Зиннатова Рушания Магсумовна 3 глава




Балаларга алдагы шөгыльләрдә нәрсә әвәләүләре турын-да искә төшереп китәбез. Балалар бу дәрестә нәрсә телиләр шуны әвәлиячәкләрен әйтәбез. Берничә баладан аларның нәрсә әвәлиячәкләрен сорап китә, нинди әвәләү ысуллары ачыклый-быз. Тәрбияче уңышлы эшләрне мактый.

Шөгыль ахырында тәрбияче баларның

• бер ничә әвәләү алымын кулланып эшләвен;

• эшләгән эшләрен ахырга кадәр җиткерүләрен;

• образларны дөрес сурәтләүләрен тикшерә.

Балалар белән берлектә иң кызык эшләрне сайлап ала.

 

ШӨГЫЛЬ № 35. Рәсем: «Кар, кар ява»

Программа эчтәлеге. Сызык, штрих, буялыш (мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә өйрәтү, тау сүрәтен төшергәндә авыш сызыклар куллануны дәвам итү. Балаларны кәгазь битендә дөрес эшләргә өйрәтү: кар ява — өстән аска, җирдә (аста) — тау. Балаларда төс хисен үстерү, исемнәрен ныгыту. Балаларны эстетик яктан тәрбияләү: балаларның игъ-тибарын туган як табигатенең гүзәллегенә юнәлтү. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү. Татар шагыйре Р. Миңнуллин «Кар ява» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Кар явганын карау нәтиҗәсендә балалар-га табигать күренешләре турында белемнәрен ачыкларга (кар бөртеге оча. Әйләнә, җиргә, өй түбәләренә йомшак келәм булып

ята). Нәфис суз, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, алымнарын куллану.

Җиһазлау. А4 форматындагы соры (зәңгәр) төстә битләр, гуашь, пумала, салфетка, банка белән су, «Ел фасыллары», «Кыш» иллюстрацияләре.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга Р. Миңнуллинның «Кар ява» шигырен укый.

«Ел фасыллары», «Кыш» иллюстрацияләрен карап әңгәмә үткәрә. Тәрбияче тәрәзәдән балаларга кар яуганын карага тәкъдим итә. Өстән аска таба яуган карлар, җиргә көрт булып урнашун искәртеп китә. Тәрбияче балалрга тау битендәге зәңгәр-су төсле карны ясарга тәкдим итә.

Аерым өстәлдә эш тәртибен күрсәтә:

• пумаланы буяулы банкага пөхтә итеп манарга;

• артык буяуны банка кырыена ышкып төшерергә;

• кәгазь битен сул кул белән тотарга;

• өстән аска таба, авыш сызыклар ясарга(туа);

• сызык, штрих, буялыш (мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә (кар);

• юылган пумаланы йомшак чүпрәк яки кәгазь тастымалга сөртеп киптерергә гадәтләндерү.

Балалар үзләре мөстәкыйль тау һәм кар ясыйлар. Тәрбияче балаларны мактый, гади нокталар нинди дә булса әйбергә ох-шаганлыгын күрсәтергә тырыша. Шөгыль ахырында педагог рәсемнәрне тактага элеп куя, балалар белән беррәтән аларга карап соклана. Соңыннан Р. Миңнуллинның «Кар ява» шигы-рен искә төшерәләр.

 

ШӨГЫЛЬ № 36. Кисеп ябыштыру: «Матур шарлар»

Программа эчтәлеге. Әзер формаларны төс буенча чират-лаштырып ябыштыруны күнектерергә. Җилем белән эшләүне ныгыту. Төс (кызыл, сары, зәңгәр, яшел) һәм ритм хисен үстрерү. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлык хисе уяту.

Кулланмалар. Нәфис сүз, иллюстрацияләр карау, әңгәмә, эш тәртибен аңлату.

Җиһазлау. Шар рәсемнәре, төрле төстәге шарлар, үрнәк эшләр, 20x15 см зурлыгында битләр, пумала, җилем, һәр бала-га клеенка.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларны Тепа клоуны белән таныштыра. Ба-лаларның игътибарын клоунның матур, кызык киенгәнлегәнә туплый. Тепа балаларга үзенең туган көне булуын һәм бала-лардан бүләккә күп шарлар көтүен әйтә.

Тәрбияче төркемгә шар алып керә һәм әңгәмә үткәрә.

- Шар нинди төстә?

- Нинди формада?

- Шарлар ни өчен кирәк?

Тәрбияче шарлар белән бизәлгән рәсемнәр күрсәтә. Аларның ничек матур булуларын әйтеп китә. Эш барышында педагог ничек дөрес ябыштырга кирәклеген искә төшерә:

• җепкә шарларны тезеп куя;

• бер шарны алып төсле ягы белән клеенкага куя, пумалага җилем алып, артык җилемне банка кырыена сылап калдырыга;

• майланган ягы белән кәгазь битенә куярга һәм тастымал белән каты итеп кысарга.

Тәрбияче балаларга булыша.

Шөгыль ахырында тәрбияче эшләрне җыеп тактага элеп куя, Балалар шарларга карап сокланалар. Тәрбияче әңгәмә үткәрә

(Без бүген нәрсә эшләдек? Шарлар нинди төстә?).

Тәрбияче балаларга шарларны Тепа клоунына бүләк итәргә

тәкъдим итә. Тәрбияче балаларны мактый.

 

ШӨГЫЛЬ№ 37. Әвәләү «Яшел чыршы»

Программа эчтәлеге. Сүрәтне өлешләр буйлап төзергә өйрәтергә (озын, тигез кәүсә, кыска ботаклар). Балаларны бизәү пластиналары әвәләргә һәм чыршы сурәтен рәсем шөгылендә төшерергә хәзерләргә. Балаларда үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре уяту. Пөхтә эш күнекмәләрен формалаштыру. Татар шагыйре Р. Вәлиеваның «Яңа ел» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Участоктагы агачлар, чыршыларны күзәтү. Әвәләү ысулларын тулысынча күрсәтү. Әвәләү процессында индивидуаль һәр балага булышу.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен такта, тастымал.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балаларга табышмак әйтә: Кыш көне дә, жәй көне дә бертөсле.

Тәрбияче балаларга яңа ел бәйрәменә бизәлгән чыршыны искә төшерергә куша. Әңгәмә барышында чыршының түшәмгә тиеп торганлыгын, озын, тигез кәүсәсен, кыска ботакларын, матур итеп бизәлгәнлеген искә төшереп китү, ылысларның инәле булуларын әйтә. Тәрбияче төркемгә ясалма чыршы алып керә, Татар шагыйре Р. Вәлиеваның «Яңа ел» шигырен сөйли.

Әвәләү ысуллары турында әйтеп китә:

• чыршының озын, тигез кәүсәсен ясау өчен коңгырт пластилинны кулда туры херәктләр белән әвәлибез;


• чыршының кәүсәсен каты кәгазьгә ябыштырабыз;

• яшел пластилинны берничә кисәккә бүлергә;

• кулда туры хәрәктләр белән әвәлибез;

• кыска ботакларын кәүсәнең өстенә ябыштырыга, озынрак-

ларын аска.

Ясалган чыршыларны тәрбияче бер өстәлгә җыя. Анализ ясаганда балаларга зур бер чыршы урманы барлыкка килгәнен әйтә. Урманда чыршылар төз, тигез. Матур булып үскәннәр.

 

ШӨГЫЛЬ№ 38. Рәсем: «Кыш»

Программа эчтәлеге. Буялыш (мазки) ритмик рәвештә

кар төшерергә өйрәтү. Балаларга таныш булган предметларны (агач, эскәмия, тау) ясауны, буй, төсләрнең исемнәрен һәм кәгазьдә дөрес эшләүне ныгыту. Эстетик тәрбияне үстерү: тирә-як табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү. Татар ша-гыйре Д. Тәрҗемановның «Кыш» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Бакча тирәсендә булган кышкы пейзажны күзәтү. Нәфис сүз, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль эш, әңгәмә,бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. «Ел фасыллары», «Кыш» иллюстрацияләре, А4 форматында битләр, гуашь, пумала, салфетка, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче кыш турында табышмак әйтә:

Көр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный жил, буран,—

Бу кайчак, туган

 

«Ел фасыллары» иллюстрация җыентыгыннан тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтә. Ж. Тәрҗемановның «Кыш» шигырен укый.

Уянып, буген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Жиргә ап-ак кар ява.

 

Әңгәмә үткәрә:

- Кайсы ел фасылында кар ява?

- Кар нинди?

Тәрбияче балаларга тәрәзәдән карага куша һәм сораулар бирә:

- Кар кайда ята? (җирдә, ботакларда, түбәләрдә, эскәмияләрдә)

Тәрбияче балаларга кыш рәсеме ясарга тәкъдим итә. Сорау бирә: кышкы рәсемдә нәрсә сурәтләп була? (агач, эскәмия, тау, кар...) Эш тәртибен күрсәтә:

• башта без бөтен предметларны ясыйбыз, предметларны

• ясаганда төрле төсләр кулланабыз;

• һәр төсне алыр алдыннан пумаланы башта әйбәтләп юабыз;

• аннан соң сызыклар белән кар ясыйбыз, штрихлар белән кар яуганын сурәтлибез.

Шөгыль ахрында тәрбияче рәсемнәрнне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Балаларны уңышлы эшләре өчен мактый.

 

ШӨГЫЛЬ № 39. Төзү «Урындык»

Программа эчтәлеге. Кирпеч, пластиналарны вертикаль, го-ризонталь куеп бер берсенә урнаштырырга өйрәтүне дәвам итү. Балалар үзләренә кирәк төзү өлешләрен сайлап алуы осталы-кларын ныгыту. Уңышлы килеп чыккан корылмаларга карата шатлык хисе уяту.

Кулланмалар. Уен алымын куллану, үрнәк эшне карау, балалар авырсынган сорауларга тулы җавап эзләү, әңгәмә, бәя бирү калымнарын куллану.

Җиһазлау. Курчак уенчыгы, шакмак, пластина, кирпеч.
Шөгыль барышы.

Тәрбияче төркемгә Алсу исемле курчакны алып керә. Педагог балалрның игътибарын урындыкларга юнәлтә. Үзебезгә утырырга урындыклар бар, ә Алсу курчакка юклыгын әйтә. Әңгәмә барышында курчакны урындыкка утырта, урындыкның Алсу курчак өчен бик зур булуын әйтеп китә. Балалар курчакны үзләредә утыртып карыйлар. Әмма курчакка уңайсыз булуларын сизәләр. Тәрбияче балалрга урындык ясарга тәкъдим итә. Урындыкның өлешләрен капшап карыйлар (утыргыч, урындыкның арты. аяклары).

Эш барышын күрсәтә:

• шакмак куябыз — ул урындыкның утыргычы була;

• утыргычка урындыкның артын куябыз;

• кирпечне пөхтә һәм матур итеп куябыз, Алсу курчакка утырырга уңайлы булсын өчен.

Үрнәк эшне караганда балаларга сораулар бирәбез:

- Урындык төзү өчен нинди әйберләр алырга кирәк?

- Шакмакны ничек куябыз?

- Кирпечне ничек куябыз?

- Без төзегән урындык зурмы, кечкенәме?

Педагог балаларга шундый урындыкларны һәрбер уенчыкка ясарга тәкъдим итә. Эш барышында тәрбияче түбәндәге ысуллар-ны куллана: әйтеп җибәрү, булышу, тагын бер тапкыр күрсәтү. Тәрбияче балалар эшләренә анализ ясый һәм урындыкларның тигез, матур, уңайлы булуын әйтә.

 

ШӨГЫЛЬ № 40. Әвәләү: «Кар бабай»

Программа эчтәлеге. Әвәләү әшчәнлегендә кызыксыну тудыру. Балаларны балчык йомарламыннан кечерәк кисәкләрне аерып алырга, балчыкны кул белән турыга тәгәрәтеп әвәләүне ныгыту. Балаларда эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисләре

уяту.

Кулланмалар. Кар бабай турында табышмаклар әйтү, кап-шал карау, балаларга дәрескә карата кызыксыну уяту. Әвәләү процессында индивидуаль һәр балага булышу, мөстәкыйль эш, бәя бирү, әңгәмә, алымнарын куллану.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, салфетка, кар бабай үенчыгы,

Шөгыль барышы.

Тәрбияче С. Летованың әсәрен укый.

Кар бабай

Көн җепшек иде. Балалар Кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Ира да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар. Көлкеле килеп чыкты Кар бабай.

Кич булды, караңгы төште. Балалар өйгә кайтып киттеләр. Бары тик Ира гына китмәде. Ул Кар бабайны кызганды,

— Берүзе калгач куркыр,— дип уйлады ул. Ира кардан эт баласы ясады.

— Икәү булгач, курыкмаслар,— диде дә Ира өенә кереп кит-те.

Педагог Кар бабайга куп дуслар ясарга тәкъдим итә. Тәрбияче шар әвәләү ысулларын балаларга күрсәтә:

• пластилин кисәген ике тигез өлешкә бүлергә;

• бер кисәктән шар тәгәрәтергә;

• икенче кисәктән дә шундый ук тәртиптә шар тәгәрәтергә;

• ике шарны тоташтырабыз, зурырак кисәк гәүдә, кечерәк шар — баш;

• ботакларны ябыштырып куябыз — ул безнең куллар була;

• тастымал белән куллану кагыйдәләрен искә төшерү.

 

Балалар да кар бабай әвәли башлыйлар. Балалар әвәләгән кар бабайларны зур кар бабай янына тезеп куялар. Кар бабай балаларга бик зур рәхмәт әйтә. Тәрбияче балаларга бергәләшеп

«Кар бабай» уены уйнарга тәкъдим итә.

Балалар бер-берсе белән кулга кул тотып түгәрәк ясап ба-салар. Тәрбияче әмере буенча балалар башта әкрен генә әй-ләнәләр,аннан тизерәк, соңыннан чаба башлыйлар. Балалар уен барышында башта бер якка таба хәрәкәт итәләр, аннан башка якка таба.

 

ШӨГЫЛЬ № 41. Рәсем «Бизәлгән чыршы»

Программа эчтәлеге. Яңа ел бәйрәменә карата балалар кү-ңелендә кызыксыну уяту. Чыршының ботакларын дөрес юнә-лештә күрсәтергә өйрәтү. Композиция күнегүләрен ныгытырга (сурәтне үзәктә урнаштырырга, сүрәт зурлыгын кәгазь бите белен чагыштырып рәсем ясарга). Балалар күңелендә матур, бизәлгән чыршы ясарага кызыксыну уяту. М. Красева көенә, 3. Александрова сүзләре «Маленькая елочка» җырын искә төшерү.

Кулланмалар. Балаларның ниятләрен җыр, үрнәк эш, иллюс-трацияләр карау, аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү, мөстәкыйль

эш, бәя бирү, әңгәмә алымнарын куллану аша баету.

Җиһазлау. А4 форматында соры (зәңгәркүк) төс битләр, иллюстрация, гуашь, пумала, салфетка, банка белән су.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче балалр белән бергә М. Красев, 3. Александрованың, «Маленькая ёлочка» җырын искә төшерәләр. Әңгәмә үткәрәләр:

- Чыршы кайда үскән?

- Чыршыны ни өчен урманнан алганнар?

- Чыршыны нәрсә белән бизәгәннәр?

Тәрбияче балаларга чыршы ясарга тәкъдим итә. Рәсем ясау ысулларын күрсәтә. Рәсемне ничек ясарга кирәк булуын аңлата һәм ясап күрсәтә:

• кәүсәне башта пумаланың очы белән, аннан соң бөтен пумала белән ясыйбыз;

• кәүсәдән башлап аска таба ботаклар ясыйбыз.

Соңыннан чыршыны бизибез. Ясалган чыршыларны тәрбияче бер өстәлгә җыя. Анализ ясаганда балалар эшләренә сокланып карыйлар. Чыршының ботаклары дөрес юнәлештә ясалган, узәктә урнашкан агачларны табалар.

ШӨГЫЛЬ № 42. Кисеп ябыштыру: «Кар бабай һәм чыршы»

Программа эчтәлеге. Балаларга берничә кисәктән торган сурәтләр ясарга өйрәтү. Геометрик фигураларны, төсләрне, фор-маларын аерырга өйрәтүне дәвам итү. Предметларның охшаш якларын табарга өйрәтү. Балаларда үзләре ясаган сүрәттән шат-лык хисләре үяту.

Кулланмалар. Экскурсия вакытында кар бабай һәм чыршы белән якыннан танышу (ак, яшел, зур, кечкенә, аста, өстә, форма), иллюстрацияләр карау; аңлату, мактау, тулы күрсәтмә бирү.

Җиһазлау. А4 форматындагы зәңгәр төстәге битләр. Ки-селгән ак түгәрәкләр, яшел, төрле зурлыкта өчпочмаклар, пу-мала, җилем, һәр балага клеенка.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче иллюстрацияләр күрсәтә. Урамда кар бабай яса-ганны искә төшерә.

- Башта зур түгәрәк ясала — гәүдә.

- Аннан кечерәк түгәрәк — баш ясала.

- Соңыннан баш белән гәүдәне тоташтырабыз.

- Аларның уртасына куллар куябыз

- Башка — чиләк кидертәбез.

Тәрбияче кар бабайга үзенә генә күңелсез булуын әйтә һәм аңа дуслар ясарга тәкъдим итә. Аерым өстәлдә балалар геоме-трик фигуралардан кар бабай һәм чыршы сурәтләрен җыялар.

Тәрбияче ябыштыру ысулларын искә төшерә һәм күрсәтә:

• кар бабайны тигез куярга, башта зур түгәрәкне куябыз, зур түгәрәк өстенә кечерәк түгәрәкне куябыз, соңыннан иң кечкенә түгәрәкне куябыз;

• зур түгәрәкне алып төсле ягы белән клеенкага куябыз, җилем белән майлыйбыз;

• аннан зур түгәрәкне биткә куеп тастымал белән каты итеп кысабыз;

• башка кисәкләрне дә шундый тәртиптә ябыштырабыз;

• шулук тәртиптә чыршыны ябыштыралар.

Эш барышында тәрбияче балаларга булыша. Шөгыль ахырын-да тәрбияче анализ ясый. Урамда балалар кар бабай ясыйлар.

 

ШӨГЫЛЬ № 43. Әвәләү: «Ныгытма корабыз»

Программа эчтәлеге. 2-3 кисәктән торган предметларны, бер-берсенә кысып тоташтыру юлы белән ныгытма әвәләргә өйрәтү. Әвәләү материаллары белән эшләү күнекмәләрен ны-гыту. Балаларда күмәк эшнең нәтиҗәсен күрүдән шатлану хисләре уяту.|

Кулланмалар. Балалар белән кар яуганын күзәтү уен алымын

куллану, корылма төзү ысулларын күрсәтү, бөя бирү.

Җиһазлау. Балчык яисә пластилин, поднос, әвәләү өчен так-та, тастымал, иллюстрацияләр, картон тоткычлар.

Шөгыль барышы.

Балаларга түгәрәк әвәләү, аны әвәләү ысулларын искә тө-шерү. Алдагы шөгыльләрдә ничек әвәләгәнне сорау.

Балалар без сезнең белән алдагы дәрестә кар бабай ясадык,

әйдәгез әле хәзер бергәләп кар баабайга корылма ясыйк.

Тәрбияче пластилиннан түгәрәкне ничек әвәләргә кирәклеген

аңлата, күрсәтә.

Түгәрәкне тәгәрәтә, алдан әзерләп куйган түгәрәк янына зур корылма төзелә. Балаларга күп түгәрәкләр әвәләргә куша. Эш барышында балалардан зур түгәрәк әвәләү өчен никадәр пласти-лин кирәклеген, кечкенә түгәрәк әвәләү өчен никадәр пластилин кирәклеген сорый. Эш барышында тәрбияче балаларга булыша, аларга әвәләү ысулларын күрсәтә. Балаларны мактый. Нинди зур корылма килеп чыкканына игътибар бирә.

 

ШӨГЫЛЬ № 44. Рәсем: «Минем бияләй»

Программа эчтәлеге. Яңа рәсем ясау ысулы белән таныштыру (бөке кулланып). Бөтен өслекне тугәрәкләр яисә буйчыклар белән тутырырга өйрәтергә.

Җылы, йомшак, уң-сул төшенчәләрен ныгыту. В. Лифшицның «Рукавички» шигыре белән таныштыру.

Кулланмалар. Төшерү, бастыру ысулын күрсәтү. Бияләй-ләрне карау, мөстәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын кул-лану.

Җиһазлау. Бияләй силуэтлары, гуашь, пумала, тастымал, банка белән су, иллюстрацияләр, курчак, үрнәк эшләр, бер пар

бияләй.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче кулына бияләй киеп, сәхнәләштереп шигырь укый.

Рукавички-невелички,

Забрались под рукава.

Помогают рукавички

На дворе колоть дрова.

Научили рукавички

Снег лопатой разгрести,

Подсказали рукавички:

Воду маме принести.

За хорошие привычки,

Вам спасибо, рукавички!

 


Төркемгә Ләйлә курчак керә. Үзенең бияләй югалтуын әйтә, балалардан ярдәм сорый.

Тәрбияче балалар белән бергә бияләй карыйлар. Бияләй — җылы, йомшак, уңы, сулы бар, бизәкләр белән бизәлгән. Бизәкләр бияләй буенча таралып урнашканнар.

Тәрбияче бизәкләрне ясарга тәкъдим итә. Эш тәртибен күрсәтә:

• тамга алабыз (карандаш башы, бетергеч, бармак һ.б.);

• буяуга манып алабыз;

• кагазь битен сул кул белән тотабыз;

• бөтен бияләйгә төшерәбез, кирәк булганда буяуга манып алабыыз;

• тамганы терәткечкә куябыз. Кулларны тастымал белән сөртәбез.

Пумала белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез:

• бармакларны каты кысмыйча, пумаланы дөрес итеп тотабыз;

• рәсем ясаганда, карандаш һәм пумала тоткан кулларның иркен хәрәкәтләнүенә ирешергә;

• пумаланы буяуга дөрес итеп манабыз;

• артык буяуны банка кырыена ышкып төшерәбез;

• башка төскә манганчы пумаланы юабыз;

• пумаланы салфеткага сөртәбез.

Тәрбияче соңыннан нәтиҗә ясый. Балаларның эшләрен мактый, бөтен өслекне түгәрәкләр белән тутырылган рәсемнәрне туплый.

 

ШӨГЫЛЬ № 45. Төзү: «Өстәл»

Программа эчтәлеге. Корылманы тотрыклы иттереп башка-рырга өйрәтү. Үзләре төзегән корылмаларга иң гади нәтиҗә ясар-га өйрәтү. Төп төзү өлешләрен атый белергә өйрәтү — шакмак, пластина. Кунакчыллык кагыйдәләрне төшендерү, әдәплелек тәрбияләү. Балаларның активлыгын һәм иҗат иркенләген арт-тыру. Ярдәмчеллек күнекмәләрен булдыру.

Кулланмалар. Уен алымын куллану, өстәл төзү (дүртпоч-маклы пластинадан ясалган) үрнәген балаларга күрсәтү, мөс-тәкыйль эш, әңгәмә, бәя бирү алымнарын куллану.

Җиһазлау. Уенчыклар, Алсу, Алена курчаклары, чокыр белән чынаяк, шакмаклар,


пластиналар.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче төркемгә ике курчак алып керә. Курчакның бер-се татар телендә, икенчесе урыс телендә исәнләшә. Тәрбияче балаларга курчакларның матур милли кием кигәнлекләренә



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: