Откуда приходит Новый год? 7 глава




Шөгыль барышында балаларга ярдәм итә, киңәшләр бирә. Иҗади эшләүләрен хуплый. Ахырда әзер эшләрне җыеп, так-тага элә. Кимчелекле һәм уңышлы рәсемнәрне бергәләп карыйлар. Балаларның тырышлыклары мактала.

№ 57. Күмер белән рәсем ясау: «Кышкы әкият»

Тәрбияче А. Шураевның «Кышкы пейзаж» (1972), И. А. Вельцның «Бәс» (1906), А. М. Васнецовның «Кыш йокы-сы» («Кыш») (1908-1914) картиналары репродукцияләрен карарга тәкъдим итә.

Кыш турында, репродукцияләр эчтәлеге һәм сурәтләү ысуллары хакында әңгәмә үткәрә. Шигырь укый:

В зимних сумерках метель
Средь деревьев бродит,
Опоясывая ель,
В голубом сугробе.

Балаларны урамга алып чыккач, табигатьтәге кышкы үзгәрешләргә игътибарларын юнәлтә. Кышка хас билгеләрне әйттерә (бөтен җирне кар каплаган, кояш күренсә дә, көннәр суык, агач ботакларында карабүрекләр, песнәкләр утыра). Төркем бүлмәсенә кайткач, «Кышкы әкият» темасына рәсем ясарга тәкъдим итә. Балаларның нәрсә ясаячакларын белешә, рәсемне күмер белән ясарга кирәк булачагын кисәтә. Штрихлар сызып яки буяп сурәт ясау алымнарын күрсәтә. Якында һәм еракта күренгән предметларны ничек урнаштырырга кирәкле­ген исләренә төшерә.

Балалар эшкә тотына. Кирәк булганда, тәрбияче аларга ярдәм итә. Иҗади омтылышларын хуплый.

№ 58. Әвәләп ясау: «Кунаклар көтәбез»

Тәрбияче Ш. Галиев шигырен укый:

Кунаклар

Без әзерлибез табын, Бавырсак һәм кош теле.
Китереп бөтен ягын: Ризыклар төрле-төрле:
Уртага куйдык чәчәк, Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Чәчәк янына - чәкчәк. Гөбәдия һәм коймак.

һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш! -
Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!

Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә. Балалар күңеленә кунакчыллык кагыйдәләрен сеңдерә (әдәпле аралашу, чәй тәкъдим итү, хәл белешү). Чәй эчү өчен чынаяк ясарга тәкъдим итә. Алып кергән чынаякның төп өлешләрен (төбен, чит-ләрен, сабын) күрсәтә. Балалар өлешләрнең формаларын, зурлыкларын, фактураларын билгелиләр. Тәрбияче әвәләп ясау эзлеклелеген аңлата:

• балчык йомарламын сыгылмалы таякчык белән ике кисәккә бүләбез;

• бер кисәген, чынаякның читләрен ясау өчен, багана итеп тәгәрәтәбез һәм тасма итеп җәеп куябыз;

• икенче өлешен урталай бүләбез - сабын һәм төбен ясау өчен;

• берсеннән шар әвәләп, аны җәябез - чынаяк төбе килеп чыгар;

• чынаяк төбе әйләнәсе буенча читләрен ялгыйбыз һәм шомартып куябыз;

• калган кисәктән баганачык тәгәрәтеп, дуга итеп бөгәбез һәм чыйаякка ялгыйбыз, бу аның сабы булыр;


• чынаяк өслеге шома булсын өчен, аны дымлы чүпрәк белән тигезләп чыгабыз;

• баскалап, чынаяк читләренә бизәк төшерәбез. Шөгыль азагында чынаяклардан чәй сервизы төзиләр.

№ 59. Рәсем ясау: «Кыш бабай һәм Кар кызы»

Тәрбияче М. Фәйзуллина шигырен укый:

Сер итеп кенә


Кыш бабай, Кыш бабай, Кыш бабай, Кыш бабай.
Син дә нәни булдыңмы? Елак малай булдыңмы?
Безнең шикелле син дә Сакаллы бабай булып
Чана шудыңмы? Әллә тудыңмы?

Кар тәгәрәтеп шар ясадыңмы?
Сиздерми генә кар ашадыңмы?
Әйт колагыма сер итеп кенә,
Саклыйм сереңне үз итеп кенә.

 

Шигырь эчтәлеге турында әңгәмә корып, балаларны шөгыль темасына тарта. Балалардан Яңа елның төп геройлары атамаларын рус һәм инглиз телләрендә әйттерә. Кыш бабай һәм Кар кызы иллюстрацияләрен караганда, балалар әлеге образларның охшаш һәм аермалы якларын (гәүдә өлешләре формасы, хәрәкәтләнү рәвешләре, образ үзенчәлекләре) әйтәләр.

Тәрбияче аерым өстәл артында образларның хәрәкәтләнү рә-вешләрен рәсемдә ясау алымнарың күрсәтә:

- тән төсе килеп чыгарлык итеп буяуларны кушабыз;

- овал рәвешендә йөзләрен, муеннарын ясыйбыз;

- муеннан башлап иңбашларын үткәрәбез;

- төсен сайлап, тун «киертәбез», аның итәкләре аска таба, киңәеп тора;

- тән төсендә итеп куллары хәрәкәтен ясыйбыз (бер кулы күтәрелгән — сәлам бирә, икенчесе терсәктән бөгелгән — таягын тоткан һ. б.), аннары җиңнәрен «киертәбез»;

- тунны бизибез, мех «тегеп чыгабыз»;

- башына мех кайтармалы бүрек «киертәбез»;

- күзләрен, авыз, борынын ясыйбыз;

- детальләр өстәп, рәсемне ясап бетерәбез.

Балалар нәрсә ясаячаклары турында, аларның геройлары нишләячәген, алар хәрәкәтләрен ничек күрсәтергә җыенуларын сөйлиләр. Рәсем ясау эзлеклелеген исләренә төшереп, тәрбияче балаларга эшкә тотынырга куша.

Шөгыль азагында балалар үзләре ясаган геройларның хәрәкәтләрен әйтәләр. Геройларны рус һәм татар телләрендә атыйлар.

№ 60. Кору: «Кояшлы шәһәр» (күмәк эш)

Тәрбияче Н. Носовның «Белмәмеш Кояшлы шәһәрдә» әсәренә ясалган иллюстрацияләрне күрсәтә һәм эчтәлек буенча сораулар бирә:

- Әсәрнең төп герое кем?

- Дусларының исемнәре ничек?

- Белмәмеш һәм аның дуслары яшәгән шәһәр ничек аталган?

Тәрбияче балаларга да үз шәһәрләрен корырга һәм аңа атама бирергә тәкъдим итә. Әңгәмә барышында балалар түбәндәгеләрне ачыклыйлар:

• Шәһәрдә нинди биналар булыр? (Йортлар, кибетләр, театрлар, балалар бакчалары, мәктәпләр.)
• Бу шәһәрдә кемнәр яшәр?
• Кем нинди бина төзер?
• Төрле вазифалы биналарның бер-берсеннән аермалары нинди булыр?
• Кору эшен нәрсәдән башларга кирәк? (Нигездән.)
• Тәрәзә уемнары калдырып, йорт стеналарын нинди детальләрдән төзербез?
• Түшәмне ничек эшләргә һәм түбәне ничек ябарга?;

Ниятләрне һәм төзелеш этапларын билгеләгәч, балалар кору эшенә тотыналар.

Эш барышында тәрбияче, кирәк булганда, балаларга ярдәм итә, киңәшләр, күрсәтмәләр бирә. Иҗади омтылышларын хуп-лый. Балалар ясаган корылмаларны «шәһәр»гә туплый, анализ ясап, балаларны мактый. Шәһәргә атама уйларга һәм анда кешеләр урнаштырырга тәкъдим итә. Барлык биналарның да шәһәр кешеләре өчен бик мөһим булуын әйтә, балаларны уртак эшне дус-тату рәвештә башкарып чыгуларын аңлауга этәрә.

№ 61. Рәсем ясау: «Казлар-аккошлар»

Тәрбияче «Казлар-аккошлар» («Гуси-лебеди») әкияте сюжетын искә төшерә, эчтәлек буенча сораулар бирә, казлар-аккошларның Иванушканы урлап алып киткән эпизодны рәсем итеп ясарга тәкъдим итә. Әкияткә ясалган китап иллюстрацияләрен күрсәтә. Кошларның канат җилпеп очулары сурәтләнгән рәсемнәрне бергәләп карагач, сораулар бирә:

- Кошларның гәүдә өлешләре нинди формада?

- Алар бер-берсенә карата нинди зурлыкта?

- Очканда, гәүдә өлешләре нинди рәвеш ала?

• Әгәр кош алга карап очса, овал гәүдәсе, яөни башы һәм муены сузынкы рәвештә була;
• әгәр кош, бергә очкан кошлар артта калмадымы дип борылып караса, муены дуга сыман бөгелә;
• очыш хәрәкәте траекториясе буенча канатлары өскә күтәрелгән яки як-якка җәелгән, я булмаса, аска караган булырга мөмкин;
• кошларның койрыклары сузынкы рәвеш алган. Балаларны аерым өстәл артына җыеп, тәрбияче зәңгәр күк йөзе фонында ак гуашь белән кош рәсемен ясау алымнарын күрсәтә:
• бер сызыкта озынча овал гәүдәсен, муенын, башын ясыйбыз;
• кошларның канат җилпүләрен сурәтләү өчен, пумаланы җәеп, сылап-сылап буйыйбыз.

Әзер рәсем үрнәкләрен күрсәткәннән соң, тәрбияче әкият эпизодын рәсемгә төшерергә тәкъдим итә. Эш барышында балаларга киңәшләр бирә, әйтеп җибәрә, ясап күрсәтә.

Шөгыль азагында балалар тәрбияче белән бергәләп үзләре ясаган рәсемнәрне карыйлар. Очкан кошлар арасында әйдәп баручы кошны һәм иң яшь кошларны табалар. Шөгыльгә ана-лиз ясаганда, тәрбияче кош канатларын пумаланы җәеп (киң буялыш) ясау ысулына игътибар юнәлтә.

№ 62. Кисеп ябыштыру: «Кар бөртекләре»

Тәрбияче якынлашып килүче бәйрәм турында искәртә һәм төркем бүлмәсен бизәргә тәкъдим итә. Кәгазьдән кисеп ясалган кар бөртекләрен күрсәтеп, аларны рус телендә әйтә һәм кисеп ясау ысулын аңлата:

- квадрат кәгазь битен диагональ буенча бөкләп өчпочмак ясыйбыз;

- ул өчпочмакны урталай бөклибез - уртача өчпочмак килеп чыгар;

- уртача өчпочмакны тагын урталай бөклибез - кечкенә өчпочмак күрербез;

- карандаш белән кар бөртекләре нурларын, кисү урыннарын сызабыз;

- шул сызыклар буенча кисәбез — кар бөртеге әзер.

Тәрбияче балалар игътибарын кар бөртекләрен кисеп ясау схемасына юнәлтә, аларга анализ ясый.

Кайчы белән эшләү күнекмәләрен исләренә төшерә. Контур буенча ашыкмыйча кисәргә өйрәтә. Балалар эшкә тотына. Тәрбияче аларга ярдәм итә, мөстәкыйльлекләрен хуплый. Шөгыль азагында балалар эшләрен җыеп ала, бергәләп төркем бүлмәсен бизиләр. Тәрбияче Г. Зәйнашева шигырен укый:

Миләүшә һәм кар бөртеге

Ак кар бөртеге һавада - Мин җылытыйм әле сезне
Уйнап-уйнап тирбәлә. Кайнар сулышым белән.
Бии-бии җиргә төшкәч, Авызыма капмый гына,
Җырын сузып җибәрә. Өшетмәс өчен өрәм.

Кар бөртекләрен санарга Урамда сезгә салкындыр,
Чыга өйдән Миләүшә. Әйдә, өйгә керик, - ди, -
Уч тутырып кар ала да Учлап-учлап ташыйм әле,
Әкрен генә серләшә: Тик бетмәгез эреп, - ди.

№ 63. Рәсем ясау: «Кышлаучы кошлар»

Тәрбияче табышмак әйтә:

Югары менә чылбырсыз, Морзе азбукасы белән
Түбән төшә баскычсыз, Тукылдата тук-тук-тук:
Өйләр сала балтасыз. (Кош) - Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук! (Тукран)

 

Аннан соң балаларның күчмә һәм кышлаучы кошлар ту-рындагы белемнәрен тикшерә, аларның атамаларын әйттерә. Кышлаучы кошлар иллюстрацияләрен күрсәтеп, кошларның төзелешләре, гәүдә формалары, бер-берсенә охшаш һәм аерма-лы яклары турында сораулар бирә. Бер кош үрнәгендә:

- кош гәүдәсенең иң эре өлешеннән башлап гади карандаш белән барлык өлешләрен ничек сызгалап чыгарга;

- безнең якларда кышлаучы кошларга (карабүрек, песнәк, чыпчык, саескан, тукран) хас үзенчәлекләрне, аларның зурлыкларын, өлешләре пропорцияләрен рәсем аша ничек җиткерергә;

- кошларның хәрәкәтләрен (ботакта утыра, чукый, оча) ничек күрсәтергә икәнен аңлата.

Тәрбияче балаларның игътибарларын кошлар каурыендагы төсмерләр күплегенә юнәлтә һәм, ул төсмерләрне рәсемдә күрсәтү өчен, палитрада төсләрне ничек итеп кушарга кирәклекне өйрәтә.

Балаларга, рәсем ясау өчен, үзләренә бер кошны сайлап алырга, аның турында сөйләргә, тышкы кыяфәтен тасвирларга һәм ясау ысуллары турында сөйләргә куша. Балалар эшкә тотына. Шөгыль барышында тәрбияче, кош хәрәкәтләрен рәсемдә күрсәткәндә, каурый төсмерләре өчен буяулар кушканда, ком-позиция төзегәндә, балаларга ярдәм итә.

Шөгыль азагында әзер рәсемнәрне бергәләп карыйлар, туган ягыбызда кышлаучы кошларның күптөрлелегенә сокланалар, кош исемнәрен рус телендә әйтәләр.

№ 64. Рәсем ясау: «Барыня»

Тәрбияче рус халык уенчыкларын күрсәтеп (кара: Иллюстратив материал. — 43 б.), әлеге уенчыкларны танып, исемнәрен әйттерә. Дымково уенчыкларының балчыкны мичтә яндырып ясалуларын, ак буяу белән капланып, бизәкләр төшерелүләрен искәртә. Балаларга бизәк элементларын (түгәрәкләр, боҗралар, нокталар, туры һәм дулкынлы сызыклар, буялышлар; һәм бу элементларны берләштерү). Тәрбияче ба-лаларга Дымково барынялары атамаларын (купшыбикә (щеголиха), бала караучы (няня), су ташучы (водоноска)) искә төшерә һәм алар турында кыскача әйтеп үтә:

- су ташучы көянтә-чиләкләр белән су ташый;

- бала караучы сабыйлар тәрбияли;

- купшыбикә, зонтик тотып һәм эт ияртеп, урам әйләнә. Тәрбияче балалар игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтә:

- барлык барынялар да җиң очлары балитәкле кофталар, озын киң итәкләр, алъяпкычлар (купшыбикәләрдән кала), башларына кокошниклар кигәннәр;

- кокошник төсе, һичшиксез, итәк бизәгендә кабатлана, кофта бер төскә генә буяла;

- итәктәге бизәкләр бөтен итәк буенча таратып урнаштырыла яки бизәк итәк бөрмәләре арасына өстән аска таба ясала. Киң итеп вертикаль һәм горизонталь сызыклар үткәрергә (шакмаклы итәк), шакмаклар эченә бизәк элементлары ясарга да мөмкин.

Тәрбияче балаларга да, Дымково осталарына әверелеп, Дым-ково барыняларын бизәргә тәкъдим итә. Иң элек кокошникны, аннары кофтаны, соңыннан итәкне бизәргә кирәклеген аңлата. Ике-өч баладан итәкне нинди төсләр белән буярга җыенулары, нинди бизәк элементларын кулланачаклары, бизәкне ничек ур-наштырачаклары турында сораша.

Тәрбияче аеруча кызыклы элементларны үзара яраштыруга ирешкән балаларны мактый. Рәсем ясауның төрле һәм дөрес алымнарын куллануларына, ниятләрен тормышка ашыруларына, образны төгәл гәүдәләндерүләренә этәрә, һәр эштә уңыш-лы бизәкләрне табып мактый.

№ 65. Әвәләп ясау: «Федора кайгысы»

Тәрбияче К. И. Чуковскийның «Федорино горе» әкиятеннән өзек укый, иллюстрацияләрен күрсәтә:

Скачет сито по полям,
А корыто по лугам.
За лопатою метла
Вдоль по улице пошла.


 

Топоры-то, топоры
Так и сыплются с горы.
Испугалася коза,
Растопырила глаза:
«Что такое? Почему?
Ничего я не пойму».

Тәрбияче әсәр эчтәлеге буенча сораулар бирә, әйберләрне саклап тотарга, чиста-пөхтә булырга кирәклекне аңлата. Кеше хәленә керә белү, кызгану хисләре тәрбияләп, балаларга Федора өчен яңа савыт-саба әвәләп ясарга тәкъдим итә. Ул савыт-саба ясау ысулларын сорый (диск читләрен бөгеп чыгабыз - тәлинкә булыр, шар итеп тәгәрәтеп, пластилин яки балчык йомарламының уртасын баскалап яки тасма итеп сузып, чынаяк ясарбыз). Тасма ысулын исләренә төшергәч, тәрбияче дискка, ягъни чынаяк төбенә, тасманы ничек ялгау һәм сылап куюны күрсәтә. Бу савытны кәстрүлгә, табага, чүмечкә ничек әйләндереп булуы турында сорый.

Нинди савыт ясаячакларын хәл иткәч, балалар эшкә тотына. Тәрбияче аларга кирәк чакта ярдәм итә, мөстәкыйльлекләрен хуплый. Шөгыль азагында бөтен эшләрне җыеп ала, анализ ясый, эщләрне бәяли, алардан сервиз төзи. Балаларга Федора исеменнән рәхмәт әйтә.

№ 66. Алдан уйлап, рәсем ясау: «Зоопаркта нәрсә бар?»

Тәрбияче Л. Шәех шигырен укый:

Зебра

Зоопаркка Африкадан
Зебра килгән, карале!..
Ат диеп әйтер идең дә,
Төсе — аклы-каралы.

Аннан соң зоопарктагы хайваннар, аларның яшәү тирәлеге турында әңгәмә үткәрә. Иллюстрацияләр, уенчык хайваннарны күрсәтеп, балаларның төрле климат зоналары хайваннары турындагы күзаллауларын белешә. Үзләре ясаган хайван рәсемнәреннән зоопарк төзергә тәкъдим итә. Хайваннарны чагыштырганда, аларның гәүдә өлешләрендәге охшашлыкларны һәм аермаларны таптыра (бер үк гәүдә өлешләре бар, әмма алар зурлыклары, формалары, төсләре белән аерылалар). Балалар әйтеп тора, ә тәрбияче, төс төсмерләрен кулланып, фактураны рәсемдә пумала белән сылап-сылап ясау алымнарын күрсәтә.
Рәсемне ничек тулыландыру турында сорый (вольер ясарга, «койма тотарга» мөмкин).
Балаларның нәрсә ясаячакларын һәм сурәтләү ысулларын ачыклагач, алар эшкә тотына.

Эш барышында тәрбияче иллюстрацияләр һәм уенчыклар күрсәтеп ярдәм итә. Шөгыльгә анализ ясаганда, тәр-бияче рәсемдәге һәм чын хайваннар арасындагы охшашлык-ларны күрә, балаларның осталыкларын, пөхтәлекләрен мак-тый.

№ 67. Кәгазьдән кору: «Умырзаялы кәрзин»

Тәрбияче Ә. Бикчәнтәева шигырен укый:

Умырзая

Умырзая чәчәге, - Ай, нинди матур, - дидек,
Бар чәчәктән уздырып, Умырзаяны күреп.
Җир өстенә калыккан, - Яз бүләге безгә, - дип,
Кар мендәрен туздырып. Зөлфия тора көлеп.

Аннан соң тәрбияче балалардан кайсы әкияттә умырзая чәчәгенең яз белән кышны кавыштыруы турында сорый.

С. Я. Маршакның «Двенадцать месяцев» әкияте эчтәлеген искә төшергәч, тәрбияче балаларга умырзая кәрзинен ясарга гәкъдим итә. Кәрзиннең төп өлешләрен ачыклагач, аны кәгазьдән корып күрсәтә:

- квадрат кәгазь битен дүрт тапкыр урталай бөклибез;
- ачабыз, бөгү сызыклары белән бүлгәләнгән 16 кечкенә квадрат килеп чыгар;
- як-яктагы берсен (кәрзин сабы) һәм өске рәттәге кечкенә квадратларны кисеп алабыз;
- бөгү сызыклары белән кечкенә квадратларга бүленгән квадрат калыр;
- өстәге квадратларны үзара ябыштырабыз (астагыларында);
- килеп чыккан тартмага кисеп алынган полосаны (сапны) ябыштырабыз.

Умырзая иллюстрациясен бергәләп карагач, тәрбияче анны ничек ясап булуы турында уйларга куша:

• пластилиннан шар әвәлибез, басып диск җәябез;
• өч дискны бер-бер артлы сабакка бөтерәбез – умырзая әзер.

Тәрбияче, сораулар биреп, кәрзин кору эзлеклелеген бала-лар хәтерендә ныгыта.

Эш барышында кирәк чакта тәрбияче балаларга ярдәм итә. Алдан уйлап эшләүләрен, мөстәкыйльлекләрен хуплый. Шө-гыль азагында балалар иң пөхтә ясалган кәрзиннәрне табып күрсәтәләр. Тәрбияче кәрзиннең пөхтә ясалуы аның төгәл итеп киселгән өлгесеннән бәйле булуын төшендерә.

№ 68. Рәсем ясау: «Ә безнең тәрәзәбездән Кызыл мәйдан күренә...»

Тәрбияче С. Михалковның «А что у вас?» шигырен укый (кара: Иллюстратив материал. - 87 б.).

Балаларга шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирә. Аннан соң фатир, йорт тәрәзәсеннән күренгәннәрне рәсемгә төшерергә тәкъдим итә. Игътибарларын шәһәр пейзажлары сурәтләнгән иллюстрацияләргә юнәлтә.
Әйберләрнең кайда урнашуларына карап (алгы, урта, ерак планда), аларның аермаларын рәсем аша җиткерү кагыйдәләрен аңлата һәм ясап күрсәтә:

- безнең тәрәзә янында биек каен үсә, ул шулкадәр якын ки, аның бары тик таплы-таплы кәүсәсе генә күренә - алгы план;

- каеннан бераз ераграк машина юлы үтә, ул юлның бер өлешен каен кәүсәсе каплап тора — урта план;

- юлның аргы ягында тугыз катлы йорт күренә, әмма ул, ерактарак урнашканга күрә, зур булып тоелмый - ерак план.

Тәрбияче балаларның ни ясарга җыенулары, сюжетны җен-текләп тасвирлауларына ирешә. Эшкә тотынырга тәкъдим итә.

Шөгыль азагында балалар бер-берсенең эшләрен карыйлар, иң ошаганнарын күрсәтәләр, үз шәһәрләре күренешләре белән хозурланалар.

№ 69. Кисеп ябыштыру: «Күңелле әйлән-бәйлән»

Тәрбияче Яңа ел бәйрәмендәге әйлән-бәйләнне искә төшерә.

Балалар белән бергәләп җыр башкарырга мөмкин:

Әйлән-бәйлән уйныйбыз

(Л. Батыр-Болгари музыкасы, Р. Батулла сүзләре)

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Күңелле дуслар белән -
Бер дә уйнап туймыйбыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән бергәләшеп уйныйбыз,
Әйдә бергә кул тотышып биибез.

Балаларга үзләренә әйлән-бәйлән кисеп ясарга тәкъдим итә. Эш эзлеклелеген аңлата һәм ясап күрсәтә:

- бер буй кәгазьне киң ягы буенча берничә тапкыр урталай бөклибез;

- бөгү сызыгы буенча тотып, Петрушканы (яртысын) калпагыннан башлап кисеп алабыз;

- каршы ягында киселмәгән өлешен (кулларын) калдырабыз;

- бөкләгәннәрне әйләндереп ачабыз, Петрушкалар әйлән-бәйләне килеп чыгар;

- «иҗат тартмасы»ннан Петрушка киемен бизәү өчен ки-рәкле төрле төстәге һәм фактурадагы кәгазь кисәкләрен табып алабыз.

Гармун күрегедәй итеп кисү эзлеклелеген төшенгәч, балалар эшкә тотына.

Эшләргә анализ ясаганда, тәрбияче балаларның дөрес итеп кисүләренә, эшкә иҗади якын килүләренә игътибар юнәлтә.

№ 70. Рәсем ясау (кисеп ябыштыру элементлары белән): «Валентинка»

Тәрбияче бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрә. Бәйрәмнәрдә әти-әниләргә, туганнарга, дусларга бүләкләр бирү гадәте булуын әйтә. Һәм Изге Валентин көне турында сөйли: бер легендада Валентин исемле священник (дин әһеле) турында хәбәр ителә. Урта гасырлардагы законнар буенча солдатларга өйләнү тыелган булган, ә Валентин атакай яшерен рәвештә аларны сөйгән кызлары белән өйләнештергән. Моны белеп алган хакимнәр священникны җәзалап үтергәннәр. Аны җәзага тарткан көн (14 фев-раль) тора-бара бәйрәмгә, мәхәббәт һәм үз язмышыңны эзләү көненә әверелгән. Бу көнне яшьләр фестивале үткәрелә башлаган. Мәйдан уртасына зур савыт куйганнар һәм шунда алдан язылган кәгазьләр салганнар. Аннан соң аларны бергә бутап, савыттан ала торган булганнар, шулай итеп үзләренең сөйгәннәрен тапканнар, аларны Валентин һәм Валентина дип атаганнар.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: