Откуда приходит Новый год? 3 глава




• аларны гәүдә белән тоташтырабыз;

• хайван образын аңа хас детальләр (төсле кәгазьдән кисеп алынган полосалар яки ертып алынган төсле кәгазь таплар) белән тулыландырабыз;

• вак детальләрне рәсем итеп ясыйбыз.

Балаларга үзләре теләгән хайванны ясарга тәкъдим ителә.

Эш барышында тәрбияче үзе дә ясап күрсәтеп, әйтеп җибәреп, балаларга ярдәм итә.

Балалар эшләнмәләренә анализ ясаганда, тәрбияче аларның картонны пөхтә һәм төгәл итеп бөкләүләренә, ясалган хайваннарга охшашлыгына игътибар итә.

№12. Рәсем ясау: «Яшелчәләр уңышы»

Тәрбияче яшелчә, җиләк-җимеш тутырылган кәрзин алып керә һәм, аларны берәм-берәм бушатып, Ф. Яруллин шигырен сөйли:

Көзге табын

Көзге табын - бай табын, Ә җимеше, җимеше,
Кыяр, карбыз һәм кавын Ачысы бар, төчесе!
Телем-телем теленгән, Яңа пешкән күмәчтер
Өем-өем өелгән. Кайнар кояш төслесе.

Алмалары ал төсле, Әткәем кебек тырыш көз,
Балкып туган таң төсле. Әнкәем кебек юмарт көз.
Капсаң, эри авызда, Көзләр юмарт булганга
Һәр кисәге бал төсле. Бик бәхетле, бик шат без.

Бушатылган әйберләрне яшелчә түтәлендә һәм бакчада үскәннәргә аерырга тәкъдим итеп, тәрбияче сорау бирә:

- Яшелчә бакчасында, түтәлдә үскәннәрен бер сүз белән (та-тар һәм рус телләрендә) ничек атыйлар? (яшелчәләр / овощи)

Тәрбияче яшелчәләр турында, аларның өлгерү вакыты ха-кында сөйли. Аннан соң бергәләшеп яшелчәләрне карыйлар:

• суган - ачык көрән төстә, түгәрәк формада, уртасыннан өскә таба сузынкыланып тора (яссы формадагы лары да бар);

• чөгендер - шундый ук формада, әмма эрерәк һәм караңгы кызыл төстә;

• баклажан белән ташкабак - овал формасында. Ташкабак -тигез, озынча, ә баклажан бераз бөгелеп тора һәм бер башы юанрак; ташкабак - яшькелт-сары, баклажан - шәмәхә төстә.

Башка төрле яшелчәләрне дә шул рәвешле карарга мөмкин (кыяр, бәрәңге, помидор һ. б.).

Тәрбияче акварель белән рәсем ясап күрсәтә (рәсем ясар ал-дыннан буяуларга пумала белән су тамызып юешләргә; бер төс-нең төрле төсмерләрен алу өчен, буяуларны су белән сыекларга):

• түгәрәк формадан өске ягы очлаеп торган сузынкы суган-ны ничек ясарга;

• акварель буяуларның сурәтләү мөмкинлекләре белән та-ныштыра: үтә күренмәле, төрле төсләр өстәгәндә, төсен үзгәртә (тәрбияче сары төскә буйый да ул катламны киптерә, өстен су белән сыеклатылган көрән төс белән каплый);


• яшел төснең төрле төсмерләре белән суган кыякларын ясый;

• балалар сайлаган теләсә кайсы яшелчәне төрле төсләрне кушып сурәтләү эзлеклелеген күрсәтә.

Тәрбияче балаларга үзләренә охшаган яшелчәләрне ясарга тәкъдим итә. Ике-өч баладан нинди яшелчәләрне ясаячаклары, аларга хас билгеләрне ничек сурәтләүләре, ничек һәм нинди төсләр белән буярга ниятләүләре турында сораша. Акварель белән эшләү кагыйдәләрен исләренә төшерә.

Балаларның ничек эшләүләрен күзәтә, бер-берсе белән киңәшләшеп эшләүләренә ирешә, рәсемнәр белән яшелчәләр арасында охшашлык булырга тиешлеген искәртә. Иллюстрацияләр күрсәтеп ярдәм итә. Шөгыль ахырында эшләрне тактага җыя. Балалар иң уңышлы эшләр турында сөйлиләр, эшчәнлекләренә үзара бәя бирәләр.

 

№ 13. Кисеп ябыштыру: «Вазада көзге яфраклар бәйләме»

Эшкә әзерлек. Паркка барып, яфраклар коелуын күзәтү, төрле агач яфракларын җыю.

Тәрбияче Г. Тукай шигырен укый:

Көз

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Мисале зәгъфыран саргайды урман.
Игенчеләр игеннәрне дә урган...
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.

Балаларны паркта җыйган көзге яфраклар бәйләмен карарга дәшә. Р. Әхмәтова шигырен укый:

Өстәл уртасында матур ваза.
Ваза тулы сары яфраклар,
Көзнең моңсу, сагыш тулы ае,
Бәйләм-бәйләм кызыл яфраклар...

Өстәлләрдә яфрак тулы ваза —
Көзнең матур, моңсу бизәге.
Кызыл миләш мәрҗәннәре безгә
Җәйнең соңгы, соңгы бүләге.

Аннан соң сораулар бирә:

- Чәчәк бәйләме матурлыгын нинди сүзләр белән белдереп була?
- Бәйләм яфракларын буяганда, көз нинди төсләр кулланган?

- Әлеге бәйләмгә нинди төстәге вазалар туры килер? (Төсләр һәм төсмерләрне әйткән балаларны мактарга.)
- Бәйләмдә барлык яфраклар да күренәме?
- Бәйләмгә нинди агач яфраклары җыелган?

Тәрбияче иллюстрацияләр күрсәтеп, балалар белән әңгәмә корып, ваза һәм яфракларны симметрияле итеп кисәргә мөм-кин булуын ачыклый. Ничек кисәргә икәнлеген аңлатып, ки-сеп күрсәтә:

• турыпочмаклы кәгазьне урталай бөклибез;

• бөгү сызыгыннан башлап ярты ваза (кәгазь бите) өлгесен куябыз, карандаш белән әйләндереп сызып чыгабыз;

• бөгү сызыгы буенча тотып, контур буенча кисәбез;

• кисеп ясалган ваза, яфраклардан һәм кипкән яфраклардан композиция төзибез;

• вазага куеп, җилем белән ябыштырабыз.

Төсен, ваза формасын сайлап, кисеп ясалган һәм киптерелгән яфракларны туры китереп, балаларга үз бәйләмнәрен тупларга тәкъдим итә. Кисеп ябыштырганда, эшләп күрсәтеп, әйтеп җибәреп ярдәм итә. Шөгыль азагында әзер эшләрне күр-гәзмәгә туплый. Аларга бергәләп анализ ясый, балаларның иҗади сәләтләрен, кисүнең яңа алымын дөрес һәм пөхтә итеп башкаруларын хуплый.

№ 14. Рәсем-миниатюра: «Алтын көз»

Эшкә әзерлек. И. И. Шишкинның «Көзге пейзаж», И. И. Ле-витанның «Алтын көз», Б. И. Урманченың «Көзге көн» дип аталган рәсем сәнгате үрнәкләре белән таныштыру.

Тәрбияче Ф. Яруллинның табышмак шигырен укый (кара: Иллюстратив материал. - 19 б.).

Балалар рәссамнар картиналарындагы көз образын чагыштыралар:

• И. И. Шишкинның «Көзге пейзаж»ында тәэсирле гади күренешләр, ачык төсләр табигатьнең җәйдән көзгә күчкәндәге тантанасын гәүдәләндерәләр, И. И. Левитанның «Алтын көз»ендәге төсмерләрдән җәй узганга күңелсезләнү сизелә, Б. И. Ур-манченың «Көзге көн»еннән яңгыр исләре бөркелә сыман.

Тәрбияче балаларга көз турындагы үз кичерешләрен рәсемдә гәүдәләндерергә тәкъдим итә. Бүген балаларның А6 форматлы кәгазьдә көзге миниатюра (кечкенә эш) ясаячакларын аңлата, үзе эшләп күрсәтә:

• да (агачлар, куаклар, кошлар) балавыз акбурлар белән ясыйбыз барлык предметларны;

• үтә күренмәле акварель буяуга башка төсләр өстәп, күк йөзе һәм җир өсте ясала.

Тәрбияче эшкә тотынырга тәкъдим итә, еракта күренгән предметларны кечерәк итеп ясарга кирәклекне исләренә төшерә.

Балалар рәсем ясаганда, аларга акварель буяулардан фай-даланып күрсәтә, ярдәм итә, әйтеп җибәрә.

Шөгыль азагында балалар рәсемнәрен тактага куя, алар бергәләп үз рәсемнәрен карыйлар, иртә көзне, алтын көзне, көз ахырын аерып күрсәтәләр.

№ 15. Рәсем ясау: «Көзге келәм» (яфракларны басып рәсем төшерү)

Тәрбияче төркемгә кипкән яфраклар тутырылган тартма алып керә, аларны бергәләп карыйлар. Тәрбияче «Кайсы агач яфрагы» дидактик уенын тәкъдим итә һәм сораулар бирә:

- Кипкән яфраклардан нәрсә ясап була?

- Яфраклар белән рәсем ясап булырмы?


Аннан соң әзер эш үрнәген күрсәтә. Яфраклар белән басып ничек рәсем төшереп булуын аңлата:

• кипкән яфракны клеёнка өстенә куялар, бер кат гуашь сылыйлар;

• яфракны буялган ягы белән кәгазь өстенә сак кына әйләндереп салалар;

• өстән салфетка белән басалар;

• башка яфраклар һәм чәчәкләр белән дә шул ук эшне дәвам итәләр.

Балалар мөстәкыйль рәвештә эшкә тотынганчы, тәрбияче көзге төсләрнең ярашып балкуына, уңышлы композицияләргә игътибар юнәлтә. Эш барышында әйтеп җибәреп, эшләп күрсәтеп ярдәм итә. Шөгыль азагында барлык эшләрне тактага җыя, балалар яфрак белән басып ясалган әзер эшләрне күреп сокланалар. Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:

Яфрак-яфрак бизәк ясап,
Келәм чигәм,
Сары, кызыл ут яфраклар
Келәмемдә,
Алтын көзнең матурлыгы
Келәмемдә,
Әйтерсең лә урман, болын
Төшкән аңа,
Келәм түгел, ә гөлбакча Үскән анда.

№ 16. Әвәләп ясау: «Тылсымлы кошлар»

Эшкә әзерлек. Рәссам И. А. Билибинның «Иван-царевич һәм Соры бүре» һәм рәссам Н. Кочергинның «Канатлы ат» карти-наларының китап иллюстрацияләрен бергәләп карау.

Тәрбияче «Об Иван-царевиче, Жар-птице и о Сером Волке» әкиятеннән өзек укый: «...На третью ночь пошёл в сад караулить Иван-царевич и сел под ту же яблоню; сидит он час, другой и третий - вдруг осветило весь сад так, как бы он многими огнями освещен был: прилетела Жар-птица, села на яблоню и начала щипать яблочки». Аннан соң сораулар бирә:

- Кайсы әкиятләрдә тылсымлы кошлар очрый?

- Кайсы кошларны тылсымлы диләр?

- Алар гадәти кошларга охшаганмы? (Әйе. Гәүдә төзелешләре белән.)

- Гадәти кошлардан ни белән аерылалар? (Җете төсләре, гадәти булмаган формалары, гәүдә әгъзаларының зурлыгы, өстәмә детальләре белән.)

- Тылсымлы кошны сез ничек күз алдына китерәсез?

- Кошны ничек әвәләп ясарга була?

Тәрбияче балалар әйтеп торган арада эшләп күрсәтә:

• шар әвәләп, овал формасына китерәбез;

• шул овалда кошның гәүдәсен һәм башын ясыйбыз;

• томшыгын чеметеп куябыз;

• койрык очларын чеметеп очлайтып куябыз яки аерым бер кисәктән ясыйбыз;

• канатларны овалдан тарткалап сузып яки аерым пласти-лин (балчык) кисәгеннән әвәләп ясыйбыз;

• үсемлек канатчаларыннан (канат сыман үсентесе булган орлык) кош каурыйларын яки орлыклардан койрык һәм канат бизәкләре ясыйбыз.

Балалар эшкә тотынганчы тәрбияче пластилин кисәгеннән әвәләп ясау күнекмәсен берничә кат кабатлатып ныгыта. Бала-ларның ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк чакта ярдәм итә. Шөгыль азагында гадәти булмаган иң матур кошны табарга тәкъ-дим итә.

№ 17. Рәсем ясау: «Сыбызгы үрдәк»

Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:

Күрегез нинди сыбызгы
Безнең кулларыбызда.
Үзе үрдәк, үзе бигрәк
Сыбызгыдай сызгыра.

«Фит» тә «фит» дип сызгыргачтын
Арып китте үрдәгем.
Ярый, әйдә, тукта диеп,
Үрдәгемне үртәдем.

Тәрбияче агачтан кырып ясалган уенчык сыбызгы үрдәкләр алып керә. Элек Вятка, аннан да элегрәк Хлынов дип аталган Киров шәһәре барлыгын әйтә. Борынгы заманнардан ук Вяткада Свистунья дигән үзенчәлекле яз бәйрәме үткәрелеп килә. Шушы көнне олысы да, кечесе дә, бер-берсенә дустанә карап, балчык сыбызгы сызгыртып йөриләр. Бәйрәмнең килеп чыгышы болайрак: Хлынов каласына Новгородтан чыккан кешеләр нигез салган, әмма бу як халкы новгородлыларны куып җибәрергә теләгән. Менә чираттагы каршылык вакытында Хлынов халкына ярдәмгә Бөек Устюг гаскәре юнәлгән. Хлыновлылар гаскәр тиз генә килеп җитә алмас дип уйлый. Төнлә тирән ерымнардан кораллы кешеләр ябырылгач, хлыновлылар аларны тоткарлауга ирешә. Төне буе сугышып, һәр ике як шактый зур югалтуларга дучар була. Ә иртән бу кораллы кешеләрнең аларга ярдәмгә килүче устюглылар икәнлеге мәгълүм була. Елъязмачы әйткәнчә: «Дуслар бер-берсен танымаган». Сугыш узган әлеге тирән ерымны хәзер дә Раз| дерихинский (кырып бетерү) дип йөртәләр. Шушы вакыйгаң дан соң барлык хлыновлылар үзләренә сыбызгы алганнар һә| шуның ярдәмендә үз кешеләрен таный торган булганнар. Сви| стунья бәйрәме әле хәзер дә билгеләп үтелә.

Сыбызгылар балчыктан әвәләп яки агачтан кырып ясала.

Тәрбияче агач сыбызгы үрдәкләрне бергәләп карарга тәкъ-дим итә:

- Сыбызгы үрдәк нинди өлешләрдән тора?

• Овал гәүдәсе салмак кына туры койрыкка ялгана; овалның бер очында томшыклы башы, тәпиләре урынында өчпочмак аскуйма;

• канатлары урынында чәчәк яки җиләк ясалган;

• күкрәк өлешенә дә бизәк төшерелгән;

• башындагы каурыйлары урынында чәчәк. Тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата һәм ясап та күрсәтә:

• кәгазь бите уртасына сары буяу белән овал гәүдәсен ясый-быз, ул акрын гына туры койрыкка ялгана, аның эчен буйыйбыз;

• овалның бер очында шул ук төстәге нәни овал башын ясыйбыз;

• кызыл буяудан томшыгын сылап куябыз;

• тәпиләре урынына өчпочмаклы аскуйма ясыйбыз;

• канатлары урынына чәчәк яки җиләк ясыйбыз;

• күкрәген чәчәк белән бизибез;

• башындагы каурыйлары урынына чәчәк яки җиләк ясыйбыз;

• кайбер урыннарда яшел яфраклар ясап куябыз. Балалар рәсем ясаганда, тәрбияче аларның игътибарын уенчыкларга һәм иллюстрацияләргә юнәлтә. Шөгыль азагында эшләрне тактага элә. Балалар, үз эшләрен карап, бәя бирәләр.

№ 18. Кору: «Зоопарк»

Тәрбияче X. Халиков шигырен укый һәм балалар элек яса-ган җәнлекләрне өстәлгә тезә:

Зоопаркта

Каникулда, җыелып,
Зоопаркка бардык без.
Әйбәт йөрер, бәлки, дип,
Барыйны да алдык без.
Шуны гына көткәндәй,
Чыгырыннан чыкты бу.
Аяк чалып, иң элек
Гөлгенәне екты бу.
Кеше шундый буламы,
Кара инде, нишли бу:
Ат янына килде дә
Бахбай кебек кешни бу.
Килсә песи янына,
Ямьсез итеп: «Мыр-р-р», - ди бу.
Күрсә әгәр көчекне,
Таяк төртеп: «Ыр-р-р», - ди бу.
Аю күрсә - үкерә,
Бүре күрсә - улый бу.
Нишләргәдер уйлый бу.
Карагызчы бер генә,
Сырты ничек шешкән, ди,
Бәлеш кадәр ирене асылынып төшкән, ди.
Без икенче килгәнче,
Җитәчәк, ди, тезенә...
Дөя исә, пошкырып,
Лачт Барыйның йөзенә.

Аннан соң уенчыклар өчен зоопарк төзергә тәкъдим итә. Әңгәмә үткәрә:

- Зоопарк территориясендә нәрсәләр урнашкан?

• Җәнлекләр өчен вольерлар, сукмаклар, туңдырма ларёгы һ. б.

• Барлык корылмалар да гомуми койма белән әйләндереп алынган: бу - зоопарк территориясе.

Балаларга 4-5 кешелек кечкенә төркемнәргә берләшеп, үз җәнлекләре өчен вольерлар төзергә, аларны уртак территориягә берләштереп, аны яшелләндерергә тәкъдим ителә:

• иң элек участок планын төзергә кирәк (балалар әйтеп тора, тәрбияче план төзи):

- Безнең участокта нинди биналар яки корылмалар булыр?

- Теге яки бу корылма кая урнашкан?

- Аны нинди төзелеш материалыннан һәм детальләрдән төзербез?

• Шуннан соң терәк баганалар урнаштырыла, алар арасына кирпечләр тезелә (койма);

• зоопаркка керү өчен капка ясыйбыз;

• территориядә агачлар утыртабыз, эскәмияләр куябыз, кунаклар чакырабыз.

Әлеге план төзелгәч, балалар тәрбияче җитәкчелегендә кайсы корылманы кем төзиячәген бүлешәләр.

Тәрбияче теге яки бу корылманы кайсы төзелеш материа-лыннан яки детальләреннән корырга кирәк булачагын исләренә төшерә.
Эш барышында үзе дә корып күрсәтә, әйтеп җибәрә, ярдәм итә.
Шөгыль барышына анализ ясаганда, территориянең уңайлы булуына игътибар юнәлтә. Бу зоопаркка «экскурсия»гә барыр-га, андагы хайваннарның исемнәрен рус һәм татар телләрендә әйтергә тәкъдим итә. Тәрбияче балалар тырышлыгын хуплый,
мактый.

№ 19. Рәсем ясау: «Алтын хохлома»

Эшкә әзерлек. Хохлома бизәге төшерелгән эшләнмәләрне карау.

Тәрбияче хохлома эшләнмәләре күргәзмәсен оештыра һәм сөйли.

Хохлома һөнәрчелеге моннан күп еллар элек үк барлыкка килгән. Агач такталарга алтын төсендәге буяу белән бизәкләр ясаганнар, аларны җитен мае белән каплаганнар да мичтә җылытып алганнар. Шул рәвешле майлы элпә алтын төсендәге лакка әверелгән. Аннан соң савыт-сабаларны да шулай бизи башлаганнар һәм Хохлома авылына илтеп сатканнар. Хохлома эшләнмәләренең атамасы әнә шуннан башланган.

Бу савыт-сабалар үзләренең җете төсләре, бәйрәмчә бизәлеше белән халыкка бик нык ошаган. Чынаяклар, кашыклар, чүмечләрне тиз арада алып бетерә торган булганнар. Соңрак шул рәвештә балалар җиһазлары да ясый башлаганнар.

Хохломалылар савыт-сабаны аеруча зур тырышлык белән ясыйлар: табигатьтә күргән бизәкләрне төшерәләр, үзләре дә төрледән-төрле бизәкләр уйлап табалар. Хохлома савытларында әле кызыл, әле кара төстәге үлән сабаклары үрли, алар арасын-нан җиләкләр (карлыган, кура җиләге, миләш) яки чәчәкләр (мәк, кыңгырау, ромашкалар) «карап тора».

Хохломская роспись — алых ягод россыпь,
Отголоски лета в зелени травы.
Рощи, перелески, шёлковые всплески
Солнечно-медовой золотой листвы.
Роспись хохломская словно колдовская,
В сказочную песню просится сама.
И нигде на свете нет таких соцветий,
Всех чудес чудесней наша хохлома.

***

Алтын яфрак нәкышләре
Бөтен җиргә каплана.
Кашыкларны, чүлмәкләрне
Бизәгәндәй хохлома.

Шушы шигырьләрне укыгач, тәрбияче хохлома эшләнмәләрен күрсәтә. Әңгәмә үткәрү өчен сораулар бирә:

- Нинди эшләнмәләргә хохлома бизәге төшерәләр?

- Эшләнмәләр нәрсәләрдән ясалган?

- Хохлома бизәкләрендә нинди элементлар кулланыла? (Үсемлек элементлары: чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яфраклар, сабаклар, үрелгән сабаклар, чирәм.)

Аннан соң тәрбияче, хохлома осталарына әверелеп, кәгазь тасманы ромашкалар һәм бөтеркә сабаклар белән бизәп карарга тәкъдим итә.
Эш эзлеклелеген аңлата һәм үзе ясап күрсәтә:

• иң элек пумала очын сары буяуга манып, тасманың урта-сы буенча дулкынлы сызык үткәрәбез (дулкыннар бердәй бу-лырга тиеш);

• дулкын бөгелешләрендә, пумаланы җәеп сылап, ромашка-лар (өстә, аста, уңда, сулда һәм алар арасында таҗ яфраклары) ясыйбыз;

• дулкынлы сызыкның буш калган өлешендә сылап яфрак-лар ясыйбыз, пумала очы белән сабак бөтеркәләре үткәрәбез.

Шуннан соң тәрбияче балаларның үзләренә эшләп карарга тәкъдим итә. Ярдәм итә, әйтеп җибәрә, эшләп күрсәтә. Шөгыль азагында барлык эшләрне дә җыеп алып, бергәләп карыйлар, иң уңышлы килеп чыккан хохлома бизәкләрен билгелиләр.

№ 20. Кисеп ябыштыру: «Песнәкләр»

Эшкә әзерлек. Паркта яки балалар бакчасы участогында кошларны күзәтү, аларга хас билгеләрне ачыклау, хәрәкәтләнү рәвешләрен карау, кошларны тавышлары буенчатану. Кошлар тавышларын язмада тыңлау, кош рәсемнәрен карау. Көзен
кошлар тормышы турында.сөйләшеп алу.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Кап-кара түбәтәй кигән,
Ап-актыр яңаклары.
Яшькелт-сары түшкәйләре,
Карасу канатлары. (Песнәк)

Балалар бергәләшеп табышмакның җавабын табалар һәманы әйтәләр.

Тәрбияче сораулар бирә:

- Сез кайсы кошларны беләсез? (Балалар әйтә баралар, тәр-бияче аларны рус телендә атый.).

- Көз көне кошлар нишлиләр?

- Бездә кышлаучы кайсы кошларны беләсез?

Тәрбияче песнәк рәсемен күрсәтә, аны балалар белән бергәләп карыйлар:

• төп өлешләренә, төсләренә, формасы һәм зурлыгына игътибар итәләр;

• аларны кисеп ясау өчен кирәкле детальләрне, әзерләмәләрне күрсәтеп, кисү ысулын төшенүләренә этәрә;

• койрыкны симметрияле кисү эзлеклелеген күрсәтә;

• детальләрне куйганда, өлешләр халәтен үзгәртеп, кош-ның хәрәкәттәге позаларын (очкан кошның канатларын, җим чүпләүче кошның башка өлешләре рәвешен, сайрар кош кыя-фәтен) күрсәтеп аңлата;

• төп өлеше — гәүдәсеннән башлап ябыштыру тәртибен исләренә төшерә;

• кошлар кунган миләш ботагын, яфракларын һәм миләш тәлгәшләрен өстәп ясарга тәкъдим итә.

Эш барышында ярдәм кирәк булган балаларга булыша.

Шөгыль азагында тәрбияче балаларның эшләрен җыеп ала һәм тактага элә. Балалар кошларның гәүдә торышыннан алар-ның нишләүләрен төшенәләр: утыра, оча, чукый, сайрый, җим чүпли.

№21. Рәсем ясау: Б. Чарушинның «Бәбкәләре белән үрдәк» әсәре буенча

Эшкә әзерлек. Б. Чарушинның «Бәбкәләре белән үрдәк» әсәрен укып, китап иллюстрацияләрен карап бару.

Тәрбияче балалардан Б. Чарушинның «Бәбкәләре белән үрдәк» әсәре эчтәлеген сөйләтә, авторын әйттерә. Китапка иллю-страцияләрне караганда, һәр үрдәк бәбкәсенең гәүдә позасына, каурыйлары төсенә, гәүдә өлешләре һәм аларның үзенчәлекләренә игътибар юнәлтә (тәпиләрендә ярылары бар, томшыклары озынча җәенке формада).



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: