ШӨГЫЛЬ ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ*
№ 1. Рәсем ясау: «Тәлинкәдә алмалар»
Тәрбияче Керпе персонажын (уенчык керпе) алып керә, ул балаларга, кәрзингә тутырып, бакча күчтәнәчләре - төрле сорт алмалар китерә.
Тәрбияче күчтәнәчне күреп, балалардан Керпегә рәхмәт әйттерә. Балалар, кунак белән бергәләшеп, алмаларны (төсләрен, зурлыкларын, формаларын) карыйлар, Керпе аларның сортла-рын әйтә:
• әнис - уртача зурлыкта, түгәрәк, кызыл;
• өлгергән антоновка - зур, түгәрәк, сары яки ачык яшел төстә;
• Кытай алмалары — вак, түгәрәк, ачык сары, кызыл яки әфлисун төсендә.
Шуннан соң тәрбияче җиләк-җимешләрнең кайда үсүләре, кайда өлгерүләре турында әңгәмә үткәрә. Балаларның үз бакчаларында нинди сорт алмалар үсүе турында белешә.
Аннан соң алмаларны кәрзиннән алып, тәлинкәгә сала һәм шуннан карап рәсем ясарга тәкъдим итә. Алмаларны түгәрәк эчендә ничек урнаштыруны бергәләп хәл итәләр: алар бөтен бит буенча урнаштырыла, бер-берсенә якын куелсалар да, ара-ларында бераз урын калдырыла.
Аннары тәрбияче буяулар, пумала белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерә, предмет контуры буенча буяп күрсәтә, сурәткә җимеш сабакчасы, яфраклар өстәп ясый. Балалар мөс-тәкыйль эшләгәндә, аларга төрле сорт алмаларны күрсәтеп, чагыштырып ярдәм итә, кирәк чакта әйтеп җибәрә.
Шөгыль ахырында балалар Керпе белән бергәләп тәлинкәдәге алмаларны үзләре ясаган алмалар белән чагыштыралар, сортларын әйтәләр. Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
|
Бакчабызда безнең үсә Тезелешеп утырганнар
Зур һәм тәмле алмалар, Зур һәм тәмле алмалар,
Мин аларны җыеп алам Сокланып карыйм аларга —
Нәм тәлинкәгә салам. Кызыл-кызыл алмалар!
Балалар алмалар белән сыйланалар һәм кунак белән хушлашалар. _________________________________________________________________________
*Бу бүлектә «Эшкә әзерлек», «Шөгыль барышы» этаплары би-релә. Программа эчтәлеге, методик алымнар, материаллар перспектив планда күрсәтелде. - Ред. иск.
№ 2. Әвәләп ясау: «Урман аланында» (гөмбәләр)
Тәрбияче М. Фәйзуллинаның шигырен укый:
Әйтерсең лә качыш уйный Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Гөмбәләр безнең белән. Табам да кисеп алам,
Мин ул шаян гөмбәләрне Мин аларны һич бутамыйм,
Бик оста эзли беләм. Җайлап кәрзингә салам.
Тик чебен гөмбәсе кебек Агулысын өзмимен, Нәкъ әнием әйткәннәрен -Яхшыларын эзлимен.
Аннан соң ашарга яраксыз гөмбәләрнең җәнлекләргә яки хайваннарга файдасы турында, урманда үз-үзеңне тоту кагый-дәләре (гөмбәләрне өзмәскә, таптамаска) хакында әңгәмә үткәрә.
Гөмбә рәсемнәре күрсәтеп, балаларга барлык гөмбәләрнең дә төпләре (аяклары) һәм эшләпәләре булуы, әмма аларның төс, форма, зурлык буенча аерылулары турында аңлата. Бергәләп гөмбәләрне карыйлар.
Ак гөмбә - гөмбәләр патшасы, ялгыз үсә, юан, нык аяклы, көрән төстәге ярымтүгәрәк эшләпә кигән.
Әтәч гөмбәсе (лисичка) — җирән төстә, нечкә аяклы, түгәрәк, яссы, эшләпә кырлары дулкынланып тора, төркем-төркем булып үсә.
|
Баллы гөмбә — зур төркем булып үсә, көрән төстә, нечкә аяклы, кечкенә генә ярымтүгәрәк эшләпәле.
Чебен гөмбәсе — ак нечкә аягында итәге бар, ачык кызыл төсле түгәрәк яки өчпочмаклы эшләпәсенә ак борчаклар сибелгән.
Гөмбә өлешләрен әвәләп ясау алымнары турында сөйләшүүткәрелә:
• юан аяклар пластилин яки балчыктан башта озынча итеп тәгәрәтеп ясала, аннан соң җәебрәк куела;
• нечкә аяклар тәгәрәтеп ясала;
• чебен гөмбәсе итәге таяк сыман итеп тәгәрәтелгән пласти-линны яньчеп, бераз бөреп ясала;
• эшләпәләрне ясаганда, пластилинны тәгәрәтеп яньчергә яки шарны урталай бүләргә мөмкин;
• чебен гөмбәсе эшләпәсе уртадан батырып куела, сыгыл-малы таякчык белән көпшә сыман өслеге ясала;
• эшләпә аякка сылап ялгана.
Тәрбияче бер гөмбә гаиләсен әвәләп ясарга тәкъдим итә. Ике-өч баладан нинди гөмбәләр ясаячаклары, аларга хас үзен-чәлекләрне ничек күрсәтәчәкләре турында сораша. Балаларга иллюстрацияләр күрсәтеп ала, әйтеп җибәреп ярдәм итә. Шө-гыль ахырында әзер гөмбәләрне урман аланы макетында туплый, балалар әзер эшне күреп сокланалар, «аланда үскән» гөмбәләрне атыйлар.
|
№ 3. Алдан уйлап, рәсем ясау: «Җәйнең иң гүзәл көне»
Тәрбияче Б. Рәхмәт шигырен укый:
Иң күңелле чак Айга эш тә юк.
Җәйне көтәбез, Ял итеп ята.
Кайчан җитә дип. Кояшка эш күп:
Җиткәч куркабыз, Ул таңнан тора.
Үтеп китә дип. Иген уңдыра,
Җәй үзе шуны Безне кыздыра.
Сизгән шикелле Безгә миләшләр,
Кыскарта төнне, Җиләкләр пешерә,
Озайта көнне. Яхшылык кына
Кояш соң бата, Эшли кешегә.
Төннән таң ата;
Тәрбияче шул рәвешле балаларны шөгыль темасына якы-найта. И. Левитанның «Июнь көне», И. Шишкинның «Имән-лек», Т. Хаҗиәхмәтовның «Күңелле Сабантуй» китабына иллю-страцияләрен күрсәтә. Әңгәмә оештыру өчен сораулар бирә:
• Картиналарда кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
• Җәй көне икәнен каян белдегез?
Балалар җавабын тыңлаганнан соң, тәрбияче җәй айларының матурлыгын һәр рәссамның үзенчә күрүен, әмма һәр картинада кояш балкуы, табигать яшеллеге сурәтләнүен искәртә. Табигатьнең гүзәллеге аша рәссамнарның күтәренке кәефләре, шатлыклары тамашачыга килеп җитүен аңлата.
Балаларга быелгы җәйдә иң истә калган кояшлы көнне искә төшерергә тәкъдим итә. Берничә җавапны тыңлый. Аннан соң сораулар бирә:
- Җәйге чәчәкләргә күмелеп утырган болынны ничек (бөтен битне тутырып) яки җир өстен һәм үләннәрне ничек (кәгазь битенең түбәнге өлешендә) сурәтләргә мөмкин?
- Агачларны рәсемдә ничек тасвирлап була (юан, нечкә, биек, зифа, кәкре итеп)?
Шөгыль ахырында тәрбияче балалар эшләренә анализ ясый. Балалар җәйге ял турында кечкенә хикәяләр төзеп сөйлиләр.
№ 4. Табигый материалдан корып ясау: «Шүрәле»
Эшкә әзерлек. Татар халкының «Шүрәле» әкиятен уку һәм образ турында сөйләшү. Тәрбияче табышмак әйтә:
Урман — аның йорты
Җәен, кышын, көзен.
Килегез сез урманга,
Күрерсез аның үзен. (Шүрәле)
Әкият эчтәлеген искә төшерә (кара: Зиннэтова Р. М. Сурәт-ләү һәм кору эшчәнлеге (зурлар төркеме): мәктәпкәчә белем би-рү учреждениеләре өчен иллюстратив материал. - Казан: Татар, кит. нәшр., 2015; алга таба: Иллюстратив материал. - 7 б.). Аннан соң «Шүрәле» әкиятенә Т. Хаҗиәхмәтов ясаган рәсемне күрсәтә. Эшләнмәне урман бүләкләреннән (чыршы, нарат күр-кәләре, ботаклар, үсемлек орлыклары) ясарга тәкъдим итә.
Образ турында сөйләгәндә, балаларга Шүрәленең дә башы, гәүдәсе, аяк һәм куллары булырга тиешлеген аңлата. Табигый материал белән гәүдә өлешләре арасында охшашлык табарга өйрәтә. Сораулар бирә:
- Гәүдәсен нәрсәдән ясап булыр?
- Чыршы яки нарат күркәсе Шүрәленең кайсы өлешен ясау өчен кулай булыр?
- Ботаклар нәрсә өчен кирәк?
Тәрбияче гәүдә өлешләрен пластилин белән ялгау, беркетү ысулын күрсәтә. Балалар ясаган эшләнмәләрне пластилин өслекле картон аскуймага урнаштырырга булыша, гөмбәләрне пластилиннан һәм җимеш төшләреннән ничек ясарга икәнен, тармакланган ботакны ничек агачка әверелдереп булуын аңлата.
Шөгыль ахырында балалар ясаган эшләнмәләр гомуми композициягә туплана, тәрбияче шөгыль барышына анализ ясый.
Иң уңышлы эшләнмәләргә аерым игътибар юнәлтә.
№ 5. Рәсем ясау: «Каен һәм имән»
Тәрбияче балаларга Н. Нотфуллина язган табышмакларны әйтә:
Ап-ак күлмәген кигән дә
Яшел шәлен ябынган.
Башкалардан өстен тора
Зифалыгы ягыннан. (Каен)
Гомерем озын, үзем - нык,
Ябалдашларым да киң.
Чикләвекләрем бар хәтта,
Йә, кайсыгыз миңа тиң?! (Имән)
Аннан соң төрле ел фасылларындагы имән һәм каен рәсем-нәрен күрсәтеп, Р. Әхмәтова шигырен укый:
Сылу, зифа каеннар,
Зур һәм таза имәннәр
Әйлән-бәйлән уйнарга дип,
Биергә дип килгәннәр.
Күктә йолдыз балкып тора,
Кошлар сайрый талларда,
Ә усаклар карап тора
Сокланышып аларга.
Балалар тәҗрибәсенә таянып, имән һәм каен агачларын бергәләп чагыштыралар:
• һәр агачныкы кебек имән белән каенның да кәүсәсе, ботаклары, яфраклары бар, әмма алар бер-берсеннән аерыла.
• Имән биек, киң колачлы, юан, нык кәүсәле, җәенке ябалдашлы була.
Тәрбияче И. Токмакова шигырен укый:
Дуб
Дуб дождя и ветра
Вовсе не боится.
Кто сказал, что дубу
Страшно простудиться?
Ведь до поздней осени
Он стоит зелёный.
Значит, дуб выносливый,
Значит, закалённый.
- Каен агачы биек, зифа, ак кәүсәле, салынкы ботаклы, овал ябалдашлы була, юкка гына аны зифа каен димиләр.
Шуннан соң тәрбияче И. Семёнова шигырен укый:
Берёзка
Эта модница лесная
Часто свой наряд меняет:
В шубке белой — зимой,
Вся в серёжках — весной,
Сарафан зелёный — летом,
В день осенний в плащ одета.
Если ветер налетит,
Золотистый плащ шуршит.
Тәрбияче, агачларга хас үзенчәлекләрне күрсәтеп, эзлекле итеп рәсем ясап күрсәтә:
• пумала очын кара буяуга манып, астан өскә таба ике янәшә сызык үткәрәбез. Бу каен кәүсәсе булачак. Кәүсәнең түбән өлешенә вертикаль буялышлар төшерәбез, югарырак күтәрелгән саен өзек-өзек горизонталь буялышлар үткәрелә, һәм алар
өскә таба тагы да кыскара бара;
• пумаланы көрән буяуга манып, бөтен өслеге белән имән кәүсәсен ясыйбыз, буйыйбыз. Кипкәч, шуның өстенә караңгы көрән яки кара төстәге буялышлар үткәрәбез;
• каен ботакларын кара буяуга манылган пумала очы белән кәүсәдән өскә таба сызып ясыйбыз, салмак кына, дуга итеп, аска таба юнәлтәбез;
• көрән төстәге имән ботаклары кәүсә янында юанрак булалар, өскә таба тараялар;
• каен ябалдашы овал формада, ә имәннеке түгәрәк диярлек. Ябалдашларның буялыш төсмерләре ел фасылларына карап үзгәрә.
Эш барышында тәрбияче балаларның агачлар арасындагы аермаларны рәсемдә дөрес бирә алуларын кайгыртып күзәтеп тора. Шөгыль азагында ул балалар ясаган рәсемнәрне җыеп ала һәм тактага элеп куя. Аларга анализ ясаганда, рәсемнәрне
паркта яки урманда күргән агачлар белән чагыштырта.
№ 6. Кисеп ябыштыру: «Гөмбәләр, гөмбәчекләр»
Тәрбияче шөгыль темасын төшенергә тәкъдим итә һәм X. Халиков язган табышмакны әйтә:
«Г» белән «Ә» сакта тора
Бу исемнең як-ягында.
Шундый гаҗәп үсемлек ул,
Күрмисең бер яфрагын да. (Гөмбә)
Балалар җавап тапкач, сораулар бирә:
- Кешеләр нинди гөмбәләрне кулланалар?
- «Гөмбә» сүзе рус теленә ничек тәрҗемә ителә?
- Гөмбәләрне нәрсәләрдән һәм ничек ясарбыз?
Балалар бу сорауга җавап биргәч, тәрбияче гөмбәләрне кәгазьдән кисеп ябыштырырга тәкъдим итә һәм балаларга сораулар бирә, балалар тәрбияче ярдәмендә җавап табалар:
- Ак гөмбә аягын ничек кисеп ясарга? (Сары турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәрбез.)
- Эшләпәне ничек ясарга? (Көрән турыпочмаклыкның өске почмакларын түгәрәкләп кисәрбез.)
Тәрбияче аңлата һәм ясап күрсәтә:
• Турыпочмаклыкны урталай бөкләп кисәбез, ике бердәй предмет килеп чыга (ике эшләпә, ике аяк). Шулардай ике бердәй гөмбә ябыштырабыз.
Шул рәвешле берничә гөмбә ясарга була.
• Әзер гөмбәләрне кәгазь бите уртасына композиция төзеп урнаштырабыз.
Аннан соң балаларга шушы композицияне «иҗат тартма-сы »ндагы әзерләмәләрдән үзләре уйлап тулыландырырга тәкъ-дим итә. Парлап кисү эзлеклелеген исләренә төшерә.
Балалар мөстәкыйль эшләгәндә, тәрбияче биремнең пөхтә үтәлешенә, дус-тату эшләүләренә игътибар юнәлтә. Кайчыдан сак һәм дөрес файдалануларын, өстәлләрендәге тәртипне күзәтә.
Шөгыль ахырында эшләргә бергәләп анализ ясаганда, бала-лар рәсемне нәрсәләр белән тулыландырулары турында сөйли-ләр, ике бердәй предметны яки аларның өлешләрен ничек ясап булуын искә төшерәләр.
№ 7. Рәсем ясау: «Татар орнаменты»
Тәрбияче төркемгә кечкенә сандык алып керә. Балалар әлеге сандыкта Маня һәм Әнисә әбиләрнең кул эшләре саклануын исләренә төшерәләр. Тәрбияче сандыктан татар бизәге белән чигелгән билбау (кушак), сөлге һәм алъяпкыч ала һәм аларны атый бара. Балалар бакчасындагы этник почмакта аларның татар халкы декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләрен күрүләрен исләренә төшерә. Сандыктан чыккан эскәтерләр, сөлгеләрдәге татар милли чигешләренә (бизәк тукыманың формасына карап урнаштырылган) игътибар юнәлтә. Татар иратларының билбавы - чигелгән кушакны күрсәтеп сораулар бирә:
- Билбауның кайсы өлеше чигеш белән бизәлгән?
- Чиккәндә, осталар нинди төсләр кулланган?
- Татар чигешләрендә нинди элементлар кулланылган? (Үсемлек элементларыннан - чәчәкләр, чәчәк бөреләре, үләннәр, яфраклар, җиләк-җимешләр.)
Тәрбияче балаларга, татар чигүчеләренә әверелеп, билбауларга «чигеш» (бу очракта рәсем аша) белән ромашка, лалә һәм үлән бизәкләре төшерергә тәкъдим итә. Эш эзлеклелеген аңлата һәм ясап күрсәтә:
• иң элек пумала очын яшел буяуга манып, билбауның буеннан-буена бердәй дулкынлы сызык (сабак) үткәрәбез;
• бу сабакта төрле элементлар чиратлашып урнаша: чәчәкләр, мамык таякчыклардан тамызып яки баскалап, җиләкләр, яфраклар ясыйбыз.
Эш барышында тәрбияче теге яки бу элементны нинди ысул белән ясап булуын әйтеп яки ясап күрсәтеп ярдәм итә. Шөгыль ахырында балаларның «чигешләрен» җыеп ала һәм күргәзмә оештыра. Үзенчәлекле эшләргә аерым игътибар итә,| балаларның тырышлыгын мактый.
№ 8. Рәсем ясау: «Көнбагышлар»
Тәрбияче Н. Нотфуллина язган табышмакны әйтә:
Түп-түгәрәк кара күз,
Сапсары керфекләре.
Ул кояшны ярата,
Без — аның бөртекләрен. (Көнбагыш)
Бергәләп көнбагыш үрнәген (натурадан яки рәсемнән) ка-рыйлар: таҗ яфракчыкларына, яфракларына, үзәгенә, төсенә игътибар ителә.
Тәрбияче аның рәсемен ясап карарга тәкъдим итә. Эш эзлеклелеген һәм ясау алымнарын күрсәтә:
• кәгазь бите уртасына көнбагышның түгәрәк үзәген сызабыз, көрән, кара, соры төсләр белән мамык таякчыкларны баскалап әлеге үзәкне көнбагыш бөртекләре белән тутырабыз;
• үзәк әйләнәсе буенча сары һәм әфлисун төсләрдәге буяуларга манып, пумала белән сылап-сылап, таҗ яфракчыкларын ясыйбыз;
• югары очында бөгелеп торган сабак һәм озынча-түгәрәк яфрагын ясыйбыз.
Үрнәкне күрсәтеп, тәрбияче сораулар бирә:
- Эшне нәрсәдән башлыйбыз?
- Түгәрәк үзәген ничек ясарбыз?
- Үзәк әйләнәсе буенча тезелгән таҗ яфракчыкларын нинди төсләр белән һәм ничек ясарбыз?
Эш башлана. Тәрбияче төсләр сайларга, рәсем ясауның төр-ле техникаларын кулланырга ярдәм итә.
Шөгыль ахырында тәрбияче балаларның эшләрен җыя һәм келәмгә сала. Әзер рәсемнәргә карап бергәләп сокланалар, тәр-бияче балаларны мактый. Ничек ясаулары белән кызыксына.
№ 9. Әвәләп ясау: «Көз» фоторамасы
Тәрбияче сорау бирә:
- Көз нәрсәләр белән истә кала?
Көз мотивлары белән фоторама бизәргә тәкъдим итә. Элег-рәк әзерләп куелган үрнәкләрне (2—3 данә) карыйлар.
Тәрбияче, рамны көзге яфраклар, гөмбәләр, җиләк-җимеш-ләр һәм яшелчәләр белән бизәргә мөмкин, ди. Төсләрне дөрес сайлау мөһимлегенә басым ясый. Мәсәлән:
• помидорлар — кызыл, борычлар - сары, кыярлар - яшел;
• яфраклар - сары, куе кызыл, әфлисун төсендә;
• үләннәр - яшел, гөмбәләр - ак, соры, көрән, бөҗәкләр -ачык төсләрдә.
Рамның барлык якларын да, барлык почмаклары буенча һәм капма-каршы ике почмагын гына да бизәргә була.
Балалар эшкә тотынганчы, тәрбияче предметларның үзенчәлекләрен инде әвәләп ясауның күнегелгән алымнары аша күрсәтеп булуын искә төшерә. Балалар ясарга уйлаган 2-3 эш турында сөйләшеп алалар. Тәрбияче иҗади эшләгән балаларны мактый.
Әвәләп ясау барышында теге яки бу өлешләрне нинди алымнар белән ясап булуы искә төшерелә. Шөгыль ахырында балалар үз рамнарын карыйлар, алар турында фикер алышалар, кемгә бүләк итәсен хәл итәләр. Тәрбияче Р. Купкенова шигырен укый:
Сап-сары бит гөлбакча,
Алтын төскә кергән.
Чөнки ямьле көз килгән,
Дөньяны ямьгә төргән.
Бик күп кошлар киттеләр,
Туган ягын калдырып,
Кайберләре калдылар,
Җылы оялар табып.
Кайгырмагыз сез бер дә,
Яз башында кайтырлар,
Бик яратасыз икән,
Ясагыз сез оялар.
№ 10. Рәсем ясау: «Түбәтәй»
Тәрбияче балаларга инде таныш булган татар милли киемнәре рәсемнәрен һәм шундый киемнәр кидерелгән курчаклар күрсәтә. Балалар курчак костюмнары элементларын (күлмәк, алъяпкыч, калфак, камзул, түбәтәй) әйтәләр, киемнәргә татар милли орнаментлары төшерелүгә игътибар итәләр. Тәрбияче алардан шул орнамент элементларын (ромашка, лалә, георгин, ак тукранбаш (клевер белый) һ. б.), төсләр үрелешен атауларын сорый. Балалар орнаментта бакча һәм болын чәчәкләрен таба-лар. Тәрбияче, татар ир-егетләренең түбәтәйләрен күрсәтеп, фикер алышу оештыра:
- Түбәтәйнең кайсы өлеше чигелгән?
- Чиккәндә нинди төсләр кулланылган?
- Татар чигешендә нинди элементлар бар? (Үсемлекләр эле-ментлары: чәчәкләр, чәчәк бөреләре, үләннәр, яфраклар, җиләк-җимешләр.)
- Бизәк элементлары зурлыклары буенча ничек урнашты-рылган?
Тәрбияче балаларга түбәтәй рәсеме ясарга һәм аны татар орнаменты белән бизәргә, бизәкне түгәрәк эченә урнаштыру вариантын (әйләнә буенча, үзәктә, үзәктән башлап әйләнә буенча чәчеп) табарга тәкъдим итә.
Тәрбияче татар орнаменты элементларын өлешчә рәсемгә төшереп күрсәтә (пумала белән сылап-сылап лалә, ромашка, тукранбаш чәчәкләрен, пумала очы белән нечкә сабакларын ясыйбыз):
• иң элек пумала очын яшел буяуга манып, контур буенча бердәй дулкынлы сызыклар үткәрәбез;
• шул дулкынлы сабакта чәчәк элементлары чиратлаштырыла: лалә, ромашка, тукранбаш чәчәкләре мамык таякчыклар белән сылап яки баскалап ясала;
• үзәктә пумаланы тулысынча манып, зур чәчәк буяп ясала, аннан бөтеркә сабаклар белән яфраклар «үсеп чыга».
Бизәкне ахырынача уйлап бетереп, балалар эшкә тотыналар. Эшләргә анализ ясаганда, түбәтәйне нинди чәчәкләр (бакча яки болынныкы) белән бизәүләрен әйтәләр, «Түбәтәй» татар милли уенын уйныйлар.
№ 11. Киригами техникасы белән кәгазьдән кору:
«Кыргый хайваннар»
Тәрбияче шигырь укый (кара: Иллюстратив материал. -17 б.). Зоопарк һәм андагы хайваннар турында әңгәмә үткәрә. Үз төркемнәрендә дә хайваннардан зоопарк ясарга тәкъдим итә. Сораулар бирә:
- Зоопарк нәрсә соң ул?
- Зоопаркта нинди хайваннар бар?
- Үзебезнең зоопаркка нинди хайваннарны җыяр идегез? Тәрбияче үрнәкне күрсәтә, аңа анализ ясый. Балалар белән бергәләп картон, кайчы, җилем, пумала кирәклегенә төшенәләр.
Тәрбияче төрле төсләрдәге картоннар күрсәтеп, аларны ясалачак хайван төсенә карап сайларга тәкъдим итә. Шуннан соң эш эзлеклелеген һәм алымнарын аңлата, эшләп күрсәтә:
• турыпочмаклы картонның якларын һәм почмакларын туры китереп бөклибез, бөкләнгән сызыкны тигезләп куябыз;
• өске почмаклар бөгү сызыгы буенча түгәрәкләп киселә;
• түбәнге читеннән дуга кисәбез (хайванның тәпиләре һәм гәүдәсе килеп чыга);
• аерым картоннан башын (муенын), койрыгын кисеп алабыз;