Зиннатова Рушания Магсумовна 8 глава




• икенче яктан чеметеп алырга — койрык;

• башка ике таяк беркетергә — мөгезләр.

Тәрбияче шөгыль ахырында анализ ясый. «Әкәм-төкәм»

уенын уйнап алабыз.

Покажи свои рога

Дам кусочек пирога,

Пышки, ватрушки,

Сдобные лепешки —

Высуни рожки.

 

Балалар хәрәкәтләрне шигырьгә карап эшлиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 92. Рәсем: «Мимоза чәчәге»

Программа эчтәлеге. Бармак белән ясау техникасын ныгыту. Төс атамаларын белүләрен ныгыту. Сурәтләнүче предметка туры килгән төсне сайлап алырга өйрәтү. Үз эшләренә нәтиҗә ясату.

Кулланмалар. Балаларга эш тәртибен аңлату, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында зәңгәр төстә битләр, иллюстра-ция, сары төстә гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрә, чәчәк рәсемнәре күрсәтә. Дәү әтигә бүләккә мимозалар бәйләме ясарга тәкъдим итә. Әңгәмә барышында чәчәкләрне нәрсә белән чагыштыруларын сорый.

Тәрбияче үрнәк эшне күрсәтә, эш тәртибен аңлата:

• юка пумала белән сабак өчен авыш сызык сызабыз;

• төшерү юлы белән кечкенә чәчәкләр ясыйбыз. Сары төстәге буяулар кулланабыз;

• пумаланы яшел төскә манып яфраклар ясыйбыз;

• пумала белән дөрес куллануны ныгытабыз.

Балалар рәсем ясарга керешәләр. Рәсем ясаганда тәрбияче киңәшләр бирә, булыша.

Шөгыль ахырында тәрбияче эшләрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Рәсемнәргә анализ ясала. Чәчәкләрнең матур килеп чыгуын, дәү әтиләргә бик ошыячагын әйтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 93. Кисеп ябыштыру: «Тиздән җәй җитә» (күмәк эш)

Программа эчтәлеге. Әзер фигуралардан композиция төзергә өйрәтүне дәвам итү. Мөстәкыйль рәвештә күбәләкләргә, чәчәкләргә урын табып урнаштыру. Балаларны эстетик як-тан тәрбияләү: туган якның табигый матурлыгына уңай караш

тәрбияләү.

Кулланмалар. Нәфис сүз, уен ысуллары, рәсемнәр карау, эш күрсәтү ысулы аша балаларда кызыксыну уяту. Мактау алымын куллану.

Җиһазлау. «Ел фасыллары» «Җәй» серияләреннән рәсем, 20x15 см зурлыктагы кәгазь бите, төссез төсләр, төрле төстә 6x4 см зурлыгында әзер формалар (чәчәкләр һәм күбәләкләр), түгәрәкләр диаметр 1—1,5 см (чәчәк уртасы), яшел карандаш, җилем, пумала, тастымаллар.

Шөгыль барышы.

«Ел фасыллары» рәсемнәрен кулланып тәрбияче шигырь укый.

Матур жәй, кил безгә!

Матур жәй, кил безгә,

Кил, кил тизрәк син безгә,

Гөлләр белән бизәп жирне,

Чәчәкләр бир син безгә!

Бари Рәхмәт

- Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?

- Җәй көне нәрсә була?

- Җәйне ни өчен яраталар?

Тәрбияче балаларга җәйге болын ясарга тәкъдим итә:

• чәчәкләр сайлап алып аны битнең уртасына куялар;

• чәчәкләргә күбәләкләр утырталар. Тәрбияче композиция төзергә булыша. Төсләрне сайлый. Ябыштыру тәртибе алдагы дәресләрдәге кебек алып барыла. Тәрбияче балаларны мактый, матур, чәчәкле болыннарны

күреп соклана.

 

ШӨГЫЛЬ №94. Әвәләү: «Корт» («Гусеница»)

Программа эчтәлеге. Балаларны ике өлештән торган төрле предметлар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Предметларны күплек санда йтергә өйрәтү. Табигатьтә бөҗәкләрне кузәтергә кызыксыну уяту. Балаларда иҗади күзаллауларбулдыру.


Кулланмалар. Аңлату, иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Пластилин (төрле төстә), әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материал Шөгыль барышы.

Тәрбияче корт уенчыгын күрсәтә һәм сораулар бирә:

- Корт нинди?

- Аның нәрсәләре бар?

- Ул нәрсәгә охшаган?

Балаларга корт (гусеница) әвәләргә куша. Эш тәртибен күрсәтә:

• пластилин кисәген берничә кисәккә бүләбез;

• зур кисәктән баш ясыйбыз;

• кечкенә кисәктән койрык;

• башка төерләрдән гәүдә кисәкләрен әвәлибез;

• шарларны бер-берсенә кысып беркетәбез;

• пластилиннан күз, авыз әвәлибез.

Тәрбияче анализ ясый. Балаларны мактый. «Берлектә — күплектә» уены уйнап алырга тәкъдим итә (чебен — чебеннәр, черки — черкиләр, күбәләк — күбәләкләр).

 

ШӨГЫЛЬ № 95. Рәсем: «Камка» («Божьи коровки»)

Программа эчтәлеге. Балаларга рәсем ясау барышында төрле

алымнар кулланырга өйрәтү (пумала белән ясау, печать). Балаларны төсләр белән таныштыруны дәвам итү. Табигаткә карата кызыксыну уяту һәм үз иҗатларында чагылдыру.

Кулланмалар. Бөҗәкләр артыннан күзәтү, иллюстрацияләр карау, аңлату, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында яшел төстә битләр, бөҗәкләр иллюстрациясе, кызыл һәм кара төстәге гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалар белен урамда бөҗәкләрне күзәтәләр. Төркемдә бу күзәтүне искә төшерәләр. Иллюстрацияләр, рәсемнәр карыйлар. К. Маликның «Послушай, божья коровка!» шигырен укый.

Здравствуй, божья коровка!

Подари ты мне обновку.

Сядь на пальчик, на мизинчик,

Принеси ты мне гостинчик!

Тәрбияче балаларга камка рәсемен ясарга тәкъдим итә. Тәрбияче эш барышын күрсәтә:

- битнең уртасында зур кызыл түгәрәк ясыйбыз;

- кырыйларга чыкмыйча гына буйбыз;

- кечкенә баш ясап куябыз;

- кара төрткеләр, аяклар ясап куябыз.

Балалар рәсем ясарга керешәләр. Тәрбияче эш барышын-да рәсемнең бит уртасында булырга тиешлеген әйтә. Балаларга ярдәм күрсәтә. Балаларны мактый. Шөгыль ахырында рәсемнәрне җыеп ала. Анализ ясый.

 

ШӨГЫЛЬ № 96. Төзү: «Безнең шәһәр урамы» (күмәк шөгыль)

Программа эчтәлеге. Балаларның үз теләкләре буенча нинди дә булса корылма төзү теләген үстерү. Уңышлы килеп чыккан корылмаларга карата горурлык хисе уяту. Йорт, балалар бак-часы, туган шәһәргә мәхәббәт уяту.

Кулланмалар. Урамнар фотоиллюстрациясен карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алым-нарын куллану.

Җиһазлау. Урамнар фотоиллюстрациясе, кечкенә машина-лар, кеше фигуралары, кирпичләр, пластиналар, шакмаклар, призмалар.

Шөгыль барышы.

Баларны мольберт янына җыерга, анда Казан фотосүрәтләре

эленгән. Рәсемнәр караганда балаларга Кремль, цирк, йортла турында сөйләп китәбез. Балаларга мөстәкыйль рәвештә Казан урамы төзергә кушабыз.

Балалар үз урыннарына барып утыралар, тәрбияче төркемгэ төзү материаллары алып керә. Тәрбияче балаларга эш тәртибен, теге яисә бу бинаны ничек төзергә кирәклеген күрсәтеп китә:

пластинадан юл ясыйбыз, аннан безнең машиналар йө-риячәкләр;

• юл кырыена өйләр тезеп чыгабыз;

• юлга машиналар куябыз;

• урамга агачлар утыртабыз, кешеләр бастырып куябыз. Балалар эшкә керешәләр, бу эшне күмәкләшеп башкаралар.

Тәрбияче балаларга актив булыша. Эш беткәч балалар бу урамда

машиналар йөртеп уйныйлар.

 

ШӨГЫЛЬ № 97. Әвәләү: «Нәрсә ошый шуны әвәлә»

Программа эчтәлеге. Балаларны шөгыльләрдә, экскурсия вакытында алган белемнәрен, әвәләүдә куллана белергә өйрәтү. Балалар кичерешләрен үз иҗатларында чагылдыра алуларына ирешү. Алдан өйрәнгән алымнар буенча, балаларның кызыклы

сурәт барлыкка китерү омтылышын үстерү.


Кулланмалар. Иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын кул-лану.

Җиһазлау. Пластилин (төрле төстә), әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материал. Шөгыль барышы.

Балаларның нәрсә әвәли белүләрен искә төшерү. Балаларның нәрсә әвәләргә теләүләре турында сорарга, уйлаган предметларны атарга кушу.

Уйланган предметларны күмәкләштерү өчен өстәлгә берничә предмет тезеп куярга, аларның нинди өлешләрдән торганын, нинди ысулар кулланырга булганын әйтергә.

Шөгыль барышында тәрбияче балаларның нәрсә әвәләүләре турында сорап китә.

Соңыннан тәрбияче уңышлы килеп чыкан эшләрне аеруча мактый. Балалар үз эшләре белән горурланалар.


ШӨГЫЛЬ № 98. Рәсем: «Җәй, җәй, җәй килә»

Программа эчтәлеге. Балаларга таныш булган предметлардан сюжет берләштерергә өрәтуне давам иту. Карандаш белән рәсем ясау техникасын ныгыту (акбур, фломастер). Балаларны табигатьне яратырга өндәү.

Кулланмалар. Нәфис сүзләр, уен, күрсәтмә ярдәмендә рәсем ясауга кызыксыну уяту, аңлату, иллюстрацияләр карау, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында төрле төстә битләр, карандаш-лар (акбурлар, фломастерлар), «Ел вакытлары» «Җәй» серияләреннән иллюстрацияләр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче урамда балаларга җәйге күренешне карарга куша. Төркемгә кергәч балалар бу күренешне искә төшерәләр. «Елфасыллары», «Җәй» иллюстрацияләрен карыйлар. Тәрбияче әңгәмә үткәрә:

- Хәзер безнең нинди ел фасылы?

- Җәйгә нинди күренешләр хас?

Тәрбияче балаларга җөй пейзажы ясарга тәкдим итә. Нәр-сәләр ясарга булганлыгын әйтеп җибәрә. Кояш, беҗәклер ясарга кирәклеген искә төшерә. Балаларның эшләренә анализ ясый. Кимчелекләрне әйтеп чыга.

 

ШӨГЫЛЬ № 99. Кисеп ябыштыру: «Үләндә кем яши?»

Программа эчтәлеге. Тәрбияче тарафыннан хәзерләнгән

төрле формадагы, зурлыктагы предметлардан, аерым бер ком-позиция төзергә өйрәтү. Төс атамаларын (кызыл, сары, зәңгер, яшел, алсу, сыек зәңгер) ныгыту. Балаларда табигатькә карата

сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Кулланмалар. Җәйге көн иллюстрацияләрен карап бөҗәк-ләрнең яшәеше турында күзаллаулар булдыру. Күрсәтмә эшләр кабул итү. Тәрбияче тарафыннан хәзерләнгән төрле формадагы, зурлыктагы предметлардан, аерым бер композиция төзергә өйрәтү. Төс атамаларын (кызыл, сары, зәңгер, яшел, алсу, сыек зәңгер) ныгыту. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү, ярдәм.

Җиһазлау. Иллюстрацияләр «Ел вакытлары», «Җәй», «Бөҗәкләр», яшел төстә кәгазь А4 форматында, кызыл һәм зәңгәр төстәәзер формалар, зәңгәркүк һәм гөлчәчәк төстә түгәрәкләр 1,5—2 см диаметрлы кортлар өчен төсле түгәрәкләр, җилем, пумала, тастымаллар, фломастерлар.

Шөгыль барышы.

«Ел фасыллары», «Җәй» иллюстрацияләрен карыйлар.

Әңгәмә үткәрәләр:

- Нинди ел фасылы сурәтләнгән?

- Чәчәкләрдән башка, болында тагын нәрсәләр яши?

- Үзегез белә торган бөҗәкләрне атагыз.

Тәрбияче балаларга камка һәм корт ябыштырырга куша. Ябыштыру тәртибе алдагы дәресләрдә кебек бара. Соңыннан балалар камка турында берәр хәл уйлап сөйлиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 100. Әвәләү: «Кырыгаяк»

Программа эчтәлеге. Балаларны төрле бөҗәк образлары әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Балалар белгән әвәләү ысулларын-нан файдаланырга өйрәтү. Балаларның иҗади күзаллауларын үстерүне дәвам итү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Әвәләү ысулларын күрсәтү, нәфис сүз аша бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү. Аңлату,мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал, өстәмә материал (мамык таякчыклар, мәрҗән, вак төймәләр)

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга «Кырыгаяк» әкиятен сөйли.

Кырыгаяк

Булган ди, торган ди кырыгаяк. Җыенды ул кунакка. Тәрәзәдән сузылып карады. Ә урамда яңгыр ява. Кырыгаяк галуш кияргә җитеште. Кырык аягына кигәнче, кояш яктырт-ты. Кырыгаяк галошларны салырга булды. Бөтенесен салып бетергәнче кар ява башлады. Кырыгаяк киез итек кияргә булды. Кырык аягына кигәнче, кыш бетте. Шул чаклардан бирле кырыгаяк яланаяк йөри.

Тәрбияче балаларга кырыгаяк сурәте ясарга тәкъдим итә. Кырыгаякның гәүдәсен бөгергә кирәклеген күрсәтә. Аның тиз чабырга яратканлыгын әйтә. Тәрбияче күзләр һәм аякларның нәрсәләрдән ясап булганлыгын искә төшерә. Балаларны мактый. Эшкә анализ ясала.

 

ШӨГЫЛЬ № 101. Рәсем: «Сабантуйга яулык»

Программа эчтәлеге. Форманы үзең теләгәнчә бизәргә өйрәтү.

Балаларга рәсемне кагазь битендә дөрес итеп урнаштыруны искә төшерергә (уртада, почмакларда, бөтен бит буйлап). Балаларны төрле халык гореф-гадәтләре белән таныштыру. Төрле халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.

Кулланмалар. Татар халык бәйрәме «Сабантуй» турында әңгәмә. Яулык карау (формасы, үлчәме, төсләр чагыштырмасы, бизәкләрнең урнашу тәртибе) Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Ак төстәге шакмак формасындагы кәгазь бите, пумала, гуашь (ачык төсләр), тастымаллар, банка белән су, иллюстрацияләр.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларны татар халык бәйрәме «Сабантуй» белән таныштыра. Аның кыр эшләре тәмамлангач үткәрелүе турын-да әйтә. Бәйрәмдә төрле бәйгеләр, уеннар үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләккә яулыклар тапшырылу турында искә төшереп китә.

Тәрбияче балаларга яулык күрсәтә. Аның матур бизәкләр белән бизәлгәнлегенә игътибар иттергә куша.

Тәрбияче яулыкны бәйрәмгә бизәргә тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә. Яулык төрле түгәрәкләр, сызыклар белән бизәлгән. Эш барышында тәрбияче булыша. Соңыннан балаларның эшләренә анализ ясала. Тәрбияче рәсемнәрне җыеп ала.

 

Шөгыль№ 102. Төзү: «Күпер»

Программа эчтәлеге. Балаларны шакмак өстенә пластинаны горизанталь куярга өйрәтү. Балаларның төзү мөмкинчелекләрен арттыру. Үзеңнең һәм башкалар эшенә пөхтәлек булдыруны дәвам итү.

Кулланмалар. Аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Машина уенчыгы, киң зәңгәр тасма — елга. Кирпич, пластиналар, 2 өчяклы призма.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларның игътибарын алдан әзерләнгән уенга

юнәлтә. Бөтен өстәл буенча зәңгәр тасма сузылган — бу елга. Елганың икенче ягына машиналар тезелгән. Алар икенче якка чыга алмыйлар. Аларга күпер төзергә кирәк. Тәрбияче эш тәртибен күрсәтә:

- елганың ике ярына шакмаклар куела;

- анан шакмакларны пластина белән тоташтырабыз;

- тешү һәм күтәреш төзибез;

Шулай итеп безнең күпер әзер, машиналар рәхәтләнеп йөри алалар.

Һәрбер балага күпер төзергә тәкъдим итәбез. Тәрбияче әш барышында балаларга булыша. Соңыннан балаларның эшләренә анализ ясала. Балалар бергәләшеп уенны дәвам итәләр. Басма аша машиналар, уенчыклар чыгарып уйныйлар.


 

 

ЭЧТӘЛЕК

 

Кереш........................................................................................................................................ 3

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем ясау шөгыленең переспектив планы..................... 6

Шөгыль конспектлары........................................................................................................... 31


Учебное издание Серия «Поликультурная образовательная модель»

Зиннатова Рушания Магсумовна

Гареева Ляля Анваровна



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: