№ 106. Рәсем ясау: «Кремль»
Тәрбияче «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы буйлап виртуаль тур оештыра (һttр://сulture.ru/atlas/object 701), Казан төзелү, Кремль корылу тарихы турында беркадәр мәгълүмат бирә: «Өч ягыннан да су белән әйләндереп алынган Кремль калкулыгы крепость кору өчен бик кулай була. Болгар кабиләләренең беренче ныгытмалары Казансу елгасының биек ярларында бик ерак гасырларда ук корыла.
Таш Кремль соңрак, Идел Болгарының (элек безнең республикабыз шулай аталган) төньяк чикләрен саклау өчен төзелә. Батый хан җитәкчелегендәге монгол гаскәрләре Көнчыгыш Европаны басып алганда, Идел Болгары монголлар империясенең бер әмирлегенә әверелә. Болгар шәһәре юк ителгәннән соң, башкала Казанга күчерелә.
Алтын Урда таркалганнан соң, Чыңгыз хан нәселе дәвамчысы Олуг Мөхәммәт бәйсез Казан ханлыгын төзи. Башкаланы ныгыту эшләре башлана. Рус елъязмачылары сүзләренә караганда, Кремльнең таш стеналары дошман гаскәре үтеп керә алмаслык итеп ныгытыла. Кремль территориясендә Хан сарае һәм берничә мәчет, шул исәптән Нургали (таш) һәм Хан (агач) мәчетләре корыла. Хан мәчетенә соңрак Казан Кремлен Иван Грозный гаскәрләре һөҗүменнән саклаучы сәед Кол Шәриф исеме бирелә.
Казан Кремле Иван Грозный һөҗүменнән соң рус крепостена әверелдерелә, анда православие чиркәүләре (Николай Чудотворец чиркәве, төп кафедраль Благовещение соборы, Киприан һәм Иустина чиркәве), Сөембикә манарасы, Губернатор сарае корыла. XXI гасыр башында Казан ханлыгының изге һәйкәле Кол Шәриф мәчете яңадан торгызыла».
|
Тәрбияче төркем бүлмәсендә дә Казан Кремле музеен төзергә, ягъни аның архитектура һәйкәлләренең рәсемнәрен ясарга тәкъдим итә. Балаларга сораулар бирә:
- Казан Кремле территориясендә нинди архитектура һәйкәлләре бар?
- Аларның вазифалары нинди?
- Аларның охшашлыклары һәм аермалары нидән гыйбарәт?
Үзләре ясарга ниятләгән бина һәм аның үзенчәлекле бил-геләре турында сөйләргә тәкъдим итә, рәсем ясау эзлеклелеген исләренә төшерә.
Әзер эшләр бер архитектура ансамбленә туплана. Балалар биналарны танып әйтәләр. Казан Кремле турында сөйлиләр. Тәрбияче шигырь укый (кара: Иллюстратив материал. - 131 б.).
№ 107. Әвәләп ясау: «Өй зоопаркы»
Г.-Х. Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» әкияте өзеге укыла, слайдлар күрсәтеп барыла. Тәрбияче үрдәк бәбкәсенә ярдәм итеп, яңа өй төзергә, аны «Өй зоопаркы» дип атарга тәкъдим итә һәм табышмаклар әйтә:
Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы. (Ат)
Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый. (Кәҗә)
Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы. (Сарык)
|
Ияре дә, дугасы да үзендә. (Дөя)
Бүре түгел — көрән,
Куян түгел — озын колаклы,
Ат түгел — тояклы. (Ишәк)
Төрән танау җир сөрә. (Дуңгыз)
Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)
Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче)
Башы тарак, койрыгы урак. (Әтәч)
Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды. (Тавык)
Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)
Йон йомгагым — бөдрә,
Су күрдеме — йөгерә. (Үрдәк бәбкәсе)
Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (Каз)
Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга. (Үрдәк)
Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк. (Мәче)
Шуннан соң йорт хайваннары турында әңгәмә үткәрелә. Тәрбияче пластилин белән эшләүнең төп ысуллары һәм лымнарын балаларның исләренә төшерә:
- Хайван сыннарын ничек әвәләп ясарга була? (Өлешләп яки бөтен бер кисәккә ваграк өлешләрне ялгап.)
• Өлешләп:
1) эш бәләкәй шарлар тәгәрәтүдән башлана;
2) шарларны баганалар итеп тәгәрәтәбез — аяклары ясалыр, нечкәрәк итеп тәгәрәтсәк, койрыгы килеп чыгар;
3) канатлар яки томшыклары (борыннары) килеп чыксын өчен, баганаларны яки шарларны басып яки чеметеп куябыз;
4) әвәләп ясалган детальләрне (тәпиләрне, канатларны, койрыкларны, колакларны, күзләрне, борыннарны) киндер-сюрприз капсуласына сылап ялгыйбыз;
|
5) әзер предметка пластилиннан вак детальләр беркетәбез (мөгезләрен, гәүдәсендәге тапларын) һ. б.
• Бөтен бер кисәккә ваграк кисәкләрне ялгап:
1) зур йомарламнан багана тәгәрәтәбез;
2) сыгылмалы таякчык белән багананың очларын кисеп алабыз һәм аякларын ясыйбыз;
3) аяклары астан бөгелеп, табаннары ясала һәм аскуймага беркетелә;
4) башка өлешләрен ялгап сылап куябыз.
Тәрбияче шушы аңлату эшләреннән соң балаларга үзләре сайлаган ысул белән өй зоопаркы ясарга тәкъдим итә. Ике-өч баладан ничек эшләргә җыенулары турында сорый.
Эш барышында иллюстрацияләр күрсәтеп, киңәшләр биреп ярдәм итә.
Шөгыль азагында балалар үз эшләрен күреп сокланалар, зоопаркта яшәгән хайваннарны танып әйтәләр. Соңыннан әвәләп ясалган хайваннар белән әкият сюжеты төзеп уйныйлар, һәр бала үз эшләнмәсен өй зоопаркы макетына куя.
№ 108. Рәсем ясау: «Җиңү көне»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Бүген бәйрәм - Җиңү көне, Илебезне дошманнардан
Халык агыла урамга: Алар азат иткәннәр,
Ветераннарны котлыйлар, Орден-медальләрен тагып,
Баш ияләр аларга. Зур бәйрәмгә килгәннәр.
Аннан соң бергәләп иллюстрацияләр карыйлар. Игътибар итәргә: салют нурлары бер ноктадан ирекле юнәлештә (кояш нурлары сыман — әйләнә буенча; җилпәзә, фонтан, парлы яки ялгыз нурлар булып - ярымтүгәрәк буенча, ә нурлар очында -йолдызчыклар, кар бөртекләре, түгәрәк рәвешендәге утлар) атылучы сызыклардан гыйбарәт.
Тәрбияче «Шәһәр өстендә Җиңү салюты» картинасын ясарга тәкъдим итә. Ике-өч баладан алар ясарга теләгән рәсем эчтәлеген сорый, якындагы һәм ерактагы предметларны кәгазь битендә ничек урнаштырырга, предмет үзенчәлекләрен ничек күрсәтергә җыенуларын белешә.
Эш барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә, чиста-пөхтә булырга өнди.
Ахырдан Н. Найдёнова шигырен (Р. Сәлах тәрҗемәсе) укый:
Күкләр һәрчак зәңгәр булсын,
Төтен белән тулмасын!
Туплар атылмыйча торсын,
Ядрә шавы туктасын!
Авыллар һәм шәһәрләрдә
Кошлар җыры тынмасын!
Һәрвакыт һәм һәр көнне
Тынычлык булсын җирдә!
№ 109. Күзаллап кору: «Джек төзегән йөрт»
Тәрбияче уен ситуациясе тудыра: инглиз теленнән С. Маршак тәрҗемәсендәге «Джек төзегән йөрт» геройлары өчен йорт проекты эшләргә ярдәм итүне сорап язылган хатны укый. Балалар белән шул әсәрдәге геройларны искә төшереп чыгалар. Әңгәмә вакытында тәрбияче балаларның йортларны ничек төзергә җыенуларын, нинди төзелеш материаллары кулланачакларын, нинди шартларны (сыйдырышлылыгы, нык-лыгы, уңайлылыгы, үзенчәлекләре) һичшиксез үтәячәкләрен ачыклый. Балаларга, дүртәр кешелек төркемнәргә бүленеп, кемнең нәрсә ясаячагын килешергә тәкъдим итә.
Тәрбияче эш тәртибен исләренә төшерә, аңлата, һәр балага ярдәм итә, хуплый. Анализ ясаганда, бергәләп башкарылган эшнең дуслыкны ныгытуын, матуррак һәм кызыйлырак килеп чыгуын төшендерә.
№ 110. Рәсем ясау: «Кызыл калфак»
Тәрбияче Ш. Перроның «Кызыл калфак» әкияте буенча әң-гәмә оештыра. Шуннан соң балаларга үз әкият китапларын ясарга тәкъдим итә.
Балаларга сораулар бирә:
- Китаплар иллюстрацияләрен кемнәр ясый? (Рәссам-иллюстраторлар.)
- Рәссам-иллюстраторлардан кемнәрне беләсез?
- Моңа кадәр без шөгыльләрдә нинди әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясаган идек? (Тәрбияче балаларның элек эшләгән иллюстрацияләрен күрсәтеп, җавап бирергә ярдәм итә.)
Тәрбияче бирем үтәлешен аңлатканда, иң элек балавыз акбур белән кәгазь бите уртасында әкият геройларын һәм әкият барган урынны (урман, кызның әбисе яши торган йорты һ. б.) ясарга, аннан соң акварель белән буярга кирәклекне төшендерә.
Буяулар, пумала белән эшләү кагыйдәләрен исләренә төшерә, киңәшләр бирә, эшләп күрсәтә.
Шөгыль азагында тәрбияче балалар рәсемнәре буенча әкият сюжетын төзи, әкияткә кагылышлы төрле сораулар бирә, рәсемнәргә анализ ясый.
№ 111. Кисеп ябыштыру: «Матур күбәләкләр»
Тәрбияче: «Бүген без гаҗәеп бөҗәкләр дөньясы белән танышырбыз», ди һәм Г. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыреннән өзек укый, өзектә кем турында сүз баруын төшенергә кирәклекне әйтә:
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя Тик гомрем бик кыска:
Кояшның яктысы; Бары бер көн генә, -
Аш буладыр миңа Бул яхшы, рәнҗетмә
Чәчәкләр хуш исе. Һәм тимә син миңа!
Балалар җавапны әйткәннән соң, тәрбияче дәвам итә: «Күбәләк рус телендә «бабочка» була. Бу сүзләрне кабатлагыз һәм исегездә калдырыгыз. Планетабызда күбәләкләр бик күп: төн күбәләкләре, көн күбәләкләре. Кайсыларын көн, ә кайсыларын төн күбәләкләре диләр икән? (Балалар җавабы.) Көн күбәләкләре көндез актив. Алар чәчәкләр арасында күренми торган бик ачык төсләрдә булалар. Төн күбәләкләре көндез ял итәләр, төнлә очалар. Төсләре дә көн күбәләкләренеке кебек җете булмый.
Күбәләкләрнең 200 меңнән артык төре бар. Канатлары вак тәңкәчекләр белән капланган. Әлеге төсле тәңкәләр бик нәзбе-рек, аларны кулга алсаң, күбәләккә зыян килергә, хәтта күбәләк үләргә дә мөмкин. Күбәләкләрне тотмагыз һәм моны баш-каларга да аңлатыгыз. Гүзәллекне саклагыз!»
Тәрбияче Татарстандагы төрле күбәләкләр иллюстрацияләрен (кычыткан күбәләге, тавискүз, адмирал, махаон) каран, охшашлыкларын (бердәй гәүдә өлешләре булуын) һәм аермаларын (гәүдә өлешләренең формасы, төсе, канатларындагы бизәкләре) табарга куша.
Шуннан соң балаларга күбәләк кисеп ябыштырырга тәкъдим итә. Бергәләшеп күбәләкләр рәсемнәрен (формасы, зурлыгы, төсе) карыйлар. Тәрбияче балалар белән кайчы ярдәмендә симметрияле формаларны салмак кисү алымнарын хәл итә, үзе кисеп күрсәтә һәм кайчы белән эшләү кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерә:
- турыпочмаклыкны почмагын почмакка, ягын якка туры китереп урталай бөклибез;
- бөгү сызыгын сыпырып куябыз;
- бөгү сызыгыннан тоткан килеш шуннан башлап зур ка-натны, аннан соң кечерәк канатны кисәбез;
- кайчыны аскуймага алып куябыз;
- күбәләкне ачабыз;
- канатларны әзер формалар белән бизибез, уң һәм сул ка-натлары бердәй булырга тиеш;
- күбәләкләрнең гәүдәләрен генә ябыштырабыз. Тәрбияче, балалар мөстәкыйль эшләгәндә, киңәшләр бирә, үзе ясап күрсәтә. Шөгыль азагында балалар барлык күбәләкләрне зур бер картина итеп туплыйлар.
№ 112. Рәсем ясау: «Чебен-чебенчек, кортлар-бөҗәкләр»
Тәрбияче К. Чуковскийның «Муха-цокотуха» әкиятеннән өзек укый:
Муха, Муха-цокотуха,
Позолоченное брюхо!
Муха по полю пошла,
Муха денежку нашла.
Әкият герое акчасын нәрсәгә тота, кунакка кемнәрне чакыра - тәрбияче балалар белән шул турыда әңгәмә кора. «Чебенне һәм аның кунакларын бер сүз белән ничек атап булыр иде?» дигән сорау куя.
Аннан соң бөҗәкләр иллюстрацияләрен (формалары, төсләре, зурлыклары, төзелешләре, нинди өлешләрдән торулары) карарга һәм барлык бөҗәкләрнең үзенчәлекләрен билгеләргә куша. Балалар сөйләгәннән соң, нәтиҗә ясый: «Бөҗәкләр -җирдәге тереклек ияләренең иң күп санлы төрләреннән берсе. Аларның нинди генә төрләре юк! Бөҗәкләрнең умырткалары юк, алар трахея яки тире аша сулыйлар. Барлык бөҗәкләрнең дә гәүдәләре баштан, күкрәк һәм корсактан тора. Алар күкрәк өлешендә урнашкан өч пар очлыклары ярдәмендә хәрәкәтлә-нәләр».
Тәрбияче балаларга күмер белән бөҗәкләр ясарга тәкъдим итә. Күмер белән рәсем ясау, аңа төрлечә баскалап, төснең төр-ле төсмерләрен табу турында аңлата. Бөҗәк гәүдәсенең баштан, күкрәктән һәм корсактан, алты тәпидән һәм канатлардан то-руын исләренә төшерә.
Мөстәкыйль эш барышында киңәшләр бирә, ясал күрсәтә, эшләүләрен күзәтә, һәр балага ярдәм итә.
Шөгыль азагында үз эшләре турында сөйләргә тәкъдим итә һәм Р. Әхмәтова шигырен укый:
Чебен, чебен, чер итәм,
Тиз генә очып китәм.
Ялтыравык күлмәгем,
Көянтәм һәм чиләгем,
Чишмәгә суга килдем,
Тәмле бәлеш пешердем
Чәй янына куярга,
Сезне көтәм, дусларым,
Биергә һәм уйнарга!
№ 113. Рәсем ясау: «Бака-патшабикә»
Тәрбияче рәссам-иллюстраторлар И. Билибин һәм А. Якобсонның «Царевна-лягушка» әкиятенә ясаган иллюстрацияләрен күрсәтә. Әкият эчтәлеге буенча балалар белән әңгәмә үткәрә, сораулар бирә. Бергәләп патшабикә образын тасвирлыйлар:
- Ул нинди?
- Башкалардан ни белән аерыла?
- Киемнәре нинди?
- Күлмәктәге бизәкләре нинди?
- Башына нәрсә кигән?
- Патшабикәнең нинди һөнәрләре бар?
Тәрбияче патша кызының әкияти, ягъни уйдырма образ булуын аңлата һәм һәр кеше аны үзенчә күзаллавын әйтә. Менә И. Билибин һәм А. Якобсон аны шушы иллюстрацияләрдәгечә күзаллаганнар.
Тәрбияче хәзер балаларга да шушы әкият образының үзләре күзаллаган вариантын ясарга тәкъдим итә. Балалар белән бер-гәләп кәгазь битендә аның сурәтен ничек урнаштыруны хәл итәләр: төп образ кәгазь битенең уртасында ясалырга тиеш. Пумала белән эшләү, рәсем контуры буенча бер юнәлештә буяу алымнарын исләренә төшерәләр. Шөгыль азагында тәрбияче
алардан үз рәсемнәре турында сөйләтә һәм Е. Рединның
«Лягушка-царевна» әсәреннән өзек укый:
Вот идёт — светлее света,
В шёлк и бархат разодета,
Косы русые до пят,
Ленты алые горят,
Ручки — в перстнях драгоценных,
Ножки — в туфельках отменных,
Шея — в ясных жемчугах,
Серьги-яхонты в ушах.
Лёгкий стан - что стебель гибкий,
Губы светятся улыбкой,
Из очей — снопы лучей
Красна солнышка ярчей.
№ 114. Әвәләп ясау: «Әкияти җәнлекләр»
Тәрбияче балаларга табышмаклар (Р. Сәлах шигырьләре) әйтә:
Бакчадагы алмаларга
Ияләшә әкияттә.
Каурыйлары серле аның,
Үзе алтын, әлбәттә. (Сәмруг кош)
Андерсен әкиятендә
Үрдәкләр гаиләсендә
Яшәгән бер ямьсез кош —
Үсеп җиткән чын аккош. (Шыксыз үрдәк бәбкәсе)
Чуковский әкиятендә
Самавыр сатып алган.
Ә үзен авыр хәлләрдә
Черки коткарып калган. (Чебен-Чебенчек)
Патша улы угын аткан,
Эзләгән — табылмаган.
Бигрәк сәер булгангамы,
Кәләшен танымаган. (Бака-патшабикә)
Тоттырмый торган хайван —
Ике башы бар аның.
Айболит кына белә, ди,
Кая таба барганын.
Бигрәк кызганыч малкай, Исеме —... (Тянитолкай).
Бу әкият каһарманы
Койрыклы да мыеклы.
Эшләпәсендә каурый бар,
Туны буй-буй сызыклы.
Кызыл итеген кигән,
Ике аяклы икән. (Итек кигән мәче)
Бер нәни җәнлек яшәгән
Телефон өйчегендә.
Гена белән дуслашканчы,
Белмәгән исемен дә.
Иптәше крокодилдан
Кечерәк ул дүрт башка.
Бурсык түгел, көзән түгел,
Исеме -... (Чебурашка).
Шуннан соң балалардан нинди әкияти җәнлекләр белүлә-ре турында сорый. Балаларга әкияти җәнлекләр иллюстра-цияләрен карарга һәм үзләренә дә әкияти җәнлек күзалларга һәм атама бирергә тәкъдим итә. Җәнлекләрне өлешләп һәм пластилин йомарламыннан ясау алымнары турында сөйләшеп алалар.
• Өлешләп:
1) кечерәк шарлар тәгәрәтәбез;
2) шул шарларны баганачыклар итеп әвәлибез - аяклары ясалыр, нечкәрәк итеп тәгәрәтсәк - койрыгы килеп чыгар;
3) канатлары яки томшыклары (борыннары) ясалсын өчен, баганачыкларны яки шарларны яссы итеп җәябез яки чеметеп куябыз;
4) әвәләп ясалган детальләрне (тәпиләр, канатлар, койрыклар, колаклар, күзләр, борыннарны) гәүдәгә ялгап сылап куябыз;
5) предметка пластилиннан ясалган вак детальләрне (мөгез-ләрен, гәүдәдәге тапларын һ. б.) беркетәбез.
• Бербөтен йомарламга ваграк өлешләрне ялгап:
1) зур кисәктән багана тәгәрәтәбез;
2) багананың очларын сыгылмалы таякчык белән кисеп ала-быз, аяклары булыр;
3) аякларны астан бөгеп, табаннар ясыйбыз һәм аскуймага урнаштырабыз;
4) башка өлешләрен ялгап, сылап куябыз.
Тәрбияче шушы өйрәткәннәр буенча балаларга да әкияти хайваннар әвәләп ясарга куша. Эш башлаганчы сораулар бирә:
- Нинди әкияти җәнлекләрне әвәләп ясарбыз?
- Аларга хас билгеләрне ничек күрсәтерсез?
- Өстәмә материалларны (муенса төймәләре, орлыклар, сәдәпләр) кайда кулланырсыз?
Балалар мөстәкыйль эшләгәндә, киңәшләр бирә, исләренә төшерә. Шөгыль азагында балаларның эшләнмәләре җыеп алына, аларны бергәләп карыйлар, аеруча үзенчәлекле килеп чыкканнарына игътибар итәләр.
№ 115. Рәсем ясау: «Сирень»
Тәрбияче һәм балалар бакча участогындагы чәчәккә күмел-гән сиреньне күзәтәләр, аның оешма чәчәкләренә, чәчәкләре (чуклары) ничек урнашуына игътибар итәләр. Тәрбияче бала-ларга сораулар бирә:
- Сирень нинди төсләрдә була?
- Сирень яфраклары нинди төстә?
- Сирень яфраклары нинди формада?
Аннары, пенопласт белән баскалап, сирень ясарга тәкъдим итә.
Вак чәчәкләрне пенопласт белән ясау алымнарын аңлатып ясап күрсәтә:
• пенопласт кисәкчеген буяуга манабыз һәм кәгазь битенә басып куябыз;
• тагын бер пенопласт кисәкчеген башка төсмердәге буяуга манабыз да, беренче сурәт кипкәч, өстенә кабат басабыз.
Балалар эшкә тотынганчы тәрбияче һәр бала сирень ботакларын үзе теләгәнчә урнаштыра алуын әйтә.
Балалар эшләгәндә, киңәшләр бирә, ярдәм итә.
Шөгыль азагында балалар әзер рәсемнәрне карап бәя бирәләр. Тәрбияче аларны мактый, хуплый
№ 116. Табигый материалдан кору: «Урманда нәрсә очрый?»
Ишек шакыганнары ишетелә. Тәрбияче төркемгә тартма алып керә һәм аны хат ташучы Печкин калдыруын әйтә. Балалар белән бергәләп тартманы ачалар һәм анда ылыс күркәләре, имән чикләвеге, ботакларны күреп алалар.
Тәрбияче балалар белән бергә шушы табигый материалларны карый, балаларга сораулар бирә:
- Бу әйберләр нәрсәләргә охшаган?
- Алардан нәрсәләр ясап булыр?
Шуннан соң табигый материаллардан урман җәнлекләрен ясарга тәкъдим итә. Аларны ясау һәм детальләрен пластилин белән беркетү турында аңлата. Балалар эшләгәндә, киңәшләр бирә, ярдәм итә, аларны хуплый.
Шөгыль азагында үзенчәлекле һәм пөхтә ясалган эшләргә конкурс оештыра.
.
№ 117. Рәсем ясау: «Сабантуй ярышлары»
Тәрбияче балаларга Ф. Яруллин шигырен укый: (кара: Иллюстратив материал).
Шуннан соң Сабантуй иллюстрацияләрен күрсәтә. Балалардан аларда нинди ярышлар сурәтләнүе турында сорый. Кешенең хәрәкәтләрен рәсемдә күрсәтүне аңлата, карандашлар белән эшләү кагыйдәләрен исләренә төшерә, карандашка төрлечә баскалап, контур буенча буяу алымнарын күрсәтә:
• иң ачык төстәге карандаш белән сызгалап, кешенең ба-шын, аннан түбәнрәк сызып, муенын, иңбашларын, кулларын ясыйбыз (кулда терсәкләр булуын, кулларның янбашларга кадәр төшеп торуын да онытмыйбыз), гәүдәсен һәм аякларын да (тезләрен, табаннарын) сызгалап ясыйбыз;
• «киендерәбез»;
• шушы контур буенча, читкә чыкмыйча, акрын гына буйыйбыз;
• ярыш атрибутларын өстәп ясыйбыз.
Тәрбияче шуларны аңлаткач, балаларга эшли башларга куша. Ни ясарга җыенуларын белешә. Эшләгәндә балаларга ярдәм итә. Шөгыль азагыңда балалар бер-берсенең эшләрен карыйлар, бәя бирәләр.
№ 118. Кисеп ябыштыру: «Йорт иясе Кузька»
Тәрбияче Т. Александрованың «Йорт иясе Кузька» әсәреннән өзек укый: «Кыз себерке алыйм дип идәнгә иелгән иде, кинәт куркып чүгәләп утырды. Себерке астында кемдер бар! Кечкенә, йонлач, кызыл күлмәкле, күзләре ялтырый, үзе дәшми. Кыз да дәшми, ә үзе: «Бу, бәлки, керпедер? Ә нишләш ул малайлар сыман киенгән соң? Әллә уенчык керпе микән? Ачкыч белән борып җибәргәннәрдер дә китеп барганнардыр. Ә бит андый уенчыклар йөткерми дә, төчкерми дә», - дип уйлый». Шуннан соң тәрбияче балаларга, шушы әкият буенча әңгәмә үткәрү өчен, сораулар бирә: