Зиннатова Рушания Магсумовна 6 глава




Н.В. Беловның «Пирог» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Нәфис сүзләр кулланып якынлашып килүче бәйрәм турында әңгәмә үткәү. Төшерү юлы белән бизәү ысулын искә төшерү. Тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче Шаүкәт Галиев шигырен укый.

Тәмлә кумәч

Түп-түгәрәк кумәч

Алып кайтып киләм кибеттән.

Шулкадәрле хуш исле һәм

Тәмле икән нилектән?

 

Балаларга тиздән 8 март бәйрәме булуын сөйли. Әниләргә концерт әзерләгәнне искә тешерә, концерттан соң әниләребезне чәй әчергә чакыруын әйтә. Тәрбияче балаларга әниләре өчен тәмлә кумәч әзерләргә тәкъдим итә. Әзер камырдан нәрсә пешерергә булганлыгы турында сорый. Балаларның җавапларын гомумиләштерә: кумәч, бәлеш, кабартма. Тәрбияче эш барышын күрсәтә:

• пластилиннан шар тәгәрәтәбез;


• куллар белән аны кысабыз һәм бизибез (туры һәм әйләнүле хәрәктләр белән вак кисәкләр тәгәрәтә).

Тәрбияче балалардан кумәчне ничек итеп бизәргә булганлыгы турында сорый. Төрле вариантларны аңлатып чыга. Соңыннан

балалар эшенә анализ ясала. Тәрбияче балаларны мактый.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 68. Рәсем: «Яз килде»

Программа эчтәлеге. Буялыш (мазки) тимгел-тапларны ритмик рәвештә төшерергә өйрәтүне дәвам итү. Композиция күнекмәләрен үстерү. Астан өскә, өстә, аста төшенчәләрен формалаштыру. Эстетик тәрбия бирү: туган җир табигатнең

матурлыгына уңай караш тәрбияләү. Табигать күренеше — язгы тамчы, балаларда зур кызыксыну уяту. Балаларны Әхмәт Ерикәй «Тышта яз» дигән шигере белән таныштыру

Кулланмалар. Балалар белән язгы пейзаж иллюстрацияләр карау, язның үзенчәлекләре турында сөйләшү. Нәфис сүз кул-лану. Тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында соры (зәңгер) тестәге кәгаз

битләр, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су, «Ел фасыллары» сериясыннан «Яз» иллюстрациясы.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче экскурсия вакытында язгы күренешкә игътибар итәргә куша. Төркемдә балалар белән бергә күренешне искэ төшерәләр. «Ел фасыллары», «Яз» иллюстрацияләрен карый-лар. Тәрбияче Ә. Ерикийның «Тышта яз» шигырен укый.

Тышта яз

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

Әхмәт Ерикәй

Тәрбияче әңгәмә үткәрә:

- Нинди ел фасылы?

- Яз көне нинди була?

Язның үзенчәлекле билгеләренә басым ясый (кар эри, кояш яктырак балкый, кошлар җылы яклардан кайталар). Эшнең тәртибен күрсәтә:

• сызыклар белән боз сөңгеләре ясыйбыз;

• буялыш (мазками) белән тамчылар ясыйбыз;

• балалар рәсемнәрендә тагын нәрсә ясаганнарын силәп китәләр (умарзая чәчәге, кышлар, агачлар). Тәрбияче пумаланы ничек тотарга кирәклеген искә төшерә. Рәсем биткә дөрес урнашырга тиешлеген әйтеп китә.

Балалар рәсем ясарга керешәләр. Тәрбияче балаларга бу-лыша. Балаларның иҗади уңышларын мактый. Анализ ясала. Балаларның активлыгына һәм иҗат иркенлегенә ихтибар итә.


 

ШӨГЫЛЬ № 69. Кисеп ябыштыру: «Умырзая чәчәге әниемә буләккә»

Программа эчтәлеге. Балаларны бер ничә кисәктән торган рәсем төзергә өйрәтү. Балаларда матур бүләк ясарга омтылыш уяту. Эстетик караш тәрбияләү, образлы күзаллаулар тудыру. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлак хисе уяту,

шатлык хисләре, бәйрәм рухи булдыру

Кулланмалар. Әңгәмәне табышмаклар белән бәйләп алып бару, иллюстрацияләр карау. Тәрбияче предметның төзелеше турында тулырак мәгълүмат бирә. Тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, алымнарын куллану.

Җиһазлау. Кәгазьдән түгәрәкләр зәңгер һәм сыек зәңгәр тестә (диаметр 2-3 см), альбом битләре, пумала, җилем, тастымал.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Бер карасаң-куксел төсле,

Бер карасаң — ай сыман.

Үткән чакта көлә төсле,

Өзеп ал дигән сыман.

(Умырзая)

Аннан соң бүләккә открытка ясарга тәкъдим итә. тәбрикләү открыткаларны карап чыгалар. Тәрбияче балаларга язның беренче чәчәкләре умырзаялар турында сөйләп китә. Иллюстрацияләрдә балалар чәчәкнең кисәкләрен (сабагын, яфракларын, таҗларын), төсен, формасын, урнашуын карыйлар.

Тәрбияче аерым өстәлдә эш тәртибен күрсәтә җилем белән эшне искә төшерә:

• битнең аскы өлешенә сабак урнаштырабыз, аннансың таҗлар һәм яфраклар урнаштырабыз;

• шул ук тәртиптә ябыштыра башлыйбыз;

• тастымал белән дөрес эш итәбез.

Дәрес ахырында эшләрне бер рәткә тезәбез. Балалар үз эшләрен күреп сокланалар. Тәрбияче анализ ясый, мактый.


 

ШӨГЫЛЬ № 70. Әвәләү:«Мин – куңелле чыпчык»

Программа эчтәлеге. Балалрның күңелләрен күтәрү, кош әвәләү теләге булдыру. Берничә кисәктән торган предметлар ясарга өйрәтүне дәвам итү. 2-3 кисәктән торган предметларны, бер-берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә, бармак очлары белән чеметеп тытарга (кыйрык, бырыны) өйрәтү. Балларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланмалар. Шигырь уку, иллюстрацияләр карау, шөгыльгә карата кызыксыну уяту, уенчыкны капшап карау, уен ысулын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, салфетка, томшык, күзләр өчен бусы, кош уенчыгы.

Шөгыль барашы. Тәрбияче табышмак әйтә:

Урмый, чәчми,

Ил өстендә көн итә

(Чыпчык)

Балалардан сорарга:

- Бу табышмак нәрсә турында? (чыпчык турында)

- Чыпчыклар нәрсә эшли беләләр? (чыпчыклар: очалар, канатлары белән җилпенәләр, җим чүплиләр, су эчәләр)

- Балалар, әйдәгез бергәләшеп чыпчыклар кебек очабыз.

Физкультминут үткәрелә: «Птичка-невиличка».

В небе летала,

Села под окошком,

Крошек наклевала,

Встрепенулась птичка,

Выпрямила спинку,

Песенку запела,

В домик полетела.

 

Аерым өстәлдә әвәләү тәртибен һәм ысулларын күрсәтә:

• пластилинны 3 өлешкә бүләбез;

• беренчесе — зурырак, ул безнең гәүдә һәм койрык;

• икенчесе — баш;

• өченчесе — канатлар.

Тәрбияче балаларның әвәләү ысулларын дөрес куллануларын күзәтә.

Соңыннан «Чыпчыклар» уенын уйныйлар.

Чыпчыклар

Төрле төстәге берничә сикергечне (яисә таяк, бау) идәнгә җәеп салыгыз. Башыгызга чыпчык сурәте ясалган «баш-лык» кияргә мөмкин. Сез — чыпчыклар. Балаларга уенның кагыйдәсен аңлатабыз. «Хәзер без чыпчыклар булдык. Чыпчы-клар бик җитез кошлар. Без дә чыпчыклар кебек җиңел генә сикерербез. Аяк очларына гына басып, башта яшел юлчыкны сикереп үтәрбез, һоп! Ә хәзер кызыл юлчык аша сикерик, һоп!» Юлчыкларны берничә тапкыр сикереп үтәргә мөмкин.

Балагызны тырышлыгы, җитезлеге, җиңел итеп сикерә алганы өчен мактарга онытмагыз.

 

ШӨГЫЛЬ № 71. Рәсем: «Болындагы тузганаклар»

Программа эчтәлеге. Сюжетлы рәсем ясарга кызыксыну уяту. Рәсемне кәгез битәндә дөрес итеп уранштыруны дәвам итү. Табигать кочагының матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Балаларда туган якка, үсемлекләр дөньясына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү. Рәсем ясау дәресләренә кызыксыну уяту. Ба-лаларны тыңларга һәм гади күнекмәләрне эшләргә өйрәтү. 0. Высотскийның «Одуванчик» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Аңлату, иллюстрацияләр карау, нәфис сүз-ләр кулланып әңгәмә, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, мактау алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматында яшел тестәге кәгәз битләр, ил-люстрация, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга О. Высотской «Одуванчик» шигырен укый.

Носит одуванчик,

Желтый сарофанчик,

Продрастет нарядится

В беленькое платеце.

Әңгәмә үткәрә. Тәрбияче балалар белән бергә рәсемнәр карый. Рәсем ясарга тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• яшел төстәге биттә (болын) сары чәчәкләр ясый;

• төшерү ысулын кулланырга мөмкин;

• пумаланы ниччек дөрес тотарга кирәклен искә төшерә.

Балалар эшкә керешәләр. Тәрбияче эш брышында балаларга булыша. Балаларның иҗади уңышларын мактыйлар. Дәрес ахырында тәрбияче рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Тәрбияче рәсемнәргә анализ ясый. Анализ вакытында кечкенә чәчәкләрне, зур чәчәкләрне билгелиләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 72. Төзү: «Карават»

Программа эчтәлеге. Алдан алган белемнәренә таянып яңа

корылмалар тезергә өйрәтү. Балаларның үзләре уйлап тезү теләген булдыру. Балаларны «Җиһаз» санагычы белән таныш-тыру.

Кулланмалар. Җиһаз иллюстрацияларын карау, әңгәмә оештыру, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль әш, бәя бирү алым-нарын куллану.

Җиһазлау. Уенчыклар, йорт җиһазлары белән иллюстра-цияләр, һәр балага кирпеч, пластиналар.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче санагыч әйтә:

Раз, два, три, четыре, пять,

Будем мебель мы считать:

Кресло, стул, диван, кушетка,

Полка, шкаф, кровать, банкетка.

 

Тәрбияче төркемгә уенчыклар алып керә. Балалардан күпме уенчык төзегәнлекләре турында искә төшергә куша. Балаларның игътибарын җиһаз рәсемнәренә юнәлтә. Сорау бирә:

- Нинди йорт җихазларын ясый беләсез?

- Әйдәгез, хәзер бергәләшеп карават ясыйбыз.

Эш тәртибен күрсәтә:

• кирпечләрне горизонталь тезеп чыгабыз;

• диванны ничек төзегәнне искә төшерәбез һәм шундый ук тәртиптә төзибез, әмма диванның терәткечен карават ясаганда тигез итеп куябыз.

Үрнәк эшне краганда тәрбияче сораулар бирә.

- Карават алдагы шөгыльләрдә төзегән нинди җиһазга охшаган?

- Без нинди төзү материаллары кулландык?

- Уенчыкларга караватта йокларга уңайлымы?

Балаларга карават төзергә тәкъдим итә.

Тәрбияче эш барышында балаларга актив булыша. Кирәк булса актив хәрәкәт

алымын куллана.

Эш тәмамлагач тәрбияче балаларга курчакларны йокларга яткырырга куша һәм уен белән шөгельне тәмамлый.

 

ШӨГЫЛЬ № 73. Әвәләү: «Чеби»

Программа эчтәлеге. Балаларда кечкенә чебиләр әвәләргә кызыксыну уяту. Берничә кисәктән торган предметларны әвә-ләргә өйрәтүне дәвам итү. Чеметү һәм ябыштыру кулланмала-рын ныгыту. Балаларда төс, форма хисен үстерү. Балаларда шатлык хисе уяту.

Кулланмалар. Табышмак әйтү, тулы күрсәтмә бирү, мөс-тәкыйль әш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. Чеби уенчыгы, балчык яисә пластилин (сары тестә), әвәләү өчен такта, тастымал.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә:

Тышта бик жылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

Тәрбияче чеби уенчыгын күрсәтә,

— Балалар карагыз әле, бу чеби нинди кечкенә һәм йомшак.

— Чеби берүзе генә, аның бернинди дусы да юк.

— Сез ничек уйлыйсыз, аңа күнелсез микән?

— Хәзер без сезнең белән, чебигә күңелсез булмас өчен дус-лар әвәләрбез.

— Әйдәгез чебине карыйк әле.

Тәрбияче балалар белән бергәләгшеп чебине карап чыгалар

(кисәкләрен, төсен, формасын).

Балалар карагыз але, мин платсилинны 2 өлешкә бүлдем.

• беренчесе — зурырак, ул безнең гәүдә һәм койрык;

• икенчесе — баш;

• ике яктан чеметеп канатларын ясыбыз.

Тәрбияче балаларның әвәләү ысулларын дөрес куллануларын

карый.

 

ШӨГЫЛЬ № 74. Рәсем: «Куянга булышабыз»

Программа эчтәлеге. Балаларны дүртпочмаклар ясарга өйрәтү. Буяу ысулларын кабатлау. Пөхтә эш күнекмәләрен формалаштыру. Дүртпочмакның озын, кыска яклары булуын һәм почмак тәшенчаләрен формалаштыру. Төсләрне ныгыту. Рус халык әкияте «Заюшкина избушка»ны искә төшерү. Рәсем ясау дәресләренә кызыксыну уяту.

Кулланмалар. Рәсем ясауга балаларда кызыксыну уяту, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль әш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану.

Җиһазлау. 1/2 А4 форматында сызык төшерелгән кәгазь битләре, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су, «Заюшкина

избушка» әкиятенә иллюстрация.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче балаларны куян белән таныштыра. Куян үз оясын-нан чыга һәм балалар белән исәнләшә. Тәрбияче «Заюшкина избушка» әкиятен искә төшерә.

Тәрбияче балаларга куянга койма төзергә кирәклеген әйтә. Коймасыз аны төлке ашыячак. Балалар кирпечне карап чыга-лар. Тәрбияче үрнәк эшне күрсәтә. Эш тәртибен аңлата:

• аркылы кыска ике сызык сызабыз;

• анна соң аларны озын сызык белән тоташтырабыз һәм буйыйбыз;

• браз урын калдырабызда икенче кирпичне ясыйбыз.

Балаларны буяу, пумала белән эшләү кагыйдәләрен ны-гытабыз. Балалар эшкә керешә. Тәрбияче балаларга булыша. Шөгыль ахырында рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Анализ ясый, куянга хәзер куркыныч янамавын әйтә. Куян да балаларга рәхмәт әйтә.

 

Шөгыль № 75. Кисеп ябыштыру: «Нурлы кояш»

Программа эчтәлеге. Кисеп ябыштырып кояш образы тудыру. Кәгезь биттәндә предметларны дөрес урнаштыру, төслерләрне ныгыту. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисе уяту. Әрмән халык җыры «Кояш кайда йоклый?» белән таныштыру.

Кулланмалар. Иллюстрацияләр карау, әңгәму оештыру һәм нәфис сүзләр аркылы балаларда эмоциональ җавап тәрбияләү. Аңлату, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, бәя бирү, мактау алымнарын куллану.

Җиһазлау. «Ел фасыллары» серияләреннән «Яз» рәсеме, йомшак кәгазь, кояш һәм нурлар, җилем, пумала, тастымал.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче әрмән халык җырын җырлый «Кояш кайда йок-лый?»

- Кояш кайда йоклый?

- Әбидә, краватта.

- Кем аның әбие?

- Зәңгер кук.

- Кем аның өстенә юрган яба?

- Болыт.

- Кем аның өстенә каплый?

- Җил бабай.

Тәрбияче балаларга кояш турында иллюстрацияләр күрсә-тә. Балаларга нурлы кояш ясарга тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• җилем белән пөхтә эш итәргә өйрәтә;

• пумала белән ябыштыра торган фигураны арткы ягына юка гына итеп сылап;

• җилемле ягы белән кәгаз битенә салырга һәм салфетка белән нык итеп кысарга.

Пумаланы ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерәбез. Кыяш битнең уртасында булырга тиешлеген әйтәбез. Балалар эшкә тотыналар. Тәрбияче эш барышында балаларга булыша. Иҗади уңышларын мактый. Эш беткәч рәсемнәрне җыеп алып

тактага элеп куя. Анализ ясаганда рәсемнәрнең матур, пөхтә, төгәл үтәлүен әйтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 76. Әвәләү: «Теләк буенча әвәләу»

Программа эчтәлеге. Балаларда үзләренең теләкләре бу-енча нинди дә булса әйбер әвәләргә өйрәтү. Әвәләү алымна-рын ныгыту. Балаларда активлык, пөхтәлек, мөстәкыйльлелек

тәрбияләүне дәвам итү. Үз эшләренә соклану хис уяту.

Кулланмалар. Тәрбияче балаларның әвәләүләре турында әңгәмә ясый. Балаларда нәфис сүз аша кызыксыну уята, бала-ларга әвәләү барышында булыша, мактау, тулы күрсәтмә бирү,

мөстәкыйль эш, бәя бирү алымнарын куллана.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен

такта, тастымал, өстәмә материал.

Шөгыль барашы.

Баллардан алдагы шөгельләрдә нәрсә әвәләүләре турында сорау (кошлар, хайваннар, җиләк-җимеш һ.б.) Төрле әйберләрен иллюстрацияләрен карау. Әвәләү ысулларын искә төшерү. Балаларга үз теләген әйберләрен әвәләргә тәкъдим итү. Берничә баладан нәрсә әвәләүләре турында сорау. Тәрбияче балаларны мактый. Әвәләү процессында, балаларның төрле әвәләү ысул-ларын куллануын карый. Аларга ярдәм итә. Педагог анализ ясаганда һәр эшнең бер уңайлы ягын атап чыга.

 

ШӨГЫЛЬ № 77. Рәсем: «Матур әләм»

Программа эчтәлеге. Тоташ сызык белән турыпочмаклык ясарга өйрәтү. Турыпочмак формасын буярга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда төс һәм форма хисен үстерү. Нәтиҗәгә кызык-сыну тәрбияләү.

Кулланмалар. Уен, әңгәмә алымнарын кулланып пред-метның үзенчәлекле якларын атап китү.

Җиһазлау. А4 форматында битләр, иллюстрация, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су, әләм иллюстрациясе.

Шөгыль барашы.

Уенчыклар балалар белән исәнләшәләр. Тәрбияче балаларга уенчыкларның бәйрәмгә җыенганлыклары турында хәбәр итә. Уенчыкларга әләм бүләк итәргә тәкъдим итә. Әләмне ихти-бар белән карыйлар (өлешен, төсен, формасын). Эш тәртибең

күрсәтә:

• кәгазь битенең уртасында, кулны биттән аермыйча кызыл турыпочмак ясыйбыз (алга, аска, артка, өскә);

• кырыйларга чыкмыйча гына буибыз.


Тәрбияче балаларның игътибарын рәсемнең уртада булырга тиешлегенә туплый. Пумаланы ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерә, (икенче төс манганчы пумаланы юырга кирәклеген, пумаланы соңыннан тастымалга сөртергә кирәклеген әйтә. Балалар рәсем ясарга керешәләр. Тәрбияче балаларга әш вакытында булыша. Балаларның мөстәкыйль эшләүчеләрен мактый. Шөгель ахырында рәсемнәрне җыеп алып тактага элеп куя. Балаларның эшләренә анализ бирә. Уенчыкларга әләмнәрен бүләк итәләр. Уенчыклар сөенеп балаларга рәхмәт әйтәләр.

 

 

ШӨГЫЛЬ № 78. Төзу: «Арба»

Программа эчтәлеге. Гади транспорт төрен төзергә төйрәтү. Цилиндр турында кыскача белешмә. Балаларда сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Кулланмалар. Уенчык арбаны карау, үрнәк, тәрбияче арба төзү ысулларын күрсәтә.

Җиһазлау. Арба уенчыгы, кирпечләр, шакмаклар, цилиндр.

Шөгыль барашы.

Тәрбияче төркемгә арба уенчыгын алып керә. Оның турында хикәя укый.

 

Арба

Машина тиз-тиз тузанлы юлдан йөгерә. Алмаз әтисе белән авылга кайта. Һәр җәйне Алмаз авылдан яңаны белеп кайта.

Быел нәрсә булачак.

- Килеп җиттек, улым.

Ишек алдына кергәч тә, Алмаз аптрап калды. Иң уртада зур, дүрт көпчәкле, ике таяклы нәрсәдер тора.

- Бабай, бу нәрсә?

- Арба, улым.

- Нәрсәгә ул кирәк?

- Әйбер ташырга, печен, утын.

- Ничек ул йөри? Безнең машинаныкы кебек моторы юк бит аның?

- Мин аңарга атны җигәм.

- Күрсәтерсең мә?

- Күрсәтермен дә, йөртермен дә.

Әңгәмә үткәрә:

- Балалар, бу нинди уенчык?

- Арба безгә нәрсә өчен кирәк?

- Арба нинди өлешләрдән тора?

Балаларга арба белән уйнарга, шөгель өчен кирәкле шакмакларны алып килергә тәкъдим итә. Шундый ук арбаны төзибез. Балаларга эш тәртибен күрсәтә.

Төзүнең яңа детале — цилиндр белән таныштыра, шушы детальдән арба төзиячәген әйтә:

• цилиндр өстенә пластина куябыз;

• аның өстенә кирпич куябыз.

Үрнәк эшне караганда тәрбияче балаларга сораулар бирә:

- Без төзүнең нинди детальләрен кулландык?

- Башта нәрсә эшләдек?

Балларга ашыкмыйча гына арба ясараг тәкъбим итә. Эш барышында тәрбияче балаларга әйтеп җибәрә, актив хәрәкәтләр кулланып балаларга булыша. Эшкә анализ ясаганда балаларның матур арбалар төзүләре турында әйтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 79. Әвәләү: «Аюларның савыт сабалары»

Программа эчтәлеге. Балаларны төрле зурлыктагы савыт ясарга өйрәтү, тәгәрәтү, чеметү алымнарын куллану. Балаларда төс һәм форма хисен үстерү. Халык әкиятләренә нигезләнеп әвәләргә өйрәтү. «Три медведя» әкиятен уку.

Кулланмалар. Әкият буенча әңгәмә оештыру, әвәләү ысул-ларын искә төшерү, балаларны мактау, бәя бирү алымнарын куллану



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: