» сериясыннан «Көз».

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга «Ел фасыллары» сериясеннән «Көз» иллюстрациясен күрсәтә һәм әңгәмә үткәрә:

- Рәсемдә нәрсә күрәсез?

- Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?

- Үләннәргә, агачтагы яфракларга көз җиткәч ни булган?

- Көзге яфраклар ниниди төстә? (кызыл, сары)

- Безнең илебездә көз — матур, кояшлы, сары, кызыл төстә. Аның турында, алтын көз — дип әйтәләр. Шагыйрьләр бу ел фасылына бик куп матур асәрләр, шигырьләр язганнар. Әхмәт Ерикәйнең шигырен укый.

Көз килде. Үләннәр



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: