Зиннатова Рушания Магсумовна 4 глава





игътибар итәргә куша. Балалалар бу курчакларга карап сок-ланалар. Тәрбияче курчакларны чөй белән сыйламакчы була, әмма чәй эчертергә өстәл һәм урындыклар булмый. Тәрбияче

табышмак әйтә:

Дүрт туган бер тубә астында.

Тәрбияче балаларга өстәл ясарага тәкъдим итә. Өстәлнең

аяклары, өстәл тактасы булуы турында искәртә. Эш тәртибен күрсәтә:

- Дүрт шакмакны куябыз — алар безнең өстәлнең аяклары була.

Койма төзегәнне искә төшерәбез.

- Шакмаклар өстенә шакмак пластинаны пөхтә итеп куябыз— ул безнең өстәлнең тактасы була.

Үрнәк эшне караганда балаларның игътибарын өстәлнең курчакларга туры килүенә басым ясыйбыз.

- Балалар без өстәл төзү өчен нәрсәләр кулландык.

- Җиһазның кайсысы иң зуры?

- Нинди җиһазларны без күберәк кулландык? Балаларга шундый ук өстәл төзергә тәкъдим итә. Баларга

эш вакытында тәрбияче актив булыша. Балаларның иҗади җимешләрен күреп соклана. Балаларны мактый. Әш беткәннән соң балалар курчаклар белән бергә чөй эчәләр. Тәрбияче анализ ясый.

ШӨГЫЛЬ № 46. Әвәләү: «Аумас курчак»

Программа эчтәлеге. Балаларны бер формадан торган, әмма төрле зурлыктагы, бер-берсенә тыгыз тоташтырып уенчык әвәләргә өйрәтү. Үз эшеңне уйлап эшләргә өйрәтү. Балаларда төс һәм форманы ныгытуны дәвам итү. Пөхтәлек, мөстәкыйльлек

тәрбияләү.

Кулланмалар. Шигырь уку, аумас курчак уенчыгын кап-шап карау (форма, төс, зурлык), анализ ясау, әвәләү ысулларны карау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә алымнарын

куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, өстәмә материаллар.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче аумас курчак уенчыгын күрсәтә һәм җыр җырлый;

Мы — милашки,

Куклы — неваляшки,

Куклы — неваляшки,

Яркие рубашки.

Не спим, не сидим

И ложиться не хотим.

Днем и ночью мы стоим,

Очень весело звеним.

Эх, раз, еще раз —

Мы станцуем здесь для вас!

 

Тәрбияче балаларга аумас курчак уенчыгын ясарга тәкъдим итә.

Тәрбияче уенчыкны күрсәтә, эш тәртибе белән таныштыра:

• гәүдә — зур шар;

• баш — кечерәк шар;

• куллары — тагын да кечерәк шар.

Балаларга шарны ничек ясап булуы турында сораулар бирә, куллары белән һавада күрсәтә. Әвәләгән шарны төрле бизәкләр белән бизәргә тәкъдим итә. Әвәләү барышында, тәрбияче әвәләү ысулларын күрсәтә. Соңыннан тәрбияче балалрны мактый, анар-ның эшләренә нәтиҗә ясый. Аумас курчаклар әйлән-бәйләнгә җыелышалар.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 47. Рәсем: «Чыршы урманда үсә»

Программа эчтәлеге. Музыкаль әсәр буенча гади сюжетлы, төрле зурлыктагы рәсемнәр ясарга өйрәтү. Бармаклар белән ясау күнекмәсен ныгыту. Балаларның активлыгын, эшчәнлеген арттыру. Беманның «В лесу родилась ёлочка» җырын искә төшерү.

Кулланмалар. Чыршы ясау ысулларын искә төшерү.Бакча ишегалдында үскән чыршыны күзәтү, ботакларның юнәлешен һавада билгеләү, нәфис сүз, музыкаль әсәр куллану, кызыксыну уяту.

Җиһазлау. А4 форматында соры, (зәңгәр) төстә кагазь битләре, иллюстрация, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балалрга «В лесу родилась елочка» җырын тыңлата. Әңгәмә үткәрә:

- Балалар, бу җыр нәрсә турында?

- Чыршы кайда үсә?

- Башка чыршылар зурлыклары буенча нинди?

Тәрбияче бу җырга карата, балаларга, рәсем ясарга тәкъдим

итә. Балаларлан нәрсә ясарага булганлыгы турында сорый (куп зур чыршылар, бер кечкенә чыршы, бизәлгән чыршы һ.б.). Чыршы ясау ысулын искә төшерә:

• башта пумаланың башы белән, ә аннан бөтен пумала белән кәүсә ясыйбыз;

• кәүсәдән аска таба ботаклар ясыйбыз.


Балалар рәсем ясарга керешәләр. Тәрбияче балаларга булы-ша. Рәсемнәр кипкәч, балаларга чыршыны төрле-төрле шарлар

билән бизәргә мөмкинлеген әйтә.

Шөгыль ахырында тәрбияче рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Тәрбияче анализ ясый, балалар рәсемнәре турында

сөйлиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 48. Кисеп ябыштыру: «Бәйрәм үремнәре»

Программа эчтәлеге. Әзер кагазь буйчыгына композицияне һәм төсләрне уйлап, әзер формаларны ябыштыру (шарчыклар, сәйләннәр, шапылдаткычлар). Кисеп ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Төс һәм ритм хисен үстрерү. Балаларны тыңларга һәм гади күнекмәләрне эшләргә өйрәтү. Эш барышында балаларда сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлак хисе уяту, шатлык хисләре, бәйрәм рухын булдыру.

Кулланмалар. Нәфис сүз куллану, әзер чыршының зур си-луэтын карау, сынлы сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Чыршы силуеты, (тәрбияче тарафыннан алдан әзерләнгән) кәгазьдән тасма, пумала, җилем, һәр балага клеенка.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Мин бүләкләр белән киләм,

Янып торучы утларны күрәм,

Матур мин, пөхтә

Яна елда мин бергә.

 

Тәрбияче төркемгә чыршы силуэты алып керә.

- Табышмак нәрсә турында?

- Нинди бәйрәмгә чыршыны бизиләр?

- Яңа ел бәйрәмен яратасызмы?

Тәрбияче балаларның игътибарын чыршының бизәлмәгән булуына төшерә һәм чыршыны үремнәр белән бизәргә тәкъдим итә.

Педагог балаларга әзер фигуралар өләшә. Үрнәк эшне күр-сәтә. Карап чыга һәм балаларга сораулар бирә.

- Чыршыны нәрсәләр белән бизәргә була?

- Уремнәрне чыршыга ничек элергә кирәк?

- Уенчыклар нинди төстә?

Балалар эшкә керешәләр, шөгыль вакытында тәрбияче әш

тәртибен искә төшерә:

• бизәкләрне тасмага тезеп куябыз;

• башта бер бизәкне алабыз, төсле ягы белән клеенкага куябыз;

• шул ук рәвештә калган формаларны ябыштырабыз. Тәрбияче бизәкләрнең тасма буенча урнашырга тиешле-ген искә төшерә. Балаларга актив ярдәм итә. Шөгель ахырын-да уремнәрне чыршыга урнаштыра. Балалрдан бүген нәрсә эшләүләре, нинди бәйрәмгә әзерләнүләре турында сорый. Бала-лар үз эшләреннән канәгать калалар. Тәрбияче балаларга тиздән бәйрәм җитүен, әни-әтиләргә, якын туганнарга бүләк әзерләргә

кирәклеген әйтеп үтә.

 

ШӨГЫЛь № 49. Әвәләү: «Теләгән уенчыкны әвәлә»

Программа эчтәлеге. Балаларны үз теләкләре буенча уенчык әвәләргә өйрәтү, аның төп өлешләрен күрсәтергә өйрәтүне дәвам итү. Әвәләү ысуларын ныгыту. Үзләренең эшләренә нәтиҗә ясарга өйрәтү. Эш барышында балаларда сабырлык, пөхтәлек хисен тәрбияләү.

Кулланмалар. Балалар белән уенчыклар турында әңгәмә алып бару. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, өстәмә материаллар.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче «Уенчык» шигырен укый.

В магазине «Детский мир»

Есть отдел игрушек.

Там и полосатый тигр,

И котенок плюшевый,

Пирамидки в ряд стоят,

Куклы в разных платьицах,

Неваляшки не лежат,

И Петрушки дразнятся.

Разноцветные мячи,

Кегли и машины,

Паровозик заводной

Проезжает мимо.

Все игрушки хороши!

Выбирай, что хочешь.

Без игрушек малыша

Грустно было б очень.

 

Эчтәлеге буенча сораулар бирә.

- Нинди уенчыклар турында сүз бара?

- Уенчыклар кайсы кибеттә сатыла?

- Әни-әтиләрегез сезгә нинди уенчыклар сатып ала?

- Уйнаганнан соң ник уенчыкларны алып куярга кирәк?

Балаларга яраткан уенчыкларын атарга кушабыз. Тәрбияче яраткан уенчыкны әвәләргә тәкъдим итә. Берничә баладан йөрсә әвәләгәнен һәм нинди әвәләү ысуларын кулланганын сорый. Тәрбияче эш барышында балаларга актив булыша. Дәрес ахы-рында тәрбияче балаларның эшләрән җыеп ала һәм анализ ясый.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 50. Рәсем: «Аумас курчак»

Программа эчтәлеге. Түгәрәк формадан торган предметлар ясарга өйрәтү. Композиция күнекмәләрен, предметларны кагазь битенең уртасына урнаштырыга өйрәтү. Рәсемне тулылындырырга өйрәтү. Балаларда төс (кызыл, сары, зәңгәр, яшель), форма (тугәрәк) һәм зурлык, урнаштыру (астан, өстән, янна, буйлап, уртада) белемнәрен үстерүне дәвам итү. Балаларның активлыгын һәм иҗат иркенлеген арттыру. П. Энтинаның «Ванька-встанька» музыкаль язмасын тыңлату.

Кулланмалар. Нәфис сүз, музыкаль әсәр аша ниятне тор-мышка ашыру.

Аңлату, индивидуаль булышу, мактау, тулы күрсәтмә бирү,

мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Аумас курчак, А4 форматында битләр, иллюстра-ция, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барашы.

Аумас курчак чыга, П.Энтинаның музыкаль мелодиясе яң-гырый «Ванька-встанька», курчак бии. Тәрбияче әңгәмә үткәрә:

- Курчак нинди төстә?

- Төзелеше ягыннан нинди һәм нәрсәләрдән тора?

- Аскы өлеше нинди зурлыкта? Аскы өлеше (өске өле-ше) гәүдә (башы)?

- Аумас курчакның тагын нәрсәсе бар?

- Күзләре нинди?

Аерым өстәлдә яки тактада (мольбертта) эшнең барышын һәм алымнарын күрсәтә:

• пумаланын тимере яныннан ике бармак белән тотабыз,

• имән бармак белән булышабыз;

• пумаланы буяуга манып алабыз, артыгын банка кырыенда сыгабыз;

• сул кул белән булышабыз;

• битнең астында зур түгәрәк ясыйбыз, буйыйбыз — бу гәүдә була;

• аның өстенә баш ясыйбыз — түгәрәк, кечрәк, кирәгенчә буяу алып, буибыз;

• кырыйлардан түгәрәк куллар ясыйбыз;

• пумаланы суда юабыз, тастымал белән кортабыз;

• кара буяуны алабыз, түгәрәк уртасына ике нокта куябыз — бу күзләр була;

• пумаланы суда юабыз, тастымал белән кортабыз;

• кызыл буяу алабыз, ике күз арасына нокта куябыз;

• пумаланы суда юабыз, тастымал белән кортабыз. Балаларга уйларга кушабыз, бу рәсемгә тагын нәрсә кушып була. (чәчәк ясарга, түгәрәк шар ясарга, туп).

Шөгыль тәмамлангач рәсемнәрне бер түгәрәккә җыябыз, балалар төрле төстәге аумас курчаклар белән сокланалар, алар арасыннан олы һәм кече курчак табалар.

 

ШӨГЫЛЬ № 51. Кисеп ябыштыру: «Матур тастымал»

Программа эчтәлеге. Балаларны кагазь битендә шакмак формасындагы бизәк ясарга, бит почмакларына, бертөсле зур түгәрәкләр урнаштырырга алар өстенә кечкенә икенче төстәге түгәрәкләр куерга өйрәтергә. Композиция төзү күнекмәсен дәвам итү, төсләрне чагыштырырга өйрәтү. Эстетик тәрбия бирү: башкалар янында үз-үзеңне тотарга өйрәтү, ярдәмчеллелек, пөхтәлек тәрбияләүне дәвам итү.

Кулланмалар. Эш тәртибен күрсәтү, кунакларның киемнәрен карау, (бизәк төзелешен, костюм үзенчәлекләрен әйтү), тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. төрле тәстә ике үрнәк тастымаллар, ак битләр 15x15 см размерында, кәгазьдән түгәрәкләр, (диаметр 3 см һәм 2 см), һәр балага пумала, җилем, татар халык киеменнән курчак, курчак очен савыт-саба.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче төркемгә милли кием кигән курчакны алып керә. Курчакның исемен әйтә — Айгөл. Балаларны игътибарын курчакның милли киеменә җәлеп итә (күзгә ташлана торган күлмәк, чигелгән аляпкыч һәм яулык, бизелгән читекләр, матур бизәнгечләр). Айгөль кунаклар көтүн әйтә, аларны матур бизәлгән өстәл белән сөендерәсе киләүн аңлата. Тәрбияче сораулар бирә:

- Ничек итеп кунакларны каршы алалар?

- Ничек итеп өстәлләрне бизиләр?

- Нинди савыт-саба кулланалар?

- Нәрсә өчен тастымал кулланалар?

Курчак тастымаллары булмавын исенә төшерә. Тәрбияче балаларга тастымалларны бизәргә тәкъдим итә һәм үрнәкләрне

тикшерә:

- Нинди төзелештә тастымал? (почмакларын, якларын күрсәтә)

- Нинди төстә?

- Тастымал нәрсә белән бизәлгән?

- Түгәрәкләр нинди төстә?

Бизәр өчен түгәрәкләр сайлап, һәр балага үзенә матур тасты-мал ясарга тәкъдим итә. Эшнең барышын күрсәтә, балаларга җилем белән ничек куллануын искә төшерә:

• бизәнгечләрне тастымалга тезәргә, почмакларны бизәгән-дә төрле төсләр кулланырга;

• башта бер бизәнгечне алырга, төсле ягы белән клеенкыга куярга, пумаланы манып алырга һәм саутның кырыена сыгарга, ашыкмыйча юка итеп уртадан кырыйларга таба сыларга;

• сыланган ягын биткә куябыз, тастымал белән кысабыз;

• шулай ук өстенә кечерәк түгәрәк ябыштырабыз.

Тәрбияче Эшнең дөрес барышын тикшерә, макты. Бала­лар, курчакның кунаклары өчен өстәлне бизиләр. Курчак һәр баланың эшенә анализ ясый, мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 52. Әвәләү: «Куян — озын колак, кысык куз, кыска койрык»

Программа эчтәлеге. Әвәләү ысуларын ныгыту. 2-3 ки-сәктән торган предметларны, бер-берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә өйрәтү. Башын һәм гәудәне тәгәрәтеп, колакла-рын турыга әвәләргә өйрәтү. Берничә өлештән торган гадирәк предметларны тоташтырыга өйрәтү. Балаларда мөстәкыйльлек, активлык, җитезлек тәрбияләү, шатлык хисләре уяту, сөйләм телен үстерү.

Кулланмалар. Балаларга уенчык күрсәтү, табышмак әйтү, хәрәкәтле уен аркылы шөгельгә карата кызыксыну уяту. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, алымнарын куллану

Җиһазлау. Пластилин белән әвәләү, такта, салфетка, куян

уенчыгы, күзләр өчен мәрҗәннәр.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Кыш коне ак,

Жэй коне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар

 

Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрә. (Нәрсә турында бу табышмак? Нәрсә ярата куян?) Куянкай уеның уйнарга тәкъдим итә.

Тәрбияче. Ак куянкай утырган, колакларын селкетә.

Балалар. Менә шулай, менә шулай Колакларын селкетә

(баш өстенә куеп, кулларын селкетәләр)

Тәрбияче. Куян, туңа башлагач, аякларын җылыта.

Балалар. Менә шулай, менә шулай (әле бер, әле икенче куллары белән кул аякларын җылыта, аркаларын сыйпыйлар)

Тәрбияче. Куян тагы да туңа, сикергәләп тә куя.

Балалар. Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя(куяннар кебек сикерәләр)

Моннан соң тәрбияче куян уенчыгын күрсәтә һәм аның өчен күп итеп дуслар ясарга такдим итә. Куян уенчыгын капшап карау:

- Куян нинди төстә?

- Куянның нәрсәләре бар?

- Гәүдәсе нинди зурлыкта, формада?

Башның формасын, зурлыгын, урнашуын карыйлар. Башның өстендә озын колаклары, кара, кечкенә, түгәрәк кузләре, борын барлгына ихтибар итәләр. Әвәләү кулланмаларын үтеп китәләр:

• гәүдә белән башны тәгәрәтеп ясарга;

• колакларыны турыга тәгәрәтеп ясарга;

• пластилинның бүленүен күрсәте (зур кисәкне яртыга, берсе гәүдә, икенчесе баш һәм кылак);

• өлешләрне тыташтыралар, куз урынына ике мәрҗән куялар.

Балаларга әвәләүне куллары белән һавада күрсәтергә тәкъ-дим итә. Колакларын кайда тоташтырырга кирәклеген сорый. Ахырдан аяк белән койрыгын әвәләргә тәкъдим ителә.

Шөгыль тәмамлангач куянларны бер түгәрәккә җыялар, алар арасыннан олы һәм кече куяннарны табалар.


 

ШӨГЫЛЬ № 53. Рәсем: «Кышкы ак көн»


Программа эчтәлеге. Чынбарлыктагы күренешләрне кон-траст төсләр кулланып тасвирларга өйрәтү. Бер сюҗетта берничә таныш предметны куллануны ныгыту (агач, скәмия, юл, эзләр). Балаларда туган якка карата мәхәббәт хисе тәрбияләү. Рус ша-гыйре И. Суриковның шигырен файдаланып туган як табигатенә соклану хисе уяту.

Кулланмалар. Нәфис сүз, кышкы пейзаҗга иллюстрация карап турыдан туры белем тәҗрибәсен формалаштыру. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә, алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында (соры, зәңгәр төстә) битләр, «Ел фасыллары» сериясыннан «Кыш» иллюстрациясе, гуашь, пума-ла, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга тәрәзәдән кар яуганын күзәтергә куша (кар җирдә, юлда, түбәдә, агачта, скәмиядә...) Кышкы көн ясалган иллюстрацияләр күрсәтә. Шигырь укый. И. Сурикова «Кыш»:

Белый снег пушистый

В воздухе кружится

И на землю тихо

Падает, ложиться

И под утро снегом

Поле забелело,

Точно пеленою все его одело...

 

Эшнең барышын күрсәтә:

• балалар кышкы рәсемдә нәрсә ясап була;

• балаларның әйтүе барышында ясый: агач, скамейка, юл, әзләр;

• пумаланы дөрес кирәклеген күрсәтә, буяу алуын, бүтән төсне кулланганда пумаланы юарга кирәклеген әйтә;

• карны бүтән рәсемнәр кипкәч кенә ясыйлар;

• ак буяу алып агачта, юлда, скәмияда кар ясыйлар, карның яуын күрсәтәләр.

Балаларның рәсемнәрен тактада җыялар, эшләре белән сок-ланалар.

 

ШӨГЫЛЬ № 54. Тезү: «Алсу исемле курчакка кәнәфе»

Программа эчтәлеге. Балаларның белемнәренә таянып, яңа корылмалар төзергә өйрәтү. Төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Балаларның уенда актив катнашуына ирешү.

Кулланмалар. Йорт җиһазлары иллюстрацияләрен карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү

алымнарын куллану.

Җиһазлау. Йорт җиһазлары белән иллюстрацияләр, һәр ба-лага уенчыклар, кирпеч пластиналар.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче төркемгә Алсу исемле курчакны һәм тартмада уенчыклар алып керә. Балаларның исенә төшерә, Алсуга урындык белән өстәл ясаганнарын. Хәзер уенчыклар өчен кәнәфи — диван ясарга тәкъдим итә. Җиһаз ясалган төрле рәсемнәр карарга тәкъдим итә.

- Рәсемнәрдә сез нәрсә күрәсез?

- Нәрсә өчен урындыклар, өстәлләр, кәнәфе кирәк?

- Аларны бер сүз белән ничек атап була?

- Кайсысында ял итергә уңайлырак: урындыктамы, кәнәфедәме?


Балаларга ярдәм итә, кәнәфе икәнен аңлата. Эшнең бары-шын күрсәтә:

• киң өслек белән өскә кирпичне ятма итеп чыгарып салырга;

• урындык төзегәнне искә тешерәбез. Шулай ук ятма кирпеч

янына виртекал кирпеч куябыз — бу кәнәфи аркасы.

Эш вакытында тәрбиячә актив булыша. Эш тамалынгач тәр-бияче курчакларны кәнәфигә ял итәрге утыртырга тагдим итә.

Анализ вакытында җиһазның нык һәм тытрыклы чыккан-лыгы турында искәртеп китә.

Тәрбиячә балаларның уз артыннан шакмакларны кечкенә тартмага җиештерырга өйрәнүләрен күзәтеп чыга.

 

ШӨГЫЛЬ № 55. Әвәләү: «Куянны сыйлыйбыз».

Программа эчтәлеге. Балаларны үзләре ниятләгәнчә әвәләргә өйрәтү. Кирәкле кулланмаларны сайлап алуны ныгыту, әвәләүне ахырына кадәр җиткерү. Балаларда хайваннарга карата, ярдәмчеллек, мәхәббәт хисләре уяту. Балаларны Р. Корбан «Куянны рәнҗеттеләр» дигән шигере белән таныштыру.

Кулланмалар. Әкиятләр, шигырьләр уку, иллюстрацияләр карау, әвәләү ысулларын күрсәтү. Аңлату, нәфис сүз, индивидуаль булышу, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материаллар, куян уенчыгы.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче «Куянны рәнҗеткәннәр» шигырен укый.

Куянны рәнҗеткәннәр

Куянымның бер колагын,

Белмим, кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

Түзүен дә түзгәндер ул.

Инде менә моннан соң

Мин сөйләгән шигырьләрне

Ничек итеп тыңлар соң?



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: