Зиннатова Рушания Магсумовна 7 глава




Җиһазлау. 3 кисәк пластилин, такта, тастымал, 3 аю уен-чыгы, печать.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга «Өч аю» уенын уйнарга тәкъдим итә.

Баллар хәрәкәтләрне шигырьгә карап үтиләр.

Три медведя шли домой

Папа был большой-большой.

Мама с ним поменьше ростом,

А сынок — малютка просто.

Очень маленький он был,

С погремушками ходил,

Дзынь-дзынь, дзынь-дзынь.

 

Тәрбияче балаларга төрле зурлыктагы өч аю күрсәтә һәм бу аюларның әкияттән булуларын әйтә. Тәрбияче балалр каршына 3 аюны утырта һәм «әти» аюны күрсәтергә куша һәм балалрга сорау бирә:

- Аюның савыты нинди?

- Ә кайда «әни аю», аның савыты кайда?

- Тагын нинди аю калды? Аның савыты нинди?

Балаларга аюлар өчен савытларны әвәләргә тәкъдим итәбез:

пластилин кисәгеннән 3 шар тәгәрәтебез — зур, кечерәк һәм кечкенә. Куллар белән һәрбер шарны басып яссыландырабыз, бармаклар белән корыйларын бөгәбез. Шулай ук бетен савыт-ларны әвәлибез. Ә хәзер, кайсы савыт кемнеке икәнен әйтәбез:

• зур — Михайло Иванович;

• кечерәк — Настасья Петрова;

• кечкенә — Мишутка.

Соңыннан балалар савыт сабаларны аюларга алып бирәләр.

Тәрбияче балаларны мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 80. Рәсем: «Уенчыклар арбасы»

Программа эчтәлеге. Кулны биттән алмый гына, турыпочмак-лык ясарга өйрәтү. Буяулар белән эшләү ысулларны ныгыту. Пу-маланы буяуга дөрес итеп манарга өйрәтү. Пумаланы буяуга пөхтә итеп манарга, артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә, башка төскә манганчы пумаланы юарга. Рәсемне тулыландырырга өйрәтү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Сюрприз мизгел, уенчык карау (зурлык, төс, өлешләр урнашуы), рәсем ясау ысулларын искә төшерү, нәфис сүз, балаларны мактау, бәя бирү, уен алымнарын куллану

Җиһазлау. Арба уенчыгы, А4 форматында битләр, иллюс-трация, гуашь, пумала, салфетка, банка белән су, уенчыклар, кечкенә арба уенчыгы,Чебурашка уенчыгы. Шөгыль барышы.

Балаларга кунакка уенчыклар белән Чебурашка килә. Балалар белән исәнләшә. Чебурашка балаларга үзенең уенчыкларын

дусларына күрсәтә алмавы турында әйтә.

Тәрбияче балаларга Чебурашка уенчыкларын салсын өчен арба ясарга куша. Тәрбияче арбаның әзер үрнәген күрсәтә (зурлык, төс, өлешләр урнашуы). Балалар булышлыгы белән тәрбияче арба ясый:

• турыпочмаклык битнең уртасында;

• түгәрәк тәгәрмәчләр аста;

• туры, озын тоткычы ян якта.

Тәрбияче балаларга ничек дөрес рәсем ясарга кирәклеген аңлата. Пумала, буяу белән эш күнекмәләрен ныгыта. Тәрбия-че әш вакытында балаларга булыша. Рәсемне тулыландырырга өйрәтә (арбага уенчыклар тутырга тәкъдим итә). Балаларны мак-тый. Дәрес ахырында балаларның эшләрен җыеп ала, тактага элеп куя. Чебурашка балаларга бик зур рәхмәт әйтә.

 

 

ШӨГЫЛЬ №81. Кисеп ябыштыру: «Машина»

Программа эчтәлеге. Композиция хисен үстерү. Әзер форма-ларны билгеле бер тәртиптә ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

Пөхтә эш күнекмәләрен формалаштыру.

Кулланмалар. Аңлату, иллюстрацияләр карау, нәфис

сүз, транспорт төрләре турында әңгәмә, тулы күрсәтмә бирү,

мөстәкыйль эш, бәя бирү, мактау алымнарын куллану.

Җиһазлау. Автотранспорт иллюстрацияләре, әзер машина детальләре, җилем, пумала, тастымал.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Аңа йөртүче бөтенләй кирәкми

Ачкыч белән ул кабына —

Тәгәрмәчләр әйләнә куйсагыз ул бик тиз чаба

(Хәрәкәтләндерелә торган машина)

Әңгәмә үткәрә:

- Без кемне шофер дип атыйбыз?

- Шоферлар нинди машиналар йөртәләр?

- Кемнәрне йөртәләр?

Шуннан соң тәрбияче балаларга үз машиналарын төзергә тәкъдим итә. Иллюстрацияләр карап, тәрбияче балалар белән бергә машинаның кисәкләрен, төсен, формасын карап чыгалар, (кабина, тәгәрмәч, тәрәзә, ишек, кузов).

Аерым өстәл артында тәрбияче әш тәртибен күрсәтә:

• машинаның элешләрен кабинадан башлап, кагазь битнең уртасына куерга;

• шул ук тәртиптә башка кисәкләрне тезеп чыгарга;

• төсле ягы белән клеенкага куеп җилем белән майларга. Тәрбияче балаларның мөстәкыйль эшләрен мактый һәм ма-шиналар уенын уйнарга тәкъдим итә.

Машиналар (уен)

Һәр балага берәр боҗра (яки түгәрәк башка әйбер) — «рульләр» бирелә. Алар — «машиналар». Балалар, рульләрне уңга-сулга боргалап, мәйданчык (бүлмә) буйлап йөгереп йө-риләр. Тәрбияченең сигналы буенча тукталышлар ясыйлар: «машиналарның көпчәкләрен кабарталар», «бензин салалар», «сигнал бирәләр: би-бип!»

 

ШӨГЫЛЬ № 82. Әвәләү: «Озын елан»

Программа эчтәлеге. Балаларны чиратлаштырып (төс, форма яки зурлык буйлап) төрледән-төрле бизәкләр ясарга өйрәтү. [ш] хәрефен дөрес әйтергә өйрәтүне ныгыту.

Әвәләү эшчәнлегенлә кызыксыну тудыру. Н.В. Белованың «Змея» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Уенчыклар, табышмаклар, артикуляция гим-настикасы аша белемнәрен формалаштыру.


Нәфис сүз, иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү әңгәмә, бөя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Елан уенчыгы, Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материал.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче Н.В. Беловның «Змея» шигырен укый:

Лежит веревка,

Шипит плутовка,

Брать ее опасно —

укусит. Ясно?

 

Тәрбияче елан уенчыгын күрсәтә һәм артикуляцион гимнастика үткәрә:

- елмай;

- авызыңны ач;

- телеңе чыгар да, яшереп куй;

- балалар елан кебек ышылдыйлар.

Балаларга шундый ук ышылдаучы елан әвәләргә тәкъдим итә. Нәм еланыбызны табигый материаллар белән бизибез. Эш

тәртибен күрсәтә:

• тактада алга-артка тәгәрәтәбез;

• баш ясыйбыз, авызын, борыннар билгелибез;

• аннары тәрбияче балаларга мәрҗән кулланып еланнын аркасын бизәргә өйрәтә.

Тәрбияче дәрес ахырында алдан хәзерләнгән «болында» елан-нарны җыя, балаларны мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 83. Рәсем: «Әкиятләрдән таныш хайваннар»

Программа эчтәлеге. Балаларга рәсемнәрдә, әйләнә-тирәдәге предметларның һәм табигатнең матурлыгын сурәтләп бирергә тәкъдим итү, каты кыллы пумала белән төртү техникасын күнектерү. Төс һәм предметны туры китерергә өйрәтү.

Балаларга таныш булган хайваннар катнашындагы әкият-ләрне искә төшерергә.

Кулланмалар. Уен, әңгәмә алымнарын кулланып пред-метның үзенчәлекле якларын атап китү Мактау, тулы күрсәт-мә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Әкиятләргә иллюстрацияләр, төссез төстә А4 форматта бит, гуашь, каты кыллы пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалардан нинди әкиятләр белүләрен сорый. Таныш әкиятләргә иллюстрацияләр карыйлар. Әкияттәге персанажларның исемнәрен атыйлар (теремкәй, Өч аю,...) Балаларга үзләренең әкияттәге яраткан геройларын ясарга тәкъдим итә. Тәрбияче әзер үрнәкләрне күрсәтә, ничек ясап булуы турында сорый, (әш тәртибен билгеләү — каты кыллы пумала белән төртү техникасын күрсәтә.) Балалар рәсем ясарга керешәләр. Тәрбияче әш барышында балаларга төрле киңәшләр бирә.

Тәрбияче соңыннан рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Балалар белән бүгенге шөгельдә нәрсә эшләүләре турында әңгәмә үткәрә. Бергәләшеп әкиятләрне искә төшерәләр, баллар персонажлар турында сөйлиләр. Тәрбияче анализ ясый.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 84. Төзү: «Баскыч»

Программа эчтәлеге. Кисәкләрнен зурлыгын чагыштырып баскыч төзергә өйрәтү. Үзләре төзегән корылмаларга иң гади анализ ясау. Төзү күнекмәләрен камилләштерү. Кайгыртучанлык тәрбияләү.

Кулланмалар. Персонажга эмоциональ җаваплылык, аңа ярдәм итү теләкләрен уяту. Мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөс-тәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Һәр балага кирпичләр, уенчыклар, декоратив өй, төзү материаллары.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларның игътибарын төркемнең почмагында боегып утыручы тычкан баласына төшерә. Тычкан баласы ба-лаларга үзе белән булган күңелсез вакыйганы сөйли. Тычкан Теремкәй өенә керә алмый икән, аның анда керү өчен баскычы булмавын әйтә. Тәрбияче балаларда кызгану хисе уята һәм тычканга булышырга сорый. Яңа баскыч төзергә кирәклеген, тычканга да баскыч төзергә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

Балалар белән бергә тәрбияче эш тәртибен кабатлап чыгалар:

• иң элек яткырып 3 кирпичне куябыз, ә аннан кими бару тәртибендә башка кирпичләрне дә тезәбез;

• кирпичләр бер-берсенә пөхтә итеп куела;

• төзелгән баскыч уенчыклар белән тутырыла.

Үрнәк эшне караганда тәрбияче балаларга сораулар бирә:

— Без кирпичләрне ничек куйдык?

Балаларга баскыч төзергә тәкъдим итәбез. Эш вакытында тәрбияче балаларга әйтеп җибәрү, актив хәрәкәт ысулларын кулланып булыша. Анализ уен формасында үткәрелә. Уенчык баскычтан төшкәндә, тычкан шатланып балаларга рәхмәт әйтеп

төшә.

 

Шөгыль № 85. Әвәләү: «Кошлар»

Программа эчтәлеге. Балаларга әйләнә-тирәдәге предмет-ларның һәм табигатьнең матурлыгын сурәтләп бирергә тәкъдим итү, түгәрәк һәм озынча формаларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Әвәләгән предметларны әвәләү тактасына куеп, аларны

хәрәкәтләндерү (басып тора, җим ашый).

Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Аңлату, иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Пластилин (төрле төстә), әвәләү өчен такта, тас-тымал, өстәмә материал, кош-уенчыклары.

Шөгыль барышы.

Уенчык кошларны карарга: чеби, чыпчык. Балаларга чеби белән чыпчыкны әвәләүне искә төшерергә, эш тәртибен карап китү:

• кисәкләрнең формасын (түгәрәк баш һәм гәүдә);

• кисәкләрнең зурлыкларын;

• әвәләү ысулларын искә төшерү;

• тәгәрәтүне һавада күрсәтү;

• тастымал белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту.

Дәрес ахырында тәрбияче балаларның эшләренә анализ ясый. Балалар белән бергә иң зур кошны, иң кечкенә кошны, иң шаян кошны сайлап алалар.

 

ШӨГЫЛЬ № 86. Рәсем: «Могҗиза агачы» (Күмәк эш)

Программа эчтәлеге. Балаларны бергә эшләргә өйрәтү. Ба-лаларга таныш булган предметларны ясату. Балаларның уй-хыялларын чынга ашыру. К. И. Чуковскийның «Чудо-дерево» әсәрен искә төшерү.

Кулланмалар. Уен. Әңгәмә алымнарын кулланып пред-метның үзенчәлекле якларын атап китү.

Җиһазлау. Ботаклар һәм кәүсә ясалган А2, А1 бите, гуашь, салфетка, төрле предметларның иллюстрацияләре. К. И. Чуковскийның «Чудо-дерево» әсәренә иллюстрацияләр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалар белән бергә К. И. Чуковскийның «Чудо-дерево» әсәрен искә төшерәләр, иллюстрацияләр карыйлар һәм әңгәмә үткәрәләр.

— Могҗиза агачында нәрсә үсә?

Тәрбияче күмәкләшеп могҗиза агачын ясарга тәкъдим итә. Ватмонда агачның кәүсәсе һәм ботаклары ясалган. Тәрбияче яфраклар урынына балаларга төрле рәсемнәр ясарга куша. Яф-раклар булып нәрсә булырга мөмкинлеген ачыклыйлар.


Тәрбияче ничек ясарга кирәклеген искә төшерә. Эш вакытында тәрбияче балаларның уй-хыялларын тыңлый, карый. Әзер эшләрне агачка элеп куя. Соңыннан агачның ничек матур килеп чыгуы турында әйтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 87. Кисеп ябыштыру: «Паровоз»

Программа эчтәлеге. Берничә кисәктән торган предмет ясар-га өйрәтүне дәвам итү. Балаларга үзләре теләгән терле төстәге кисәкләрне кәгазьгә таратып салырга һәм билгеле бөр тәртиптә тезеп ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Балаларны иҗади яктан үстерү.

Кулланмалар. Чебурашка образына карата кызыксыну уяту. Уен, әңгәмә алымнарын кулланып предметның үзенчәлекле якларын атап китү.

Җиһазлау. Паравоз рәсеме, паравоз уенчыгы, А5 форматын-да бит, паровоз детальләре (ап-ак турыпочмаклык 10x15 см, зәңгәркүк шакмаклар 2x2 см, кара түгәрәкләр 3 см диаметрлы).

Шөгыль барышы.

Тәрбияче шигырь укый:

Паровоз

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз,

Юл таптап.

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!

 

Балалар бергәләшеп Чебурашка кунакны каршы алалар. Чебурашканың паровозда йорисе килә һәм Гена крокодилына бу турыда фото җибәрергә теләгәнлеге турында әйтә.

Балаларга тәрбияче вагоннар эшләргә тәкьдим итә!

• иллюстрацияләр карап, паровозның өлешләрен карап чыга-лар, (вагон, тәгәрмәч, тәрәзәләр, ишек), формасына, кисәкләренә, төсенә игътибар итәләр. Соңыннан тәрбияче әш барышын күрсәтә;

• турыпочмаклыкны битнең уртасына, аннан тәгәрмәчне, тәрәзәләрне куярга;

• шундый ук тәртиптә ябыштырырга.

Тәрбияче балалардан җилем, салфетка белән ничек дөрес кул-ланырга кирәклеген сорый. Тәрбияче балаларның мөстәкыйль, пөхтә эшләүләрен мактый. Эшне бетергәч, тәрбияче балаларга тәрәзәләрдә Чебурашканың дусларын ясарга тәкъдим итә. Вагон-нар әзер булгач тәрбияче паровозны куя, бергәләшеп паровозның кая сәяхәт итәсен уйлыйлар.

Тәрбияче балаларга уйнарга бер уен тәкъдим итә. «Поезд».

Үзегез — паровоз, ә балаларны вагоннар итеп билгеләгез. Ба-лалар бер-бер артлы басып, үзенең алдында торучының киеменә тотынсын. Сез «кит-тек!» дип әйткәч, «чу-чу-чу, чу-чу-чу!» дигән авазлар чыгарып, балалар сезнең арттан хәрәкәт итсен. Балалар — вагоннарны төрле юнәлештә йөртегез, тизлегегезне дә үзгәртергә мөмкин (тиз, бик тиз, әкренрәк). Берничә тапкыр тукталыш ясап, ял итеп алыгыз. Аннары гудок биреп, юлыгыз-ны тагын дәвам итегез.

 

ШӨГЫЛЬ№ 88. Әвәләү: «Машина»

Программа эчтәлеге. Балаларны иҗади яктан үстерергә. Алдан өйрәнгән ысуллар буенча, балаларның кызыклы сурәт барлыкка китерү омтылышын үстерү. Балаларга әвәләнгән фи-гуралардан күмәк композиция төзергә тәкъдим итү. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисләре уяту.

Кулланмалар. Уенчыклар турында әңгәмә кору, балаларга һәр уенчыкка машина кирәклеген аңлату, мактау, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Пластилин (төрле төстә), әвәләү өчен такта, та-стымал, өстәмә материал (вак уенчыклар).

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга кунакларны күрсәтә (кечкенә уенчык-лар). Аларның машинада узышып уйныйсы килүләрен әйтә. Балалар аларга булышырга керешәләр.

Тәрбияче машинаны күрсәтә һәм балаларга машинаның тезелешен аңлата:

• формасын (турыпочмак, түгәрәк);

• элешләрнен зурлыгын (зур, кечкенә);

Балаларга машина әвәләргә кушырга:

• пластилин төерен куллар белән алга-артка тәгәрәтәбез;


• кызыл төстәге пластилинны 4 кисәккә бүлергә, алардан шар тәгәрәтергә;

• аларны як-якка беркетеп куярга.

Әвәләү вакытында балалардан әвәләү ысуллары турында со-рап үтәргә, балаларны мактарга. Шөгыль ахырында тәрбияче машиналарны җыеп ала. Анализ ясала.

 

ШӨГЫЛЬ № 89. Рәсем: «Чебиләр»

Программа эчтәлеге. Балаларга таныш булган предметлар-ны мөстәкыйль ясарга өйрәтү. Пропорция саклап рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Төс турында (кызыл, сары, яшел, кара), форма (түгәрәк), киңлек урнаштыру (үзәктә, өстеннән, артында) төшенчәләрен формалаштыру. «Чебиләр» уенын искә төшерү.

Кулланмалар. «Чебиләр» уены (физминутка «цыплята»), иллюстрацияләр карау, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү (рәсем ясыйлар — зур гәүдә уртада, алда — башы кечерәк, кечкенә койрык — артында), мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында яшел төстә битләр, иллюстрация, гуашь сары, кызыл, кара төсләр, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Балаларга кунакка Чеби килә. Балалар чеби белән уйныйлар.

Тәрбияче «Чебиләр» уенын үткәрә.

Өй алдында чебиләр: (кулларны артка җәеп, як-якка борылалар)

«Чип-чип-чип!»— дип йөриләр. Кечкенә канатлары, (кулларын як-якка җәяләр, бармаклар бии)

Муеннары сап-сары. (башларын чайкыйлар)

Тәрбияче чебинең үзе генә килүен әйтә. Чебигә күңелсез булмасын өчен, дуслар ясарга киңәш итә. Балалар белән бергә тәрбияче рәсемнәр карый. Анализ ясыйлар (төсен, формасын)

Эш тәртибен күрсәтә:

• бит уртасына зур сары түгәрәк ясыйбыз.

• кырыйлардан чыкмыйча аны буибыз.

• алдан кечкенә сары баш, арткы өлешкә кечкенә койрык ясап куябыз.

• соңыннан күзләр, томшык ясап куябыз.

Балалар эшкә тотыналар. Тәрбияче балаларга булыша. Аларга яшел чирәм ясарга куша. Тәрбияче балаларның рәсемнәрен җыеп тактага элеп куя. Анализ ясый. Чебинең хәзер дуслары күп булуын әйтә.


 

ШӨГЫЛЬ № 90. Төзү: «Эт оясы»

Программа эчтәлеге. Корылма өчен мөстәкыйль рәвештә

детальләр сайларга өйрәтү. Кирпич, пластиналар вертикаль һәм

ятма буенча (рәт-рәт итеп, әйләнә буенча, дүртпочмаклык периметры буйлап) бер-берсенә тыгыз итеп урнаштырырга өйрәтүне

дәвам итү. Төп төзү материалын танырга һәм атый белергә өйрәтүне дәвам итү. Балаларны эмоциональ яктан тәрбияләү.

Дүрт аяклы дусларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Эт уенчыгы, кирпич, шакмак, призма, пластилин.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче төркемгә эт уенчыгы алып керә. Тобик турында сөйли. Тобикның өе була. Тобикка бу өйдә яшәве уңайлы һәм рәхәт булган. Ләкин Тобик өйсез кала. Аның өен көчле җил җимергән. Хәзер Тобик өйсез калган. Тәрбияче балаларга Тобик өчен өй төзергә тәкъдим итә. Педагог эш тәртибен күрсәтә:

• кирпичләрдән өйнең стеналарын төзергә;

• пластина куябыз ул безнең түбә була;

• пластина кую ысулларын искә төшерәбез;

• призма белән өйне бизибез;

• корылманы зур пөхтәлек белән эшлибез.

Үрнәк эшне караганда тәрбияче сораулар бирә:

- Өйне нәрсәдән төзи башлыйбыз?

- Түбәне ничек куябыз?

- Нинди детальләр кулланабыз?

Балаларга эт өчен өй төзергә тәкъдим итә. Тәрбияче эш ба-рышында балаларга булыша.

Тәрбияче балаларның эшләренә анализ бирә, балаларны мактый. Тобик балаларга рәхмәт әйтә.


 

ШӨГЫЛЬ № 91. Әвәләү: «Әкәм-төкәм, әкәм-төкәм күрсәт мөгезеңне»

Программа эчтәлеге. Әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Образ тудыруга омтылу. Бармакларның эшчәнлекләрен арттыру. Пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.

Кулланмалар. Нәфис сүз, аңлату, иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Пластилин (төрле төстә), әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материал. Шөгыль барышы.

Тәрбияче шигырь укый:

Әкәм-төкәм

Әкәм-төкәм, мөгезең чыгар,

Сөтле сыер бирермен,

Сөтле сыер яратмасаң,

Ак төкерек бирермен,

Ак төкерек яратмасаң,

Мөгезеңә чыбык бирермен.

 

Балаларга әкәм-төкәм ясарга тәкъдим итә:

• пластилин төерен куллар белән алга — артка тәгәрәтәбез, аны спираль рәвешенә кертергә. Баш өчен кечкенә кисәк кал-дырырга;



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: