Тәрбияче балаларга йөрәк формасындагы открытка ясарга тәкъдим итә. Шундый открыткаларны карап, балалар аларның формалары, бизәкләре, теләкләр өчен калдырылган аерым бите белән охшашлыкларын күрәләр. Тәрбияче мондый открыткаларны ничек ясарга кирәклеген аңлата:
- турыпочмаклы кәгазь битенең якларын һәм почмакларын тәңгәл китереп урталай бөклибез һәм, бөгү сызыгыннан тотып, йөрәк рәвешендә итеп кисәбез;
- аннары үзебез теләгәнчә бизибез.
Тәрбияче хохлома бизәкләре һәм татар орнаменты элемент-ларын күрсәтә. Балалар алар арасында охшашлыклар (үсемлек элементлары) һәм аермалар (төсләре, чәчәк һәм җиләкләр) та-балар. Балалар бизәкне открыткада ничек урнаштыру турында
уйланалар:
- йөрәкнең чит-читләре буенча;
- үзәктә;
- открытканы тутырып;
- йөрәкнең бер ягында туплап.
Балалар мөстәкыйль эшләгәндә, тәрбияче, күзәтә, әйтеп җибәреп ярдәм итә.
Шөгыль азагында балалар үз эшләрен ничек ясаулары турында сөйлиләр һәм ул открытканы кемгә бүләк итәчәкләрен
әйтәләр.
№ 71. Рәсем ясау (тап төшерү, таякчык белән өрү): «Кышкы урман»
Тәрбияче кыш фасылы турында әңгәмә үткәрә. Р. Әхмәтова шигырен укый:
Бар дөнья аклыкка манылган,
Чыршылар ак туннар кияләр,
Ак шәлгә төренгән каеннар
Төшләрдә җәйләрне күрәләр.
А. Шураевның «Кышкы пейзаж», А. Вельцның «Бәс», А. Васнецовның «Кыш йокысы» («Кыш») иллюстрацияләрен күрсәтеп, тәрбияче кышкы урманга хас билгеләр (агачлар, куаклар шәрә калган, чыршылар, наратлар гына яшел ылыс-ларына кар бүрекләр кигәннәр, кар көртләре, кар өстендә кош, җәнлек эзләре күренә һ. б.) турында әңгәмә оештыра.
|
Балаларга, кышкы урманны рәсемгә төшерергә тәкъдим итә. Аларның композиция ясау күнекмәләрен ныгытып, предмет сурәтләрең зурлыкларына карап (алгы һәм ерактагы предметлар) урнаштырырга өйрәтә, рәсем ясауның төрле техникалары белән таныштыруны дәвам итә:
• кәгазь битенең аскы өлешенә буяу тамызабыз да, коктейль таякчыгы белән өреп, агачлар һәм куаклар ясыйбыз, якындагы агачлар ерактагыларыннан биегрәк булырга тиеш;
• алгы рәт агачлары һәм куаклары кайбер урыннарда үз артларындагы агачларны каплыйлар;
• пумаланы яссы итеп җәеп, сылап-сылап, чыршылар ясыйбыз;
• куакларга пумала очы белән кызыл нокталар тезеп, миләшләр ясыйбыз;
• ак карга (кәгазьгә) соры буяу белән (ак һәм бер тамчы кара буяуны кушып) кош һәм җәнлек эзләрен ясыйбыз.
Тәрбияче: «Кышкы урманда нәрсәләр очратырга мөмкин?» -дип сорый, балалар: «Кыргый җәнлекләрне һәм бездә кышлаучы кошларны», - дип җавап биргәч, аларны кышкы урманда сурәтләргә тәкъдим итә.
Балалар эшкә тотына. Тәрбияче аларга ярдәм итә, игътибарларын иллюстрацияләргә юнәлтә.
|
Шөгыль азагында тәрбияче балалар эшләренә анализ ясый, алар сурәтләгән кышкы урман күренешләренә соклана. Е. Нилованың шигырен укый:
Зимушка-чудесница
С песнями весёлыми Для высоких елей
В старый тёмный лес И седого дуба
Зимушка приехала Зимушка достала
С сундучком чудес. Снеговые шубы.
Сундучок раскрыла, Речку принакрыла
Всем наряды вынула, Тоненьким ледком,
На берёзы, клёны Словно застеклила
Кружева накинула. Голубым стеклом.
№ 72. Әвәләп ясау: «Хәрби танклар»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Минем абый армиядә «Уенчык танк ал», - диеп
Танкист булган, күрегез, Сорадым әниемнән.
Шундый авыр машинаны Танк йөртергә өйрәнәм
Бик тиз йөрткән, белегез. Мин тиздән абыемнан.
Аннан соң Россия армиясе турында сөйли. Балалардан Россия армиясенең хәрби көчләре һәм корал төрләре турында сорый.
«Солдатлар һәм офицерлар төрле хәрби техникада хезмәт итәләр, аларны тәртиптә тоталар. Ә хәзер хәрби техниканың һәм коралларның нинди төрләре булуын карыйк», - дип дәвам итә тәрбияче һәм слайдлар күрсәтеп, аңлатып бара: «Танк, вертолёт, самолёт, ракета, орудиеләр (туплар), автомат, су асты көймәсе, корабль, крейсер һ. б.».
Тәрбияче хәрби танк ясарга тәкъдим итә. Танк слайдын җентекләп күзәтеп, аның нинди өлешләрдән (корпус, түбәсе, тубы, пулемёты, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәч-ләре) торуын, аларның формаларын, зурлыкларын, кайда һәм ничек урнаштырылганлыгын ачыклыйлар.
|
Тәрбияче танк өлешләрен әвәләп ясау алымнарын күрсәтә:
- корпусын зур йомарлам пластилинны киң багана итеп тәгәрәтәбез һәм бераз гына җәеп, тактага урнаштырып ясыйбыз;
- пластилинны шар итеп тәгәрәтеп, сыгылмалы таякчык белән урталай бүлгәч, түбәсе килеп чыгар;
- ярымшарны яссы хәлгә китереп, люк ясыйбыз;
- тәгәрмәчләр өчен дә күп санлы шарлар тәгәрәтәбез һәм, бераз яссыландырып, юан дисклар ясыйбыз. Алар уң һәм сул яклар өчен тигез санда булырга тиеш;
- тәгәрмәч чылбырын ясау өчен, озын багана тәгәрәтәбез һәм аны яссыландырабыз;
- барлык детальләр бергә ялгап, сылап куела;
- ә танкның тубын, пулеметын ничек әвәләп ясау турында балалар үзара уйлап килешергә тиеш.
Эш башлана. Шөгыль азагында барлык танкларны да гаражга җыялар, әзер танкларга бәя бирәләр.
№ 73. Рәсем ясау: «Китап бите кыстыргычы»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Китапларны бик яратам, Китап эченә салырга
Бик яратам укырга, Бүләк ясыйм әнигә,
Әнием дә китап укый, Үземә дә ясыйм әле,
Бик ярата укырга. Кирәк бит күп белергә.
А4 форматлы сары кәгазь битенең озынча ягының яртысына (кыстыргычка) Городец бизәге төшерергә тәкъдим итә. Л. Куликованың шигыреннән өзек укый:
Городецкая роспись - как её нам не знать.
Здесь и жаркие кони, молодецкая стать.
Здесь такие букеты, что нельзя описать.
Здесь такие сюжеты, что ни в сказке сказать.
Городец бизәкләре төшерелгән предметларны күрсәтеп, агачта ясалган шундый бизәкләр үзенчәлекләре турында сөйли (төсләре, бизәк элементлары, бизәкләр төзелеше).
Балаларга Городец бизәкләре элементлары сурәтләнгән иллюстрацияләр күрсәтә. Бергәләп аларны атыйлар (роза чәчәкләре, ачыклагыч контурлар, яфраклар, атлар, кошлар).
Тәрбияче балаларга, Городец осталарына әверелеп, китап бите кыстыргычын бизәргә тәкъдим итә.
Аерым өстәл артында бизәк элементларын ясау алымнарын хәл итәләр. Тәрбияче балалар игътибарын бу элементларның өлешләп ясалуына юнәлтә. Бизәкне ярымтүгәрәк буялышлар, тамчылар белән ясап, элемент контурын кабатлаучы ак һәм кара төстәге нечкә полосалар (ачыклагыч контурлар) үткәрәбез.
Тәрбияче кыстыргычны бизәү кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерә:
- элементлар бер-берсеннән тигез ара калдырып урнаштырыла;
- элементлар чиратлаштырып тезелә;
- элементлар үзәктә бердәй бәйләмнәр белән сузылып ки-тәләр.
Тәрбияче балаларга, эшкә тотынганчы, кыстыргыч өчен Городец бизәге элементы сайлап, аны ничек урнаштыруны хәл итәргә куша. Ике-өч баланың ниятләрен тыңлагач, балалар
эшли башлый, тәрбияче кирәк чакта аларга ярдәм итә.
Шөгыль азагында балалар үзләренә аеруча ошаган кыстыр-гычлар турында сөйлиләр. Тәрбияче шөгыльне шигырь белән тәмамлый (кара: Иллюстратив материал. — 93 б.).
№ 74. Цилиндр рәвешенә китерелгән кәгазьдән кору: «Кыргый хайваннар»
Тәрбияче шөгыльне Р. Сәлах шигыреннән башлый:
Бер авылда яшәгән, ди, Яссы йортлар, яссы сулар,
Нәни гном — кәрләләр. Яссы агач-гөмбәләр.
Бөтен нәрсә яссы булган: Коймак кебек яссы, имеш,
Яссы сыер, кәҗәләр... Хәтта җимеш-хөрмәләр.
Тәрбияче цирк музыкасы куя, өстенә япма, башына фокусчы башлыгын кия һәм «серле» таяк тота да шигырьне дәвам итә:
Әллә кайсы бер илдән
Боларга цирк килгән.
Куяннар, бака, аюлар
Цилиндрдай озынча.
Бер кәрлә әйткән: «Их, болар
Өемне бизәп торса!»
Аннары ул фокуслар «күрсәтә». Сөйли: «Яшел төстәге ике кәгазь битен алам да аларны «серле» сандыкка салам. Сихерле сүзләр әйтәм (крибле, крабле, бумс), сандыкны ачсам, анда бака», - дип, кәгазьдән ясалган баканы ала һәм цирк арена-сына куя. Фокусларны кабатлап, көрән кәгазьдән ясалган аю, ак кәгазьдән ясалган куянны тартып чыгара һәм балаларга да, тылсымчыларга әверелеп, фокус өчен үз уенчыкларын ясарга тәкъдим итә. Тәрбияче балаларга әзер өлге буенча эшләп күр-сәтә һәм аңлата:
- турыпочмаклы кәгазь битен түгәрәкләп төрәбез һәм цилиндр рәвешендә ябыштырабыз;
- детальләрдән, салмак кына кисеп, җәнлек сурәтен төзибез;
- детальләрне ябыштырабыз.
Уенчыкларны әзерләү эзлеклелеген ныгыткач, балалар биремне үти башлыйлар. Тәрбияче үзе дә ясап күрсәтеп, һәр балага аңлата.
Шөгыльгә уен формасында анализ ясый. Уенчыкларны бармакларына киертеп, цирк аренасына җыелырга өнди. Уен дәвам итә.
№ 75. Рәсем ясау: «Куәтле армиябез»
Тәрбияче Н. Исәнбәт шигырен укый:
Туган ил турында акыр
Гөлләр үсә безнең өчен, Туган ил, син — алтын,
Без үсәбез ил өчен, Агар суларың салкын;
Үзем сөйгән ил өчен Үзең алтын, суың салкын,
Кызганмыйм бөтен көчем. Утың йөрәккә ялкын!
Аннан соң Туган илебез, аны саклаучы Россия армиясе һәм гаскәрләре турында әңгәмә оештыра.
Хәрби транспорт иллюстрацияләрен һәм уенчыклар күрсәтә, аларны атый һәм вазифаларын аңлата. Балалар хәрби транспортның үзенчәлекләрен (хәрби машиналарның чылбырлы тәгәрмәчләре теләсә нинди җирләрдән уза ала, ату кораллары бар) аларның махсус вазифалары белән аңлаталар.
Тәрбияче балаларга хәрби техниканың үзләре теләгән төрләрен ясарга тәкъдим итә. Эш барышында аларга ярдәм итә.
Шөгыльгә анализ ясаганда, әңгәмә үткәреп, балаларда Россия армиясенә, анда хезмәт итүче хәрбиләргә хөрмәт тәрбияли.
№ 76. Кисеп ябыштыру: «Кораблар, пароходлар»
Тәрбияче балаларга «В порту» мультфильмыннан өзек күрсәтә. Шуннан соң портның нәрсә булуы, нигә кирәклеге, анда кемнәр эшләве, нинди суднолар кабул итүе турында балалар белән әңгәмә үткәрә. Б. Заходерның «Если мне подарят лодку» шигырен (Р. Сэлах тәрҗемәсендә) укый (кара: Иллюстратив материал. - 97 б.).
Төрле кораблар турында балалар белән сөйләшеп, җилкәнле көймә, пароход, катер иллюстрацияләрен күрсәтә, аларның ничек хәрәкәткә килүләре турында сорый (җилкәнле көймәләрнең җилкәннәрен җил хәрәкәткә китерә, пароход исә күмер ягып каййатылган су пары белән йөри, катерны бензин двигателе йөртә, гади көймә ишкәкләр ярдәмендә хәрәкәткә килә). Иллюстрацияләр күрсәтеп, су транспортының барлык төрләренең дә, зурлыклары, төсләре, төзелешләре белән аерылуга карамастан, уртак ягы — корпуслары, койрык өлешләре, бортлары, төпләре булуын төшенүләренә ирешә.
Эш алымнары турында сөйләшкәч, тәрбияче балалар игътибарын судно өлешләренең зурлыгына, формаларына юнәлтә:
• зур турыпочмаклы кәгазьнең аскы почмагын кисәбез, корпус әзер;
• турыпочмаклыкларны диагональ буенча кискәч, җилкәннәр ясалыр (җилкәнле көймә ясарга уйласагыз);
• турыпочмаклыкның очы буенча кискәч, пароход торбалары килеп чыгар;
• турыпочмаклык - капитан рубкасы;
• түгәрәк иллюминаторлар — кораб тәрәзәләре.
Тәрбияче балалардан кораб өлешләренең формалары һәм аларны ничек ясаячаклары турында сорашкач, алардан ничек итеп төрле кораблар төзеп булуын аңлата һәм ясал күрсәтә. Бала-ларга да үзләре күзаллаган корабны кисеп ябыштырырга тәкъдим итә. Ясаган барлык корабларын балалар бер «портка» туплыйлар.
Балаларның мөстәкыйль эшләүләре барышында тәрбияче кораб өлешләренең формаларына бәйле рәвештә төрлечә кисү алымнарын кулланырга өйрәтүен дәвам итә, кайчы белән сал-мак кисү техникасын ныгыта.
Йомгаклау өлешендә балалар бер-берсенең эшләренә анализ ясыйлар.
Тәрбияче балаларның тырышлыкларын мактый: «Шәһәре-бездә матур һәм уңайлы кораблары булган яңа порт барлыкка килде», - дип хуплый һәм Р. Әхмәтова шигырен сөйли:
Кораблар һәм пароходлар Зәңгәр дулкын өсләрендә
Йөзеп йөри диңгездә, Әйтерсең лә ап-ак йорт,
Татарстан җирендә дә Якын килгәч шаккатасың,
Алар йөзә Иделдә. Бу йорт була пароход.
№ 77. Рәсем ясау: «Хохлома подносы»
Тәрбияче төркемгә сандык алып керә. Анда Маня һәм Әнисә әбиләрнең бүләкләре саклануын әйтә. Шуннан хохлома эшләнмәләрен ала.
Тәрбияче әңгәмә үткәрә. Хохлома һөнәрләре турында исләренә төшерә. Түгәрәк формалы предметларны, аларны бизәү үзенчәлекләрен (бизәкләрне контурлар буенча һәм үзәктә урнаштыру) бергәләп карыйлар.
Тәрбияче балаларга түгәрәк подноска хохлома бизәкләре төшерергә тәкъдим итә.
Эш эзлеклелеген һәм алымнарын күрсәтә:
• элементларны контур буенча бер-бер артлы урнаштырабыз: дулкынлы сабакта буяуны тамызып яки мамык таякчыклар белән баскалап, чәчәкләр, яфраклар һәм җиләкләр ясыйбыз;
• үзәктә буяуны тамызып зур чәчәк ясыйбыз, аннан яфраклы бөтеркәләр һәм җиләк тәлгәшләре сузыла.
Эш барышында тәрбияче теге яки бу элементны нинди ысул белән ясарга кирәклеген үз кәгазендә күрсәтә. Шөгыль аза-гында барлык эшләрне бергә туплый, күргәзмә оештыра. Ори-гиналь эшләргә аерым игътибар юнәлтә, балаларның тырыш-лыкларын мактый.
№ 78. Рәсем ясау: «Әниемә Городец тактачыгы»
Тәрбияче С. Сөләйманова шигырен укый:
Иртүк торып битен юган, Пәрдәләрне ачып куйды,
Кем уяткан Ләйләне? Көн кояшлы, өй ямьле!
Уятмаган, үзе торган - Яхшы булсын, балкып торсын -
Бүген әни бәйрәме. Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне,
Чиста булсын, пөхтә булсын -
Бүген әни бәйрәме.
Алда көтелгән бәйрәм турында, хатын-кызларга бирелә торган бүләкләр хакында әңгәмә үткәрә. Балаларның әниләренә нәрсә бүләк итәргә теләүләре турында белешә. Игътибарны алар өстәлендә яткан эшкәртү такталарына юнәлтә. Әмма алар әлегә бизәксез. Шуңа күрә китап бите кыстыргычын ничек бизәүләрен исләренә төшерергә кирәклеген әйтә.
Р. Сәлах шигырен сөйли:
Городецның нәкыше бөтенләй башка төрле,
Композициясе тигез һәм симметрияле.
Бәйләмгә җыйган чәчәкләр - искитмәле ямь өсти,
Ачык төсләр ак җәймәдә ялтырый йолдыз төсле.
Тәрбияче такталарны, гадәттә, җете төсләрдәге туры яки дулкынлы сызыктан гыйбарәт кайма белән әйләндереп чыгуларын аңлата. Аста зур чәчәк бәйләме, өстәрәк шуңа охшаш кечерәк бәйләм, ә үзәктә ат яки кош сурәте урнаша. Шулай ук такта почмакларын кечерәк бәйләмнәр яки уртада бер чәчәк бәйләме белән бизәргә мөмкин.
Тәрбияче, такталарны күрсәтеп, Р. Сәлах шигырен укый:
Такталарыбыз бизәкле, Гөлчәчәкләрдән аерып
Нинди матур, карагыз! Булмый монда кызларны.
Сез аңласын, өйрәнсен дип Йөрәкләрен җилкендереп,
Күрсәтеп тә алабыз. Батыр егет узармы?
Гөлчәчәкләр арасында, Әнә килә, кияү килә —
Җимеш тулы бакчада, Ат өстендәге җайдак.
Офыкларны иңли-иңли, Алып китәр чибәрләрнең
Ат юырта, ат чаба. Күңле төшкәнен сайлап.
Тәрбияче Городец чәчәкләрен ничек ясарга икәнен балаларның исләренә төшерә: «Элементларны өлешләп ярымтүгәрәк буялышлар, тамчылар белән ясап, элемент контурын кабатлаучы нечкә ак һәм кара төстәге полоса (ачыклагыч контур — рус-ча «оживка») үткәрәбез». Аннан соң ат һәм кош рәсемнәрен ясау схемаларын күрсәтә. Балаларга такталарын ничек бизәячәкләре, нинди элементлар кулланачаклары турында уйларга һәм сөйләргә куша. Ашыкмыйча эшләргә кирәклеген искәртә, чөнки Городец бизәген кабаланып ясарга ярамый, ул пөхтәлекне ярата. Башлаган эшне көндезге йокыдан соң дәвам итәргә мөмкин.
Балалар эшләгәндә, тәрбияче кирәкле ярдәмне күрсәтә. Шөгыль азагында, эшләргә анализ ясап, әниләренә котлау уйларга, иң назлы, җылы сүзләр табарга тәкъдим итә. Үзе И Миңнуллин шигырен укый:
Иң матур әни
Минем әни - бу дөньяның Минем әни, - һич бәхәссез, -
Иң чибәре, сылуы. Иң сөйкемле әни ул!
Нинди бәхет - Әйткән сузе,
Һәр баланың Кылган эше -
Үз әнисе булуы! Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,
Көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
№ 79. Әвәләп ясау: «Чынаяк кирпеч»
Тәрбияче рус ызбасы, аның эчке күренеше сурәтләнгән иллюстрацияләрне күрсәтә һәм крестьян йорты халык мәдәниятенең аерым бер күренеше булуы турында сөйли. Йорт кешене салкыннан, эсседән, яңгырлардан, бураннардан, явызлардан саклый. Рус крестьяннары йортын «ызба» диләр. Бу сүзнең берничә мәгънәсе бар. Бер мәгънәсе - мич ягып җылытыла торган өй. Ызбаның зур өлешен мич алып торган. Балаларга сораулар бирә:
- Авылларда мичне нәрсә өчен кулланганнар?
- Ни өчен ул өйнең төп, зур өлешен алып торган?
- Татар авыл өйләрендә мичләр нинди?
Тәрбияче балаларны декоратив-гамәли сәнгатьнең яңа төре - чынаяк кирпеч белән таныштыра. Чынаяк кирпечләр би-наларны тышлау өчен дә, өй эчендә дә (рус ызбаларында) — мичне бизәгәндә кулланыла. Чынаяк кирпечләрне балчыкка төрле катнашмалар өстәп ясаганнар. Аннары таш булып кат-канчы яндырганнар. Суынган кирпечләргә төрле бизәкләр төшергәннәр, һәм мичне әзер плитәләр белән тышлаганнар (иллюстрацияләр күрсәтә). Балалар игътибарын бизәкләргә (үсемлекләр, кошлар, хайваннар) һәм аларның ничек урнаштырылуына юнәлтә.
Тәрбияче чынаяк кирпечләрне ничек әвәләп ясарга кирәк-леген аңлата:
• балчыктан плитә ясап, аңа бизәкләр ябыштырабыз;
• яки сыгылмалы таякчык белән балчык өстен кырып бизәк ясыйбыз һәм кырганда чыккан балчыкны җыеп алабыз.
Эшләренең эчтәлеген һәм ясау ысулын уйлаганнан соң, балалар биремне үти башлыйлар. Кирәк чакта тәрбияче аларга ярдәм итә.
Эшләргә анализ ясаганда, тәрбияче эшләнмәнең атамасын (чынаяк кирпеч), аны әзерләү ысулларын сорый. Балалар шушы ысуллар белән төркем бүлмәсенең бер почмагын бизәргә ниятлиләр.
№ 80. Рәсем ясау: «Песиле тал ботагы»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Өстәлгә сулы вазага Сап-сары йомшак песиләр
Тал ботаклары куйдым. Борыннарын сузалар,
Яз килүен хәбәр итәр «Яз җитә»,— дип шатланалар,
Бу ботаклар дип уйлыйм. Салкыннарны куалар.
Аннан соң урманнарда, чокырлы урыннарда әле кар эреп бетмәгән яз башында кызыл тал ботакларында бөреләр бүртә башлавы турында сөйли һәм аларның сурәтләрен күрсәтә. Ул бөреләр ачылып, беренче йөнтәс чәчәкләр (песиләр) күренә, алар башта соры, ә аннары чеби сыман ачык сары төскә керәләр.
Тәрбияче балаларны вазадагы суда бүрткән тал ботагы яны-на чакыра һәм аның йомшак йомгакларын тотып карарга тәкъ-дим итә һәм сораулар бирә:
- Алар нинди?
- Алар нәрсәгә охшаган?
- Кызыл талның чәчәкләре ни өчен шундый йөнтәс икән? Ничек уйлыйсыз?
Тәрбияче, агачның яшь үрентеләре рәсемен ясаганда, буяуларны кушу, киң һәм уртача пумала белән эшләү алымнарын күрсәтә:
• ваза рәсемен ясыйбыз һәм аны буйыйбыз;
• нечкә пумала белән көрән ботак рәсемен ясыйбыз;
• ачык соры төс килеп чыксын өчен, ак һәм бер тамчы кара буяуны кушабыз (икенче төскә манар алдыннан пумаланы яхшылап юабыз);
• ачык алсу төс килеп чыксын өчен, ак һәм бер тамчы кызыл буяуны кушабыз;
• яшь үсентеләрне ясау өчен, пумаланы соры буяуга манып, киң пумаланы кәгазьгә җәеп куеп алабыз;
• аннан соң уртача пумаланы алсу төскә манып, соры үрен-тенең аскы өлешенә кагылабыз.
Тәрбияче аңлатканнан соң, балалар эшкә тотына. Рәсемнәрне караганда, тәрбияче аларның төсләрне дөрес сайлый белүләренә игътибар итә, туган як табигатенә соклану хисләре уята.
№ 81. Табигый материалдан кору: «Чәчәкләр белән бизәлгән рам»
Тәрбияче балаларга аларның бик кечкенә чакларында төшкән фотографияләрен, хайваннар, ерак илләрнең фотосурәтләрен күрсәтә. Балалар аларны кызыксынып карыйлар. Тәрбияче фотосурәтләрнең тормышыбыздагы кызыклы мизгелләр, чит илләр һәм гаҗәеп предметлар турында мәгълүмат саклавын, безне үткәннәргә алып кайтуы турында сөйли. Фотографияләр яхшы саклансын өчен, аларны фотоальбомга тезүләрен яки рамга урнаштыруларын әйтә һәм, табигый материал кулланып, рамны бизәргә тәкъдим итә. Балаларны декор элементлары белән таныштыра: