Тәрбияче акварельдән файдалану тәртибен исләренә төшерә (рәсем ясар алдыннан пумаланы суга манып, һәр буяу өстенә су тамызып җебетәбез; бер төснең төрле төсмерләрен табу өчен, буяуларны сыеклыйбыз). Ясап күрсәтә:
• үрдәк бәбкәсе ачык төстә булачак дип күзаллап, яшькелт-сары төс табыннан овал рәвешендәге гәүдәсе, аңа тоташкан туры муен һәм түгәрәк башын ясыйбыз;
• вак-вак итеп сылап, нәни койрыгын ясыйбыз;
• пумаланы юып, караңгырак төстәге буяуга манабыз;
• кибеп өлгермәгән рәсем өстенә башка төсмердәге таплар өстибез;
• томшык урынын алмаштырып (алда һәм артта), тәрбияче гәүдә торышы үзгәрүен күрсәтә (үрдәк бәбкәсе алга яки артка карый);
• вертикаль сызыклар белән тәпиләрен ясыйбыз;
• һәр тәпигә өчәр яры ясыйбыз.
Тәрбияче берничә үрдәк бәбкәсе ясап, балалар үзләре күзаллаганча, аларны чәчәкле яшел чирәмгә «җибәрергә», тирә-юньнәренә куаклар үскән күл дә ясап куярга, үрдәк бәбкәләре турында хикәя төзеп сөйләргә тәкъдим итә.
Эш башлар алдыннан кабат рәсем ясау эзлеклелеге искә төшерелә. Тәрбияче балаларның акварель белән дөрес эшләүләрен, күзаллауларының кәгазь битендә ничек чагылуын күзәтә, авыррак эшләгән балаларга ярдәм итә.
Шөгыль азагында эшләргә анализ ясала, балалар үзләре төзегән хикәяләрне сөйлиләр.
|
№ 22. Рәсем ясау: Б. Чарушинның «Тюпа, Томка һәм саескан» әсәре буенча
Эшкә әзерлек. Е. Чарушинның «Тюпа, Томка һәм саескан» әсәрен уку.
Тәрбияче Е. Чарушинның инде балаларга таныш китапла-рын күрсәтә. «Тюпа, Томка һәм саескан» әсәренә ясаган иллю-страцияләргә аерым игътибар юнәлтә. Барлык рәсемнәр дә бер төстә ясалган, ә хайваннар тере сыман күренәләр, аларны сый-пап уйнап аласы килә. Чыпчык куучы Тюпага карыйсың да, ул менә-менә чыпчыкны эләктереп алыр сыман тоела. Е. Чарушин хайваннар турында шулкадәр тормышчан итеп язган, аларның гадәтләрен, холык үзенчәлекләрен бик оста тасвирлаган. Тәр-бияче балаларга Тюпа рәсемен карарга куша һәм сораулар бирә:
- Башы, гәүдәсе, койрыгы, колаклары, тәпиләре нинди формада; зурлыклары чагыштырмасы нинди?
- Сикерергә әзерләнеп утыручы Тюпаны Е. Чарушин ничек тасвирлаган?
- Чыпчык артыннан сикергән песи баласын ничек сурәтләгән?
- Ә агач башында утырган Тюпаны? (Гәүдә өлешләре торышына анализ ясый.)
- Песи баласы нинди төсләргә буялган? (Кара, ак төсләр, соры төснең төрле төсмерләре.)
- Песи баласының йомшак, куе йонын рәссам рәсемдә ничек күрсәтә алган? (Пумалага төрлечә баскалап, кыска, вер-тикаль штрихлар ясау белән.)
Тәрбияче балаларның бүген гадәти булмаган сурәтләү материалы - күмер белән эшләячәкләрен әйтә, эш эзлеклелеген аңлата:
|
• күмергә басмыйча гына, гәүдә өлешләре контурын ясыйбыз:
- овал рәвешендәге гәүдәсен;
- түгәрәк башын, өчпочмаклы колакларын;
- тәпиләре, хәрәкәт төренә карап, төрлечә ясала - арт тәпиләре идәндә, алгыларын яки күтәреп тора, яки күкрәк турысында кыскан һ. б.;
• контур ясалып беткәч, буйый башлыйбыз:
- күмергә аз гына басып, овал читеннән үзәккә таба гәүдәсен, башын штрихлар белән буйыйбыз;
- аннан соң ныграк баскалап, штрихлар сызабыз;
- песи баласының йөзен ясыйбыз;
- песи баласы хәрәкәтләрен сурәтлибез (Тюпа агачка үрмә-ли, ул эләктерергә торган кошчыклар);
• дымлы салфетка белән кулларны сөртәбез.
Рәсем ясау барышында тәрбияче балаларга күмер белән ничек эшләргә икәнлеген исләренә төшерә, балаларга ярдәм итә, ясап күрсәтә. Үзләре белеп һәм иҗади эшләгән балаларны хуплый. Шөгыль азагында тәрбияче рәсемнәрне җыеп, тактага элә. Уен формасында эшләргә анализ ясала, балалар Тюпа ту-рында яңа вакыйгалар уйлап чыгаралар.
№ 23. Әвәләп ясау: «Дымково колыны»
Тәрбияче Э. Мостафин шигырен укый.
Ат
Аттан башлыйк без сүзне:
Ат була ике күзле,
Ике колак, дүрт аяк,
Һәр аяк саен тояк.
Тоякка каксаң дага,
Бахбай таймыйча чаба.
Аннан соң балаларга Дымково осталары ясаган уенчыкларны һәм шулар сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтә. Бергәләп әлеге уенчыкларны атыйлар (ат, кәҗәкәй, болан һ. б.). Тәрбияче бу хайваннарның гәүдәләре, муеннары, башлары охшашлыгына, бары тик мөгезләре, койрыклары, яллары белән генә аерылуларына игътибар юнәлтә. Уенчыкларны сыйпап, аларның тигез, шома өслекле булуын төшенүләренә ирешә.
|
Дымково хайваннарын әвәләп ясау эзлеклелеген һәм алымнарын карап торырга тәкъдим итә:
• балчык йомарламын Зуррак һәм кечерәк ике кисәккә бүләбез;
• зур кисәктән «юан» багана тәгәрәтәбез;
• багана очларын сыгылмалы таякчык белән кисеп алабыз да шул очлардан хайван тәпиләрен әвәләп ясыйбыз;
• багананың үзен дугалап бөгеп, хайванның гәүдәсен ясыйбыз;
• кечерәк кисәкне дә икегә (зуррак һәм кечерәк) бүләбез;
• зуррагыннан башын һәм муенын әвәләп ясыйбыз, багана-ны тәгәрәтеп, очын бөгеп, хайванның йөзен табабыз, өске як-тан чеметеп һәм очлайтып куйгач, колаклар килеп чыга;
• баш белән гәүдәне ялгыйбыз;
• ялгаган урынны шомартып куябыз;
• соңгы кечерәк кисәктән таякчыклар рәвешендә тәгәрәтеп һәм бөтереп, колынның ялын һәм койрыгын ясыйбыз.
Аңлатып бетергәч, балаларның үзләренә колын ясарга тәкъдим ителә. Тәрбияче эш эзлеклелеген исләренә төшерә, эшләп күрсәтә, ярдәм итә. Инициативаларын хуплый. Балалар эш-ләренә анализ ясый. Шөгыль азагында балалар ясаган колын-нарның Дымково осталарыныкы кебек үк тигез, шома, матур килеп чыгуын билгеләп үтә.
№ 24. Рәсем ясау: «Дымково колынын бизәү»
Тәрбияче балаларны Дымково авылы остаханәсенә чакыра. Дымково уенчыкларын балчыктан ясауларын, ак төскә буяп, җете бизәкләр куллануларын исләренә төшерә. Узган шөгыльдә балалар ясаган уенчык колыннарга нәрсәдер җитешмәвенә игътибар юнәлтә. Үрнәк колыннарны күрсәткәч, балалар үз уенчыкларына бизәкләр төшерергә кирәклеген әйтәләр.
Тәрбияче сораулар бирә:
- Осталар нинди төсләр кулланган?
- Нинди элементлар белән бизәгәннәр? (Түгәрәк, боҗра, нокталар, сыланма бизәкләр, туры һәм дулкынлы сызыклар; әлеге элементларны чиратлаштырулар.)
- Бизәкләр ничек урнаштырылган? (Бөтен гәүдә буенча яки аяклары буенча рәт-рәт итеп.)
Аннан соң тәрбияче балаларга үз уенчыкларын бизәргә тәкъдим итә. Ул аерым өстәл артында әзлекле итеп эшләп күрсәтә:
• колынның тоякларын, койрыгын, ялын кара төскә буяп куябыз;
• бер үк төрле бизәк элементларын (сыланма бизәкләрдән гыйбарәт түгәрәк; боҗра яки нокталардан ясалган түгәрәк; сы-ланма бизәкләр) яки төсләрне (кызыл түгәрәк, зәңгәр түгәрәк) чиратлаштырып, аякларын һәм гәүдәсен бизибез;
• бизәкне бер рәт буенча урнаштырабыз.
Тәрбияче кәгазь кисәген бөтереп, аны буяуга манып, тигез һәм бердәй нокталар ясап булуын күрсәтә.
Берничә баладан нинди бизәкләр төшерергә җыенулары ту-рында сораша. Рәсем ясау барышында балаларга ярдәм итә, Р. Әхмәтованың шигырен сөйли:
Рәсем ясыйм, атны бизим,
Кулымда буяуларым.
Атым - минем канатым
Һәм якты хыялларым.
Шөгыль азагында барлык колыннарны да өстәлгә җыя. Балалар бер-берсенең бизәлгән уенчыкларын карыйлар, иң пөхтә, кызыклы, җете төсләрдәге, «дөрес» уенчыкларны күрсәтәләр.
№ 25. Кәгазьдән кору: «Теремкәй»
Тәрбияче, «Теремкәй» әкиятенә ясалган иллюстрацияләрне күрсәтә-күрсәтә, әкиятне сөйли, төремкәйгә тагын кем керәчәген сорый. Балаларның үзләренә дә җәнлекләр өчен теремкәй «төзергә» тәкъдим итә.
Тәрбияче барлык җәнлекләрнең дә гәүдә өлешләре бердәй әгъзалардан гыйбарәт булып, бары тик зурлыклары, төсләре, формалары белән генә аерылуларына төшендерә.
Эш өчен әзерләмәләрне карагач, балалар аларның нәрсә өчен кирәклекләрен әйтәләр: ак квадрат куянга, көрәне аюга, яшеле бакага, җирәне төлкегә, сорысы тычканга.
Тәрбияче кору тәртибен аңлатып, ясап күрсәтә:
• квадратны диагональ буенча бөклибез;
• өчпочмакның ян почмакларын, бераз авыштырып, югары почмакка таба бөклибез — җәнлекнең башы һәм колаклары килеп чыкты;
• күзләрен, борынын, мыекларын рәсемгә төшерәбез;
• кәгазь битендә тәрәзәле теремкәй рәсемен ясыйбыз, шул тәрәзәләргә үзебез ясаган җәнлекләрне ябыштырабыз.
Балалардан сораштыра-сораштыра, тәрбияче җәнлекләрне эзлекле төстә корып ясауны кабатлый.
Шөгыль азагында балалар үз эшләренең никадәр төгәл һәм пөхтә ясалуын анализлыйлар, төремкәйнең үзенчәлекле корыл-ма булуын күрәләр, анда яшәүчеләрне, әкият сөйли-сөйли, рус телендә атыйлар (мышка-норушка, лягушка-квакушка һ. б.).
№ 26. Рәсем ясау: «Өй күренә тәрәзәдән»
Эшкә әзерлек. Балалар бакчасына иң якын урнашкан шәһәр йортына экскурсия оештыру.
Тәрбияче, биремне аңлатып, Р. Әхмәтованың «Йорт» шигырен укый:
Урамның нәкъ башында
Басып тора яңа йорт.
Кызыл кирпеч стеналар,
Сырлыдыр бизәкләре,
Тәрәзәләр көлеп тора,
Бик матур ишекләре.
Аннан соң балалардан экскурсия турында сораша. Балалар үзләре күргән йорт турында сөйлиләр:
• анда төркемдәшләреннән кемнең яшәвен;
• йортның ничә каттан торуын, ничә подъездлы булуын;
• нинди төстә икәнлеген;
• йортның нинди формалы булуын һәм нинди өлешләрдән торуын;
• йорт түбәсендә һәм янәшәсендә ниләр булуын. Тәрбияче рәсем ясау тәртибен аңлата бара һәм ясап күрсәтә:
• кәгазь битенең аскы өлешендә кара буяу белән туры һәм тигез итеп йорт нигезен ясыйбыз;
• нигез өстенә йортның турыпочмаклы стенасын сызабыз һәм контурдан чыкмыйча, бер юнәлештә генә буйыйбыз;
• стеналар өстенә трапеция рәвешендәге биек булмаган түбәне ясыйбыз;
• буявы кипкән стенага, пумаланы сылап-сылап, рәт-рәт тәрәзәләр ясыйбыз;
• йорт тирәсендә ни күргән булсак, шуны хәтергә төшереп ясыйбыз.
Эш барышында кирәк очракта тәрбияче балаларга, өстәмә сораулар биреп, экскурсиядә күргәннәрен искә төшерергә булыша. Балалар ясаган йортларга анализ ясаганда, аларны ул йорт күренгән тәрәзә төбенә тезәргә куша. Балалар, тәрәзәдән карап, катлар, подъездлар санын, стеналар төсен үз рәсемнәренеке белән чагыштыралар. Тәрбияче балаларны рәсем ясаган-дагы игътибарлыклары өчен мактый.
№ 27. Кисеп ябыштыру: «Трамвайда куяннар»
Тәрбияче К. Чуковскийның «Тараканище» әсәреннән өзек сөйли башлый:
Ехали медведи на велосипеде,
А за ними кот, задом наперёд...
Балалар таныш юлларны үзләре дәвам итеп сөйлиләр. Балаларга сорау биреп, тәрбияче кайсы җәнлекнең нинди транспорт төрендә баруын белешә. Аннары әсәргә иллюстрация ясарга тәкъдим итә. Китаптагы иллюстрациядә балалар почмаклары түгәрәкләп ясалган, бер-берсеннән бердәй арада урнашкан зур тәрәзәләре булган, кара төстәге зур тәгәрмәчләрдән һәм тигез озын ток алгычлардан торган трамвайны карыйлар.
Эшләү өчен әзерләмәләрне бергәләп карагач, тәрбияче бала-ларга сораулар бирә:
- Трамвай вагонын нинди турыпочмаклыклардан ясарбыз? (Кызыл һәм сары төстәге турыпочмаклыклардан, сары турыпочмаклыкның өске почмакларын түгәрәкләп кисәбез.)
- Тәрәзәләр өчен нинди турыпочмаклыклар ясарга кирәк? (Тар һәм зәңгәрсу төстә.)
- Бердәй тәрәзәләрне ничек кисәргә? (Турыпочмаклыкны бер тапкыр урталай бөклибез, икенче кат бөклибез, бөгелеш сызыкларыннан кисәбез.)
- Кара төстәге турыпочмаклыктан ничек итеп икесе бертөрле түгәрәк тәгәрмәч кисеп ясап була? (Урталай бөкләп, почмакларын түгәрәкләп кисәргә.)
- Ток алгычларны ничек ясарга? (Карандашлар белән.)
- Пассажирлар булырмы? (Һәр тәрәзәгә яки аралаштырып ясарга була.)
Балаларга трамвай өлешләрен кисеп ясау тәртибен искә тө-шергәч, тәрбияче эшкә тотынырга куша.
Балалар кирәкле формаларны кисәргә тотыналар, тәрбияче аларга ярдәм итә. Шөгыль азагында балалар эшләре тактага эленә, иң уңышлыларын сайлап күрсәтергә кушыла. Балалар таныш әсәрне сөйләп бетерәләр.
№ 28. Рәсем ясау: «Автобус»
Тәрбияче төркемгә уенчык машиналар яки шулар сурәтләнгән иллюстрацияләр алып керә. Аларны төрләре буенча (су, һава, автомобиль һәм тимер юл транспортлары) тупларга тәкъдим итә. Нәр транспорт төренең үз вазифасы булуын һәм аларның төзелешләре, формалары үзенчәлекләре дә шул вазифага бәйле икәнен аңлата һәм юлларда күргән автобусларны исләренә төшерергә куша. Иллюстрацияләрдән карап, балалар автобусның өлешләре формаларын, төсләрен, урнашуларын ачыклыйлар. Һәр өлешнең үзенчәлеге дә аның нинди эш башкарачагыннан бәйле булуын төшенәләр. (Күп пассажир сыйсын өчен, автобус салоны зур булырга тиеш, якты булсын, пасса-жирларга тукталышлар күренсен өчен, тәрәзәләре дә зур итеп ясала, автобусның төсе теләсә нинди булырга мөмкин.)
Шуннан соң тәрбияче эш эзлеклелеген һәм эшләү алымнарын аңлата һәм ясап күрсәтә:
• кәгазь бите уртасында караңгы төстә озын, тар турыпочмаклык ясыйбыз;
• аның өстендә өске почмаклары түгәрәкләп ясалган ачык төстәге турыпочмаклык ясыйбыз;
• караңгы төстәге турыпочмаклыкның астында, ян-якла-рында түгәрәк көпчәкләрне ясыйбыз, алар яртылаш салон кар-касына кереп торырга тиеш;
• салонның югары өлешендә бер-берсеннән тигез ара кал-дырып, шакмаклы тәрәзәләр рәтен ясыйбыз (кырыйдагы тәрә-зәләрнең өске почмакларын түгәрәкләп куябыз).
Тәрбияче автобус рәсемен ясау эзлеклелеген балаларның искә төшерүләрен сорый.
Үзләренә дә автобус ясарга тәкъдим итә. Балалар эшләгәндә, аларга ярдәм итә, уңышлы эшләрнең авторларын мактый. Үзләре ясаган автобуста балаларның кая барачаклары турында сөйләүләрен сорый. (Минем автобус авылга кайта / мәктәпкә илтә / Чаллыга алып бара.)
№ 29. Рәсем ясау: «Безнең шәһәр урамы»
Тәрбияче Казан урамнары төшерелгән фотографияләр яки видеоязма күрсәтә, архитектура һәйкәлләре булган урамнарны атый. Бу урамнарны мөһим вакыйгалар, мәшһүр кешеләр хөрмәтенә яки шул урамның табигый үзенчәлекләренә карап атауларын аңлата. Мәсәлән, Кремль урамын - Казан Кремленнән башланып киткәнгә, Университет урамын - Казан университетына алып барганга, Лобачевский урамын бөек галим хөрмәтенә шулай атаганнарын әйтә. Балаларга сораулар бирә:
- Кичә сез кайсы урамда йөрдегез?
- Аны ни өчен шулай атаганнар?
- Бу урамда нинди биналар бар?
- Әлеге биналар бер-берсеннән аерыламы? Ни белән? (Стеналары, төсе, катлар, подъездлар саны, тәрәзәләр һ. б. белән.)
- Бу биналарның уртак яклары бармы? (Нигезләре, стеналары, түбәләре, тәрәзәләре, ишекләре бар.)
Тәрбияче балаларга бу урамның рәсемен ясарга тәкъдим итә. Бу урамның кайсы бинасын ясарга теләүләрен пышылдап кына әйтүләрен сорый. Аннары бина рәсемен нәрсәдән ясый башларга кирәклеген исләренә төшерә:
• Кәгазь битенең аскы өлешендә кара төскә манган пумала белән йортның туры тигез нигезен сызабыз;
• нигез өстенә йортның турыпочмаклы стенасын сызып, контурлардан чыкмыйча бер юнәлештә буйыйбыз;
• стена өстендә трапеция рәвешендә биек булмаган түбә ясыйбыз.
Бинаны чын йортның үзенә охшатып ясарга кирәклеген
исләренә төшерә, чөнки башка балалар аны танырга тиеш бит әле. Әгәр балалар авырсынып торсалар, тәрбияче исләренә төшерә, әйтеп җибәрә, бу биналарның фотографияләрен күрсәтә һ. б.
Шөгыль азагында балалар таныган йортлардан әле кичә генә алар экскурсиягә чыккан урам төзелә. Тәрбияче «тырыш төзүчеләр корган» төз биналарга игътибар юнәлтә. Балалар үзләре рәсемгә төшергән биналар турында рус телендә сөйлиләр (Это - детский сад, школа, магазин и др.).
№ 30. Әвәләп ясау: «Урман аланында»
Тәрбияче «Урман аланы»н күрсәтә, анда төрле урман җәнлекләре яшәвен әйтә. Балаларга ул җәнлекләрнең исемнәрен әйтергә тәкъдим итә: алар турында табышмаклар әйтә, әвәләп ясалган җәнлек сыннарын алып керә, җавапларны рус
һәм татар телләрендә әйттерә:
Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю)
Әдәпле генә кодача
Тавыкларны ярата. (Төлке)
Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан. (Бүре)
Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак. (Куян)
Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
Аннан соң тәрбияче исемнәре аталган җәнлекләрне яхшылап карарга тәкъдим итә. Сораулар бирә:
- Бу җәнлекләрнең тышкы кыяфәтләрендә уртак яклар бармы? (Башлары, гәүдәләре, тәпиләре, койрыклары, колаклары бар.)
- Аермалары нәрсәдә? (Төсләре, зурлыклары, колак, койрык формалары белән аерылалар.)
- Бу җәнлекләр нинди ысул белән әвәләп ясалган? (Гәүдәсе һәм тәпиләре бер кисәк пластилиннан яки балчыктан, башы һәм койрыгы аерым кисәктән.)
Тәрбияче балаларга катнаш ысул белән әвәләп ясау тәртибен искә төшерә:
• балчык йомарламын зур һәм кечерәк ике кисәккә бүләбез;
• зур кисәкне юан багана итеп тәгәрәтәбез;
• багананың очларын сыгылмалы таякчык белән кисеп алып, шулардан җәнлек тәпиләрен ясыйбыз;
• юан багананы бөгеп, гәүдәсен һәм тәпиләрен ясыйбыз;
• кечерәк кисәкне зур һәм кечерәк тагын ике кисәккә бүләбез;
• шул зур кисәктән башын ясыйбыз, йөзен уеп куябыз,
• өстә, чеметеп һәм очлайтып, колакларын ясыйбыз;
• башын гәүдәсе белән тоташтырып, шомартып куябыз;
• өслекне тигезләп чыгабыз;
• калган балчык кисәген тәгәрәтеп, бер башын очлайтып, койрыгын ясыйбыз.
Тәрбияче балалардан сорый-сорый ясап күрсәтә:
- Куян һәм аю, төлке һәм бүре койрыкларын ничек әвәләп ясарга?
- Хайваннарның йонлачлыгын ничек күрсәтергә?
- Хайванны ничек утыртып куярга? (Арткы тәпиләрен алга таба бөгәргә.)
- Ничек яткырырга? (Алгы һәм арткы тәпиләрен алга таба бөгәргә.)
- Башын артка борып, атлаган җәнлекне ничек ясарга?
Балаларга үзләре теләгән җәнлекне әвәләп ясарга тәкъдим итә. Башкалардан элегрәк ясап бетергән балаларга урман аланына гөмбәләр «утыртырга», чәчәкләр белән бизәргә яки җәнлек балаларын әвәләп ясарга куша.
Шөгыль азагында балалар үзләре «иҗат иткән» аланнарны карыйлар, андагы йонлач, йомшак, уенчак җәнлекләрне табалар.
№ 31. Рәсем ясау: «Сабый портреты»
Тәрбияче төркемгә киендерелмәгән курчак алып керә. Балаларга курчак портретын ясарга тәкъдим итә. Балаларның портрет жанры турындагы белгәннәрен исләренә төшерә. Курчакны күрсәтеп, сораулар бирә:
- Курчакның башы, гәүдәсе, куллары нинди формада?
- Курчакның тәне нинди төстә?
Тәрбияче нәкъ шундый курчак рәсемен ясарга тәкъдим итә. Эш эзлеклелеген аңлата:
• сары, көрән һәм кызыл төстәге буяуларны палитрада катнаштырабыз. Бу безгә тән төсен ясар өчен кирәк. Килеп чык-кан төсне үз кулыбыз төсе белән чагыштырып карыйбыз;
• кәгазь бите уртасында овал рәвешендә гәүдәсен ясыйбыз;
• нечкә генә муенына, тоташтырып, түгәрәк башы ясала;
• иңбашларыннан овал рәвешендәге куллары, ә гәүдәсенең түбән ягында аякларын ясыйбыз;
• нечкә пумала белән йөзен ясыйбыз.
Шөгыль азагында тәрбияче балалар ясаган рәсемнәрне җыеп ала, тырышлыкларын хуплый. Балалар үзләренә ошаган портретлар турында сөйлиләр.
№ 32. Кору: «Йөк машиналары»
Тәрбияче Россиядә һәм Татарстанда эшләп чыгарыла торган йөк машиналары иллюстрацияләрен күрсәтә, аларны атый (КамАЗ, МАЗ, ГАЗ, КрАЗ һ. б.). Илебезнең төрле шәһәрләрендә бик куәтле йөк машиналары эшләп чыгарылуы турында, алар-ның авыр-авыр йөкләрне асфальт салынмаган начар юллар-дан да ташый алулары хакында сөйли. Татарстанда эшләп чыгарыла торган «КамАЗ» машинасының төрле ярышларда җиңеп чыгуын әйтә. Балалардан бергәләп экскурсиягә чык-канда күргән йөк машиналарын искә төшертеп, аларның төп өлешләрен атарга куша (йөртү өлеше, кабина, кузов, көпчәк-ләр, фаралар һ. б.).