Зиннатова Рушания Магсумовна 2 глава




Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Балаларга яфраклар ясарга тәкъдим итә. Аерым өстәлдә эш тәртибен күрсәтә:

• пумаланы буяулы банкага пөхтә итеп манарга;

• артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә;

• кәгазь битен сул кул белән тотарга;

• сызык, штрих, буялыш (мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә:

• башка төсне манганчы, пумаланы юарга;

• юылган пумаланы йомшак тастымалга сөртеп киптерергә гадәтләндерү.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша, кызыл, сары төсләрне кулланырга кирәклеген искә тешерә.

Тәрбияче эшләрне җыеп тактага элеп куя. Балалар эшләре белән сокланалар

ШӨГЫЛЬ № 24. Кисеп ябыштыру: «Миләш мәрҗәне»

Программа эчтәлеге. Түгәрәк мәрҗәннәрне сызылган сы-зыкка пөхтә итеп урнаштырырга өйрәтү. Балаларда эстетик караш һәм ритм тойгысын тәрбияләүне дәвам итү. Төс (кызыл) һәм форма (түгәрәк) исемнәрен танып әйтергә өйрәтү. Эш бары-шында пөхтәлеккә өндәү. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлык хисе уяту. Туган як халкының мәдәнияты белән таныштыруны дәвам итү.

Кулланмалар. Сюрприз момент кулланып, балаларда ту-ган якка карата мәхәббәт хисе уяту (милли күлмәк киеп Алсу курчакның кунакка килүе). Миләштән тезелгән мәрҗәннәрне карау. Үрнәк эшне карау, мөстәкыйль эш, тикшерү, бәя бирү алымнарын куллану

Җиһазлау. Алсу курчак, миләштән мәрҗән, җиләк — җимеш белән кәрзин. Үрнәк материал, пумала, җилем, һәр балага клеенка. Тар кисәкле кәгазь 10x30 см зурлыкта сызыл-ган сызык белән, кәгазьдән киселгән әзер мәрҗән бөртекеләре 4 см диаметрда.

Шөгыль барышы.

Тәрбиячә Алсу курчакны алып керә. Курчак балалар белән исәнләшә. Алсу курчакка әнисе яңа милли күлмәк тегеп биргән.

Тәрбиячә аның турында сөйләп уза: матур, купшы, бизәкле, Балалар курчакның күлмәгенә сокланалар. Тәрбияче кәрзиннән миләш җимешеннән ясалган мәрҗән бүләк итә. Алсу курчак бу бүләккә бик сөенә. Алоу курчак дусларына да мондый мәрҗәннәр кирәк булуы турында әйтә. Тәрбияче балаларга башка курчакларга да мәрҗәннәр ясарга тәкдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• тасмага кызыл түгәрәкләр тезәргә;

• бер түгәрәкне алып, төсле ягы белән клеенкага куеп пумала белән җилем майларга;

• майланган ягы белән тасманы үз урынына куярга һәм каты итеп тастымал белән кысарга, шул тәртиптә бөтен түгәрәкләрне ябыштырыун күрсәтә.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша. Тәрбияче соңыннан балаларның эшләрен мактый. Алсу курчак мәрҗәннәр өчен бик сөенүен бөлдерә. Балаларны мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 26. Әвәләү: «Әниемә кучтәнәч»

Программа эчтәлеге. Бармак белән эшләү, эшләнмәне бизәргә өйрәтү. Балчыкны кул белән тәгәрәтеп әвәләү, шарны басып изү. Валчык белән пөхтә әш итү күнекмәләрен ныгыту. Әвәләү күнекмәләрен ныгыту әти-әнигә карата ихтирам хисе тәрбияләү, Татар шагыйре Газиз Нәбиуллинның «Әниемә булышам» ши-гыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Педагогик ситуацияләр тудырып балаларны әхлакка өйрәтү (уен, сорау, әңгәмә, нәфис сүз). Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль әш алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү эчен так-та, тастымал, печенье тугәрәк формада.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче көз көне әниләр бәйрәмен бәйрәм итү турында сөйли. Балаларга Г. Нәбиуллинның «Әниемә булышам» шигырен укый. Шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирә.

- Малай кемгә булыша?

- Сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

- Әниләрегезне яратасызмы?

Әниләрне печенье белән сыйлап, шатландырырга тәкъдим итә. Балаларга печенье күрсәтә һәм сораулар бирә:

- Печенье нәрсәдән пешерелгән?

- Печенье нинди формада? (тугәрәк)

- Печенье нәрсә белән бизәлгән?

- Ничек аны әвәләргә була?


Балалар белән бергә әвәләү ысулларын кабатлап чыга һәм эш тәртибен күрсәтә:

• пластилин кисәгеннән шар тәгәретелә;

• куллар арасында пластилинга каты итеп басып диск хасил була;

• бармак белән эшләп, тирәнәйтүче рельеф кулланып эш-ләнелә, бизәкләнә (кырыеннан, уртасына);

• әвәләп бетергәч тастымал белән куллану кагыйдәләрен ныгыту.

Тәрбияче әвәләү процессында балаларга ярдәм итә. Әвәләнгән күчтәнәчләрне тәлинкәгә җыеп ала һәм аның аша әниләргә уз ихтирам хисләрен белдерергә тәкъдим итә.

 

ШӨГЫЛЬ № 26. Рәсем: «Күңелле түгәрәкләр»

Программа эчтәлеге. Рәсемнең эчтәләген алдан уйлап ясарга, ниятне ахырына җиткерергә, әйберләрне форма буенча билгеләргә өйрәтергә. Түгәрәк формадагы предметларны һәм күренешләрне сурәтләргә өйрәтү. Төс исемнәрен белүләрен ны-гыту (кызыл, яшел, зәңгәр). Балаларның активлыгын һәм иҗат иркен арттыру. Рәсем ясау дәресләренә кызыксыну уяту.

Кулланмалар. Рәсем ниятенә карата сораулар, ният башкаруын тикшерү, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Төсле карандашлар (акбур, фломастер), ак төстәге альбом битенең яртысы, тугәрәк формадагы уенчык иллюс-трацияләр, уенчыклар (туп, аумас курчак).

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга түгәрәк предметларны атап чыгарга куша, (исләренә төшер өчен төрле әйберләрнең иллюстрация-ләрен, уенчыклар курсәтә).Тәрбияче балаларга үз теләкләре буенча түгәрәк формадагы предмет ясарга тәкъдим итә. Балалар белән бергә тәрбияче үзе дә һавада түгәрәк ясый. Берничә ба-ладан нинди әйбер ясауларын сорый, эш тәртибен искә төшерә. Рәсем ясау процесында карндашны ничек дөрес итеп тотарга кирәклеген аңлатып китә. Балаларга «кулга кул» алымын кул-ланып булыша. Тәрбияче берничә түгәрәк әйбер ясаган баланы мактый. Соңыннан тәрбияче баларның эшләрен җыеп алып тактага элә, балалар үз эшләре турында сөйлиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 27. Төзү: «Төремкәй өчен капка»

Программа эчтәлеге. Кирпеч һәм пластиналардан вертикаль төзергә балаларны мәҗбүр итү. Төп төзү детальләрен аера, атый һәм куллана белү (кирпеч, пластина), Балаларда күмәк


эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисе уяту. Рус халык әкияте «Теремкәй»не искә төшерү.

Кулланмалар. Нәфис сүз, уен, үрнәк эш, «Теремкәй» әкиятенә ясалган иллюстрацияләр карау, рус халык иҗаты белән таныштыру; аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. «Теремкәй» әкиятенә иллюстрация һәм хайван уенчыклары, кирпеч һәм пластина.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче рус халык әкияте «Теремкәй»не искә төшерә, Иллюстрациләр карарга тәкъдим итә. Балаларның игътибарын төремкәйнең капкасыз булуына туплый. Төремкәйгә үзе кебек матур капка ясарга кирген әйтә. Үрнәк эшне караганда тәрбияче балаларга сорау бирә:

• Капка нәрсәгә кирәк?

• Капка нинди булырга мөмкин? (биек, тәбәнәк, киң, тар)

• Капка нәрсәдән эшләнгән?

• Капканың нәрсәләре бар? (таяныч, түбә, ишек)

Эш тәртибен күрсәтә:

- бер-берсенә каршы ике кирпеч куярга;

- аларга горизанталь пластина куярга;

- пластинаны пөхтә итеп куярга кирәклеген аңлата;

- капканы призма белән бизәргә мөмкинлеген әйтә.

Сораулар аша эшнең эзлеклеген искә төшерә:

• Капка ни өчен кирәк?

• Капка төзү өчен нинди детальләр алырга кирәк?

• Капканы нәрсә белән бизәргә була?

Балаларга капка тезәргә куша. Эш барышында тәрбияче булыша, тагын бер тапкыр аңлата, килеп чыкмаса күрсәтә. Соңыннан балалар эшләренә анализ ясый, капкаларның тигез матур килеп чыгуын, теремкәйнең хуҗалары бәяли. Һәрберсе үзенә капка сайлый.

 

ШӨГЫЛЬ № 28. Әвәләү: «Очкычлар аэродромда»

Программа эчтәлеге. Балаларны ике кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар әвәләргә өйрәтү. Әвәләү ысулларын ныгыту. Кулларның вак моторикасын ныгытырга. Охшашалы фикерләү формалаштыру

Кулланмалар. Капшап карау алымы белән очкыч турында ассоция тудыру, өлешләре ничек тоташкан, канатлары ничек ябышкан, койрыгы ничек бөгелгән икәнен күрсәтү.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал, очкыч уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче очкыч турында табышмак әйтә:

Канаты бар — жилпеми,

Әче жылы — жил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул

(Очкыч)

Дөрес балалар, бу очкыч. Анан соң очкыч уенчыгын карый-быз, аның өлешләрен билгелибез - гәүдә, канат, койрык.

Эш тәртибен һәм әвәләү ысулларын күрсәтү:

• пластилин кисәген 2 тигез өлешкә бүлергә;

• бер кисәктән таяк әвәләргә. Икенче кисәктән дә нәкъ шундый ук таякчык әвәләргә һәм аларны әзерәк басып канатлар ясарга.

• беренче таякка канатларны аркылы кушарга;

• аскы өлешенең бер ягын эчкә таба бөгәргә һәм ул безнең койрык була.

Балаларга үзлектән тәгәрмәчләр ясарга тәкъдим итәргә.

Тәрбияче әвәләү ысулларын кабатлый. Эш барышында» тәрбияче балаларга булыша.

Шөгыль ахырында «Очкыч» уены уйныйлар.

Балалар очкычка охшатып кулларын җәяләр» бүлмә буен-ча «очып йөриләр». «У-у-у-у» дигән авазлар чыгаралар. Тәр-бияченең «самолетлар утырды» дигән сүзенә кулларын җәйгән хәлдә чүгәләп утыралар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

 

ШӨГЫЛЬ № 29. Рәсем: «Тимер юлы»

Программа эчтәлеге. Балаларга гади әйберләрне ясарга өйрәтү. Туры сызыклар ясау һәм аларны кисештерү алымнарын ныгыту (вертикаль, горизонталь). Кулларның дөрес йөрешен

координацияләү.

Кулланмалар. Теләк булдыру өчен кызыклы мизгелләр күрсәтү. Тимер юлын карау (зурлык, урнаштыру) аңлату, мак-тау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алым-нарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматы, гуашь, пумала, тастымал, су белән банка, паровоз иллюстрация, паровоз уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалардан паровоз тезә.

Алга таба барабыз: Ак төтен артта кала:

Тик-так-так! Пух-пах-пух!

Гөрләп чаба паровоз, Вагоннар җырлап чаба:

Юл таптап. Ах-ах-ух!


 

Сыбызгы яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

 

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!

 


Балаларга паровозда сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясый. Җыр-ны уртасында өзеп, паровозның барыр юлы беткәнен хәбәр итә.

Тәрбияче тимер юлга игътибар бирә, аларның туры, тигез булуларын искәртә.

Аерым өстәлдә эш тәртибен күрсәтә:

• пумаланы буяулы банкага пөхтә итеп манарга;

• артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә, башка тесне манганчы, пумаланы юарга;

• кәгазь битен сул кул белән тотабыз;

• уңнан сулга ике тигез озын сызык ясыйбыз (рельслар);

• өстән аска кыска сызаклар белән озын сызыкларны то-таштырабыз (шпаллар);

• юылган пумаланы йомшак чүпрәк яки кәгазь тастымалга сөртеп киптерергә гадәтләндерү.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша. Тәрбияче эшләрне җыеп тактага элеп куя. Балаларга уенны уйнап бетерергә тәкъдим итә.

Поезд

Балагыз янына дусларын чакырыгыз. Үзегез — паровоз, ә балаларны вагоннар итеп билгеләгез. Балалар бер-бер артлы басып, үзенең алдында торучының киеменә тотынсын. Сез «кит-тек!» дип әйткәч, «чу-чу-чу, чу-чу-чу!» дигән авазлар чыгарып, балалар сезнең арттан хәрәкәт итсен. Балалар — вагоннарны төрле юнәлештә йөртегез, тизлегегезне дә үзгәртергә мөмкин (тиз, бик тиз, әкренрәк). Берничә тапкыр тукталыш ясап, ял итеп алыгыз. Аннары тавыш биреп, юлыгызны тагын дәвам итегез.

 

ШӨГЫЛЬ № 30. Кисеп ябыштыру: «Акбайга җылы келәмчек»

Программа эчтәлеге. Геометрик фигураларны һәм табигый материалларны форма һәм төсләре буенча чиратлаштырырга өйрәтү. Балаларда ритм һәм төс хисен үстерү. Буй, төсләрнең исемнәрен (кызыл, сары) һәм урынны билгеләү осталыгын ныгы-ту. Җилем белән пөхтә эш итәргә өйрәтү. Тәрбиячене тыңларга, эштне нәтиҗәле үтәргә осталыкны булдыру. Хайваннарга сак-чыл караш тәрбияләү

Кулланмалар. Аңлату, күрсәтү, мактау, урнәк эш күрсәтү.

Җиһазлау. Келәм, ак бит 15x15 см, үрнәк, җилем, төсле кәгазьдән тасма 15x2 см, пумала, җилем, һәр балага клеенка, эт уенчыгы.

Шөгыль барышы.

Шөгыль «Кем дәште» уенныннан башлана.

Тәрбияче хайван тавышлары белән кычкыра, балалар кем тавышы икәнен белергә тиешләр.

Кызыклы мизгел, тәрбияче эт көчеге белән кәрзин алып керә. Балалар сөенеп каршы алалар. Танышалар. Эт баласының исеме Акбай. Тәрбияче әт баласына җылы, матур келәм кирәк булуын әйтә. Үрнәк эшне крарга тәкъдим итә, сораулар бирә:

- Эткә келәм ни өчен кирәк?

- Келәм нинди формада?

- Нинди төстә?

Тәрбияче балаларга келәм эшләргә тәкъдим итә, әш тәртибен күрсәтә:

• тасмага чиратллаштырып төсле кәгазьдән тасма тезергә;

• бер тасма алып, төсле ягы белән клеенкага куеп, пумала белән җилем майларга;

• майланган ягы белән кәгазь бите өстенә куярга һәм каты итеп салфетка белән кысарга;

• балалар эшне башлап җибәрәләр. Эш барышында тәрбияче балаларга булыша.

Соңыннан Акбай келәмнәрне карал чыга. Пөхтә, матурларын сайлап ала. Тәрбияче анализ ясый, әткә келәмнәр ошаганлыгын әйтә.

ШӨГЫЛЬ № 31. Әвәләү: «Әбием өчен касә»

Программа эчтәлеге. Халык иҗаты әйберләре аша балалар-ны төрле халык мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү. Төрле халыкларның сәнгать һәм мәдәниятына уңай караш тәрбияләү. Касә әвәләргә, аны бизәргә өйрәтү. Балаларда уйнау теләге булдыру. Балаларда өлкән кешеләргә карата ярату, хермәт хисе тәрбияләү.

Р. Вәлиеваның «Әбиләргә барабыз» шигырен искә төшерү.

Кулланмалар. Милли савыт-сабалар карау, көнчыгыш ха-лыкларның сәнгате белән таныштыру, Үрнәк эш күрсәтү. Мөс-тәкыйль эшләү алымын куллану

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче Р. Вәлиеваның «Әбигә барабыз» шигырен укый.

Эчтәлек буенча әңгәмә:

- Балалар кемгә кунакка җыенганнар?


- Балалар әбигә нинди күчтәнәчләр алып кайталар?

- Нәрсә белән баралар?

Тәрбияче әбиләрнең чәй эчәргә яратканлыгы турында әйтә, Балалр әбигә күчтәнәчкә кенчыгыш касәсе алып кайталар, Касәдәге бизәкләрне карыйлар. Касәне капшап карыйлар: ул түгәрәк, шома, аннан эчәргә була. Педагог эш тәртибен күрсәтә:

• балчыкны кулда тәгәрәтәбез;

• шарны кулда кысабыз, безнең диск килеп чыга;

• кырыйларын куышлык барлыкка килгәнче бегәбез;

• бизәкләрне пиаланың терле якларына ясыйбыз.

Тәрбияче әвәләү алымнарын ныгыта. Тәрбияче эш барышында балалар артыннан күзәтә, ярдәм кирәк булганда булыша, Анализ ясаганда, касәнең матур булуын әйтә.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 32. Рәсем: «Агач үсте»

Программа эчтәлеге. Балаларда агач ясарга кызыксыну уяту, Туры сызыклардан торган гади әйберләрне ясау күнекмәләрен ныгыту. Балаларның сүзлек байлыгын арттыру: кәүсә — биек, озын, тигез; ботак — нәзек; агачлар — зур, кечкенә.

Балаларны эстетик яктан тәрбияләү: балаларның игътибарын туган як табигатенең гүзәллегенә юнәлтү. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияәү.

Кулланмалар. Агачлар турында табышмакларга җавап та-бып, балалар бакчасы ишегалдында агачлар күзәтеп, тикшерү ысулларын күрсәтеп тәрбияче әйберләр турында белемнәрен турыдан-туры тәҗрибәне формалаштыра, аны сурәтләүгә кү-черергә өйрәтә. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, местәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматындагы битләр, «Агачлар» иллюстрациясе, гуашь, пумала, салфетка, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче тәрәзәдән агачларны күзәтергә тәкъдим итә. Агач-ларның куп булуларын, аларны сакларга кирәк булуларын әйтә, Балалар иллюстрацияләрдән агачларны карыйлар, агачларның файдасы турында, аларны сындырыга ярамаганлыгы турында әңгәмә үткәрә. Тәрбияче балаларга агач рәсеме ясарга тәкъдим итә, эш тәртибен күрсәтә:

• пумала белән дөрес эшлибез, кулларны иркен тотабыз;

• пумаланы буяулы банкага пөхтә итеп манарга, артык буяу-ны банка кырыена сылап калдырабыз;

• сул кул белән кагазь битен тотабыз;

• кәүсәдән башлап өскә таба ботаклар ясыйбыз;

• пумаланы юабыз, тастымалга сөртәбез.

Балалар рәсем ясарга керешәләр. Рәсем ясау вакытында тәрбияче балаларга булыша. Әгәр балаларның килеп чыкма-са, аларга тагын бөр тапкыр аңлата, булыша. Дәрес ахырында тәрбияче рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Анализ ясаганда балалардан, кайсы рәсемдә зур агачлар үскән, кайсы-сында кечкенә булуларын сорый. Балаларны эшләгән әш өчен мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 33. Төзү: «Койма һәм капка»

Программа эчтәлеге. Кирпеч, пластиналарны вертикаль, го-ризонталь буенча урнаштырырга өйрәтүне дәвам итү. Төп төзү өлешләрен дөрес атый белергә өйрәтү — кирпеч, пластина. Үзең төзегән корылмаларга иң гади анализ ясарга өйрәтү. Балаларга якын этносоциумның әдәбияты һәм мәдәнияты белән таныш-тыруны дәвам итү.

Кулланмалар. Үрнәк эшне карау, аңлатма бирү, мөстәкыйль эш, тикшерү, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Кирпеч, пластина, призмалар, һәр балага кечкенә уенчыклар.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче төзү материаллары белән тартма алып керә. Ба-лаларга «Теремкәй» әкиятен искә төшерә. Теремкәй өенә капка төзегәнне искә төшер. Балаларның игътибарын алдан әзерләнеп куйган Теремкәй өенә туплый. Теремкәй өенә койма ясарга кирәклеген әйтә. Үрнәк эшне караганда тәрбияче балаларга сорау бирә:

- Койма нәрсәгә кирәк?

- Койма нинди булырга мөмкин? (биек, тәбәнәк)

- Койма нәрсәдән эшләнгән?

- Койманың нәрсәләре бар? (такталары) Искә төшерәләр:

- Капка нәрсәгә кирәк?

- Капка нинди булырга мөмкин?(биек, тәбәнәк, киң, тар)

- Капка нәрсәдән эшләнгән?

- Капканың нәрсәләре бар? (таяныч, түбә, ишек)

Эш тәртибен искә төшерә:

• иң беренче вертикаль ике таяныч куябыз (кирпеч);

• сак кына өсләренә пластина куябыз (түбә). Капканың өстен призма белән бизәргә була;

• капка янына койманы яраклаштырып куябыз;

• кирпечләр горизонталь, бер-берсенә якын куелалар.

Үрнәк эшне караганда тәрбияче сораулар бирә:

- Башта нәрсә төзибез?

- Нинди әйберләр кулланабыз?


Балаларга шундый ук корылма төзергә тәкъдим итә. Эш вакытында тәрбияче балаларга ярдәм күрсәтә. Уңышлы килеп чыккан эшләргә аеруча игътибар бирә. Анализ вакытында, капкаларның тигез матур килеп чыгуы турында әйтеп китә. Бу корылма белән уенчыклар кулланып уйнарга тәкъдим итә.

 

ШӨГЫЛЬ № 34. Әвәләү: «Ният буенча әвәләү»

Программа эчтәлеге. Әвәләү эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә уйлап башкарырга өйрәтүне давам итү. Балаларга балчык, пластилинның, пластик массаның үзлекләре һәм әвәләү ысул-лары турындагы күзаллауларын ныгыту. Балаларда мөстә-кыйльлек, активлык, иҗат тәрбияләү, шатлык хисләре уяту, сөйләм телен үстерү.

Кулланмалар. Нәфис сүз, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә,бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал.

Шөгыль барышы.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: