Зиннатова Рушания Магсумовна 5 глава




Әни эштән кайтсын инде,

Түз, куяным, түз генә.

Әниемнән яңа колак

Тектерермен үзеңә.

Рафис Корбан

Тәрбияче балаларга куян уенчыгын күрсәтә. Аның бүген туган көне ди. Сорый: туган көнгә нинди бүләкләр бирәләр?

Тәрбияче балаларга пластилинннан куянга бүләк ясарга тәкъдим итә. Берничә баладан нәрсә һәм ничек әвәләгенне сырый. Балалар эшне башлый. Шөгыль тәмамлангач тәрбияче белән балалар куянга буләкләрен бирәләр. Тәрбияче балаларга «Ак калач» уен уйнарга тәкъдим итә.

Ак калач

Балалар кулга-кул тотынышып Бер тугәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Тугәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы Баланы «кысып» куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен, жыр шулай дәвам итә.

Куянның туган коненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк.

Ак калач, ак калач,

Теләгәненне ал да кач!

 

ШӨГЫЛЬ № 56. Рәсем: «Куянны рәнҗеттеләр»

Программа эчтәлеге. Балаларга хайваннарны образлы итеп сурәтләргә, рәсемнәрне кәгазь битенә урнаштырырга өйрәтү. Рәсем ясау барышында аның үзенчәлекләрен саклауны ныгы-ту (гәүдә — зур, баш — кечерәк, койрык — кечкенә, колак — озын). Куян образын сурәтләргә һәм кәгазъ битенә урнаштырырга өйрәтү. Табигать белән кызыксыну һәм аны ярату хисләре фор-малаштыру.

Балаларның активлыгын һәм иҗат иркенлеген арттыру. Балаларны Р. Корбан «Куянны рәнҗеттеләр» дигән шигерен

иске төшерү.

Кулланмалар. Нәфис сүз, индивидуаль булышу, мактау, тулы күрсәтмә бирү (төс, зурлык), мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында соры битләр, иллюстрация, акбур.

Шөгыль барашы.

Кунакка кәефсез куян килә. Р. Корбаның шигырен укыйлар.

Куянны рәнҗеткәннәр

Куянымның бер колагын,

Белмим, кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

Түзүен дә түзгәндер ул.

Инде менә моннан соң

Мин сөйләгән шигырьләрне

Ничек итеп тыңлар соң?

Әни эштән кайтсын инде,

Түз, куяным, түз генә.

Әниемнән яңа колак

Тектерермен үзеңә.

 

Тәрбияче кунакка ярдәм итергә тәкъдим итә. Куян уенчы-гына сораулар бирә:

- Куянда нәрсә бар? Курсәтә һәм әйтә.

- Иң дәү элешен таба (гәүдәсе), формасы (түгәрәк), зурлыгы (дәү).

- Башы — түгәрәк, гәүдәдән кечерәк. Башында - озын колаклар.

- Аяклар — кечкенә, алда урнашкан. Гәүдәнен артын-да - кечкенә түгәрәк койрык. Тәрбияче тулы күрсәтмә бирә.

Тәрбияче куян исеменнән рәсемнәргә анализ ясый.

 

ШӨГЫЛь № 57. Кисеп ябыштыру: «Йорт төзибез»

Программа эчтәлеге. Берничә кисәктән торган предмет-ларны кисеп ябыштыру ысуллары белән берләштерергә өйрәтү. Геометрик фигураларны аерырга өйрәтүне дәвам итү (өчпочмак, түгәрәк, шакмак). Төсләрне белүне (кызыл, сары, зәңгер, яшел, алсу, сыек зәңгер) ныгыту. Балаларның күзаллауларын үстерү. Рус халык «Тиремкәй» әкиятен искә тешерү.

Кулланмалар. Әкиятнең эчтәлеген куллану, нәфис сүз ар-кылы балаларны шөгыль темасына якынайтырга, конструктив күнекмәләр формалаштыру. Аңлату, шәхси булышу, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Җылы тестегә кәгазь бите, кәгазьдән төрле фи-гуралар (өчпочмак, шакмак, турыпочмак), пумала, җилем, та-стымал, «Тиремкәй» әкиятнең рәсәемнәре, тесле карандашлар.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче шигырь укый:

Строим дом

Стук, стук, молотком

Строим, строим новый дом.

Ты, пила, пили быстрей,

Домик строим для людей.

 

Тәрбияче балалар белән рус халкының «Тиремкәй» әкиятенең рәсемнәрен карый.

- Кем тиремкәйдә яши?

- Тиремкәй нинди булган? (матур, зур)

- Тиремкәйнең нәрсәләре бар? (стенасы, түбәсе, тәрәзәсе, ишеге, торбасы)

Стенасы нинди формыда, түбәсе, тәрәзәсе, ишеге, торбасы, дүәлекләре.

Балаларның үзләренә тиремкәй ясарга тәкъдим итә. Тиремкәй рәсемен карыйлар.

Аерым өстәлдә балалар өйнең кисәкләрен сайлыйлар, төсен

туры китерәләр. Тәрбияче эшнең барышын күрсәтә:

• өйне биткә тезергә, битнең төбеннән, стенадан башлап, аннары түбәсен, тәрәзәсен, торбасын;

• шулай ук ябыштыра башлыйсы, төсле ягы белән клеенкыга куеп, пумаланы клейга тыгып, артыгын стаканның кырыенда сыгып, ашыкмыйча уртадан кырыйларга таба сыларга;

• каты итеп салфетка белән басырга һәм ябыштырырга.

Шөгыль барышында баланың эшне дөрес эшләвен тикшереп торырга, төсен туры китерергә. Эш беткәч өй хуҗасының рәсемен ясарга.

Шөгыль беткәч әкият төзергә, эчтәлеген сөйләргә.

 

ШӨГЫЛЬ № 58. Әвәләү: «Зур һәм кечкенә очкычлар»

Программа эчтәлеге. Биремгә карап конструкцияне үз-гәртергә өйрәтү. Һава транспорты әвәләргә өйрәтүне ныгыт (самолет). Әвәләү ысуллары турындагы күзаллауларын ныгы-ту. Эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлык хисе уяту. Әтиләрне үз кулары белән эшләнгән буләк белән табрикләү.

Кулланмалар. табышмаклар уку, уен аркылы проблемалы ситуация тудыру, әвәләү ысулларын искә төшерү.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта тастымал, өстәмә материаллар, куян уенчыгы. Очкыч уенчыгы, кечкенә уенчыклар

Шөгыль барашы.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Канаты бар — җилпеми,

Эче җылы — җил тими.

Корыч йорәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.

 

Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә. 23 февралга багышланган, бәйрәм турында әнгәмә үткәре. Әтиләргә пластилиннан бүләк ясау. Тәрбияче шөгылнең барышын күрсәтә. Очкыч уенчын карау, аның кисәкләрен әйтү: канатлары, гәудә, койрыгы. Тәрбияче эшнең барышын күрсәтә:


• пластилинны уртага бүлү;

• уч төбе арасында пластилин кисяген туры хәрәкәтә әвәләү;

• шул ук хәрәкәтә очкыч канатларын ясарга, аны басып яссыландыру;

• канатны гәүдәсе белән тоташтырырга;

• койрыгын өскә бөгәргә;

• төймәләрдән тәгәрмәчләр ясарга.

Тәрбияче очкыч кечкенә чыкканын күрсәтә, бер пассажир очень (кечкенә уенчыкны утырта). Балардан сырый: ничек

берничә пассажир очень зуррак очкыч ясарга (өч уенчык чыгара).

Балалар очкычлар әвәлиләр. Шыгел ахырында тәрбияче, очкычлар әтиләрне кытлау өчен ясалганын искә тешерә.

 

Шөгыль № 59. Рәсем: «Дымка уенчыклары»

Программа эчтәлеге. Балаларны рус халык уенчыклары белән таныштыруны дәвам итү. Уенчыкларга карата сакчыл ка-раш тәрбияләү. Дымка уенчыкларын бизәргә өйрәтү. (Нокталар, түгәрәкләр, боҗралар). Карандашлар белән эшләүне ныгыту. (Акбур, фломастер). Балаларда төрле халыклар мәдәниятына, сәнгатенә соклану хисе тәрбияләү.

Кулланмалар. Уен алымы — Дымково авылына сәяхәт. Уен-чык, бизәү элементларын карау, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү алымнарын куллану

Җиһазлау. Төсле карандашлар (акбур, фломастер), дымка уенчыклары, иллюстрацияләр

Шөгыль барашы.

Балалар Дымково авылына сәяхәткә чыгалар. Рус халык уенчыкларын белән танышалар. Балаларга бу уенчыкларның балчыктан ясалаганын һәм ак буяу белән капланганын, матур бизәкләр белән бизәлгәнен әйтеп үтәргә кирәк. Балаларга бизәкләрне атарга, аларның төсләрен әйтергә кушырга. Һавада бу бизәкләрне кабатлатырга.

Тәрбияче балаларга дымка атының, кәҗәсенең, бәрәненең силуэтын өләшә. Эш тәртибен күрсәтә. Пумаланы (карандашны, фломастерны) ничек дөрес тотарга кирәклеген күрсәтә. Бизәкләрне бөтен рәсем буенча таратып урнаштырга кирклеген әйтә. Балалар рәсем ясарга керешәләр. Әш барышында тәрбияче балалрга булыша. Шөгель ахырында тәрбияче эшләрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Баллардан бүген нәрсә эшләгәннәрен сорый. Бу милли уенчыкларның ничек аталганын, нинди бизәкләр белән бизәлгәнен сорый. Тәрбияче рәсемгә анализ бирә. Рәсемнәрнең җитешмәгән һәм уңышлы килеп чыккан якларын атап китә.

 

ШӨГЫЛЬ № 60. Төзү: «Бызлы йорт»

Программа эчтәлеге. Балаларны үрнәк буенча төзергә өй-рәтүне дәвам итү. Үзләре төзегән корылмаларга анализ ясарга өйрәтү. Төзегәндә төрле ысуллар кулланырга мөмкин.

Кулланмалар. Кыш бабайның өен иллюстрацияләрдә карау. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бөя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Кыш бабайның сихри өе төшерелгән иллюстра-цияләр, кирпеч, шакмаклар, призмлар.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче төркемгә Кыш бабайның бозлы өе төшерелгән рә-семнәр алып керә. Рәсем караганда, тәрбияче өйнең боздан ясалганына игътибар итәргә куша. Аның тәрәзәләре, ишеге, стеналары бар.

Педогог балаларга төзү ысулларын күрсәтә:

• кирпичне зур ягы белән куябыз;

• өстенә түбә куябыз (ике өч кырлы призма).

Тәрбияче балаларга Кыш бабайның күп дуслары булуын, бергә җыелышканда бозлы өйгә сыймаганлыгын әйтә. Педагог балларга шундый ук зур өй төзергә тәкъдим итә.

Үрнәк эшне караганда тәрбияче балаларга сораулар бирә:

- Нинди төзү материаллары кулландык?

- Башта нәрсә төзедек?

- Ә аннары?

Балаларга бозлы өй төзергә тәкъдим итә. Әш барышында тәрбияче әйтеп җибәрә, тагын бер тапкыр күрсәтә. Кирәк булган очракта актив хәрәкәтләр алымын куллана. Матур һәм пөхтә, кызыклы эшләнгән эшләрне мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 61. Әвәләү: «Нәрсә әвәләгәнемне танып ал»

Программа эчтәлеге. Баларның шөгельләрдә алган белемнәренә нигезләнеп төрле предметлар әвәләү (алма, чикләвек) бармак эшчәнлекләрн арттыру. Эшнең нәтиҗәсе турында әңгәмә ясау. Балаларны пөхтәлеккә өндәү.

Кулланмалар. Әвәләү ысулларын ныгыту. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, салфетка.

Шөгыль барашы.

Балаларның нәрсә әвәли белгәннәрен искә төшерү. Баллар-дан аларының нәрсә әвәләргә теләүләрен сорап чыга. Әвәләү

ысулларын баллар белән бергә кабатлап чыга.

Әгәр кирәк булса, мөстәкыйль булыша. Мөстәкыйль эшләүче балаларны макты.

Шөгыль ахырында килеп чыккан предметларны балалар белән бергә карый. Предметларның күп төрле булуын әйте.

Кызыклы, кабатланмас эшләрне мактай. Килеп чыккан иҗат эшләрен туганнарга бүләк итергә тәкъдим итәргә.

 

ШӨГЫЛЬ № 62. Рәсем: «Әтигә матур чәчәкләр»

Программа эчтәлеге. Рәсемне төрле алымнар кулланып эшләргә өйрәтү (төшерү, ясау). Төшерү,бастыруны (йөморолган кәгазь битендән) куллануны өйрәтүне дәвам итү. Рәсемне ту-лыландырырга өйрәтү. Охшашлы фикерләү формалаштыру. Якыннарына карата җылы хисләр уяту.

Кулланмалар. З.Туфайлованың «Шофер булам» шигыре белән танышу, әтиләр, аларның һөнәрләре турында әнгәмә узды-ра, 23 февраль бәйрәме якынлашуы турында хәбәр итү. Үрнәк эшне карау (үлчәме, кисәкләрнең урнашуы). Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алым-нарын куллану.

Җиһазлау. Ике төстә гуашь, терле тестәге кәгазь битләре, пумала, банка белән су, тамга, терле чәчәкләр иллюстрацияләре.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче З. Туфайлованың «Шофер булам» шигыре белән таныштыра.

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

 

Әтиләр һәм аларның һөнәрләр турында әңгәмә үткәрелә: Тәрбияче балаларны «әтиләр бәйрәме» — 23 февраль белән таныштыра. Бу бәйрәмгә әтиләргә бүләккә открытка ясарга тәкъдим итә. Балалар белән бергә «Чәчәкләр» иллюстрациясен карый. (таҗ яфракчыгы, сабакларын, яфракларын). Тәрбияче әзер үрнәк алып керә һәм эш тәртибен күрсәтә:

• юка пумала белән сабак ясыйбыз;

• кәгазьне йомарлыйбыз;

• төшерү юлы белән (йомарланган биттә) чәчәк ясыйбыз;

• яшел буяу белән яфраклар ясыйбыз.

Балаларга пумала белән ничек әш итәргә кирәклеген күрсәтә. Балалар эшкә керешәләр. Балларга тәрбияче һәрдаим булышып тора. Соңыннан тәрбияче эшләрне җыеп тактага элеп куя. Балларның эшләренә анализ ясый. Эшләрнең бик матур

килеп чыгуын әйтә.

 

Шөгыль № 63. Кисеп ябыштыру: «Безнен урам йортлары»

Программа эчтәлеге. Тәрбияче тарафыннан хәзерләнгән

төрле формадагы, зурлыктагы һәм төрле төстәге кисәкләрне кәгазьгә алдан таратып салырга һәм билгеле бер тәртиптә тезү күнекмәсен үстерү. Пөхтә эш күнекмәләрен формалаштыру. Туган шәһәргә мәхәббәт хисе тәрбияләү, иң якын чолганыш аша (туган өй, балалар бакчасы). Балаларның активлыгын һәм иҗат иркенлеген арттыру.

Кулланмалар. Балалар белән өй иллюстрацияләрен карау, өйнең өлешләрен билгеләү. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Казан урамнары иллюстрациясе. Дүртпочмак, өчпочмак кәгазьдән фигуралар, пумала, җилем, тастымал.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче туган шәһәребез Казан турында әңгәмә үткәрә (иллюстрацияләр карыйлар). Казанда күп урамнар булуы, урамнарда күп өйләр булуы турында әйтеп китә. Шуннан соң балаларга Казанга яңа бер урам төзергә тәкъдим итә.

Өйнең нинди кисәкләрдән торганлыгын искә төшерәләр (стена, түбә, тәрәзә, ишек) Аларның бер-берсенә карата нинди зурлыкта булуларын әйтеп китә.

Аерым өстәл артында балалар өйнең кисәләрен, төсен сайлап алалар. Тәрбияче эш тәртибен күрсәтә, җилем белән куллану кагыйдәләрен искә төшереп китә:

• кәгазь битәнә өйнең стеналарын куерга аннан соң түбәсен тәрәзәләрен куярга;

• шундый ук тәртиптә ябыштыра башларга, төсле ягы белән клеенкага куярга, пумаланы җилемгә манып алып, артык җилемне банка кырыена сылап калдырырып, уртадан башлап кырыйларын майларга;

• майланган ягы белән кәгазь битәнә ябыштырырга. Тәрбияче балаларның пөхтәлеген, мөстәкыйльлеген мактый.

Эш беткәннән соң, агачлар, коймалар ясыйлар. Шөгель ахырын-да балалар урамга исем уйлыйлар.


 

ШӨГЫЛЬ № 64. Әвәләү: «Аю уенчыгы»

Программа эчтәлеге. Балаларны төрле ысуллар кулланып уенчыклар әвәләргә өйрәтү. Балаларда форма һәм пропоция

хисе тәрбияләү. Уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Уенчык кулланып уеннар үткәрү, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану. Балаларның эшләренә тулы анализ ясау.

Җиһазлау. Төрле төстә пластилиннар, такта салфетка, вак мәрҗән (күзләр), аумас курчак (аю).

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балалар белән бергә аумас курчак (аю) уенчыгын карый. Аның формасы, әләшләрнең зурлыгы, тәртибенә игътибар бирә. Тәрбияче балалардан аюны ничек әвәләргә булганлыгы турында сорый. Педагог пластилин кисәген ала һәм аны ничек

ике тигез өлешкә бүлеп булганлыгы турында сорый.

- Пластилин кисәген ике тигез өлешкә бүләбез. Бер өлеше баш, икенчесе — гәүдә.

- Икенче кисәкне тагын бер өлешкә бүләбез. Бу кисәктән без баш әвәләрбез.

- Соңгы кисәкне дә икегә бүлеп, куллар ясыйбыз. Балалар менә без сезнең белән төрле зурлыктагы пластилиннан шарлар ясадык.

Тәрбияче сораулар бирә:

• Балалар иң зур кисәктән без нәрсә әвәләрбез?

• Уртанчы кисәктән?

• Ә нәрсәгә безгә ике бер тигез шарчыклар кирәк булды икән?

Балаларга эш барышында булышыбыз. Соңыннан анализ

ясыйбыз. Балаларны мактыйбыз. Бөтен аюларны җыеп өстәлгә

тезеп куябыз.

 

Шөгыль№ 65. Рәсем: «Кояш, кояш, кояш, чык»

Программа эчтәлеге. Нурлары төрле якка таралган кояш рәсеме ясарга өйрәтү. Сүзлек байлыгын арттыру. Предметларның сызык аша контурын билгеләргә өйрәтү. Рәсемне тулы-лындырырга өйрәтүне дәвам итү. Тесләрне, форманы белүләрен ныгыту. Балаларның активлыгын һәм иҗат иркенлеген арттыру. Татар халык уены «кояш чык» белән таныштыру.

Кулланмалар. Балаларда кояш образына карата шатлану хисе уяту. Шигырь уку, кояшны карау (размер, тәс, нурларның урнашуы). Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында битләр (зәңгәр төстә), кыяш ил-люстрациясы, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга татар халык уены «Кояш, чык!» уйнап

алырга тәкъдим итә.

Баллар сүзләрне кабатлыйлар һәм хәрәкәтләнәләр.

Кояш, чык. Болыт кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

 

Тәрбияче балаларга кояшның, якты тиз җылыта башлага-нын әйтә. Шөгельдә тәрбияче урамда кояшны күзәткәнне искә төшерә.

Тәрбияче балалрга кояш иллюстрациясен күрсәтә. Балаларга

нурлы кояш ясарга тәкъдим итә. Әш тәртибен күрсәтә:

• сары зур түгәрәк ясыйбыз;

• кырыйлардан чыкмыйча гына буибыз;

• кояштан туры сызыклар ясыйбыз — нурлар.

Пумаланы ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерәбез. Рәсем битнең уртасында булырга тиешлеген әйтәбез. Балалар эшкә тотыналар. Тәрбияче әш барышында балаларга

булыша. Иҗади уңышларын мактый. Эш беткәч рәсемнәрне җыеп алып тактага элеп куя. Анализ ясаганда рәсемнәрнең якты, матур, пөхтә эшләнгәнен әйтә. Шөгельне шигырь укып тәмамлый.

Ин иртә ул куренә, Менеп китә уренә, Сокланамын эшенә-Нур сибә бар кешегә

 

ШӨГЫЛЬ № 66. Төзү: «Гараж»

Программа эчтәлеге. Кирпеч, пластиналар вертикаль һәм ятма буенча (рәт-рәт итеп, әйләнә буенча, дүртпочмаклык периметр буйлап), бер-берсенә тыгыз итеп урнаштырырга өйрәтү. Төп төзү материаллый танырга һәм атый белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларны эмоциональ яктан тәрбияләү. Б. Заходерның «Шофер», шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Матур әдәбият, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә, мактау алымнарын куллану.
Җиһазлау. Машина уенчыгы, кирпичләр, пластиналар
Шөгыль барашы.

Тәрбияче Б. Заходерның «Шофер» шигырен укый.

Качу, лечу во весь опор,

Я сам — шофер,

И сам — мотор.

Нажимаю на педаль —

И машина мчится вдаль!

 

Тәрбияче төркемгә машина уенчыклары алып керә. Маши-наның арганы турында әйтә, ченки ул күп юл үткән. Уенчыкның ял итәсе килә, әмма аның ял итәр җире юк. Педагог балаларга

• машиналар өчен өй — гараж ясарга тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• машинаны өстәлгә куябыз;

• машинаны кирпичләр блән әйләндереп алабыз;

• кирпичләр бер-берсенә тыгыз итеп урнашуы турында искә төшерәбез;

кирпичләр өстенә түбә куябыз.

Балаларга кирпичләрдән гараж төзергә тәкъдим итәбез. Эш барышында балаларга булышабыз. Тагын бер тапкыр күрсәтәбез һәм аңлатабыз. Анализ ясыйбыз, машиналарга бу гаражларда

бик ошавы турында әйтәбез.

 

ШӨГЫЛЬ № 67. Әвәләү: «Әниемә күчтәнәч»

Программа эчтәлеге. Түгәрәк формадагы күчтәнәчләр әвәләргә өйрәтү, аларны дөрес итеп терле үрнәкләр бәлән бизәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның активлыгын һәм иҗат эшчәнлеген арттыру. Әниләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: